Шәһри Казан / Шахри Казан @shahrikazan Channel on Telegram

Шәһри Казан / Шахри Казан

@shahrikazan


Язмышлар. Фаҗигале хәлләр. Мәхәббәт һәм нәфрәт. Файдалы киңәшләр. Матурлык. Дин һәм нәсыйхәт. Бөтен татар безне укый!

Реклама: +7 927 415-55-90

Шәһри Казан / Шахри Казан (Tatar)

Дөйләтле каршылык кылырга ягънирлы Шәһри Казан / Шахри Казан телеграм каналының ташлама тәржемәләре татар теле атамасында. Шулай ук, канал арттырыучы берәмекти. Шәһри Казан / Шахри Казан каналы иле кемдәр? Ул барамакчы ким? Каналның мәзмүны нечек? Шәһри Казан / Шахри Казан тафсирләр. Гөрә дин һәм нәсыйхәт һәм шуның белән мөрдәдәгеҙ матурлык. Монда кынал, мәхәббәт һәм нәфрәттан мәңгештерев. Барышлы поздравленияр һәм нигъмәтләрегезне яндырадыгыз! Файдалы киңәшләр иле тәрбия идеү. Канал буенча дин билен берләшмәкчеләрне яуап бирер. Шәһри Казан / Шахри Казан — бөтен татар безне укый! Реклама өчен: +7 927 415-55-90

Шәһри Казан / Шахри Казан

21 Nov, 12:36


Хастаханә табиблары “калса, өч айлык гомере калгандыр” диделәр. Инде менә өч ел узды. Табиблар куйган диагнозлар үзгәреп торды: дүртенче стадиядәге яман чир, умыртка буыннары таралып беткән, инсульт кичергән...
Атасы белән берничә тапкыр хастаханәдә ятып чыктылар. Һәрдаим укол кадарга кирәк булгач, үзе укол кадарга өйрәнде Әнвәр. Инде катетерны да үзе алмаштыра ала.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ni-ata-ylysyn-birmaden-ni-ir-xakyn-xaklamadyn-bit-sin

Шәһри Казан / Шахри Казан

21 Nov, 11:36


Әлбәттә, Кариев сәхнәсендәге “Тапшырылган хатлар” Камалдагы “Тапшырылмаган хатлар”га караганда кызыклырак тоела. Чөнки Илгиз Зәйниев куйган спектакльдә аның карашы чагыла. Ә Әскәр Галимов версиясе классик әсәргә якынрак, әлбәттә, әмма...

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/kamalda-premera-min-gaeple-ialgan-belan-baxet-koryp-bulmyi-sul

Шәһри Казан / Шахри Казан

21 Nov, 11:19


Әллә суытырга җыена инде?..

Шәһри Казан / Шахри Казан

21 Nov, 11:16


⚡️Көчле җил сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде.

Иртәгә тагын да көчлерәк булырга мөмкин, диләр.

Сездә дә җилме?

Шәһри Казан / Шахри Казан

21 Nov, 10:36


Улымның һәлак булуына һич кенә ышанасым килмәде. Озак көттек бит. Төрле инстанцияләр аша эзләттек, хәрби комиссариатта, ни кызганыч, безнең кайгыгызны уртаклашучы булмады. Хәтта улым Рамил ДНК үрнәген үзе тапшырып, үзе үк тормыш иптәше белән Ростовка, үзәк моргка барып кайтты...

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/cit-iaklarda-nicek-iasarmen-ikan-kaita-almasam-beruk-gafu-it

Шәһри Казан / Шахри Казан

21 Nov, 09:36


Рамазан аеның башлануын башкаларга әйтүнең махсус фазыйләте бармы?

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/ramazan-aenyn-baslanuyn-baskalarga-aitunen-maxsus-fazyilate-barmy

Шәһри Казан / Шахри Казан

21 Nov, 08:36


Бервакыт таныш хатыным: ”Гөлия, синең номерыңны бер иргә бирдем. Гомер бакый үзең генә яши алмыйсың, сөйләшеп кара, кырт кисмә. Бераз авыр уйлардан арынып торырсың”, диде. Ә минем беренче ирем белән аерылганга дистә ел узган, яңадан тормышымны кем беләндер бәйләргә исәбемдә дә юк. Булачак ирем Айрат миңа шалтыратты. Икеләнеп калдым. Ә ул көн дә шалтырата, хәлләрне белешә иде. Шул кайгыртучанлыгы белән мине үзенә каратты да бугай инде.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/maxabbat-ul-uze-iske-narsa-lakin-harber-i

Шәһри Казан / Шахри Казан

21 Nov, 07:36


Әнине югалтканга 9 ел булды. Аңа 77 яшь иде. Авылыбызда бик матур бәйрәм узды, бөтен туган-тумача җыелды. Әни бәйрәмнәрдә җырлап-биеп тә йөрде. Икенче көнне җиләккә дә бардык. Шул кичне мунча кереп кайтты да, урын өстенә ятты. “Әни, ни булды? Давлениең күтәрелдеме әллә?” – дигән идем. “Юк, балам. Бу андый әйбер түгел”, – диде. Мин бүлмәдән чыгып киттем, ә әни шул вакытта җан биргән.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/marat-saibakov-tosenkelekka-birelmaska-gailam

