Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ @suumbike Channel on Telegram

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

@suumbike


Гүзәл хатын-кызлар өчен файдалы канал

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ (Tatar)

Сүнәк Сөембикә журналы! Бу канал арһивланган бәхеттәр, кайбер үпкәнлар һәм красота тасвирлары белән толы төп һөкемнәр иҗад итүне мөмкинчелеге арттырар. Сююмбикэ каналы — ул гүзәл хатын-кызлар өчен файдалы белгеләнгән ресурс. Анда сез азап белән табылган гүзәл кантара һәм красота мәгълүмәтләрен тапа аласыз. Кыналларга, макияжстарга, кызларҙы өчен сүннәтләрегә, кайбер үпкәнларга һәм красотаны исемлеге үткәнләргә бу канал быр тавсыралар бирер.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

18 Feb, 14:31


Колхозчылар-татарлар. 1932 ел.

Урнашу урыны: Россиянең хәзерге заман тарихы Дәүләт үзәк музее (Мәскәү шәһәре).

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

18 Feb, 11:16


Баш мөхәррир урынбасары Алсу Шакирова блогыннан: «Мактанышу көне бездә.

Журналның соңгы ике санын укырга вакыт та булмаган иде. Бүген укыдым әле. Гыйнварны укып кына бетергән идем,типографиядән февраль саны менде.

Шәп язалар инде безнең кызлар! Күңелгә үтеп кереп, геройларны яратып! Үтемле итеп, детальләрне кызганмыйча! Менә шулай дип мактап чыктым кызларны. Кайсы язмага алынсаң да башыннан азагына кадәр укып чыга торган.

Сирәк язам мин хәзер. Тансыктырган. Дүрт ел күңелемдә йөрткән героем турында язмам керде февраль санына. Ат йөрәкле җайдак Адель һәм аның Кай исемле аты турында. Үземне Адельнең әнисе урынына куеп елый-елый яздым мин аны.

Соңгы ике санда юмористик «Үз дөньям» рубрикасының авторы да мин 😄. Ирләр берәр кайда китсә берәр нәрсә ватыла бит әле, име? Менә шундый бер кичем турында яздым. Бу юлы газовик булырга туры килде».

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

18 Feb, 10:30


Боларны белү бар кешегә дә кирәкле!

👉Кешеләрне үткәннәре өчен хөкем итәргә ашыкмагыз — сез әле үзегезнең киләчәгегезне белмисез.

👉Бу тормышта иң кыйммәтле сүз — кешегә әле исән чагында әйтелгән хәерле җылы сүз.

👉Акчасы күп булган кеше бәхетле түгел – баласы сау-сәламәт булган кеше бәхетле.

👉Әйткән сүзләр өчен кайчак бик үкендерә. Шуңа да әйтми калган сүзләрегез өчен үкенмәгез.

👉Аң бул: синең арттан һәрчакта, һәрвакытта да өчәү күзәтә: югарыдан — АЛЛАҺ, эчтән — НАМУС, тыштан — КЕШЕЛӘР.

👉Яныңа килеп, синең турында яхшы, ә башка кешеләр турында начар сөйләгән кешегә һич тә ышанма.

👉Рәхмәтле булып яши белгән кешенең догасы бары ике сүздән тора — «Аллаһка шөкер!»

👉Матурлык - игътибарны, изгелек йөрәкне яулый.

👉Күбрәк бүләкләр бир һәм оныт! Бүләк бирсәләр ал һәм һәрчак исеңдә тот!

👉Раббың Аллаһны үзеңә яхшы, рәхәт чакта искә ал — сиңа авыр чакта ул сине исенә төшерер.

👉Кемгәдер начар була башлагансың икән, димәк, ул кеше өчен син бик күп яхшылык эшләгәнсең.

👉Кемгәдер йөрәгеңне, күңелеңне бушатудан алда аның сер "савыты" тишек түгелме икәнен яхшылап тикшереп ал.

👉Бу дөньядан үзең белән бернәрсәне дә алып китеп булмый. Ләкин үзеңнән соң нәрсәнедер, нидер йә кемнедер калдырырга була.

Олы хөрмәт һәм изге теләкләр белән: Рөстәм хәзрәт Гәрәев,
Биккол авылы мәчете

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

17 Feb, 11:55


Матур, моңлы Алия🥰

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

17 Feb, 11:37


Нариманов исемендәге татар мәктәбендә музыка дәресе, Мәскәү, 1920 нче еллар.

Абдрахман Апсәләмов – сул яктан беренче.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

15 Feb, 17:32


Илһам Шакиров исемендәге III Республика премиясе лауреатлары билгеле!

Легендар җырчы Илһам Шакиров туган көндә, ике елга бер мәртәбә Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе тапшырыла. Ул җырчының исемен мәңгеләштерү максатыннан 2020 елда гамәлгә кертелде.
Быел әлеге премиягә «Хатын-кызлар вокалы» номинациясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Даян кызы Сөнгатуллина;
- «Ир-атлар вокалы» номинациясендә Татарстанның атказанган артисты Артур Муллаян улы Исламов;
- «Халыкчан башкару» номинациясендә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фазлытдин кызы Билалова һәм Илшат Әнәс улы Сибагатуллин лаек булдылар.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

15 Feb, 16:59


Бүген 15 февральдә халкыбызның бөек җырчысы, моң патшасы, татар җыры легендасы Илһам ШАКИРОВның
тууына - 90 ел.

Татар халкы, җәмәгатьчелек, җыр-музыка сөючеләр бу вакыйганы зурлап билгеләп үтә.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров тормышын һәм иҗатын күпләрегез яхшы беләдер.

Җырчының тормышына һәм иҗатына кагылышлы сорауларга бик тиз дөрес җавапларны билгеләрсез дип ышанабыз.👇👇👇

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

07 Feb, 13:28


Алинә Заһитова хыялын чынга ашырган. Ул Байкалда тимераякта шуа.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

07 Feb, 10:36


Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче скульптор Винера Абдуллина бу көннәрдә Нижневартовскида Тукай һәйкәлен ясау белән мәшгуль.
Һәйкәл бронзадан булачак.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

07 Feb, 09:30


Зинира һәм Ризат Рамазановларга Татарстанның атказанган артистлары исеме бирелде.

Котлыйбыз!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

07 Feb, 07:33


Җомга мөбарәк булсын🙏🏼

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

06 Feb, 13:26


«Өч татар келәме».
ТР ТИО «Киез нур» һәм «Таткультресурс үзәге»нең уртак проекты.

Алия Фаздалова эшләре.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

06 Feb, 07:11


Язучы Габдрахман Әпсәләмов укучылар белән очрашуда.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

05 Feb, 11:42


Камилә Вәлиева дисквалификациядән соң алынган медальләрнең берсен дә кире кайтара алмады.

Камиләнең 2022 елгы Европа чемпионаты алтын медален, Россия чемпионатларының алтын, көмеш һәм бронза медальләрен алдылар. Дисквалификация 2025 елның 25 декабрендә тәмамлана.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

05 Feb, 11:29


Бу минутларда Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында «Ел хатын-кызы» бәйгесенең зона этабы уза.

Ватанны саклаучылар елында бәйгенең патриотик рух белән сугарылган, Россия Герое Иван Додосовны үстергән бу төбәктә узуы юкка түгел, әлбәттә. Һәр катнашучының диярлек эш-гамәлләре махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. «Хатын-кыз - Ана» номинациясендә катнашучы конкурсант ханымнар исә үз улларын илне сакларга озатканнар. Моңсу, сагыш, сагыну, ярату, горурлык...

Ә жюри өстәлендә кул яулыклар куярга кирәк икән...
Быелгы бәйге менә шундый.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

04 Feb, 16:12


«Бу авыру аркасында мин үземне яратырга өйрәндем...»

