КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр @kirakle_torkem Channel on Telegram

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

@kirakle_torkem


🥧Татар һәм рус телендәге рецептлар
📌файдалы киңәшләр
Реклама (сотрудничество) - @elvira_admin

Отзывы: https://t.me/kirakle_torkem_otzivi

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр (Tatar)

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр каналы - бу Татар һәм рус телендәге рецептлар менән киңәшләрне бөтенләештерүче булган. Бу каналда ассортиментлы ышанлар менән, узан дәстәклек рецептлар менән танишып кайнашып буласыз. Илә күп мөмкиндикләрне җеткереп, киңәшләр алыгыз.

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр каналында рус телендәге рецептлар менән берелмелекләр менән берләшкәндә сез күчендәсез. Сезне табыр: рецептлар, киңәшләр, фикерләр! Каналдагы контенттан маҡсатларыңызга уйгун көмәгездер. Аларны куркату өсөн ссылканы түгел үстә билгесез.

Аныкламалар өлкәләр иңбәрсенәсез? Шулай ук, КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр каналында сезнең исәптәрегез менән төркемнәр менән дәймәсез. Уларны бөтен күркәтүдә сезнең якын белерегезгә ечәнкеләр җеткерәсез. Аларныӣ тәкъидләргә күчендәсез. Сезнең дөреслекле реклама рәвешен җеткерегезгә ечәнкеләр һәмәк? Шулай ук, берләшкән ссылканы түгел үстә билгесез.

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр каналындагы мөмкинлекләрне җеткереп, сездәр кеүекле мөмкинлекләрмен танишып кайнашып буласыз. Каналда артыкчы билгеләр менән рецептлар менән киңәшләр белән сез гөрәчәксез. Берләшем татаар исемдәренең һәм киңәшләренең дөреслеген тапкычлар. Ул тапкычларны угадыгыз - каналымыз келәсәнә. Агылшынлашып карап, эшләп чыгасыз - улар күчендә! Җитешергә күчерерәк бермәгәнсез барлыгын берләсез. Тикшергә күчендә җеткерергә бөтен күберләрдән киңәшләр алырсыз. Бу өсөн берләшкән фаяда өсөн ссылканы түгел үстә билгесез. Җолжәттәмегезне сез беләйсез!

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

21 Nov, 11:01


Тиз генә пешә торган торт рецепты

Рецепт:1 банка сгущенка, 1 йомырка,1 ч.к.чәй содасы (уксус бн с.) 3 ст.он. Камырны басып 7 өлешкә бүлеп коржларны жәясе. Газ плитәсе өстендә коры табада кыстыбый камыры кебек пешереп алабыз ике яклап. Бик йомшак була.
Кремы узенэ нинди ошый, любой ярый. Сметана белән писүкне болгатып ясасагыз да була, кем ничек ярата 😇

©Алсу Исмагилова

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

21 Nov, 09:01


Казанда яхшы эш табуның иң гади ысулы.

Сайтлардан, белдерүләр язылган җирләрдән эзләп, үз резюмеларыгызны турыдан-туры җибәреп - сез болай итеп БЕРКАЙЧАН да җүнле эш таба алмаячаксыз. Ә киресенчә, эзләүдән туеп әз акчалы эшкә булса да ризалашачаксыз.

Чыннан да яхшы түләнә торган һәм кызыклы вакансияләрне табу өчен сезгә «Работа и вакансии Казани» каналына язылып куярга кирәк☝️

Анда һәр көнне барлык агрегаторлардан вакансияләрне җентекләп сайлап алалар һәм шәһәрдәге эшләр хакында иң яхшы тәкъдимнәрне генә бастыралар.

Шулай ук каналда, өйдән эшләргә күнеккән кешеләр өчен "удаленные вакансии" бар.

Студентлар һәм көненә 3 сәгатьтә акча эшләргә теләүчеләр өчен, көн саен, "джайджест подработок" дигән бер көнлек эшләр дә чыгып бара.

💼Югалтмас өчен язылып куярга киңәш итәм- Казанда эш эзләү буенча иң яхшы канал:

https://t.me/+zXYt7-ZMp0szN2Ri
.

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

21 Nov, 06:30


Тәмле "Рафаэлло" салаты 🥗

🛒 Ингредиентлар:

тавык филесы 1шт
суган 1 шт
шампиньоннар 8 шт
марин.кыяр 3 шт
сыр 150гр
пешкән йомырка 4 шт
майонез 3 аш кашыгы
тоз, тәменчә борыч

Ясалышы видеода 🎥

©Праздничный стол

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

20 Nov, 14:38


😍😋Бик тиз, җайлы пирог

Басасы түгел,миксер яисә венчик белән генә болгатасы да формага салып пешереп кенә аласы.
✓4 йомырка
✓чеметем тоз
✓0,5 стакан песок(баллырак кирәксә күберәк салырга була)
✓1 кечкенә пакетик ванилин
✓1 стакан он
✓1 чәй калагы разрыхлитель
✓3 аш калагы үсемлек мае.
Ингредиентларны бирелгән тәртиптә сала бардым,болгата тордым.
Камыр сыек була,силикон формага салып пешердем.
Форманы майламыйм.

©Гөлнур Гарипова

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

19 Nov, 09:21


😊🔥Майонез ясау ЫСУЛЫ

Бүген майонез кирәк булды, өйдән чыгасы килми...
рецептын беләсездер инде

Алай да язып куям әле, бәлки кемгәдер файдасы тияр🤗
2йомырка
1чәй калагы тоз
1чәй калагы шикәр комы
1чәй калагы горчица
Погружной блендерны төпкә батырып болгата башлыйм да, 2-3 тапкыр өсти- өсти 320 млн сыек май салам.( рецептын да шулай язылган, мин чамалап кына эшлим) Иң ахырдан 1 чәй калагы уксус яки лимон суы өстәп болгатып бетерәм
Менә шул.
Бәлки сездә шәбрәк рецепты бардыр, комментарийларга язып җибәрсәгез, эшләп карарбыз 😉

©Люция Сабирзянова

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

18 Nov, 13:15


Кан басымын төшерә һәм йөрәкне ныгыта торган тәмлүшкә😍

2 апельсин, 1 лимонны кабыгы белән мясорубкадан чыгарабыз. Аңа 500 г төелгән мүк җиләге (клюква) белән тәменчә бал салып болгатабыз.