Шәһри Казан / Шахри Казан

21 Nov, 06:49


Кабак измәсеннән ипи пешерергә өйрәтәбез
Беренче эш итеп кабак измәсе (пюре) ясыйбыз. Кабакны кабыгыннан әрчеп, эчен алып шакмаклап турыйбыз да савытка әз генә су салып, томалап пешерәбез. Массаны блендер белән болгатып, издертеп алабыз.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kabak-izmsennn-ipi-peshererg-yrtbez

Шәһри Казан / Шахри Казан

21 Nov, 05:58


— И-и, хәлләр бик шәптән түгел шул. Якын туганымның кызы Гөлия үги әтисе белән яши башлады, шуңа бөтенебезнең исе-акылы китте. Авылда кеше күзенә карарга оялабыз хәзер. Үгетләп тә, оялтып та караган идек үзләрен. Кая син?! Тыңламадылар. Кыз үги әтисенең...

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/mkhbbtem-gi-tiem-yazmysh

Шәһри Казан / Шахри Казан

21 Nov, 05:36


Кәгъбәтулла тирәли әйләнгән вакытта Абдулла бин Гомәрне күрә дә, аңа: “Әни каршында булган бурычларымны үтәгәнмендер инде мин?” – дип сорый. Абдулла бин Гомәр аңа, әниең сине дөньяга китергәндә тулгак вакытында булган бер генә авырту мизгелен дә түләп бетерә алмыйсың, ди. Без гомер буе әниләрне кадер-хөрмәттә яшәтергә һәм аның рәнҗешеннән сакланырга тиешбез.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/nie-uf-dip-t-ytm

Шәһри Казан / Шахри Казан

21 Nov, 05:06


Кызу мунча... Кар ява...Кайнар чәй...😍

Шәһри Казан / Шахри Казан

21 Nov, 04:06


Берсендә күрше малай белән сугышып, елап, өйгә кайтып килә идем. Әти: “Җиңәрлек булмагач, ник сугышасың?” – дип әйтте. Әгәр сугышасың икән, димәк җиңәргә кирәк. Аның белән бәйле күңелдә иң нык уелып калган хатирәм шушыдыр. Әти күптән вафат инде, 46 яшендә үлде. Ул электрик иде, үлеме дә һөнәре белән бәйле. Әти багана башында калды...

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/oleg-fazylanov-ati-inarlek-bulmagac-nik-sugysasyn-dide

Шәһри Казан / Шахри Казан

21 Nov, 03:06


Йортка, нигезгә дога кылып теләк теләү ТӘРТИБЕ
Аллааһүммә раббәнәә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә үә әңтә хайруль мүңзилиинә раббәнәә әәтинә фиддүньйәә хәсәнәтән үә фил әәхыйрати хәсәнәтән үә кыйнәә гәзәәбә ннәәр.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yortka-nigezg-doga-kylyp-telk-tel-trtibe

Шәһри Казан / Шахри Казан

20 Nov, 19:08


Айрат, гомумән, эмоцияләрен күрсәтми торган кеше. Бер әйткәндә, бик матур, җылы сүзләр әйтә. Мәсәлән, туган көн белән котлаганда. Көн саен “кәнфитләнеп” тормый ул. Миңа булган хисләрен күбрәк гамәлләре аша күрсәтә, исбатлый.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/sirina-zainetdinova-bezne-kyzybyz-kavystyrdy

Шәһри Казан / Шахри Казан

20 Nov, 18:56


"Ак Барс" - "Нефтехимик" 2:0.
1:0 - Альберт Яруллин
2:0 - Артём Галимов

Шәһри Казан / Шахри Казан

20 Nov, 17:36


Соңга табарак Нурсинәнең әнисе Гамир белән Нурияне дә җибәрә башлады. Хатын-кызга зиратка керергә ярамаса да, тышта калырга шикләнеп, Нурия дә эчкә уза иде. Апасы соңгы көннәренә кадәр өзелеп яраткан бу егеткә ышана һәм, үзе дә аңламыйча, аны якын итә иде ул. Гамир белән очрашкач, күңеле моңарчы тоймаган ниндидер халәт, башны әйләндерүче рәхәтлек кичерә иде.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/firdves-zarif-bkhetk-yullar-urau-khikyane-ikenche-leshe

Шәһри Казан / Шахри Казан

20 Nov, 16:06


Руслан чираттагы командировкасына әзерләнде. Аэропортка юл алды. Тик ул китәргә тиешле рейс тоткарланды, компания Русланның командировкасын киләсе атнага чигерде. Ир өенә кире кайтты. Кайтты һәм фатирны ачып керүгә аны Сиринә ике ир белән түшәктә каршы алды. Чөнки Сиринәнең танышы мәхәббәт уенына яңа төсмер өстәмәкче булып, үзенең тагын бер танышын алып килгән иде.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/tormysym-totas-ialgyslyk-buldy-kiceregez-mine

Шәһри Казан / Шахри Казан

20 Nov, 15:36


Матур бит?Килешә үзенә?

Шәһри Казан / Шахри Казан

20 Nov, 14:58


Декабрьгә кергәндә җир җиләге пешеп утырсын инде, Аллаһ рәхмәте!

Вазыйх Фатыйхов блогыннан.

9,717

subscribers

18,271

photos

3,899

videos