Бүген халыкара яман шеш авыруына каршы көрәш көне.
«Луч» коммерцияле булмаган оешмасы онкопациентлар катнашында «ПроЖить»
спектакле күрсәтте. Кызлар үз авыруы белән танго бии һәм үз тарихларын сөйли.
Алар барысы да: «Бу авыру белән очрашып үземне яратырга өйрәндем», – ди.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

29 Jan, 10:05


Уфада яшәүче шагыйрә "Сөембикә" журналының авторы Фәния Габидуллинаның туган нигезендә - Башкортстанның Дүртөйле районы Наҗы авылындагы өендә төшерелгән видео.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

29 Jan, 08:42


Әнвәр НУРГАЛИЕВ (28.01.1974) турында сораштыру әзерләдек, дөрес җавап бирә алырсызмы?

Үзегезне сынап карагыз әле😉

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

28 Jan, 09:33


Җырчы Алсу: «Хочу лялечку»

Алсу социаль челтәрдә сабый белән төшкән видео урнаштырган. Аның энесе икенче тапкыр әти булган икән... 😍

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

28 Jan, 08:53


Менә 29 нчы ел рәттән Республикабыз районнарында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы гөрли.

Бүген сайлап алу зона туры Яшел Үзән районында уза. Шул конкурстан мизгелләр.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

27 Jan, 08:50


Булат Бәйрәмов:

'Балачак ташларын» күргән саен, шул вакытлар искә төшә... Әнием, рәхмәт сиңа.. '
Сезнең балачакка кайтара торган шундый хатирәле әйберләр бармы? Бүлешегез әле.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

27 Jan, 07:37


Казакъстан татарлары гореф-гадәтләрен саклый

Астана каласындагы татарлар оештырган зур проект: Татар сандыгы.

Видео: @sugarmilae

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

26 Jan, 10:48


❤️

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

25 Jan, 12:26


С праздником, дорогие студенты! Дерзайте, учитесь, творите! Успешной учебы, ярких событий, мудрых наставников и верных друзей.

Студентлар көне белән, дуслар! Якты һәм онытылмас студент еллары – тормышның бик үзенчәлекле чоры, гаҗәеп ачышлар һәм киләчәк казанышларның нигезен булдыру вакыты.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

24 Jan, 18:50


Апас районы Кече Болгаер авылына авыр хәбәр килеп иреште бүген.
Илнур... Позывное - Физик...

Юк, ул җырчы да, биюче дә түгел иде. Гап-гади авыл егете, нигез тоткасы, олыгайган әти-әнисенең таянычы...
Әмма апасы Гөлүсә аша ул безнең барыбызга да таныш иде. Без инде күптән энебездәй якын күрә идек. Гөлүсәне очраткан чакта, аның күзләренә карап, сораулар бирмичә дә Илнурның хәлен белә идек.
Ялга кайтуларына чын күңелдән сөенә идек.

Инде менә ул бөтенләйгә кайта. Безнең хәтердә, безнең догаларда гына яшәр өчен...

«Мәгариф» журналы баш мөхәррире, язучы Гөлүсә Закированың, әти-әнисенең, туганнарының күтәрә алмаслык авыр кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгаләдән сезгә сабырлык сорыйбыз...

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

24 Jan, 14:08


2024 елда Татарстанда гадәти булмаган милләтара никахлар теркәлгән.

Шулардан:

👉берсе татар егете һәм Корея кызы,
икенчесе Индонезия егете белән татар кызы никахлашкан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе коллегиясендә хәбәр иттеләр.

👉Шулай ук узган елның иң өлкән киявенә - 89 яшь (Лаеш районы), ә иң өлкән кәләшләргә 86 яшь (алар икәү).

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

24 Jan, 13:31


Хезмәттәшебез Фирдәвес Исмәгыйлеваның "Сөембикә" редакциясендә эшли башлавына бүген 25 ел!

Чирек гасыр журналда эшләгән Фирдәвес ханымга лайк куйыйк әле❤️

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

24 Jan, 11:44


Җомга мөбарәк булсын!🙏

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

23 Jan, 11:37


Тели белсәң... Теләкләр чынга аша! Яңа елда «Әниләр клубы»ның беренче очрашуында бергәләп хыялланырга, матур теләкләребезне тормышка ашарлык итеп язарга өйрәнәбез.

29 гыйнвар – яңа ай туган көн! План кору, хыялларны язу, яңа максатлар билгеләү өчен бик яхшы көн булачак.

Очрашуның спикеры – экзистенциаль психотерапевт, гаилә психологы, коуч, күпсанлы финанс һәм шәхси үсеш буенча тренинглар авторы Лилия Дәүләтшина белән теләкләрне чынбарлыкка әйләндерергә өйрәнәчәкбез. Проект авторы – Динара Әхмәт.

Очрашуга урыннар саны чикле. Катнашу өчен 8 965 604 19 85 номеры буенча регистрация узуыгыз сорала.

Очрашу Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан «Кәеф» студиясендә («ТАТМЕДИА» бинасы) узачак.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

23 Jan, 11:04


Мәктәпләрдә нинди температурада уку туктала

Шәһәрләрдә укуны гамәлдән чыгаралар:

❄️ Башлангыч сыйныфларда -25 градуста;
❄️ -27 градуста - 5-9 нчы классларда;
❄️ -32 градус температурада - 10-11 нче классларда.

Авылларда укуны туктаталар:
❄️ Башлангыч сыйныфларда -23 градус температурада;
❄️ -25 градуста - 5-9 нчы классларда;
❄️ -30 градуслы температурада - 10-11 нче классларда.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

23 Jan, 07:24


«Белен пешергәнне күрсәткән саен, рецепт сорап язучылар була😅 Саклап куегыз!» дип яза Рафилә Шәмсетдинова.

Челтәрле беленнәр🥞

РЕЦЕПТ:

🫶🏻1 литр сөт (1:1 су+сөт ярый, мин шулай салдым), 3 йомырка, 1 ч.к. тоз, 2 ч.к. шикәр комы, калак очында гына сода (уксус белән сүндерәсе түгел), 100 г (ярты стакан) сыек май, он. Барысын бергә кушып болгатасы, беленнең фишкасы онның күләмендә, күпме он кирәген яза алмыйм, СЫЕК БУЛГАН САЕН, ЮКАРАК БУЛАЧАК, чамаларсыз. Куерып китсә, кайнаган су өстәргә. Табаны майлап пешерсәң тишекле була, майламасаң да була!👍👍👍❤️❤️❤️

Кайвакыт әчегән сөткә, ягъни кефирга да пешерәм. Ул вакытта куерак камыр ясыйм да, аннары кайнар су салып болгата-болгата сыегайтам үземә кирәкле сыеклыкка кадәр. Белен оста чыгуның сере – еш пешерүдә! Миңа аны пешерергә Сәгъдәт әбием өйрәтте, әтинең әнисе. Ул бик оста куллы, галәмәт тәмле пешерә иде, урыны ҖӘННӘТ түрләрендә булсын.

Ә сез пешерү эшләреннән ничек, кемнән өйрәндегез?

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

23 Jan, 05:11


Хәерле иртәләр! Көнне матур хәбәрдән башлыйк әле😍

Традициягә әйләнгән гадәт буенча, «Сөембикә» журналына язылып, квитанция күчермәсен редакциягә юллаган абунәчеләребез арасында бүләкләр уйнатылды. Ул «Сөембикә» журналының ВКонтакте битендә туры эфирда уздырылды. Редакция адресына килеп ирешкән 392 квитанциянең барысы да бәйгедә катнашты. Бүләк уйнатуны бәйсез эксперт – «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең PR- директоры Ләйсән Сафина күзәтте.

