Elmira__vaisovna @elmira1989el Channel on Telegram

Elmira__vaisovna

@elmira1989el


Татарча аш-су/көндәлек тормыш

Менеджер по рекламе @elvira_admin

Татарча аш-су/көндәлек тормыш (Tatar)

Егер сиз татарча сүнсәнгез яки җир алучы булсыз, элек анда "Татарча аш-су/көндәлек тормыш" каналы сезгә тамаша вакыт тапкан һәм галәмга ялгыз каналдыр. Бу каналда татарча язмалар, түбәндәр, һәм өченчә файллар белән бөтенләнең. Канал татарча сөйләшүендә белән дигән киңәйтмәләр бирелә. Менән береләчәкнең барысын җитеү өчен, бу канална килеп "elmira1989el" юз итеп мәрхәмәтләр юлданып килә. Мин менеджер по реклама юлдамырлык итүче адәммын өчен үткәрелгән биңа барам каналым. Сезгә камал көрергә иде белән, канала килеп гелегез түгел һәм эшләмәгез фикерләрен канала жибәргәләк.

Elmira__vaisovna

07 Jan, 12:14


Без бәрәңге пәрәмәче диябез,сездә ничек атала бу ризык?

Elmira__vaisovna

07 Jan, 10:19


Бу швабра белән юарга шундый уңайлы, бөтен җирне сөртеп алып бара. Бернинди чәч калдырмый. Аның әле гарантиясе дә бар- 1 ел. Әгәр ватыла калса, ватык детален шунда ук яңасына алыштырырга була. Аның өчен гарантиясен активировать итәргә онытмагыз, вкладышында бөтенесе язылган.

Кемнәрнең билләре авырта, бөгелмичә юар өчен -яхшы вариант бу. Куллар да корыда, чиста булып калалар.

Чиләге 12 литрлы. Анда махсус щетка урнаштырылган, микрофибраны  чылатып-сыгып чыгарганда, бөтен пычрак һәм чәчләр шунда ябышып калалар.

Швабраны шулай ук стена, тәрәзләр юганда да кулланырга була. Кул җитми, сыймый торган барлык җирне дә чистарта, почмакларга да керә. 360°градуска әйләнергә мөмкин. Насадкасы әйтеп киткәнмчә микрофибрадан, эзләр һәм тамчылар калдырмый.

Швабраны Озон яки Вайлдберристан сатып алырга . Сылтамасын калдырам (зәңгәр язуга басыгыз)👇


Швабра заказ ясау өчен
64842430 вб

Озон 477174740

Elmira__vaisovna

07 Jan, 09:26


Камыр кую этабы!!
Бәрәңге пәрәмәче диләр инде безнең якта,шуны пешереп куям.
1 стакан сөт
1 стакан су эссе
50 гр акмай
20 гр чүпрә
1 аш кашыгы сахар
1 чәй кашыгы тоз
1 йомырка
Он чама бн.
60 гр духовкада кабартам

Elmira__vaisovna

07 Jan, 08:46


Бүген балаларны алып килү исәбем,башта тәмле ризык пешереп куярмын ,өйләрне сөртеп алырмын да,кайтып килермен дип торам,Аллаһ боерса

Elmira__vaisovna

07 Jan, 07:40


Хәерле көннәр теләп,көннәрне башлыйк!
Бик иртә торып, тренировкага барып кайттым!
Бөгеннән тонуска керәсе иде инде,балаларны алып киләм,Аллаһ боерса!!

Elmira__vaisovna

06 Jan, 08:09


Хәерле көннәр!!
Матур яллар теләп,көнне башлыйк❤️

Elmira__vaisovna

05 Jan, 10:51


Бер күрешү бер гомер!!
Күңелле очрашулар!!
Ничәмә ничә км аерып торса да,мөмкинлекләрне биреп тора !
Менә бит,әле генә җәй аларда утырдык,кыш үзләре бездә😀🥰😍

Elmira__vaisovna

05 Jan, 08:32


Кунак көтәбез

Elmira__vaisovna

04 Jan, 11:40


Тавык рулеты!
Тавык итен төябез.
Паприка
Тоз
Борыч сибәбез!!
Соус ясыйбыз:
Горчица
Майонез
Сметана сылыйбыз!
Сыр салабыз
Гөмбә(суган бн алдан табада пешкән!)салабыз.
Төреп табага тезәбез!
Өстенә соус сыладык:
Сметана ,паприка.
200 гр та 45 минут пеште!
Өстенә сыр сипкәч,3 минут тотабыз духовкада.
Ашларыгыз тәмле булсын!!

Elmira__vaisovna

04 Jan, 09:23


Балалар китте кунакка авылга,әби-бабайга ияреп 😅

Elmira__vaisovna

04 Jan, 06:51


Кичә Арчага Ташкичү мәдәният йорты һәм алардан башка 6-7 авыл мәдәният хезмәтендәгеләр концерт куйды урамда.

Безнең өйдә җыелдык та кич,аннан хатын-кызлар киттек концертка!!
Бераз йөреп кайттык.
Яллар шулай үтте

Elmira__vaisovna

04 Jan, 06:48


Хәерле яллар теләп,сторизны башлыйк әле !!!



Баки Урманчы 5
Амирхана 21
Бигичева 17
Адоратского 13
Мавлютова 18 в
Адресларына китте тортларыбыз.

Elmira__vaisovna

02 Jan, 12:42


Бик күңелле моментлары,бүләк алалар😅❤️🥰

Elmira__vaisovna

02 Jan, 11:53


Менә тагын бик күңелле уен уйнаттылар.
Шакмак эченнән чыкмаска,шунда атлап торасы😀

Elmira__vaisovna

02 Jan, 11:38


Бик күңелле тагын бер уен!
Гаиләләгез белән җыелгач уйнарга була!!

Elmira__vaisovna

02 Jan, 11:25


Уеннар уйнадык!
Әти белән әни бик нык әзерләнгәннәр!!

Elmira__vaisovna

02 Jan, 11:11


Дусларым,матур көннәр телим!!
Сторизларны башлыйк!!
Кичә 1.01 көнне кичләтеп кенә Ташкичүдә җыелдык!
Барыбыз да очраштык!!

Elmira__vaisovna

31 Dec, 20:01


Кичләтеп чыгып киттек тау шуарга!!
Рәхәтләнеп чын балалар сыман бергә тау шудык!
Дәү әни дә шуды әле😂🫶😍❤️
Минем өчен иң матур яңа ел каршылау киче булды!!
Эмоциям эчемә сыймый!!
Дусларым,мин яңа елларда сезгә шул теләктә калам:
Якыннарыгыз исән-сау,янәшә булсыннар ,Амин!!Илләр тыныч,күкләр аяз булсын!
Сау-сәламәт булыйк!!

Elmira__vaisovna

31 Dec, 17:22


Яңа ел ул,туганнар белән бер күрешү !!
Бер зур сәбәп!!

Elmira__vaisovna

04 Dec, 10:12


Яруллин Ильнур кебек Кешеләр күп булса,бар да яхшы булыр иде диләр!!
Әлхәмдүлилләһ,баручылар күп!!
Тагын да күбрәк булса,тагын да шәп диләр!!

Elmira__vaisovna

04 Dec, 09:58


Сорау җавап,төрле хатлар!
Төрле фикер !!
Шуларга җавап!!

Elmira__vaisovna

04 Dec, 09:25


Мең рәхмәт Сезгә,Аллаһ кабул итсен биргән сәдәкаләрегезне!!

Elmira__vaisovna

04 Dec, 09:24


Әни белән Гөлфия апайлан бераз интервью алдым!!

Elmira__vaisovna

04 Dec, 06:18


Бер кибеттән бер әйбер алырга кергәч,бик озак алдагы чиратны озак көтергә туры килде.
Шул вакыт күтәрелеп сорарга уйлаган идем😃Сезнең бу зданияда кафе ачтылармы әллә,тәмле ашау исе килә 😃дип.Ярый сорамаганмын...аннан алдыгы апалар чыгып киткәч кенә,сорап алдым.
Сатучы апай әйтә😄юк ла,менә синең алда торганнар кафе тота,пешерәләр,алардан килә ул диде🤣Ярар яннарында сорамадым.
Әле мәктәпкә барганда бер песи иярде,аннан икенчесе миңа иярә.
Яки торт исе,яки ит исе килә точно миннән дип көлдем инде😂😂

Нишләтәсең ,эшең шул булгач,сулаган сулыштан да сизелеп торадыр инде

Elmira__vaisovna

04 Dec, 06:14


Хәерле иртәләр!!
Матур көннәр!!Уңышлы көннәр телим!

Elmira__vaisovna

03 Dec, 15:58


Кичке Арча !!

Elmira__vaisovna

03 Dec, 13:49


Шарлотка крем белән!!
Бик тәмле сочный торт сыман!!
Өйдә үз кулларыгыз белән пешерегез әле!!

1 стакан сахар
4 йомырка
Тоз
Ярты стакан үсемлек мае
1 чәй кашыгы разрыхлитель
1 стакан он
Корица

16 см диаметрлы таба
180 гр та 35 минут пеште,пешкәнен зубачистка ярдәмендә тикшерәбез!!духовка алдан ук эссе булврга тиеш

Крем:
Сметана 20%
Сгущенка
Бер күләмдә кушабыз,1:1

Elmira__vaisovna

03 Dec, 10:59


Әниләр кайтып җитте,дусларым!!

Бүген кич балалар,ирем өчен шарлотка пирогы пешерәм!
Бик җайлы һәм тәмле!
Алма сезоны бетүгә,шушы пирог затлы пирогка әйләнә😀
Рецепт гади,калдырырмын пешеп чыккач монтажлагач!!

Elmira__vaisovna

03 Dec, 08:59


🎄Новогодний розыгрыш! Разыгрываем сертификаты в Золотое Яблоко на сумму 100 000 руб.

Для участия нужно:

📌 Быть подписанным на каналы @kazan и @region116_kazan
📌 Нажать на кнопку «Участвую» под этим постом
Нужно быть подписанным на оба канала.

🏆 10 призовых мест!

Каждому победителю отправим электронный сертификат на 10 тыс в ЗЯ (либо денежный эквивалент)

Итоги розыгрыша подведет умный бот случайным образом 19 декабря в 12:00.

Elmira__vaisovna

03 Dec, 08:58


🎄Яңа ел алдыннан Золотое Яблоко кибетенә 100 000 меңлек сертификатлар уйнатыла🤩 Рәхәтләнеп катнаша аласыз!
Нәтиҗәсе 19 декабрь 12: 00 дә билгеле булачак! Шартлары гади! Уңышлар сезгә!👇

Elmira__vaisovna

03 Dec, 08:29


Буага ,Космовского 79,Мухаррам кибетенэ һәм Казанга ,Ризван мәчете,авылдан кибетә тортлар китте бүген.

