СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ @selametlek_kazan Channel on Telegram

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

@selametlek_kazan


Автор: Гульшат Атнагулова
изучаю/ собираю рецепты для здоровья, полезные советы, общение, жизнь

❗️Для связи: @gulshat_lk
*есть инстаграм(50k) и мини-канал(6k)

РКН: https://knd.gov.ru/license?id=6758004531a9292acd83748e&registry

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ (Russian)

Добро пожаловать в канал "СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ"! Этот канал создан для тех, кто ценит свое здоровье и хочет узнать больше о полезных рецептах, получить интересные советы и просто пообщаться с единомышленниками. Автор канала - Гульшат Атнагулова, которая не только изучает и собирает рецепты для здоровья, но и делится ими со своими подписчиками. Здесь вы найдете информацию о здоровом образе жизни, питании, уходе за собой и многое другое

Не упустите возможность быть в курсе последних новостей о здоровье и общаться с интересными людьми. Присоединяйтесь к нашему каналу прямо сейчас! Для связи с автором канала обращайтесь по ссылке @gulshat_lk. Также вы можете следить за нашими новостями на Инстаграме, где у нас уже более 50 тысяч подписчиков: https://instagram.com/selametlek_kazannnНе забудьте также подписаться на наш мини-канал: https://t.me/saulik_kazan и быть в курсе всех обновлений. Присоединяйтесь к нам и делайте свою жизнь здоровее и ярче вместе с каналом "СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ"!

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

18 Feb, 05:14


"20 ЕЛЛЫК ГАЙМОРИТТАН КОТЫЛДЫ

- камфорное масло,
-прополис настойкасы,
-көнбагыш мае кирәк була.

З сен дә берәр аш калагы алып, бер пузырекка салып, яхшылап болгатыгыз. Пипетка белән борынга яткан килеш салыгыз, кич саен йокларга ятыр алдыннан. Бу рецептны мина коллегам биргән иде күп еллар элек, иренең 20 еллык гайморитын шулай бетердек, дип. Миңа тоже бик нык булышты, Аллага шөкер. Иелгәч тәмсез ис килә башлаган иде. Ярдәме тиде, Аллага шөкер."

Табиб бн киңәшләшегез 🙏
Хатларыгыз өчен зур рәхмәт 🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

18 Feb, 03:03


Хәерле иртәләр, дусларыбыз 🙌
Яңа көнгә сәлам🌼

Сәламәт булыр өчен :

1) үпкәләмик;
2) көнләшмик;
3) ешрак елмайыйк;
4)проблемаларга җиңелрәк карыйк;
5) һәр көнгә сөенеп яшик🥰🌷

♥️- килешәм

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

17 Feb, 14:37


Чәчләрне никадәр еш юасыз, дуслар? Берәр җиргә барасы, матур күренәсе килсә, иң беренче чәчләрне юам🙈 2-3 көнгә бер юарга киңәш ителсә дә, көн саен да юыла.

1.шампунь бн юам
2. чәчнең очларына бальзам сөртәм, җылы су белән юып төшерәм
3.иң соңыннан чәчләр өчен махсус спрей, майлар сиптерәм)

Атнага бер тапкыр маска ясарга киңәш ителә (ансы чәчнең төбенә сөртелә), 5-10 минуттан юып төшерәсе, артыннан шампунь бн юам.

Элек атнага 1 кычыткан төнәтмәсе белән юа идем, хәзер өлгермим🙈 Сез ниләр кулланасыз?

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

17 Feb, 12:15


ВИРУСЛАРДАН НИЧЕК САКЛАНЫРГА?

🌷Эвкалипт - вирусларга каршы тора алучы, сулыш юлларын ачып җибәрүче чара. Ралиянең аденоидларын дәвалыйбыз, борын астына эвкалипт мае сөртә, шуның ярдәме сизелә, әлегә бирешмәде.

🌷Мәтрүшкәнең файдасы зур.
Бөтнек- сулыш юлларын йомшартып җибәрә, антиоксидант көчкә ия.
Кура җиләге, карлыган - иммунитетны ныгытырга ярдәм итә. Мин үзем үлән чәйләре эчәргә тырышам, кичтән лимон+ имбир чәе эчәбез.

🌷Иптәшем ютәлен йомшартыр өчен "грудной сбор" дигән чәй эчә башлады, файдасын сизә, составында: чабрец, бака яфрагы, девясил һ.б.
............
Тик кайчак ничек саклансаң да вирус эләгә, бәхет эше дә🙈

Сез ничек анда?

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

17 Feb, 07:59


КҮЗЛӘРНЕ НИЧЕК САКЛАРГА? 🤔

Профилактика-сәламәтлек нигезе. Күзләр өчен 5-10 минут вакыт багышлау кыйммәтле операция һәм меңләгән даруларны алыштырачак.

Нишләргә?
• Компьютер белән эшләгәндә сәгатенә күзләрне 5-10 минут ял иттереп алыгыз, махсус күнегүләр башкарыгыз.
•Рационда күзләр өчен файдалы продуктлар булсын.
* Вакыт-вакыт муен, җилкәләргә массаж ясагыз. Алар аша күзләр һәм баш мие кан белән тәэмин ителә.
• Башны мобиль экранына иеп ятмаска, ятып укымаска, начар яктылыкта укымаска.

Төсләр белән терапия күзгә уңай йогынты ясый. Күзләр яшел төстә, табигать күренешләрендә, иркен офыкларда ял итә!

❤️- рәхмәт, белеп торыйк

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

17 Feb, 05:00


АЛМАНЫ ТӨСЕНӘ КАРАП АША🍏🍎🍏

Алмаларның төсенә карап файдасы аерыла икән, дуслар 😃

🍏 Яшел алма! Алар иң диетик һәм аллергиклар өчен файдалы. Алар шулай ук зарарлы бактерияләр үсешен туктатырга һәм ашкайнатуны яхшыртырга мөмкин.

🍎Кызыл алма!
Күзәнәкләрне вакытыннан алда картаюдан сакларга ярдәм итәчәкләр. Кызыл алма кабыгы С витаминына бай, бу йөрәк-кан тамырлары авырулары вакытында ярдәм итә ала.

🟡Сары алма!
Бавыр һәм үт куыгы эшен яхшыртырга ярдәм итәчәкләр.

Истә тотыйк: көненә бер алма - сәламәтлек нигезе !

❤️- алманы еш алам
👍- сирәк кенә, белеп торыйк

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

17 Feb, 03:03


Хәерле хәерле иртәләр, дуслар🥰 🌷Яңа атналар белән🙌

Барыгызга да яхшы кәефләр, уңышлы эшләр, күңелле хәбәрләр теләп калабыз 🙌

Үзегезне саклагыз, организмга колак салырга онытмагыз 🌷

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

15 Feb, 14:15


Апамнарда базга төшеп мендем дә... баз темасын кузгатыйм әле мин әйтәм 🙈

Базга егылып төшү тарихларыгыз юкмы? Бездә бар😅 Шуңа бераз баздан шүрлим дә.

Болай булды. Бала чакта иптәш кызга йөгереп кердем, уйнарга чакырам имеш. Аяк астына карау юк, берзаман очып киттем... Бәхет елмайган: базга төшкән Ләйсән апаның аркасына килеп төшкәнмен, икебезгә дә зыян килмәде, Алла саклаган. Баз тирән иде.

Энем исә кечкенә вакытта баздагы банкалар өстенә егылып төшкән. Каты төшкән: банка ярылган, Раушанның баш тиресе киселгән. Ул вакытта инде больницага илтеп йөрү юк, төзәлгән ярый, шрамы һаман да бар.

Баз бит ул шундый урын... Сездә нинди истәлекләр?

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

15 Feb, 10:03


🍇Иммунитетны ныгытыр өчен ЭМИЗ алдым әле. Алып караганыгыз бардыр? Эмиз - виноградтан ясала, файдалы матдәләргә бай, иммунитет өчен шәп чара🔥 Хәләл

✔️кан тамырларын чистарта, атеросклероздан саклый;
✔️ кан басымын көйли;
✔️ холестерин күләмен нормага сала;
✔️ гемоглобинны күтәрә;
✔️ хәтерне, күз күремен яхшырта;
✔️ кандагы шикәрне киметә;
✔️тромбоцитлар эшчәнлеген яхшырта, кан артык куе булса сыеклый;
✔️тиренең эластиклыгына булышлык итә, тиз картаюдан саклый;
✔️хәтерне яхшырта
✔️стресстан, депрессиядән булыша;
✔️организмны С витаминына баета;
✔️күз күремен яхшырта;
✔️ иммунитетны ныгыта, авырганнан соң организмга көч җыярга булыша һ.б.

❗️Дуслар, аларда хәзер акция дә бара: 2 не алган очракта (0,75) 3 нчесе бушлай😃👍

Контактларын калдырам :
✔️тг: https://t.me/elsa_emiz
✔️Сафиуллина,29 буенча кереп алырга була
✔️сайттан заказ бирә аласыз: https://emiz.ru
✔️элемтә өчен телефон номеры:
8 (800) 444-09-37

❤️- алганым бар
👍- авыз иткән юк

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

15 Feb, 08:02


Кабыклы бәрәңге пешергәлисезме , дуслар? Кабыгы белән пешергәндә файдасы күбрәк икән!🔥

Бәрәңге составында 32 төрле микроэлемент бар. Шуның иң мөһиме — калий. Кабыгында ул 1,5 тапкыр күбрәк. Кабыгы белән пешкән бәрәңгедә магний, цинк, тимер кебек матдәләр дә күбрәк кала.

Файдалы компонентлары саклансын өчен, бәрәңгене нәкъ менә кабыгы белән пешерү кирәк икән.

Р.С. Учакта, көлдә пешерсәң, аеруча тәмле була бит әле ул. Уртасына яргач майлар салып җибәрсәң, ммм😍

Хәзер әле андый мөмкинлек юк, без духовкага куябыз кабыклы бәрәңгене)

Кабыклы бәрәңге яратучылардан - ❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

15 Feb, 06:03


Винегрет салатының файдасын искә төшереп үтик әле.

✔️винегрет эчәк эшен нормальләштерергә, шулай ук матдәләр алмашын яхшыртырга ярдәм итә,

✔️токсиннарны чыгара һәм иммунитетны ныгыта,

✔️хәл кертә, арыганлык хисен бетерә,

✔️яшәртә, тиренең сыгылмалылыгын саклый.

Винегретның калориялелеге 100 г продуктка 80-130 ккал тәшкил итә, шуңа күрә аны артык авырлыкны киметергә теләүчеләргә ашау файдалы.

Винегрет яратучылардан - ❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

15 Feb, 03:01


Хәерле шимбә иртәләре белән, дуслар🙌

Ялларга дигән эшләрегез уңсын🙌🙏🤲

Күбегезгә туганнар, балалар, якыннары кайта торган көн, вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә теләп калам😍❤️Авырмагыз🌷

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

14 Feb, 16:01


Хәерле кичләр 🥰

Өчпочмакларны нинди камырдан пешерәсез?)

❤️- төче камырдан
👍- чүпрә белән

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

14 Feb, 12:52


ГАШЫЙКЛАР КӨНЕ уңаеннан серләшеп алыйк әле :

сөйгән ярларыгыз белән ничек таныштыгыз, дуслар?😍

Без иптәшем белән танышу сайты аша, Апамнар да шулай ук. "Анаем" дигән сайт бар иде элек, хәзер бармы белмим😅

Менә шул "Анаема" һәм аны оештыручыларга рәхмәт укыйбыз инде😁

Сездә нинди истәлекләр?

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

14 Feb, 10:02


ВАКУУМНЫЙ УПАКОВЩИК
DA STORE
Арт. ВБ 261968437

✔️Һәрбер өйдә кирәкле әйбер
✔️Ризыкларны саклау вакытын озынайта
✔️Урынга экономия ясарга булыша
✔️Аңлаешлы инструкция, җайлы кулланылышлы. Бик тиз эшләнә 🙌
✔️Бүләк өчен яхшы идея.
✔️Бәясе кулай , сыйфаты менә дигән 👍

Бу вакууматорны сатып алганда, сез үзегезгә бер өем буш вакыт бүләк итәсез!

Ссылкасы: https://www.wildberries.ru/catalog/261968437/detail.aspx?targetUrl=MS&size=406975092

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

14 Feb, 08:03


ЭЧ КАТСА НИШЛӘРГӘ?

Әлеге проблема белән вакыт -вакыт очрашырга туры килә. Шуңа күрә белеп тору комачау итмәс.


Эч катудан булышучы ризыклар :

✔️АЛМА. Алмада клетчатканың аерым төре – пектин бар. Ул эчне йомшартырга ярдәм итә.

✔️КАРАҖИМЕШ. Ул табигый эч йомшарту чарасы санала. Шул килеш ашап куйсагыз да яхшы, төнәтеп эчәргә дә була. 2-3 карҗимешне кичтән кайнар су белән төнәтеп куясыз, иртән шуны эчәргә (җимешләрен ашарга). Өрек җимеше дә булыша.

✔️КИВИ. Бу экзотик җимеш – клетчатка чыганагы. Ул ашкайнату трактында хәрәкәт барлыкка китерә.

✔️ҖИТЕН ОРЛЫГЫ. Аны боткаларга, йогуртка, ашларга, коктейльләргә өстәргә, салатка кушарга киңәш ителә. Мин үзем иртән 1 чәй калагы җитен маен эчәм + артыннан 1 чәй калагы бал һәм җылымса су.

✔️ГРУША. Груша клетчаткага, фруктоза һәм сорбитка гаять бай. Шуның белән ул суны эчәкләргә тартып, бушануга ярдәм итә.

✔️КЕФИР. Бу әчкелтем ризыкта эчәклек өчен мөһим булган пробиотиклар бар.Аны кичтән эчеп ятсагыз яхшы.

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

12 Feb, 13:18


133 сум - шушы 5 крем (бергә)😃

Фикс прайстан эләктереп чыктым әле. Яңа кайткан. Яшермим, кыйбатлы кремнарым да бар, эксперимент ясап алып карадым әле😃 Шәәп! Кулга бу)

Яхшы йомшарта. 2 сен Талия алган😅, 1 се машинада тотарга, 1 се сумкага, 1 сен Апама бүләк итәрмен.

Сез дә Фикс прайска керештерәсезме?

❤️- әйее
👍- нинди кибет ул?

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

12 Feb, 09:32


"Хэерле иртэлэр. Таеп китеп, кулым белэзектэн чатнады. Гипс куйдылар. Нинди кинэшлэр бирерсез микэн?"

Язылучыбызга киңәшләр белән ярдәм итик әле. Мин дә үзем белгәннәрне язам. Әти кулын сындырганнан соң (беләк кырыннан һәм кул чугы) түбәндәгеләрнең ярдәмен сизде:
-невролог киңәшләрен үтәдек (витаминнар, медикаментларны эчте)
-иглотерапия (гипсны алгач),
-кул сызлаганда әрекмән яфрагы ябып йөрде,
-гипсны алганнан соң табиб кулны җылымса суга тыгып утырырга кушкан иде, бармаклары шулай эшләп китте,
-гипсны алганнан соң кулны жәлләмәскә, хәрәкәтләндерергә куштылар, махсус шарны кысып күнегүләр ясады + физик эш белән төзәлеп бетте.

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

12 Feb, 07:11


«Баланы сәгатьләр буена яткырырга тырышып арыдым😭" ...Танышмы?

Статистика буенча 97% әниләр баланың йокы проблемалары белән очраша һәм шуңа күрә үзләренең дә йокылары туймый.

Сәламәтлек белән проблемалар, борчылу, тиз ярсу... болар барысы да йокысызлыктан!

Оля - балалар йокысы буенча консультант ярдәмгә килер!

Үз каналында ул гади тел белән түбәндәге проблемаларны хәл итә:

✔️Бала йокысында яки уянгач елый;
✔️ Йоклар алдыннан баланың сәгатьләр буе «күңел ачуларын» ничек туктатырга;
✔️ Иртән елап һәм кычкырып уянуларны ничек бетерергә;

Һәм бик күп-бик күп башка сораулар!

Тизрәк каналга язылыгыз да балагыз яхшырак йоклый башлар 😴 https://t.me/+_CcvP-4PfqMzNWEy

Спойлер: Сез дә

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

12 Feb, 06:08


КАЙНАР СУ ДӘВАЛЫЙ

Бу ысул турында ишеткәнегез бармы, дуслар?

-томау төшкәндә,
-ларингит,
-бронхит,
-пневмония,
-гипертония,
-йокысызлык интектергәндә

кулларны терсәккә кадәр 37 градуслы суга тыгалар, һәр 2 минут саен температураны 1 градуска арттыра барып, 43 градуска җиткерәләр, 10 минут тоталар.

Аякларны да шулай җылыталар, аларны тезгә кадәр суга тыгарга кирәк.  Булышырга тиеш☺️

❤️- ишеткән бар
👍- беренче ишетәм


Р.С. Уйлап куйдым әле: савыт -сабаны кул бн юу файдалы икән алайса (җылы суда)😅 үзенә күрә бер дәвалану.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

12 Feb, 05:02


КУЛ ЧЕБИЛӘСӘ...

Салкыннан я җилдән кул-аяк тиресе бозылуны безнең якта "чебиләү" диләр🙈 Сездә ничек?

Язылучыбыз Илсөяр Курбанова шушы темага үзенең киңәшләре белән уртаклашты:

"Кул чебиләсә, кичтән ятканда, кулга кер сабынын көбекләндереп сөртәсе, шул көбекле килеш киптерәсе, юасы түгел, иртә беләнгә бәбәй кулы кебек була. наруш кына эшләп карагыз әле. минем гомергә дә крем сөрткәнем юк" Автор: Илсояр Курбанова

❤️- беренче ишетәм
👍- белә идем

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

12 Feb, 03:02


Хәерле иртәләр, дуслар 🥰
Атнаның 3 нче көненә аяк бастык 🎊

Һәрбер көнне бәйрәм кебек каршылыйк, чөнки бүгенге көн ул - кабатланмас һәм кире кайтмас байлык🎊🎉

Көнне елмаеп, яхшы уйлардан башлыйк һәм нык булыйк: авырмагыз🌷

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

11 Feb, 15:53


Балалар белән урамда йөреп кайттык)

Әле аларга карап үзебезнең балачаклар искә төшә 🥰 Бияләйләр бозланып катканчы тау шуа идек, елга янында яшәгәч, бозлы суга да төшелде🙈

Кызык булып истә калганы : берсендә йон бияләем ялгыш суга агып китте, берсе агып киткәч, икенчесе нигә кирәк инде дип, ансын да ташладым. Кырына тагын берне генә бәйлисе булыр иде юкса 😅

Күрше кызы исә, бияләе шулай ук суга аккач, киләсе елны әйләнеп агып килмәсме икән дип елганы күзәтә иде (әнисе елгалар тоташ дип аңлаткан булган)😁

Сездә нинди кызыклы истәлекләр бар балачакка бәйле?🥰

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

11 Feb, 14:03


Бер серне ачам әле, үзем пешереп өлгермәгәндә ТАТФЕРМАдан полуфабрикатларга заказ бирәм🙈

Хәләл Продукция
✔️Бөтен продукция кулдан ясалган, шуңа күрә өйнеке шикелле тәмле
✔️Вакытка шәп экономия, өлгермәгәндә гел шулай тиз генә заказ бирәм һәм гаилә өчен тәмле аш әзер)
✔️кунаклар килер алдыннан уңайлы, нәрсә пешерергә дип баш ватасы юк
✔️Балалар да рәхәтләнеп ашыйлар
✔️Составы натураль, барысы да табигый.