Менә алар – безнең җиңүчеләр! «Cozy home»
гипермаркетыннан 3000 сумлык сертификат ияләре
1. Шәрипова Венера – Казан шәһәре
2. Дәминов Нияз – Казан шәһәрендәге 2 нче гимназия укучысы
3. Мифтахова Нәркиз – Саба районы

Максидом
кибетләр челтәренә 3000 сумлык сертификат ияләре
1. Миңнекәева Миңнур – Әлмәт
2. Гайфуллина Гөлнара – Казан шәһәре
3. Мәннанова Нәфисә – Казан шәһәре

«Золотое яблоко»
кибетләр челтәренә 3000 сумлык сертификат ияләре
1. Заһидуллина Ләйсән – Саба районы
2. Галимҗанова Рәмзия – Кукмара районы
3. Яруллина Рәсүлә – Казан шәһәре

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

22 Jan, 14:05


Әлфия апа Афзалова репертуарыннан
"Соңлама, кил инде" җыры

Афәрин, Ләйлә! Күз генә тия күрмәсен!😍

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

22 Jan, 13:24


Татар гаиләсе.

тарихи фото

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

22 Jan, 08:39


Халык сынамышларыннан

🌞 22 гыйнварда көн кояшлы
булса, җәй озын булыр.

🌞 25 гыйнварда көн кояшлы булса, кошлар иртә килер, ә кар яуса, җәй яңгырлы булыр.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

21 Jan, 18:25


Февраль санын әзерлибез.

Без бүген Саба районы Кече Шыңар авылында булдык.

Бу җырны белмәүчеләр юктыр ул, әйеме)😍

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

21 Jan, 16:37


Бүген баш мөхәррир урынбасары Алсу Шакированы туган көне белән котладык.

Чәчәк кебек вакыты бит! Килешәсезме?

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

21 Jan, 14:51


Бәхетле Фирзәр бабай һәм онык

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

21 Jan, 11:10


Әти кызы❤️

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

20 Jan, 17:34


Пермь краеның Барда районы татарлары кунакларга иң зур сый итеп ит белән... кәбестә тәкъдим итә икән. Ул кәбестәнең тәмлелеге!

Аны ничек пешерү серләре турында Үдик авылында яшәүче Фәнирә апа Гыймадетдинова сөйли.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

20 Jan, 16:00


«Хәдичә әбиемә бүген 105 яшь тулды», – дип яза Ләйсәнә Сәдретдинова.
«Мин сюжет әзерлим синең хакта дигәч, "тукта, матурланып алам", дип, түбәтәен рәтли башлады. Ул һәрвакыт шулай шаян булды. 105 тулса да, шундый...»

Ни яшьтә булса да, хатын-кыз хатын-кыз булып кала. 😍

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

20 Jan, 14:14


Татар галиме Җир шарындагы иң яхшы галимнәр исемлегендә!

Elsevier белән берлектә Стэнфорд университеты тарафыннан төзелгән һәм Scopus мәгълүматларына нигезләнгән бу рейтинг дөньякүләм фәнни лидерларны ачыклаучы булып тора.  

Бу исемлеккә Россиядән ун галим-тикшерүче кергән. Физика-математика фәннәре докторы Руслан Вәлиев алар арасында – бишенче. 

Профессор Вәлиев Уфа Фән һәм технологияләр университетының перспективалы материаллар физикасы институтын җитәкли.

Галим металларны һәм эретмәләрне наноструктуралаштыру принципларын тикшерә һәм кулланышка кертә.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

20 Jan, 11:05


Раяз Фасыйхов - Татарстанның халык артисты

Җырчыга Татарстанның халык артисты исеме Г. Камал театрының яңа бинасы ачылышында тапшырылды.

Чын күңелдән котлыйбыз! 💐

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

20 Jan, 10:00


Камал театрының яңа бинасының рәсми төстә ачылу тантанасы «Туган тел» җыры белән башланып китте.
Театр аксакалы, иң өлкән актер

Равил Шәрәфиев иң яшь актерга ачкыч тапшырды.
Театрның яңа бинасында спектакльләр җәйгә куела башлар дип планлаштырыла. Экскурсияләр дә үткәреләчәк.

Быел «Алтын битлек» тапшыру тантанасы Казанда әлеге бинада узачак!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

20 Jan, 08:33


Бүген Казанда тантаналы рәвештә Г. Камал театрының яңа бинасы ачылды.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

26 Dec, 11:52


Җырчы Раяз Фасыйховка "Татарстан Республикасының Халык артисты" дигән мактаулы исем бирелде👍

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

26 Dec, 05:41


Бу сүзләрне укыгач, каз тәннәре чыга хәтта!.. XIX йөздә иҗат иткән атаклы татар язучысы Фатих Әмирхан бүгенгебезне алдан күрә белгән булып чыга түгелме?!


1909 елда язылган “Фәтхулла хәзрәт” әсәреннән өзек:

«Бу тавыш Әхмәтнең куен кесәсеннән килә иде. Әхмәт шул кесәсеннән көзгесымак бернәрсә чыгарды да карап тора башлады. Берәр минут үткәч, Фәтхулла хәзрәтнең артык гаҗәпләнүенә каршы, көзге адәм тавышы белән сөйли башлады.

Хәзрәт, куркынып, калтыранып, көзгегә күз салды. Анда Ләйлә сурәте күренә иде. Хәзрәт Ләйлә белән Әхмәтнең сөй-ләшкәннәреннән бернәрсә дә аңлый алмады. Әхмәт, сөйләшеп бетереп, көзгене кесәсенә тыгып куйгач, хәзрәт аннан:

– Бу тылсымлы көзгене, бәрфараз, гыйльме симия белән ясагандырсыз инде? - дип сорады.

Әхмәт аңар бу нәрсәнең көзге түгел, бәлки көзгеле чыбыксыз телефон икәнлеген сөйләде».

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

25 Dec, 17:25


Алия Хәния Фәрхинең "Кышкы чия" җырын башкара.

Бигрәк матур, килешәсезме?

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

25 Dec, 13:07


Татар гаиләсе. XX гасыр башы.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

24 Dec, 15:22


🌲Яңа ел флэшмобы башланды...

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

24 Dec, 10:11


Фердинанд СӘЛАХОВ:

«Татар үз татарын батыра. Аның нигезендә наданлык, хөсетлек ята. Тормышта үзен тапкан кеше башка кешегә кызыкмый.

Минем бар нәрсәм дә бар, берәүгә дә кызыкмыйм. 28 яшемдә яшәмисең, диделәр – яшәдем! Җырламыйсың, диделәр – җырладым!»

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

24 Dec, 09:34


Узган ялларла Казанның «Туган авылым» комплексында «Каз өмәсе» ярминкәсе узды. Рәсәйнең 8 төбәгеннән килгән фермерлар үз продукцияләрен халыкка тәкъдим итте. Соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә бу чарага халык аз килгән иде, җырчылар чыгышы да булмады. Ярминкәдә казның килограммын 600 сумнан саттылар.

Фото, видео: Фагыйлә Шакирова

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

24 Dec, 07:51


«Ә мин сезгә бәхет телим»

Гөлүсә Шаһбан

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

23 Dec, 13:05


Ришат Төхвәтуллинга «Татарстан Республикасының халык артисты» исеме бирелде.