Elmira__vaisovna

03 Dec, 07:20


Мәктәптә йөрим,абау,бу җмныем укытучыларга да,әти әнигә дә авыртмаган башка тимер тарак булды бу...булды,теркәлдек!!

Elmira__vaisovna

03 Dec, 06:59


Хәерле иртә,дусларым!!
Яхшы көннәр,матур эшләр,күтәренке кәеф телим,дусларым!!

Elmira__vaisovna

02 Dec, 17:35


Дәрес белән утырабыз,2-3 сәгать вакыт кирәк 1 бала белән утырырга.олысы әбисе белән онлайн әзерләп куйды.
Шуклык басыла диеп язучыларымны укып тынычланып куйдым инде😂
Болай 3 сэгать дәрес белән утыра башласак Динислам бн😀

Elmira__vaisovna

02 Dec, 14:34


Динислам белән Сәйдәне өйгә алып кайттым,эштән кайттылар😃
Динислам үсә,бете котыра,шук малай инде безнең.Тәрбияче апайсы белән сөйләшеп алдым,сугышып -талашып йөрми шул куандыра инде мине😂
Тыңлап утырамы дәресләрен дип сораштыргаладым,борчыла инде ана кеше.
Шуклыгы мәктәпкә кадәр басылыр микән дип уйлап йөрим 😀🤔

Elmira__vaisovna

02 Dec, 11:18


Кәтлит рецепты
300 гр ит индейка ,тавык та ярый
1 суган
1 бҗрәңге
Сарымсак
Паприка
Акмай
Пергамент өстен майлыйсы түгел,кулны сулап кәтлитләргә форма ясыйбыз
Духовкада 220 градуска куйдым.

Elmira__vaisovna

02 Dec, 09:21


🤔 Күбебез дәүләттән нинди пособиеләр алырга мөмкин булуын  белмибез дә.

Дуслар, сезгә әлеге пособиеләр турында күп мәгълүмат тупланган файдалы канал калдырасым килә.

✔️баланы спорт секцияләренә йөртү  өчен 12 000 сумга кадәр компенсация

✔️күп балалы гаиләләргә коммуналь хезмәтләр бәясеннән 50% ка кадәр акчаны кире кайтару

✔️мәктәп балалары булган  ата-аналарга бер тапкыр 18 000 сумга кадәр түләү тиеш

✔️фатирны ремонтлау өчен 120 000 сумга кадәр түләү алырга була

✔️картлык яшенә җиткән ата-аналарны карау буенча 8 000 сумга кадәр пособие

🇷🇺Түләүне яки компенсацияне ГосУслуги кабинеты булган һәркем рәсмиләштерә ала.

Бөтен нечкәлекләрен белергә теләсәгез, әлеге каналга язылып куегыз 👇

https://t.me/+ZUOg-vOczpczMzAy

Elmira__vaisovna

02 Dec, 09:20


Дусларым, шушы каналга сылтаманы киләсе постта калдырам👇

Elmira__vaisovna

02 Dec, 08:58


Пешеп чыктылар!!

Elmira__vaisovna

27 Nov, 15:13


Архивка кире кайтып!!

Elmira__vaisovna

27 Nov, 14:03


Балаларны җыеп кайттым!!
Көннәр буе томан булды бездә дә

Elmira__vaisovna

27 Nov, 11:05


Квашеная капуста!
2 кг кәбестә
1 зур кишер
1 л кайнаган су
2 аш кашыгы тоз
4-5 көн караңгы урында калдырабыз.Холодильникка да ярый куярга(мин болконда саклыйм)
Иң мөһиме:кәбестә яшь булырга тиеш түгел,ак-каты кәбестә кирәк.

Elmira__vaisovna

27 Nov, 11:01


Квашенный кәбестә ясыйм

Elmira__vaisovna

27 Nov, 09:01


Дусларым, сезне Төркиянең Фармаси коипаниясе продукты-АЛОЭ ЭЧЕМЛЕГЕ белән таныштырып китәсем килә.
Алоэ эчемлеге
Йөрәк-кан тамырлары системасы, эчәклек системасының эшчәнлеген нормальләштерә
Ашказанының кислотность дәрәҗәсен көйли
Аллергия реакцияләрен киметә
Эшкәртүне яхшырта
Запордан ярдәм итә
Организмнан токсиннарны чыгара
Иммунитетны ныгыта
Нерв системасын тынычландыра
Холестерин дәрәҗәсен көйли
Шикәрне күтәрми (составында стевия)
Хәтерне яхшырта
Организмнан слизь-лайланы чыгара.

🌺Алоэ эчемлеген икене алганда,каталог хакыннан -30% скидка һәм пятерочка магазины кассасына бушлай доставка ,шулай ук икене заказать иткэндэ,авылдагы почта булекчәсенә бушлай кайтарып була.

Алоэның бер  савыты -бер ай эчәргә җитэ.
Барлык акцияләр ,скидкалар белән танышып бару өчен Фәридәнең ватсаптагы клиентлар чатына рәхим итегез🥰

https://chat.whatsapp.com/LXF8ec4xulNCJ6Kdr5DJim

Шулай ук телеграмм каналына да кушыла аласыз

https://t.me/FaridaFarmasi71

.

Elmira__vaisovna

27 Nov, 08:38


Мин авылга дәү әниләргә киткән көнне,Азат өйдә плов пешерде.
Рецепт куям сезгә😀
Кеше тырышкан,күпме төшергән,бу монда булырга тиеш😃
Суган
Кишер
Ит
Тоз
Борыч
Сарымсак кирәк(тапмадым ди)
Дөге
Зира
Куркума!

Elmira__vaisovna

27 Nov, 06:39


Хәерле Арча иртәсе!!
Томан бездә,дусларым!!
Сездә ничек?

Elmira__vaisovna

26 Nov, 16:26


Сәйдә бик озак укый,аннан бию.
Кайткач дәресләрдә.
Дәресләре күп,чөнки яштәшләре сәг 11:00 өйдә.
Ә безнең Сәйдә 18:00 өйдә була,арып -талып😂🤭
Нагрузка дисәк тә,күп бала шулай итә инде.
Өйдә буш вакыты булса,телефонга утырырга тырышалар.
Болай яхшырак инде
Аннан дәресләр шулай,елап та ала,арып та китә.
Кечкенә шул әле буйга да,иң кечкенәсе классларында.

Elmira__vaisovna

26 Nov, 13:56


2 ел элек төшерелгән шигырь.
Кыш диярсең!!
Субханаллаһ!!
Күпме кар булган.
Быел соңлады кыш!!

Elmira__vaisovna

26 Nov, 13:16


25 ноябрь 2022 ел 😃
Күпме кар🤗

Elmira__vaisovna

26 Nov, 10:19


Брендфри фирмасының салфеткаларын күрсәткәнем бар иде инде. Гел алып куям мин аларны, балаларга, үземә, шулай кирәге чыккан вакытлары булып ала.

Әлеге салфеткаларның иң яхшы эффекты яңа тапларны бетергәндә күренә. Компактлы булуы, аны һәрвакыт кул астында йөртергә мөмкинлек бирә. Укуда, эштә, сәяхәттә булганда, самолетта яки поездда, балалар белән - бар җиргә дә үзегез белән ала аласыз.

Бер салфетка күп җирне сөртергә җитә. Кулланганнан соң, эзләр һәм таплар калдырмый. Барлык тукыма төрләре өчен дә яраклы. Куллану ысулы: салфетканы алып, тап булган  урынны түгәрәк хәрәкәтләр ясап сөртәсез һәм киптерәсез.

Алар яңа таплар белән яхшырак эшли, шуңа күрә аны кием пычранган моментта ук куллану кирәк.
Салфеткалар бары тик тапларны бетерү өчен генә, алар белән битне, кулны сөртергә ярамый.
Балаларның мәктәп киемнәрендәге тапларны бетерү өчен дә әйбәт бу салфеткалар. Аларны рюкзакларына салып җибәрсәң дә була👍🏼
Юып булмаган әйберләрдән тапларны чыгару өчен менә дигән әйбер бу! Киңәш итәм!

👉🏼ЗАКАЗ БИРЕРГӘ

.

Elmira__vaisovna

26 Nov, 09:02


Машинаны хәсиятләп ята Азат,чиста булсын дип тырыша инде😅

Elmira__vaisovna

26 Nov, 08:12


Минем сторизлар соң керә!!
Бик күп иртән эшләр беткәч,утырып сторизлар кертәм!!
Уңышлы көннәр!!

Катырды!!
Кар көтәбез!!

Elmira__vaisovna

26 Nov, 07:04


Ракушка!!
Безе белән!!
200 гр акмай салкын ,угычтан чыгарам
2 ст яки 3 стакан он кушабыз(почти 3 булды)
3 йомырка сарысы
Тоз чүт кенә
100 гр сметана

Камыр әзер, холодильникта 30 минут тоттым

Эчлек:
1 стакан сахар
3 йомырка агы

180 градуста,алдан җылынган,25-35 минут пешердем!!

Elmira__vaisovna

26 Nov, 05:48


Хәерле иртә ,дусларым!!
Яхшы кәефләр телим!
Сәламәтлек телим!!

Elmira__vaisovna

25 Nov, 19:28


Бүген мин рецептка өлгермәдем,рәхәт кичләр булды!
Хәл белергә кайтып килдем кызым белән авылга!!
Дәү әниләр авылда!!

Elmira__vaisovna

25 Nov, 14:32


Килеп чыктылар!!

Elmira__vaisovna

25 Nov, 13:41


Рецепт төшерү җиңел эш дип уйлаучыларга әйтәм,бер дә җайлы түгел.
Әле килеп чыкмаганнары да камера артында керми кала!
Ә килеп чыкса,2 сәгатьне сал да куй инде монтажлауга🤔🤗

Elmira__vaisovna

25 Nov, 10:56


Кабак пирожкилары.
Камыр :
500 мл жылы сөт
50 гр акмай
2 шт йомырка
1 аш кашыгы сахар
1чәй кашыгы тоз
1 упаковка чүпрә
Он
Эчлек:
Кабак
Дөге
Май.
220 гр та 35 минут пеште

Elmira__vaisovna

25 Nov, 10:23


Дуслар!!
Кайда кар ява соң ул!?
Безгә дә җибәрегез әле!!
Башкортстаннар кар көри диләр ,дөресме?

Elmira__vaisovna

21 Nov, 12:23


Әлхәмдүлилләһ!
Тиешле нокталарда тоыюварлар урнашты!!
Барып җитте!

Кичкә тавык канатлары кыздырырга уйладым!!

Elmira__vaisovna

21 Nov, 11:23


Бүгенге көндә тортлар бар шушы нокталарда!

