Диния Нәзарәте @dumrt_tatar Channel on Telegram

Диния Нәзарәте

@dumrt_tatar


ТР МДН

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми мәгълүмати каналы. Каналда мөфтият эшчәнлеге һәм Татарстан өммәте тормышындагы иң мөһим вакыйгалар турында хәбәр ителә.
Элемтә өчен: [email protected]

Диния Нәзарәте (Tatar)

Диния Нәзарәте татарстан Республикасы мөселманнарынан рәсми мәгълүматлар итүгә бик ярдәм итәчәк канал. Бу каналда мөфтият эшчәнлеге һәм Татарстан өммәте тормышындагы иң мөһим вакыйгалар турында хәбәрләр биреләр. Диния нәзарәте каналы арһылы элем итүчеләр резеда маратовна белән хабарлана ала. Татарстан Республикасындагы мөселманнар өсөн аналык канал даим ирекле идә. Диния Нәзарәте каналы арһылы һәр түгел яңа белмәләргә һәм яхшы руханиятның тәртибене килештергә ярдәм итә. Канал арһылы агъзалар билән стәндартларга һәм тимерханә һәм тәшкергә һамсарайдыр. Диния Нәзарәте каналы арһылы татарстан Республикасында ирек белән ишләшәрекле булырга интеү чирек.

Диния Нәзарәте

06 Jan, 06:53


🕌📖7-8нче гыйнвар көннәрендә Кукмара мөхтәсибәтендә балалар һәм яшүсмерләр арасында Коръән укучылар бәйгесе үтәчәк.

Әлеге чара Кукмара шәһәре Туеш мәчетендә узачак. Биредә кукмаралылардан тыш, Балтач, Арча, Саба, Теләче, Мамадыш, Түбән Кама һ.б. районнардан балаларның килеп катнашуы көтелә.

❗️Бәйгедә 4-15 яшьлек барлык теләгән балалар катнаша ала.

7⃣нче гыйнварда кызлар көч сынаша;
8⃣нче гыйнварда – малайлар.

🔹Сезне әлеге вакыйгада көтеп калабыз!

Бәйгедә катнашу өчен теркәлү иртәнге сәг. 08.00-дә башлана.

🕌Мәчет адресы: Кукмара шәһәре, Магистральная ур., 1а.

📱Сораулар булса: +7 903 342-40-40 Айрат хәзрәт, Туеш мәчете имам-хатыйбы.

Диния Нәзарәте

04 Jan, 13:34


🕌🕌Болгар җирендә Нәзарәтнең БИА теләктәшлегендәге «Сәфәр» мөселман форумы башланды – анда бөтен Россиядән 50 мөселман җыелды

💫💫Проектта Мәскәү, Оренбург, Уфадан һәм Самарадан, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 30 яшьтән алып 40 яшькә кадәрге мөселманнар, шул исәптән гаиләле парлар катнаша

«Сәфәр» форумы – мөселман өммәтен берләштерү, белем алу һәм иманны ныгыту, хәләл ял итү һәм иҗат белән шөгыльләнү мәйданчыгы

Форумның остазы – теолог, китаплар авторы Мөхәммәдрәсул Гыймбатов

Форум программасында:
📍Ислам дәресләре, квестлар, Болгар тыюлыгы буйлап экскурсияләр, яңа танышулар һәм төрле темаларга әңгәмәләр

Диния Нәзарәте

04 Jan, 08:43


🕌📖Хәзерге вакытта Бөгелмә шәһәренең “Гәүһәр” мәчетендә 15 яшькә кадәрге малайлар арасында Коръән укучылар бәйгесе үтә. 

🔹Әлеге чарага катнашучылар Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарыннан килде: Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Әлмәт, Ютазы, Мөслим, Чирмешән һәм Нурлат балалары көч сынаша. Барлыгы 50дән артык катнашучы.

🔸Бәйге өч номинациядә уза:

📍ярты җүзне, 
📍30нчы җүзне, 
📍29-30нчы җүзләрне яттан белү.

Жюри әгъзалары хафизлардан тора. Алар яттан белүгә (хифз), дөрес укуга (тәҗвид) һәм матур итеп укуга (тиләвәт) бәя бирә.

🎁Һәрбер номинациядә җиңүчегә, Коръәнне яттан укуда ирешкән уңышларны бәяләп, кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Диния Нәзарәте

03 Jan, 07:24


📸Узган елны ачылган Яңа Тура авылы мәчетендә (Яшел Үзән районы) Рәгаиб кичәсе үтте. Бирегә җыелучылар ифтар кылды, вәгазь тыңлады, Коръән укыды, шулай ук балалар өчен остаханәләр эшләде.

Диния Нәзарәте

01 Jan, 06:50


РӘГАИБ КИЧӘСЕнә чакырабыз

🔹Кайда: Яшел Үзән районы Яңа Тура авылы
🔹Кайчан: 2нче гыйнвар, пәнҗешәмбе
🔹Ничәдә: ахшам намазыннан соң, сәг.15:22-дә

👉Программада: авыз ачу, Раҗәб аеның фазыйләтләре хакында вәгазьләр, Коръән уку, шулай ук балалар өчен мастер-класслар.

🌹Кичне бергәләп Аллаһка гыйбадәт кылып үткәрик!

Рәхим итегез!❤️

🕌Мәчетнең адресы: Яңа Тура авылы, Луговая урамы, 1б.

Диния Нәзарәте

01 Jan, 05:57


👦👧Бу көннәрдә мәчетләр балалар ялын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрергә чакыра. Кушылыгыз!🕌

Диния Нәзарәте

31 Dec, 09:48


⚡️Мөфти Камил хәзрәт Раҗәб ае якынлашу уңаеннан мөрәҗәгать итте. Тулы текст белән биредә танышырга мөмкин.

👉Үзенең мөрәҗәгатендә Мөфти ассызыклаганча, Раҗәб – Рамазан ае якынлашып килүнең иң беренче галәмәте булып тора: безгә ул ураза башланырга төгәл ике ай калганлыгын, димәк, мөселманнарга аңа әзерләнергә вакыт җиткәнлеген хәбәр итә.

📍Әлеге айда ике мөбарәк кичә бар – Рәгаиб кичәсе (милади буенча 2025нче елның 2нче гыйнвары) һәм Исра вә Мигъраҗ кичәсе (Раҗәб аеның 26сыннан 27сенә каршы төн – милади буенча 2025нче елның 26нчы гыйнвары). Рәгаиб кичәсе сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ әти-әнисенең никахлашуы белән истәлекле. Ә Исра һәм Мигъраҗ – аның төнлә Мәккәдән Иерусалимга күчүе һәм могҗизалы рәвештә күккә ашуы ул.

❤️Раҗәб аеның фазыйләтләрен аңлап, мөбәрәк кичәләрдә гамәл-гыйбадәтләргә зур игътибар биреп, салаватлар әйтеп, вәгазьләр тыңлап үткәрик.