❗️❗️❗️Selametlek ПРОМОКОДы буенча барлык полуфабрикатларга 30% ташлама 😍🔥

ТГ каналларына язылып куегыз https://t.me/tatferma_medina

Заказны тг канал яки сайт аша ясарга мөмкин https://tat-ferma.ru/

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

11 Feb, 13:34


Актуаль рубрика: кем нәрсә әзерли бүген?

Бездә голубцы🙈 Татарча дөрес итеп ничек тәрҗемә ителә булды инде? 😁

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

11 Feb, 11:02


Дуслар, безнең төркемдә басылган актуаль язмаларның ссылкаларын калдырып үтәм:

🔽🔽🔽

✔️холестеринны төшерү-
https://t.me/selametlek_kazan/964
✔️югары кан басымыннан -
https://t.me/selametlek_kazan/1340
✔️түбән кан басымыннан
https://t.me/selametlek_kazan/4223
✔️гемоглобинны күтәрү-
https://t.me/selametlek_kazan/5206
✔️аякны көзән җыерса-
https://t.me/selametlek_kazan/1149
✔️баш авыртудан-
https://t.me/selametlek_kazan/1161
✔️буыннар (суставлар) авыртса -
https://t.me/selametlek_kazan/1178
https://t.me/selametlek_kazan/700
✔️колак шауласа-
https://t.me/selametlek_kazan/1152
✔️шпорадан-
https://t.me/selametlek_kazan/5416
✔️үт куыгында застой, комнар булса, шулай ук бөердәге ком-таштан:
https://t.me/selametlek_kazan/4517
✔️бавырны чистарту-
https://t.me/selametlek_kazan/2430
✔️әрекмән согы- барлык авврулардан дәва
https://t.me/selametlek_kazan/3379
✔️көзән җыерудан-
https://t.me/selametlek_kazan/5527

Тагын нинди темалар кызыксындыра, комментарийларда языгыз♥️

Р.С. Исемлекне закрепка куям һәм тулыландырып барачакбыз🥰

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

11 Feb, 06:47


ПРИЛИВЛАР ВАКЫТЫНДА ҮЛӘННӘР белән кан югалтуны киметеп буламы?

Сорауга табиб-гинеколог Екатерина Волкова җавап бирә:
- Әйе, йогынты ясарга мөмкин.

Нинди үләннәр белән киметеп була:

1.кычыткан - кычытканның канны туктату үзлекләре аның составында К витамины булу белән аңлатыла, ул бавырда протромбин барлыкка килүне стимуллаштыра, бу канның төп оешу факторларының берсе.

2.көтүче сумкасы - канны туктата торган барлык үлән җыемнары составына керә.

3.су борычы (водяной перец) үләне

Канны туктатучы үләннәрне һәрвакыт кулланып буламы?
- Юк, кыска гына курс белән ( күрем күп килгәндә). Алга таба сәбәпләрне ачыкларга һәм алар белән эшләргә.

❗️Канны туктатучы үләннәр белән сак булырга! Алар канның оешу активлыгына йогынты ясый, тромбозлар куркынычын арттырырга мөмкин.

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

11 Feb, 05:02


АТНАГА БЕР БУЛСА ДА АША

Атнага бер булса да ашарга киңәш ителә торган продуктлар (ЗОЖ сайты мәгълүматлары нигезендә)

✔️Майсыз ит һәм балык. Хайван аксымының иң яхшы чыганаклары булып, сыер ите, тавык, күркә һәм диңгез балыгы санала.

✔️Кузаклылар. Нут, фасоль һәм ясмык(чечевица) — файдалы үсемлек аксымы һәм тимер чыганагы.

✔️Банан. Аларда калий күп, ул йөрәк-кан тамырлары системасы эшенә булышлык итә.

✔️Йомырка. Бу файдалы аксым һәм майлар чыганагы.

✔️Сарымсак. Ул ялкынсынуга каршы һәм антибактериаль чара буларак хезмәт итә.

✔️Яшеллек. Яфраклы тәмләткечләр - күптөрле витаминнар чыганагы.

✔️Авокадо. Җимеш составында файдалы майлар һәм фолий кислотасы бар.

✔️Чикләвекләр. Әстерхан, миндаль һәм башка төр чикләвекләр витаминнар, минераллар һәм файдалы майларга бай.

Исемлекне әле дәвам итәргә мөмкин, тагын кайсыларын өстибез?☺️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

11 Feb, 03:03


Хәерле иртәләр , дусларыбыз🥰🙌Яңа көн, яңа иртәләр белән сезне!

"Шушыны эшләргә иде" дигән эшләрегезне башкарып, эшләп алганнан соң тәмле чәйләр эчеп, якыннарыгыз белән чөкердәшеп, авыртуларсыз, борчуларсыз үткәрергә язсын бу көнне 🤲

Иң мөһиме авырмаска, калганы була🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

10 Feb, 15:42


Иң яратмаганым:

- Мусор пакетын алып чыкканда, су тамып бару

- Берәр җиргә ашыгып җыенганда, әйбер төшеп ватылу (чәчелү, түгелү)

-Яңа гына юылган идәнгә берәр нәрсә түгелсә

-Кирәк чакта нидер югалу
(тарак, качы...)

-Яратмаган ризыкны ашарга кыстасалар😅

-Компьютер я телефонда текст җыясың, ә ул ялгыш югала (удалить ителә) һәм кабаттан җыярга кирәк

Сезнең дә бармы мондый пунктлар?☺️ Дәвам итегез әле, дуслар 😍

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

10 Feb, 11:54


Сезнең дә көнегез "бер, ике, өч" дигәнче узамы ул🙈 Инде ярты көн узып та киткән. Яңалыклардан:
-Талиянең өстәмә каникуллары, ял итәбез,
-Апасына ияреп Ралия дә бакчадан ял итә😅,
-Кунаклар да бар әле бездә.

Сездә ни хәлләр, дуслар?

❤️- көнем тиз үтә
👍- минеке бик акрын

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

10 Feb, 10:10


Почтадан заказымны кереп алдым: @azbuka_makeup каналыннан тагын бер парфюмым килде.

Узган юлы мин алардан оригиналь Гарәбстан парфюмериясен алган идем. Бу юлы Miss Dior ның күчермәсенә заказ бирдем 😃
Исе бик ошады: нәфис, җиңел, чәчәк ноталары белән. Артык баллы булса да күңелгә авыр бит, ә бу хушбуй шундый рәхәт кенә. Хәзер язгылыкка шәп була! Матур флакон һәм тартмада килә, бүләккә дә яхшы!

100 мл хуш исне 3000 сумга алдым, әлбәттә, бу күчермә, ә оригинал түгел, әмма сыйфаты яхшы👍. Исе, дизайны аерылмый, ә менә бәясе берничә тапкырга очсызрак чыга, чөнки оригиналлар хәзер бик кыйммәт тора.

Аларның каналын сезгә дә калдырам - @azbuka_makeup, чын күңелдән киңәш итәм.
«Гульшат» промокоды белән 10% ташлама ясаячаклар, вакыты чикләнгән, кулланып өлгерегез 😍

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

08 Feb, 10:38


БӨЕРДӘГЕ ТАШТАН КОТЫЛДЫК
язылучыбыз киңәше
Бу хатны монда да куйыйк әле🙏

"Иремнең бөерендәге ташын бетердек, бер апа рекомендациясе буенча. Ничә сантиметр булганын хәтерләмим. Көн саен ирем эштән кайтышка чи ЧӨГЕНДЕР бн КИШЕР салаты ясап куя идем. 1 өлеш чөгендер, 1 өлеш Кишер, әзрәк Сметана. Чөгендердэн генә ясарга ярамый, ташы китергэ может. 1 ай ашады, УЗИ га барды, песок кына калган иде. Ул салатны тагын берәр айлап ашады әле, но бүтән поликлиникага йөрмәде, шуннан соң почкалары борчыганы юк. "

❗️Ташларны табиб рөхсәте белән генә кузгатырга ярый❗️

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

08 Feb, 09:17


Хәерле ял көннәре белән, дуслар 😍

Сезнең киңәшләр буенча кәтлиткә дигән фаршка сөттә җебетелгән ипи өстәдем әле, йомшарта 👍

Сез ниләр кушасыз бу максатта?

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

07 Feb, 15:51


Бәрәңге тәмле булып пешсен дисәгез...

Дәвам итик әле, кызлар 😍
Һәркемнең үз серләре, гадәтләре бар) Бәрәңге өстенә су саласызмы, су кайнагач - бәрәңгенеме? 😁

Гади генә борынгы бәрәңге, ә төрлечә пешә бит😃

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

07 Feb, 14:04


Аш бүлмәсендә бераз ял ясап алырга уйласагыз я кунаклар килешкә өстәл тулырак булсын дисәгез, "ИТЛЕ" бар, дуслар 😍🙌

"СКУЧАЮ" дигән промокод белән 20 %ташлама бара! Доставка һәм самовывозга🔥

Сез дә кулланып өлгерегез, аларда хәзер меню тулыланган, "татарское меню" дигән җире дә бар әле👍

Түбәндәге ссылка буенча кереп, каталогка күз салыгыз☺️

МЕНЮНЫ КАРАРГА
🔼🔼🔼

✔️Бәяләре кулай
✔️Ризыклары хәләл

👍- ИТЛЕне беләбез
🥰- ишеткән юк

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

07 Feb, 11:27


Тустаган нәрсә соң ул? Беркөнне шулай дип баш ваттым. Чүмеч икән ул😅 Диалекталь сүзләр шундый күп, барсын белеп тә бетереп булмый?

Сезнең як сөйләмендә нинди үзенчәлекләр бар, дуслар?

Безнең Минзәләдә "бармаем", "кайтмаем" "белмәем" дип матурлап, "майлап" сөйләшәләр😄

Бездә балчык - "ләпек", резин сапоги -"бутый", шаккатканда - "әстагем" һ.б. Сездә нинди кызыклы сүзләр бар?😃

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

07 Feb, 09:04


БИТ ӨЧЕН СЫВОРОТКА

Яз җиткәч, кояш яктысында йөздәге кимчелекләр, җыерчыклар аеруча күзгә ташлана. Шуңа күрә сезгә бит өчен шәп сыворотка калдырам әле! Кыйбат та түгел ул🔥

Сыворотканың үзенчәлеге - составында пробиотиклар, пребиотиклар бар! Алар:
✔️ тирене тирән дымландыра,
✔️тирене тискәре факторлардан саклый,
✔️микрофлора балансына ярдәм итә.

Сывороткада шулай ук лецитин, Е витамины, глицин бар, үсемлек экстрактлары бар. Алар тире сыгылмалы итә

Бу сыворотка көндәлек куллану өчен идеаль. Иртән һәм кич тирене чистартканнан соң куллану тирене кирәк кадәр дымландырачак, тиз картаюдан саклаячак! Макияж астына да яхшы, чөнки тиз сеңә👍

Бренд: My Geranica
ВБ ССЫЛКАСЫ ⏪️

Арт ВБ: 201490881

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

07 Feb, 06:33


Миңнәр турында сөйләшеп алыйк әле, кушылыгыз 🙌

Миңнәр - пигментлы, гадәттә, зыянлы булмаган шеш, тәннең яңача формалашуы.

◻️Миңнәр меланоцит дип аталучы тәннең күзәнәкләреннән барлыкка килә. Аларның тирәнлегенән чыгып миңнең зурлыгы да бәяләнә.
Көрән төстәге, өстә, тән белән бер тигезлектә ятучы миңнәр куркыныч булмый, уңайсызлыклар да тудырмый.

◻️Ә менә ачык төстәге, тәннән күпкә калкып торучы миңнәрне елына 1 тапкыр булса да дерматологка күрсәтеп торырга кирәк. Аның зыянлы шешкә әверелү ихтималы бар.

‼️Аларны алдыру мәҗбүри түгел. Кеше үзе теләк белдерсә генә эшләнә. Әмма бу табиб тарафыннан гына башкарылырга тиеш. Пигмент тапларын үзлегеңнән бетерергә тырышу, бигрәк тә халык медицинасы чараларын куллану (кан үләне белән яндыру һ.б.) тыела.

Миңнәр үзенә күрә бер үзенчәлек тә. Минем үземдә родимое пятно да бар, шундый ук миң әниемдә бар, хәзер минем аша Талиягә дә күчкән) кызык инде)

Миңнәр бар инде ул - ❤️
Миндә юк - 🔥

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

07 Feb, 05:13


БАВЫР ҺӘМ АШКАЙНАТУ ЭШЧӘНЛЕГЕ ӨЧЕН КОКТЕЙЛЬ

Организм өчен шәп чара - кул астында булган яшелчә, үләннәрне блендер аша үткәреп, коктейль ясый аласыз. Мисал өчен мондый составта :

- 3 кишер;
- 2 яшел алма;
- 1 чөгендер;
- 0,5 лимон (кабыгы юк);
- яңа имбир тамыры кисәге;
- яшел салат яки шпинатның бер-ике яфрагы;

Барлык яшелчәләрне блендерда ваклагыз, аларны алдан юып, чистартыгыз.
Концентрацияләнгән яшелчә эчемлегенә 2 стакан су өстәргә.
Аны салкын килеш эчегез, суыткычта саклагыз!
Бу коктейль бавырны да яхшы чистарта 👍

❗️Комментарийда башка идеялар да куйдык.

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

07 Feb, 03:01


Хәерле иртә, дуслар, Изге Җомга көннәре белән🤲

Берәр җирегез авыртса, борчыса, менә шушы доганы укып куегыз:

«Аллаһуммә Раббин-нәәси, әзһәбил-бәэси, ишфи әнтәш-шәәфии ләә шифә-ә илләә шифәәү-үкә, шифә-ән ләә йүгаадирү сәкамән»

(Тәрҗемәсе: «Кешеләрнең Раббысы Аллаһым! Бу авыртуны бетер. Син – шифа Бирүче. Синең шифаңнан башка шифа юк. Бу авырту юкка чыгарлык итеп, дәвала»

Сәламәт булыйк🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

06 Feb, 17:12


🪻🪷Матур гөлләр, чәчәкләр белән танышасыгыз киләме? Гөлләрегез чирли башладымы?
Менә бу төркемдә матур гөлләр, чәчәкләр белән танышырсыз. Аларны үстерү, дәвалау турында киңәшләр табарсыз. 🌸🌺🌻Шулай ук бакчачылар өчен дә яхшы төркем бу.  Иң мөһиме бу төркемдә һәр кеше үз тәҗрибәсеннән чыгып киңәш бирә. Төркемгә кушылу өчен сылтама⤵️⤵️⤵️

https://t.me/bakcha1

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

30 Jan, 13:58


Шундый танышларым бар: ризыкны пешеп чыккач кына ашый да калганын инде икенче тапкыр җылытып, кайнарлап ашамый. Түгә, ташлый...

Мин үзем дә артык күп пешермим, тик әгәр дә ул ризык яхшы хәлдә, тәмле икән - җылытып әле 2-3 көн ашыйбыз. Кырына өстәп яңасы да пешерелә, алмашка монысы да кул арасына керә.

Сездә ничек соң?☺️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

30 Jan, 12:03


Гөлнара апаның каналын исегезгә төшереп үтәм, дуслар 😍🌷

https://t.me/+sFD_N6Dqqe43NWFi
🔼🔼🔼

- тәмле рецептлар
-тормыштан өзекләр
-файдалы киңәшләр белән уртаклаша Гөлнара апа 🌹🌹🌹

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

30 Jan, 11:06


ШИКӘРНЕ ТӨШЕРҮ өчен рецепт сораган идегез, Дагестаннан атаклы Алжанат җайлы гына рецепт өйрәтә 👍

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

30 Jan, 09:03


ҺАВАНЫ ТОКСИННАРДАН ЧИСТАРТУЧЫ ГӨЛЛӘР

🪴
Алоэ вера. Алдан язганыбыз бар, алоэ согы җәрәхәтләрне, үлекле урыннарны төзәтә. Алоэлы эчемлек белән ингаляция астматиклар өчен файдалы, ә аның яфраклары һаваны токсиннардан фильтрлый.

🪴Хлорофитум. Зарарлы очучан кушылмалардан (формальдегид, ксилол һәм углерод оксиды, бензол) чистарта һәм һаваны яхшы дымландыра.

🪴Лимон агачы. Танылган антисептик, иммунитетны күтәрә, арыганлыкны бетерә һәм нерв системасын тынычландыра.

🪴Фикус. Бүлмәне кислород белән туендыра һәм начар исләрдән арындыра.

🪴Яран. Үсемлекнең үзенчәлекле исе бөҗәкләрне һәм көяләрне куркыта. Мигрень, йокысызлык, ярсучанлык яки стресстан арындырырга сәләтле.

🪴Каланхоэ. Һаваны токсиннардан чистарта, ачык беленеп торган бактерицид эффектка ия, күңел күтәренкелеге бирә.

Исемлекне әле дәвам итәргә була.

Ә сез нинди гөлләр үтерәсез, дуслар?🌺

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

30 Jan, 07:03


«Минем депрессия... минем иң яхшы елларым инде үтте. Алга таба картлык һәм сагыш кына көтә " - дип уйлый 90% хатын-кызлар 40ны узганда.

Тик Сез Татьянаның блогына күз салыгыз әле, кызлар, ул илһамландыра!

Татьяна, үз туклану системасын эшләп, 150 килограммга ябыккан, алкоголик иреннән киткән һәм аны аска таба тарткан чолганышны калдырган.

40 яшендә ул тормышын яңа баштан башлаган һәм үзенең иң яхшы версиясен булдырган. Һәм хәзер меңләгән башка хатын-кызларга яңа тормыш башларга булыша 🤩

Каналында Татьяна үз тәҗрибәсе, ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләре, пластика, комплекслар, куркулар һәм аларны җиңү турында яза.

Үз тәнеңнең оялу, сексуаль тормыш булмавы, һәрчак оверсайз кием…

Күп сөйләмим, үзегез кереп укыгыз әле:

https://t.me/+IvBgJonlRnMyZDli

Татьяна - бик көчле мотиватор һәм һәрчак хәрәкәттә!

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

30 Jan, 06:57


Исем китә шулай ябыга алучыларга, сокланам, чөнки үз өстеңдә бик зур эш бу🔥⤵️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

30 Jan, 05:07


"Еш тирлим, нишләргә икән" дип киңәш сорадылар.

❗️Халык чараларын кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез (сәбәбен ачыклагыз).

Кайбер халык киңәшләре:

✔️Имән кайрысы төнәтмәсе
(аптекада да сатыла, кора дуба дип сорагыз). Бер кашык имән кабыгына кайнаган су (1 литр) салырга кирәк. Килеп чыккан катнашманы 5 минут дәвамында кайнатырга һәм ярты сәгатькә төнәтергә калдырырга. Шул төнәтмә белән тирләгән урыннарны сөртергә. Ким дигәндә 10 шундый процедура үткәрергә кирәк, көнгә бер тапкыр.

Содалы су да яхшы булыша дип яздылар. Ә тир исе килгән киемнәрне тозлы суга батырып торыгыз.

✔️Үлән кайнатмалары салып ванна керегез . Бөтнек, ромашка чәчәге, имән кайнатмасы әзерләргә була. Атнага бер тапкыр .

✔️Тынычландыручы чаралар. Тирләү стресстан, климакс нәтиҗәсендә дә булырга мөмкин. Мондый чакта нерв системасын ныгыту өчен валериана яки пустырник төнәтмәсе кулланыгыз . Шулай ук контрастлы душ алырга киңәш ителә, бигрәк тә эссе вакытта.