❤️Апас, Октябрьская42 а,Каскад кибете

❤️Арча ,Советская площадь 21,4 нче
павильон

❤️Биектау:
Овражная ,50А тортлар
Дорожная 10(Усад,Выс.гор.)
❤️Казан:
Бигичева 17 вкусняшки
Баки урманче5 сладости к чаю
Серова 4 а,ярдәм мәчете -тортлар
Зорге 100 турецкие сладости только мантыйлар һәм ханума
адоратского 13, сладости радости-манты/ханума

Лодейная 24/1 тәмле тамак
Kонстантиновка,Зеленая 89 в,Мадам безе.
Казан,ул.Амирхана 21б
Национальные сладости,-тортлар

Балтач:
❤️Некрасов 1 , авокада
»Авылым»
Балтасинский район, с.Ципья, ул. Ленина, дом 5 а.
»Авылым"
Балтасинский район, с.Ципья, ул. Дмитровская , дом 16 .
❤️Салават күпере,КАЗАН
Наиля Юсупова 13) сладости радости тортлар,манты,торт
Виктора Сажинова 6/9 (сладости и радости )тортлар,манты
Куюки ,Олимпийская 11 б
Буа шәһәре
❤️космовского 79 в,МӨХӘРРӘМ кибете:торт безе,чак чак,ханума ,манты.
❤️Буинский район с. Старый Студенец ул. Ленина18. Зарина кибете
❤️Чаллы,ТЦ Фонтан,2этаж,бәрәкәт кибете.

Elmira__vaisovna

21 Nov, 11:10


Сәйдәне бассейнга илтәм хәзер!
Иртәгә бакчада әниләр бәйрәме!!
Шунда катнашасым бар,роль бирделәр үземә😃

Elmira__vaisovna

21 Nov, 09:08


Шушы ванна ягына керсәң, көзгесе су таплары белән тулган була көн саен, шуңа тиз генә менә шушы пена белән сөртеп, чистартып алам. Тузан, бармак таплары еш кына тәрәзә һәм көзгеләрне тонык һәм пычрак хәлгә китерәләр. Мин аларны бетерүдә -  Brandfree ның чистарткыч чарасын кулланам.

Ул шулай ук машина фараларын чиста тоту өчен дә әйбәт👍🏼 Урамга су ташып юып азапланасы юк, күбекне сылап, сөртеп алу өчен берничә минут җитә! Ялтырап торачак!

Күбекле спрей-чистарткыч-пластик һәм пыяла, шулай ук башка материалдан булган өслекләрне чистарту өчен идеаль вариант.

Күбекне чыгаргач, 30 секунд көтәргә һәм коры чүпрәк яки губка белән сөртеп алырга. Ул агып төшми, өслекне чиста һәм ялтыравыклы итеп калдыра. Аның белән җыештыру күпкә тиз һәм нәтиҗәлерәк була.

Әлеге чара универсаль һәм төрле өслекләр өчен туры килә, мәсәлән
көзгеләр, тәрәзә, душ кабинасы, фаралар, кухня фасадлары, пластик, фарфор, хрусталь савытлар һ. б.

Brandfree пенасы куллануда экономияле, күләме 400 мл, күп җирне чистартуга җитә. Пыялаларның (көзгеләрнең) алга таба парлануын булдырмый, бу бигрәк тә ванна бүлмәләрендә һәм
дымлылык югары булган җирләрдә кулланганда.

Әгәр дә көзгедәге таплар, бармак эзләреннән туйгансыз икән, Brandfree күбеген кулланып карагыз! Сезгә дә булышыр дип ышанам. Сылтамасын калдырам: (ссылка зәңгәр язуда, шунда басыгыз)

     ЗАКАЗ БИРЕРГӘ

Ноябрьдә распродажа бара, заказ биреп калырга өлгерегез.

Elmira__vaisovna

21 Nov, 06:58


Хәерле көннәр,дусларым!!
Матур эшләр белән,күтәренке кәеф бн үтсен көнебез!
Амин!!

Elmira__vaisovna

20 Nov, 13:20


Арча,кечкенә генә шәһәр.
Үз агымы,үз көе белән салмак кына агучы.
Бик тыныч кына урамнар да,кешеләре дә жай гына,ашыкмый гына атлый сыман тоела миңа.
Әйе,бөкесе,автобуска тыгылып өйгә ашкынасы юк.
Күп кеше үз машинасы белән хәрәкәт итә бу шәһәрдә.
Торулары Арча булса,күбесенең эше Казанда.
Дөрес,Арчада эш күп түгел.
Бармак бн санарлык үзе.
Иртән иртүк кыр казлары сыман тезелеп Казанга агыла халык,кич кайта
Шулай да кеше ашыкмый анда күченергә.Чөнки,яшәргә рәхәт.
Яшәү шартлары әйбәт,шунлыктан шәһәрен алыштырмый.
Миңа калса,шәһәргә якын авылдан да шул вакыт аралыгы инде(юлы,башкасы ачылып торса ярар Казанга якын авылларның)
Ә Арчада андый проблема тумый инде.
Ә үзебезгә килгәндә,эшебез янда(Кайту мәсәләсен дә без шуннан уйладык,эш җайлангач)монда яшәп,эшләп ятсаң яхшы инде)
Балаларга рәхәт бу шәһәрдә үсүләре.
Түгәрәк,мәктәп бар да көчле(балалар саны күп түгел)
Внимание күбрәк дип әйтимме соң.
Ә менә үскәч,күз күрер,әле планнар төрле -төрле!!
Ләкин,картайган көнебезне шушы Арча өендә күз алдыма китерәм,Амин!!

Elmira__vaisovna

20 Nov, 11:15


Гөмбә-ит
Ит
Суган
Кишер
Тоз
Борыч
Сарвмсак
Сливки250 мл 10%
Озак кына пешерәбез!45 минут якынча❤️
Иртәгә камыр куеп,тәмлюшка пешерәм,бүген арылды,заказ -балалар бн !!!

Elmira__vaisovna

20 Nov, 09:15


Шундый яратам бу йомшак сөлгеләрне!SABLE кухня сөлгеләре!
Кухнямда бик кирәкле әйбер ул.Кулны шәп киптерә,размеры буенча да шундый әйбәт ул!!
Өстәвенә елан елы,рәсеме дә чигелгән икән!!Бүләккә шәп,6 шт упаковкасында.
Аш вакытларына да әйбәт нәрсә,берәрдән өләшсәң👍
Сыйфаты шәп ,супер!!
Wildberriesта бар әлегә болар,бетеп китәр ул яңа елна якын,өлгереп калыгыз алып.
Ссылка.
Полотенца

Elmira__vaisovna

20 Nov, 08:24


Буинский район с. Старый Студенец ул. Ленина18.
Зарина кибетенә китте тортлар!!


Яхшы кәефләр теләп,көнне башлыйк!!

Elmira__vaisovna

20 Nov, 06:41


ӘС-СӘЛӘӘМҮ ГӘЛӘЙКҮМ ҮӘ РАХМӘТҮЛЛААҺИ ҮӘ БӘРАКӘТҮҺ,Дусларым!!

АЛЛАҺ сыный кемгә байлык биреп,
Кемгә - салып ачы кайгысын.
Биреп куя үтмәс авыр чирен,
Сыный ачып юлның ялгышын...

Кемне сыный йортсыз-илсез итеп,
Аерып куя дустан-туганнан.
Авырлыклар куеп алларыңа
Мәхрүм итә насыйп булганнан...

...Күркәм сабырлык сорыйк Раббыбыздан,
Өметемне диеп сындырма.
Гөнаһлардан сакла... Картлыгымда -
Кеше кулларына калдырма.

Гомеркәйнең белик кадерләрен,
Риза булыйк АЛЛАҺ биргәнгә.
Сөенеп яшик сау-сәләмәт булып,
Алсу таңны һәр көн күргәнгә!!!

Elmira__vaisovna

19 Nov, 14:25


Бик тиз генә кичке аш!
Пп кичке аш!!
Әлхәмдүлилләһ ,өлгердек!!

Elmira__vaisovna

19 Nov, 12:21


Катлы домнарны узып кайтып киләбез Азат белән.
Инде квартира алырлык түгел диеп уйлаган идек без.
Анна Костыркина белән сөйләшкәч,канга җылы кереп китте. Рассрочкага алып була хәзерге вакытта👍бу процентсыз килеп чыга,аның шартлары турында тулы мәгьлүмат тг төркемендә бар.

https://t.me/anna_kostyrkina_ipoteka

Анна Костыркинаның без офисында булганыбыз бар,команда эше аларда.От и до аңлатуы,кешене якын итуе ошый миңа.12 ел ул шушы эштә,күп белә!!

Менә мәсәлән беренче сторизга бер сүрәт куям,шулай күрсәтеп бара👇

Elmira__vaisovna

19 Nov, 11:10


Табада пицца!!
Камыр өчен:
2 йомырка
4 аш кашыгы майонез
4 аш кашыгы сметана
Тоз
9 аш кашыгы он
Эчлек:
Колбаса(тавык ите дә ярый)
Помидор
Сарымсак
Сыр.
Капкач ябып 25 минут кысып пешерәбез!
Ашларыгыз тәмле булсын
(бу пицца ирем өчен,заказ)

Elmira__vaisovna

19 Nov, 09:04


Omega-3 Premium от компании UltraBalance дип тышкы ягында язулы омега алам.Әнигә дә гел кулланырга кушам.чөнки,Омега 3 йөрәк эшчәнлеген арттыра һәм холестеринны киметә.
Баш мие эшчәнлегенә яхшы,аннан,чәч ,бит тиресенә дә тәэсире бар.
Гомумән,көз җитте,витаминнар эчергә кирәк.

Турыдан туры заказ ясаган очракта 15% MIRA15 ташлама бн алып була!!

Ссылка калдырам:

https://ultrabalance.ru/go/1098yeVFfk

Elmira__vaisovna

19 Nov, 07:28


Дәү әниләр кунакка гына килде ,3 көн эчендә пропискага керү мәҗбүри бит.
Аллаһ боерса миңа да килерләр кунакка,чират эше бит монда😂

Elmira__vaisovna

19 Nov, 05:31


Алтай балы-Алтайский мёд 🍯 дип ишеткәнегез бардыр.
Диастаз числосы 40 ед га җитә,бу бал сыйфатын,көчен күрсәтүче сан инде.Ачып җибәрүгә исе борынга бәреп керә.100% натураль ,кушылмаларсыз,табигать байлыгы,субханаллаһ!
Лилиядән алып куйдым дәү әниләрем өчен.
6 елдан артык шушы хезмәттә ул,ачык,татар кызы.
Мин номерын куям сезгә,сорарсыз .

+7 917 926-23-12

Тг каналы бар:

https://t.me/medaltay_kzn
Теркәлеп куеп,сорауларны бирерсез.(Рәсәйнең төрле җиренә җибәрә ул)

Elmira__vaisovna

19 Nov, 05:02


Хәерле иртә,дуслар!!
Хәерле иртә дөнья!!
Көнне башлыйк!!
Иртәнге ашларны тәмле итеп ашыйк әле,ашыкмый,җай гына,тәмен белеп❤️🫶

Elmira__vaisovna

18 Nov, 17:47


Өй шартларында печенье!!(эссе чакта йомшак,суынгач кетерди,балалар бик ярата )


имбирь һәм корица белән!