🕌Татарстан мәчетләрендә дә Рәгаиб, Исра вә Мигъраҗ кичәләрен үткәрү көтелә. Сезне көтеп калабыз!

Диния Нәзарәте

31 Dec, 08:41


Бүген, кояш баю белән, Раҗәб ае керә. Татарстанда җөмәдәл-ахыр ае ничек узды?

🔸Түбән Камада һәм Апас мөхтәсибәтендә капиталь төзекләндерүдән соң мәчет ачылды

🔹Кукмара районы Мәчкәрә авылының тарихи мәчете манарасына ярымай куелды

🔸Казанның “Наташа” хосписында  һәм Түбән Кама балалар хастаханәсендә намаз бүлмәләре ачылды

🔹Татарстан мөфтиятенең Хәләл буенча стандарты комитеты Фарсы култыгы илләрендә аккредитация алды

🔸Нәзарәт делегациясе махсус хәрби операциядә катнашучыларга унынчы гуманитар йөк илтеп тапшырды

🔹“Гаилә” мәчете махсус хәрби операция солдатларына ярдәм итү өчен “Гаилә җылысы” хәйрия акциясен башлап җибәрде 

🔸Татарстан мөфтияте казые Марат хәзрәт Мәрданшин “Халык фронты. Барысы да җиңү өчен” медале белән бүләкләнде

🔹Мөфти мөселман волонтерлары белән очрашты

🔸Мөфти Камил хәзрәт «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең күчмә утырышында катнашты 

🔹Камил хәзрәт ТР Прокуроры Альберт Суяргулов белән очрашты.

🔸Нәзарәт Казанда имам-вәгазьчеләр слётын һәм Мөселман яшьләре активы слетын уздырды

🔹Казанда – Саматов укулары, Чистай мөхтәсибәтендә – V Мөхәммәд-Закир Камалов (Чистави) укулары, Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә шәҗәрәләр һәм төбәк тарихы буенча семинар узды

🔸Мөфтияттә – рухи кыйммәтләрне һәм гаилә традицияләрен саклау мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл, Мөслимдә ислам гаилә кыйммәтләре турында очрашу үтте

🔹Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты республикакүләм журналистлар бәйгесендә җиңүче булды

Диния Нәзарәте

31 Dec, 05:42


🇷🇺Казанда махсус хәрби операция сугышчыларына ярдәм итүдә катнашучы волонтерлар төркеменең берсе белән очрашу узды. Алар – үз куллары белән 3500 маскировка челтәре үргән 60тан артык хатын-кыз! Әлеге волонтерлар фронтка гуманитар ярдәм җыюда катнаша һәм балалар, яшьләр белән эш алып бара.

🎁💝Рәхмәт йөзеннән аларга хезмәтләре өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Диния Нәзарәте

30 Dec, 11:23


🕌📖Бүген Чаллы шәһәрендә Татарстан мөфтияте һәм мөхтәсибәт бүләкләренә балалар арасында Республикакүләм традицион Коръән укучылар бәйгесе узды. Әлеге чарада төрле шәһәр һәм районнардан, шул исәптән Чаллы, Казан, Түбән Кама, шулай ук Мөслим, Алабуга, Әлмәт, Сарман һәм Менделеевск районнарыннан 99 малай һәм 100 кыз катнашты.

💫Конкурста мәдрәсәнең көндезге бүлегендә укымаучы, әмма тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръән укый белүче 15 яшькә кадәрге балалар көч сынашты.

🔸Иң яхшы Коръән укучыларны дүрт яшь төркемендә сайлап алдылар.

Диния Нәзарәте

30 Dec, 06:22


Казан шәһәре Дәрвишләр бистәсенең “Ислам” мәчетенә – 30 ел!

🕌 Тантаналы чарада күпләгән кунаклар катнашты: шәһәр имамнары, иганәчеләр һәм мәхәллә халкы – аларның күбесе әлеге мәчетнең сафка басуын хәтерли дә әле.

🌙 Биредә җыелучылар мәчетнең төзелү тарихын күңелендә яңартты һәм хәзрәтләребезнең нәсыйхәтләрен тыңлады. Бүгенге көндә мәчеттә, гыйбадәтләрне үтәүдән тыш, дини гыйлем бирү дә алып барыла. Төрле яшьтәге халык өчен мәчет каршындагы курслар эшли, шулай ук социаль юнәлештәге эшчәнлек тә бар.🕌

📍“Ислам” мәчете төзелеше XX йөзнең 90нчы елларында эшмәкәр Нәзгать Мәгърифәтуллин тарафыннан алып барылган. Беренче бәйрәм намазы 1993нче елда укыла, ә мәчет тантаналы рәвештә 1994нче елның 19нчы августында – Мәүлид бәйрәмендә ачыла.

Диния Нәзарәте

30 Dec, 06:07


🕌Лаеш районы Державин авылында уздырылган “Ислам. Беренче адымнар” курсларына нәтиҗәләр ясалды. Авыл мәчетендә, дәресләргә йөреп, намаз укырга өйрәнгән 15 кешегә сертификатлар тапшырылды.

Курслар 28нче ноябрьдән 26нчы декабрьгә кадәр үтте.

Диния Нәзарәте

30 Dec, 05:52


🕌📖4нче гыйнвар көнне Бөгелмә шәһәренең “Гәүһәр” мәчетендә (Олейник ур., 2) 15 яшькә кадәрге малайлар арасында Коръән укучылар бәйгесе узачак. Әлеге чарада катнашу өчен Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарыннан балалар киләчәк.

Бәйге иртәнге сәг. 8.00-дә башланачак.

❗️Коръән ятлау үзәге шәкертләре һәм хафизлар бәйгедә катнаша алмый.

🔸Бәйге өч номинациядә узачак:

📍ярты җүз,
📍30нчы җүз,
📍29нчы җүз.

📱Сораулар булса, шалтыратыгыз: +79196275966.

📩Гаризалар 1нче гыйнварга кадәр шушы почтага кабул ителә:
[email protected].

Диния Нәзарәте

29 Dec, 20:18


Әссәләму гәләйкүм! 👋

Галиев мәчете каналына рәхим итегез! 🌙


Биредә сез мәчетебез тормышына кагылышлы актуаль мәгълүмат таба аласыз:
• Намазлар һәм дәресләр расписаниесе 📖
• Рухи вәгазьләр һәм күңел өчен киңәшләр 🌟
• Чаралар турында игъланнар һәм файдалы киңәшләр

Галиев мәчете һәр көнне 7:00дән 19:00гә кадәр ачык.
📍 Адресыбыз: Казан, Г. Тукай урамы, 40/22.

Тормышыбызның мөһим мизгелләрен бергәләп бүлешергә һәм иманыбызны ныгытырга чакырабыз! Бу урын сезнең өчен рухи илһам һәм тынычлык чыганагы булсын.

🕌 Бергәләп сәхифәбезне ачып җибәрәбез!