Сездән дә өстәмә киңәшләр көтеп калабыз.

❤️-тиз тирлим
🙏- тәртип

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

30 Jan, 03:01


Хәерле иртәләр, дусларыбыз 🌷🩷

Уңышлы, хәерле, бәрәкәтле, яхшы хәбәрләрдән торган көннәр насыйп булсын бүген 🙏

Барыгызга да иртәнге сәламнәр🙌 Урамда бозлавык, сак булыгыз🤲

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

29 Jan, 15:54


Кичке ашка - ЧЕХЛАРЧА ИТ

ӘЗЕРЛЕК

✔️итне алдан шакмаклап томалап пешерәбез (тушить), тоз салып
✔️3-4 суган турап куябыз
✔️ 3-4 кишерне эре угычтан чыгарабыз
✔️10 шт уртача бәрәңгене эре угычтан чыгарабыз, салкын су белән чайкатабыз,
✔️маринадланган гөмбә кирәк була: безнеке кибеттән, маринованные опята

ЭШ БАРЫШЫ:
1. листны майлыйбыз
2.туралган ит, суган, гөмбәне салабыз/ ааз гына майонез
5.кишерне җәябез/ аз гына майонез
6.бәрәңгене җәябез/ аз гына майонез

180 Ска духовкага куябыз, 40 мин тирәсе пешерәбез

сыр җәеп, тагын 5 минутка духовкага куеп алабыз

Тәмле булсын😍❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

29 Jan, 12:17


Якынча 10 көнгә 1 тапкыр чишмә суына заказ бирәбез.
Шушы 3 бутылка 800 сум тора (китереп бирү белән)

Авылда чишмә якында гына агып тора. Байлык инде чишмәгә якын яшәү🙈😍

❤️-эчәргә суны сатып алам
👍- фильтрдан чыгарабыз
🔥- башка вариант

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

29 Jan, 10:07


ШОКОЛАДНАЯ ПАСТА DopDrops

Бу пастаны кибетнеке белән чагыштырып та булмый, дуслар! Балалар да бик яраттылар, шуны өстәгәч ипие дә ашала, боткалары да)

Бу пастаны ашаганда куркасы юк: калориялелеге түбән һәм составы яхшы🔥
Анда шикәр, пальма майлары һәм башка зарарлы өстәмәләр юк✖️, аның каравы аксым һәм файдалы май кислоталары күп

DopDrops пасталарын ингредиентлардан башлап махсус технологиягә кадәр үз рецептлары буенча әзерлиләр: сайлап алынган тоташ чикләвек махсус мичтә кыздырыла, ә майда кыздырылмый, шоколад пасталары өчен компонентлар махсус тегермәндә озак вакыт ышкыла, шуннан шундый тылсымлы тәм һәм бик нәфис консистенция килеп чыга.

Бу тәмле ризык бөтен гаилә өчен яраклы, сәламәтлеккә зарары юк 💥

ВБ ССЫЛКАсын калдырам

🔼🔼🔼 саклап куегыз!

Реклама. ИП Патока Владислав Геннадьевич
ИНН 890106983670. Erid: 2SDnje6n3dW

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

29 Jan, 08:02


Артрит белән атроздан дәвалану ысулларын еш сорап язасыз, халык медицинасыннан 10 ысул:

1📍Пешкән дөге буыннар өчен бик файдалы. Дөге буыннардагы тозларны "суыра", шуның белән аларны яшәртә. Алдан дөге квасы рецептын да калдырган идек( комментарийда искә төшерербез)

2📍Үзегезнең рационга кара һәм яшел тормадан (редька) салат кертегез .

3📍2 чәй калагы алма серкәсе + 2 кашык балны бер стакан суда эретәбез. Ун көн дәвамында көнгә икешәр стакан (1 стаканнан башлагыз) кулланабыз.

4📍5 лавр яфрагын биш минут дәвамында 280 мл суда кайнатабыз. Ярты сәгать суытабыз һәм, бер аш кашыгы кайнатманы гына алып, бер стакан чиста суга болгатып эчәбез. Курс: 5 көн . (табиб белән киңәшләшегез!)

5📍Петрушка һәм сельдерейдан чәй эчегез. Курс : 12 көн.

6📍Сирин бөреләре белән дәвалану (рецепты комментарийларда)

7📍Балчык (лечебная глина) дәвалану.

8📍Керән белән дәвалану (алдан куйганыбыз бар иде: авырткан урыннарга керән яфрагын ябып тору, сак булырга: тирене яндырмасын)

9📍Бал+прополис+алоэдан мазь

10📍Желатин. 2 чәй калагы желатинны 100мл җылымса суда күпертергә, сок я компот кушып иртән ашарга ярты сәг кала эчәргә. Желатиннан компресс та булыша.

яки ХОЛОДЕЦ ашагыз , аның файдасы аеруча зур! Ул буын кимерчәкләрен тергезә.

Г. Атнагулова

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә. актуальлеген анализларга ярдәм итә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

22 Jan, 08:03


ГӘҮДӘ ТӨЗ БУЛСЫН ӨЧЕН

Гәүдә төз булсын өчен, гади генә күнегүләргә тап булдым. Монда да калдырам 🙌🥰

Умыртка баганасы - организмның тоткасы, мондый күнегүләр умыртка өчен яхшыга булачак.

❤️- истә тотарбыз

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

22 Jan, 05:21


Сеңерләрне ныгыту өчен һәм буыннар авыртуыннан! ⤵️

Кирәкле ингредиентлар:

-4 аш кашыгы кунжут орлыгы;
-2 аш кашыгы коры желатин;
-8 аш кашыгы җитен орлыгы;
-200 грамм бал;
-40 грамм чистартылган кабак төше,
-3 аш кашыгы йөзем.

Эш барышы:

Барлык ингредиентларны блендерга салыгыз һәм паста хәленә кадәр китерегез.
Пастаны савытка салгач, суыткычта саклагыз.
Иртәнге аш алдыннан һәм төшке ашка кадәр берәр аш кашыгы кабыгыз.

Әлеге состав тезләрегездәге авыртуны киметер, кимерчәкләрегезне һәм сеңерләрегезне ныгытыр. Бу табигый чара тирегезне, чәчләрегезне, буыннарыгызны да яхшыртачак.

Г.Атнагулова

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

22 Jan, 03:02


Хәерле иртәләр, дусларыбыз 🥰

Яңа көн - яңа мөмкинлекләргә юл ача. әйдәгез бүгенге көнне тагын да файдалы, күңелле, нәтиҗәле итеп үткәрик 🙌

Иң мөһиме авырмаска, сәламәтлек булса - калганы була🤲

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

21 Jan, 15:44


Талияне биюгә озаттык. Талия йөргән түгәрәк "эстрадно-бальные" танцы дип атала. Гимнастика белән дә кызыксына, андый төр дәресләрне дә карыйсы бар әле)

Хәерле матур кичләр сезгә 🥰

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

21 Jan, 12:06


Бүген салкынайтты бездә, суык җилләр исә.

-9 С, ә -19 кебек тоела
Җиле салкын

Сездә ничек?

❤️- салкыын
👍- сизелми алай, уртача

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

21 Jan, 10:06


Бүген бездә "танышлар киңәше" рубрикасы, дуслар, шундый ошады әлеге продукт !

"Живи 200" компаниясеннән прессланган бодай шытымнары алдым. Алар организмны бик яхшы чистарта, эчәклек эшен нормальләштерә.Менә шушы каналга сез дә язылып куегыз https://jivi200.mobz.click/telegram, анда бу продукт турында тәфсилләп язылган + сатып алучыларның реаль отзывлары тупланган.

Мин аларны организмны чистарту үт куыгы, бавыр эшчәнлеген нормага салу максатында кулланам. Хәлсезлектән дә яхшы, ябыгырга теләүчеләр өчен шәп!

Бөрлегән үсентеләре шулай ук яшьлекне сакларга ярдәм итә, шикәр дәрәҗәсен төшерә һәм кальцийны үзләштерүне яхшырта

Озондагы артикулы: 210376089
https://jivi200.mobz.click/selametlekOz1

Метаболизмны да тизләтә, бу исә шешенүләрдән булыша, артык килограмм җыярга мөмкинлек бирми.

ОЗОН бренд: https://jivi200.mobz.click/selametlekOz2

Компания инде 12 елдан артык
эшли , 15000нән артык даими клиентлары бар! Сез дә заказ биреп өлгерегез! 100 эшли% торган натураль продукт

Реклама ИП Агапов Д.П. ИНН 344800462950 erid: 2VfnxxnuJEU

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

21 Jan, 07:44


40 ЯШЬТӘН СОҢ СПОРТ КИРӘКМЕ?

40 елдан соң спорт белән шөгыльләнү мөһимме? 🤔 Әлбәттә! 40 яшьтән соң организм акрынлап мускул массасын яндыра башлый.

Физик күнегүләр булмаганда, 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр елына мускулларының 2-3% өлешен югалта, 60 яшьтән соң бу сан 5% ка кадәр арта.

Шуның аркасында кешеләрдә сеңерләр белән проблемалар туа, алар инде тәнне шул ук нәтиҗәлелек белән тотып тормый.

Шуңа күрә 40 елдан соң спорт белән шөгыльләнү мөһим🙏 Комментарийда җайлырак күнегүләрне беркетербез.

❤️- күнегүләр ясыйм/ ясарга тырышам
👍- онытыла шул я вакыт җитми/ белеп торыйк

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

21 Jan, 05:46


ЦИСТИТТАН ҮЛӘННӘР

Циститтан ярдәм итүче табигый чараларны искә төшерергә сорадыгыз, менә алар:

20г БӨТНЕК үләненә 1,5 л кайнар су коеп, 5-10 минут кайнатырга. Төнәтмә суынгач, берәр стаканлап көненә 3 тапкыр эчәргә. Дәвалану курсы - 1 ай.

Бер калак УКРОПка (орлыклары белән бергә) 1,5 стакан кайнар су коеп, 30минут төнәтергә. Көненә 3 тапкыр ашар алдыннан 1/3 стакан эчәргә.

20грамм МЕҢЬЯФРАК үләненә бер стакан су коеп, утка куерга. Кайнап чыккач, 5-10минут талгын утта кайнатырга һәм 30минут төнәтергә. Көненә 3-4тапкыр ашаганнан соң берәр калак эчәргә.

МҮК ҖИЛӘГЕН төнәтеп, морс итеп эчәргә. Көн дәвамында чәй урынына кулланырга.

1 пачка ЛАВР ЯФРАГЫН 5 л суда кайнатып чыгарырга, суытып шунда 15-20 минут утырырга.

❗️Кулланыр алдыннан, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз! Үләннәр белән сак булу зарур!
__
Циститтан тагын нинди рецептлар, дарулар кулланасыз? Комментарийларда языгыз.

Язма өчен ♥️ калдырсагыз , рәхмәтле булабыз🥰

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

21 Jan, 03:03


Хәерле иртәләр, дусларыбыз 🥰🎄
Сишәмбе көннәре яхшы яклары белән истә калырлык итеп үтсен, бәла - казаларсыз, уңышлы булсын🤲

Барыгызга да матур көннәр теләп калабыз 💐🌺🌹

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

20 Jan, 15:56


Чәй кырына тәмле торт пешереп алдым☺️ Рецепты:

БИСКВИТ

✔️6 йомырка агын аерып миксер бн күпертәбез
✔️1 стаканга якын шикәр комын аз-азлап салып күпертәбез,
✔️йомырка сарыларын берәм-берәм салып күпертәбез,
✔️2 кечкенә чашка яки 1 зуррак стакан тирәсе онны (граммлап белмим) 1 пачка разрыхлитель бн бутап акрын гына кашык бн болгатабыз. Кабарганлыгы төшеп китмәсен, он күп булса камыр басыла башлый. (комментарийда куелыгын куярмын )

180 С та 20-30 мин пешерәбез, ике өлешкә аерабыз.

КРЕМ: куе сметана + крем-сыр+ катырылган кура җиләген эретеп куштым да блендер бн болгаттым. Бераз шикәр комы.

Тәмле булсын 🌷🌷🌷

Р.С. Мин ике мини -торт иттем (3 әр йомыркага, берсе кабармаса берсе чыгар дип шушы рецептны икегә бүлеп пешердем, икесе дә уңды. Икенчесенең эчлегенә карлыган салып крем ясадым)

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

20 Jan, 13:58


Дуслар, вакытлыча сораштыру калдырам әле

язылучыбыз "кишерне нинди җайланма аша чыгарасыз?" дип язды. Мин үзем дә дә эзләнүдә. Иттарткычка өстәмә җайланма ватылды. Октябрьскийда әни кухонный комбайн белән куллана, тик аныкы кебек модельны озон вб тан тапмадым.

Менә шушы фотодагы кебекне эзлим. Бәлки сез менә монсы яхшы дип берәрне киңәш итәрсез.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

20 Jan, 12:35


Җәен бакча тулы булса да кышын ашыйсы килә менә җиләкне )

Алдым әле🙈 Шушы кечкенә савыт 350 сум.

Кичкелеккә чәй кырына берәр торт пешереп өстенә куярмын...

...дип уйлаган идем, балалар кичне көтә алмады 😂 Җиләксез генә торт булыр😁

❤️- җиләкне җәен ашарбыз
👍- кышын да алыштырам

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

20 Jan, 10:04


Дуслар, шушы уңайлы, рәхәт каналга күз салыгыз әле! ❤️

Хатын-кызлар журналы- сезгә беркайчан да күңелсезләнергә урын калдырмас.

✔️Рецептлар һәм прическалар
✔️Цитаталар һәм открыткалар
✔️ Һәр көнгә лайфхаклар
✔️ Актуаль юмор

Без сезгә вәгъдә итә алабыз, монда һичшиксез күңелсез булмаячак👉: @zenzurn

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

20 Jan, 07:19


ТУЗГАНАК ЗАПАСЛАРЫН ЧЫГАРЫЙК

Катырып куелган тузганак чәчәкләре яки тузганак вареньесы юкмы сездә?

Булса, өстәлләргә чыгарырга онытмагыз, дуслар . Иммунитет өчен бик яхшы 👍

Тузганаклы чәй яман чирдән дә профилактик чара булып тора. Бигрәк тә тамыры яхшы. Тузганак тамыры белән чәйне рационга керткәннән соң, яман авырулы пациенттагы шеш күзәнәкләре үлеп, сәламәт күзәнәкләр белән алышына башлаган очраклар бар икән🙏

Бер чынаяк чәй кайнату өчен:
-бер чәй кашыгы тузганак тамыры кирәк булачак
- кайнар суга эләккәч, ул 20-30 минут чамасы кайнап торырга тиеш. Шуннан соң гына чәйнең тамырдан барлык файдалы үзлекләре булачак.

Тузганак тамырын кайнанам җәен киптереп, кофемолкадан чыгарып, он шикелле хәлгә китереп саклый.

Ә сез кулланасызмы?

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

20 Jan, 05:59


КЛИМАКС ЧОРЫНДА ҮЗЕҢНЕ НИЧЕК ДӨРЕС ТОТАРГА?

Хатын-кызлар табибы Волкова Екатерина киңәшләрен язып алдым:

"Әгәр дә климакс чорында эсселек, тирләү хисе бар икән, күнеккән кием кинәт кенә бик эссе тоела икән — димәк, сездә эстрогеннар кытлыгы барлыкка килүгә тенденция күзәтелә.

Нишләргә?

1. Физик активлык. Көненә 40-50 минут. Көн саен катлаулы булмаган күнегүләр башкарып, сез приливларны 30% ка киметә аласыз. Йөрү, бассейн, биюләр, зарядка — кемгә нәрсә ошый.

2. Шикәр һәм җиңел углеводларны рационнан алыгыз, аксым микъдарын арттырабыз.

3.Омега-3 май кислоталары будсын.

4.Коллаген!

5.Табиб кушкан медикаментларны кулланыгыз (мисал өчен бета-аланин, ул гормональ чара түгел, приливлар ешлыгын киметә, көненә 2-3 тапкыр, 500 мг! Табиб билгели)

Прилив вакытында артериаль басымны бәяләгез, бәлки ул гомумән климакс белән бәйле түгелдер, ә мәсәлән, гипертиреоз — калкансыман бизнең гормоннары күп эшләп чыгарылуга бәйледер.
Мондый шик булса, эндокринолог консультациясе дә кирәк."

Сәламәт булыйк 🙏

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

20 Jan, 03:04


Хәерле - хәерле иртәләр, дусларыбыз 🥰🌈

Яңа атна, яңа көн белән сезне! Барлык ниятләгән эшләрегезне башкарып чыгарга язсын🙏

Әлеге атна шатлыклы вакыйгаларга бай булсын🤲🌷

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

19 Jan, 15:16


Балаларга берәр кая барабыз дисәң, барганчы 100 тапкыр "кайчан, кайчан, кайчан" дигәнне ишетергә туры килә😅

"Остров сокровищ" та без бүген.

+ балалар бик шат
-халык күп...вирус йокмасын инде

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

19 Jan, 14:20


Аллагашөкер, күңелле генә утырып алдык🙏

Сүз уңаеннан Завойского 1 А адресы буенча урнашкан "Хочу и буду" кафесында җыелыштык☺️

Кызыклы кафе: кергән
өчен түләп керәсең (көндез 1 кешегә 200-250 сум), ә бәяләр башка урыннардан очсызрак, мисал өчен :

✔️тавык белән Цезарь 298₽
✔️креветкалар белән цезарь 459₽
✔️карбонара 392₽
✔️том ям 298₽ булды.

❤️- булганым бар
👍- булган юк, белеп торыйк

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

19 Jan, 05:07


Хәерле ял көннәре белән, дусларыбыз🌸🌸🌸

Тәмле төшләр күрдегезме? Кемнәр бүгенге төшен хәтерли?😁

❤️- хәтерлим
👍- оныттым
🥰- сирәк төш күрәм/ төш күрмим

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

18 Jan, 15:03


1. Хрусталикны алыштыру процедурасы турында

2.Лазерлы коррекциядән соң ничек сакланырга? дип сорадылар

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

18 Jan, 12:23


Дөрес җаваплар килде: таксига юл хакын түләп, утыртып җибәрдем☺️🙏

Күңел дә тыныч алай, үзем озатырга шикләндем шул... нинди заман хәзер, кеше кешегә ышана алмый.

Әле бит телефон аша да ничек кенә алдамыйлар:
- якын кешеләрегезнең тавышы белән (программа аша яздыралар) аның номерыннан шалтыратырга мөмкиннәр
-ватс апптан да язалар, хәтта татарча шрифт бн

Акча сорасалар я код / номер килергә тиеш иде дисәләр, кире шалтыратыгыз һәм дөрес линиягә эләгәчәксез.

Баладар аша әйттерү очраклары бар икән карта артындагы я телефонга килгән кодны.

Бәла-казалардан сак булыйк 🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

18 Jan, 11:57


Кичә мондый хәл булды әле, дуслар : клиникадан соң өйгә кайтырга ашыкканда, яныма бер әби килде. Өенә кадәр озатып куярга сорады. "У меня нет сил, я недалеко живу" ди...

Ә беркөнне генә шундый хәбәр укыдым: ярдәм сораган балалар, әбиләрне мошенниклар яллаган булырга мөмкин, ышанмагыз, сак булыгыз дип.

Ә минем ярдәм сораган кешене урамда да калдырасым килмәде, аннан үземне гөнаһлы хис итәм, гаепләп йөрим мин.

Үзем ашыгам (балаларны мәктәптән, бакчадан аласы иде), үзем шикләнәм, үзем булышырга да телим.

Нишләдем дип уйлыйсыз? Сез бу очракта нишләр идегез?