Аны суыткычта саклыйбыз. Иртән һәм кичен 1 аш кашыгы кабып куябыз.

Моны куллансагыз, кан басымы да көйләнә, йөрәгегез белән дә бар да тәртиптә була.

❗️Кулланыр алдыннан врач белән киңәшләшеп алыгыз.

©1001 киңәш

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

15 Nov, 13:17


БИК ТӘМЛЕ ТӘБИКМӘК😍😋

Чүпрә белән камыр ризыклары пешергәндә мин башта бер бокалга 2-3 кашык суга 1 кашык шикәр комы, берәр кашык он hәм 25-30 г. Люкс чүпрәсе салып болгатып куям. Ул күпереп чыккач кына камыр куям.

Чүпрә искерәк булса, бигрәк тә кирәк шулай чүпрәнең эшчәнлеген тикшереп алырга.Чүпрә күпереп чыккач, шуңа 1 стакан жылы су 3 аш кашыгы манный ярмасы, 3 йомырка, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй калагы тоз hәм он салып кибет каймагы сыман куерак итеп камыр ясыйм.

Камырны җылы урынга кабартырга куйдым. Бер сәгать эчендә күпереп тә менде. Аннан шул камыр өстенә 1 стакан кайнар сөт салып тиз генә болгаттым да тәбикмәкләрне пешерә дә башладым.

Шундый матур тишекле - тишекле булып губка кебек күпереп пештелэр.

Коры табада пешердем дә эретелгән акмай белән майладым.

Чүпрәле ризыкларны бик сирәк пешергәнгә күрә, әнием «100 ел мондый тәмле тәбикмәкләрне пешергәнең юк иде» -диде 😂

Кыскасы яратып ашадык рәхәтләнеп🤭Пешерегез🤗коймакларыгыз уңсын, чәйләрегез тәмле булсын 💝

©Зөһрә Вәлиуллина

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

14 Nov, 07:42


📌🔥 10 минутта ясала торган ТОРТ 😍😋

Әлеге десерт кунакларга, аеруча балаларга бик ошаячак.

👉🏻 Кирәк булачак: печенье – 200 г, 33 процентлы каймак – 150 мл, эремчекле сыр – 280 г, консервланган ананас – 1 банка, шикәр пудрасы – 2 аш кашыгы. Бизәр өчен шоколад һәм чикләвек куллансагыз була.

Печеньены ваклагыз. Ананасны уртача зурлыктагы шакмакларга турагыз.

Каймакны куерганчы миксер белән туглап, эремчекле сыр салып тагын яхшылап болгатыгыз. Әлеге массага шикәр комы салып янә болгатырга кирәк.

Пирожныйларны аерым үтәкүренмәле савытларга яки зур бер торт кебек өяргә мөмкин.

Ананас, крем, печенье, кремны чиратлаштырып катламлап өябез. Десертның өстен шоколад, чикләвек, җиләкләр ярдәмендә бизәргә була.

©https://vk. com/wall-108059954_20481

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

13 Nov, 15:20


САРЫМСАКНЫ САКЛАУ ЫСУЛЫ🧄🧄🧄

Бу киңәш сарымсак кибә дип зарланучылар өчен.
Сарымсакны туңдырырга да була. Ул исен, тәмен, файдалы үзлекләрен югалтмый.
Моның өчен сарымсакны иттарткычтан чыгарырга һәм пакетка салып, юка итеп җәяргә. Пакетта килеш шакмакларга бүлгәләргә кирәк. Туңгач, шакмакларга аерып, пакетка яки контейнерга тутырып куярга була. Кирәк чакта куллану өчен әзер торачак.

©Ирек мәйданы

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

13 Nov, 06:40


Авырганда нинди дога укырга соң?

⚜️Гайшә радыяллаһу ганһә Расүлебезнең үз гаилә әһелләренең хәлләрен белергә килгәч, кулын аларның тәненә тидереп, мондый дога укыганын риваять иткән:

اللَّهُمَّ رَبَّ النَّاسِ ، أذْهِب البَأسَ ، اشْفِ أنْتَ الشَّافِي لَا شِفَاءَ إِلَّا شِفاؤكَ ، شِفَاءً لَا يُغَادِرُ سَقماً

🤲🏻 «Аллаһуммә Раббин-нәәси, әз̣һәбил-бәэси, ишфи әнтәш-шәәфии ләә шифә-ә илләә шифәәү-үкә, шифә-ән ләә йүгаадирү сәкамән».

🤲🏻 «Кешеләрнең Раббысы Аллаһым! Бу авыртуны бетер. Син – шифа Бирүче. Синең шифаңнан башка шифа юк. Бу авырту юкка чыгарлык итеп, дәвала»
(Имам Әл-Бохари, Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

Аллаһым, барыбызга дә саулык-сәламәтлек биреп, авыручыларыбызга киң рәхмәте белән шифаларын насыйп итсә иде. Әмин!

©https://vk. com/wall-162712712_5474

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

11 Nov, 15:55


Кетерди торган өчпочмак камыры ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: ярты стакан җылымса су, 2/3 стакан җылымса сөт, 1 йомырка, 100 грамм эретелгән сыер мае, 2–3 аш кашыгы үсемлек мае, кирәгенчә он һәм тоз.

Барысын бергә салып, йомшак кына камыр басабыз. 15–20 минут ял иттергәннән соң өчпочмаклар ясыйбыз. Мондый камырдан пешерелгән өчпочмакларның тышы кетердәп тора һәм искиткеч тәмле була.