Ак камыр өчен;
175 гр он
50 гр сах пудра
1 чәй кашыгы бал
125 гр ак май

Кара камыр
145 гр он
50 гр сах пудра
3 чәй кашыгы какао
1чәй кашыгы имбирь
1 чәй кашыгы корица
1чәй кашыгы бал
125 гр акмай

Камырны 3 сәг холодильникта тотам,аннан кисәм,пешерәм
220 градус белән 15-20 минут эчендә пешә!!

Elmira__vaisovna

18 Nov, 15:03


Төбәк чокырча авылы,Ленина 62 адресы буенча урнашкан өйдә ял итеп кайттык бүген!
Шундый күңелле булды!!

Зөһрәнең номерын калдырам,җыелу өчен өй эзләүчеләргә : +7 929 727-50-29

Elmira__vaisovna

18 Nov, 10:20


Бүген печенье пешерәбез!
Әлегә бераз ныгып тора холодильникта,мин кызла бн очрашуга барып кайтам!!

Elmira__vaisovna

17 Nov, 16:33


Бүген безнең культурный кич!
Гаиләбез белән Арча шәһәренең матурлыгын күрергә чыгып кердек!
Кичке Арча бик матур!!
Арча кичләре-сагыну хисләре диярсең😅
Тәмле йокылар!!

Elmira__vaisovna

17 Nov, 11:15


Мәсәлән бер фотка куям.
Кафега кердек кичә.
Мин Азатның итен бераз сындырып алдым,аерым салат заказ ясадым.
Һәм чәй😃Минем завтрак,кеше сәламәтлеге өчен шушы житә иртәнгә🤩
Чәй тәлинкәсе бу ,(бер итен ашадым,берсен кабат куйдым үзенә)
Шулай итеп,бәядә дә арзанга чыкты😉сәламәтлек өчен файда да😅

Elmira__vaisovna

17 Nov, 11:12


Дөрес ашау кыйбатка чыга диючеләр бар,сез ничек уйлыйсыз?
Минем фикерем,киресенчә арзан!
Мәсәлән:шоколад бәясе 150 сум🙈мин 1 кг алмадан күбрәк алдым
314 сум печенье!!!
бродинский ипи,ярма алсам 1 кг👍🫶шул бәягә!!


Көнгә бер ярый үзеңне сыйлап алырга десертлар бн,ләкин,көндез🤩
Сок имеш,100 сум,аның урнына 3 кишер һәм башканы алып була.
Элек бәяләр болай түгел иде диергә яратабыз,элек кем көн дә шоколад алган?
Әлбәттә арта бәя,сүз дә юк.
Ләкин,дөрес туклану арзанрак миңа калса!

Elmira__vaisovna

17 Nov, 09:10


Минем яшьрәк вакытта т зонасында кара точкалар нык күренә иде.Юынган вакытта һәм дә тәрбияне шунда басым ясарга тырыштым.Сывороткалар бар хәзер аның өчен,ВБ тулган.
Мин беләм бөтен хатын -кызның бер проблемасы ул кечкенә генә.Үзе арзан,үзе эшли бу сыворотка.
🔥👍
борын өсте тигез булмаса бит,әле тоналка япсак та шома ятмый(мин бб крем астыннан сөртеп калдырам аны.Лмфтинг эффект һәм ботокс эффекты бирә сыман ул миңа,ошатам.

Составынла термальная вода, ниацинамид бар

https://www.wildberries.ru/catalog/174432347/detail.aspx?

Elmira__vaisovna

17 Nov, 07:31


Хәерле иртә,дусларым!!
Ялларны тәмле рецепт бн башлыйк әле!!

Мандаринлы чизкейк,мандаринлы пирог.
220 гр коры печенье
70 гр акмай

Творог 220 гр(1 упаковка)
250 гр сметана 20%(минем юк иде,150 гр сливки 33%,100 гр сөт куштым)
Ванилин
5аш кашыгы шикәр
Желатин 3/2 өлеше

Желатин хәләл,30 гр алдым коры килеш.10 аш кашыгы су куштым,15 минут бүртте.шушы массаның 3/2 өлеше творогка ,3/1 өлеше мандаринлы сиропка китә.

4-5 мандарин
100 мл су
3/1 өлеш желатин
4 аш кашыгы сахар.
Чәйләрегез тәмле булсын

Elmira__vaisovna

16 Nov, 17:20


Хәерле,имин,тыныч төннәр,дусларым!!
Кайттык,яттык мунча кереп,бүген бик тыгыз ,күңелле көн булды!
Иртәгегә кадәр❤️❤️🫶

Elmira__vaisovna

16 Nov, 15:01


Дусларым, телеграмда гел укып кына утырмагыз, ял итеп тә алыгыз ☺️
Кызык һәм көлкеле видеолар әлеге каналда👉 Смешные Котики! 😻

Үзегез генә түгел, балалар яки оныклар белән карарга да күңелле видеолар күп монда🔥

Югалтмас өчен язылып куегыз!👇🏻
https://t.me/+IPiZj1SrzsoyMzdi

Elmira__vaisovna

16 Nov, 13:00


Бик күңелле генә йөреп кайтып киләбез,әлхәмдүлилләһ!!
Менә шундый тыгыз көннәр булды бүген!!

Elmira__vaisovna

16 Nov, 11:24


Аннан кердек музейга!!
СССР га кайттык!!
Күпләрнең хәтерендә?мин дә хәтерлим әле!!

Elmira__vaisovna

16 Nov, 09:01


Дусларым, сезгә бүген иммунитетны ныгыта торган ванна өчен концентрат  турында сөйләп узасым килә. Ул- нарат, артыш, эвкалипт, кастор майлары һәм хлорофилл кушылган сыеклыктан тора. Андый  ваннага керү- вируслы авыруларга каршы балалар һәм олылар өчен  профилактика чарасы булып тора. Шулай ук тән тиресенә  витаминнар һәм файдалы матдәләр сеңә.
Мин сезгә аны увлажнитель воздуха савытына салып күрсәттем. Алай да эшләргә була👍

Суга салгач, эфир майлары суның бөтен күләме буенча таралалар, ә су өстендә генә җыелып калмыйлар.

Бер флаконда 20 ванналык сыекча.
Ваннага 3-4 колпачок кулланыла, шулай ук аны аромалампага салып кулланырга мөмкин.

Эфир майлары сулыш юлларын чистарталар, какырыкны бетерергә ярдәм итәләр, шулай ук төрле вируска каршы торырлык эффектка ия булып- сулаганда барлык бактерияләр һәм вирусларны үтерергә булышалар.

Эфир майлары психиканы да тынычландыралар, кешегә рәхәтләнеп йоклап китәргә булышалар. Хлорофилл- эфир майлары белән берлектә тирене  чистарта һәм яраларны төзәтергә булыша. Ванна өчен концентрат- юыну, чистарыну өчен генә түгел, ул сезнең сәламәтлегегез һәм тән тирегезнең торышын озак вакытка яхшырту өчен дә файдалы чара булып тора.

Олылар һәм шулай ук балалар өчен дә кулланырга ярый. Составы табигый, 2 яшьтән өлкәнрәк булган барлык  балалар өчен туры килә.

Ванна өчен концентратлар сериясендә шулай ук ябыгуны һәм шешенүләрне стимуллаштыручы концентратлар, афродизиаклар һәм Мумие белән булган концентратлар да тәкъдим ителгән.

Әлеге ссылка аша заказ бирә аласыз👇
https://www.wildberries.ru/catalog/27809092/detail.aspx?targetUrl=MS&size=63286347

Артикул 27809092

Elmira__vaisovna

16 Nov, 08:41


Менә тагын бер залга үттек!

Elmira__vaisovna

16 Nov, 08:35


Учебный дрон

Elmira__vaisovna

16 Nov, 08:33


Дроннар 300 км /1 сәг тизлек белән оча торганнарны ясый 10 класс балалары ди❤️күп кенә медальләр алалар БөтенРоссия бәйгеләрендә диләр!!

Elmira__vaisovna

16 Nov, 08:24


Балалар бер театр күренешен күрсәттеләр.
Безнең Арчадан балалар җыр буенча катнаштылар,2 урын алганнар иде

Elmira__vaisovna

16 Nov, 08:17


Балалар кисү эшләрен эшләп карадылар.
Бик шәп инструмент,бармакны кисми ,ә агачны кисә!!

Elmira__vaisovna

16 Nov, 08:13


Инженерный класста укый Сәйдә,йоклап,ашап кайта дия идем!!аптырап сорый идегез.
Бүген нинди класс ,нәрсә өчен,ни бирә,шуларны күрсәтәм!!

Elmira__vaisovna

16 Nov, 06:35


Ике яңа нокта
Магазин "Авылым"
Балтасинский район, с.Ципья, ул. Ленина, дом 5 а.

Магазин "Авылым"
Балтасинский район, с.Ципья, ул. Дмитровская , дом 16 .

Elmira__vaisovna

16 Nov, 05:30


Хәерле иртә,дусларым!!
Без иртәдән Казанда йөрибез.
Анализлар бирдем

Elmira__vaisovna

15 Nov, 16:40


Рамазан аена санаулы айлар гына калып бара.
Әгәр дә сез күптән Корьән укырга өйрәнергә телисез икән Альбина остазга кереп язылыгыз!

Аның дини каналы бар анда файдалы мэгьлумат, сүрә тэфсире һәм жомга “Кахф” сүрәсе буенча эфир.

Тэжрибэле укытучы, күп еллар мэктэптэ эшлэгэн, нык жайлы аңлата.
Түбәндәге курсларны онлайн алып бара:

Гарэп теле башлап өйрәнүчеләр өчен
Тэжвид курсы
Корьэн уку (ТАСХИХ)

Шулай ук кемнең уз көчен сынап карыйсы килэ , ничек ул онлайн уку аның өчен бушлай 3 көнлек МАРАФОН ясый.
Марафон бушлай.

https://t.me/arabic_with_me

Elmira__vaisovna

12 Nov, 16:10


Мин соңлап булса да куярга уйладым әле бу пиҗамаларны.
Хатлар килә дә килә.
Костюм матур,абау миңа да кирәк дигәннәр😂❤️
Ландыш килгән иде алдагы көнне!
Заказым пижамалар һәм урын җир,мендәр иде.
Кич җиткәнен көтми булмадыАзатка да заказ ясаган идек!Бик ктлегеп тора үзенә.кунаклар күп килә,матур кием гел кирәк ир -ат кешегә дә.
Икебезнекен дә күрсәтәм.

Фабричный Китай,бик яхшы качество,100%хлопок.Ландыштан беренче генә алуым түгел өйдә киергә комплектлар күп.
Чыдам,озакка җитә торган,рәхәтләнеп кия торган.Кешедә кабатланмый торган принтлы,формалы пижамалар бик күп

https://t.me/+ZJ7dsyvd97kzNmVi

Elmira__vaisovna

12 Nov, 14:28


Безнең кыскача көнебез шулай үтеп бара,дусларым!!