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

18 Jan, 11:21


ӨЛКӘННӘРГӘ ЛАЗЕРЛЫ КОРРЕКЦИЯ ЯСАРГА МӨМКИНМЕ?

Сорауга офтальмолог-хирург , медицина 16 ел эш стажы булган Шувар Зөһрә Хәлил кызы җавап бирә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

18 Jan, 10:05


"КҮЗЛӘР" КЛИНИКАСЫНА ПРОМОКОД

Сезнең өчен дә промокод сорап алдым, дуслар: ГУЛЬШАТ промокоды белән КҮЗЛӘРГӘ ДИАГНОСТИКА (күзләрне тикшертү) ташлама бн 1500 сум булачак! (промокодсыз 2500). Вакыты чикләнгән: 2 ай вакыт бирелә!

"КҮЗЛӘР" клиникасы турында тулырак мәгълүмат та калдырам, Казандагы адреслары:

-ул. Чистопольская, д. 16/15
-ул. Аделя Кутуя, д. 44а; 
-ул. Лобачевского, д. 16/34 (✔️без шунда ясаттык)

Элемтә, язылу өчен телефон: +78432916060

Сайтлары, тулы мәгълүмат : https://kyzler.ru

Акцияләрне телеграм каналларыннан күзәтеп бара аласыз, язылып куегыз : https://t.me/kyzlerclinic

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

18 Jan, 09:03


Бүген Илүзә приемга барып килде, "күзләрем күрә" дип язып җибәрде!

Аның өчен чиксез шатмын!!! 😍😍😍Әйбәт кенә төзәлеп бетәргә язсын хәзер 🙏🙏🙏

күрүе 100-120% хәзер🙏 минус 2 иде.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

18 Jan, 08:04


Операционныйдан өзекләр
-Илүзә операциядән елмаеп чыкты
-Балаларны әниләренә калдырып торган иде 2 -3 көнгә.
-Операциядән чыккач, сеңлесе өйгә озатты, -Утны сүндереп ятып тордым диде (энем эштә вакыт туры килде)
-Кичә әлбәттә әле дискомфорт булган : күз тирәсе авыраеп торган, бераз кырган - тик моңа әзер булырга кирәк, ансыз булмый 🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

18 Jan, 07:07


Сәламнәр, дуслар, бүген операциянең ничек узуы турында сөйлим дигән идем, төп моментларны санап узам:

-"Күзләр" клиникасында ясаттык,
-операция озак түгел: 7 минут тирәсе
-операция вакытында күзгә авыртуны баса-сиздерми торган тамчылар салына, "сизелмәде, бер ноктага карап торырга кирәк булды" диде Илүзә (күз ябылмасын өчен махсус җайланмасы да бар)
-операциядән соң кояштан саклый торган күзлек киясе
-кирәкле даруларны (капли) шунда клиникада ук алырга була, уңайлы
-табиб белән интервью да куярмын сонрак.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

17 Jan, 14:07


Котлауларыгызны укып чыктым, бик зур рәхмәт, дуслар!!!!

Аллага тапшырып Илүзә киленгә лазерлы коррекция операциясен ясатабыз бүген 🙏

Ничек узганын, ничек сакланасын, бу операциянең ничә яшькә кадәр ясаганнарын барсын да яхшылап сөйләрмен соңрак. Табиб бн әңгәмә дә төшерергә уйлыйбыз сезнең сораулар буенча ❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

17 Jan, 12:04


Бүген Ралиямнең туган көне, дуслар 🥰 Балалар - җирдәге фәрештәләр, ныгытып карарга да куркам кайчак, барсы да матур, барсы да гөнаһсыз бит алар🌷

Теләгем : Җир йөзендәге барлык сабыйлар бәхетле булсыннар 🙏

Кызыма да бәхетле озын гомер, киләчәк юлларының якты, шатлыклы мизгелләргә бай булуын, юлында яхшы кешеләр генә очравын, тәүфыйкълы- тәрбияле булуын теләп калам! Сынатма, Кызым 💫

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

17 Jan, 10:03


Кичә алган швабра турында күп сораулар килде: Fast Clean ("Фаст клин") фирмасыныкы ул, дуслар. Моңа кадәр инде әллә ничә идән пумаласы алыштырдым, әле кыйбатка алган идем, монсының бәясе дә кулай👍 Плюслары:

✔️Идәнне юганда куллар чиста кала, кул тигермичә юыла-сыгыла, бик уңайлы ;
✔️Сыйфаты яхшы, инструкциядә яхшы аңлатылган: шунда өйрәтелгәнчә тиз генә җыйдым;
✔️Комплектта ике насадкасы бар
✔️ гарантия 12 ай;
✔️отзывлары яхшы, 7000нән артык ;
✔️күләме 12 литр, урынны күп алмый.

Ссылкасын сорап яздыгыз, дуслар. Калдырып үтәм🔽

ССЫЛКА ◀️
Артикулы ВБ: 227065324

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

17 Jan, 08:05


ИММУНИТЕТНЫ КҮТӘРҮ ӨЧЕН НИШЛӘРГӘ?

Бу темага сөйләшеп алыйк әле. Сез иммунитетны ныгыту өчен ниләр эшлисез? Мин иммунитетым нык дип мактана алмыйм, шулай да булдыра алганча тырышам. Һәр кеше үз организмын яхшырак белә, күзәтүләр юлы аша без үзебезгә кайчан нәрсә булышканын сизә башлыйбыз. Минем очракта :

1. Тамак авырта я авыруның башка билгеләре күренү белән үк (төчкертү, хәлсезлек) - тамакны чайкатам. Вирус-бактерияләр иң элек безнең борын, авыз куышлыгына эләгә. Сизеп алу белән коралланырга кирә.. Шәхсән миңа фурацилин белән чайкату килешә (кемгә ничек) + борынны тозлы су (аквалор) белән юдырам. Кеше күп урында йөреп кайткач, прополис настойкасын иснәп куям.

2.Кибеттән ялтырый, кыштырдый торган пакетлардагы ризыкларны алмаска тырышабыз, кибет печеньеларын да бик сирәк алам. Үзең пешергән ризык яхшырак. Иң күп алган ризык- сөт ризыклары, яшелчә, җиләк -җимешләр рәтеннән. Кышын лимон, имбирь, җәйдән әзерләгән кура җиләге, карлыганнар өстәлдә булсын🙏

3 Хәрәкәттә - бәрәкәт диләр. Менә монсы җитешми миңа. Күпчелек телефонда эшләнә, өйдәге эшләр, өй - мәктәп - бакча арасы. Алга таба физик күнегүләр, саф һавада күбрәк йөрүне өстәргә кирәк көн тәртибенә🙏

Г.Атнагулова

Исемлекне дәвам итегез әле, дуслар, авырулардан ничек сакланасыз?

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

10 Jan, 13:48


Талиянең тагын бер тешен дәвалыйсы бар иде, бу юлы икенче бер түләүле клиникага килдек. Очсызрак булыр дигән идем, юк икән. 2 янәшә теш - 12.500 булды (тешнең нервысын да дәваладылар). Әтисенең кесәсе чыдасын🙈

Башка тешләре авыртмасын🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

10 Jan, 11:06


Рәмзия Бакчачы дигән исем астында күпләргә таныш булган - Рәмзия апаның телеграм каналын калдырып китәм сезгә, дусларым!
Сортлы рассадалар устеруче Рәмзия апа оста бакчачы буларак билгеле🔥Ин яхшы сортлы яшелчэ рассадаларын чэчү, ашлау, үстерү буенча уз телеграм каналында белгэннэре белэн уртаклаша🍅🍆🥬🫑🍓
Язылучыларынын барлык сорауларына жавап бирэ! Голлэр устеру буенча да бик күп мәгълүмат белән бүлешә ул☺️ Югалтмагыз телеграм каналын, язылып куегыз👇

https://t.me/+SuscTqshQCI3ZTcy
.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

10 Jan, 10:03


Су буенда балыкчыларны күрсәм, йөрәкләр жу итеп китә. Курыкмыйча ничек бозга керәләр икән, дим. Кайчак юка бозда да балык тоталар. Балыкның файдасына кызыгалармы икән, әллә азартмы?🙈

Балык файдасы:
1.Балык организм өчен кирәкле аксымга бай, шулай ук Омега-3 май кислоталарының бик яхшы чыганагы булып тора, алар исә кандагы холестерин дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә, йөрәк һәм баш миенең эшен яхшырта.
2. Балыкта йод бар, ул калкансыман бизнең дөрес эшләве һәм тире, чәч һәм тырнакларның сәламәтлеген саклау өчен кирәк.
3.Балык d витаминына бай, ул сөяк тыгызлыгын яхшыртырга һәм остеопороз үсеше куркынычын киметергә ярдәм итә.
4.Балык диабет, депрессия һ.б. бик күп авырулар үсеше куркынычын киметергә ярдәм итә ала.

Сезнең гаиләдә балыкчылар бармы? Минем үземнең иптәшем балык тотарга ярата, тоткан балыгын ашамыйча кире җибәрергә мөмкин үзе😅

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

10 Jan, 08:13


БИТ ТИРЕСЕНӘ ТӘРБИЯ КИРӘК

Кремнардан тыш бит тиресен ничек яшь, матур итеп сакларга? Ике рецепт:

1.Бәрәңгене сөттә пешерергә , изәргә , сөтен өстәп крем куелыгына китерергә. Шул измәне бит , муен тиресенә, кулларга сөртеп 20 минут тирәсе (кипкәнче) ятып торырга. Соңыннан жылымса су белән юып тошерергә.

2.Вакытыгыз булганда, кефир (майлырагын) сөртеп, 5-10 минут тотыгыз, аннары жылы су белән юыгыз. Артыннан крем сөртеп куегыз , бик булыша.

Г.Атнагулова

Сез дә белгән ысулларны өстәп языгыз әле 🥰 Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

10 Jan, 07:03


🥳 У нас снова розыгрыш! Разыгрываем сертификаты в Золотое Яблоко на сумму 50 000 руб.

Для участия нужно:

📌 Быть подписанным на каналы @region116_kazan и @kazan
📌 Нажать на кнопку «Участвую» под этим постом
Нужно быть подписанным на оба канала.

🏆 5 призовых мест!

Каждому победителю отправим электронный сертификат на 10 тыс в ЗЯ (либо денежный эквивалент)

Итоги розыгрыша подведет умный бот случайным образом 21 января в 17:00.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

10 Jan, 06:57


Дуслар, сезне телеграмдагы уеннар-конкурслар белән таныштырып барырга тырышабыз, менә тагын берсе ⤵️😃

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

10 Jan, 05:37


Авылда төшереп алган видео ❤️

Түбәләр астыннан сакланып үтегез, дуслар, кар-боз төшмәсен 🙏 Бүген бездә катырды әле, аяк асты бозлавык. Саграк атлагыз.

Боздан атлаганда, берничә киңәшне истә тотыйк :

1.вак-вак һәм акрын атлагыз
2.шумый торган табанлы аяк киеме сайларга тырышыгыз
3.егыла башласагыз, кулларны селкетеп тигезлек сакларга тырышыгыз,тезләрне бөгебрәк барыгыз.

Исән-сау булыгыз 🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

10 Jan, 05:05


Соңгы арада инжир ашыйсы килеп йөрдем, иптәшемнән алырга сорадым, миннән башкаларның исе китми гаиләдә 😅 төбенә төшеп киләм.

Инжир файдасы:

1. Инжир-Альцгеймер, Паркинсон авырулары, неврологик авыруларны профилактикалауның бик яхшы чарасы.

2.моннан тыш, бу җимешләр, хөрмәләр белән беррәттән, ашказаны-эчәк тракты өчен файдалы.

3.Инжир- эчәклекне чистартуның иң нәтиҗәле чараларының берсе.

4.Инжир зарарлы микроорганизмнардан, паразитлардан арындыра , күгәрекне һәм авыр агулы металларны юк итә, бик яхшы антисептик үзлекләргә ия.

❤️- алыштырам
👍-исем китми

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

10 Jan, 03:03


Хәерле Җомга иртәләре белән ⭐️🌙💫

Җомга көн уңаеннан авырлыклардан һәм явызлыклардан саклану догасын искә төшерик:

«Әгуузү биләәһи мин җәһдил-бәләә-и, вә дәркиш-шәкаа-и, вә сүү-ил-кадаа-и, вә шәмәәтәтил-әгъдәә-и!»

Аллаһым! Мине төрле сынау авырлыкларыннан сакла, төзәтә алмаслык афәтләрдән, дошманнарның зәһәрлегеннән сакла, коткар!

Амин🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

09 Jan, 16:08


Ярый телефон бар әле, әниләр белән сөйләшеп, фотолар җибәреп тора алабыз❤️

Элек хат язышканнар, хат барып җиткәнче айлар үткән.

Әле мин үзем дә мәктәптә укыганда дус кызым белән хат алыша идек (икенче авылдан).

Сез хатлар чорын ничек итеп истә калдырдыгыз, хатларны саклыйсызмы?)

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

09 Jan, 15:59


Әле машинада булсам да, төшкән арада "лыч" булып кайттым, яңгыр бн кар чиратлап иште бүген.

Юлдагыларга хәерле юллар телибез, бигрәк тә катырса - сакланып йөрисе 🙏

Авылда итләрне дә сарайда туңдырган идек, морозильникка күчерү хәерледер.

❤️- бездә дә койды
🙏- бездә тыныч

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

09 Jan, 14:03


Мантыйлар ясап алдым, эчлегендә:
-фарш,
-вак туралган бәрәңге,
-суган,
-тоз, борыч.

Камырын: 1 стакан суга 1 йомырка, бераз көнбагыш мае, тоз, он салып ясыйм, бераз суыткычка куеп торам.

Кафелардагы мантыйны ошатып бетермим, суганы итеннән күбрәк булырга мөмкин 🙈 тәме дә үзгә, Өй мантыйларына җитми.

Мантый яратучылардан - ❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

09 Jan, 12:02


Дуслар, күпләрегез Альбина Фазлыева турында ишеткәне бардыр! Шәхсән мин аның каналын бик яратып карап барам...
Анда тормыш турында да, дин һәм зирәклек! Күңелгә үтеп керә торган видеолары аеруча тәэсирле!

👇👇👇

https://t.me/+2Ffcoc1in5NjN2Zi

Үзенең кием брендын булдырып, Казанда һәм Балтачта зәвыклы кием кибетләре дә тоталар алар! Шул матур киемнәренә обзорлар да еш төшерә, хатын-кызларны затлы киенергә өйрәтә!😍

Төп йорт килене дә әле ул!🤗 Кайнана-кайната белән бергә яшәп, ире белән 4 бала үстерәләр! Бик матур мәгънәви блог алып бара! Сез дә язылып күзәтеп барыгыз👍 Рухи яктан азык аласың аның блогыннан🙏

⬇️⬇️⬇️

https://t.me/+2Ffcoc1in5NjN2Zi

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

09 Jan, 08:05


Нинди продуктлар канны сыекландыра һәм тромбозлардан саклый? 🤔Искә төшерәбез:

👉 Диңгез кәбестәсе-табигый антикоагулянт. Канның үзлелеген киметергә сәләтле.

👉Сарымсакта фитонцидлар бар. Канның үзлелеген бетереп кенә калмый, ә токсиннарның киң спектрын зарарсызландырырга да ярдәм итә. Йөрәк-кан тамырлары системасын сәламәтләндерә.

👉Куркума-канны сыекландыра, чистарта.

👉Зәйтүн мае-составындагы антиоксидант матдәләр ярдәмендә тромбоцитларның активлыгын киметә.

👉Ромашка - тромбоцитларның активлыгын баса һәм канның оешуын булдырмый.

👉 Горчица-составындагы Омега 3 һәм В6 витамины канның үзлелеген киметә, кан әйләнеше системасын чистарта һәм кан тамырларын ныгыта.

👉Майлы балык - Омега 3 ярдәмендә күзәнәкләр арасындагы алмашу функцияләрен яхшырта. Шуның белән тромбозны кисәтә.

👉 Имбир - кан әйләнешен нормальләштерә. Басымны төшерә һәм кан агымын җайга сала. Составында аспиринның табигый аналогы булган салицилат бар.

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

09 Jan, 05:01


"Эч катканнан сары җимешне суга салып торыгыз, җимешен ашагыз, суын эчегез", - дип киңәш биргәннәр иде. Булыша икән бит, дуслар!

Талиянең ашкайнату эшчәнлеге белән проблемалары бар, озак тышка чыкмаска мөмкин. Шушы җимешне ашап тьфу тьфу нормага килдек🙏

-иртә белән 2 шт сары җимешне юып стаканга салам, кайнар су агызам;
-көн дәвамында Талия үзе килеп шул 2 җимешне ашый, суын эчми (ошатмый), ансын эчкәндә тагын да яхшы.

Бу максатта кара җимешне дә кулланырга була.

Г.Атнагулова
Сәламәт булыйк 🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

09 Jan, 03:05


Хәерле пәнҗешәмбе иртәләре белән, дуслар 🥰🙌

Бүгеннән яллар тәмамланды, Талияне -мәктәпкә, Ралияне - бакчага илтәм бүген☺️ Кич - түгәрәкләр. Гадәти режимга кайтабыз.

Барчабызга да уңышлы матур көннәр теләп калам, исән -сау булыйк 🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

08 Jan, 15:30


Казанда тыныч булса да урыны белән буран диләр, сезнең яклар ничек анда?

Ерак юлга чыгучыларга исән-сау барасы җирләренә барып җитәргә язсын 🙏

Р.С. Фото кичәге, "Парк Хаус"ка чыгып кергән идек☺️ Бүген яхшы һава торышы бездә, язга охшап тора)

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

08 Jan, 12:33


Әни кошларга ел да шулай терлек мае элеп куя)

Ул майга төрле кошлар килеп тамак туйдыра: песнәк, чыпчыклар, тукраннар да килә. Узган ел мәче башлы ябалак та килеп шунда йоклап киткән 😅Табигать почмагы 💫

Сез кошларга җимлек куясызмы?

❤️- әйе, мөмкинлек булганда куярга тырышабыз
👍- җае чыкмый шул һаман

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

04 Jan, 14:15


Бу ялларда сыйланыйк та аннан бераз диета тотарбыз инде😅

Әнр белән үрдәк пешердек, пилминнәр пешердек. Апам бн җыештырасын җыештырып, юасы җирләрне юып чыктык. Егетләр шашлык әзерлиләр🥰

Сез ни хәлләрдә?❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

03 Jan, 14:05


Әниләр оныклары кайтуга өйне гирляндалар белән бизәгәннәр, чыршы куйганнар🥰

Һәрбер әти-әни озын гомерле булсын иде 🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

03 Jan, 12:16


Бәхет өчен күп кирәкми, песине уйнатып алсаң🥰😅

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

03 Jan, 08:56


🎄А вот и Новогодний розыгрыш от Казань на Максималках!

🛷10 призовых мест:
1 место - PlayStation 5 slim
2 место - Стайлер Dyson
3 место - колонка Marshall
4 место - наушники AirPods
5-7 место - колонка Алиса
8-10 место - сертификат в ЗЯ


•Для участия нужно: подписаться на @kazancity и @kznmax и нажать на кнопку участвую!

Итоги 7 января рандомно подведет бот. Важно, забрать призы можно будет только в Казани лично.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

03 Jan, 08:56


Сезгә шәп конкурс калдырып узам әле, телеграмда булган популяр уеннар бн бүлешеп барабыз 😍🙌⤵️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

03 Jan, 08:53


Кичә минем туган авылым - Минзәлә районы Татар Мөшегесенә кайттык.