«
Мин Татарстанның атказанган артисты исемен алганда, бөтен җаваплылыкны аңлап бетерә алмадым. Мин аны бик саклык белән йөртәм. Хәзер нәрсә генә эшләсәм дә, мин җөмһүриятебез исеменнән чыгыш ясыйм. Ә хәзер, Татарстанның халык артисты исемен алгач, җаваплылык тагын да артты. Алда зур эшләр тора, хезмәтебезне югары бәяләгәннәре өчен, төбәк җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерәбез. Без үзебезгә йөкләнгән барлык өметләрне акларга тырышачакбыз», - ди җырчы.

Ришат, чын күңелдән котлыйбыз! Әле озак еллар безне яңа жырларың белән сөендер!💐

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

23 Dec, 12:14


Актриса Резидә Сәлахова:

«Һәрбер кеше өчен иң җаваплы мизгелләрнең берсе – дөрес итеп һөнәр сайлый белү, минемчә. Чөнки бу очракта язмышың хәл ителә дисәң дә ялгыш булмас».

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

23 Dec, 09:01


Бүген күренекле рәссам Харис Якуповның (23 декабрь 1919 – 17 февраль 2010) туган көне.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

23 Dec, 07:43


Бөтен дөньяга билгеле сынчы – милләттәшебез Әлфиз Сабировның Казанда күргәзмәсе ачылды. Ул «ES_gallery» студиясендә (Островский урамы, 98 йорт) урын алган. «URMAN. Мифик җир» дип исемләнгән күргәзмә 10 февральгә кадәр эшли. Керү ирекле.

Журналыбызның киләсе саннарында Пермь краенда туып-үскән гади авыл егетенең уңыш сере турында тулырак язарбыз. Әлфизнең сыннары Лондон, Нью-Йорк, Дубай, Токио, Берлин шәһәрләрендә саклана.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

23 Dec, 05:30


Бүген башланган эш атнасы алты көннән торачак, ә ел ахырына бары тик 8 көн калып бара. Бу атнаны шәп кенә эшлик тә, әйбәтләп ял итик!😉

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

04 Dec, 16:11


Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт мәдәният институты доценты Наил Сәгъдиев башкаруында Самара татарларының "Ярмәк вагы" дигән бию көе.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

04 Dec, 12:41


Эльза Заяри белән Артур Исламов яңа образда😎

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

04 Dec, 08:34


📸 Мария театры балеринасы Татарстанның атказанган артисты Ильмира Баһаутдинова Мурманск өлкәсендәге Кече Вудъяр күлендә боз өстендә «Лебединое озеро» балетының фрагментын биеде.

2021 елда балерина Фин култыгында да аккош биюен башкарган иде.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

04 Dec, 08:17


❗️Дуслар! Иң җитезләр өчен яңалыгыбыз бар!

«Сөембикә» журналының киләсе яртыеллыгына ташламалы бәядән язылып калырга мөмкин!
2 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр абунәчеләр декадасы узачак.
Шушы ун көн эчендә мөмкинлекне ычкындырмагыз.

Ничек язылырга:
– Почта аша
Онлайн язылу

Сорауларыгыз булса 8 (843) 222-09-77 номеры буенча редакциягә шалтыратыгыз.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

03 Dec, 19:26


Иң кадерле мизгелләр…

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

03 Dec, 16:14


Бүген күренекле композитор, татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең туган көне.

Без аның гомер юлын, иҗатын яхшы беләбезме икән, үзебезне сынап карыйк әле 👇👇👇

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

03 Dec, 12:07


Таныйсызмы?😉

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

03 Dec, 05:44


«Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды»ның президенты Нигъмәтҗанова Зөлфия Гомәр кызына Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде.

Чын күңелдән котлыйбыз, Зөлфия ханым 👏💐

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

02 Dec, 12:41


Яраткан җырчыбыз Миңгол Галиев Сара Садыйкова кызы Әлфия Айдарская белән вальс әйләнәләр.
Һич картаймыйлар, афәрин!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

02 Dec, 10:40


3 декабрь. Сишәмбе

🏛 Музейларга бушлай керү көне

📍 «Казан кремле» музей-тыюлыгы
📍 Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее
📍 Ислам мәдәнияте музее
📍 Татарстан табигать тарихы музее
📍 Гавами бинасының күргәзмә заллары
📍 ТР Милли музее
📍 Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры
📍 Салих Сәйдәшев музее
📍 Габдулла Тукай әдәби музее
📍 Муса Җәлил фатир-музее
📍 Каюм Насыйри әдәби музее
📍 Заманча сәнгать галереясы
📍 «Хәзинә» милли галереясы

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

02 Dec, 07:06


Хөрмәтле укучыларыбыз! Дусларыбыз!

«Сөембикә» журналының киләсе яртыеллыгына ташламалы бәядән язылу башланды!

2 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр абунәчеләр декадасы узачак.
Шушы ун көн эчендә журналыбызга арзанрак бәядән язылырга мөмкин.

Ничек язылырга:
– Почта аша
Онлайн язылу

Сорауларыгыз булса 8 (843) 222-09-77 номеры буенча редакциягә шалтыратыгыз.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

01 Dec, 11:29


Кышның беренче көне!

Кары да вакытында явып, кояшы да зарыктырмаган матур кыш булсын иде ул.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

30 Nov, 18:33


Автор-башкаручы Илгиз Шәйхразыев Татфакның 80 еллыгында иллә дә шәп "кыздырды". Афәрин, Илгиз!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

30 Nov, 17:17


Кетерди торган камырдан кабак бөккәне 🌯

Бу камыр йомырка салынмавы белән үзенчәлекле. Камыр бизәкләп бөрү өчен уңайлы. Аннан пешерелгән бөккәннәр формасын да югалтмый, кетердәп тә торачак.

Камыр өчен: 2 стакан сөт, 100 грамм атланмай, 2 аш кашыгы кибет каймагы, тоз, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, чама белән он.

Камыр басканда сөт җылы булырга тиеш. Йомшарган атланмай һәм кибет каймагы, тоз салып яхшылап болгатырга. Он белән көпшәкләндергечне бергә болгатырга, аннары барысын бергә кушып камыр басарга. Әзер камырны пакетка салып 30 минутка суыткычка куярга.

Шул арада эчлек ясыйбыз.

Кабак бөккәне эчлеге: кабак, дөге, атланмай, шикәр комы һәм тоз. Ингредиентларны чама белән алырга. Кабакны шакмаклап турарга, дөгене бүрттерергә, атланмайны эретергә һәм тоз, шикәр комы салып болгатырга.

©️Гөлузә Василова

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

30 Nov, 11:53


Ябык капта менә шундый кекс😀 кем авыз иткән икән?😉

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

30 Nov, 11:32


Җырчы Салават Миңнеханов улы Ибраһим белән күрешә😍

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

30 Nov, 11:15


Ләйләдән сәлам сезгә😊

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

29 Nov, 21:39


Сәид Галиуллин «Голос. Дети»проектында икенче урынны алды.

Җиңүчедән Казан җырчысын берничә процент тавыш аерган.

🌟 TatNews Tatar

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

29 Nov, 20:13


Помогли выйти в финал, поможем и победить!

Прямо сейчас в эфире Первого канала поддержим Саида Галиуллина в финале  одиннадцатого сезона вокального детского шоу «Голос.Дети»!

Алга, Саид! Син булдырасың! 👍 Без бергә!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

29 Nov, 08:50


👶Гүзәлем һәм Салават Миңнехановларның гаиләсендә зур шатлык – уллары туган!

Баһадир малайның исеме дә билгеле – Ибраһим!