Elmira__vaisovna

12 Nov, 14:27


Буага товар жибәрдек!!
Космовского 79 в,Мөхәррәм кибетендә товарларыбыз!
Тортлар,мантыйлар,ханумалар,барсы да бар!!

Elmira__vaisovna

12 Nov, 12:48


Кабак белән творогтан запеканка
Состав:
Тыква 380гр
Творог 380гр
Сметана 140гр
4 йомырка
2 Аш кашыгы крахмал
2 Аш кашыгы сахар😃!
240 гр та 40 минут


Пп яки дөрес тукланучыларга бара бу ризык,балалар сгущенка белән генә ашады😀❤️🫶

Elmira__vaisovna

12 Nov, 10:49


Тормыш булгач төрле хәлләр була!
Акыллы,тәжрибәле киңәш кирәк була!
Гүзәлия Сафина көчле психолог.
Авырлыкларны күп күреп,тормыш уртасында ныклы белем ала!
Мәскәү халыкара академиясын тәмамлый!
Онлайн прием алып бара.Аны бик мактыйлар.👍👍

Кеше белән кеше арасын
Яшь үсмер егетләр
Балалар
Үзеңне табу,начар гадәтләрдән чыгу...шундый проблемаларны чишә!
югалып,үзенә ябылып ,бикләнеп,кешелек дөньясында үзен югалткан,үзенә карата бәясен түбән куйган кешеләргә ярдәме күп тия аның👍

Чишә алмастай проблемалар юк,дөрес чыга гына белергә кирәк ди.
Рәхим итеп калдырам .Сәхифәсен калдырам.

https://t.me/psyholog_safina

Elmira__vaisovna

12 Nov, 10:44


Кабак эшләре бара,суынгач,кискәч,рецептны монтажлау белән куярмын!!

Elmira__vaisovna

12 Nov, 08:55


Рецепт төшерәм бүген кабат кабактан😁

Elmira__vaisovna

12 Nov, 07:36


Хәерле көннәр теләп,көнне башлыйк!!
Уңышлы эшләр,яхшы эшләр булсын барчабызның да!!

Elmira__vaisovna

11 Nov, 17:06


Бераз йөрим дип чыксам,ән ләр юлда күреп тукталылар,утырып кайттым кире юлны🙈😂
Бүген кунаклар бездә!!

Elmira__vaisovna

11 Nov, 14:22


Сагынышканнар!!
Дөньялары түгәрәк хәзер!!


Изге догаларыгыз өчен рәхмәт!!
Барлык балалар да әти -әниле,әби-бабайлы булсын!!Амин

Elmira__vaisovna

11 Nov, 12:51


Сез кызыктыргач,монысын да алып карадым,дөрес язгансыз!!
Гел кулланган саен сөйлим,шушы перфайн гельләре хакында.
Ошатам ,бүген беренче тапкыр фиолетовый төсен күрсәтәс,яраттым.
Исе тәмле,экономно,көбекле,йомшак итә керләрне,куе гель.
Кул һәм машинага да ярый ул.
Идән/тузан сөрткәрдә дә кулланам.Көндәлек керләрне юып торырга да яратам кул белән генә.
Исе бик йомшак, борынга килеп бәрелә торган түгел.
Чәйкаганда да тиз юылып бетә!
Менә озонда да бар ул хәзер,
Wildberriesта күптәннән бар,калдырам!!
Заказ бирергә Wildberries


Заказ бирергә озон

Elmira__vaisovna

11 Nov, 12:26


Нурислам улымны өйгә кайтардылар бүген!!
Бик куанып йөри әле!
Терелеп чыктык!!

Elmira__vaisovna

11 Nov, 09:51


Алмадан десерт!
Алма
Творожный сыр,творог та ярый.Сметана кушып җибәрегез,яки югары % алыгыз
Йөзем(вак җимеш)
Корица
Бал
220 гр та 25 минут пеште!
Искиткеч шәп чыкты!
Кемнәр корица яратмый,салмагыз,үзем шундый яратам(алмага бик тә туры килә ул)

Elmira__vaisovna

11 Nov, 08:12


Бүгеннән туклану буенча белем ала башладым,3 атна булачак.Барлык ризык та ярый,норма ,чама белән кирәк.
Авырлыкны до и после күрсәтермен.(фоткасын төшердем)

Elmira__vaisovna

11 Nov, 07:04


Балалар бүген мәктәп,бакчада.Нурислам әлегә ята ,терелә җайлап.

Бүген бездә урак өсте!!

Чаллы шәһәре,ТЦ Фонтан ,2 этаж,мөселман отделында -Бәрәкәт кибетендә.торт,мантый,ханумалар китте

Мамадыш шәһәре Тукай урамы 29 йорт.Хәләл кибете. мантылар китте

Elmira__vaisovna

11 Nov, 05:55


Хәерле иртә,дусларым!!
Минем аудиториямда хатын -кызлар!!
Үзегезгә бер шигырь укыйм әле😃сәламәтлектән аермасын беребезне дә Аллаһ!!
Хәерле атналар булсын!!
Эльмира Җәләлова

Elmira__vaisovna

10 Nov, 15:10


Бүген кунаклар арасында җурналистлар да кайтып китте!!
Эльмира апай Сираҗи кайтты тормыш иптәше белән.
Күңелле утырдык!

Elmira__vaisovna

10 Nov, 11:21


11.11 .2024 !!
Шәп ташлама бара Яниг кибетендә!

2 мендәр алган очракта,1 айлык курс коллаген бүләккә биреләчәк икән🎁🎁🎁🎁💐
Желе сыман,хәләл,коллаген
👍
Гомумән теләүчеләр алып калыгыз,вторникка кадәр генә булачак диелде!
Тиздән әниләр көне җитә!!
Менә дигән бүләкләр ,яратам үзем дә файдалы бүләк бирергә!
Катя бик матур итеп,хәр товар,хәр акция турында сөйләп бара,тг каналы бар!
Күзәтеп барыгыз.
Телефонны да калдырам.

+7 963 121-06-22

Адресларга килгәндә:Казан,БОНДАРЕНКА 7,ЯНИГ КИБЕТЕ.
онлайн да эшлиләр:
Шушында язып сорый аласыз,Рәсәй буенча 4 меңнән бушлай.Доставкалар шәһәр буенча да эшләп тора!
Иң сыйфатлы һәм арзан бәяле кибет .

https://t.me/yanigkazan

Өстәвенә шундый ташлама һәм акция бн куандырып торалар.Кулланып калыгыз.

Elmira__vaisovna

10 Nov, 09:51


Кунаклар кайта тора,китә тора,әй күңелле!!
Әни бүген әтине күргән төшендә!!
Куанып,шатланып йөреп тора ди!!
Нигезләребезгә кунаклар кайтып торса гына күңелле шул ул!!

Elmira__vaisovna

08 Nov, 15:10


Минем кечкенә чактан бирле яраткан бер мизгелем,сумка бушату🤣🤣🤣🤣
Иң беренче килеп утырыр идем,шуннан чыккан барлык әйберне күзәтеп бара идем😀
Бик кызык күренеш ул(дәү әни гел шулай пакетларга язулар язып,барыбызга өлеш чыгарып тутырып кайта иде😀
Әле дә шушы хәл!!
Инде без олыгайдык ,иң мөһиме үзләре кайтсын!!
Сезне дә үземнән калдырмыйм әле😍

Elmira__vaisovna

08 Nov, 15:00


Тәмләп,үз ризыкларыбыз белән чәйләр эчтек!!
Әни без кайтышка бәлешләр пешереп куйган.Дәү әни белән бабайны тавык шулпасы белән сыйладык😀😅(дәү әнине ярата)

Elmira__vaisovna

08 Nov, 14:47


Әнинең иң бәхетле мизгеле!!
Дәү әни белән бабай җаныйларым арып беттеләр инде😃
Арчага җитәбезме дип кабат -кабат сорап кайтты бабай🥰6 ел кайтканы юк икән

Elmira__vaisovna

08 Nov, 11:00


Әлхәмдүлилләһ!!
Кайтып җиттеләр!!

Elmira__vaisovna

08 Nov, 08:05


Бәйрәмнәрдә балаларга нәрсә бүләк итәргә?

Минем өчен бик тә актуаль булган каналга тап булдым, дусларым ☺️ сез дә кереп карап чыгыгыз әле👇
             Что подарить ребенку?
дип атала.

1️⃣Кызыклы яңа уенчыклар
2️⃣Эзләргә уңайлы исемлек
3️⃣ Иң яхшы бәяләрдәге товарларга сылтамалар

Хәтта олылар да уйнарга кызыгып торачаклар😄

Сылтамасын калдырам:
👉 https://t.me/+VtJeJCqYN84xN2Qy
.

Elmira__vaisovna

08 Nov, 07:41


Югалып тордым әле бераз,Казан дусларым кереп чыккалый юллары безнең аша булганда!!
Заказоарымны үзе кертеп чыкты!
Бергә чәйләр эчтек,ул китте,мин Казанга юл тотам

Elmira__vaisovna

08 Nov, 05:28


Хәерле җомга иртәсе!!
Матур көннәр теләп,бүгенге көнне башлыйк!!

Elmira__vaisovna

07 Nov, 14:08


Хәерле кичләр.

Кичләребез шулай үтә!!
Сәйдәләрнең бик нык әзерлек эшләре,әниләр бәйрәменә бию куячаклар,Аллаһ боерса сәхнәдә!

Иртәгә Дәү әни һәм бабаебыз кайта!!
Каршы алырга барасызмы минем белән😃❤️

Elmira__vaisovna

07 Nov, 12:00


Кызлар, апалар, сезгә тапларны бетерә торган Кислородный пятновыводитель порошогын тагын бер күрсәтеп китәм👍 Мин инде аның белән еш кулланам, бик ошый!  Ул иң  катлаулы тапларны бетерүдә булыша, шулай ук бәя  һәм сыйфат ягыннан да күп кулланылышлы товар булып тора💪

Капкач кырыйларына утырган пычракны юып алдым, ялт итте. Термосларны да, кул кермәгән шуның ише әйберләрне юарга менә дигән чара бу👍🏼

Башка шуның ише конкурент чистарткыч порошоклардан аермалы ягы- максималь концентрациядәге  актив кисолородка ия. Хлорсыз, бик күп уңай отзывлары бар!

Заварка чәйниген, савыт-саба, кашык, чәнечкеләрне  чистартырга кирәк булса, яисә ак яки төсле киемнән тапларны бетерәсегез бар икән,  моның өчен Кислородный пятновыводитель сезгә ярдәмгә киләчәк. Озак вакытны сарыф итмичә, җиңел һәм тиз арада үз эшен эшләп куя ул!