©Айгөл Муллагалиева

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

10 Nov, 12:28


Тутырылган каз, урдәк рецепты

"12-15 еллар элек Актаныштан дустым үрдәк тутырырга өйрәтте. Аның "бер тәүлек бер пачка тоз салынган суда тотарга" дигәнен "3 тәүлек тозлы суда тотарга" дип аңлап, 15 еллар буе елына 3-4 тапкыр өчәр тәүлек тозлы суда тотам казларны. Хәзер беләм дә, мин ялгыш ишеткәнмен, тик һаман дәвам итәм! Өч көн буе әйләндереп торам зууууур табакта астын-өстен. 2-3 тәүлек тоткан каз-үрдәк сочный-сусыл була, тозның тиешлесен генә ала. Алгач, тышына, эченә горчица, аджика, сарымсак, +куркума я паприка (төсен сары-кызыллата) белән уам. Рәхәтләнеп, тәмен белеп😋. Эченә яшел алма (кызылы да бата), кара җимешне тыгызлап тутырам, хәтта муены озын булса, бүксәсенә кадәр муен ягыннан да. Муенын бәйлим, корсак өлешен зубочистка, шпажкалар белән эләктереп куям. Бернәрсәгә төрмим, коры табага салып, баштан бераз кызарганчы кызу утта, аннан 3 сәгатькә иң талгын утка гына куям. Үзе пешә, кетердәп, телеңне йотарлык булып😋. Эчендәге алма белән җимешнең тәмен белсәгез😋👍👍👍!Иң җиңел аш әзерләргә, каз-үрдәгең булса👆😍)

©Ирина Хәмидуллина

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

09 Nov, 16:47


Бавырсак

"Бавырсак пешерер очен алабыз йомырка(кем ничэ йомыркага пешерэсе килэ инде,ансы хэркемнен узенен телэге)купертэбез эзрэк боталап бер чеметем генэ аш содасы салабыз (соданы куп салырга ярамый!бавырсагыгыз ямь яшел булыр)онны илэп салабыз да камыр басабыз йомшак кына итеп. Эзер камырны полоскалар итеп эвэлэп чыгабыз да хэрбез полосканы аерым кисэклэргэ кисеп эзерлэп куябыз. Шул вакытты табакта конбагыш мае эз генэ тун май салып майны эретэбез.Тагын бер шарты бар:нык кызу майга салсан бавырсаклар ярыланалар, кайнамаган майга салсан, майны сендерэлэр, шунын очен иплэп кенэ, кайный башлаган майга бавырсакларны салабыз, артык кызу була, ярылып китмэсен оченбер кружка кайнап суытылган су салабыз да , пешерэбез уртача кызулыкта.20 яисэ 30 минут эчендэ жайлап кына пешеп чыгалар. Шалтырап тавыш бирэ башлагач иплэп кенэ аласын инде. Алдан бер бавырсакны читкэ алып куеп карыйсын,шинмэсэ бавырсак эзер дигэнне анлата. Пешереп беткэч эзер бавырсакларны бал кайнатып баллыйсын. Ансы инде кемгэ ничек ошый. Бал белэн дэ баллыйлар,шикэр белэн суны кайнатып та баллыйлар. Ашларыгыз тэмле булсын."

©Зульфия Шарипова

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

08 Nov, 10:51


Аякны көзән җыерудан интеккән кешеләргә лимон согы ярдәмгә киләчәк (рецептлар)

Моның өчен табан астын иртә-кич лимон согы белән уарга кирәк. Оекбашны ул аякка тулысынча сеңеп беткәч кенә киясе. Нәтиҗәсе булсын өчен моны 14 көн дәвамында эшләргә кирәк.

Суган кабыгын төнәтү дә аякны көзән җыерудан котылырга ярдәм итә. Моның өчен бер чәй кашыгы вакланган суган кабыгына бер стакан кайнар су салып, 10 минут төнәтергә кирәк. Аны йоклар алдыннан эчсәң, төнлә аякны көзән җыерудан интекмәссез.

©Сәламәт булыгыз

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

07 Nov, 12:17


Кетерди торган камырдан кабак бөккәне 🌯

Бу камыр йомырка салынмавы белән үзенчәлекле. Камыр бизәкләп бөрү өчен уңайлы. Аннан пешерелгән бөккәннәр формасын да югалтмый, кетердәп тә торачак.

Камыр өчен: 2 стакан сөт, 100 грамм атланмай, 2 аш кашыгы кибет каймагы, тоз, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, чама белән он.

Камыр басканда сөт җылы булырга тиеш. Йомшарган атланмай һәм кибет каймагы, тоз салып яхшылап болгатырга. Он белән көпшәкләндергечне бергә болгатырга, аннары барысын бергә кушып камыр басарга. Әзер камырны пакетка салып 30 минутка суыткычка куярга.

Шул арада эчлек ясыйбыз.

Кабак бөккәне эчлеге: кабак, дөге, атланмай, шикәр комы һәм тоз. Ингредиентларны чама белән алырга. Кабакны шакмаклап турарга, дөгене бүрттерергә, атланмайны эретергә һәм тоз, шикәр комы салып болгатырга.

©Гөлузә Василова

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

06 Nov, 12:45


Ананаслы пирог рецепты

Кирәк булачак:

2 йомырка, 3 аш кашыгы шикәр комы, 100 г май, 125 г сыек йогурт, 4 аш кашыгы он, 1,5 бал кашыгы разрыхлитель, лимон.
50 г май, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы лимон суы, консервланган ананаслар.
Пешерү тәртибе:

Йомырка белән шикәр комын кушып, яхшылап болгатабыз.
Май салып, тагын бер кат массаны бутыйбыз.
Йогурт, бераз уылган лимон кабыгы, он, разрыхлитель салып камыр басабыз.
Карамель ясыйбыз: майны эретергә куябыз , соңрак лимон суы белән шикәр комы кушабыз.
Майланган табага карамель салабыз, аның өстенә ананаслар тезәбез.
Ахырдан камыр салабыз һәм 180 градуска кадәр кызган духовкада 20 минут пешерәбез.
Пешкән пирогны матур савытка әйләндереп салабыз һәм табынга бирәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын!