Авылда бик рәхәт : әти-әниләр янындагы җан тынычлыгын бернигә дә алыштырып булмый ❤️ Әни ясап биргән чәй - иң тәмлесе, әти яккан мунча - иң шәбе🌹

Авылда бүген җылытты әле: яңгырлап тора, балалар тау шуып керделәр.

Сезнең яллар ничек уза, сездә нинди һава торышлары?

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

02 Jan, 09:50


Вакыт бигрәк тиз уза, Октябрьскийдагы 3 көн күз йомганчы узып та китте. Бүген әни белән бәлеш пешердек) Сыйландык, хәзер юлга кузгалабыз ☺️🙏

Әнинең бәлеш камыры биик шәп!
-1 пачка кибет маен бүлмә температурасында йомшартырга,
-кирәк кадәр он белән уарга (песочное тестога шикелле), вак тоз кушабыз,
-алдан ярты стакан җылымса суда чүпрә күпертергә, шуның белән бутап камыр басарга

Камырның күтәрелгәнен көтәсе түгел, шунда ук җәябез)

Күңелле, тәмле яллар телибез сезгә! ❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

01 Jan, 07:36


Хәерле көннәр, дусларыбыз 🥰🙌💫 2025 елның 1 нче көне белән! Яңа елда:
-сәламәт, нык булырга;
-эшебездә уңышларга ирешергә;
-гаиләдә аңлашып, хөрмәт итеп яшәргә язсын;
-якыннарыбыз исән -сау булсын;
-кайгы-хәсрәтләр урап узсын;
-илләр арасында тынычлык урнашсын дигән теләктә калабыз 🙏🤲

Яңа 2025 нче елда да төркемдә бергә калып, киңәш-табыш итеп, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә язсын🥰 Мин сезне - төркемебезне - бик яратам, хөрмәт итәм! Рәхмәт барсы өчен дә🧚🏼‍♂️🩷

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

30 Dec, 12:02


Сезнең җылы хатларыгызны укып барам, бик зур рәхмәт сезгә!!!

Алдан ук ЯҢА ЕЛЛАР белән тәбриклим сезне!!! Шушы елны безнең белән бергә булганыгыз, җылы хатларыгыз, киңәшләрегез өчен бик зур рәхмәт!!!

Сәламәтлек, бәхет, шатлык телим һәр йортка, һәрберезгә! Илебездә тынычлык хөкем сөрсен, күкләр аяз булсын, гаиләсеннән ерак булганнарга исән-сау якыннары янына әйләнеп кайтырга язсын 🤲

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

30 Dec, 11:27


Хәерле көннәр, дуслар ☺️🙌

Без юлга кузгалдык, әйткәнемчә, 3 көн Башкортостанга ирем яклап әти-әниләргә, аннан 3 көнгә Минзәләгә минем әти - әниләр янына дип торабыз 🙏

Барыгызга да күңелле очрашулар, күтәренке кәефләр теләп калабыз 🧚🏼‍♂️🥰🥰

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

29 Dec, 12:52


"Хәерле кичләр,Сәламәтлек төркеме👋 менә бүген төнгә каршы тагын давление күтәрелде😢😢😢173/111 пульс 89. Скорый чакыртырга туры килде😢😢😢 миңа хәзер нишләргә🤔 кемгә тагын мөрәҗәгатъ итеп була. Йөрәгем дә еш-еш типте. Җавапларыгыз өчен рәхмәт бик зур"

Сораулар бастырмасак та, искәрмә рәвешендә куеп үтәм, киңәшләр белән ярдәм итик әле, дуслар 🙏 Авырмагыз❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

29 Dec, 09:14


Хәерле көннәр барыгызга да🥰 Тиздән Яңа ел, 2025 елга аз гына калып бара.

Серләшеп алыйк әле, дуслар: Яңа ел өстәленә ниләр әзерлисез? Менюга нинди ризыкларны керттегез?☺️

Кайда ничек үткәрергә уйлыйсыз? Үземнең җавапны комментарийларда язам.

❤️- 12не каршылыйбыз
🥰- үткәрмибез

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

28 Dec, 18:02


🪻🪷Матур гөлләр, чәчәкләр белән танышасыгыз киләме? Гөлләрегез чирли башладымы?
Менә бу төркемдә матур гөлләр, чәчәкләр белән танышырсыз. Аларны үстерү, дәвалау турында киңәшләр табарсыз. 🌸🌺🌻Шулай ук бакчачылар өчен дә яхшы төркем бу. Төркемгә кушылу өчен сылтама⤵️⤵️⤵️

https://t.me/bakcha1

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

26 Dec, 12:01


Башкортостанда әни гранат кабыгын киптереп куйган иде, юкка түгел, аны дәвалану максатында кулланырга була:

✔️иммунитетны күтәрә
✔️эч китүдән булыша
✔️гемоглобинны күтәрә
✔️йөрәк эшчәнлеге өчен яхшы
✔️кан тамырларын чистарта, холестеринны киметә
✔️цистит, пиелонефриттан
✔️гельминтларга каршы,
✔️баш мие эшчәнлеген яхшырта һ.б.

Ничек кулланырга:
-100 мл кайнар суга
-1 чәй кашыгы вакланган гранат кабыгы салып, 20 минут төнәтергә.
-катнашманы көнгә 3 тапкыр 2 шәр чәй кашыгы кабарга.


Дәвалану курсы - бер атна.

❤️- беренче ишетәм
👍- ишеткән бар
🙏- белеп торыйк

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

26 Dec, 09:51


Кипкән алмагыз бар икән, рәхәтләнеп кулланыгыз, дуслар, аның файдасы искиткеч зур, безгә элек мәктәптә дә кипкән алмадан компот ясап эчерәләр иде:

• бәвел кудыру үзлегенә ия;
• кан, нерв һәм ашкайнату системасына уңай йогынты ясый;
• бавыр тукымаларын файдалы микроэлементлар белән тулыландыра;
• эчәк перистальтикасын стимуллаштыра;
• метаболизмны тизләтә;
• юан эчәклек ялкынсынуы вакытында киңәш ителә;
• кан составындагы зарарлы холестерин дәрәҗәсен киметергә ярдәм итә;
• остеопорозга каршы яхшы профилактик чара һ.б.

Г.Атнагулова

❤️- киптерәбез
👍- киптергән юк, белеп торыйк, рәхмәт🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

26 Dec, 07:02


Кайгылы статистика: илдәге халыкның 87% гомере буе даруларда утыра…

🌿Ә бит сәламәтлек һәм энергия өчен кирәкле бөтен нәрсәне табигатьтән дә алырга була! Моның өчен үзегезгә нинди үләннәр, гөмбәләр һәм үсемлекләр туры кирәклеген генә белергә кирәк.

Нәкъ менә шуңа күрә Дөнья Ботаникасы каналы ачылган, дуслар

Аның авторы Ирина инде 15 ел урман һәм табигать дөньясын өйрәнә, үзендә сынап карый һәм чыннан да эшләгәннәре белән уртаклаша!

🍄Ботаника Мира каналы- даруларсыз сәламәт яшәү рәвеше буенча юл күрсәткече булачак!

https://t.me/+tFBvc5x74sxlMzIy

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

26 Dec, 06:02


ЭЧ КАТУДАН ФАЙДАСЫН КҮРДЕ

"Көн дә кич белән ике өрек (минем төшле), бер кара җимеш өстенә кайнар су салам, күмелерлек итеп каплап, төнгә калдырам ,иртэн ач карынга ашап, суын эчеп куябыз ,иптэшем файдасын күрде🤲

Эч кату белән интегә иде,мин инде аңа иптәшкә ашыйм, кара жимешне не обработанный дип сорап алабыз ,э өрекне карасу төстәгесен алырга тырышабыз, ул үзе өлгергән була"

Язылучыбыз Ризилә Зәйнуллина га киңәше өчен рәхмәт - ❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

26 Dec, 05:01


"Седалищный нерв" буенча күнегүләр очрады, калдырыйм әле, сорап язучылар бар иде🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

26 Dec, 03:05


Хәерле пәнҗешәмбе иртәләре белән, дуслар 🩷

Бүгенге көн яхшы хәбәрләр белән генә килсен, көнне елмаеп башларга һәм елмаеп үткәрергә язсын 🌷

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

25 Dec, 17:02


Дуслар, Яңа ел табынына рецептлар эзлисезме?

Миләүшәнең каналына күз салырга тәкъдим итәм. Бу көннәрдә берничә төрле салат, кабымлык рецепты белән бүлеште😌

https://t.me/milechka_tatar

Озакламый авылларга кайтачаклар, күңелле авыл контенты булачак. Әти- әниләре дә блогын алып барырга булыша.

Кушылыгыз🔽

https://t.me/milechka_tatar

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

25 Dec, 14:03


Яңа елга күлмәк алдыгызмы, Кызлар-Апалар?😍

Хәзер күпләр яңа елда уңайлы пижама гына киеп куя. Шулай да караштырам әле.

❤️- күлмәк алдым
👍- булганын киям
🥰- Яңа елны үткәрмибез

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

25 Dec, 12:01


Беркөнне шәһәр үзәгенә төшеп менгән идем, елга бер тапкыр шундый салфеткалар рулоны алып куям да 1 елга җитә.

Сез өстәл сөртер өчен нинди чүпрәк кулланасыз?)

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

25 Dec, 10:00


Дуслар, сезне Фәридә белән таныштырып китим әле. Ул 3 елга якын Төркиянең Фармаси компаниясе белән хезмәттәшлек итә, продукциясен сату ,кайтарту белән шөгыльләнә. Фармаси товарларын үз бәясеннән алырга һәм заказларны Россия буенча оформить итәргә булыша.

Аның Төркиядән үз бәясеннән витаминнар, авыртуны баса торган бальзамнар (аяк-кул сызлаганнан, варикоз, хондроз, салкын тигәннән, буыннар авыртуыннан); чәч коелудан булыша торган шампуньнар; аллергия, псориаз, экземадан кремнар; косметика; парфюмерия; өй өчен эко-средстволар кайтарту чаты бар 🇹🇷

Хәзерге көндә чәч коелудан булыша торган һәм чәчне ныгыта торган сарымсак шампуненә Акция бара!🔥🔥🔥Каталог хакыннан -50% скидка хәзер бу шампуньга🔥Заказлар эшләп калырга өлгерегез.

Каштан гельдән 5 тапкыр көчлерәк глюкозаминлы кремга да бик яхшы акция бара декабрь аенда.

Ватсап чаты 🌿⤵️

https://chat.whatsapp.com/LXF8ec4xulNCJ6Kdr5DJim

Телеграм -https://t.me/FaridaFarmasi71

Тел. 89393911436

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

25 Dec, 09:02


Чәй кырына яраткан кексларны пешергән идем, рецептын калдырыйм әле:

✔️3 ЙОМЫРКАны
✔️ярты стакан САХАР бн күпертәбез
✔️1 пачкага якын МАЙ (3/2) эретеп салабыз
✔️2 стакан ОН салып болгатабыз, арада РАЗРЫХЛИТЕЛЬ кушабыз, куерак камыр була
✔️СӨТ салып сыегайтабыз, сөт аз гына, чашка төбеннән
✔️тагын бераз он салып, куелыгын дөреслибез

Көтәсе юк, формочкаларга салып, 180С ка кадәр җылытылган духовкага куябыз. 20 минутка.

Катырылган җиләк-җимешләр (ежевика, черника) өстәдем☺️

Тәмле булсын - ❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

25 Dec, 08:01


БАЛЫК УРЫНЫНА ШАМПИНЬОН?

Әгәр сез диңгез продуктларын яратмыйсыз икән, шампиньоннарга игътибар итегез, дуслар. Бу гөмбәләрдә баш мие эше өчен файдалы фосфор креветка һәм мидияләрдәге кебек үк.

👉 Шампиньон минераль матдәләргә (тимер, калий, цинк, фосфор) һәм кирәкле витаминнарга бай: E, D, B бар.

👉 Нерв системасын ныгытырга ярдәм итә.

👉антибактериаль һәм шешкә каршы активлыкка ия.

‼️ Шампиньоннар куллану атеросклероз белән авыру куркынычын киметә һәм канда холестерин дәрәҗәсен дә киметә икән .

Г. Атнагулова

❤️- кулланабыз, пешерәм
👍- сирәк /кулланмыйм, белеп торыйк

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

25 Dec, 06:01


ЧӘЧ КОЕЛСА, НИШЛӘРГӘ ? 🤔

‼️ Көн саен чәчнең бер өлеше коелу - нормаль күренеш, шул рәвешле чәч бөртекләре яңара, табигый процесс булып тора.

Тик коелу сизелерлек көчәеп, чәч кими башласа, нишләргә?

👉 Беренче чиратта, чәчләрнең сәламәтлеге организмга җитәрлек күләмдә файдалы микроэлементлар эләгүгә бәйле.

Туклануга игътибар итегез, рационга түбәндәге ризыкларны кертергә тырышыгыз:

✔️йомырка - аксым һәм биотинның бай чыганагы. Бу элементлар чәч фолликулларын ныгытуга ярдәм итә.

✔️майлы балык-күп микъдарда омега-3 кислоталары, аксымнар һәм антиоксидантлар бар.

✔️җиләкләр-С витамины һәм антиоксидантлар фолликулаларны зарарланудан саклый.

✔️кузаклылар - аларда үсемлек аксымы, Zn, Fe, фолий кислотасы һәм клетчатка күп, алар фолликуллар өчен азык булып хезмәт итә.

Г. Атнагулова

Сез кайсы төркемгә карыйсыз?

❤️- чәчем юкарак
🙏 - чәчем калын

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

25 Dec, 03:02


Хәерле иртәләр, дусларыбыз 🩷

Барыгызга да матур, бөтен яктан да яхшы көн теләп калабыз. Яман хәлләрдән, яман хәбәр, хәвеф-хәтәр, яман кешеләрдән сакласын Аллаһ Тәгалә 🤲
Яхшысы гына булсын🙏

Р.С. Фотоны язылучыбыз җибәрде, арт- фото дияр идем, фантазияне эшкә җиккәндә, нәрсәгә охшатасыз😍

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

24 Dec, 14:02


Мәктәпләрдә, бакчаларда "Чыршы бәйрәмнәре" башланды ☺️ Бүген Талияләрнең мәктәбендә иде, балачаклары - күңелле, киләчәкләре - якты булсын һәрбер баланың❤️🤲

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

24 Dec, 12:24


"Син бигрәк аз ашыйсың"- диләр кайчак) Организм никадәр кирәген үзе сорап ала кебек миңа☺️ Һәркемнең үз нормасы, минем тәлинкәм шулайрак гадәттә)

Хәзер әле ПП тукланулар популяр. Бер танышымны күрдем, шундый ябыккан һәм үзенә биик килешә. Ничек ябыктың дип сорамый булдыра алмадым. "Нутрициологтан курс алдым, ул ничек кушты - шулай ашадым/ашыйм, үзем дә шаккаттым "диде.
Менә бит, эшли икән курслары) Сезнең арада да ябыгып шаккаттырган танышларыгыз юкмы😃

Шулай да ябык/тазага аерганны яратмыйм үзем. Матур кеше ул - сәламәт кеше, иң мөһиме шул🙏

❤️- бераз ябыгыр идем
👍- тазарыр идем әле
🙏- үз авырлыгымнан канәгать

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

23 Nov, 07:06


Хәерле ял көннәре белән, дуслар 🥰

Язылучыбыз Гөлнур Сабирова рецепты белән булочкалар пешереп алдым, бик зур рәхмәт сезгә, рецепт чыннан да супер🔥

-бер стакан салкын сөткә, бер стакан кайнаррак су салырга,
-ярты стакан (200мг стакан) сыек май,
-1 бер бал кашыгы өймичә тоз,
-3 аш кашыгы песок,
-11 гр коры чүпрә салып камыр басарга (мин чүпрәне 4/1 өлеш сыеклыкта алдан кабарттым),

Бик каты итмәгез. Шул камырны пакетка тыгабыз( однаразовый), башыннан төйнәп холодильникка куярга. Морозильникка түгел. 40-45 минутта камыр күпереп менә.

Пирогка, слойка, кабартмаларга бара бу камыр. Ничә ел шуның бн ясый икән Гөлнур👍😋 Безгә дә ошады бу рецепт, рэхмэт яусын!

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

22 Nov, 12:35


Әти (кайнатам) засорлардан шушындый ысулны өйрәтте әле😍

булыша икән👍⤵️

-Иң элек бераз юу чарасын агызабыз (мин кер юа торган гель салдым)
-4-5 аш калагы сода
-аш серкәсе (яки алма серкәсе)
-ахы4-5 аш кашыгы тоз салынган кайнар су салырга

Боларны төнгелеккә салып калдырсагыз яхшы)

❤️- кулланган бар
👍- беренче ишетәм

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

22 Nov, 10:01


ШИКӘР АЛМАШТЫРГЫЧ - ПРЕБИОСВИТ

Артык шикәр ашауның зыяны турында беләбез, тик балсыз әйбер - тәмсез кебек тоела. Тортлар, кекслар пешергәндә бигрәк тә. Шуңа күрә ПРЕБИОСВИТ ШИКӘР АЛМАШТЫРГЫЧЫн (сахарозаменитель) кулланып карарга булдым әле, дуслар 🙏

✔️Артык авырлыктан сакланыр өчен яхшы: калориясе - 0, углеводлар 0;
✔️Диабетикларга киңәш ителә;
✔️Тәме тәмле, шикәрдән аерылмый, башка шикәр алмаштыргычларга хас күңелсез ачы тәме юк;
✔️ Җылытырга-туңдырырга ярый;
✔️Эчәклекнең эшен нормальләштерә, чөнки составында пребиотиклар бар;
✔️Эчемлекләргә дә (чәй, кофе, сок) кушарга ярый, десертларга да;
✔️Бәясе кулай, еш алырга була ✔️Составында яхшы өйрәнелгән ингредиентлар гына 👍

ВАЙЛДБЕРИЗТАГЫ ССЫЛКАСЫ :
https://goo.su/6uU6R

Р.С. Кекс рецептын комментарийларда куям.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

22 Nov, 08:01


"ШАРТЛЫЙ" ТОРГАН ШОКОЛАД

Мондый ризыктан авыз итүчеләр булса, эшнең нидә икәнен аңлар Мин беренче тапкыр ашаганда, язуын карамаган идем: бик курыктым, нәрсә шартлый, башка зыян килде дип торам😅 Авылга кемдер алып кайткач, әти гади шоколад дип ашап, шулай ук шок була язган🙈

❗️Мондый ризыкның "шартлагыч" эффекты кызыклы, ләкин бик зарарлы икән, дуслар . Авыздагы "спецэффектларны" тәэмин итүче химик кушылмалар теш эмале һәм ашказаны өчен бик зыянлы икән.

❤️- ашап караган бар
🙏- юк, туры килмәде

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

22 Nov, 07:01


Тезләр өчен файдалы гимнастика ❤️

Саклап булса да куйыйк инде, ясавын кайчан ясарбыз икән?😅

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

22 Nov, 06:01


БАВЫР СӘЛАМӘТ БУЛСЫН ӨЧЕН...

Бавыр сәламәтлеге-организмның гомуми сәламәтлеге өчен төп фактор. Бавыр сәламәт булсын өчен, түбәндәге 10 киңәшкә колак салыйк:

1. Бавырга функцияләрен башкарырга ярдәм итәр өчен җитәрлек күләмдә су эчегез.

2. Алкогольдән һәм башка зарарлы матдәләрдән сакланыгыз.