Аның белән раковинадагы засорларны, ванналарны, кер юу машинасының лоток җирен, коверларны да чистартырга була.

Савыт-сабадагы күптәнге, иске тапларны да әлеге порошок ярдәмендә агартам. Алар аннары ялтырап,  яңа булып күренеп торалар.

Әлеге порошокка заказ бирәсегез килсә, астагы ссылкага кереп,  заказать дигән җиргә басарга кирәк👇(Вб яки озон аша, кемгә ничек уңайлы):

https://product.easy-clean.store/remover1?utm_source=telegram&utm_medium=olg&utm_term=remover_2_1837&utm_campaign=&utm_content=elmira1989el_07112024

Хәзергесе көндә бу порошокны скидка белән алып була, бәясе арзан чакта заказ биреп калыгыз.

Товар артикулы:
wb: 57408794
ozon: 477155319

Elmira__vaisovna

07 Nov, 10:08


Нинди матурлык,субханаллаһ

Elmira__vaisovna

07 Nov, 07:33


Бүген сторизларла балалар да бар!!
Каникуллар бетте!

Elmira__vaisovna

07 Nov, 06:12


Бүгенге көндә тортлар бар шушы нокталарда!

❤️Апас, Октябрьская42 а,Каскад кибете(мантый,тортлар,)

❤️Арча ,Советская площадь 21,мантый,тортлар,чәк-чәк,безе,ханума

❤️Биектау:
Овражная ,50А тортлар
Дальняя 73 м(тортлар)
Дорожная 10(Усад,Выс.гор.)
❤️Казан:
Бигичева 17 вкусняшки
Баки урманче5 сладости к чаю
Серова 4 а,ярдәм мәчете
Зорге 100 турецкие сладости
адоратского 13, сладости радости
❤️Балтач,Некрасов 1 , авокадо
Салават күпере,Наиля Юсупова 13) сладости радости
Виктора Сажинова 6/9 (сладости и радости )
❤️Казан,
Лодейная 24/1 тәмле тамак ,
❤️ ЖМ Мирный, ул. Рощинская 37 наши вкусняшки кибете
❤️ТЦ Капиталъ, с. Песчаные Ковали, ул октябрьская 29в
❤️Буа шәһәре,Космовского 79 в,МӨХӘРРӘМ кибете:торт безе,чак чак,ханума ,манты.

Өр яңа нокта
❤️константиновка,Зеленая 89 в,Мадам безе-
❤️Буинский район,с.старый студенец,ул.Ленина 18
❤️Казан,ул.Амирхана 21б
Национальные сладости,
❤️Сокуры, улица Державина 9Б,Рыбная Лавка мантый һәм ханумалар бар анда
❤️Мавлютова 48а,Авылдан
кинете

Elmira__vaisovna

06 Nov, 11:23


Pizza пятиминутка!!

9 аш кашыгы он(соңрак салына әле он)
5 гр разрыхлитель
1 чәй кашыгы сахар
1 чәй кашыгы тоз
2 штйомырка
5 аш кашыгы майонез
5 аш кашыгы сметана
Камыр басарлык он салабыз!
камыр йомшак булсын!!
20 минут ял итә!
Эчлеккә:колбаса,тозлы кыяр,сыр,соус салдым!
Соус:сарымсак,майонез,сметана,кетчүп.
220 гр та 20 минут пеште

Elmira__vaisovna

06 Nov, 09:01


Дусларым, сезгә матур-матур сумкалар тупланган канал тәкъдим итәсем килә 😍 Бу кибеттә нинди генә төрләре, размерлары юк! Барысы да искиткеч, кереп карап чыгыгыз әле⤵️

https://t.me/PtenchikMiraGolub

Һәр детальдә уникальлек! Сезнең сумкаларыгыз-ул сезнең стилегез 👛

Югалтмас өчен, язылып куегыз һәм заказ биргәндә кайбер сумкаларга ташлама белән ала аласыз🔥

Мәсәлән, видеодагы сумкага ташлама 40% ( кодовое слово Golub&Co24)

https://t.me/PtenchikMiraGolub

🔝Артыгын түләмичә
🔝Хатын-кыз сумкалары һәм аксессуарларына киң ассортимент
🔝Lux сыйфаты
🔝Бөтен Россия буенча доставка каралган

Кышны Golub&Co кибетенең  аксессуарлары белән бергә каршы алыгыз, матур булыгыз💐

Elmira__vaisovna

06 Nov, 07:45


Алуын алып кайттым да,менә аны алыштырасы да бар шул малай.
Арчада шиномонтажга кердем.
Алыштырдыгызмы инде,мин генә калдым ахры 😍

Elmira__vaisovna

06 Nov, 07:41


Больницага Нурислам янына кереп чыктым,кәефләре шәп ,әлхәмдүлилләһ!!
Он һә песок алып йөреп курткаларым онланып беткән,сторизымда күрдем😉
Эш кешесе мин бүген,тортлар пешерелә.
Иртәдән 6 тулганчы цехта идем инде бүген.
Хәерле эш көнәре булсын кемнәр эштә!!
Ә ялдагыларга ,матур яллар!!!

Elmira__vaisovna

06 Nov, 06:19


Кабак запеканкасы
1 кг чистартып кырылган кабак
1 йомырка кечрәк
60 гр сахар
200 гр сметана
100-150 гр манный ярмасы
2 аш кашы тулы(тау кадәр)кукуруз крахмалы
50 гр үсемлек мае
Майлар өчен ак май
220 гр та 1 сәгат якынча пешкрдем(40 минут җитәчәк)

Elmira__vaisovna

06 Nov, 06:02


Хәерле көннәр теләп,көнне башлыйк!!

Elmira__vaisovna

05 Nov, 13:37


Мини пицца кабактан


200 гр кабак суын бераз сыгам
1 йомырка
1 аш кашыгы
3 аш кашыгы он(күбрәк кугсагыз да булыр,йомыркм зурлыгы һәм кабак соклы булса күбрәк кирәк)
Паприка
Петрушка
Майонез бераз сарымсак
Помидор
Сыр

Elmira__vaisovna

05 Nov, 13:37


Кабактан тәмле ризык җайлап пешә генә әле!!
Ә пиццаны тиз генә ясап алу иде!!

Elmira__vaisovna

26 Oct, 12:18


Балалар өйдә чакта нәрсә генә эшләнми безнең,шушындый кичләр.

Elmira__vaisovna

26 Oct, 10:21


Яшерен батырын түгел,дуслар!!
Әйе,минем көнгә бер рекомендациялар чыгып бара.Алар белән бер рәттән чыга үземнән бер файдалы пост(ул рецептмы,яки мастер класс...)эшләп ашыйм☺️
Ләкин,үзем сайлап алганнарын гына куям.
Ул товар ошамый икән,куймыйм,чыгармыйм.
Бу конфет минем килгән 4 октябрь көнне(2 тапкыр алдым,1 нчесе ошагач)
Шулай ошаткан товарларны сайлап алам.
Бик кирәкле рекламалар була,халык белмәгән,ишетмәгән.
Шундый вакытта күрсәгез,кирәк кеше куллана,кирәкми икән узасыз да китәсез(телевизордагы реклама дип)
Блогерның төп эше,аудиторияга мәгьлүмат җиткерү.
Шуңа мин аерым ачык,яшермичә,оялмыйча әйтәм!!
Ләкин,аны матур итеп кешегә җиткерү,контент төшерү зур хезмәт!
Сезнең янга мин бер вакытта да ямьсез кием яки юылмаган бит белән чыкмыйм,җыелмаган өй күрсәткәнем юк.
Чөнки,минем язылучыларым матур контентка гына лаеклы дип уйлыйм!!
Рәхмәт аңлавыгыз өчен!!

Elmira__vaisovna

26 Oct, 09:53


Коймак пицца пешердем!!
Рецепт куям:
300 мл сөт
300 мл су
1 йомырка
1 аш кашыгы шикәр
1 чәй кашыгы тоз
400 гр он
Колбаса
Сыр
Яшел суган
Болгарский перец ярый салырга!!
Табада ,капкач ябып пешереп алабыз ике ягын!!
Тәмле,җайлы,тиз!!

Elmira__vaisovna

26 Oct, 08:06


Конфет сайлаган вакытта сез нәрсәгэ басым ясыйсыз?🤩

Мин үзем нинди генә конфет булмасын,күп ашамасаң тазармыйсың,чамасы булырга тиеш дип уйлыйм.☝️☝️
Үзем гел сухофрукты белән шоколад кушылганны сайларга яратам.❤️❤️
Сухофруктының файдасын беләсез бит әйтмәсәм дә.Анда клечатка бар күп кенә👍,эчәклеккә шәп,калий, кальций фосфор магний железо , витамин А,В,с һәм башка витаминнар.
Үзем шушы поставщикның конфетларын күп алам,күчтәнәчкә,балаларга мәктәпкә,машинамда йөртергә яратам.Десерт диярсең,зур да.
Ссылкасын куеп калдырам,үземә нык ошый,шоколады авызда эри,эчендәге сухофрукты джем сыман.😻❤️
Гел свежий конфетлар килә.

https://wb.roko.ru/kd?utm_campaign=tg_p&utm_source=karina&utm_content=elmiravaisovna

Elmira__vaisovna

26 Oct, 06:07


Хәерле иртә,дусларым!!
Ялны яхшы яңалык белән башлыйм.
Буа шәһәренә кабаттан товпр җибәрдек,барып урнашты.
Космовского 79В адресында,Мэхәррәм дигән кибеттә.

‎Откройте ссылку, чтобы вступить в мою группу в WhatsApp: https://chat.whatsapp.com/EXraqoJd5dvIVmyQVEQp3u ватсап төркеме .

+7 937 610-43-55 Резеда.



Яллар матур үтсен,Азат белән Нурислам бүген бәйрәмдә йөри.
Кичә күп хатлар алдым,мең рәхмәт,дөрес әйтәсез!!
Барлык балалар да әтиле-әниле булсыннар.35 тә дә әти кирәк балага(үземнән чыгып әйтәм)

Elmira__vaisovna

25 Oct, 14:33


Кичләр шулай күңелле генә безнең,әлхәмдүлилләһ
Балаларга шатлык,сагынышканнар.

Elmira__vaisovna

25 Oct, 11:56


Азат кайтам диеп хәбәр салгач,кухнямда кайнап алдым!!