©https://vk. com/wall-119565052_7

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

05 Nov, 12:28


Авылча, гади, тәмле итеп чәйгә пироглар, камыр ризыклары, мантый, өчпочмаклар пешерәсегез килсә👇

ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР

каналына рәхим итегез!
Һәр ошаган рецептны үзегезгә саклап куя алачаксыз👍 язылып куегыз👇

https://t.me/+_vIx9a-7rX42ZDVi

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

02 Nov, 16:13


Эшли-эшли арыганда,
Бәлаләргә тарыганда,
Бер назлауга сусаганда,
Янда дус-иш булмаганда -
Юатырлык кеше кирәк.

Бәхет эчкә сыймаганда,
Хезмәт җимешен җыйнаганда,
Йөздә шатлык уйнаганда,
Минем белән чын күңелдән
Шатланышыр кеше кирәк.

Камчыларлык - иренгәндә,
Ут бирерлек - сүрелгәндә,
Таянычым була алырлык
Биеклеккә үрелгәндә,
Сыгылмаслык кеше кирәк.

Ялгыштым, дип үкенмәслек,
Авыр, диеп чигенмәслек,
Нинди генә хәлләрдә дә
Дошманына сер бирмәслек
Кеше кирәк! Кеше кирәк!

©Фәнис Яруллин

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

31 Oct, 06:36


Салкын тигәндә менә болай эшләп карагыз👇

Бал һәм лимон белән җылы чәй. Әгәр сезгә салкын тигән икән, беренче эш итеп, кара яки яшел чәй ясагыз. Аңа 1 чәй кашыгы бал һәм берничә телем лимон салыгыз. Файдалы матдәләрен саклап калу өчен, бал һәм лимонны кайнар суга салырга кирәкми.

Юкә чәчәкләре белән кура җиләге чәе. Юкәнең кипкән чәчәкләреннән чәй кайнатыгыз, аңа кипкән җиләк һәм кура җиләге яфраклары өстәгез һәм 30 минут тотыгыз. Әгәр кура җиләге юк икән, аның кайнатмасын да кулланырга була.

Гөлҗимештән чәй. Беркемгә дә сер түгел, гөлҗимеш – С витамины чыганагы. Вакланган гөлҗимешнең кипкән җимешләрен (3 аш кашыгы) 0,5 л кайнар суга салып, төнгә термоста калдырыгыз. Ашарга 30 минут кала көненә 4 тапкыр ярты стакан эчегез.

Минераль су белән кайнар сөт. Әгәр сездә ютәл барлыкка килгән икән, минераль суга (Боржоми) кайнар сөт салып эчегез. Әлеге эчемлек какырык кубып чыгуга ярдәм итәчәк.

Сарымсак белән сөт. Бу эчемлек сезгә бер төн эчендә аякка басарга ярдәм итәчәк. Җылы сөткә 10 тамчы сарымсак суы салырга һәм төнгә каршы эчәргә кирәк.

Лимонлы имбир чәе. Салкын көннәрдә иммунитетны ныгытачак һәм эшкә сәләтлелекне арттырачак. 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы лимон суы, 0,5 чәй кашыгы вакланган имбирь тамыры һәм бер чеметем дарчин салып болгатырга. Чәйгә бераз кипкән бөтнек яфракларын да салырга була.

Ромашкалы чәй. Юкә һәм бал белән бергә ромашка салкын тиюгә каршы яхшы чара булып тора. Чәй әзерләү: 1әр чәй кашыгы юкә чәчәге һәм ромашка алырга, 1 стакан кайнар су кушып кайнатырга, 20 минут тотарга һәм сөзәргә. Көнгә 3 тапкыр 1/3 стакан эчәргә. Бал өстәргә була.

Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

©1001 киңәш

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

30 Oct, 11:00


Витамины на всю зиму!!!😍

📝Как готовить:
Порезать кубиками тыкву, лимон с цедрой, и крошим не мелко грецкий орех. Все помещаем в емкость и заливаем медом. Храним в холодильнике. Кладезь витаминов для всей семьи. Девочки, берите на заметку. Вкусно, быстро, без мороки!

©https://vk. com/wall-42277664_256768

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

30 Oct, 06:01


Туып — үскән йортым, сиңа кайтам
Хәтер дәфтәрләрен актарып.
Бәхет күлләрендә коенган чак
Бер кайгысыз бала чакларым.
Әти - әни куенында үткән
Сабый чакларымны сагынам.
Әнекәем - юмарт алмагачым,
Әтекәем - алтын баганам.

Һәр кадагын әти каккан монда,
Бәхетләрнең юрап олысын.
Бусагага басу белән тоям
Әти кулларының җылысын.
Төшләремә генә керсәләр дә,
Бәхет кошы булып кагынам.
Әнекәем - юмарт алмагачым,
Әтекәем - алтын баганам.

Әни төсе итеп сөеп карыйм,
Тәрәз төбендәге гөлләргә.
Чәчләремнән әни сыйпый сыман
Башым куйсам мамык мендәргә.
Аркалы да, иркәле дә чагым —
Бик сагынам сезне, сагынам.
Әнекәем - изге алмагачым,
Әтекәем - алтын баганам!

Рауза Хафизова

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

28 Oct, 07:11


Розаларны кышка әзерләү буенча 10 киңәш🌹

1. Август азагында розаларга азотлы ашламалар кертүне туктатырга. Сезон азагында алар калийлы һәм фосфорлы тукландыруга мохтаҗ. Алар үсемлекнең тамыр системасын ныгытачак.

Розаның кышка әзерме-юкмы икәнен ботакларыннан белеп була. Әгәр алар кызгылт икән, димәк үсемлектә әле актив үсеш бара.

2. Су сибине азайтыгыз. Җәй көне розага суны даими сибәргә кирәк. Ә көз туктатырга. Болай эшләмәгәндә, куак хәлсезләнә һәм кыш чыга алмаячак.

3. Сентябрь башында яшь ботаклар үсүдән туктасын өчен очларын кискәләргә.