Диния Нәзарәте

27 Dec, 15:41


🕌📚Әлмәт шәһәренең Җәмигъ мәчетендә I Республикакүләм Ислам китабы фестивале узачак. Ул республиканың төрле почмакларыннан килгән әдәбиятчыларны, укучыларны һәм нәшриятларны берләштереп, күп гасырлык Ислам фикере традицияләре белән таныштырачак.

Әлеге чара кысаларында үзләренең басмаларын тәкъдим итүче һәм ислам китабы дөньясындагы үсеш-үзгәрешкә күзәтү ясаучы танылган нәшриятларның чыгышлары көтелә.

Шулай ук китап ярминкәсе эшләячәк.

Балалар өчен мастер-класслар үткәреләчәк, анда алар тәҗрибәле укытучылар белән интерактив дәресләр аша үз күнекмәләрен үстереп, укуга һәм иҗатка булган мәхәббәтләрен ача алачак. 

📍Фестиваль үткәрелү вакыты: 12нче гыйнвар (якш) сәг. 13.00-дән 18.00-гә кадәр.

🕌Чара Р.Фәхретдин ис. Үзәк мәчетнең стилобатында үткәрелә.

Диния Нәзарәте

27 Dec, 13:32


📍 Кышкы каникулларны ничек файдалы уздырырга?  

🌙Сезне республика мәчетләренә балалар белән көтеп калабыз! Каникул көннәрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак. Укучылар ислам дине фәннәре белән танышып кына калмыйча, әдәп-әхлак тәрбиясе алачак, моңа кадәр үзләштергән белемнәрен тирәнәйтәчәк.

📖📚Дәресләр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, күп очракта малайлар һәм кызлар өчен аерым үткәрелә. Укудан бушаган арада балалар һәм яшүсмерләр өчен мөхтәсибәт вәкилләре һәм мәчет хезмәткәрләре төрледән-төрле мастер-класслар, иҗади бәйгеләр һәм конкурслар оештыра.

🏙🌳🕌 Түбәндәге таблицада Татарстан Республикасы мәчетләрендә рухи-сәламәтләндерү курслары, аларның үтү урыны, вакыты, үткәреләчәк чаралары турында тулы мәгълүмат бирелә. Биредә күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып, әти-әниләр балаларның ялын файдалы үткәрү буенча белешә ала.⬇️

Диния Нәзарәте

27 Dec, 08:29


📖Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты “Шура” альманахының 47нче санын нәшер итте.

🕌Әлеге яңа санда раҗәб-шәүвәл айлары өчен тупланган әһәмиятле темаларга вәгазьләр урын алды. Алар:
📍Ислам динендә гыйлем алуның әһәмияте;
📍фәрештәләр һәм аларның бурычлары;
📍Исра һәм Мигъраҗ кичәсе;
📍Шәгъбан аеның фазыйләтләре;
📍Бәраәт кичәсе һәм тәүбәнең әһәмияте;
📍дога кылуның әһәмияте;
📍Ватанны ярату;
📍изге Рамазан ае;
📍Рамазан – Коръән ае;
📍Рамазан – җәһәннәм утыннан котылу ае;
📍Кадер кичәсенә багышлап язылган;
📍шулай ук Ураза гаете вәгазе бирелгән.

Һәр вәгазь, бүгенге көннең актуаль проблемаларын яктыртып, ачыклап, чыгу юлларын табарга тырышып әзерләнгән. Бу үгет-нәсыйхәтләр, киңәшләр кардәшләребез өчен файдалы булыр🤲

🧎Җыентыкта күп кенә сорауларыбызга җавап, аңыбызга зиһен, күңелебезгә нур, калебебезгә сафлык өсти торган нәсыйхәтләр урын алган.

❗️Альманахны биредә йөкләп алырга мөмкин.

Диния Нәзарәте

26 Dec, 16:50


🕌Мәчетләр – Аллаһ йортлары

🌙Түбән Кама мөхтәсибәтенең Колмакчы авылында капиталь ремонттан соң мәчет тантаналы рәвештә ачылды

💫Мәчет хәзер күпфункцияле: намаз залы ремонтланды имам бүлмәсе, уку сыйныфы булдырылды
тәһарәтханә ясалды

🔹Хәзерге вакытта Түбән Кама мөхтәсибәтендә 24 мәчет эшли.

Фоторәсемнәр: Түбән Кама мөхтәсибәте матбугат хезмәте.

Диния Нәзарәте

26 Dec, 09:50


Коръән укырга өйрәнү дәресләренә рәхим итегез!

📱Язылу өчен (WhatsApp):

📍ир-атлар: +7 903 306-25-91,

📍хатын-кызлар: +7 908 343-01-90.

Диния Нәзарәте

25 Dec, 13:52


🗓Бүген, 20 градуслы суык көндә, Буа шәһәре янында җирле мөселманнар юлда ватылган йөк машинасына ярдәм күрсәтә, әлеге автомобиль МХО зонасына йөк белән кузгалган була.

🆘“Тимер” батальоны имамы Илдар хәзрәт Шәмсетдинов ярдәм сорап Буа мәдрәсәсенә шалтырата: ул “Урал” йөк автомобиленең ватылуы һәм автоэлектрик табарга кирәклеге турында хәбәр итә. 

🚛🛠Буа мәдрәсәсе мөгаллиме Азамат Рамазанов тиз генә автомеханик Фаил Сөләймановны чакыра – белгеч машина йөртүче Алексей белән машинаны карый һәм ватылуның сәбәбен – генератор һәм аккумуляторларның төзек булмавын ачыклый.

📍Район хакимияте йөк машинасы өчен кирәкле запас частьлар алырга ярдәм итә, шуннан соң автомеханик аларны урнаштыргач, көпчәкләрне алыштыру өчен шиномонтажга баралар. Халыкның тырышлыгы нәтиҗәсендә машинаны тиз арада төзәтәләр. Юлчыларга шулай ук мәдрәсәдә кайнар ризык🍝 һәм чәй☕️, юлга дип азык-төлек бирелә🍞🍱.

💫Юлда барганда Илдар хәзрәт Татарстан Республикасы мөфтиятенә шалтыратып, битараф булмаган барлык мөселманнарга рәхмәтен белдерде.

Диния Нәзарәте

24 Dec, 15:55


Бүген Кукмарада мөхтәсибәтнең еллык хисап җыелышы узды: 2024нче елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды.

🌙Район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев узып баручы ел нәтиҗәләре турында сөйләде, ә имамнар, аксакаллар, абыстайлар мәчетләрдә башкарылган эшләр турында чыгыш ясады.

🔹Җыелышта Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, күрше районнарның имам-мөхтәсибләре һ.б. чакырылган кунаклар катнашты.

👨‍👨‍👦‍👦Гаилә елы уңаеннан имамнарга һәм абыстайларга бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәсәлән, Олыяз авылы абыстае Тәэминә Гобәйдуллина ире Хәниф әфәнде белән 65 елдан артык бергә тигез гомер итә.

🕌Хәзерге вакытта Кукмара районының Манзарас авылында актив рәвештә “Фатыйха” мәчете төзелеше алып барыла.