Elmira__vaisovna

25 Oct, 10:01


🏡 Һәркем үзенең шәһәр читендәге иң матур йорты яки дачасы турында хыялланадыр. Яшь вакытта уйламасаң да, еллар узган саен күбрәк шул турыда уйландыра, шулай бит? Картлык көнеңне матур итеп үз йортыңда каршы алу🙏🏼

Үз йортыңны булдырган вакытта бик
күп тыюлар, "ярый-ярамыйлар" белән
очрашасың‼️

• Скважинаны билгеле бер стандартлар буенча борауларга,
• Йорт коймадан 3 метр ераклыкта булырга тиеш,
• Мангал куясы булсагыз, участок уртасында кирәк…

Бу шартларга туры китереп эшләргә тырышасың да, ләкин дача дизайн ягыннан ямьсез булып күренергә мөмкин… Дусларым, менә әлеге темага җентекләбрәк кереп китеп, үз хыялыгыздагы йорт-дача төзүнең барлык серләренә төшенергә телисез икән👇

Бу канал нәкъ тә сезнең өчен‼️

• Йорт һәм дача булдыру өчен идеяләр
• Участокны планлаштыру
• Йортларның проектлары

Барысы да максималь детальләштерелгән һәм аңлаешлы😍

Югалтмагыз дусларым, язылып куегыз, сылтамасын калдырам
👇👇👇
https://t.me/+nXq0pkTsoSBjMGEy
.

Elmira__vaisovna

25 Oct, 09:10


Җибәргән матди ярдәмнәрегез меңләтә кайтсын үзегезгә❤️🫶
Ә үз чиратымда әниләргә уңышлар теләп калам.


Бу язманы нигә куям?
Без бергә көчле,бердәм булсак,Иншаллаһ ,үтер барсы да.

Elmira__vaisovna

25 Oct, 09:05


Әни белән Гөлфия апайны кичә сөйләтеп алдым!!
Сезгә ,үзегезгә күп рәхмәтләр белән чыгасылары килде аларның.
Башкорт,татар егетләре янында йөрдек диләр.Рус егетләребез дә шактый булды диләр.Күмәклектә шул көч.
Минем аудиториямда инде Татарстант
һәм Башкортстаннан язылучыларым күпчелек,еракларда яшәүчеләрем дә шактый.мең рәхмәт аудиторияма🫶🫶🫶

Elmira__vaisovna

25 Oct, 06:58


Бер киңәш,нәрсә ябыштырып була бу стенага тоташ итеп.
Матур бер почмак ясыйсы килә монда.
Бәлким сез беләсездер,шулай эшләп куючылар бардыр.
Нәрсә эшләтеп була икән монда стенаны бер фон итү өчен?

Elmira__vaisovna

25 Oct, 06:57


Хәерле көннәр,җомгалар белән,дусларым!!
Көнне башлыйк!
Шәп кәефләр телим үзегезгә!!

Elmira__vaisovna

24 Oct, 14:49


Хәерле кичләр!!
Җыеп кайттым балаларны!!
Дәресләр белән утырадыр әти әниләр.Әби -бабайлар😀

Elmira__vaisovna

24 Oct, 12:22


Бүген Зөлфия апай миңа битемне тәрбияләү процедурасын ясый!!
Шушында гына иркенләп ял алсам инде😂
30 минут ятып тордым🤣үземә күп мәгьлүмат алып калдым,сезгә дә беразын куям,сораулар булса косметологка карата,бирегез,җавап бирә .Казанга киткәнче,вакыт бар.

Elmira__vaisovna

24 Oct, 09:01


Дуслар, сезгә ТӨРЕК РЕЦЕПТЛАРЫ дигән каналны калдырам🇹🇷

Монда төрек рецептларын рус теленә тәрҗемә итеп, бастырып баралар👍

Круассаннар, төрек печеньелары, тортлар һәм бик күп төрле үзенчәлекле, тәмле ризык вариантларыннан торган әлеге каналга рәхим итегез 👇


https://t.me/+Cz4g5kYl3CRlNDQy
.

Elmira__vaisovna

24 Oct, 07:56


Әлеге ике ханымны сугыш уты кайнаган якларга алып барган юлдашлары Илнар, бу юлы тагын үзләре белән бергә баруларын сораган. Сезнең белән куркыныч урыннардан да тынычрак узыла, дигәч кабат юлга кузгалганнар. “Юл буе дога укып йөрибез. Догалы юл юлдашчыларыбызга да җиңеллек китерә”, - ди Гөлфия ханым. Халыкның ниятләп биреп җибәргән әйберләрен егетләрнең кулларына тапшырып, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән кайтып җиттек, дип сөенә алар.
Икенче юлы Арча районы егете Илнур белән барырга җыеналар. Исәпләре Казан арты – Арча, Әтнә, Балтач районнары егетләренә дә йорт җылысы биреп кайту. Илнур гуманирар ярдәм илтүдән тыш, яу кырында вафат булган егетләрнең гәүдәләрен алып кайтуны да оештыра. Декабрь аенда алар тагын бергәләп игелекле сәфәргә әзерләнә.
Лилия Нурмөхәммәтова

Elmira__vaisovna

24 Oct, 07:56


Әниләрнең фоткаларын куеп,җурналистлар язган язманы куям.

Догалы изге юл
Бу баруларында биш мең чакрым юл уза алар. Белгрод өлкәсендә хезмәт итүче егетләр янында булганнан соң, башкалар янына барып җитү өчен 60-70 чакрым гына юл калган була. Чик буенда хәлләр кискен булганлыктан, урау юллар аша янәдән бер мең чакрымнан артык юл узарга туры килә. Моңа кадәр 2-3 мең чакрым юл узып йөри идек, бу юлы сәфәребез озын булды, диләр. 
Арча районы Ташкичү мәдәният йорты хезмәткәрләре Гөлфия Нурислам кызы Мәгъсүмова белән Тәнзилә Мөхтәр кызы Вәлиева турында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та белә. Курку белмәс әлеге ике ханымнарның өч тапкыр Украина җирләренә барып, авыл халкы әзерләп җибәргән әйберләрне егетләрнең кулларына тапшырып кайтуларын үз чыгышында да әйтеп уза. Шушы көннәрдә генә алар дүртенче сәфәрләреннән кайтты.
- Егетләр безне үз әниләрен, апаларын көткән кебек каршы алалар, - ди Тәнзилә апа. – Гөлфия гармунын үзеннән калдырмый. Гармун тавышы, татар моңы яңгырагач, егетләрнең күңеле туган авылларына кайткандай була.
Алар Татарстан егетләре хезмәт итүче частьларга йөри. Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре, Яшел Үзән, Чүпрәле районнары егетләре янына дүртенче барулары.  Егетләр сораган бар нәрсәне алып барырга тырышалар. Сеткалар, азык-төлек, шәмнәр, җылы киемнәр... Өйдә пешкән пироглар, кабартма, чәк-чәкләрне күргәч, егетләрнең күзләрендә әйтеп бетергесез рәхмәт хисләре балкый.
- Безнең кайчан барасыбызны авыл халкы белеп тора. Кичен авылдашлар бергәләп җыелып, сеткалар үрәбез, шәмнәр ясыйбыз. Китәр көн җиткәч, мич ризыклары пешерә башлыйлар. Бакча чорында егетләребез өчен ярмалы салатлар ясыйлар. Кибетләргә коробкалар куеп, тиз әзерләнә торган боткалар җыябыз. Санитар частьларга медицина кирәк-яраклары алып барабыз, - ди Тәнзилә апа.
Егетләрнең нинди шартларда яшәгәнен дә алар үз күзләре белән күреп кайткач белә. Тора торган җирләре ташландык биналарда. Аны яшәрлек итеп такталардан, калын дсплардан, ялтыравыклы җылыткыч материаллардан егетләр үзләре ясый. Күчеп йөргәч, бөтен нәрсәне дә яңабаштан корырга кирәк. “Азык-төлек, җылы киемнәр, төзелеш материаллары гына түгел, пычкысы да, кадагы да, башкасы да бик кирәк. Шуңа күрә волонтерлар нәрсә юнәлтә ала, егетләргә шуны алып барырга тырыша”, - ди Арча апалары. 
Кышка кергәндә егетләрнең көнкүрешләре тагын да кискенләшә. Хәзерге вакытта аларга термобелье, җылы носкилар, күп итеп шәмнәр кирәк. Ул шәмнәр егетләргә ашарга җылытырга да, җылыныр өчен дә бик кирәк. Бу юлы 500 дән артык шәм ясап алып барганнар. Шәм ясау өчен парафин алырга кирәк дип халыкка мөрәҗәгать иткән булганнар. Мәрхәмәтле җаннар тиз арада акча күчергән.  22 меңлек 200 килограмм парафин алганнар. 43 мең сум акчалары маяда калган. Икенче баруларында шул акчага тагын кирәкле әйберләрне алмакчылар.  “Халык биргән акчаның исәп-хисабын алып барабыз, кергән һәр тиенне егетләр өчен тотабыз. Юлда кайтканда кунакханәдә тукталсак, үз акчабызны тотабыз, егетләр өлешенә кермибез”, - диләр.
Тәнзилә белән Гөлфия ханымнар әйтүенчә, егетләр алып килгән бар нәрсәгә дә сөенә. Алар йорт ризыгына, әниләр пешергән ризыкларга сусаган. Ташкичү мәдәният йорты апаларын да үзләренең якын кешеләре кебек көтеп торалар. “Без тормышның ни икәнен кечкенәдән белеп үстек, иркә кочакта яшәгән кызлар түгелбез, - ди алар. – Рәхәт тормышта үсмәгәч, авырлык алдында калган егетләргә бераз булса да ярдәм кулы сузасыбыз килеп бу эшкә алындык. Ничәмә-ничә чакрым юллар узып, алар янына барып, үз кулларыбыз белән авыл кешеләре биреп җибәргән әйберләрне тапшырасыбыз, егетләрне сөендерәсебез килә. Дөресен әйтергә кирәк, безнең күңелләр үзгәреп кайта. Иң матур, иң тыныч, иң төзек, иң рәхәт җир бездә икән дибез”.
Андагы тормышны күреп кайтканга шулай, ди алар. Белгород өлкәсендәге бөтен тукталышларга качу урыннары эшләнелгән. Сирена яңгырау белән җирле халык тизрәк кереп качу ягын карый. Шебекино халкы белән дә аралашканнар. Сугышка кадәр бик рәхәт яшәгәнбез икән, тыныч тормышның кадерен белмәгәнбез, дигәннәр.
Өч тапкыр Украинага барып, Коръән чыгып кайтырга дип ният әйткән булган алар.

Elmira__vaisovna

24 Oct, 06:05


Бүген кабаттан җибәрә башладык дамские пальчики тортларын.
Сезонны ачтык!!

Elmira__vaisovna

24 Oct, 05:51


Бүгенге көндә тортлар бар шушы нокталарда!