Бәхетле әти-әнинең сөенечен без дә уртаклашабыз. Бәхетле бала булып үссен, милләтебезгә файдалы кеше булсын.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

29 Nov, 08:13


«Казан» гаилә үзәге янында менә шундый Татарстан флагы җилферди

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

28 Nov, 17:25


Камал театры актеры, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктемировның дисбесе.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

28 Nov, 08:37


Россия Герое, депутат Рәсим Баксиков журналны әнисенә бүләк итәчәк!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

28 Nov, 08:28


Бүген Татарстанның Дәүләт Советында депутатлар өчен газета-журналларга язылу оештырылды. Республиканың төрле районнарында урнашкан картлар йортларын, балалар йортларын гына түгел, үзләренең әти-әниләрен дә яздырды депутатлар.

Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин, һәрвакыттагыча, «Сөембикә» журналына язылды. Бу - инде традиция!

Сез дә язылырга онытмагыз!

2 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр абунәчеләр декадасы узачак. Бу көннәрдә «Сөембикә» журналына иң кулай бәядән язылып калырга була!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

28 Nov, 07:33


Казан. Әмәт бистәсе. 1976 ел.
Чыганак: history_tatarstan

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

27 Nov, 16:53


Килен өчен кайнана үрнәк булырга тиеш дип саныйм. Яшьләр каршында үзеңне матур тотасың икән, сүзең дә үтәчәк. Күп гаиләләрдә вак-төяк нәрсәләрне купайтырга яраталар. «Ул шулай әйтте», «бу болай әйтте»ләр, күпертә-күпертә, кар тавына әйләнә һәм әкренләп барысын да басып китә. Тормыш бозыла. Иң зур ыгы-зыгыны сүз тудыра. Бөтен хикмәт – телдә. Мин үзем кайбер сүзләрне үткәреп җибәрәм, онытам. Кешенең күңел халәте гел бертөрле була алмый, уңайсызрак чагында сиңа бигүк матур тоелмаган җавап биргән икән, нигә аңа тукталып торырга?

Язучы, редакциябезнең якын дусты Гөлсинә ханым Галимуллинаның «Сөембикә»гә биргән интервьюсыннан бу юллар.

Бүген Гөлсинә ханымның туган көне!
Аның һәрвакыт дөньяны матурлап яшәвен телибез!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

27 Nov, 12:05


Дәниф Шәрәфетдинов:

«Май ахыры иде ул. Виталий Агапов белән уртак концерт куйдык. Залда, тамашачылар арасында Хәния апа һәм аның ире Габделхәй абый да бар иде. Без концерттан соң очраштык, шунда таныштык. Хәния апаны моңарчы якыннан күрергә туры килгәне юк иде әле. «Дәниф, искиткеч матур җырладыгыз, рәхмәт», – диде ул миңа. Шушы бер җөмлә араларны якынайтып җибәрде...

Сәхнәдән бөтенләйгә китү, җырлауны ташлау турында уйлап йөргән чагым бу. Июль аенда миңа: «Сине Хәния Фәрхи эзли», – диделәр. Шунда ук шалтыраттым. Озак кына сөйләштек. Коллективына бер җырчы кирәк икән – мине исенә төшергән. «Безгә кушылырга теләмисеңме?» – дип сорады ул.

Мин шундук ризалаштым».

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

17 Nov, 16:49


Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте 2025 елга Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәрен раслады.

Алдагы елда Ураза бәйрәме 30 мартка, Корбан бәйрәме 6 июньгә туры килә. Рамазан ае 1 мартта башлана.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

16 Nov, 15:39


Гүзәл һәм Илназ Бах гаиләсендә авыр кайгы

Илназның әнисе вафат. «Көчле рухлы, олы йөрәкле, 3 егет тәрбияләп үстергән кайнанам бүген якты дөнья белән хушлашты. Тыныч йокла, барысы өчен дә зур рәхмәт», – дип яза Гүзәл.

Җырчыларның тирән кайгысын уртаклашабыз.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

16 Nov, 14:01


Биектау районыннан кондитер Эльмира Рәхимкулова һәм аның командасы Евгений Плющенко туган көне һәм «Щелкунчик» боз шоуының ачылышына багышланган торт ясаган.

Тортның биеклеге 3 метр! Искиткеч, әйеме?

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

16 Nov, 12:48


Хатын-кызның көче – көчсезлегендә.

Традицион гаилә нигезләре юкка чыга. Ата-ана кадере китә бара, бәясе төшә. Балаларга көчебез җитми. Ә хатын-кызларыбыз нинди? Машинасын гараждан алып чыгып кабыза да, бидон-бидон сөтен үзе төйи, чәче кыркылып киселгән. Иренә ашны пешереп куй дип әмер бирә дә кузгалып китә.

Теге ир хуҗалыкта кирәкле әйбер сорап кергән күршесенә: «Хатын кайткач сорарсың», – ди. Ә безнең әбиләр нинди зирәк булган. Ир өйдә юкта, бусаганы чит ир-ат атлап кермәгән, ирдән узып җавап бирү тыелган.

Менә шул нәрсә җитми бүген хатын-кызга. Ирләр гаилә башлыгы вазыйфасын өсләреннән төшермәсен, хатын-кыз исә дилбегәгә үрелмәсен иде.

Зифа Кадыйрова.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

16 Nov, 11:32


Көз белән кыш арасы.
Әйе, ноябрь турында шулай әйтеп буладыр. Кара көз, караңгы көз... Көннәр кыскара, төннәр һаман озыная бара.
Кояш инде әллә кайчан болытлар артында...
Шундый соры көннәрегезгә бер нур, бер яктылык булып барып кереп өйләрегезгә «Сөембикә»безнең ноябрь саны. Бу ай азагында булачак Әниләр бәйрәмен күз алдында тотып әзерләнде бит ул! Әниләре белән бәйле бар нәрсәдән дә исә җылылык бөркелә...

Әниләр – төрле, аларның язмышлары да бер-берсеннән аерыла. Шул язмышларның берничә белән очрашу көтә сезне. Гыйбрәт, сабак, үрнәк алырлык язмышлар...

Сүз уңаеннан: Әниләр көненә әниегезгә бүләк сайладыгызмы әле? «Сөембикә» журналы да иң матур бүләкләрнең берсе була ала! Өйдән чыкмый гына да онлайн языла аласыз 👉 https://syuyumbike.ru/page/subscribe

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

16 Nov, 10:46


Татар кызлары. ХХ гасыр башы.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

16 Nov, 09:53


РСФСРның атказанган артисты Светлана Светличная вафат. Аңа 84 яшь иде...

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

16 Nov, 09:29


"Голос. Дети" проектынының финалына узган Сәид Галиуллин, абыйсы Әмир һәм Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.

Видео: "Саф" балалар интернет-радиосы концерты.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

15 Nov, 21:27


Сәид Галиуллин «Тавыш. Балалар» проектының финалына үтте.

Туры эфирда ул «Смуглянка» җыры белән чыгыш ясады. Аның өчен 60%ка якын тамашачы тавыш биргән.

🌟 TatNews Tatar

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

15 Nov, 16:10


Ә Казанда - чын кыш 😉

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

15 Nov, 10:24


😋Әтнә районында яшәүче Фәгыйлә апа Госмановадан ӘЛБӘ рецепты

Бу татлы ризык татар халкының милли ашларыннан санала.

1. Беренче эш итеп бик сыйфатлы сары май әзерләргә кирәк. Атланмайны утта эретеп, туртасын (сөт өлешен) аерып алабыз. Шулай итеп 1 литр тулыр-тулмас cары май алабыз. 

2. 1 литрлы банка белән үлчәп, табага бодай оны салабыз. Аны алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Онны бертуктамый бутап торырга кирәк. 

3. Кызган онны иләккә салып илибез. 

4. 1 литрлы банка  белән үлчәп, шикәр комын тирән савытка салабыз. Шикәр комы күмелгәнче кайнаган су салабыз һәм шикәр эреп беткәнче болгатабыз. 

