Востоковедларны бүген кем генә сүкми. Академиклар да, «рухани»лар да, ориентализм төшенчәсе белән азмы күпме таныш шәкертләр дә үзләрендә башка очракларда бик сирәк табыла торган дәрт белән явыз востоковедларны бөтен бәлаләрдә гаепли. Өлешчә, алар чыннан да хаклы. Шулай да шушы бәддогалар нәтиҗәсендә востоковедениегә йөкләнгән кайбер үтә мөһим вазифалар бик тиз генә сызып ташлана.
Димәк, сорау – востоковедение бүген кирәкме?
Узган гасырда бу сорау гуманитар өлкәнең төп проблемаларның берсе булган. Востоковедлар очрашкан саен «Безнең фән фәнме?» дигән сорау куя торган булган (шул исәптән 1960 нчы елда Мәскәүдә узган Халыкара востоковедлар когрессында да). Бүген дә бу сорауга җавап юк.
Россия академиясе востоковедениенең фәннилеген исбатлар өчен, «Концепции современного востоковедение» җыентыгын чыгара. Андагы төп фикер – востоковедение, янәсе, «традиционализм – фундамент общества» булган җәмгыятьләрне өйрәнә икән, шуңа күрә дә аны аерым, төрле фәннәрне берләштерә торган өлкә дип атарга була икән. Сафсата. Ялган. Мантыйк хатасы. «Шәрык» бик төрле – аның традицияләре көчле булган урыннары да, традиционализмга кискен каршы булган җирләре дә бар. Иранга күз салыйк. Иран бик традицион ил дип күренергә мөмкин. Шулай да илнең атамасында ук «традицион» булмаган элемент бар – Иран Ислам Республикасы. Иранның сәяси системасында да бернинди «традицион» элемент юк диярлек. Гомумән, традиция – ул бүген ясала торган нәрсә.
Востоковедение кирәклеген башка өлкәдә эзләргә кирәк. Востоковедение, башыннан бирле, гаҗәеп бер хыялга омтылып, мәңге ирешелмәс (ә бәлкем ирешелер?) максат белән гомер кичерә: ул да булса безгә охшамаган җәмгыятьләрне, үзебезнекеләрдән аерылып торган фикерләрне, телләрне, яшәү рәвешләрен аңлау.
Менә сез сәяхәт итәсез ди. Өегездән ерагайган саен сезгә сәер тоелган гадәтләр, күренешләр арта бара. Сезнең зур кызыксыну барлыкка килә, сезнең чит ил/шәһәр кешеләре белән элемтә кору теләге уяна. Элемтә корыр өчен, сез бер телдә сөйләшергә тиешсез. Ә менә элемтәнең максатлары төрле була ала. Кызганыч, востоковедение тарихында көчләп үз мәдәниятеңне тагу, аның өстенлеген алга сөрү максатлары күбрәк булып чыккан.
(Кешелекне икегә бүлеп, «үсеп җитмәгән пычрак варварлар» белән «югары мәдәниятле укымышлы халыклар»ны аера торган кешеләр белән аралашу миңа бик авыр бирелә. Алар академиклар да, шәкертләр дә, востоковедлар, руханилар да була ала.)
Шулай да востоковедениенең нигезендә яткан төп принципны – элемтә коруны – начар дип әйтеп булмый. Үзебезгә охшаш булмаган кешеләрне аңларга тырышу хакы юкмыни бездә? Аларны аңлый алмасак, кешелек сугышларга батачак түгелме соң? Дөрес, без «Восток» кебек зур гомумиләштерүләрдән ерак торырга тиешбез. Шулай да бу «һәр җәмгыять үзен үзе генә өйрәнсен» дигән сүз түгел әле. Урман эчендә калып, без аның никадәр зур, куе икәнен күрә дә, аңлый да алмыйбыз. Тышкы карашсыз бернәрсәне дә өйрәнеп булмый. Ул «тышкы караш»ка ирешер өчен, без, беренче чиратта, тәнкыйди фикерне үстерергә тиешбез. Безгә бик тә таныш, табигый булып тоелган әйберләргә күп-күп сораулар бирү лязем. Һәм, әлбәттә, востоковедлар кебек өйрәнү объектына чумып (объектлаштыруда гаепләмәгез), эчтән дә, шул ук вакытта аннан читләшеп, тыштан да карап карарга кирәк.
Димәк, бер экстремум ноктасы – «востоковедение “артта калганнарга” ярдәм итә» карашы, икенче бер радикаль фикер – «востоковедение булмасын, аның урынына һәр халык үзе турында гына, үз телендә генә сөйләсен, үз сәнгатьләре белән генә шөгыльләнсен». Бу ике очракта да без бер казанда гына кайнап, уртак тел таба алмыйча очы-кырые күренмәгән тартыш-талашларга дучар булачакбыз.