4. Сентябрьдә куак төпләрен йомшартуны туктатырга. Юкса, “йоклый” торган бөреләр уянырга мөмкин. Нәтиҗәдә, салкын кышка роза тиз бирешәчәк.

5. Сентябрь башында иртәләр суыта башлый. Шул вакытта роза куагын кисә башлый аласыз. Башта чәчәк бөреләрен, яшь ботакларны кисәргә.
Октябрь ахыры —ноябрь башында яфркларны коеп, яндырырга. Бу гөмбәчекле авыруларга профилактика санала. Роза төбендә калган яфраклар череп, үсемлеккә зыян салырга мөмкин.

6. Яфраксыз куакны тимер купаросы белән эшкәртегез. Моның өчен фунгицид та ярый. Тимер купаросы 10 литр суга 300 гр исәбеннән салына.

7. Әгәр дә роза үрмәләп үсә торган икән, аның ботакларын бөгәргә кирәк. Әгәр дә ботаклары калын икән, сынмасын өчен, аз-азлап, берничә атна дәвамында бөгәргә кирәк. Болай эшләгәндә, хәтта ябылмаган роза да кар астында яхшы кышлаячак.

8. Розаларны ябарга ашыкмагыз. Алар -10 градуска кадәр салкыннарны яхшы кичерә. Моны ноябрь азагында гына эшләргә. Иң мөһиме куакны кар төшкәнче ябарга.

9. Куак һәм аны япкан әйбер арасында һава бусын өчен дугалар куярга онытмагыз. Һавасыз җирдә роза чери башларга мөмкин. Әгәр дә кыш җылы килеп, карлы-яңгырлар еш яуса да куакны ачып җилләтергә кирәк.

10. Кышка розаны калын спанбонд белән каплау яхшы. Яба торган материалның киңлеге 0,5 метрдан да ким булмасын. Чыршы ботаклары да ярый. Өстенә су үткәрми торган материал ябабыз. Әмма пленка ябу кирәкмәс. Куак ботаклары арасында һава йөреп торырлык булсын.
Кар яугач куаклар өстенә кар капларга онытмагыз.

©Шәһри Казан

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

27 Oct, 07:30


КАЗ ПЕШЕРӘБЕЗ:

Кайнар ысул белән каз тизрәк тозлана. Казның итле урыннарын (түшен, бот тирәсен) пычак белән тишкәләп чыгарга.
Бу эшне кичтән эшләү яхшырак. Зур савытка 1 кг тоз, су салырга. Су каз күмелерлек булырга тиеш. Су кайнап чыкканчы казның түше өске якта була. Кайнап чыккач, казны әйләндереп, тагын 15 минут кайнатырга. Уттан алып, казны шул тозлы кайнар суда калдырырга. Иртән казны 200⁰С кызулыктагы духовкада әзер булганчы пешерергә.

Гөлсем ИЛЬЯСОВА, Башкортстан

©Ирек Мәйданы

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

24 Oct, 09:16


Тәския Вагизовадан тәмле повидло рецепты🍐🍎🍏

Алма белән грушаны телемләп турадым. Массаның 30 проценты груша, 70 проценты алма иде.

250 гр күрәгә юып салдым да барысын бергә пешерергә куйдым. Өстенә чеметем лимон кислотасы сиптем, минем 7 кг масса иде. Ярты чашка су салдым да, куерганчы озаклап пешердем. Аннары 1 кг массага 800 гр исәбеннән шикәр комы салып, ул эрегәнче кайнаттым.

Суынгач, блендр белән издем. Бик тәмле повидло килеп чыкты, төсе дә матур булды.

©Йорт.Бакча

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

23 Oct, 12:01


САЛАТ🥗

Рецепт
1 кат: йомырка
2 кат: ысланган тавык түшкәсе
3 кат: кыяр( тышын чистартып)
4 кат: корейча кишер
5 кат: сыр вак угычтан
Һәр кат саен майонез челтәрләп ясадым, шакмаклап турадым.

©albina_farmasi_sm

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

23 Oct, 09:00


Кызлар һәм апалар, сезнең өчен кызыклы һәм рәхәт канал тәкъдим итәм🤗 🤍

Хатын-кызлар журналы- монда сезгә  беркайчан да күңелсез булмаячак👍

- Тәмле рецептлар һәм прическалар ясау вариантлары
- Цитаталар һәм открыткалар
- Һәр көнгә лайфхаклар
- Актуаль юмор һ.б.

Язылып куегыз, бу канал сезгә яхшы кәеф бүләк итәчәк👉 @zenzurn

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

23 Oct, 06:44


Урлар идем...Угры булмасам да
Яшьлек мизгелләрен бер көнгә..
Юллар ябык! - диеп язылган шул
Үткәннәрнең йозак- бигенә..
Урлар идем...Ай- йолдызлы төнен
Таңнарына китеп мөкиббән.
Ай күргән дә,әллә кояш алган
Тиз узылган яшьлек эзеннән.
Урлар идем...Иң - иң матур чагын
Сиздермичә генә беркемгә.
Танымастыр ,яшьлек,юктыр инде
Син кем дияр?- карап күземә.
Урлар идем...Унсигездә булган
Нәкь шул чагын ярсу күңелнең.
Һәрбер чорның үз вакыты диләр
Юк.урламыйм ,угры түгелмен.
Яшь барса да ,чәчләр чаларса да
Мин яшьлеккә түгел ваемсыз.
Хыял белән бик еш кайтыла шул
Булгангамы әллә карусыз.
Яшьлек - чәчкә...Тик гомере кыска
Узмаганнар әмма заяга.
Яшьлек хисен күңел сандыгында
Калдырганмын ярый маяга..

©Динар Хайруллин

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

22 Oct, 19:17


КАРАБОДАЙ ҺӘМ ҮРДӘК БӘЛЕШЕ🥧

Камыр:
Атланмай 80 гр
Сөт 80 гр
Он +-250 гр
Тоз 1 ч.к.
Шикәр комы 1 ч.к.
Сода кашык очында.