👉Быел Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы тарихи Җәмигъ мәчетендә торгызылган манарага ярымай куелды. Шулай ук август аенда “VII Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Диния Нәзарәте

24 Dec, 11:08


🌅РАМАЗАНГА – НАМАЗЛЫ БУЛЫП

🕌Рамазанга кадәр 2 айдан бераз күбрәк вакыт калып бара. Димәк, тиздән безнең өчен бәрәкәтле вакыт җитә. Аллаһы Тәгаләгә якынаеп, Рамазан аен намазлы булып каршы алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

📿📿Моның өчен “ИСЛАМ. БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР” мәктәбенә укучылар җыела: биредә һәркем намаз укырга һәм ислам нигезләрен өйрәнә алачак. Теркәлегез һәм 2025 елның 25 гыйнваренда белем эстәргә килегез.

📚 Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә уза:

🔸Урыны: Казан ш., Галиев мәчете, Тукай ур., 40
🔸Көннәре: 25 гыйнвар - 15 март, 2025 ел
🔸Вакыты: шимбә көннәрендә 09:00 -12:00 сәгатьләрдә
🔸Кемнәр өчен: ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен (дәресләр аерым алып барыла)
🔸Шәкертләрнең яше: 14+
🔸Уку-укыту теле: татар һәм рус телләрендә
🔸Хакы: түләүсез

💬 Теркәлү өчен https://muslimmol.ru/school сылтамасы буенча керергә яки +7 (843) 237-86-18 телефонына шылтыратырга кирәк.

Диния Нәзарәте

24 Dec, 07:29


🕌 20 декабрьдә “Гаилә” мәчете шәкертләре арасында ШИГЫРЬ УКУЧЫЛАР БӘЙГЕСЕ узды. Бәйгедә мәдрәсәбездә дини гыйлем алучы 4-6 яшьлек 30 лап бала катнашты.

🙋Балалар туган җир, әти-әни, өлкәннәрне ихтирам итү, игелекле гамәлләр турында шигырьләр сөйләделәр. Чара ахырында барлык катнашучыларга да - рәхмәт хатлары, җиңүчеләргә исә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

🤲Бәйгенең төп максаты - әдәби әсәрләр аша балаларны күркәм холыклы итеп тәрбияләү, изге гамәлләр кылырга, Ватанны яратырга чакыру. Бәйге кече яшьтәге мәдрсә шәкертләре арасында 3 нче ел рәттән уздырылды.

#Гаиләмәчете #шәкерт #ислам #бәйге #мәдрәсә

Диния Нәзарәте

23 Dec, 16:01


🕌Әлмәт шәһәренең Җәмигъ мәчетендә балалар арасында азан бәйгесе үтте.

Әлеге чарада 60тан артык бала катнашты, алар Әлмәт шәһәреннән генә түгел, Иске Баграж, Бишмунча, Тайсуган, Яңа Нәдер һ.б. авыллардан килде.

📖Иң яхшы азан әйтүчеләр ике яшь төркемендә бүләкләнде: 7-9 яшь һәм 10-12 яшь. Барлык катнашучылар грамоталар һәм бүләкләр алды.

Диния Нәзарәте

23 Dec, 15:22


Нәзарәттә рухи кыйммәтләр һәм гаиләдәге гореф-гадәтләрне саклауга багышланган түгәрәк өстәл узды.

🔹Ул ТР Иҗтимагый палатасы белән берлектә оештырылды.

Алар шушы темалар турында сөйләште:

📍рухи кыйммәтләрне таратуда дини оешмаларның роле;
📍социаль һәм рухи өлкәләрдә дәүләт һәм иҗтимагый институтларның хезмәттәшлеге;
📍рухи мирасны саклау өчен фәнни җәмәгатьчелекнең иҗтимагый һәм дини оешмалар белән хезмәттәшлек итүе һ.б.

Диния Нәзарәте

06 Dec, 07:53


Әлхәмдүлилләһ! 

📿📿Пациентларның үтенече буенча, Түбән Кама балалар район хастаханәсендә намаз бүлмәсе ачылды. Биредә балалары белән хастаханәдә ятучы ата-аналарга да, медицина персоналына да уңайлы шартлар тудырылган.

📍Келәм җәелгән, тәһарәтханәсе булган бүлмә дәвалау корпусының 1нче катында урнашкан.

🤲Аллаһы Тәгалә изге гамәл кылучылардан разый булсын!

📸Фотосурәтләр: Түбән Кама мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте.

Диния Нәзарәте

05 Dec, 14:06


Биредә – ислам банкингы турында барлык мәгълүмат❗️

💻Бердәм порталга рәхим итегез! 

📍Продуктлар
📍хезмәтләр
📍финанс оешмалар реестры
📍сорау-җавап

Диния Нәзарәте

05 Dec, 10:03


🕌Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете “Нәселебез шәҗәрәсе” бәйгесенең нәтиҗәләрен игълан итте. Конкурста 50гә якын гаилә катнашты.

💫Алар бәйгегә гаилә шәҗәрәләрен үз эченә алган, үзенчәлекле бизәкләргә ия иҗади эшләрне, шулай ук фотосурәтләр белән эссе тәкъдим итте.

Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде:
1⃣ урын – Рәзинә Исмәгыйлева, Мансур Хисмәтуллин;
2⃣ урын – Наил Галиуллин, Гөлүсә Зәкиева;
3⃣ урын – Хатиф Әхмәров.

🌙Конкурс эшләре “Гаилә” мәчетендә урын алды. Мәчетнең адресы: Җәүдәт Фәйзи урамы, 2нче йорт.

Диния Нәзарәте

04 Dec, 14:22


💫💫«Мәрҗани» мәчетендә Нәзарәтнең Пленум утырышы узды

🕌🕌 Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында үтеп баручы елда Нәзарәтнең игътибары күбесенчә махсус хәрби операциягә юнәлтелүен әйтеп үтте🪖🪖🪖

🌙🌙2024 елда Татарстан мөфтияте делегацияләре фронтка 5 тапкыр барды🪖🪖🪖. 2022 елдан бирле 10 тонна йөк илтеп тапшырылды 📦📦📦

🕌🕌Моннан тыш, имам-мөхтәсибләр булышлыгы белән 2 ел эчендә 3 мотоцикл 🏍🏍🏍, 4 автомобиль 🚛🚛🚛, 40 комплект хәрби кием әзерләнде

📚📚📚 “Хозур” нәшрияты 165 мең данә дога китабы бастырды

👳👳👳Солдатларны рухландыру һәм куәтен арттыру, кече Ватаннарыннан сәлам һәм күчтәнәчләр илтү өчен алгы сызыкка һәм госпитальләргә 22 имам һәм мөфтият хезмәткәре барып кайтты, 4 имам бүген дә анда хезмәт итә