3. Бавырга йөкләнешне киметү өчен, майлы ризыкны азрак кулланыгыз.

4.Кирәкле витаминнар, антиоксидантлар чыганагы булган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне күбрәк ашагыз.

5. Бавырга дөрес эшләргә булышу өчен, аз майлы аксымнар кулланыгыз.

6. Бавырда май туплануга китерә алган тиз углеводлардан һәм татлы ризыктан баш тартыгыз.

7. Диетагызга бөртекле (цельнозерновой) продуктлар кертегез , чөнки алар бавырны чистартырга ярдәм итүче азык җепселләренә бай.

8. Кирәксез дарулар кулланмагыз

9. Даими рәвештә физик күнегүләр ясагыз

10.Артыгын борчылмагыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз.

Сәламәт булыйк 🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

22 Nov, 03:01


Җомга көн мөбарәк булсын!

Укыган догалар, теләгән теләкләребезне Аллаһ Тәгалә кабул итсен! Белеп һәм белмичә кылган гөнаһларны кичерә күрсен.

Үзебезне, гаиләбез, якыннарыбызны саклап йөртсен берүк, Амин🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

21 Nov, 14:00


Талиягә беркөнне гаилә турында сөйләргә әзерләнергә куштылар. Фотолар да алып киләсе иде Безнең чыгарылган яңа фотолар юк икән 🙈 Барысы да телефонда, компьютерда.

Ә без бала чакта альбом-альбом чыгара идек) Хәтерлисезме? Беренче фотоаппаратны әни без кечкенә чакта алган иде. Пленкасы брак була күрмәсен, ут төшмәсен дип борчыла идек. Әни фотоларны Минзәләгә баргач чыгарта иде, көтеп алган истә☺️

Ә әниләр кечкенә чакта фотограф, фотога төшү аеруча сирәк эләгә торган булган. Борынгы фотолар үзенчә матур, тарихи. Әтинең - әнинең яшь чак фотоларын сокланып карыйм, бигрәк оста итеп төшерелгән)

Ә сез хәзер фотолар еш чыгартасызмы? Безнеке кебек онлайн гына карыйсызмы?)

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

21 Nov, 11:56


ОРГАНИЗМНЫ ЧИСТАРТУЧЫ, ЯБЫКТЫРУЧЫ ЧӘЙ

Безнең язылучылар арасында "ябыгыр идем" диючеләр байтак. Шуңа күрә сезне диеталардан, интегүләрдән һәм зур тырышлыклардан башка ябыгырга ярдәм итүче чара белән таныштырырга телим:

Уникаль эшләнмә - Hayat чәе🍃:

✔️белгечләр һәм табиблар тарафыннан эшләнгән,
✔️махсус сертификаты булган ябыгу өчен чәй,
✔️бары тик натураль компонентлардан,
✔️куллануның максималь гади ысулы һәм 1 айга-10 кг га кадәр авырлыкны киметергә була🔥

Мин үзем организмны чистарту максатында кулланам, файдасы бөтен организмда сизелә.

Арт. ВБ 218634914

ВАЙЛДБЕРИЗТАГЫ ССЫЛКАСЫ ⬅️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

21 Nov, 08:00


СОЛЫДАН КИСЕЛЬ

Язылучыбыз солыдан файдалы һәм тәмле кисель рецепты белән уртаклашты:

- 1 стакан солыга +1л кайнаган су салам,
-1 сәг әкрен генә кайнатам, суытам азрак
-аннан блендер бн әйләндерәм ,
-сөт кебегрәк төскә керә,
-сөзәм, суынгач холодильникта саклыйм.

Ашар алдыннан 30 мин алдан 100гр эчәм, көнгә 3 тапкыр, 1 ай дәвамында, (таш булса сакланып), авыр булса көненә 1 тапкыр.

Авторга рәхмәт- ❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

21 Nov, 06:02


МАНДАРИН ЧӘЕ ЭЧӘБЕЗМЕ?

Мандариннан чәй дә ясап эчәләр икән😃🍊 Мандариннарда С витамины алма һәм бәрәңгегә караганда күбрәк саклана, диелгән ЗОЖ гәҗитендә.

Мондый чәй тәмле генә түгел, файдалы да: хәтта коры мандарин кабыгында да эфир майлары бар.
Бу эфир майлары ингаляция кебек тәэсир итәләр һәм микробларга каршы эффектка ия.

Рецепты гади: мандарин кабыкларын киптерәләр, ваклыйлар, чәй белән кушалар (200 г кара чәйгә 1 аш кашыгы) һәм бу катнашманы гади чәй кебек кулланалар. Болай гына да мандаринны төнәтеп эчүчеләр бар🙌

❤️- мандаринны ашыйм
🔥-чәй итеп тә эчәм

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

21 Nov, 03:00


Хәерле пәнҗешәмбе иртәләре белән, дуслар 🥰🙌

Көнебез мәшәкатьләрсез, борчуларсыз, авыртуларсыз узсын 🙏🤲

Матур көннәр теләп калабыз😍💛

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

20 Nov, 15:01


Тавык маринадына ниләр саласыз, дуслар?🥰

Миндә традицион рецепт:

5-6 аш кашыгы майонезга (я сметана)
-4-5 тырнак сарымсак (чесноковыжималкадан),
-1 баш суган (боҗралап я туралган)
-1 чәй калагы тоз
-приправа
-борыч салып болгатам..

Шуны тавыкка сөртеп, суыткычта тотам, кимендә 3 сәг, озаграк торган саен яхшы.

Сез дә бүлешегез әле, төрлеләндереп җибәрергә нинди вариантлар бар тагын?😍

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

20 Nov, 12:02


АКНЕДАН ХАЛЫК ЫСУЛЛАРЫ

Дөресен әйткәндә, бу ысулларны беренче ишетәм 🙈 Дөрестерме/ уйдырмамы, фикерегезне язарсыз🙌

1.БОЗ КУБИГЫ. Кызарган урынга (бетчәгә) боз куеп торыгыз, 20-40 секунд һәм сез шешү - кызаруның кимүен күрерсез.

2.КҮЗ ТАМЧЫЛАРЫ. Мамык тампонга берничә тамчы күз тамчысы салыгыз, аны 1 минутка суыткычка куеп торыгыз, аннары бетчәгә тигерегез, һәм аның бик тиз кечерәюен күрерсез.

Р.С. Яшь чагында чыгып борчыйлар иде алар, хәзер юк, Аллагашөкер 🙏

Энемә дә күп чыктылар, ул башта анализлар тапшырып эчке яктан дәваланды. Аннан салкын чишмә суында коена иде, шуның файдасын күрде.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

20 Nov, 10:06


КУНЖУТ + БАЛ

"Кунжут орлыгында кальций куп.

Бал бн кунжутны бутап куярга, көнгә 1-2 чәй калагы яхшы итеп чәйнәп ашарга."


Язылучыбыз Гизара Шавалеевага киңәше өчен зур рәхмәт 🙏🙌❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

20 Nov, 09:01


БАЛАЛАР ЙОКЫСЫ ДИГӘННӘН...

Бала йокламаса, әни кеше дә йоклый алмый, арый, хәлсезләнеп депрессиягә бирелә, бу чын.

Беренче кызыбыз Талия тугач, мин дә шундый хәлдә калдым. Ирем командировкада, бала елый, булышырга кеше юк... Коликлар борчыгандыр инде, түшәккә куясың - акырып елый, кулда - җылыда гына тынычлана. Аны күтәреп почмактан почмакка йөри идем, утырырга да ярамый. Утырсаң да елады😢. Тирбәтеп йөртергә кирәк иде кулда. Авырлы вакытта ангина белән авырып антибиотиклар кадаганнар иде 12 атнада, шуның да зыяны булгандыр. Дисбактериоз булды бездә.

Шулай коликлары вакытында кулга ияләшеп, аннан караватта, коляскада бөтенләй ятмас булды. Беренче бала булгач белеп тә бетермәгәнбез инде. Аннары соң бик авыр таптым мин аны... Наркозның тискәре тәэсире белән 2-3 атна урыннан тора алмаслык көчле баш авыртулары белән интектем, ярый инде узып китте.

Талия утыра башлаганчы 6 ай - 6 ел кебек тоелды🙈. Коляскада ятмый иде ул безнең, коляскада ятмаган бала буламыни дип бер туганым ....

Дәвамы комментарийларда ❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

20 Nov, 07:15


Статистика буенча 97% әниләрнең балаларында йокы белән проблемалар бар һәм үзләре дә йокламый. 😢

Нәтиҗәдә сәламәтлек белән проблемалар, чамасыз борчылу, ярсучанлык башлана…

Катяның каналы бу очракта шәп табыш -ул балалар йокысы буенча Консультант.

Үз каналында ул гади тел белән һәм тиз арада проблемаларны хәл итә:

төнлә еш уяну,
артык иртә тору һәм соң яту,
әниләрнең тормышын һәм балаларның йокысын боза торган ассоциацияләр турында яза.

Катя бушлай йокы нормалары турында таблица бүләк итә.

Язылып куегыз
һәм балагыз яхшы йоклый башлар. Спойлер: И вы тоже ☺️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

20 Nov, 06:30


Бу видеоны карагач, тынычландым бераз😅 22-24:00 аралыгында йокларга ятсагыз яхшы дигән. Алайса 10 да ук өлгермим мин, балаларны яткырам анысы. Тик вак мәшәкатьләрне тәмамлап ятканчы 12 тула. Аралыкның ахыргы ноктасына эләгәм.

Ә тору вакытым инде 5-6 арасы.

8 сәгатькә тулмый икән. Сезнең йокы сәгатьләре белән ничегрәк?

❤️- 8 сәгатькә тула
🥰- тулмый шул

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

20 Nov, 05:30


ПНЕВМОНИЯНЕ НИЧЕК АЕРЫРГА?

Үзеңдә пневмония икәнен ничек аңларга? Соңгы арада үпкә ялкынсынуы белән авыручылар артты. Билгеләре:

1. Күкрәк читлегендә авырту туа.
Авырту тыныч хәлдә дә була. Моннан тыш, йөткергәндә һәм тирән сулыш алырга тырышканда көчәя.

2. Сулыш кысылу (одышка).
Тыныч хәлдә һәм йөкләнеш вакытында тын кысыла. Сулыш алуы кыенлаша һәм баш әйләнә. Биттәге, куллардагы тире зәңгәр төскә керергә мөмкин.

3. Температура. Пневмония вакытында температура 39-40 градуска кадәр күтәрелә һәм берничә көн тора. Температураны төшерүче препаратлар ярдәм итмәскә дә мөмкин.

4. Ютәл. Бик каты өянәксыман йөткерү. Башта ул коры, аннары дымлыга күчә. Дымлы йөткергәндә – какырык та чыга ( яшькелт һәм көрән төстә).

Авыручыларга тизрәк терелергә телибез🙏 Калганнарга исә авырмаска, сакланып йөрергә 🙏

Р.С. Бу авыру белән очрашучылардан киңәшләр көтәбез: ничек дәваландыгыз, тернәкләнү чоры озакка сузылдымы?

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

20 Nov, 03:01


Хәерле чәршәмбе иртәләре белән, яраткан дусларыбыз🥰💛

Әйберләрне түгел, вакытны, якыннарны кадерлик 🙏

Матур уңышлы көннәр теләп калабыз 🙌

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

19 Nov, 14:01


ОРГАНИЗМГА ЙОД ҖИТӘМЕ?

Бу сорауга җавап табар өчен, коры тирегә мамык таякчык белән (басмыйча) йодлы рәшәткәләр ясагыз.

Әгәр дә кичтән ясап, иртәнгә йод эзе калмаган булса, димәк, йод җитешми. Атнага 2 тапкыр шундый рәшәткәләр ясагыз. Әлеге ысул:

-кан әйләнешен яхшырта,
-суставлардагы ялкынсынуларны,
-шешенүләрне киметә,
-организмга тулаем уңай тәэсир итә.

Йод эремәсе лайлалы тышчаларга, шулай ук ачык яраларга эләкмәскә тиеш. Йөрәк һәм калкансыман биз өлкәләренә челтәр салырга ярамый. Иң яхшысы - табан астына, үкчә өлешенә.

Р.С. Мин дэ сынап карадым әле бу тикшерүне, икенче көнгә калу түгел, сөртү бн 2-3 сәгатьтән бетте😳 йод җитми икән миңа.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

19 Nov, 12:01


Почтадан посылкамны кереп алдым, @azbuka_makeup тан тәмле парфюмга заказ биргән идем 😍

Тиздән авылга җыенабыз, Әниемә бүләккә дип алдым. Хушбуй "гарәп принцессасы» (Арабская принцесса) дип атала ,башка блогерларда күрдем дә шушысын алырга булдым😍

Хуш исле, бик ошады: нәфис, җиңел, чәчәк һәм җиләк-җимеш ноталары белән. Парфюм савыты шундый матур: бәрхет белән тышланган, бүләккә шәп🔥

Бу кибеттә күп кенә танылган брендларның күчермәләре бар, тик «Гарәп принцессасы» - оригинал, lattafa Гарәп бренды. Сүз уңаеннан, Гарәп принцессалары берничә төрле, мин үземә классик, кызыл төстәгегә заказ бирдем.

Аларның каналын сезгә дә калдырам - @azbuka_makeup, чын күңелдән киңәш итәм. Сезгә дә ПРОМОКОД сорап алдым: 22 ноябрьгә кадәр «Гөлшат» промокоды буенча 10% ташлама ясаячаклар 😃🙌🌷

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

19 Nov, 08:00


БАЛ 🍯+ КУРКУМА = ТАБИГЫЙ АНТИБИОТИК

- ялкынсынуны киметә,
-бактерияләргә һәм вирусларга каршы торырга,
-остеоартрит, бавыр, сулыш системасы һәм Альцгеймер белән проблемалар булганда ярдәм итәргә мөмкин.

Рецепт:
✔️1 аш кашыгы порошоксыман куркума
✔️100 грамм бал кирәк булачак.

Аларны пыяла савытта болгатыгыз, авырганда һәр сәгать саен бер аш кашыгы кабыгыз.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

19 Nov, 06:01


БАЛ 🍯 + СУ 💧= ИММУНИТЕТ

Гади генә катнашма, ә файдасы чиксез күп:

-ашкайнатуны нормага сала;
-иммунитетны яхшырта;
-хроник томаулардан,
-бронхит, үпкә авыруларыннан;
-барлык төр паразитлардан һ.б.

Ничек әзерләргә?

Барысы да гади: 1 чәй кашыгы балны бер стакан кайнамаган суга салып болгатырга. Составы буенча кан плазмасына охшаш 30% бал эремәсе табабыз. Кайнамаган суда балның шифалы үзлекләре арта.

❤️ - кулланган бар
👍- кулланган юк, белеп торыйк

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

18 Nov, 13:01


Кичә МУРАВЕЙНИК пешергән идем) Рецептын белсәгез дә искә төшереп китик😊

✔️1пачка сыер мае (эретеп)
✔️Ярты стакан сахар
✔️3 йомырка
✔️Он
✔️Разрыхлитель (1пачка)

Кулга ябышмаслык итеп камыр басабыз, суыткычка куеп катырыбрак алырга була (20-30мин), мин 10 минут кына тоттым. Пластилин кебек булса, иттарткычтан җайлырак чыга. *Кемдер эре кыргычтан уып я зур җәем итеп җәеп, формочка белән кисеп тә пешерә.

Духовкага 180С та йөзе килгәнче пешерәбез. Соңыннан камырны кул белән ваклыйбыз, вареная сгущенка белән кырмыска оясы сыман өябез.

*Табакка кайнаган су салып куябыз, өйгән чакта кулны шунда юешләп алабыз.

Сез ничек пешерәсез?🥰

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

18 Nov, 11:00


🧡Интерьерны яңартып, матурлап җибәрергә кирәк булса, WBка түгел, ә FOR COMFORT каналына күз салам.

Анда ни генә юк :

💛Зәвыклы интерьер өчен идеялар
💛Маркетплейслардан йорт өчен шәп табышлар, артикуллар һәм бәяләр белән.
💛Фатирда уңайлылык булдыру өчен илһам чыганагы

Күп акча һәм артык вакыт сарыф итмичә, Pinterest тагы кебек интерьер булдырыйк

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

18 Nov, 08:00


КӨНЕНӘ 3-4 ӘСТЕРХАН ЧИКЛӘВЕГЕ

✔️Әстерхан чикләвегендә баш миен, сөякләрне һәм кимерчәкләрне саклар өчен кирәкле Бор күп.

✔️Ә составындагы Бета-ситостерин атеросклероз, баш мие артерияләре авыруларын кисәтә.

✔️Әстерхан чикләвеге кандагы глюкоза дәрәҗәсен, кан басымын киметергә ярдәм итә, артык авырлыктан котылырга ярдәм итә, простата һәм күкрәк рагы куркынычын киметә.

❗️Әстерхан чикләвеген көненә җидедән арттырмагыз, ул калорияле, чи килеш ашау яхшырак.

Әстерхан чикләвеге хөрмәтенә ❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

18 Nov, 05:59


Тән кычытудан, крапивницадан язылучыбыз Әлфия Сагутдинова киңәшләрен калдырыйк әле:

"Аптекадан-Полисорб, Белый уголь - шуларны эчтем мин.

Аннары кичтән 100гр кара йөземне юып 1 л банкага салып өстенә кайнап торган су салып, шул йөзем суын икенче көнне көне буена эчтем, бүрткән йөземен ашадым, кич тагын шулай ясап куясы иртәгегә.

Порошоктан да булырга мөмкин,иссез порошок кулланып карагыз (ушаст. няня), синтетик кием кимәскә, только мамыктан.

Кычытканда мин лоратадин эчтем. Тузаннан, порошоктан була, алар барысы да бавырга утыра,аннан тышка чыга. "

Рәхмәт тулы хат өчен ❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

18 Nov, 03:00


Хәерле иртәләр, төркемдәшләребез 🥰

Яңа атнадан һәрвакытта да ниндидер үзгәреш, үсеш, яңарыш өмет итәбез.

Өметләр аклансын: яңа атна шатлык -куанычлар белән килсен иде💫🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

17 Nov, 15:59


Әтиемнән барыгызга да зур рәхмәтләр🥰🙌🙌🌷🌷🌷

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

17 Nov, 13:54


Бүген яраткан Әтиебезнең ТУГАН КӨНЕ😍🙌🙌💫💫💫💫

Нык сәламәт булып , озын гомер кичерергэ язсын әни бн тигезлектә !!! Әти-әни исэн-сау булганда гына без тулаем бәхетле🙏❤️❤️❤️

Аллабирса, тиздән шатлыклы күрешүләр насыйп булсын 🙏🙌

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

15 Nov, 16:38


Әйдәгез чәй эчәргә 😍🙌 Камыр ризыкларына атна ахырында гына чират җитә, атна буе чабабыз.

Ялларда бераз сыйланыйк әле🥰

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

15 Nov, 16:15


Сез дә носки парларын таба алмый җәфаланасызмы ул😅

Бу юлы Ралия булышты әле) менә тагын бер парсыз носки чыккан, әллә кер машинасы "ашый" 🙈

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

15 Nov, 08:28


КРАПИВНИЦАДАН ХАЛЫК КИҢӘШЛӘРЕ🍃

-солы суы эчеп карагыз, солы сабаклары һәм башаклары салып, ванна ясасагыз да була, шунда кереп утырырга.