Эчлек:
Карабодай
Үрдәк ите
Суган
Лавр яфрагы
Тоз.

Таба 24 см.

📝Карабодайны җитәрлек су салып бүрттереп алырга, ул йомшак, ләкин изелеп китмәскә тиеш. Суын саркытырга. Суган , үрдәк итен мае белән турарга. Барысын бергә кушып бутарга, лавр яфрагы, тәменчә тоз кушарга.

Эретелгән атланмайга, җылы сөт, тоз, шикәр комы, сода салып бутарга. Он өстәп камыр басарга.

Бераз ял иткәч камырны өлешләргә бүлергә: төбенә, капкачына, бөкегә һәм бизәү өчен.
Зуррак өлешне табага җәеп салырга. Эчлекне салырга. Икенче җәемне каплап, кырыйларын ябыштырырга. Өстен бизәргә мөмкин.

Алдан кызган 180 гр духовкада әзер булганчы, якынча 1 сәгать 30 минут пешерергә. Бөкене ачып шулпа салырга мөмкин.
😉
Ашларыгыз тәмле булсын!

©Гөлия Сәфиуллина

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

22 Oct, 05:32


😍Бал кушылган миләш бик файдалы

Мондый ысул миләшнең файдалы үзенчәлекләрен тулысынча саклау мөмкинлеге бирә. Әлеге катнашма иммунитетны күтәрә, вирусларга каршы торучанлыкны арттыра.

Миләшне юып, иттарткыч аша чыгарабыз яки блендерда ваклыйбыз. Шуңа 1:2 нисбәтеннән бал яки шикәр комы өстибез. Балы яки шикәре эреп беткәнче болгатып, парландырылган банкаларга тутырабыз.

Баллы миләшне суыткычка яки башка салкынча урынга куеп саклыйбыз.

©1001 киңәш

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

21 Oct, 07:23


Бар шул төрле чакларым!!!

Бар минем дә бик сагынып,
Өзелеп көткән чакларым.
Бар кайчакта, бик теләп тә,
Дәшми үткән чакларым.

Бар минем дә хыял дигән,
Диңгезләр гизгән чагым.
Бар кайчакта тик бер сүздән
Күңелләр бизгән чагым.

Бар минем дә борчулардан
Йокламый үткән төннәр,
Мең сорауның берсенә дә
Җавап тапмаган көннәр.

Бар инде ул, бар минем дә,
Бардыр начар якларым.
Бар кайчакта дөньялардан
Туеп качар чакларым.

Бар кайчакта тигез җирдә,
Бар абынган чакларым.
Юк кына бер сәбәптән дә
Бар кабынган чакларым.

Җиде юл чатларында бар
Адашып калган чагым.
Дөнья йөген сөйри-сөйри,
Арыган, талган чагым.

Дөнья булгач булды инде
Дусты да, дошманы да.
Сизелми дә кала бугай
Гомернең узганы да.

Яшь аралаш көлгәнем бар,
Бар яртылаш үлгәнем.
Тик минем моң-зарларымны,
Юк берәүнен күргәне.

©Гөлүсә Шахбан

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

19 Oct, 16:46


😍Бик тәмле бәрәңге тәкәсе

Бәрәңге тәкәсе пешергән идем. Камыры бик тә ошады. Шул ук камыр белән өчпочмак та пешердем. Рецептын онытканчы монда язып калдырыйм әле. Камыры миңа ошады, юка итеп җәйсәң дә тишелми, кетердәп тора камыры.

Камыр өчен:

1 стакан җылы су (0.250 мл)
180-200 гр көнбаныш мае (подсолн. масло)
1 йомырка
1-2 аш кашыгы майонез
ярты чәй калагы тоз
Он.
Суга май, тоз, йомырка, майонез салып болгатып, он салып камыр басабыз.

Камырны пакетка салып суыткычка куябыз, эчлеген әзерләгәнче. Эчлеген барыгыз да беләсез инде, бәрәңге, суган, тоз, борыч саласы.

©Айзилә Рәхмәтуллина

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

18 Oct, 14:39


Нәс сүрәсен, дөрес әйтелеш белән өйрәнү.
Учим суру ан-Нас (с правильным произношением) 
©fajr. app

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

18 Oct, 08:58


Юлларда исән-сау йөрегез! Гомер бит мизгел генә😭Андагы юл төзелешен дә карап китегез әле..

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

16 Oct, 11:01


Кеше гомерендә шундый мизгелләр була, аларны бары тик сабырлык белән үткәреп җибәрә белергә кирәк. Ничек кенә кыен, авыр һәм читен булмасын, ватык пыяла кыйпылчыклары сибелгән гомернең бу өлешен син үтәргә һәм алда әле бәхетле көннәрнең күп булачагына ышанырга тиешсең..

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

16 Oct, 07:31


Бәйрәм табыны өчен бавыр торты рецептын тәкъдим итәм.

Бавыр торты өчен: 1 кг сыер бавыры, 3 стакан сөт, 3 йомырка, 5-6 аш кашыгы он, 4-5 уртача суган, 4-5 кишер, 250 грамм майонез, 4-5 тырнак сарымсак, петрушка, тәменчә тоз, төелгән борыч, кыздыру өчен үсемлек мае.
Бавырның элпәсен алырга, юып саркытырга, вак кисәкләргә турарга һәм 2 стакан сөткә салып, 2 сәгать тотарга. Иттарткычтан чыгарырга яки блендер белән вакларга, 1 стакан сөт, йомырка, тоз, борыч, он, вак угычтан уылган сарымсак кушып яхшылап болгатырга. Майлы табада бавыр беленнәре пешерергә.
Аннары эре угычтан уылган кишер белән ярымбоҗралап туралган суганны бераз кыздырып алырга һәм пешеп беткәнче таба өстен каплап сүрән утта тотарга, суытырга, майонез белән болгатырга һәм белен арасына ягарга.
Бу күләмдәге продукттан 15 белен чыга, өч тәлинкәгә баш катлы итеп яки биш тәлинкәгә өчәр катлы итеп бавыр торты ясарга. Торт өстен теләгәнчә бизәргә мөмкин. Табынга шул тәлинкәдә торт сыман кисеп чыгарырга.