🪖🪖🪖Пленумда гуманитар ярдәм җыю һәм алгы сызыкка илтеп тапшыру буенча фидакарь хезмәт куючылар билгеләп үтелде. Алар:
Казый, Ютазы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин
Мөфтинең куркынычсызлык мәсьәләләре буенча киңәшчесе Фаик Абдурагимов
Мөфтиятнең тышкы элемтәләр бүлеге баш белгече Юнир Халитов
Матбугат хезмәте баш белгече Илнур Мифтахов

Алар инде 9 тапкыр махсус хәрби операция зонасындагы кайнар нокталарга барып кайтты һәм солдатларга ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән күчтәнәчләр тапшырды. Батырлыгы өчен аларга Камил хәзрәт бүләкләр тапшырды

💫💫 Камил хәзрәт имам-мөхтәсибләрне, темпларны киметмичә, Аллаһ ризалыгы өчен, динебез хакына, Ватаныбыз хакына дигән ниятләр белән, фронтка ярдәм итүне дәвам итәргә чакырды

💫💫 2024 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында «Зәкят» хәйрия фондының генераль директоры Булат Мәрданов һәм «ТР МДН Хаҗ» җитәкчесе Ранис Вахитов хисап тотты

Диния Нәзарәте

30 Nov, 13:03


📝✉️Моннан бер ай элек Мөфти Камил хәзрәткә фронттан хат килеп төште

💻🪖Анда Питрәчтән бер хәрби МХО зонасында үзе хезмәт иткән алгы сызыктагы хәрби частька компьютер техникасы җибәрүне сораган иде

🕌 Якташының үтенеченә Питрәч районы имамнары һәм андагы битараф булмаган кешеләр җавап бирде. Алар тиз арада акча җыйды, кирәкле әйберләрне сатып алды һәм хезмәттәшләре аша Питрәч сугышчысына тапшырды.

🙏Солдатларга барысы да барып җитте. Алар кыйммәтле посылка өчен рәхмәт җиткерә

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, Нәзарәт алгы сызыкка сугышчыларга тапшырды:

📦📦📦9 гуманитар йөк
📚📚📚165 мең данә кесәгә сыя торган дога җыентыклары
🚚 3 автомобиль,
🏍🏍🏍3 мотоцикл
🪖🪖🪖40 комплект хәрби кием

👳‍♂👳‍♂👳‍♂Кайнар нокталарга һәм сугышчылар янына госпитальләргә аларның рухын күтәрү һәм кече Ватаннарыннан сәлам һәм күчтәнәчләр тапшыру өчен Мөфти Камил хәзрәт җитәкчелегендә 20 дән артык имам һәм Нәзарәт хезмәткәрләре барды

❤️🥹 Солдатлар өчен посылкалар җыярга Татарстанның барлык мәчетләре һәм мәхәллә кешеләре ярдәм итә

Диния Нәзарәте

29 Nov, 12:39


💫💫Татар абыстайлары “Абыстайлар дөньясы: үткәне һәм бүгенгесе” дип аталган түгәрәк өстәлгә җыелды.

🌙🌙Әлеге чарада 150 мөслимә катнашты. Җыелыш ислам динен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән мәшһүр мөслимәләрнең якты истәлегенә багышлап үткәрелде.

🕋📿Абыстайларга Мөфтинең беренче урынбасары Илфар хәзрәт мөрәҗәгать итте һәм дин, тел һәм милли үзенчәлекләрне саклап калуда аларның мөһим ролен ассызыклап узды.

Түгәрәк өстәл Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үтте.

Оештыручылар – Татарстан мөфтияте, ТР Мөслимәләр берлеге.

Диния Нәзарәте

29 Nov, 07:41


Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне!

С Днём Государственного флага Республики Татарстан, друзья!

Диния Нәзарәте

28 Nov, 07:06


Илдар Шәмсетдиновка – 53 яшь. Хатыны, 4 баласы, инде өч оныгы бар. Аларны сөеп яшисе урында, быелның мартында ул тормышын төптән үзгәрткән адым ясый: контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына юл тота. Китәр алдыннан аңа тагын бер вазыйфа йөклиләр: Татарстанда төзелгән «Тимер» батальонында имам булырга. Илдар хәзрәт «ВТ» хәбәрчесенә доганың дошман коралыннан көчлерәк булуы турында сөйләде.

🥺 Илдар хәзрәт Шәмсетдинов: «Коръән укыганда рус егетләренең күзләреннән яшь ага»

Диния Нәзарәте

27 Nov, 15:40


📚 «Хозур» нәшрият йортында Мөхлисә Бубиның юбилее хөрмәтенә аның абыйсы Гобәйдулла Бубиның «Фәнни уку. Физика» китабы басылды

📍Бүген бу хезмәтне Мөхлисә Бубиның 155 еллыгына багышлап уздырылган фәнни конференциядә тәкъдим иттеләр

📍Басманы әзерләүдә тикшеренүчеләр Гөлфия Гайнуллина (филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты) һәм Рәмзилә Маннанова катнашты

📍Әлеге хезмәт – инкыйлабка кадәр дөнья күргән басманың хәзерге татар теленә күчерелгән репринт басмасы. Китап физика буенча ярдәмлек булып тора, чөнки Гобәйдулла Буби бу предметны төрле мәдрәсәләрдә һәм мәктәпләрдә укыткан

Диния Нәзарәте

27 Nov, 15:05


🌙 Әгерҗе мөхтәсибәтендә Россиядә беренче хатын-кызлар мәдрәсәсенә нигез салучы һәм күренекле хатын-кыз казыя Мөхлисә Бубиның тууына 155 ел тулуга багышланган фәнни конференция узды

Конференция Россиядә – Гаилә елы, Нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында оештырылды. Анда XIX-XX гасырлар чигендә мөселман хатын-кызларының җәмгыятьтәге активлыгы һәм аларның Россия мөселман өммәте үсешенә керткән өлеше белән бәйле мөһим темалар турында фикер алыштылар

Конференциядә күренекле галимнәр һәм тикшеренүчеләр Рәфикъ Мөхәммәтшин, Айдар Гайнетдинов, Ленар Гобәйдуллин, тарих һәм дини мирас өлкәсендә танылган башка белгечләр чыгыш ясады

Чарада катнашучылар Иж-Буби авылындагы мәшһүр шәхесләрнең каберләрен зиярәт кылды һәм мәрхүмнәр рухына дога кылды

Диния Нәзарәте

21 Nov, 14:34


🕌 Баулы районының Кызыл Яр авылындагы «Җәмигъ» мәчетендә махсус хәрби операция зонасындагы солдатлар өчен күчтәнәчләр әзерлиләр. Актив хатын-кызлар ир-ат курткалары туплыйлар һәм җылы ыштаннар тегәләр, оекбашлар 🧦 бәйлиләр, урын-җир кирәк-яраклары (пледлар) һәм тушенка, куертылган сөт 🥛, токмач 🍜, сохари әзерлиләр.

Кызыл Яр мәчетендә шулай ук махсус хәрби операция барышында якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу да оештырылды: анда Коръән аятьләре укыдылар һәм дога кылдылар🤲.