❤️Апас, Октябрьская42 а,Каскад кибете(мантый,ханум,тортлар
,чәк -чәк)

❤️Арча ,Советская площадь 21,мантый,ханум,тортлар,чәк-чәк

❤️Биектау:
полевая 40 г,продукты кибете(манты,ханум)
Овражная ,50А тортлар
Дальняя 73 м(тортлар)
Дорожная 10(Усад,Высокая гора)-тортлар
❤️Казан:
Бигичева 17 вкусняшки -манты, ханум ,торт,безе,
Баки урманче5 сладости к чаю-манты, торты, безе, Ханум
Серова 4 а,ярдәм мәчете -тортлар
Зорге 100 турецкие сладости-манты,Ханум
адоратского 13, сладости радости манты,ханум
❤️Балтач,Некрасов 1 , авокадо тортлар,ханума,мантый
Салават күпере,Наиля Юсупова 13) сладости радости тортлар,манты,торт
Виктора Сажинова 6/9 (сладости и радости )тортлар,манты
❤️Казан,
Лодейная 24/1 тәмле тамак ,тортлар
❤️ ЖМ Мирный, ул. Рощинская 37 наши вкусняшки кибете.тортлар.
❤️ТЦ Капиталъ, с. Песчаные Ковали, ул октябрьская 29в тортлар
❤️космовского 79 в,МӨХӘРРӘМ кибете:торт безе,чак чак,ханума ,манты.
Өр яңа нокта
❤️константиновка,Зеленая 89 в,Мадам безе-тортлар
❤️Буа шәһәре,Космовского 79 в,Мухаррам кибете

Elmira__vaisovna

24 Oct, 05:51


Аскы постка беркетәм адреслар списогын

Elmira__vaisovna

24 Oct, 05:42


Нурислам иртә барырга ярата безнең.7:30 Аның өчен соңга кмлдым дигән сүз,кечкенәдән шул хәл

Elmira__vaisovna

24 Oct, 05:41


Хәерле иртә,матур көннәр теләп көнне башлыйк!!
Әни булгач шундый рәхәт,дөньям түгәрәкләнде,балалар үз урнында😂Тапшырдым әнигә(гел балаларны әни алып кала бит мин эш буенча Казанга йөргәндә )әйбәт кенә җыеп куйган киендереп,үзем өлгердем ,булды урнаштырдым.

Elmira__vaisovna

23 Oct, 16:59


Кичләр күңелле үтә!
Барыбыз да җыелдык!!

Elmira__vaisovna

22 Oct, 11:11


Аның тәмлелеге!!
Бик ошады үземә!
Тәмләп чәй эчтек улым белән!!

Elmira__vaisovna

22 Oct, 09:00


Дөнья булгач, нинди генә хәлләр юк..Гаилә низаглары булмас дип беркем дә ышанып әйтә алмый..🤦‍♀️

Алдаулар, аңлашылмаучанлыклар, хыянәтләр, комсызлык... гаилә бөтенлеге бер мизгелдә бетәргә мөмкин😔

🧑‍💼Шуңа күрә андый ситуацияләр килеп чыккан вакытта, югалып калмас өчен, әзер булып торырга кирәк. Бу өлкәдә ярдәме зур булган юристның авторлык блогын укып танышырга һәм кайбер борчыган мәсьәләләрне аңлап барырга киңәш итәм:

✔️Үзеңне һәм үз балаңны ничек якларга;
✔️Ирең белән аерылышканда / ирең банкротлыкка чыкканда үз мөлкәтеңне ничек саклап калырга;
✔️Гадел юл белән алиментларны ничек алырга;
✔️Нәселдәнлек бәхәсен ничек үз файдаңа борырга;
✔️Хатыны ризалыгыннан башка алган ирнең кредитларын нишләтергә.

Бу һәм башка бик күп мәсьәләләрне - стажы булган гаилә адвокаты Мария Смирнова үз каналында БУШЛАЙ язылучыларына аңлатып бара 🔥

Йөзләгән уңышлы гаилә эшләре, халыкны һәм үз хокукларыңны яклау һ.б. бик күп файдалы темаларны - Мария Смирнова | синең гаилә адвокатың каналыннан таба алачаксыз.

Сылтамасын калдырам👇

https://t.me/+2qY4cMfTkMcxNmYy
.

Elmira__vaisovna

22 Oct, 08:34


Юкны бар итеп,әчегән сөтемне камырга тоттым!!
Күчтәнәчкә бирелгән тәмле сметананы да җәлләмәдем,1 йомырка,7 гр чүпрә,тоз,сахар салып,онлап,камыр бастым!!
Менә начинка минем өчен яңалык!!
Суган 3 шт
2 шт тозлы кыяр кыздырдым табада😀

Elmira__vaisovna

22 Oct, 06:50


Буа шәһәренә дә товарларыбыз китте,әлхәмдүлилләһ!!
Тортлар,ханума,мантый,чәк-чәкләр...
Космовского 79 В урамы,

Мәхәррәм дигән кибеттә көтәчәк!!

+7 937 610‑43‑55 Резеда

https://chat.whatsapp.com/EXraqoJd5dvIVmyQVEQp3u
Ватсап төркемен куям,хәбәрләр шунда булыр.


Шулай ук бүген Апаска да тортларыбыз китте(мантый,ханума,чәк -чәкләр бар)

Апас, Октябрьская42 а,Каскад кибете

Elmira__vaisovna

22 Oct, 06:44


Гадәти иртә!!
Әлхәмдүлилләһ!!
Урнаштырып кайтып төштем!!
Хәзер камыр куям!!
Теге пирожкины пешерик!!

Elmira__vaisovna

21 Oct, 16:06


Минем бер кичем😂
Авылга да тиз генә ксйтып килергә туры килде бит әле.
Дәрес, олимпиада,мәктәп группаларына өлгер генә малай.Ярты көн керми торсаң,дөньясыннан артта каласың😂
Әле дәресләр әзерләнмәгән,йоклар вакыт җитте бит инде😀
Иртәгә яңа,җибәрелмәгән яккс тортлар китәчәк,Аллаһ боерса!!
Хәбәр итәрмен!!

Elmira__vaisovna

21 Oct, 11:39


Камил абый җир алып,бик озак ул өйне күтәрделәр,аннан эчен эшләде.Әнинең энеләре бергә эшләде бу өйне,энем дә монда булды,зур кул хезмәтләре керде.ДӘҮ ӘНИ БЕЛӘН БАБАЙНЫҢ 5 БАЛАСЫ.2 СЕ МОНДА,3 СЕ ҮЗ ЯННАРЫНДА.
Шулай итеп,Камил абый (әниемнең энесе)Казанда төпләнеп калды.

Elmira__vaisovna

21 Oct, 11:01


Чаллыга тортлар китте!!
Манты Ханума да жибэрдем!!
Торговый центр фонтан ,
Второй этаж бәрәкәт кибете

+7 927 489-95-15 Гөлназ ханым

Elmira__vaisovna

21 Oct, 09:01


Сәламәтлегегез турында кайгыртасызмы, дуслар?

Әйе икән, алайса сезгә әлеге табиб-невролог каналына язылып куярга киңәш итәм:

http://t.me/doctor_ilnur ⬅️

✔️сәламәтлеккә кагылышлы темаларны җиңел тел белән, аңлаешлы итеп аңлата
✔️мисалларны үз тәҗрибәсеннән ала
✔️сезнең сорауларга үзе җавап бирә
✔️дәлилләнгән ысуллар белән генә дәвалый

🪶ПОСТЛАРЫН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗА

Табиб медицина турындагы барлык мәгълүматны бергә туплап, "судан арындырып", сезнең белән дә уртаклаша:

http://t.me/doctor_ilnur

Бу канал сезгә бик файдалы булыр дип уйлыйм, язылып куярга онытмагыз🔥

Elmira__vaisovna

21 Oct, 08:26


Эш беткәч,улым белән кунакка киттек,үзебезнең урамда әтиемнең энесе яши.
Төп йорт бу безнең.
Менә аларда кунак булып ,озаклап утырып ,вакыт үткәнне сизми дә калдык.
Авылга кайтып,энкргия җыеп килдем,әлхәмдүлилләһ!
Фәнис эннм трактор җыйган,шуларга шаклар кптып,сокланып килдем.

Elmira__vaisovna

21 Oct, 06:35


Соңрак Мәмсәгә туган авылга улым белән менеп,кишерләр эшкәртеп кайттык!!
Ташкичүдә әби бабай белән торып торды кечкенәләре.

Elmira__vaisovna

21 Oct, 06:30


Хәерле имин атналар теләп,башлыйк сторизларны!!
Авыл сторизларыннан башлыйк әле!!

Elmira__vaisovna

20 Oct, 10:11


Кадерле әтиләребезне бәйрәм белән котлап үтим әле!
Кадер -хөрмәттә,пар канатлы булып,матур гаиләләр ныклыгы теләп калап барчасына!!
Бик зур һәм авыр хезмәт!
Җавапчылык зур!
Бәйрәм белән!!
Чын әтиләр күбрәк булсын,Амин!
Исән-имин кайтырга насыйп итсен,илләр тынычлансын!!

Elmira__vaisovna

20 Oct, 10:09


Хәерле яллар теләп,ял көннәрен башлыйк әле!!

Elmira__vaisovna

19 Oct, 13:58


Гади генә кичке аш!
Котлет белән токмач😉
Ял җыештыру эшләрендә булгач,кич җайлы ризык кына пешереп ашадык😀
Кич тә җитте,тиз үтте вакыт.

Elmira__vaisovna

19 Oct, 11:23


Дусларым! Экоплант- үсемлекләр питомнигында "черная пятница" - 90% ка кадәр ташламалар бара!

Бу акция ахырына 2 көн генә калып бара! Иң яхшы бәяләрдән үсемлекләр, агач кәлшәләре, куаклар һ.б. алырга ашыгыгыз! Яз көне аларның бәяләре күпкә кыйммәтрәк булачак!

Мин дә алардан алдагы барганда бик яхшы бәядән туялар алып кайтып утырткан идем. Менә шулай матур булып үсеп киттеләр.

Экоплантта 10 000 гә якын үсемлек төре бар һәм сез дә үзегезгә һичшиксез күңелегезгә хуш килгәнен табарсыз дип уйлыйм.

Скачать Прайс Казань: https://clck.ru/3E2qch
Скачать Прайс Казань: https://clck.ru/3E2qch
Скачать Прайс Казань: https://clck.ru/3E2qch

Питомниклар Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә бар. Казандагы адрес: Село Сапуголи, Никольское сельское поселение, Лаишевский район, Республика Татарстан. Якын-тирә кешеләр анда барып бакчагыз өчен иң яхшы усентеләрне сайлый аласыз. Ашыгыгыз, чөнки 2 көн генә калып бара!

Бәяләре белән булган каталогка сылтаманы калдырам👇

Скачать Прайс Казань: https://clck.ru/3E2qch

Elmira__vaisovna

19 Oct, 08:44


Өйдә,бер көйдә!!
Өске этажга күчтем бүген,киемнәр чүплим.
Динисламныкын барлау.
Сез ни эш бетереп ятасыз?
Хәерле эшләр телим!!

Elmira__vaisovna

19 Oct, 06:19


Бүген Арчада бик салкын,бозлы иртә иде!!
Көннәр кышка бара!!
Ял көне диеп ,әле уянып килә кечкенәләре.Нурислам укуда.Көн шулай башланып китте!!
Матур яллар теләп калам!!

20,929

subscribers

924

photos

5,564

videos