-кибет чараларыннан энтеросгельны мактыйлар: организмны чистарта, шлаклар чыккач, чир дә чигенергә мөмкин ;

-аллергия юкмы: шикләнгән ризыкларны кулланмыйча торып карагыз;

-иртән, солы (геркулес, пешмәгән) салып, кефир ашап карагыз, ач карынга, кимендә 1 атна;

-кемгәдер ач торып карау килешкән, күбрәк су эчәргә ;

-нервлардан түгелме, тынычландыручы үләннәр җыелмасын кулланып карагыз һ.б.

Өстәмә киңәшләр калдырсагыз, шат булырбыз ❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

15 Nov, 06:14


ҮТ КУЫГЫ ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ КҮНЕГҮЛӘР

Вакыт булганда, шушы күнегүләрне ясарга була , дуслар🙌 Зыяны юк, файдага гына булыр🙏 Кемнәрнең желчныйда застой , хлопья килешергә тиеш, профилактика өчен дә яхшы.

Мин дә ясадым, гадәткә кертергә иде💫

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

15 Nov, 03:01


Изге Җомга иртәләре белән, дуслар!🤲

Җаннарыбыз - тыныч, күңелләр - шат, тәнебез - сырхаусыз булсын🙏

Барыгызга да уңышлы көннәр теләп калабыз 🙌🌷💫

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

14 Nov, 16:38


Рәмзия апа (туганыбыз) Өй ипие пешереп алып кергән, шундый тәмлеее🔥 рецептын сорап куярмын әле. Сез кайсы төркемдә?😃

❤️- сатып кына алам
🔥- үзем пешерәм

Үзегез пешерсәгез, рецепты белән дә бүлешегез әле🙌

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

14 Nov, 11:02


Казандагы иң тәҗрибәле табиб-косметолог Юлия Сергеевна Доберштейн белән сезне дә таныштырыйм әле. Белеме буенча ул хирург та , дерматовенеролог та, косметолог та, эш стажы: 12 елдан артык .

Элек аның Җиңү Проспектында зур булмаган матурлык салоны булган , 6 ел эчендә алар шактый үсеш кичергән һәм Юлия белгечләре белән яңа бинага күчкән: Достоевского 74А урамында, туктарга уңайлы, юл буенда, үз парковкасы бар. Бик матур бина 🔥,ремонт Санкт-Петербургтагы Эрмитажны, Йосыф сараен хәтерләтә💫

Клиникада заманча җиһазлар кулланыла, мин үзем Hydrafacial аппараты белән битне чистарту процедурасын үттем, нәтиҗәсе искиткеч👍

Косметологиядән тыш биредә "удаление новообразовний" (бородавка, папиллома, миңнәрне алдыру); "витаминные капельницы" хезмәтләре бар, анализлар тапшырырга мөмкин, бу пациент өчен бик уңайлы - барысы да бер урында, беркая да чыгып йөрергә кирәкми .

Атмосфера бик уңайлы, клиникада тыныч, ачык йөзле персоналлар. Киңәш итәбез🙌

ТЕЛЕГРАМНАРЫ ⬅️

Прайс САЙТЛАРЫНДА ⬅️

АДРЕСЛАРЫ: Достоевского 74А

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

14 Nov, 10:00


Биттә бик күп кара нокталар бар иде, сирәк булса да чисткага барып кайтам🙈 Сезгә дә өзекләр калдырыйм әле, ничек эшләгәннәрен)

комментарийда до/послены куям🙌

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

14 Nov, 08:00


Вируслар йөри, танышларым арасында берничә кеше авырый, сак булыгыз, дуслар 🙏 Иң яхшы саклану чарасы - иммунитетны күтәрү.

Иммунитет төшүнең билгеләре:
1) хәлсезлек
2) еш салкын тию
3) йокы бозылу

Күтәрү өчен нишләргә? Беренче чиратта, туклануга игътибар итәргә:

1.Барлык төр яшелчәләр
2.Сөт продуктлары
3.Цитруслылар
4.Җиләк - җимешләр
5.Чикләвекләрнең барлык төрләре
6.Диңгез продуктлары кулланырга тырышыгыз.

Өстәмә витаминнар кабул итәргә була һәм арган очракта организмга ял бирергә онытмыйк❤️

Сәламәт булыйк 🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

14 Nov, 06:00


"Ашаганда авыз казнасы шыгырдый, челюсть суставы турында языгыз әле,"- дип сорадыгыз.

Казналыкның ят тавыш чыгаруы андагы буыннарга бәйле була. Тиз узып китсә, куркыныч юк, озакка сузылса табибка (челюстно-лицевой хирург) күренергә кирәк, мрт эшләргә киңәш итәрләр.

Еш кына "артроз челюстного сустава" диелгән диагноз куела, махсус дарулар языла. Ләкин дарулар авыруның билгеләрен генә баса, авыруның сәбәбен ачыклап, шуны бетерү өстендә эшләргә кирәк. Сәбәпләрнең берсе - прикус бозылу. Моны ачыклау өчен стоматолог-гнатолог, ортодонт, ортопед белән киңәшләшегез.

Башка сәбәпләр:
-авыз казналыгына көчәнеш килсә (артык күп сөйли торган эштә эшләсәгез, уңайсыз итеп ризык чәйнәгәннән);
-якындагы мускулларда гипертонус булса;
-лор-авырулар, салкын тигәннән һ.б.

Сездә шулай булганы бармы?

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

14 Nov, 03:00


Хәерле пәнҗешәмбе иртәләре белән, дусларыбыз 🍃🍂🍁

Барыгызга да уңышлы матур көннәр теләп калабыз ❤️

Үзегезне саклагыз, исән-имин булыйк 🥰🌷💫

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

13 Nov, 16:31


Бик күп төрле яңа алдау ысуллары йөри, сак булыгыз, дуслар! Ахырында бер генә нәтиҗә: телефонга килгән КОДны әйтмәскә! Чит номерларны алмау хәерле.

1.Берәүгә мошенниклар туган көненә аноним форматта букет җибәргәннәр һәм курьер букетны тапшыргач, салоннан шалтыратып, чәчәкләрне алуын подтвердить итәргә сораганнар. Бу кеше телефонына килгән кодны әйткән һәм 2 млн кредит белән калган.

2.Икенче берәүгә ватс апптан шалтыратканнар, исеме "газ, почта" дип чыккан. Сезгә заказное письмо, курьер китерсен өчен
кодны әйтегез дигәннәр. Шулай ук зур суммада кредитка "батырганнар"

3.Индексация пенсии, сезне приемга язабыз дип тә алдаганнар.

Сак булыйк 🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

13 Nov, 12:26


Күптән авылдан өзекләр куйган юк🥰Авылдагы соңгы яңалыклардан:

-әниләр бүлмәсенә карават булды;
-кухняга өстәл-урындыклар куелды,
-кунак бүлмәсенә кирәк-яраклар алынды

Әти бик күп эшне үзе башкара, Аллагашөкер, кулым төзәлде дип сөенә - сөенә эшләп йөри.🙏 Исән-сау гына була күрсеннәр, тиздән туган көннәренә кайтырга планлаштырабыз🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

13 Nov, 09:33


«Сездә шундый матур!» - кунаклардан еш кына шундый мактау сүзләрен ишетергә туры килә.

Сере бик гади: Ремонтэ Лиза каналындагы киңәшләрне карап барам һәм кулланам, анда:

- Сезнең йортыгызны үзгәртәчәк әйберләр исемлеге
- Кулай бәя өчен иң яхшы дизайн идеялары
- Үз кулларыгыз белән өйдә уңайлыклар тудыру юлларын табарга була.

Pinterest тагы интерьерны чынбарлыкка әверелдерер өчен сез дә язылып куегыз😍➡️ https://t.me/+qKq1N62jVYAyN2Ri

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

13 Nov, 07:32


Гипотериоз буенча киңәшләр сораган идегез. Табиб язган чаралардан тыш түбәндәге халык чараларын комплекслы рәвештә куллана аласыз:

1.мокрица үләне: аның төнәтмәсен ясарга була, болай гына да ашыйм диючеләр бар, куллану рецептларын интернеттан карый аласыз.

2.әстерхан чикләвегенең эчке бүлекләре белән (перегородки грецкого ореха) дәвалану

3.селен эчәргә киңәш итәләр (витаминнар рәтеннән бара)

УЗИ үтәргә, тикшеренеп торырга онытмагыз! Табибка күренергә киңәш итәм, махсус препаратлары бар.

Өстәмә киңәшләр көтеп калабыз🙏🙌

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

13 Nov, 06:01


ХАТЫН-КЫЗЛАРГА КИРӘКЛЕ ВИТАМИННАР

Хатын-кызлар сәламәтлеге өчен иң мөһим витаминнар һәм минераллар исемлеген калдырабыз. Санап үтелгәннәрдән тыш, А витаминын, Е витаминын, В9 витаминын һәм кальцийны да искә алырга кирәк.

Д Витамины
D витамины - ул нык иммунитет,остеопороздан саклау чарасы.

Тимер
Тимер җитмәү хатын-кызның сәламәтлегенә һәм хәленә тәэсир итә: хроник арыганлык, тахикардия, гипотиреоз, артык авырлыкка китерә.

С Витамины
С витамины йөрәк эшен һәм нечкә эчәклектә тимернең үзләштерелүчәнлеген яхшырта, шулай ук иммунитетка яхшы ярдәм булып тора.

Магний
Магний эмоциональ киеренкелек, депрессия һәм невроз вакытында нерв системасының торышын нормальләштерә.

Омега-3
Балык маен куллану йөрәк-кан тамырлары авыруларын киметергә мөмкинлек бирә. Омега-3 кислоталары кан тамырларының стеналарын "начар" холестериннан чистарта.

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

13 Nov, 03:00


Хәерле имин чәршәмбе иртәләре белән, дуслар🙌 ☀️

Бәхеттә-шатлыкта, исәнлектә-саулыкта... Ахырын инде беләсез 😍

Барыгызга да матур көннәр теләп калам 🤎

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

12 Nov, 12:01


#сөйләшепалыйк

Ипотека, квартиралар хакы арту турында сөйләшик әле дип язганнар иде. Чыннан да бәяләр үсә шул. Элегрәк торак урынны кайгыртучылар откан дип уйлыйм, 2-3 млн га яңа фатир алып була иде. Хәзер якындагы бер йорттан фатир караган идек 20млн.

Сезнең арада якын арада фатир/йорт алучылар юкмы? Күпме булды, ремонт эшләре белән ничә сумга чыкты?

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

12 Nov, 10:02


Кичәге комплект буенча җылы отзывларыгыз өчен зур рәхмәт! Каян алдың, тукымасын якыннан күрсәт дип сорап яздылар, шуңа тулырак информация калдырам:

Тукымасы тәнгә рәхәт, сулый торган👍 Резинкасы кысмый, размер рәте 42 дән 56 га кадәр. Йомшак һәм бөгәрләнми, үтүклисе юк🔥. Анда йокларга да, өйдә йөрергә дә мөмкин. Әниләр көненә дә шундыйны алырга телим әле, башка төстәгене (төсләрен карарсыз, берничә вариант бар)

Әгәр дә аерым-аерым алсам кыйбатка чыгар иде, комплект белән отышлыракСсылкасын шушында куям 👇

https://www.wildberries.ru/catalog/159662901/detail.aspx

Кайбер размерлар вб та юк икән, ОЗОННАН карагыз ⬅️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

12 Nov, 08:22


"Мелисса салынган чәй яратам, канны куертмыймы икән?"- дип сорады бер язылучыбыз.

Мелисса канны сыекландыручы үзлекләргә ия. Ул - стресстан. эмоциональ арганнан яхшы булыша торган үлән. Шулай ук аның йокыны китерү тәэсире яхшы билгеле, йокыга китү кыенлыклары булганда эчәргә киңәш итәләр.

Мускулларны йомшарту һәм спазмнарны төшерү сәләте дә бар.

! Кулланырга киңәш ителми : йөкле вакытта, имезгәндә, кечкенә балаларга.

❤️- кулланган бар/ кулланам
👍- бер дә кулланган юк, белеп торыйк

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

12 Nov, 06:01


Бу атнада тагын нинди темаларга тукталырга телисез, дуслар, комментарийларда языгыз әле яме😍🌷

Якын арада терапевт бн әңгәмә дә оештырасы килә, барып чыкса, Аллабирса🙏 телеграмдагы туры эфир форматын да өйрәнә торырга кирәк әле, бәлки шулай итәрбез/ бәлки пост астында сорау- җавап

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

12 Nov, 05:09


ЮГАРЫ КАН БАСЫМЫННАН

Минемчә, бу иң актуаль темаларның берсе. Югары кан басымыннан файдалы продуктларны санап үтәбез.

Югары басымга каршы көрәштә төп ярдәмчеләр булып флавоноидлар тора — бу капиллярларны сыгылмалы итә, баш миен кислород белән тәэмин итү процессын нормальләштерә торган табигый антиоксидантлар. Әлеге үсемлек кушылмалары түбәндәге продуктларда күп микъдарда бар:

- яшел чәй;
- чия;
- груша;
- арахис;
-караҗиләк (черника);
-кара шоколад.

Артериаль басымны табигый рәвештә төшерү өчен рационга калий һәм магнийга бай продуктларны кертергә кирәк:
- дөге;
- җимешләр (әфлисун, мандарин);
- бәрәңге;
- солы һәм бодай ярмасы;
- коры җиләк-җимеш (күрәгә, йөзем);
- балык;
- сөт, йогурт;
- диңгез кәбестәсе;
- кузаклылар (фасоль, борчак, ясмык) һ.б.

Өстәмә мәгълүмат комментарийларда.

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

12 Nov, 03:02


Хәерле сишәмбе иртәләре белән, дуслар 🌸❄️

Барчагызга да уңышлы матур көннәр теләп калам🩷

Исән -имин булыйк🙏💐

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

11 Nov, 16:10


Өйдә киеп йөрергә шушындый комплект алдым әле)) Елга бер тапкыр пижама алырга тырышам, быел алынмаган иде, кунакка йөрергә дә яхшы, каплаулы.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

11 Nov, 14:35


Хәерле кичләр☺️ Талияләрне бүген "Орлята" төркеменә алганнар☺️ Элеккеге пионерга алу кебек дип аңладым😁

Сезнең арада пионерга алынучылар бардыр, нинди истәлекләр бу хакта?😍

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

11 Nov, 10:00


ПАРЧИСТАРТКЫЧ (пароочиститель)

Шушы җайланмага күптән кызыгып йөри идем, алып карарга булдым әле. Һәм нәтиҗәсе белән 100% канәгать калдым 😃🔥Бөтен өйне ялт иттерде, теләсә кайсы өслекне чистарта:

- газ плитәләрен, вытяжка,
-батарея, плитка араларын,
-тәрәзәләрне чистарттык

Башкалар кием, чүпрәк өслекләрен, бала уенчыкларын, унитаз кырларын һ.б. чистартыр өчен дә кулланган.

Парчистарткычның бер очы (махсус шланг) сулы савытка тыгыла, икенче шлангтан пар килә. Югары температура пычракны кузгата, майны эретә, бактерияләрне һәм тузанны нәтиҗәле бетерә, шулай ук дезинфекцияли.

Бу аппаратның төрлесе бар, мин алганы артык кыйбат та түгел, ссылка буенча кереп карарсыз һәм саклап куегыз, вакытлыча куелды.

ССЫЛКА ПАРООЧИСТИТЕЛЬ ВБ
⬆️⬆️⬆️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

11 Nov, 07:14


ИММУНИТЕТ ӨЧЕН+ ШИКӘРНЕ НОРМАДА ТОТУ

Язылучыбыз киңәше: "Кичтән ярты литрлы банкага 2 кисәк лимон салып өстенә бүлмә температурасындагы салкын су салып калдырам (ярты стаканнан әз генэ күбрәк). Иртән торгач банканы кайнап торган су бн тутырам. 1 стакан суны сразу эчәм (утырган килеш эчәргә), аннан соң калганын 3 әр йотымлап эчеп бетерәм , болай эчү кандагы шикәрне нормада тотарга булыша. 2-минуттан сон иртәнге ашны ашыйм."

Гизара Шавалеевага рецепт өчен зур рәхмәт белдерик- ❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

11 Nov, 06:01


КИШЕР КҮЗГӘ ФАЙДАЛЫ👍 дигәнне еш ишетәбез, тик кемдер һаман ышанып бетмәскә мөмкин. Ачыклык кертик:

Күз өчен А витамины файдалы, бу расланган. Ә кишердә ул күп күләмдә бар. А витамины күзнең челтәр катлавының дегенерациясенә һәм катаракта үсешенә комачаулый. Моннан тыш, аның ярдәмендә родопсин — караңгыда күрергә мөмкинлек бирә торган күрү пигменты эшләп чыгарыла.

Ләкин А витамины күрү сәләтен яхшырта алмый. Әгәр сезнең проблемаларыгыз инде бар икән, кишер ашау гына алардан булыша алмый. Ә профилактика өчен кишер - шәп чара🔥

Кишер хөрмәтенә - ❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

11 Nov, 03:02


Хәерле матур иртәләр белән, яраткан төркемдәшләребез ❤️ Яңа атнага аяк басканда, теләкләр теләргә онытмыйк, безнең теләкләрдән күп нәрсә тора:

-атна уңышлы килсен,
-авырмыйча күп файдалы эшләр башкарыйк,
-күңелләр тыныч, күңелләр көр булсын🙏

Хәерле сәгатьтә 🥰🙌

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

10 Nov, 12:15


Машиналар караштырабыз, бәлки сезгә дә кызыклы булыр, видео өзекләр куям) Әле алмадык, кызыксынып кердек)

Хәзер күбесендә "Кытай" машиналары, акрынлап шуларга күчә халык. Сезнең арада алып караучылар юкмы, ошатасызмы?

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

10 Nov, 10:34


Хәерле ял көннәре белән, дуслар 😍🥰

Атнагуловлар гаиләсеннән сәламнәр сезгә ❤️ Без әле җыенып эшләр буенча киттек)

Сезгә дә уңышлы матур көннәр теләп калабыз 😍

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

09 Nov, 16:02


Дуслар, 5 мең сум уйнатабыз!

Кышның беренче көнендә сез акча ота аласыз❤️

Шартлар буенча:
1. Каналларга язылыгыз @ttatarlar һәм @kazanlenta
2. «Участвую» кнопкасына басыгыз

Дусларыгызга конкурсны репост ясагыз!

Нәтиҗәләр 1 декабрьдә булачак!

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

09 Nov, 15:58


Телеграмда барган конкурс белән уртаклашабыз: күрсәтелгән каналларга язылып, "участвую"га басарга 😍🙌

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

09 Nov, 15:02


ИММУНИТЕТ ӨЧЕН БОМБА

Бу рецепт "Саулык" каналында зур игътибар җыйды, монда да калдырыйк әле: составында

✔️1 чөгендер,
✔️2 кишер
✔️1 алма кирәк.

Барсын юып, чистартып, бергә соксыккычка салып, сок ясарга кирәк.

Файдасы:
▪️яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлый;
▪️бавыр, бөер, ашказаны асты бизе, ашказаны җәрәхәте авыруларын кисәтә;
▪️үпкәләрне ныгыта, йөрәк пристубы һәм югары кан басымыннан саклый;
▪️иммун системасын ныгыта;
▪️күз авыруларын кисәтә, күз кибү, кызару, арпа чыгуны булдырмый;
▪️мускуллар авыртканда, авыр физик хезмәттән соң файдалы; ▪️токсиннарны чыгара, эчне йомшарта. Шуңа нисбәттә тирене матурайта, сафландыра;
▪️авыздагы начар исне бетер; ▪️менсруация вакытындагы эч авыртуын булдырмый;
▪️ябыгырга теләүчеләр өчен дә файдалы.       

