Мөдәрис хәзрәт, дин ягыннан, нәселне белү, шәҗәрә төзү ни дәрәҗәдә мөһим? Кирәкле эшме?
– Дин, кешелеклелек, тормыш, гомумән, ахирәт һәм фани дөнья ягыннан да нәселеңне барлау әһәмиятле гамәл. Беренчедән, Аллаһы Тәгалә “Хүҗүрат” (“Бүлмәләр”) сүрәсенең 13нче аятендә: “Әй, кешеләр, дөреслектә сезне ирдән һәм хатыннан бар кылдык. Төрле халыклар, кавемнәр итеп, һәрберегезне белү өчен яраттык”, – ди. Галимнәр тәфсир кылганда: “Бу аять һәр кеше үзенең кем улы, нинди нәселдән икәнен белү хакында”, – ди. Ибн Кәсир исемле галим дә үзенең тәфсирендә: “Бу аять кешеләр үзләрен нинди халыктан, нинди нәселдән икәнен белсен өчен җибәрелгән”, – дип аңлатыла. Пәйгамбәребезнең туганы, олуг галим Ибн Габбас исә: “Үзегезнең нәселегезне, туганнарыгызны белегез. Әгәр алар белән элемтә өзелсә, аралар төзек булмаса, берсе дә якын туган булмас. Ә ерак туган юк. Аралар төзек икән, туганнар да якыная”, – ди. Пәйгамбәрләребезнең нәселен карасак та, Аллаһы Тәгаләнең аларны бер чылбырдан алып барганын күрербез. Чөнки һәр нәсел алдагы буынны йә чистартып, йә пычратып килә. Пәйгамбәребез хәдисендә: “Үзегезнең нәселегезне өйрәнегез һәм белегез. Шул нәсел аша туганлык җепләрен бәйләрсез. Туганлык җепләрен саклау туганнар арасында мәхәббәткә китерә һәм Аллаһның рәхмәте белән малның, тормышның киңәюенә сәбәпче була”, – ди. Ә инде нәселне белмичә туганлык җепләрен саклау мөмкин түгел.
– Нәселне, ким дигәндә, җиде буынга кадәр белергә кирәк, диләр. Җиде саны шартлы билгеме, әллә моның берәр хикмәте бармы?
– Әлбәттә, хикмәте бар. Беренчедән, Расүлебез хәдисендә: “Малай – әнисенең абыйсына, кыз әтисенең апасына охшарга мөмкин”, – ди. Монда сүз генетика турында бара. Элек бит кызны кияүгә биргәндә, малайны өйләндергәндә бу нәселдә кем бар, нинди кешеләр яши дип, барысын да юкка гына тикшермәгәннәр. “Кәһаф” (“Тау тишеге”) сүрәсендә Муса (г.с.) һәм Хөзер Ильяс белән булган вакыйга тасвирлана. Алар авылны чыгып барганда, Хөзер Ильяс бер йортның җимерек коймасын төзәтә. Шунда Муса (г.с.) ни өчен шулай эшләгәнен сорагач: “Бу өйдә Аллаһка тугрылыклы, гыйбадәт кылучы бер бәндә яшәгән иде. Ул үлде, ике баласы ятим калды”, – ди Хөзер Ильяс. Ул әтиләре яхшы кеше булган өчен улларына ярдәм итә. Диндәге “әл-кыяс” дигән төшенчәгә нигезләнгәндә, әти-әнидән калган яхшылык (шул ук вакытта хәерсезе дә) җиде буынга җитәргә мөмкин. Җиде буын ул якынча 200 ел инде. Ни өчен нәкъ менә җиде буынмы? Чөнки шушы дәвердә яшәгән кешеләрнең алдагы нәселгә генетик яктан тәэсире зур: сәламәтлек, психика, сәләт – һәммәсе күчә ала. 1983 елда Томас Бошард һәм Давид Ликкен исемле галимнәр, өйрәнүләр уздыргач, кешедәге интеллектның 70 проценты генетикадан торуын ачыклый, 30-40 проценты – сәләттән килә. Холык, шатлана белү, кызып китүчәнлек кебек сыйфатлар да 65 процент очракта кан белән күчә. Кешенең формалашуына 35-40 процент кына әйләнә-тирә йогынты ясый икән. Бу саннар диндә дә, сөннәттә дә бик мөһим. Кеше акыллы, тәртипле, иманлы булган саен киләсе буынга да хәерле яклары күбрәк күчәр иде дигән өмет бар.
– Ата-бабаларны, нинди нәселдән чыгуыңны белмәү, белергә теләмәү гөнаһмы?
– Белмәү – тәрбиясезлек, әдәпсезлек. Расүлебез янына берәү килә дә: “Әти-әнием вафат. Мин аларга ничек ярдәм итә алам? Аларның хаклары калдымы?” – дип сорый. Пәйгамбәребез шунда: “Аларның туганнары белән туганлык җепләрен сакла. Дуслары белән дә дус булып яшәүне дәвам ит. Әти-әниеңне догадан калдырма”, – ди. Монда динебез әти-әнинең дуслары белән дә дустанә мөнәсәбәттә булуны искәртә. Үткәнен белмәгән буынның киләчәге юк, дип тиктомалдан әйтмиләр. Бу сүзләр динебезгә дә туры килә. Шуңа да туганнарыңның кем икәнен белә торып, алар белән элемтә сакламыйча гөнаһ хөкеменә дә керүебез ихтимал. Хәзер күп гаиләләрдә бертуганнар, икетуганнар аралашмый, бер-берсенең кем икәне белми. Аллаһы Тәгалә: “Кем туганнары белән араны өзсә, Аллаһы Тәгалә шуның белән араны өзәр”, – ди. Шуңа да кардәшлек кадерен белеп, саклап яшәү хәерле.
– Акчага шәҗәрә төзү хәләл кәсепме?
– Әлбәттә! Кеше үзенең ата-бабалары турында үзлегеннән мәгълүмат туплый алмый икән, акча түләп, кемнәндер эшләтсә, бу бик хәерле гамәл. Эшләүче кешенең дә чыгымнары ба