Диния Нәзарәте

21 Nov, 09:29


‼️ Татарстанда Мөхлисә Бубиның тууына 155 ел тулуны билгеләп үтәләр: фәнни конференция уза‼️

🕌Оештыручылар: Нәзарәтнең Әгерҗе мөхтәсибәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Әгерҗе районы Башкарма комитеты, Иж-Буби авылы тарихы музее һ.б.

🗓️ Кайчан: 27 ноябрьдә.

🏛️ Кайда: Әгерҗе районының Иж-Буби авылында.

🔹 Программада: мәшһүр шәхесләрнең каберләрен зиярәт кылу, Иж-Буби авылы тарихы музеена бару, фәнни конференция. Галимнәр Мөхлисә Бубиның хатын-кыз ислам мәгарифен үстерүдәге роленә, шулай ук аның иҗтимагый һәм дини тормышта актив катнашуына аерым игътибар биреләчәк

☪️ Мөхлисә Буби – Россиядә беренче хатын-кызлар мәдрәсәсенә нигез салучы һәм күренекле хатын-кыз казыя

2024 елның 5 мартында Мөхлисә Бубиның тууына 155 ел тулды.

Диния Нәзарәте

21 Nov, 07:10


– Кибет йогыртларының да хәләл булмавын ишеткән бар.
– Әйе, аларга төрле төс бирә торган кушылмалар өстәлә. Әйтик, кармин. Болар йогыртны хәрамга чыгара.

– Кармин турында еш ишетәбез. Аның каян килеп чыгышын беләсе килә.
– Кармин – кошениль дигән бөҗәкләрдән алына торган кушылма. Ул ризыкка кызыл төс кертү өчен өстәлә. Ризык составында ул Е120 дип күрсәтелә.

– Төркиядән кайтарылган БАДларны тыныч күңел белән эчә алабызмы?
– Төркиядән дигәч тә, бар нәрсә дә хәләл дигән сүз түгел...

Дәвамы: https://shahrikazan.ru/news/din/kunak-tabynynda-bu-rizyk-xalalme-dip-sorau-itame

Диния Нәзарәте

20 Nov, 16:12


🕌Түбән Кама шәһәренең "Җәмигъ" мәчетендә махсус операция вакытында якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу булды. Чарага 40 тан артык кеше җыелды: шул исәптән, төрле милләтләрдән булган һәлак булган солдатларныңтол хатыннары, ата-аналары һәм балалары

Югалган һәм һәлак булган солдатлар өчен Коръән укылды, дога кылынды.

🌙Мөфти Камил хәзрәт исеменнән кунакларны Түбән Кама имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов сәламләде һәм вәгазь сөйләде. Ул ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм район мөхтәсибәтенең махсус хәрби операциядәге солдатларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә зур игътибар бирүен билгеләп үтте: ТР мөселманнары Диния нәзарәте делегацияләре, сугыш хәрәкәтләре зонасына даими барып, сугышчыларга гуманитар йөкләр тапшыра

Түбән Кама мөхтәсибәте мондый очрашулар үткәрүне дәвам итәргә ниятли

📸Фотосурәтләр: Түбән Кама мөхтәсибәте матбугат хезмәте.

Диния Нәзарәте

10 Nov, 15:16


Джиу-джитсу буенча Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышлап уздырылган турнирдан фоторәсемнәр.

Диния Нәзарәте

10 Nov, 13:25


📝🖋 Бу көннәрдә дөньяның төрле почмакларында "Татарча диктант" акциясе узды. Анда мәчет хезмәткәрләре һәм Нәзарәт уку йортлары шәкертләре катнашты. Фоторәсемнәрдә: Спасс районы мөселманнары һәм РИИ студентлары.

Диния Нәзарәте

10 Nov, 11:01


💫 Казанда танылган тренер Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Идел буе федераль округы Чемпионаты һәм 'Беренчелеге башланды

🤼 Ярышларда бөтен Россиядән 300 гә якын спортчы катнаша

🕌🕌 Көннең беренче яртысында балалар көч сынашты. Рәсми ачылыштан соң өлкәннәр арасында ярышлар башланды.

🌙 Оештыручылар – Татарстан мөфтияте ярдәмендә Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе

🥇🥈🥉Турнир танылган, хәзер мәрхүм мөселман спортчысы һәм тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышлана

Диния Нәзарәте

08 Nov, 14:13


📖🖋“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре “Татарча диктант” Бөтендөнья акциясендә катнашты. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфинә Галиуллина мәдрәсәнең көндезге бүлегендә белем алучы 100 егеткә һәм кызга яздырды.

🔹Әлеге чара татар телен яратучыларны берләштерү, татар телендә хаталарсыз язарга өйрәнүгә кызыксыну уяту максатыннан оештырылды.

🌙Диктантны язуда катнашучыларга катлаулылыгы буенча өч текст тәкъдим ителде. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре катлаулы вариантны сайлап, Шәриф Камалның “Матур туганда” романыннан өзек язды.

Диния Нәзарәте

08 Nov, 11:19


🕌Тәтешнең «Кадрия» мәчетендә махсус хәрби операция барышында һәлак булганнарны искә алдылар. Бирегә аларның гаиләләре - тол хатыннары, ата - аналары, балалары җыелып, хәзрәтләр белән Коръән укып, дога кылдылар.

📸 Фотосурәтләр: Тәтеш мөхтәсибәте матбугат хезмәте

Диния Нәзарәте

07 Nov, 15:40


🕌Буа шәһәренең “Әбү Хәнифә” мәчетендә ел саен уза торган “Дога бәйгесе” үтте. Аны район мөхтәсибәте оештырды. Конкурста төрле авыллардан – Түбән Наратбаш, Килдураз, Бикмураз һәм Буа шәһәренең үзеннән килгән мәктәп яшендәге 20 бала катнашты.

🌙Бәйге нәтиҗәләре буенча беренче урынны Түбән Наратбаш авылыннан Азалия Сибгатуллина, икенче урында шул ук авылдан Алмаз Сибгатуллин, өченче урынны Бикмураз авылыннан Камилә Шәкүрова яулады. Аларның һәрберсенә кибеттән балалар товарлары кибетенә сертификатлар тапшырылды.

📸Фотосурәтләр: Буа мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте.

Диния Нәзарәте

02 Nov, 10:11


Бүген кояш баю белән яңа айга – Җөмәдәл-әүвәл аена аяк басачакбыз. Ә менә үтеп баручы Рабигыль-ахыр ае Татарстанда ничек узды?