Әлеге сокның зыяны юк. Ике атна рәттән эчсәгез, халәтегез ничек яхшыруын үзегез үк сизәрсез. Сокны соксыккычтан алу белән үк эчәргә кирәк.

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

03 Nov, 06:42


Әни шалфей үләне алып килгән) Шалфейның файдасы :

✔️табигый антисептик: бактерия һәм вирусларга каршы чара;
✔️ютәлдән, үпкә авыруларыннан;
✔️ тамак авыртуын басарга ярдәм итә,
✔️уртлар ялкынсынганда, авызны чайкатырга була,
✔️теш авыртуыннан,
✔️чәчләр өчен яхшы: шалфей төнәтмәсе белән юсагыз, чәчнең текстурасын һәм тонын яхшырта, шулай ук ялтыратып калдыра,
✔️ бит өчен тоник итеп кулланырга мөмкин, тиренең майлылыгын контрольдә тота һ.б.

❤️- кулланган бар
👍- кулланган юк, белеп торыйк

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

03 Nov, 05:31


Хәерле якшәмбе иртәләре белән, дуслар 🥰 Бүген бездә яхшы гына кар яткан, сездә ничек?😍

❤️- яуды
🥰- бездә юк әле

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

02 Nov, 17:00


🤗 Хәләл продуктлар җитештерүче Россия компаниясе Фаберлик компаниясе турында ишеткәнегез бардыр, дуслар?🌷

✔️ассортименты бик киң,
✔️продуктлары хәләл, натураль компонентлардан житештерелгән,
✔️биредә үзегез теләгән һәм гаиләгез өчен кирәкле булган тормыш-көнкүреш кирәк-яракларын, сәламәтлек чараларын 20% ташлама белэн алырга була🔥
✔️Һәр каталог саен бүләкләр дә🎁килеп торачак, распродажа, торле акцияләр була 🔥

Заказлар бирер өчен ссылка:

https://faberlic.com/register?sponsornumber=739280138&lang=ru&r=1000034210371

Р.С. Сезнең яныгызда ышанычлы наставник - Альмира булачак💖 Хезмәт хакы һәр 3 атна саен бирелә Сынап карыйбызмы?

Моның өчен Альмирага языгыз:

@Almira_gallyamowa ◀️

ВАТС АПП ГРУППА ◀️
89276737000

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

02 Nov, 16:05


Әниләр белән кибетләрдә йөрдек (видеода туганыбыз Рәмзия апа да бар). Әнигә аяк киеме алдык ☺️ Түбәтәй хәләл кафесында тәмләп чәй эчеп, ашап алдык.

Сезгә дә күңелле кичләр😍

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

02 Nov, 14:30


Әниләр бн HOFF кибетенә дә кереп чыктык. Прихожийга кечкенә шкаф белән элгечләр кирәк иде. Әниләр бн киңәшеп алдык🙏

Хәерле кичләр барыгызга да😍

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

02 Nov, 09:11


Өйдә хуҗалык эшләре бар иде, әти белән төзелеш кибетенә (Леруа Мерлен) барып килдек☺️ Аласы әйберләр алынды, Аллагашөкер 😍🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

02 Nov, 08:02


Кара бал да була икән😍 Әниләр алып килгән. Көнгә 1 чәй калагы кабарга. Бөтен авырулардан да.

Иммунитетны ныгыта, организмның тонусын күтәрә, авырулардан соң көчләрне торгызуга ярдәм итә һәм матәләр алмашын яхшырта торган процесс.

❤️- кулланган бар
👍- белми идем

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

02 Nov, 04:01


Хәерле иртәләр, дуслар 🥰🙌

Кичә төркемдә бераз ял ясап алган идек, бүген сезнең бн булачакбыз🥰 Әниләр белән дә видеолар куярмын ❤️

Уңышлы матур көннәр барыгызга да💐 Кемнәр эштә/ кемнәр өйдә, нинди планнар сезнең бүгенгә?

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

01 Nov, 03:08


Хәерле иртәләр, дусларым🙌 ИЗГЕ ҖОМГА көннәре белән сезне❤️

Йөргән юлларыбыз уң булсын, күңелдәге изге теләкләр чынга ашсын, фәрештәләр саклап йөртсен барчагызны🤲🙏

Ноябрьне башлап җибәрдек, хәерлесе белән💐

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

31 Oct, 16:02


Картәтәсе шушындый массажер алып килгән әле бүләккә😍

Кулланып караганыгыз бармы?)

Уңайлы икән, үземнең дә телефонда озаграк утырылса муен-бил авырта, массаж ясап карарга кирәк булыр ☺️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

31 Oct, 14:01


Бурычлар яшәүгә комачаулыймы?

Ай саен хезмәт хакын борчылып көтәсезме, аны шунда ук банкларга бирергә кирәкме? Коллекторларның даими шалтыратулары, суд белән янаулары бетмәс кебек тоеламы?

Акчалар процентка китә, ә үзең һәм гаиләң өчен берни дә калмый.

⏺️Ләкин чыгу юлы бар! ОК Банкрот 2017 елдан бирле эшләп килә һәм бөтен Россия буенча 300дән артык гражданга бурычлардан һәм кредитлардан легаль һәм тиз арада котылырга ярдәм иткән.

⏺️Алар барысын да үз өсләренә ала-кредиторлар белән аралашудан алып судтагы тикшерүләргә кадәр. Синең хезмәт хакың яңадан синеке булачак!

⏺️Башка түзмәгез! ОК Банкрот каналына языл һәм бүген үк бушлай консультациягә языл. Бурычсыз тормышны башла!

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

31 Oct, 13:02


Күңелле кичләр сезгә дә 😍☺️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

31 Oct, 12:59


Әниләр килеп җиттеләр әйбәт кенә, Аллага шөкер 🥰🙏 Гадәттәгечә бик күп күчтәнәчләр төяп килгәннәр) рәхмәт безне зурлаган, кайгырткан өчен!!!! ❤️❤️❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

31 Oct, 06:02


Халидә апаның рецепты буенча ясап карадым, шундый җайлы гына ясала, составы буенча чын мазьга охшап тора үзләшкәч.

Ничек ясарга икәнен алдан куйган идек, искә төшерәбез:

ТЕЗЛӘР АВЫРТКАННАН

-2 аш кашыгы он
-1 аш каш бал
-1 аш каш сыер мае
-1 аш каш суган суы

шуны бутап мазь ясарга.

Төнгелеккә тезгә 1 ай сөртергә. Файдасы бар🙏

Язылучыбыз Халидә апага рецепт өчен рәхмәт ❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

31 Oct, 03:01


Хәерле иртәләр, дусларыбыз 🍁🍂🍁

Атнаның 4нче көне - пәнҗешәмбе иртәләре бн❤️ Бүген кунакка нәнәй белән картәтәйләрен көтәбез 😍

Уңышлы матур көннәр, шатлык- сөенечләр юлдаш булсын бүген һәркемгә! Беребез дә авырмасын, сәламәт булыйк🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

30 Oct, 15:01


Бер ел буе диярлек керфекләргә наращивание ясаткан идем. Үкенәм, чөнки күз белән проблемалар башланды. Күздә корылык борчыгач, табибка бардым, күзне дымландырып торучы, өске күз кабагы астында урнашкан май бизләренә зыян килгән: "ожог" булган икән, күз дымланмагач ялкынсынуларга тиз бирешә😢

Ясалма керфекләрдән баш тарттым✖️, 1 -2 ай дәваланасы хәзер🙏

Наращивание ясаганыгыз бармы? сез кайсы төркемгә карыйсыз?

Кемдер еллар буе да ясата, берни булмый анысы, минем очракта туры килмәде.

❤️- натураль керфекләр яклы
👍- наращивание ясатам

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

30 Oct, 13:00


Рәхәтләнеп көләр өчен, шәп канал калдырам әле сезгә 🤣 Көлү - сәламәтлек өчен дә файдалы 🙌

Тетя Фанни - хатын-кызлар өчен иң яхшы юмор каналы!

Язылып, кәефләрне күтәреп алыйк 🤣

https://t.me/+IeBB6T2SrBZjNWJi

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

30 Oct, 08:00


Йөрәк һәм кан тамырлары өчен файдалы исемлек:

✔️Көненә бер стакан кызыл виноград согы инфаркттан аспиринга караганда яхшырак саклый. Ул кан тамырларына тромблар белән капланырга ирек бирми, тромбоцитларның активлыгын 75% ка киметә, ә бу максат өчен кулланыла торган аспирин бары тик 45% ка гына нәтиҗәле.

✔️ Е витаминына бай ризыклар ашагыз: яшелчә, сыр, эремчек, кузаклылар, үсемлек мае һ.б.
Атнага 1 булса да балык әзерләгез.

✔️Көненә 5 әстерхан чикләвеге гомерне 7 елга озынайта, әстерхан чикләвеге составына йөрәкне һәм кан тамырларын холестеринның зарарлы тәэсиреннән саклаучы матдәләр керә.

✔️Банан йөрәк ритмын нормальләштерә. Ул нерв системасын кирәкле энергия белән тәэмин итәчәк, йөрәк мускулын саклауга булышачак, калий балансын торгызачак һәм йөрәк тибешенең ешаюын тынычландырачак.

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

30 Oct, 06:10


ГЕПАРИНОВАЯ МАЗЬ

Бу мазьны кулланып караучылар бармы? Кыйммәт түгел, ә файдасы күп икән:

✔️ ялкынсыну процессын киметә, микроциркуляцияне яхшырта;

✔️гематоманы, тукымаларның шешүен киметергә ярдәм итә, тәндәге күгәргән эзләрне бетерү буенча иң нәтиҗәле ысул булып санала;

✔️күз астындагы капчыкларны бетерә (күзгә тидермәскә);

✔️җыерчыклардан: җыерчыклар урынына юка катлам итеп сөртегез;

✔️бетчәләрдән: тирегездә ялкынсыну күрсәгез, Гепарин мазе сөртеп карагыз, ялкынсыну бетәргә тиеш.

❤️- кулланган бар
👍- кулланган юк, белеп торыйк

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

30 Oct, 03:00


Хәерле иртәләр, яраткан төркемдәшләребез 🥰

Каникуллар да узып китте, бүген Талияне мәктәпкә әзерлим🙏 Вакыт чаба

Барыгызга да уңышлы көннәр теләп калабыз🙌❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

29 Oct, 13:00


Авырып киткәндә, тиз генә дару эчеп куябыз да онытабыз, шулай бит?)

Ә кайчак шулай була: кеше тыныч кына йөри, үзен яхшы хис итә, ә көннәрдән бер көнне БАЦ! Һәм диагноз.

Ни өчен шулай килеп чыга?

❗️Чөнки бик аз кеше даими тикшеренүләр уза, анализлар тапшыра, организмдагы дефицитларны күзәтә. Моның өчен вакыт һәм акча табарга кирәк...

Нутрициологлар кабатлый: "ҮЗ ОРГАНИЗМЫГЫЗНЫ ТЫҢЛАГЫЗ!». Ул сезгә теләсә кайсы врачтан да күбрәк сөйләр.

Организм симптомнар белән сөйләшә, ә кайчак эчтәге проблемалар турында СИГНАЛ БИРӘ. Бары тик аны тоярга һәм сигналларны дөрес аңларга гына кирәк.

Натуропатия докторы, 8 еллык стажы булган нутрициолог Наталья Будникова теге яки бу симптомның нәрсә турында сөйләве хакында БУШЛАЙ АҢЛАТА. Моның өчен аның каналындагы закрепка күз салырга кирәк.

👆Тизрәк язылып куегыз, үзебезне үзебез кайгыртмасак , кем кайгыртып?

Тормыш дәрәҗәсен төшерә, кәефне һәм планнарны боза торган нәрсәләрне игътибарсыз калдырмыйк!

Натальяның симптомнар буенча үз-үзеңә диагностика ясарга өйрәтүче постына сылтама - https://click.tgtrack.ru/e703978961af4?post=1451

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

29 Oct, 11:29


Ризыкны күп пешерсәң - артык кала да әрәм була, ә аз пешерсәң, нәкъ менә шул көнне кунаклар килеп керә я күбрәк ашала да җитми кала.

Сез ничек итәсез? Берничә көнгә пешереп куясызмы? Әллә бер ашарлыкмы?

❤️- күбрәк итеп пешерәм (запас белән)
👍- ашалып бетәрлек кенә

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

29 Oct, 07:54


КЕФИР+КАРАБОДАЙ

Кефир һәм карабодай катнашмасының файдасын искә төшереп китик әле:

-шикәр дәрәҗәсен киметергә ярдәм итәчәк,
-организмны зарарлы токсиннардан чистарта,
- ашказаны микрофлорасын саклый,
-метаболизмны тизләтә.

Шуңа күрә диабетикларга бу продуктларны көн саен кулланырга киңәш итәләр.

Карабодай ярмасын он хәленә җиткәнче кофемолкадан чыгарырга, 1 аш кашыгы күләмендәге онны бер стакан кефирга салып болгатырга һәм суыткычка куярга кирәк.

Иртәнге ашка ярты сәгать кала бу даруны эчегез. Дәвалану курсы - 14 көн.

Реакция калдырсагыз рәхмәтле булам ❤️, бу безгә язмаларның актуальлеген анализларга ярдәм итә.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

29 Oct, 06:23


Брусника - нарат җиләген кулланганыгыз бармы, дуслар?

"Бер уч җиләк - витаминнарның тәүлеклек дозасын алыштыра", - диләр табиблар. Чөнки бу җиләкләрдә берьюлы берничә төркем: А, В, Е һәм С витаминнары бар. Моннан тыш, аларда калий, марганец, тимер һәм магний күп. Аны юкка гына «үлемсезлек җиләге»дип атамыйлар.

Нарат җиләге салкын тию вакытында температураны төшерә һәм баш авыртканда ярдәм итә.

Брусника яфракларыннан ясалган дәвалау кайнатмалары ялкынсынуга каршы торырга булыша , тынычландыра, иртә савыктыра торган үзлекләргә ия. Алардан ясалган төнәтмә бөер һәм бавыр авырулары вакытында кулланыла.

❤️- кулланган бар
👍- кулланган юк, белеп торыйк

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

29 Oct, 03:01


Хәерле иртәләр, дусларыбыз 🍂🍁🍂

Сишәмбе көннәре белән!

Эшләребез уңышлы, кәефләребез яхшы булсын🙏🙌

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

28 Oct, 16:12


Талияне хэллоуин бәйрәменә чакырганнар иде бүген, иптәш кызының гаиләсе оештырган. Чакыргач барырга булдык, балаларга кызыклы бит.

Татарларда андый бәйрәм булмаса да, матур "Көзге бал" бәйрәме бар. Мәктәпләрдә укыганда күңелле уза иде. Авыл клубында концерт шикелле дә уза ул. Уңыш бәйрәме дип тә атала.

Сезнең якта нинди көзге бәйрәмнәр бар?😍

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

25 Oct, 17:01


🥳 Разыгрываем сертификаты в Золотое Яблоко на сумму 50 000 руб.

Для участия нужно:

1. Быть подписанным на @region116_kazan

2. Нажать на кнопку «Участвую» под этим постом


Каждому победителю подарим электронный сертификат на 10 тыс в ЗЯ (либо денежный эквивалент)

Итоги розыгрыша подведет умный бот случайным образом 27 октября.
Приз можно будет получить только в Казани!

Перешли друзьям и близким чтобы повысить шансы на успех!

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

25 Oct, 16:58


Телеграмда барган, үзем катнашкан конкурслар турында сезгә хәбәр итеп барабыз) Менә чираттагысы😍⤵️ Әйтелгән каналга язылып, участвую дигәнгә генә басасы.

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

25 Oct, 14:01


Кичкелеккә бездә пилминнәр))

Сез ниләр әзерләдегез, дуслар?

Идеялар бн бүлешик😍🙌

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

25 Oct, 12:02


Чикләвекләрне бал белән кушып куйдык әле)

Чәй эчәргә шундый тәмле☺️ Файдалы да))

✔️фисташки чикләвеге
✔️әстерхан чикләвеге
✔️фундук
✔️бал

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

25 Oct, 10:00


Малайлар һәм кызлар өчен искиткеч нәфис һәм сыйфатлы Термобельега заказ бирдек 🔥

✔️сулый торган
✔️гипоаллерген
✔️тәнгә йомшак, җылы
✔️пижама итеп тә кулланырга мөмкин,
✔️төрле төсләре бар, размерлары 90-120, 130-160 ка да заказ биреп була.

Составы: бархат, овечья шерсть, шелк тутового дерева, полиестер

Бәясе кыйммәт түгел (кибетләрдә 2 тапкыр кыйбат йөри алар). Ссылка буенча кереп карый аласыз:

https://t.me/happy_and_stylish_baby/521

ТЕЛЕГРАМНАРЫ, ТУЛЫ МӘГЪЛҮМАТ ⬆️⬆️⬆️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

25 Oct, 08:28


УРТЛАР ЯЛКЫНСЫНСА - КӘБЕСТӘ ҺӘМ ПЕТРУШКА БУЛЫШЫР

Еш кына урт ялкынсына, гингивит башлана. Организм хәлсез булып, С витаминына кытлык кичерсә, хәл тагын да авырая: уртта җәрәхәтләр барлыкка килә, алар шешә һәм каный.

Бу очракта кәбестә ярдәмгә килә. Яңа сыгылган кәбестә согын шулкадәр үк кайнаган суга кушалар да, авызны чайкыйлар. Петрушка төнәтмәсе дә ялкынсынуны баса, ул шулай ук авыздагы начар исне дә бетерә.

Сәламәт булыйк 🙏

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

25 Oct, 07:01


Имбирнең тагын берничә шәп үзлеге әйтелмичә калган әле кичә😍

- тешләрне агарта,
-авыз куышлыгындагы микробларга каршы,
-битне (йөзне) ачып, яшәртеп җибәрә һ.б.

Тулырак мәгълүмат видеода ❤️

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

25 Oct, 05:58


Изге Җомга көннәре белән, дуслар🕊️

Көннәребез изге гамәлләр кылып, яхшы хәбәрләр ишетеп, сөенечтә генә үтсен🙏🙌

Барыгызга да матур көннәр🥰

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

24 Oct, 16:10


Апалар, кызлар , КАЙНАР РИЗЫКЛАР дан торган канал тәкъдим итәбез :

Голубцы, вареники, пылау, тефтели, гуляш - бөтен рецептлар монда👇

Тәмлүшкәләрен пешерегез, каналны саклап куегыз :


🔥 КАЙНАР РИЗЫКЛАР 🔥

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

24 Oct, 15:36


Кием үтүкләргә яратасызмы, дуслар ?)

Мин кайчак кул белән тигезләп, төреп алып кына куям, бик бөгәрләнсә генә үтүклим.

Апам хәзер пар үтүгенә күчте (пар белән үтүкли торган).
Сез нинди үтүк кулланасыз?

❤️- үтүкләргә яратам, еш үтүклим
👍- сирәк кенә үтүклим

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

24 Oct, 13:01


Тамак авыртуны минераль су белән ничек дәваларга?

Әгәр тамагыгыз авыртуын сизсәгез, җылы минераль су белән чайкарга мөмкин. Тозлар ялкынсыну процессларыннан ярдәм итә, микробларны үтерә. Су җылырак булырга тиеш. Башка дәвалау эремәләре кебек үк, көнгә 2-3 тапкыр чайкарга кирәк.

Якынча бер стакан җылы минералка кирәк (газсыз).

Бу максатлар өчен, мәсәлән, «Боржоми» яки «Новотерская целебная»туры киләчәк.

❤️- бу ысулны кулланам
👍- кулланган юк иде