©Гөлүзә Васыйлова

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

15 Oct, 06:37


ИТ ПӘРӘМӘЧЕ

Камыр өчен кирәк булачак:
* 1 йомырка;
* 11 гр коры чүпрә;
* 1,5 җылы сөт;
* 3 аш кашыгы шикәр комы;
* 1 чәй кашыгы тоз;
* 3 аш кашыгы симәнке мае (мин салмадым);

Эчлек өчен кирәк булачак:
* 500 гр фарш;
* суган;
* тәменчә тоз, борыч;
* 2-3 аш кашыгы су.

* кыздыру өчен үсемлек мае.

Эш барышы:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Чүпрәне җылы суда кабартып алдым. Җылы сөткә, чүпрәле смесьне кушып, тоз, йомырка, шикәр комын салып яхшылап болгатабыз. Әз-әзләп он кушып йомшак итеп камырны басабыз һәм җылы урынга кабарырга куябыз.

Камыр әзер булгач кисәкләргә бүлдем. Җәеп, уртасына фаршны куярга. 1 см тирәсе тишек калдырып, кырыен бөрдем. Пешерә башлаганчы пәрәмәчләрне тастымал астында кабартып алдым. Тишекле ягын аска каратып, кызган майда пешердем, ике ягында. Артык мае сеңсен өчен кәгазь салфеткага куйдым. Җылы килеш табынга куябыз.

©Эльмира Нигматзянова

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

14 Oct, 09:00


Тән кызышу – хатын-кызлар өчен табигый хәл. Бигрәк тә олы кешедә андый халәт була. Сәбәбчесе бәлки остеохондроз булуы мөмкин.
Магний, В группасы витаминнары (алма, эремчек, бавыр, сыр, йомырка, кәбестә, миндаль ризыкларында В витамины аеруча күп була) җитмәсә, тән ойый. Кан куерып китсә, әз канлылык (малокровие) булганда, гемоглобин төшсә дә шулай. Безнең тән безнең нәрсә ашау-эчүгә карап хәрәкәтләнә.
Олы яшьтәге кешеләргә күбрәк кан сыеклата торган ризыклар кулланырга кирәк. Бар да ашауга бәйле. Көн дәвамында сарымсаклы ашамлык кулланырга, күбрәк су эчәргә кирәк. Минем әни чәйнектә калган җылы суны банкага агызып салып, бераз балан (калина), 12-13 йөзем, бер олы кашык белән песок, борчак хәтле генә чүпрә сала иде. Кичтән ясап куя, иртән шуны эчә иде.
Куллары оемады, тәне сызламады, башы авыртмады. Бер генә дә зарланмады. Авыртса, бер әйтмәсә, бер әйткән булыр иде. Безгә дә: иренмәгез, ясап эчегез, үзегез өчен кирәк дип әйтә торган иде, мәрхүмкәем. Авырмагыз!

©https://vk. com/wall-216849486_569

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

13 Oct, 09:15


БЕРӘР ЭШ БИК АВЫР КҮРЕНСӘ, ШУШЫ ДОГАНЫ УКЫГЫЗ

اللّهُـمَّ لا سَـهْلَ إِلاّ ما جَعَلـتَهُ سَهـلاً، وَأَنْتَ
تَجْـعَلُ الْحَـزَنَ إِذا شِـئْتَ سَهـْلاً

🤲🏻 Аллаһүммә ләә сәһлә илләә мәә җәгалтәһү сәһлә, вә әнтә тәҗгалүл-хәзнә иҙәә ши‘тә сәһлә

🤲🏻 «Әй Аллаһы! Син җиңел кылган нәрсәдән башка җиңел һичнәрсә юк, һәм әгәр Син теләсәң, кайгыны җиңел итәсең»
(Ибне Хиббән риваяте «Сахих», 2427)

©Дин вә Мәгыйшәт

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

12 Oct, 11:33


Яшем арткан саен күңелемә,
Бөтенләй дә үзгә гамь керде.
Ыгы-зыгы, бәхәсләрдән качам,
Күңел тынычлыгым кадерле!

Саулык китә кайчак, әрнү-сыкрау
Урап ала тәнне, бәгырьне.
Дөнья малы берни түгел бит ул,
Сәламәтлек ай-һай кадерле!

Яшем белән зирәклегем арта,
Гомерләрнең арта кадере.
Чын күңелдән әйтәм, бүген миңа
Имин аткан таңым кадерле!

©Гөлара Шәрипова

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

10 Oct, 11:00


ЯГОДНЫЙ ПИРОГ

🥐Ингpeдиeнты:
Для тecтa :
Яйцo 1шт
Caxap 100г
Macлo 100г
Mукa 200 г paзpыxлитeль 1,5ч.л

Для нaчинки:
Caxap 100 г
Яйцo1шт
Tвopoг 500 г
вaнильный caxap 1,5ч.л
Cмeтaнa 70г
ягoды

🍰Пpигoтoвлeниe:
Пpoceивaeм муку cмeшивaeм c paзpыxлитeлeм. Oxлaждённыe cливoчнoe мacлo нapeзaeм мeлкими кубикaми,и cмeшивaeм c мукoй. Pacтиpaeм дo cocтoяния кpoшкиДoбaвляeм к мacce яйцo,caxap и зaмeшивaeм мягкoe элacтичнoe тecтo.Oтпpaвляeм в xoлoдильник нa 30 минут. A пoкa гoтoвим нaчинку. B твopoг дoбaвляeм caxap, вaнильный caxap, cмeтaну и яйцo.Cбивaeм дo oднopoднoгo cocтoяния. Фopму cмaзaть cливoчным мacлoм. Oxлaждённoe тecтo pacпpeдeляeм пo фopмe.Дeлaeм бopтики пpиблизитeльнo 4, 5 cм.Ha тecтa выклaдывaeм твopoжную мaccу.Cвepxу клaдeм ягoды

©https://vk. com/wall-216489263_6926

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

10 Oct, 07:32


Тавык ите белән татарча пицца

Камыр өчен:
ярты стакан сөт;
1 йомырка;
50 г маргарин;
1-2 аш кашыгы көнбагыш мае;
10 г коры чүпрә;
1 аш кашыгы каймак;
чама белән тоз;
1 аш кашыгы шикәр комы;
он.

Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм 30 минутка кабарырга калдырабыз.

Пицца өсте өчен:
тавыкның ак ите;
1 баш суган;
2 помидор;
1-2 тозлы кыяр;
аджика;
майонез;
300 г сыр;
тәмләткечләр;
тәменчә тоз, борыч.

Камырны табага тигезләп җәябез. Тавык итен озынча итеп турыйбыз һәм камыр өстенә тезәбез. Борыч, тоз сибәбез, аджика сөртәбез.

Суганны ярымбоҗралап турыйбыз – икенче кат итеп тезеп куябыз.

Өченче кат – ярымбоҗра итеп киселгән помидор. Кыярны юка гына итеп телемлибез дә дүртенче кат ясыйбыз. Майонез сылыйбыз.

Өчпочмак формасындагы сыр кисәген телемнәргә кисәбез һәм пиццаның өстен каплыйбыз. Сырга да майонез сылыйбыз. Тәмләткечләр сибәбез (әлеге очракта – киптерелгән петрушка, укроп, тавык ите өчен тәмләткечләр сиптек).

200 градуска кадәр кызган мичкә 35-40 минутка куябыз.

©"Сөембикә"журналы

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

10 Oct, 05:23


Менә инде көзнең икенче ае - октябрьгә дә аяк бастык, дусларым!.. Барыгызга да хәерле иртәләр!.. Октябрь һәркем өчен дә хәвеф-хәтәрсез, тыныч, имин, уңышлы ай булсын! Ул безгә бары тик шатлык-сөенечләр, яхшы хәбәрләр, күңелле мизгелләр генә бүләк итсен! Көткән өметләребез аклансын, ә хыяллар чынга ашсын!

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

09 Oct, 05:13


ТӘМЛЕ САЛАТ РЕЦЕПТЫ

Салат катлап ясала, лэкин калак белэн бастырып, тыгызлап ясамагыз😉

1 кат- ысланган тавык итен шакмаклап турыйбыз.
2 кат- майонез.
3 кат- помидор (эре шакмакларга турыйбыз)
4 кат- майонез.
5 кат- пекин кэбестэсе(кул ярдэмендэ яфракларын булгэлибез)
6 кат- майонез.
7 кат- сыр (вак угычтан уабыз)
8 кат- майонез.
9 кат- кириешки ( табынга бирер алдыннан гына сибэбез.)

©khaievagulnaz

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

07 Oct, 10:17


Төче камырдан бик тәмле алма бәлеше пешерү ЫСУЛЫ

Камыр: 500г катык, 2 аш кашыгы майонез, 0,5 стакан сыек май, 1 чәй калагы сүндерелгән сода, 2 йомырка, тәменчә тоз һәм шикэр комы.

Йомшак камыр басып, ял иттергән арада эчлек әзерләдем. Алманы әрчеп, юка телемнәргә турадым. Камырны юка итеп җәеп табага салгач, крахмал сиптем, алманы тигезләп тараттым, шикәр комы һәм эретелгән ак май сибеп, кыздырылган духовкага тыктым. Бәлешнең өстенә әзрәк шикәр сиптем.
Яңгырлы көнне чәй эчәргә бик тәмле ризык булды.

©Резедә Фазылова

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

05 Oct, 12:57


ЛАЛӘ ЧӘЧӘГЕ” КАБЫМЛЫГЫ

Камыр өчен: 200 г он, 50 г үсемлек мае, 100 мл кайнар су, тәменчә тоз.
Камыр басарга һәм пакетка салып, 30 минут ял иттерергә. Кабымлыкны үзегез теләгән эчлек белән ясый аласыз. Мин ит фаршы салдым. Бәрәңге белән кыздырылган суган, гөмбә, эремчек, бавыр, балыктан да тәмле килеп чыгачак. Кабымлыкны фотода күрсәтелгәнчә төрергә һәм бастырып тезеп, духовкада пешерергә.

©Рамилә САБИРҖАНОВА

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

05 Oct, 08:02


Кабак согы рецепты

Язып алып, саклап куегыз ✍️
3,5 кг. кабак
7,5 литр су
4 штук апельсин
750 грамм шикәр комы
1 аш калагы лимон кислотасы кирәк

Кабакны турап, суны салып пешерергә куябыз.
Кайнап чыккач, апельсинны тошләрен алып ,кабыгы белән турап салабыз

Шикәр комы,лимон кислотасы салып кабаклар йомшарганчы пешереп бетерәбез

Бераз суынгач блендер белән әйләндереп, яңадан кайнатып чыгарабыз( күбеген алырга)

Стериль банкаларга тутырабыз

Хәерле, үзебезгә язган ризыклар булсын 🤲

️Искәртәм☝️

Су 7,5 литр икәнен исәпкә алсак, зур савыт кирәклеген онытмагыз.

©Алсу Исмагилова

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

03 Oct, 12:37


ТӘМЛЕ УШКИ

200гр каймак,
2 аш кашыгы лимон согы ,
2 йомырка ,
100 гр шикэр комы ,
0,5 чэй калагы тоз ,
100 гр сыек май,
2чэй калагы куперткеч (разрыхлитель),
550 гр он

Камыр басып , жэеп остенэ мул итеп шикэр комы сиптем , хэм уклау бн шикэр комын камырга батырып тэгэрэтеп алдым , тугэрэклэр кисеп дурткэ боклэп ушки ясадым , 180 гр та 30 мин осте кызарганчы пешереп алдым .
Чэйлэрегез тэмле булсын!

©Рәмзилә Хазиева

24,419

subscribers

1,927

photos

191

videos