🔹Владимир өлкәсендәге мәктәпләрдә хиҗабны тыю турында боерык чыгу уңаеннан, Мөфти Камил хәзрәт янәдән хиҗабны яклап чыкты

🔸Казанда мөселман белем бирү оешмаларының XIII Бөтенроссия форумы үтте. Аның эшендә илебезнең 500дән артык мөгаллиме катнашты

🔹Нәзарәт һәм ТР Милли музее татар дини мирасын цифрлаштыру буенча бергәләп эшләү хакында килеште

🔸Казанда Яңа бистәдә урнашкан чал тарихлы Ак мәчет төзекләндерелеп кабаттан үз ишекләрен ачты

🔹Татарстан Рәисе һәм Мөфти яңартылган “Иске таш” һәм Мәрҗани мәчетләрен карап чыкты

🔸БРИКС саммиты үткән көннәрдә Төркия Президентының хәләл җефете Әминә Эрдоган да Мәрҗани мәчетендә булды. Саммит кунаклары шулай ук “Кол Шәриф” мәчете белән дә сокланырга өлгерде

🔹Апанай мәчете үзенең 255 еллыгын билгеләп үтте һәм юбилее уңаеннан китапханә ачты

🔸Ютазы мөхтәсибәтендә “Габделәхәт” мәчете ачылды. Ә менә “Фәнис” мәдрәсәсендә булачак хафизлар яңа уку сыйныфларына тиенде

🔹Яңа мәчетләр шулай ук Актаныш һәм Мамадыш мөхтәсибәтләрендә ачылды, ә Иске Чүпрәле авылында район мөхтәсибәте яңа бинага күчте

🔸 Нәзарәт делегациясе Луганскида шефлыктагы госпитальдәге яралыларга – медикаментлар, ә хәрби часть солдатларына Татарстан мөселманнарыннан гуманитар ярдәм тапшырды 

🔹 Баулы һәм Мөслим мөхтәсибәтләрендә махсус хәрби операция солдатлары өчен гуманитар ярдәм әзерлиләр, ә менә Әлмәт Җәмигъ мәчетендә махсус хәрби операциядә якыннарын югалткан гаиләләр белән очрашу узды

🔸Т-Банк Татарстан Мөфтиятенең хуплавы белән федераль ислам картасы чыгарды

🔹РИИда экспертлар илебездә партнерлык финансларын үстерү турында фикер алышты

🔸 ТР МДН Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов мәетләрне яру тәртипләре турында сөйләште

🔹Казанда мөслимәләр өчен “Затлы мәҗлес” очрашулары башланды

Диния Нәзарәте

02 Nov, 08:41


💫5нче ноябрь көнне “Әл-Мәрҗани” мәчетендә мәдрәсә шәкертләре арасында V Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак. Теләгән һәр кеше әлеге вакыйганың шаһитләре була ала: аны карарга һәм Коръән тыңларга якыннарыгыз һәм дусларыгыз белән килегез!

📍Ярышлар иртәнге сәг. 8.00-дә башлана.

💫Әлеге бәйгедә Татарстан мөселман уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы егетләр катнаша ала. Конкурста командалар ярышачак, бер командада – 5 кеше. 

🔸Коръән бәйгесендә ике номинация каралган:

📍Татарстан мөселман уку йортларында укучылар арасында Коръәннең 29нчы һәм 30нчы җүзләрен яттан белү;   
📍Коръән ятлау үзәкләрендә укучылар арасында 28нче, 29нчы һәм 30нчы җүзләрне яттан белү.  

🕌Бәйгедә катнашучыларга мәртәбәле Коръән белгечләре һәм хафизлар бәя бирәчәк. 

📸Фотосурәт: Россия ислам институтының матбугат хезмәте.

Диния Нәзарәте

02 Nov, 07:49


#безгәязалар
Тукай мөхтәсибәтенең Кече Шилнә мәчете мөслимәләре башлангычы белән сугышчы егетләргә токмач әзерләү өмәсе булды. Бу фидакарь хезмәткә мәктәп, балалар бакчасы, китапхәнә, клуб хезмәткәрләре, фельдшер, авыл ветераннары бик теләп кушылды. Файдалы-шифалы ризык булып барып ирешсен. Тыныч, имин көннәргә ирешергә язсын.

Диния Нәзарәте

01 Nov, 12:18


💫Татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турнирында төп бүләк – хаҗга юллама уйнатылачак! 🕋 

🎊Җиңүчеләрне шулай ук дипломнар, акчалата бүләкләр һәм Нәзарәт Кубогы көтә. 

📍9 ноябрь, сәг. 10.00-дә 
📍Чаллыда М.И.Бибишев ис. “Витязь” спорт мәктәбе бинасында (Чаллы пр., 23). 

🌙Оештыручылар – Татарстан мөфтияте һәм Чаллы мөхтәсибәте.

🤼Ярышларда катнашырга 18 яше тулган, физик әзерлеге яхшы булган һәм намаз уку тәртипләрен белүчеләр чакырыла. 

📍Көрәштә үлчәү категорияләре (кг): 60ка кадәр, 70кә кадәр, 80гә кадәр, 90га кадәр, 100гә кадәр һәм аннан да зуррак авырлык үлчәвендә. 
📍Кул көрәшендә үлчәү категорияләре (кг): 70кә кадәр, 85кә кадәр һәм 85тән авыррак. 

❗️Көрәштә катнашуның тулырак шартлары белән беркетелгән файлдагы Нигезләмәдә танышырга мөмкин 👇

Диния Нәзарәте

31 Oct, 12:40


💫💫 Казанда XIII Бөтенроссия мөселман мәгариф оешмалары укытучылары Форумы үз эшен дәвам итте 📚 📖

Форум "Россия мөселманнары гражданлык үзенчәлекләре нигезе буларак, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр" темасына багышланганды

Россиядәге, якын һәм ерак чит илләрдәге һөнәри уку йортлары – мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре һәм җитәкчеләре эш тәҗрибәсе белән уртаклашты

Форумның шәрәфле кунагы Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булды

❗️❗️❗️ Ул: «Гражданлык үзенчәлекләрен формалаштыру милли-дини мәдәниятләрне саклаудан башлана», - диде

Диния Нәзарәте

30 Oct, 15:24


🕌Бүген Казанда Татарстанның мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре форумы башланды.

Форумга 500дән артык укытучы җыелды. Ел саен үткәрелә торган җыен хәзерге заман мөселман мәгарифенең актуаль проблемалары турында фикер алышу өчен мөһим мәйданчыкка әверелде. Катнашучылар белем бирү сыйфатын күтәрү, укытучыларның һөнәри үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышты.

💫Бүген форумның беренче эш көнендә мәчет каршындагы курслар укытучылары катнашты. Иртәгә ул мәдрәсә һәм югары уку йортлары укытучылары катнашында дәвам итәчәк.

🌙Бүген форумда мөгаллимнәрне Татарстанда мөселман мәгарифен үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләп уздылар.

📸Фотосурәтләр: Россия ислам институты матбугат хезмәте.

Диния Нәзарәте

25 Oct, 15:05


Әлмәтлеләр белән очрашудан соң, Лениногорск мөселманнары да үзләрендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевны кабул итте. Ул район имамнары, татар теле һәм мәчет каршындагы курсларда белем бирүче укытучылар белән очрашу үткәрде.

🕌Ә менә “Ихлас” мәчетенә халык Җәлил хәзрәтнең вәгазен тыңларга җыелды. Ул сабырлык, мәхәббәт, гафу итү хакында нәсыйхәтләрен җиткерде.

