ЗИНҺАР
Менә бу зинһар сүзенә кырын караучылар бар, беләсезме. «Кит әле, зинһар, юк сүз сөйләмә», – диярсез. Ә мин чынлап әйтәм. Кемдер аны дин ягыннан куллану бик дөрес түгел дип уйлый, кемгәдер яңгырашы бик тупас булып тоела. Мондый очракта сүз турында мәгълүмат тупларга һәм проблема тудырган мәсьәләне булдыра алганча чишәргә кирәк. Без дә шулай итик.
⏳ Сер түгел, зинһар – фарсы алынмасы. Чыганак телдә аның мәгънәсе шактый киң: «ярлыкау, кичерү, гафу; аяу; саклык, сак булу; яклау; сыеныр урын, ышыклану урыны…» Шул ук чыганак телдә аның ымлык мәгънәсе дә бар һәм ул анда «сак бул!; кара аны!; уеңа да китермә!» дигәнне белдерә. Безгә нәкъ әнә шул соңгы мәгънәсе генә алынган. Тик монда шуңа игътибар итәргә кирәк: чыганак телдә дә, фарсы телен белүче зыялылар каләме белән язылган иске татар текстларында да зинһар сүзе бары тик юклык формасындагы фигыльләр белән, ягъни «зинһар, кагылма!», «зинһар, дәшмә!» кебек контестларда гына кулланылган. Чөнки сүзнең мәгънәсен аңлап сөйләгән кеше башкача куллана да алмаган. Аның өчен зинһар сүзен алыштырганда түбәндәге мәгънә чыккан: сак бул, кагылма!; кара аны, дәшмә!
☝️ Тора-бара, төгәлрәк әйткәндә, татар арасында фарсы телен белүчеләр кимегән саен, әлеге һәм башка бик күп сүзләрнең эчке мәгънәләре аңлашылмый башлагач, зинһарны барлык формасындагы фигыльләр белән дә куллана башлаганнар. Безнең өчен хәзер зинһар, кил яки зинһар, үтегез дип әйтү бер дә сәер тоелмый. Мәгәр инде сүзнең семантикасын белгәннән соң кемнеңдер аны барлык формасындагы фигыльләр белән кулланасы килми икән, телебездә башка мөмкинлекләр бар, мәсәлән, -чы/-че кушымчасы, санә/сәнә һәм әле кисәкчәләре. Алар нәкъ үтенечне, хөрмәт белән нәрсәдер сорауны белдерәләр: Мә әле, Сөләйман абзый, бусы – синең өлеш (М. Фәйзи). Былбылкаем минем, килсәнә! (М. Җәлил). Нәҗип, иснәп карачы, миннән җофар исе килә! (А. Гыйләҗев).
✅ Зинһарга бәйле тагын бер сәерлек – зинһар өчен дигән сүз. Моңа ниндидер адекват аңлатма табу да кыен. Шәхси фикеремчә, монда рус теленең йогынтысы булмый калмагандыр. Революциягә кадәрге текстларда мондый кулланыш очрамый диярлек (аның каруы зинһар вә зинһар дигәне очрый, ягъни берничек тә, катгый рәвештә). Соңрак исә русча ради бога дигән сүзне татарча зинһар өчен дип калькалау ихтимал (чаг.: Ходай хакы өчен). Шуңа күрә кайбер кешеләр бу зинһар сүзендә ниндидер мәҗүсилек калдыкларын дә күрә. Ләкин югарыда аңлатканнарымнан да аңлашыла ки, андый бернәрсә дә юк. Сүзнең чыгышын һәм куллану вариантларын күрсәттем. Кайсын сайлыйсыз, анысы инде үзегезнең эш.