5. Әзер сары майны озаклап сары утта кыздырабыз һәм шуңа аз-азлап он салабыз. Болгата-болгата 6-7 минут кайнатабыз. 

6. Әлеге катнашмага аз-азлап суда эрегән шикәр комын салабыз. Ярмаланганчы болгатабыз. Суытабыз. 

Әлбә әзер! Аны җылы килеш тә, суытып та ашыйлар. 

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

14 Nov, 14:47


Шамил Бариев һәм Фирдәвес Хәйруллина,
«Кичер».
Зөлфәт сүзләре,
Фуат Әбүбәкеров көе.

Исән булса, бүген Шамил Бариевка 74 яшь тулар иде...

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

14 Nov, 05:41


Түбән Кама шәһәренең 64 нче номерлы «Сөембикә» балалар бакчасы тәрбиячеләре «Сөембикә» журналы укучыларына җырлы сәлам юллый. 🔥

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

14 Nov, 04:11


Иртәнге ашларыгыз тәмле булсын!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

13 Nov, 15:58


Фигураны тәртипкә китерү өчен бик тырышасыз да, нәтиҗәгә ирешә алмыйсызмы?

Табиб-диетолог Элина Борһанова киңәшләре бәлки нәкъ менә сезнең өчен файдалы булыр.

👉Беренчедән, көненә физик активлык, ким дигәндә, 30 минут булырга тиеш. Монда тиз-тиз йөрү дә, тренировка да, велосипедта йөрү дә керә.

👉Икенчедән, бу эшкә алынгансыз икән, туктамагыз, чөнки артык авырлык бер ай, ай ярым тирәсе торырга, аннары инде үлчәүдәге саннар сөендерә башларга мөмкин.

👉Өченчедән, авырлыкны гына түгел, ә гәүдәдәге үлчәмнәр турында да онытмаска киңәш ителә.

👉Дүртенчедән, сез бик аз ашыйсыз! Артык авырлык кимесен өчен, безгә аз ашарга кирәк, ләкин калорияләрне киметергә ярамый. Көнгә өч-дүрт тапкыр дөрес итеп ашарга гадәтләнегез.

👉Бишенчедән, аксымны да тиешле күләмдә ашарга кирәк. Әйтик, авырлык кими ди, ләкин тире асылынып, ямьсезләнеп калырга мөмкин. Гәүдә авырлыгыннан карап (көненә 1,5 грамм 1 кг авырлыкка туры килә) ашарга кирәк.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

13 Nov, 11:51


Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин Казахстанның Чимкент шәһәрендә узган Үзәк Азия халыкара театр фестивалендә «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңү яулады.

Театр фестивальгә Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Кар астында кайнар чишмә» спектаклен алып барды.

Котлыйбыз!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

13 Nov, 11:43


Рамил хәзрәт ЮНЫС:

«Без ике кыз үстердек, инде икесе дә кияүдә, оныкларыбыз бар. Кыз балага бигрәк тә әтинең җылысы кирәк. Әти кешенең аңа булган ягымлы сүзләре, яратуы, аларның икәүдән-икәү калып кына сөйләшүләре...

Әти белән кыз аерым гына серләшә белсә, кыз баланың киләчәктә гаилә тормышы җиңелрәк булачак.

Әтисе – аның тормышындагы беренче ир-ат. Ул аңардан нинди үрнәк ала, нинди сүзләр ишетә, киләчәктә булачак ире белән мөнәсәбәтләре шуларга нигезләнеп корыла». 

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

12 Nov, 14:45


Яңа ел санын әзерлибез 😍

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

12 Nov, 11:53


Язучы Мәдинә Маликова:

«Бервакыт мин Әмирхан абый Еникидән: «Яшь талантларның күпчелеге кызлар, ә язучылар берлегендә алар уннан бер генә. Нишләп алай икән?» – дип сораган идем. «Кияүгә чыгалар да югалалар», – дип җавап бирде ул.

Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин «Кояш күпере» исемле повестемны укып чыккач:

«Хатын-кызга яшәү, ир-ат белән чагыштырганда, күпкә катлаулырак икән», – дигән иде. Аңарчы ул бу хакта уйлап та карамаган!»

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

11 Nov, 11:44


Танылган җырчыбыз Винера Ганеева егетләребез батырлыгына багышлап җыр чыгарды. Сезнең белән уртаклашам, дуслар.

Гордимся мужеством и отвагой наших бойцов! Победа будет за нами!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

11 Nov, 11:31


Татарстан укучысы шахмат буенча дөнья чемпионы булды!

Бразилиянең Флорианополис шәһәрендә 14, 16 һәм 18 яшьлек үсмерләр һәм кызлар арасында шахмат буенча дөнья беренчелегенә 10 нчы тур узды.

Чаллы кызы Диана Хафизова 9 очко җыеп, 14 яше тулганчы ук дөнья чемпионы титулын яулады. Аның күрсәткечләре башкаларныкыннан 1,5 очкога күбрәк иде.

Җиңүең белән котлыйбыз, Диана!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

11 Nov, 09:32


Яңа җыр🎤

Айдар Галимов кызы Айгизә белән - «Әти кызы»

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

10 Nov, 11:46


Табын янында йолалар турында сөйләшергә кирәк.
Ана телен дә, милләтне дә йолалар коткара ала.

Хатын кеше – иренә, ире хатынына исеме белән эндәшергә тиеш булмаган. Табу. «Әтисе», «атасы», «Үзе кайткач килерсез». Бу – йоланың бер чаткысы. Минем хатынга беркайчан да Рузия дип әйткәнем юк: «әнисе», «карчыгым» дим. Ул да «әтисе», «атасы», дип эндәшә. Йола ул – язылмаган канун. Йола ул Конституциядән дә өстен. 

Рабит Батулла

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

10 Nov, 10:39


Милли музейда чигелеп ясалган Татарстан картасы.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

09 Nov, 16:51


Риза Фәхреддин мемориаль музее (Әлмәт районы, Кичүчат авылы) җитәкчесе Диләрә ханым Гыймранова үзләрендәге берничә экспонат белән таныштыра.

Ахырга кадәр тыңлагыз.
Безнең өчен никадәр яңа мәгълүмат монда!

Ә сез мондый күлмәк кияр идегезме? Ә җиләнен? Нәкъ шундыйларны тектерәсе килү теләге тумадымы?

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

09 Nov, 10:45


Мунчаны яратучылар, кышка әзерме сез?😉

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

09 Nov, 08:03


Табигатьнең бу фасылын «кара көз» диләр.
Көннәр кыскарган, төннәр озынайган мәл.
Яңгыр, җил, соры болытлар...
Бөтен җирдән күңел җылы эзли...

Җылы?!

Димәк, корица таякчыгы, лимон, әфлисун салган чәй эчәр вакыт җиткән!
Шулар янына үзебездә үскән җиләкләрне дә кушсак...

Сез дә мондый чәйгә «кояшлы чәй» дисезме?
Башкача ничек атыйсың:
нибары бер стакан чәй һәм менә күңелдәге Кояш болытлар артыннан чыкты да!..

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

08 Nov, 17:52


Иммунитет өчен файдалы, витаминнарга бай катнашма әзерлибез.

Рецептны үзегезгә саклап куярга онытмагыз!

Ингредиентлар:
* күрәгә – 200 гр
* йөзем җимеше – 200 гр
* инҗир – 200 гр
* хөрмә җимеше – 200 гр
* караҗимеш – 200 гр
* әстерхан чикләвеге – 200 гр
* лимон – 1 щ
* бал – 200 мл кирәк булачак.

Җимешләрне, әстерхан чикләвеге, лимонны иттарткыч аша чыгартып, бал кушып болгатабыз. Әзер катнашманы банкаларга салабыз, суыткычта саклыйбыз. Көненә 1 аш кашыгы гына ашау да иммунитетны ныгытырга ярдәм итәчәк.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

08 Nov, 17:08


Бүген Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында гаилә һәм мәктәп театрларының «Гаилә тарихы», «Театрның яше юк» II Республика фестиваль-конкурсының гала-концерты узды.

Быел бәйгедә катнашырга барлыгы 70 гариза килгән. 41 гаилә һәм мәктәп театры үз сәләтләрен күрсәтте. Иң яхшы театр дип Минзәлә гимназиясенең "Сәяр" студиясе табылды. Аны Тинчурин театры шефлыкка алды.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

08 Nov, 16:01


Алинә Заһитовага исемен Алинә Кабаева хөрмәтенә кушканнар.

«Әти-әнием миңа нинди исем кушарга дип, бик озак уйлаган. Әни сөйләвенчә, шул кичне алар нәфис гимнастика караганнар — Алинә Кабаева үзенә тиңнәр юклыгын исбатлаган. Шулай итеп исем мәсьәләсе хәл ителгән», — дип сөйләгән Алинә Заһитова бер әңгәмәсендә.

«Күп медальләр яулаган, авырлыкларны җиңеп, һәрвакыт алга барган спортчы исемен йөртүем белән бик горурланам. Минем өчен Алинә исеме — көрәшче символы», — дигән үзе дә чемпион Заһитова.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

08 Nov, 11:34


Бүген Татарча диктантның беренче көне! Күбегез инде язып та өлгергәндер. Өлгермәгән булсагыз, катнашырга мөмкинлек әле бар!🤩

Бүген, иртәгә һәм 10 ноябрь көнне теләге булган һәркем татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый ала.

Тулырак мәгълүматны https://diktant.tatar/ сайтында укый аласыз 🔥

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

08 Nov, 06:42


Статистика буенча хатын-кыз көннең 17 минутын кер юуга сарыф итә икән.

Хәзер инде кул белән кер юучылар сирәктер. Бу вакыт, мөгаен, керне машинага салу һәм алып элү өчен тотыладыр. Шуңа күрә кер юу машинасы озак хезмәт итсен өчен, аны карап, чистартып торырга кирәк.

👍Порошок сала торган урынга ярты стакан авыз чайкый торган сыекчаны салып, иң югары температура белән юдырыгыз.

Зарарлы гөмбәчекләр, начар
бактерияләр, сасы ис юкка чыгар.

#сөембикә_киңәш_итә

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

08 Nov, 04:31


Изге җомга көнебез мөбарәк булсын.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

07 Nov, 12:46


Марсель Сәлимҗановның сеңлесе Адилә Сәлимҗанова-Риненберг истәлекләреннән:

«1998 елда, үзенең авыруы турында белгәннән соң, Марсель минем кайтуымны үтенде. Абый мине Мәскәүдә үк каршы алды. Аннары бергә поезд белән Казанга кайттык. Марсельнең туган көне иде ул. Ләкин 7 нче ноябрь зур бәйрәм дип саналмый иде инде.

...Казанда уздырган бер ай бер көн кебек кенә үтеп китте. Без менә Марсель белән кабаттан Шереметьевода. Эчебез катып көләбез, югыйсә икебезнең дә хәлләр көләрлек түгел. Бөтен көчебезне бер йодрыкка туплап, бер-беребездән аерылу газапларын юмор хисе белән шул рәвешле җиңеләйтергә тырышуыбыз.

Соңгы күрешүебездер дигән уй әле башыма да килми... Тагын бер кочакланыштык та, мин җитез адымнар белән самолетка утырырга юнәлдем.

Күз яшьләремне Марсельгә күрсәтмәс өчен, үзе-үземне артка борылып караудан тыйдым. Ләкин түзмәдем, борылдым. Җилкәләрен салындырып Марсель басып тора һәм үксеп елый иде...»

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

07 Nov, 12:31


Яңа ел бәйрәмендә безне 11 көн ял көтә.

Каникуллар 29 декабрьдә үк башланып, 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 2025 елның 9 гыйнварында кабаттан эшкә!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

07 Nov, 11:31


ХXгасыр башы. Татар кызы. Казахстан. Семипалатинск шәһәре.

Чыганак: @tatardesign_official

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

07 Nov, 11:28


Марсель Сәлимҗанов театр белән 36 ел җитәкчелек итә. Бу – сәхнә тарихында бик сирәк күренеш. Сәхнәгә татар драматургиясенең  88 спектаклен куя. Аларның 17 се – Туфан Миңнуллинныкы. Аларның дуслыгы бер легендага әйләнә. 

«Сәхнәдә тудым һәм үстем», –  дип әйтергә ярата иде ул. «Мине режиссер иткән өч драматург бар. Аларның берсе – Тинчурин, икенчесе –  Исәнбәт, өченчесе – Миңнуллин». Бу да аның еш кабатлый торган сүзләре.

Бүген атаклы режиссер, СССРның халык артисты, педагог, К. С. Станиславский исемендәге РСФСР дәүләт премиясе лауреаты Марсель Сәлимҗанов туган көн. Исән булса, аңа 90 яшь тулыр иде.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

07 Nov, 10:51


Илебезнең төп сәхнәсендә – тагын бер татар кызы!

Казан консерваториясе каршындагы махсус мәктәпне тәмамлаган Рамилә Баймөхәммәтова узган атнада Мәскәүдәге Зур театрда куелган «Иоланта» операсында төп партияне башкарды. Әлеге сәхнәдә бу инде аның икенче төп чыгышы.

Милләттәшебезгә уңышлар телибез.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

06 Nov, 14:59


Безнең дәү әниләребез...

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

06 Nov, 05:32


Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

С Днем Конституции Республики Татарстан!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

26 Oct, 17:10


Казан кабартмасы

200 мл сөт
100 мл су
10 г йомшак чүпрә
1 чәй кашыгы тоз
50 г үсемлек мае
он

Шушыларны кушып, йомшаграк кына камыр басабыз. Камыр күпергәч, 70 г чамалы шарчыклар әвәлибез. Тастымал белән каплап, тагын 30 минут күпертәбез.

Табада май кыздырып, кабартмаларны кызарганчы йөздереп алабыз. Майга салганда уртасын тишәбез.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

25 Oct, 13:19


Олы Мәңгәр авылында сәүдәгәр Бакиров утары. Йорт 1838 елда төзелгән.

Бина ике өлешкә: ирләр һәм хатын-кызлар ягына бүленгән, диләр. Шуңа күрә монда берничә керү ишеге бар.

Вәлиулла Бакиров җир биләүче, беренче гильдия сәүдәгәре, миллионер була.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

25 Oct, 11:42


Айдар Фәйзрахманов искә ала:

«2000 нче ел!!! Гармун уйнап Ил башлыгын каршы алган идек!..»

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

25 Oct, 10:00


Җомга мөбарәк булсын!🌙

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

24 Oct, 13:28


Француз журналисты Джордж Кузманович үз каналлары өчен Лилиябездән интервью алды. Аны татар хатын-кызларының тормышы кызыксындыра икән. Татар телендә хатын-кызлар өчен 111 ел буена журнал кадәр журнал чыгып килүен белеп, шаккатты.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

24 Oct, 09:38


Россия телеканалы тамашачыларның күпсанлы үтенечләре буенча чәкчәк әзерләү процессын төшерде

Чыганак: https://t.me/ipteshler

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

24 Oct, 09:04


Камеруннан күренекле шәхесләр, үз мәмләкәтләрендә популяр булган затлы ханымнар да бар иде Брикс саммитында.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

24 Oct, 08:15


🎥🎥🎥 Естественно, у нас для вас есть свой видеоотчет саммита BRICS.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

24 Oct, 07:44


Татарстанда эшләнгән!

БРИКС саммиты кунаклары өчен Татарстан Дәүләт советы каршында Татарстанда җитештерелүче алдынгы техника үрнәкләре күргәзмәсе оештырылган.

«КАМАЗ» техникасы, вертолетлар, авыл хуҗалыгы техникасы, ашыгыч ярдәм күрсәтү лабораторияләре, «Аурус» машиналары... Бу техникаларның кайберләре әле сатуда да юк.

«КАМАЗ Мастер» командасының кубокларын да күрергә мөмкин. Хәтта чемпионнарның ярышларга йөргәндә яши торган «мини отель»ләренә кереп карау мөмкинлеге бар.

Күргәзмә якшәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшли. Теләге булган һәркем килеп күрә ала. Әмма делегация килү вакыты белән туры килсә, көтеп торырга туры киләчәк.

Барырга киңәш итәбез! Татарстан өчен горурлык хисен тагын да арттыра торган күргәзмә!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

24 Oct, 04:31


Алсу улы Рафаэль белән😍

Җырчының улы әнисенең концертында беренче тапкыр булган.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

23 Oct, 16:15


Таныйсызмы?☺️

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

23 Oct, 08:51


Дуслык рәсми протоколга гына сыешмый. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президентын каршылаганда.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

23 Oct, 07:57


Камал театрының яңа бинасы эчтән. Матур бит?

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

22 Oct, 19:33


❤️❤️❤️

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

22 Oct, 15:10


Безнең Фәгыйләбез БРИКС саммитыннан: «Кытай җитәкчесенең исемен әйтү авыр булды» 😀

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

22 Oct, 14:02


❤️❤️❤️

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

22 Oct, 13:27


Пресс-үзәктә эш кайный. Лилиябез кытай журналистларына Татарстан һәм журналыбыз хакында интервью бирде😉

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

22 Oct, 13:09


Кытайча чәкчәк

Кытайларда ул шацима дип атала икән. Нәкъ чәкчәк кебек пешерелә.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

22 Oct, 11:39


Башладык! #БРИКС #BRICS2024

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

22 Oct, 10:10


«БРИКС»та катнашучылар ПЦР тест уза. Хәбәрчебез Фәгыйлә Шакирова акредитация үзәгендә эшләүче медицина хезмәткәрләре белән сөйләшкән.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

22 Oct, 08:27


«БРИКС» кунаклары арасында Камерун республикасы вәкилләре дә бар. Тәрҗемәче Резидә ханым (сүз уңаеннан Резидә ханым - шагыйрә Эльмира Шәрифуллина һәм язучы Фаил Шәфигуллин кызы) әйтүенчә, алар бу чарага зур өмет белән карый.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

21 Oct, 19:43


Кайгылы хәбәр

Язучы Дания Гайнетдинова вафат.
Хушлашу иртәгә, 09.30 сәгатьтә, Себер тракты 31а адресы буенча урнашкан судмедэкспертиза бинасы янында булачак. Үзгәрешләр булса хәбәр итәрбез.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

21 Oct, 13:28


Кипкән үләннәр, саргайган яфраклар арасында ап-ак ромашка!
Беренче мәлдә үз күзеңә үзең ышанмый торасың. Аннан шунда ук иеләсе, ап-ак чәчкәне учларың, тының белән җылытасы килә. Озаграк яшәсен иде ул! Бер көнгә, ике көнгә, бер атнага...

Бездән җылы көткән һәркемгә күңел җылыбызны вакытында бирә алсак иде❤️

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

21 Oct, 13:20


Безнең үзебезнең дә Рапунцель бар😍

Ильсөя һәрвакыттагыча үзенчәлекле образлары белән шаккатыра!

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

21 Oct, 12:37


Яшь якташыбыз «Голос» тапшыруында киләсе этапка узды.

Казаннан Раяна Ибәтуллина Дима Билан командасында соңгы урынны яулады. Җырчы җырның беренче секундыннан ук кызга «борылды».

«Казан, сәлам! Минем яраткан шәһәрем, чын мәгънәсендә, икенче ватаным», – диде Билан.

Исегезгә төшерәбез, узган тапшыруларның берсендә киләсе этапка Казаннан Сәид Галиуллин да үткән иде.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

21 Oct, 09:38


Гүзәл затларыбызга матур киңәшләр:

Чәч төпләрегез каваклап чыгамы? Башны чөгендер пешкән су белән юыгыз. Берничә тапкыр шушы процедураны эшләсәгез, кавакның нәрсә икәнен онытырсыз.

***
Битегезгә бер туктаусыз авырта торган бетчәләр чыга икән, кориандр чәе ярдәмгә килер. 1 чәй кашыгы кориандрны 1 стакан кайнар су белән төнәтергә. Көн дәвамында берничә тапкыр эчәргә кирәк.

***
Бит тиресен җилдән соң матурлау өчен, өй шартларында битлек ясап була. Чи йомырка сарысын битегезгә сөртегез дә, 15-20 минут йөрегез. Аннары яхшылап юып төшерегез.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

20 Oct, 15:53


Бүген язучы, шагыйрь, драматург, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең туган көн. Исән булса, аңа 105 яшь тулыр иде.

Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик хезмәт герое, Ленин һәм СССР Дәүләт премияләренә ия булган язучы турында белемнәребезне тикшереп алабызмы? ⬇️⬇️⬇️

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

20 Oct, 13:03


Бүген язучы Нәбирә Гыйматдинованың туган көне. Котлыйбыз!

Нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!

Әдибәнең
«Тормыш кагыйдәләр»ен укырга тәкъдим итәбез.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

20 Oct, 10:14


Барыбыз өчен дә кадерле, якын һәм кирәкле кешеләребез – әтиләрне бәйрәм белән котлыйбыз!

Алар безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучы да, саклаучы да. Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак, диләр. Әтиләребезгә безгә биргән тәрбияләре, төпле киңәшләре өчен рәхмәт әйтеп, хөрмәт күрсәтик. Бәйрәм көнне генә түгел, алар һәрчак безнең игътибарга мохтаҗ.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

19 Oct, 17:50


Ромашкалы жәйләрне сагынасызмы?

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

18 Oct, 19:02


«Кызыбыз туды. Айла, рәхим ит! Безгә ярдәм иткән барлык табибларга һәм бу искиткеч клиника хезмәткәрләренә рәхмәт. Бәби табу өчен бик яхшы урын, яхшы мөнәсәбәт, икенче кеше дә яшәү мөмкинлеге булган аерым палата, хәләл килешү (бәби таптыру һәм туклану). Әле без монда тагын килербез. Лия – герой. Бернинди препаратлардан башка бәбине үзе тапты», – дип яза соцчелтәрнең битендә музыкант, саксофончы Артур Маузер.

Артурны һәм Лияне чын күңелдән котлыйбыз!💐

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

18 Oct, 13:24


Бүген халыкара хатын-кыз бәхете көне!💕

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

18 Oct, 07:54


Хуш, Ринат абый...

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

18 Oct, 07:34


Бу минутларда Г. Камал театрында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, СССРның Дәүләт премиясе, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе лауреаты Ренат Тәҗетдинов белән хушлашу бара.

Сөембикә журналы | Журнал Сююмбикэ

18 Oct, 07:18


Иң иске нәрсә дөньяда –
Дөнья үзе.
Иң изге нәрсә дөньяда –
Коръән сүзе.
Иске – изге, изге – иске,
Кешелекне тотып тора
Шушы ике.
Нәҗибә Сафина

Җомга мөбарәк булсын.

1,653

subscribers

3,751

photos

1,049

videos