Диния Нәзарәте

25 Oct, 14:21


‼️ИГЪТИБАР‼️
Мөхтәрәм җәмәгать!
👳🧕

🔊 Сезнең фикерегез бик мөһим!⚡️💯

Ак Барс Банкының ислам банкингы үзәге ислам иминиятен (тәкәфүл) тормышка ашыру эшенә кереште. Әлегә илебездә моңа алынучы юк иде. Җәмәгатьчелекнең шәригать кануннарына туры килә торган иминиятләштерүгә булган ихтыяҗын аңлау өчен, сораштыру әзерләнде.

Сезгә әлеге сораштыруда катнашырга һәм ислам финанслары үсешенә үз өлешеңне кертергә тәкъдим итәбез!

⚡️Аны биредә үтәргә мөмкин👇
👨💻http://opros.so/k3uUg

Диния Нәзарәте

25 Oct, 12:24


Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль секретаре Антониу Гутерриш Татарстанны «алтын өчпочмак» дип атады

Бүген «Туган авылым»да аның катнашында эшлекле иртәнге аш узды. Анда Мөфти Камил хәзрәт тә кунак булды

📍 «Алтын өчпочмак»ның бер почмагы – тарих, мәдәният, гореф-гадәтләр
📍 Икенче почмагы – төрле милләтләр һәм дин вәкилләренең дус яшәве
📍Өченче почмагы – заманча тормышка омтылыш, инновацияләр һәм киләчәкне төзү теләге

Гутерриш әфәнде Казанга БРИКС-2024 Саммитында катнашыр өчен килде

🤝🤝Хөрмәтле кунак кул чабулар астында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткерде

Диния Нәзарәте

25 Oct, 11:37


🕌 Бөгелмә районы Карабаш бистәсендә район имамнарының чираттагы җыелышы узды. Утырыш эшендә барлык имамнар, шулай ук чакырылган кунаклар катнашты.

Җыелышта Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде, ә вазифаи затлар янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре, мәгълүмат алу-аралашу технологияләрен куллануда куркынычсызлыкны тәэмин итү, үзеңне, якыннарыңны мошенниклардан ничек сакларга кирәклеген искә төшереп узды. Җыелышта шулай ук мәчетләрдә җәмәгать иминлеген тәэмин итү, милләтара низагларны булдырмау һәм экстремизмны кисәтү мәсьәләләре каралды.

📍Җыелыш барышында имамнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм тулы җаваплар алды.

🔹Шулай ук Бөгелмә мөхтәсибәте эшчәнлеге хакында презентация күрсәтелде.

📸Фотосурәтләр: Бөгелмә районы мөхтәсибәте матбугат хезмәте.

Диния Нәзарәте

25 Oct, 08:34


🕌Спас мөхтәсибәтенең Әҗмәр авылында мөселманнар мәчет янында парк ясады

Паркка 36 төп алмагач һәм 46 төп куак 🌲🌳 утыртылды

📍Парк Болгардагы Икмәк музее директоры Илдар Гыйззәтов булышлыгы 🤝 белән ясалды

☀️Җәен ул мәчет 🕌янында койма кору һәм брусчатка җәю эшләрен дә 🤝 оештырган

🤲Мәхәллә имам-хатыйбы Әнәс хәзрәт Рәхимов игелекле эштә катнашучыларга, бигрәк тә Илдар Әгъдәс улына рәхмәтен җиткерде

📿Аллаһ изге гамәлләр кылучылардан риза булса иде. Әәәмин 💫💫

Диния Нәзарәте

20 Oct, 11:49


Яшерен-батырын түгел, туганнар арасында әти-әниләреннән калган мөлкәтне бүлешкәндә бәхәсләр чыккалый. Нәзарәтнең шәригать бүлеге белгече, Голамәләр шурасы әгъзасы, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөгаллиме Нурислам хәзрәт Вәлиулла белән без бүгенге көннең актуаль мәсьәләсе – мирас бүлешү әдәпләре турында сөйләштек...
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/vasyiatnamane-nicek-irtarak-iazsan-sulai-xaerle

Диния Нәзарәте

19 Oct, 18:43


السلام عليكم ورحمة الله وبركاته

Урок муфтия по «Мактубат» имама Раббани

🕌
Уроки проходят по воскресеньям после утреннего намаза в 4:55 (по расписанию
ДУМ РТ) в мечети Зангар - Казань, ул. Сары Садыковой, 8/19.

Преподаватель: Камиль хазрат Самигуллин

Диния Нәзарәте

19 Oct, 09:15


🌙26нчы октябрь көнне Апанай мәчетенең 255 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак. Әлеге истәлекле вакыйгада шәрәфле кунаклар, җитәкчеләр, дин эшлеклеләре, галимнәр, тарихчылар, мөгаллимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, хәйриячеләр, мәхәллә халкы, шул исәптән мәчетнең тарихи мирасын саклауга өлеш кертүчеләр, Апанай нәселен дәвам итүчеләр катнашачак.

📍Мәчет юбилее уңаеннан Апанай мәдрәсәсе бинасында (Ш.Мәрҗани ур., 28) «Апанай мәчете имамнарының дин һәм милләт өчен күрсәткән хезмәтләре: тарих һәм хәзерге заман» конференциясе узачак. Юбилей кысаларында китапханә ачылышы һәм мәчет юбилеена багышлап чыгарылган китапны тәкъдим итү кичәсе көтелә📚.

☎️Сораулар булса мөрәҗәгать итү өчен: 89867157452 (Гөлнирә Абдрахманова).

Диния Нәзарәте

18 Oct, 15:46


https://forms.yandex.ru/u/66ebe14c505690759bdf13bf/

Диния Нәзарәте

18 Oct, 13:23


BRICS-2024 атналыгына Казанда намаз вакытлары

Диния Нәзарәте

18 Oct, 10:11


Бүген Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин танылган актер, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов белән хушлашуда катнашты.

📖Ул “Әл-Хәшр” сүрәсенең соңгы аятьләрен укыды, аннары Мәрҗани мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов дога кылды🤲.

🥀Ринат Таҗетдиновны Яңа бистә зиратына җирләделәр.

Диния Нәзарәте

18 Oct, 08:18


Казанда Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озату мәрасиме уза...

Диния Нәзарәте

17 Oct, 13:49


🕌Түбән Кама мөхтәсибәтендә мәчет каршындагы курслар мөгаллимнәре форумы узды.

Форумга 60ка якын мөгаллим – 40 абыстай һәм 20 хәзрәт җыелды. Алар белем бирү сыйфатын күтәрү, мөгаллимнәрнең һөнәри үсеше һәм аларның конференцияләрдә катнашуы мәсьәләләре буенча фикер алышты. Агымдагы уку елына, төрле юнәлешләр һәм үсеш стратегияләре буенча эшләрне дә кертеп, тулы планнар тәкъдим ителде. 

💫Чара ахырында Татарстан Мөфтие исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

📸Фотосурәтләр: Түбән Кама мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте.