МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА @milechka_tatar Channel on Telegram

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

@milechka_tatar


Тормыш - көнкүреш
💡Файдалы киңәшләр
🥞Тәмле рецептлар

РКН: https://knd.gov.ru/license?id=675adc680acf9c1f42f174e8&registryType=bloggersPermission

🤝Сотрудничество: @milechka_16

Менеджер по рекламе:

@lapshina93, @safirina96

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐 (Tatar)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐 каналы - Тормыш - көнкүреш, фәрхетдінлең, үнәлеү, және файдалы киңәшләр буларға үйренерсең. Бұл каналда тәмле рецептлер мен мәтіндер бар. МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐 каналында сотрудничество үшін @milechka_16 көмекші болыңыз.

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

14 Jan, 04:05


Хәерле иртә, дуслар!

Бүгенге көн яхшы кәеф, яхшы яңалыкларга бай булсын🤗

Исән - сау булыгыз❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

13 Jan, 17:54


Кукмарада вакытта итек бәйрәме булган иде бит) Марат Яруллинга Кукмара итекләре бүләк иткәннәр иде👍

Бу видеоларны куярга онытканым)

Итек киясезме?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

13 Jan, 15:49


20 ел элек Лилия апа шәһәрдән авылга күчеп киткән һәм бүгенге көндә авыл җирендә яшәп файдалы блог алып бара телеграм каналда.

Кышка заготовкалар - -https://t.me/umniazliliya

Май азакларында помидор өзеп ашыйм дисәң -https://t.me/umniazliliya

Иң уңышлы помидор сортлары -
https://t.me/umniazliliya

Балык тозлау рецептлары -
https://t.me/umniazliliya

Чүлмәктә пешкән бик күп ризык төрләре -
https://t.me/umniazliliya

Салатлар - https://t.me/umniazliliya

Иң уңышлы кыярлар - https://t.me/umniazliliya

Һәм башкасы

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

13 Jan, 15:22


"БӘРӘҢГЕ" ДЕСЕРТЫ

Печенье - 250 гр
Сөт - 75 мл
Акмай - 50 гр
Шикәр комы - 50 гр
Какао-порошок - 3 зур калак

Печеньены ваклыйсыз. Шикәр комы, какао, сөтне кушып болгатасыз, кайнатып чыгарасыз, акмайны салып җебетәсез. Масса суынгач печеньены өстисез. Бәрәңге формасы ясап туңдыргычка куеп тотасыз.

Тәмле десерт әзер❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

13 Jan, 13:17


Урт тешем борчыган кебек булды бу көннәрдә) Клиникага бардым.

Бер тешкә 65300 сумлык лечение язып бирделәр😃

Ул тешне 5-6 ел элек яматкан идем, киста барлыкка килгән. Тешне коткарыр өчен: иске пломбаны чистартырга, яңаны куярга, коронка кидерергә кирәк диде табиб.

Коронка куйдырмасам 32400 сум булачак. Ләкин, коронка куйсаң яхшырак. Теш озакрак сакланачак.

Эгәр тешне сакламасам, берничә елдан алдырырга туры киләчәк. Аннан имплант куйдырырга. Имплант куйдырмасаң бөтен тешләр "аерылып" бетәчәк😏 Имплант бер тешкә 70-80 мең тора.

Бөтен челюстька КТ ясадылар, калган тешләрем яхшы үзе, Аллаһка шөкер🤲

Менә 27 нче тешне ни эшләтәсе?😾

Консультация почти бер сәгать булды, лечениены башлар өчен табибка яңадан язылырга кирәк. Уйлыйм әле, бәлки, бәя чагыштырыр өчен башка клиникага сугылып киләсе булыр😅

Тешләрегезне саклагыз, ат бәясендә алар🙀

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

13 Jan, 09:32


🥳 У нас снова розыгрыш! Разыгрываем сертификаты в Золотое Яблоко на сумму 50 000 руб.

Для участия нужно:

📌 Быть подписанным на каналы @region116_kazan и @kazan
📌 Нажать на кнопку «Участвую» под этим постом
Нужно быть подписанным на оба канала.

🏆 5 призовых мест!

Каждому победителю отправим электронный сертификат на 10 тыс в ЗЯ (либо денежный эквивалент)

Итоги розыгрыша подведет умный бот случайным образом 21 января в 17:00.

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

13 Jan, 09:30


Дуслар, шәпский бәйге калдырып үтәм сезгә🔽

Катнашучылар биик күп, подписчикларым җиңсә мин бик шат булам🔽

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

13 Jan, 08:02


Кичә өстәл чүпрәкләрен кислородникта замачивать итеп куйдым🤗

Рәхәт заманда яшибез, керләрне машина юа, яисә берәр средство белән замачивать итәсездә чип - чиста була. Ышкып ятасы юк🤗

Элекке заманда кер юа торган махсус такталар булган, салкын сулы чишмәдә кер чайкаганнар🤲

Бүгенге көндә тормышлар Аллаһка шөкер. Күгебез аяз булсын🤲

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

09 Jan, 04:38


Казанда буран, карлы яңгыр ява, тайгалак🎄🎄

Ярый метро бар, эшкә машинада бармавың хәерле😅

Автобуста йөрү бәясе 2025 нче елдан 43 сум (карта белән түләсәң), метро шул ук калган 38 сум🤗

Сездә проезд арттымы?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

09 Jan, 02:04


Хәерле иртә!

Көннәр имин, тәннәребез сау, күңелләр тыныч, хәбәрләр сөенечле, очрашулар шатлыклы булсын!

Чәйләрегез тәмле булсын! Уңышлы көн телибез сезгә🤗😍

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

08 Jan, 16:39


Интертат сайтында минем белән әңгәмә чыкты🔽

https://intertat.tatar/news/milausa-5870413

Кереп укыгыз әле, фикерегезне калдырыгыз🤗

Фирүзә Гыйниятовага рәхмәт😇

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

08 Jan, 13:03


Авылда вакытта әнием КӘБЕСТӘ ПИРОЖКИЕ пешерде

Камыры:
Он 500-550 гр
Җылы сөт 150 мл
Җылы су 150 мл
Йомырка 1 шт
Коры чүпрә 7 гр
Шикәр комы 1 аш калагы
Тоз 1 чәй калагы

Эчлек:
Кәбестә 400 гр
Суган 1 шт
Йомырка 1-2 шт
Тоз
Борыч
Көнбагыш мае

Камыр ингредиентларын кушып, камыр басасыз. Бер сәгать ял иттерәсез. Кәбестә, суганны турап, табага май салып, пешерергә куясыз. Тәмләткечләрне саласыз. Аерым савытка ике йомырка сытасыз, венчик белән болгатасыз. Кәбестә пешкәч, йомырканы өстенә агызасыз, яхшылап болгатасыз. Берничә минут пешерәсез дә, плитәне сүндерәсез.

Камырны җәясез, пирожкилар ясыйсыз. Эчлеккә акмай да салдык. Пирожкиның өстенә йомырка + сөт сыладык. Пирожкиларны 10-15 минут кабартып аласыз, аннан духовканы 180 градуска куеп 30 минут пешерәсез. Вәт тәмле була😍

Кәбестә пирожкие яратучылардан - ❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

08 Jan, 12:43


Чишмәләр темасын дәвам итик әле😊

Авылыгыздагы чишмәнең исеме ничек?) Җаваплар арасында иң матур чишмә исеме нинди булыр икән)

Фотода Казан - Кукмара юлындагы Нурия чишмәсе👍

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

08 Jan, 10:23


Авылда эш бетми😊

Апамның да балалары авылда булышып йөрделәр. Ашарга да пешерештеләр, печән дә өештеләр, кар да көрәштеләр🤗

Шәһәр балалары булса да авыл эшен яраталар😃 Җизни дә шәһәр дә туган булса да, авыл эшен белә👍

Оныкларыгыз, кечкенә балаларыгыз олылар янында кайнап йөрергә яраталармы?😃

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

08 Jan, 08:07


Һава торышы ужас бүген😳

Юлларда су... Сак йөрегез🤲

Кичә көне буе баш авыртты. Һава торышы гел үзгәреп тора. Шуңа шулай дип уйладым. Беркөнне -13, икенче көнне +2 градус. Ничек баш авыртмасын?😅

Бүген көн 21 минутка озынайган икән🤲

Сезнең якта да юлларда судыр?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

08 Jan, 02:02


Хәерле иртә, дуслар!

Әйбәт кенә йоклап тордыгызмы?)

Бүген эшкә барам, Аллаһ боерса🤗 уңышлы эш көне!

Аяк кулларыгыз сызлаусыз булсын, исән-сау сулыгыз! Бүгенге көн Яхшы яңалыкларга бай булсын❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

07 Jan, 17:39


Бүген православие динендәгеләрнең Раштуа бәйрәме🤗

Бәйрәмегез белән котлыйм! Исәнлек - саулык телим, күк йөзебез аяз булсын🤲

Туган авылымда төрле милләт кешеләре яши. Татарлар, Удмуртлар, керәшен татарлары һәм башкалар бар)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

07 Jan, 17:30


КАРАҖИМЕШЛЕ ИТ

Тана ите
Караҗимеш
Суган
Сметана 20%лы
Тоз, кара борыч
Су
Лавр яфрагы

Итне турыйсыз, тозлыйсыз, борычлыйсыз, бераз кыздырып аласыз.

Чүлмәккә ит, караҗимеш, сметана, суганны катламлап саласыз. Иң ахырдан лавр яфрагы + су саласыз.

Духовканы 180 градуска куеп 1,5 ярым пешерәсез.

Ит янына мин бәрәңге боламыгы пешердем. Боламыкка подливка да ясасагыз була☺️ Тәмле булсын🥰

Тәмлүшкәгә - ❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

07 Jan, 13:35


Без Казанда. Иртәгә эшкә, Аллаһ боерса.

Ялларга планнар үзгәрде әле бераз. Әти - әни белән Чаллыга барасы идек, Рауза әни белән электричкада Ижауга барырга уйлаган идек. Юллар начар булгач, кичектереп торырга булдык🤲

Әти - әниләрнең күңелләрен күреп торасы килә🤲Берәр кая барып кайту яхшы кәеф өсти🤲

Яллар булганда, юллар яхшы булганда планнар чынга ашсын🙌

Сезнең яллар ничек үтте?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

07 Jan, 09:01


Авылда әни белән пилмән ясадык😌

Әнием шеф повар, мин булышчы😃

Камыры: йомырка + он + тоз. Су, май салмыйбыз🤗

Пилмәнне электән махсус ясагыч белән ясыйбыз. Кул белән дә ясаштырабыз. Әни ясаган булгач, нинди дә пилмән тәмле😍👍

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

07 Jan, 08:35


Әсән - Елга авылындагы "Акъяр" чишмәсе. Искиткеч матур ул😍

Мондый матур чишмәләр күбәеп торсын!🤗

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

07 Jan, 05:46


Авылда вакытта НУТны куырдык😌

Нут тәмле буенча борчакка охшаган.

Нутны юасы, суга салып 12 сәгать бүрттерәсе. Мин төнгә калдырдым. Сөзәсе. Нутка тәмләткечләр саласы, мин салдым прованские травы, паприка, көнбагыш мае, тоз. Духовканы 200 градуска куеп 30 минут кыздырып аласыз, нутны болгатып торырга кирәк. Вакыты, градусы духовкадан тора☺️

Куырылган нутны башта апам ясады, аннан мин. Әти бик яратты, "Элек борчакны шулай куыра идек" ди.

Ә сезнең борчак, нутны куырганыгыз бармы?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

29 Dec, 19:20


Апа - сеңел бер тамыр,
Бер агачның ике җимеше.
Яшә апам, озак яшә,
Бәхетләргә ирешеп❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

29 Dec, 18:10


Бүген Лилия апамның туган көне иде😍
Бергәләп "Хочу и буду" га бардык. Бик күңелле итеп утырып алдык.

Ярый әле апам бар һәр вакыт ярдәмчел ул😍

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

29 Dec, 13:02


Бүген кичкә булгур белән тавык канаты пешердем. Тел йотарлык булды😍

Формага иң башта кишер + суган кыздырып салдым, аннан булгур, тоз, су. Өстенә тәмләткечләр сибелгән канатларны тездем.

Духовкада пешердем.

Булгур яратасызмы?😌

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

29 Dec, 13:00


Булгур белән тавык канаты рецептын сорап язучылар бар, элегрәк куйганым бар иде, кабатлап куям🔽

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

29 Dec, 08:53


Хәерле көн, дусларым😍

Бүген апалар килде, булгур белән тавык канаты пешердем 🤗

Безнең өй янындарак мәдәният йортында концерт була бүген. Племянник шунда катнаша🤗

Яңа ел ялларында авылларда булачакбыз, Аллаһ боерса. Сез кайларда булачаксыз?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

28 Dec, 17:44


Ильшат Яңа елга аю бүләк итте😃😃😃

Ә сез нинди бүләкләр бирештегез, бирешәсез?)

Яңа ел каршылауга исем китми. Бүләкләр бирешергә, туганнар белән очрашып алырга сәбәп кенә. Дөньялар тыныч булсын🤲

Хәерле кичләр барыгызга да🤲

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

28 Dec, 15:58


ИТ ПИРОЖКИЕ

Ингредиентлар:
Җылы су - 250 гр
Тоз - 1/2 ч.к
Шикәр комы - 1 ч.к
Чүпрә - 7 гр
Йомырка - 1 шт
Он - 420 гр (якынча)

Эчлек:
Фарш-350 гр
Суган -2 шт
Тоз тәменчә
Акмай 50 гр (камырга сылар өчен)

Камырга дигән барлык ингредиентларны кушып, ял иттерәсез. Камыр җитешкәч видеодагы кебек пирожкиларны ясыйсыз.

Ничек сезгә мондый идея?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

28 Dec, 09:58


Мәрьям апаның тәмле рецептларын кулланып пешермәгән кеше калмагандыр, мөгаен😍 Дусларым, сезгә иң тәмле рецептлары белән бүлешеп, ягымлы, мөлаем - Мәрьям апа Миннегулованың үзе алып барган телеграм каналын калдырып китәм👇

https://t.me/+e74H5ixzDpxjNGU6

Аңа керсәң тамак туеп чыга диярсең☺️ Сез дә язылып куегыз әле🔥

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

28 Dec, 08:13


Ммм, тәмле. Ильшат белән сөякне шакы шокы китереп җелек ашыйбыз гадәттә😊

Бик аппетитно күренми, конечно. Зато тәмле. Җелек яраткан кеше минем белән килешер.

Җелек яратучылар бармы монда?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

28 Dec, 06:26


ТЕГЕ ЕЛНЫ ХӨРМӘ КИПТЕРГӘН ИДЕК

Иң мөһиме хөрмә каты булырга тиеш. Кабыгын чистартасы, "хвостигына" җеп бәйләп кайнап торган суга салып, 15 секунд тотасы.

Җылы җиргә элеп куясы. Якынча 14 көннән фотодагы кебек булды)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

28 Dec, 04:57


Юлда тайгалак бигрәк каты, сак йөрегез🤗 Ашыкмыйча йөрегез🤗

Сезнең якта ничек әйтәләр: тайгак яки тайгалак?😁

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

28 Dec, 02:00


Хәерле иртә, дусларым😍

Хәлләрегез ничек? Яхшы гына йоклап тордыгызмы?🤗

2025 нче елга санаулы көннәр калып бара. 2024 нче елга нәтиҗәләр ясадыгызмы әле?🤗 Киләсе елга барлык планнарыбыз чынга ашсын!

Алда берничә көн ял, Аллаһ боерса. Яллар әйбәт кенә, тыныч үтеп китсен🤲

Көнегез уңышлы үтсен🤲

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

27 Dec, 12:41


Кул эшләре дигәннән... Минем апам да бик оста кул эшләренә. Әнигә охшаган, тегәргә ярата.

Камильгә гномик теккән.😍

Мин кухняда гына кайнарга яратам. Чигү, тегү минеке түгел😃

Сезнең нинди хобби бар, бүлешегез әле🔽

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

27 Dec, 12:36


Килендәшем бик тәмле салат ясаган иде. Үзе гади генә👍

Ингредиентлар: Баклажан, (Баклажанны сарымсак белән кыздырган), помидор, тәмләткечләр.
Заправка майонез.

Бик тәмле булды. Яратам баклажан😍

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

27 Dec, 09:52


Бу ТӘМЛЕ РЕЦЕПТны РӘФИЛӘНЕҢ КАНАЛЫННАН АЛДЫМ, дусларым!!! ГЕЛ ҖАЙЛЫ РЕЦЕПТЛАР белән уртаклаша, матур мөселман гаиләсенең тормышын күрсәтеп бара, дин турында күп мәгълүматлар бирә! Сез дә язылып куегыз әле яме, сылтамасын калдырам

👇👇👇
https://t.me/+scxHHf7IXLFlY2Fi

Каналына ссылка аша кереп, аста "ПОДПИСАТЬСЯ" дигәнгә басарга онытмагыз, татар каналларын күзәтеп барыгыз 👍👍👍

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

27 Dec, 07:18


Килендәшем Эльмира апа кул эшенә оста😍

Крестиклап күп картиналар чиккән. Бигрәк матур име?😍

Чигәргә яратасызмы?🤗

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

27 Dec, 03:45


Без кичә Салават күперенә Ильшатның абыйларына бардык🤲

Сәгать төнге беренчедә генә кайттык🙃 Бер күрешү үзе бер гомер.

Салават күперендә яшәүчеләр бармы биредә?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

27 Dec, 03:44


Җомга иртәсе мөбәрәк булсын, дусларым😍

Аллаһы Тәгалә барчабызга да хәерле имин тормышлар насыйп итсен🤲

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

02 Dec, 12:39


Вбдан шапка - ушанка заказать иттем😄

Ошыймы сезгә мондый фасон?😃

Алдым, интресный шундый. Иң мөһиме җылы.

Элеккерәк заманда шундыйны киеп йөриләр иде. Хәзер дә кия башладылар😃 Вбда шапка ушанка дип җыйсагыз бик күп төрлеләр чыгачак. Мин алган шапка ахыргы иде)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

02 Dec, 10:18


Easy Cleanның кислороднигын алдым, дуслар. Бик ошый ул миңа. Табак - савытны, киемнәрне, украшениеларны чип - чиста итә. Кулланыр алдыннан иструкциясен укыгыз.

Кичә термокружканы, кәстрүл, противень, салфетканы ялт иттерде.

Кислородникка ташламалар бара, бик күп калмаган, шуңа күрә алып өлгерегез. Артикулларын калдырып үтәм🔽

wb: 57408794
ozon: 477155319

Заказ бирергә
🔽

https://product.easy-clean.store/remover1/?utm_source=telegram&utm_medium=olg&utm_term=remover_2_1968&utm_campaign=&utm_content=milechka_tatar_02122024

Реклама:
ООО "МАРКЕТПЛЕЙС КОНСАЛТИНГ"
ИНН 5074071862
Erid: LjN8KTdRe

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

02 Dec, 09:45


Чөгендер ашы пешерәм һәм тагын берәр әйбер) Берничә көнгә бер шулпа эчәргә кирәк обязательно 👍

"Терелеп бетмәгәнсең, тавышыңда бар",- дип язучылар бар. Әйе, шуңа больничныйда бит инде мин. Больницадан чыгар алдыннан бер көн тамак төбе авыртып алды😒 Врач: "Иммунитетың слабый, вирус эләктергәнсең, больничныеңны япмыйм",- диде. Аннан борын капризничать итә башлады, тавыш үзгәрде. Әкренләп тереләм, Аллаһка шөкер. Бактериясе дә (пневмония бактериальный), вирусы да качсын миннән😍

Сәламәт булыгыз🤗

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

02 Dec, 07:54


Фитолампалар кулланасызмы, дуслар?

Озакламый орлыклар чәчәр вакыт җитә😌

Нинди марканы кулланасыз? Нинди габаритлы?☺️

Р.S архив видео

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

02 Dec, 06:40


Кичә помелоны ашадык. Бик тәмле булды😍 Нык яратам помело.

Алгаларга кирәк, файдасы күп:

Помелода клетчатка күп, ябыгучылар өчен шәп
Йөрәк авырулары булган кешеләргә ашарга тәкъдим итәләр
Составында С витамины күп
Чәч, тырнакка яхшы тәэсир итә. Организмны яшәртү үзлегенә ия.

Яшелчә - җимешләрне ешрак ашарга тырышыгыз, дуслар. Бигрәктә яз, көз, кыш айларында иммунитетка файдалы.

Помело яратучылардан - ❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

02 Dec, 04:53


Хәерле иртә, дуслар!

Аллаһка шөкер, бүгенге көн дә башланып китте😍

2 нче декабрь шатлыклы хәбәрләргә бай булсын, көнегез күтәренке кәефтә үтсен❤️

Аяк - кулларыгыз сызлаусыз булсын❤️💕🤗

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

01 Dec, 17:43


Бурсык мае хәләл түгел дигәннән. Бабам сөйләгән бер история искә төште. Сугыш вакытында поездда барганда, бабамнар өч көн ашамаганнар. Дүртенче көнгә дуңгыз ите алып килгәннәр. Бабам карап торган - торган да, бисмилласын әйтеп ашаган.

Шуның кебек миндә бисмилланы әйтеп Бурсык маен эчеп куйдым. Шифасы тисен❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

01 Dec, 17:37


Channel name was changed to «МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐 МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА»

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

01 Dec, 17:03


Бурсык маен да алдым, дуслар😃

Көнгә ике тапкыр ике чәй калагы эчәсе дигән. Курс бер ай.

Амброксол, исландский мох эчә идем, списокка май да өстәлде.

Яңа елдан соң кыст ал хинди, тмин мае эчәрмен, Аллаһ боерса. Исән - сау булыйк❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

01 Dec, 16:10


Сыйландык, Аллаһка шөкер😌

Декабрьнең беренче көне дә ахырына якынлашты, дуслар🤗

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

01 Dec, 14:46


Ильшат пицца сорады😌

Гадәттә камырын чүпрәле итеп, камырны бер тәүлек холодильникта тотып, пешерә идем. Бу юлы камырга: су, он, көнбагыш мае, разрыхлитель, тоз салдым.

Эчлек: соус майонез + кетчуп, тозлы кыяр, копченый колбаса, помидор, сыр. Ә сез эчлеккә нәрсәләр саласыз?😊

Кичкә нәрсәләр пешердегез?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

01 Dec, 12:35


Смузи ясадым😍

Сельдерей 1 стебель
Алма 2 шт
Киви 2 шт
Бераз су

Барлык ингредиентларны блендер белән вакладым. Сыеграк теләсәгез, суны күбрәк салырга була)

Бик тәмле һәм файдалы👍😌❤️
Смузилар ясыйсызмы?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА / МИЛЯУША ФАРХУТДИНОВА

01 Dec, 10:00


ТУТЫРЫЛГАН ГӨМБӘ

Гөмбәне юасыз, чистартасыз.
Эчлек:

1) Фарш (минеке сарык ите)
2) Гөмбә
3) Помидор
4) Суган
5) Тәмләткечләр

Эчлекнең ингредиентларын кыздырып аласыз, гөмбәнең эченә саласыз. Духовканы 180 градуска куеп 30 минут пешерәсез. Аннан гөмбә өстенә сыр сибеп, тагын 5-10 минут пешерәсез. Тәмлүшкә әзер😌

Тутырылган шампиньон яратасызмы?

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

23 Nov, 10:38


Бавыр ашыйсы килеп китте🥰

Шулпасына ипине манып ашар идем, эх, тәмле бит ул☺️

Бавырда файдалы матдәләр күп:

• А, В1, В2, В3, В6, В9 (фолаты), В12, С, D витаминнары
• Холин, железо, медь, цинк, селен, фосфор, аксымнар
• Аминокислоталар, майлар
• Минераль тозлар

Бавыр яратучылардан - ❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

23 Nov, 06:24


Җылы Төркияне искә алып🤗

Эх, әллә кайларга барасы килә... Сәламәтлек кенә булсын🤲

Саулык иң зур бәхет. Больница да яткан вакытта бигрәк тә аңлыйсың моны. Нинди генә авырулар юк бит. Минем кебек Пневмония белән дә ятучылар байтак.

Исән - сау булыйк🤲🤲🤲

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

23 Nov, 04:31


Хәерле иртә, дуслар!

Рәхмәт әйтеп Раббыбызга
Уяндык бүген шөкер!
Яңа көн барыбызга да
Игелек генә китер! АМИН!
Сау - сәламәт булыйк!

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

22 Nov, 17:45


Бурсык маен күп кеше мактый. Ютәлне бетерә дип яздылар. Яхшы май әйе, элек алган бар иде.

Больницадан чыккач аласы булыр, Аллаһ боерса🤲

Бүгенгә тәмле йокы😻

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

22 Nov, 10:40


Әбәд ашадык😌

Кәбестә ашы + запеканка + компот👍

Сез нәрсәләр пешердегез, пешерәсез?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

22 Nov, 05:56


Ватсапта бу видео йөри.

Ничек сезгә рецепт, кулланып караганыгыз бармы?😌

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

22 Nov, 05:50


Вәт җил бүген😳

Агачлар биеп тик тора...

Телефонга штормовое предупреждение килгән иде, каты җил булачак дип.

Юлларда исән - сау йөрегез🤲

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

22 Nov, 04:04


Хәерле җомга иртәсе белән, дуслар😌

Иртәләр хәерле булсын!
Бәхетләр тулып торсын!
Кояш нурыдай йөзегез,
Елмаеп, көлеп торсын!

Көнегез уңышлы үтсен❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

21 Nov, 18:24


Больница да ятканыгыз бармы соң, дуслар?😌 Минем күптәннән ятканым юк иде инде. Ун елдан артык☺️

Ашатулары ошыймы больницаларда?)

Миңа ошый, тәмле ашаталар. Кисәк - кисәк өйдәге ризыкларны да сагынып куям. Исән - сау терелеп чыккач, сыйланырмын, Аллаһ боерса😊

Бүгенгә тәмле йокы🤲

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

21 Nov, 13:32


Ильшатка дусты шапка бүләк иткән😌 Ничек сезгә?😃

Суым беткән иде, кертеп чыкты Ильшат. Наушнигымны алып килгән, инстада сторизлар карарга😁

Көнгә бик күп су эчәм. Больницаның суы тәмсез🤗

Сезнең кичегез ничек үтә?

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

21 Nov, 08:41


Әни беркөнне булочки пешергән❤️

Ингредиентлар:
Җылы сөт - 200 мл
Йомырка - 3 шт
Он - 590 г
Акмай - 80 г
Шикәр комы - 60 г
Чи чүпрә - 8 г
Тоз - 0,5 чәй калагы

Эчлек: алма повидлосы. Любой начинка салсагыз була.

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

21 Nov, 04:15


Хәерле иртә, дуслар❤️

Һава матур төскә кергән икән бүген😊

Көнегез уңышлы, матур үтсен🤗
Исән - сау булыгыз🥰

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

20 Nov, 13:52


Ильшат килеп китте🤲

Больницаның өченче көне🤲

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

20 Nov, 11:55


Системаларны яратмыйм икән мин🤪

Дөресрәге минем кан тамырлары... Кайбер медсестра көчкә таба кан тамырын. Бик нечкә икән. Бүлмәдә бер кешенең тоже шулай🙃 Сезнең ничек?)

Башта система куялар, аннары шунда ук зур укол салалар.

Хәлләр әйбәтләнә бара, Аллаһка шөкер🤲

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

20 Nov, 08:34


Хәерле көн!

Беркөнне ПОМИДОРЛАРдан тәмлүшкә пешердем😍 Архив фото.

Кирәк:

Помидор - 1,2 кг (11-12 шт.)
Тавык итеннән фар - 300 гр
Дөге - 80 г (пешерелмәгән дөгенең авырлыгы)
Суган - 80 гр
Кишер - 80 г (1 шт.)
Көнбагыш мае - 50 мл
Тоз - тәменчә
Борыч - тәменчә

Дөгене пешерәсез, кишер, суганны кыздырасыз, аннан тавык итен дә бераз кыздырып аласыз. Помидорның эчен аласыз.

"Буш" помидорлар эченә эчлекне салып - дөге, суган, кишер, тәмләткечләр, ит пешерергә куясыз. Пешеп чыгар алдыннан 15 минут кала помидорның өстенә сыр сибегез.

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

14 Nov, 16:27


Больничныйда вакытта буш вакытым күп. Ятып торырга тырышам.

Берничә яңа, файдалы канал ачтым үземә. Шуларны укыйм.

Мәсәлән, кардиологның каналы. Сәламәтлек темасы миңа бигрәк тә актуаль хәзер🤗

Хроник чирләр, йөрәк авырулары, суның безнең организмга мөһимлеге турында постлар бик күп.

Каналның Ссылкасы белән бүлешеп үтәм🔽

https://t.me/+6HDSdff6va8yNTky

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

14 Nov, 14:57


Табибым кайтты😃 Камераны күргәч куркып китте.

Бүген бәрәңге белән салат ашадык. + томат согы. Ильшат бер туктаусыз эчә ала аны. Әни ясаган тәмлерәк, әлбәттә, ансын авылдан килүгә сыпыртып куябыз☺️

Бүген ниндидер чәйгә тәмлүшкә дә алган әле. Сыйлый, кыскасы❤️

Сезнең кичегез ничек үтә?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

14 Nov, 13:19


"Нинди дару яздылар?"- дип сорыйсыз, дуслар.

1) Амоксициллин - антибиотик.

2) Левофлоксацин - антибиотик. Беренчесе булышмаса, температура күтәресә һаман, эчәсе.

3) АЦЦ

Кан, сидек анализлары бирергә кушты. ЭКГ ясатырга кирәк ди. Поликлиникада 21 е нә генә урын бар анализларга 🤨 Шуңа иртәгә барсында түләүле клиникада үтәм. Поликлиникага ышанып та бетмим мин, гел түләүле дә бирәм.

Бу даруларны рецептсыз бирмиләр! Үзегез алып эчә күрмәгез😇

Исән - сау булыйк 🥰

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

14 Nov, 10:22


Барып кайттым поликлиникага...

Правосторонняя сегментарная пневмония😳😨 Коронадагы кебек түгел.

Фотода уң якта кара булып тора.

Антибиотик яздылар. Дәвалануны дәвам итәм. Понедельник килергә куштылар. Больничный ничәсенә хәтле булганы әлегә билгесез😔

Сезнең пневмония булганы бармы? Озак лечение алдыгызмы?

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

14 Nov, 07:13


Салкын кышка иртәрәк әзерләнә башлагыз, дуслар!❄️

Бик күп төрле, җылы кроссовкилар сатыла торган кибет тәкъдим итәм.


- 15 нче ноябрьгә хәтле Акция
- мех белән кышкы аяк киемнәре☃️
- размерлар 36-46
- сыйфаты премиум
- суны керми торган кроссовкилар💦

Кибеткә ссылка, ассортименты белән танышыгыз⬇️

https://t.me/khorzeevakross/8719

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

14 Nov, 07:07


Мин поликлиника барырга әзерләреп йөрим. Урамга чыгасы килми... Салкын😅

Кышка аяк киемнәре алып куйдыгызмы әле, дуслар?☺️ Алмаган булсагыз, җылы кроссовкилар алырга тәкъдим итәм😌

Кибет Чистопольская 75 https://t.me/khorzeevakross/8709 адресында урнашка. Татарстан буенча, Рәсәй буенча доставка бар👍

Тулырак икенче постта куям🔽

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

14 Nov, 06:36


ӨПОЧМАКНЫҢ камырына бу юлы бу ингредиентларны салдым:

1) 1 стакан сөт
2) 50 гр ак май
3) 1 аш калагы майонез
4) Тоз
5) Он

Ә сез нәрсәләр саласыз?)

Яллар җитә бит, дуслар😍 Өчпочмак белән сыйланып алырга сәбап👍

ӨЧПОЧМАК яратсагыз ❤️ куегыз

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

14 Nov, 05:05


Хәерле иртә, дуслар❤️

Бүген әтиемнең туган көне😍

Исәнлек - саулык, бәхет, шатлык, озын гомер телибез аңа, әни белән тигезлектә озын - озак яшәргә язсын❤️👍🤗

Теләкләргә сездә кушыла аласыз😍☺️

Уңышлы көн телибез сезгә☺️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

13 Nov, 14:39


Ильшат манго алып кергән. Бигрәк тәмле, сусыл, баллы😌

Яратасызмы манго?❤️

Мангода С витамины күп икән👍👍

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

13 Nov, 12:43


Өч көн чәчне юмадым, яулык астына яшереп куйдым😃

Әни киптергән алмадан, җимештән компот ясыйм☺️ Су күп эчәргә кирәк. Табиб язган даруларны да эчәм🤲

Сезнең хәлләрегез, кәефләрегез ничек соң, дуслар?❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

13 Nov, 11:05


БИШБАРМАК

Камыр: 1 йомырка, тоз, 300 гр он, су. Камырны басасыз, 20 минут ял иттерәсез.

Итне пешерергә куясыз (сыер яисә сарык ите, яисә берничә төрле ит) Пешеп чыккач, итен алып суытырга куясыз. Шулпасын өчкә бүләсез: суган пешерергә, камырны пешерергә, бишбармак белән ашарга.

Камырны җәеп, видеодагы кебек кисәсез. Пешерергә куясыз. Суганны турыйсыз, шулпада пешереп аласыз.

Итне турыйсыз. Тәлинкәгә пешкән камырны, итне һәм иң өскә суганны саласыз. Ммм💕

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

13 Nov, 09:56



Бүген сезгә бик яхшы табибның каналын калдырып үтәм. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча, дөрес туклану турында постлары күп.

Доктор Наталья Билык турында сүз бара. Наталья кардиолог. Балалары тугач, артык килограммнар җыя. Төрле диеталарда утырып, дарулар эчеп карый. Ләкин, кызганыч берни булышмый.

Наталья диетологка укырга була. Организмын яхшырак аңлар, артык авырлыклары булган кешеләргә булышыр өчен. Бигрәк тә йөрәк, сосудлар белән проблемалары булган кешеләргә.

Артык авырлык булса, Табиблар һәрвакыт ябыгырга куша!

Наталья үзенең каналында:

▶️Туклану ярдәмендә йөрәкне нормада тоту
▶️Диетага кагылышлы мифлар турында яза
▶️Сәламәтлекне саклап калу өчен киңәшләр, рецептлар белән бүлешә

Каналына кушылып, укып барыгыз⬇️

https://t.me/+6HDSdff6va8yNTky

Канал сезгә һичшиксез ошыйчак⬇️

https://t.me/+6HDSdff6va8yNTky

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

13 Nov, 06:18


Бүген "День доброты" икән, дуслар 😍

Бу матур көн уңаеннан әниемнәрнең видеосын куярга булдым☺️

Яхшылык күбрәк эшлик😌 Кешелекле булыйк💕

Юкка әйтмиләр: "Дөньяда яхшылык бетсә, дөнья бетәчәк"- дип.

Корычтай нык сәламәтлек телим сезгә❤️❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

13 Nov, 02:01


Хәерле иртә, дуслар😍

🪷Ничектер, шулай гадәткә кергән: яз көне күңел назга төренә, җәен иркенлеккә омтыла, кышын әкият дөньясына чума, ә ноябрьдә күңел җылы өйгә ашкына!

🪷 Дусларым, өйләрегездә һәрчак җылылык булсын, гаилә учагыгыз беркайчан сүнмәсен, сүрелмәсен!.. Барыгызга да хәерле матур иртәләр! Ноябрьнең чираттагы яңа атнасы бары тик изге хәбәрләр генә алып килсен! Сау-сәламәт булыгыз!🤲🤲🤲

Бу матур текстны ватсапка җибәрделәр, авторын белмим☺️
Уңышлы көн сезгә❤️❤️❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

12 Nov, 14:25


Ашка ит куйган идем. Суган, сарымсак белән шулпа эчәсе килә🤲

Фельдшер язган даруларны Ильшат алып кайтырга тиеш.

Хәлләргә килгәндә: иртән 38,8 иде. Көндез 36,7 гә төшеп алды. Көне бу 37 торды. Сәгать дүрттә тагын 38,1 күтәрелде😾

Бер сәгать йоклап алдым, температура 37 гә төшкән🤲 Ашны да онытканым, йокыга киткәнем😅

Күп су эчәм. Тамак төбе бераз першить итә һәм коры ютәл бар😾

14 е көнне поликлиникага баргач, ренгент үтәргә сорармын дип уйлыйм. Пневмония белән чирләүчеләр күп диләр...

Сезнең кичегез ничек үтә?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

12 Nov, 09:57


Фельдшер килеп китте. Коронага анализ алды. Отрицательно күрсәтте, Аллаһка шөкер😌

Үпкәне тыңлады, чиста диде. Дарулар язды, озын список😅

Больничный ачты, 14 е көнне поликлиникага барам, Аллаһ боерса.

Аныңчы терелеп бетәргә язсын🤲

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

10 Nov, 17:22


Кичкә бәрәңге белән тавык пешердек😍

Ә сез нәрсәләр пешердегез?☺️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

10 Nov, 14:53


Үзегез өчен Казанны яңа яктан ачарга телисезме?
☺️

- Казан сандыгы сезне Казанның кызыклы яңа локацияләре белэн таныштыра

- Вакытты күңелле итеп уздыру өчен киңәшләр бирә

Казанны яңа яктан ачасыгыз килсә, кушылып куегыз!🤩

Язылырга

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

10 Nov, 12:46


Фотограф фотога төшереп алды😍

Альпака "пәп" итте😃

"Пача мама" зоопаркы Яшел Үзән районында урнашкан. Новая Улица 33😌

Бераздан тагын видеолар куеп алырмын)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

10 Nov, 10:53


Хәерле көн, дуслар😍

Без альпака зоопаркына бардык бүген😍

Ошады шундый, альпакалар, куяннар французкий баран породасы, камерун кәрлә кәҗәләр 👍 Йомшак алар шундый❤️

Сезнең көнегез ничек үтә?☺️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

09 Nov, 19:11


Кухняны сорап язучылар бар.

Менә шундый скромный, уютный гына, дуслар❤️ Безгә ошый😍

Әле бер ике җирен ясап бетерәсе бар. Кухняның ручкасы ошап бетмәгән иде, яңаны заказ бирергә уйладык. Вытяжка куясы бар)

Модульная кухня бу. Ильшат үзе җыйды☺️

Бүгенгә тәмле йокы❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

09 Nov, 13:04


ЯЛКАУЛАРЧА ГОЛУБЦЫ

Ингредиентлар:
сарык итеннән фарш – 600 г
йомырка – 1 шт
тоз, кара борыч тәменчә
пешкән дөге - 3 зур калак
кәбестә - 300 гр
кишер – 1 шт
суган – 1 шт
тоз, борыч тәменчә
кыздырыр өчен акмай

Соус:
сметана – 300 г
су – 300 мл
кетчуп яиск томат пастасы – 2 зур калак
соль и перец – по вкусу

Яшелчәләрне турап, тәмләткечләр, су салып тушить итәргә куясыз. Ул вакытта фаршка йомырка, дөге, тәмләткечләр салып яхшылап болгатасыз. Яшелчәләр әзер булгач, яртысын фаршка өстисез. Болгатып, голубцылар ясыйсыз. Калган яшелчәләрне формага саласыз, өстенә голубцыны тезеп чыгасыз. Өстенә соусны агызасыз, духовканы 180 градуска куеп 30-40 минут пешерәсез. Вакыты, температурасы духовкадан тора.
Тәмле булсын😇

Ә сез кайсы голубцыны ныграе яратасыз? Гадәтиме, ялкауларчамы?😇

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

09 Nov, 10:35


Апам бөркөнне фото җибәрде: "Инсаф диванда картина выставкасы оештырган фломастер белән рәхәтләнеп рәсемнәр ясаган, мин ашарга пешергән вакытта", - дип.

Әле фломастер гынамы диванда ничек кенә уйнамыйлар, экспериментлар куймыйлар бит😃 Нәрсә генә түкми бала - чага. Профессиональ түгел кешегә юып бетереп булмый диванны. Махсус чаралар кирәк. Киптерергә озак... Мондый очракта клининг чакырту шәп😍

https://www.instagram.com/mr.clean__kzn?igsh=NTd0dTM1aWE3YWd1 ны чакырттык. Диваннарын ялт иттеләр😍 Чистартып, киптереп бирделәр.

Шулай ук ковер, паласларны да юалар, чын күңелдән тәкъдим итәбез👍

Элемтәгә чыгар өчен, клинингка язылыр өчен @Mr_Clean_kzn (89172551823 ) монда язсагыз була😍

Ничек сезгә нәтиҗә?

❤️ - шәп
👍 - супер
🔥 - ут булган бу

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

09 Nov, 07:24


Кичә Төрек товарлары сатыла торган кибеткә тап булдык😃

Төркияне искә алып чәй эчтек☺️ Сез рахат лукум яратасызмы?

Төрек сериалларын караучылар бармы биредә? Кайбер дус кызларым биик күп сериал карый)

Минем төрекнекен караганым юк, бер карый башласам, гел карармын микән?😅😂

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

09 Nov, 02:01


Хәерле иртә, дуслар! Бүгенге иртәне әнием үстергән чәчкәләрдән башлап җибәрим😌

Күгебез аяз, ризыгыбыз мул булсын.
Өйләребез нурлы,
Саулыгыбыз нык булсын!😌

Уңышлы көн💕

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

08 Nov, 19:28


Машинаны ашаттык, хәзер Ильшат юа)

Күбектән тәрәзәгә йөрәк ясап куйган Ильшат😃

Эшебез бүгенгә бетте, хәзер өйгә кузгалабыз😌

Бүгенгә тәмле йокы, дуслар❤️ Матур төшләр керсен💕

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

02 Nov, 13:53


6 шт тәлинкә нибары 729 сумга😍

Яратам ташламалар каналларын карап барырга. Ссылкасын сезгә дә калдырып үтәм🔽

https://t.me/+rNzpaosQbcIxY2Qy

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

02 Nov, 11:13


КАКАОЛЫ КЕКС

📝 Ингредиентлар:
1⃣ 1 йомырка
2⃣ 150 гр песок

Ике ингредиентны кушып яхшылап болгатасыз.

Аннан:
3⃣ 100 мл сөт
4⃣ 50 мл көнбагыш мае өстисез.

Аерым савытка:
5⃣ 150 мг он (бик нык сыек булса бераз тагын өстәгез,онның фирмасыннан тора,син 150 гр салдым)
6⃣ 20 гр какао
7⃣ 1 чәй калагы разрыхлитель
8⃣ Ярты кечкенә калак сода салып болгатасыз.

Барлык ингредиентларны кушып,яхшылап болгатасыз.

9⃣ 100 мл яңа кайнап чыккан суны бераз суытасыз (мин 2-3 минут болгатып тордым) һәм камырга салып болгатасыз.
Әзер камырны формачкаларга саласыз. Духовканы 180 градуска куеп 25 минут пешерәсез. Кекслар пешкән вакытта духовканы ачмагыз😀

Тәмле булсын🥰

Кекслар яратасызмы?) Ниндиен ныграк яратасыз?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

02 Nov, 06:35


Хәерле көннәр🤗

Әлфия Әни килеп җитте, Аллаһка шөкер😍

"Казан ошамый әле"- дип көлә әни😃 Шау - шу ди. 😃

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

01 Nov, 19:40


Кекс пешердем🙏

Рецепты бик тиз һәм җайлы. Иртәгә куярмын рецептын🤲
Кексны суынгачрак кисәм)

Бүгенгә тәмле йокы😇

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

01 Nov, 17:00


"Кем булып эшлисең" - дип язасыз, дуслар.

Мин Татарстан китап нәшриятында сатучы булып эшлим😌

Сатучылар күпме монда?😁

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

01 Nov, 11:37


ДАМСКИЕ ПАЛЬЧИКИ ТОРТЫ

Камыр: 1,5 стакан су, 150 гр акмай, 1,5 стакан он, 6 йомырка (камырның консистенциясенә карап, куе булса, күбрәк йомырка саласы)

крем: 450 гр каймак 20%, 1 стакан шикәр комы.

Суны кәстрүлгә саласыз, плитәне кабызасыз. Майны салып, эретәсез. Су кайнап чыккач, плитәне сүндерәсез. Әкренләп онны саласыз, болгатасыз. Камырны бераз суытасыз (кул пешмәслек булырга тиеш). Массага берәмтекләп йомырка саласыз, яхшылап болгатасыз. Камыр калактан әкрен генә төшергә тиеш (видеодагы кебек) Артык куе, артык сыек булмасын. Камырны махсус насадкадан чыгарып "бармаклар" ясыйсыз. "Бармакларны" кызарганчы духовкада пешерәсез (якынча 140 градус 30-40 минут).

Кремга каймак + шикәр комын кушып, күпертеп аласыз. "Бармаклар" суынгач, кремга манып тәлинкәгә тезәсез. Тортны берничә сәгать холодильникта тотасыз. Мин төнгә калдырдым. Өстенә шоколад кырдым.

Бик тәмле торт😍

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

01 Nov, 10:55


Казанда кар ява. Ялларга матур һава торышы булса ярар иде🤲

Сездә ниндиерәк һава торышы?

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

01 Nov, 05:50


Бүген иртән бәлешкә ит турадым. Тавык итеннән кәтлит ясап куйдым. Эштән унынчы да гына кайтам, шуңа алдан әзерләп куям🤗

Кәтлиткә суган, тоз, борыч, тавык өчен тәмләткеч, батон + сөт салдым)

Кәтлитләрне гел зур итеп ясыйм. Яратам зур порция😃😂

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

01 Nov, 02:52


Хәерле җомга иртәсе белән, дуслар 😍

Бүген җомга йөрәкләрдә,
Ап - ак дога бәйләме,
Изгелекләр сибик юлга,
Бүген җомга көннәре.
Еллар имин, өйләр ямьле
Җомга мөбарәк булсын!
Җанга нур, тынычлык өстәп,
Күңел елмаеп торсын!

Уңышлы көн!❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

31 Oct, 18:27


Жкхга күпме түлисез, дуслар?😃

Кемнең иң аз, кемнең иң күп түләү икән)

Сентябрь аена без 3637 сум түләдек, (кышка таба 5000 меңнән артачак) 😏 Безнең бер бүлмәле фатир😃

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

31 Oct, 15:25


Бүген өйгә җәяүләп кайтабыз)

Казанда көне буе яңгыр яуды, кичкә туктады. Яңгырдан соң саф һава😅

Метро шыгырым - тулы) Ильшатка урын булмады)

Күңелле генә кайтып барабыз шулай. Сезнең кичегез ничек үтә?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

31 Oct, 14:29


Кешьюның ссылкасын сорап язасыз, дуслар.

Вбдан алдым https://www.wildberries.ru/catalog/271018768/detail.aspx?targetUrl=GP&size=418922848

Кешью яратучылардан - ❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

31 Oct, 11:45


ЗУБАТКА БАЛЫГЫ

Тәме бөтен кешегә ошап бетми. Ләкин безгә ошый. Майлырак балык. Җебеткәч, грильдә кыздырып алдык. Суы биик күп чыга🙈 Интернетта да, микродулкынлы мичтә җебетмәгез, әкренләп көн дәвамында җебнтегез диелгән. Бик йомшак балык, тулаем җебеп бетәргә мөмкин🙈

Балыкка лимон суы, соевый соус, үләннәр сиптек.

Балык янына фасоль, төсле кәбестә пешердек. Тәмле булды😍👍

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

29 Oct, 09:14


Аромика фирмасының посуда юа торган средствосын алдым😌 Апамда шундый, аннан күреп алып заказ ясадым🤗

Зур күләмдә, озакка җитәчәк
Куе
Яхшы күбекләнә
Хуш исле
Кулларны корытмый

Миңа ошады, сезгә дә һичшиксез ошыйчак😇

Вбда ссылкасы ⬅️

Артикул: 248979862

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

29 Oct, 08:00


Тирә - юньне күзәтеп йөрдем. Бөтен җир ямь - яшел, сап - сары.

Бүген Төньяк вокзалдан эшкә барам) Метрода рәхәт инде, Казанның бер башыннан, икенче башына, ничә километр араны бик тиз арада үтәсең.

Элек әби - бабайлар сөйли иде, еракларга җәяүләп, ат белән бара идек дип. Бүгенге көндә нинди генә транспорт төре юк.

Иннополиста водительсез таксилар, машиналар бар хәтта 😌Төрле роботлар...

Берничә еллардан әллә нәрсәләр барлыкка килер😌

Тормышны җиңеләйтә торган әйберләр күп хәзер: Посуда юа торган машина, кер юу машинасы, робот пылесос, пароочиститель һәм башка бик күп әйберләр. Сез нәрсәләр кулланасыз? Языгыз әле😌

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

29 Oct, 05:59


🤩 Шоу-рум психолога - үзүзегезгә ышанычны арттырыр өчен шәп канал!

Гел нәрсәдер борчый? Кыюсызлыктан арына алмыйсыз?

Әлеге сорауларга җавапларны каналдан таба алырсыз:

✔️ Как железобетонно избавиться от стресса ( Читать… )

✔️ Почему травма – это не то, что вы думаете ( Читать… )

✔️ Почему мы болеем и как этого избежать ( Читать… )

✔️ Зачем нам нужно хорошенько высыпаться и причем здесь регенерация ( Читать… )

Һәм тагын бик күп файдалы постлар!

Каналны югары белеме булган конфликтолог, ДПДГ-практик, Диана Бойко җитәкли.

Ссылка монда 👉 https://t.me/+g295fJkvYyVlZjNi

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

29 Oct, 05:43


МАНДАРИННАН ПИРОГ

3 шт йомырка
50 мл сөт
150 гр көнбагыш мае
150 гр шикәр комы
300 гр он (чамалап салыгыз)
15 гр разрыхлитель
6-8 шт мандарин

Камырның ингредиентларын кушып, яхшылап болгатасыз. 15 минут ял иттерәсез. Мандариннарны урталай бүлеп, төшләрен аласыз. Майланган табага, савытка киселгән ягы белән тезеп сыгасыз. Өстенә камырны агызасыз. Духовканы 180 градуска куеп 50 минут тирәсе пешерәсез. Вакыты духовкадан, пирогның биеклегеннән тора.

Бик тәмле килеп чыга, пешереа карагыз🍓

♥️ - тәмлегә охшаган
🔥 - пешереп карыйм әле

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

29 Oct, 04:12


Хәерле иртә, дуслар😌 Атнаның икенче көненә аяк бастык. Сишәмбе - яңа эш башларга уңышлы көн диләрме әле?) Ялгышаммы?) Башка көнме ул?)

Көнегез уңышлы үтсен❤️❤️
Корычтай нык сәламәтлек телим сезгә ☺️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

28 Oct, 19:12


Эштән кайттым. Ашадык. Табак - савытны юып куйдым. Әлегә ваннада юам)

Биш литрлы табак - савыты юа торган средство алдым. Шуның белән юам соңгы арада.

Мин гомумән көнкүреш химиясен, косметика фирмасын, шампуньнарны алмаштырып торырга яратам😅

Сез ничек?)

Бер шампунь белән чәчне гел юсам, чәч ияләнә, шампунь килешми башлый😅

Бүгенгә тәмле йокы☺️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

28 Oct, 15:42


Танышу посты буларак эш урыннарым турында пост язып үтим әле😌

1) Студент вакытта листовкалар таратканым булды ( 1 сәгате 80-100 сум иде) 😅

2) Шулай ук студент вакытта Работа - это проСТО да берничә ай эшләп алдым. Көн саен төрле точкада эшли идем. Мәсәлән, бер көнне кием кибетендә, икенче көнне ашханәдә табак савыты юучы😅 Уку графигына карап, эш көнен билгеләп була иде.

3) Казанда "Аромат" та шампунь ясаучы булып та эшләдем😅 Агрессив сульфатлар белән эшләгәч, битләрем, кулларым бозыла башлады. Шуңа бер айдан киттем. Хезмәт хакы ярыйсы иде анда.

4) "Жар Свежар" пекарьнясында. Ярты ел эшләдем. Ләкин бик күп тәҗрибә алдым. Коллектив шәп иде, мине дә Миләүшәкәй дип кенә йөртәләр иде. Бик еш тикшерүләр булып тора иде. Камыр ризыкларының грамын, продукциянең срокларын тикшереп йөриләр иде. Хәзер дә шулайдыр. Шуңа аннан берәр әйбер аласы булсам, курыкмыйча алам😅 Хәзмәт хакы аз иде, көне буе аяк өсте... Акчасы азрак булгач, башка адреска подработкага да чыккалый идем.

5) Казанда "Салон Профи" кибете. Әлеге кибеттә косметика, салоннар өчен одноразовый продукция сатыла. Иң күңелле эш эш урыным иде😅 Кызлар белән дус - тату булдык. Башта консультант булып эшләдем, аннан кассир. Кассада эшләү дәверендә 1С ны азмы - күпме өйрәндем. Кассадан тыш поступление, переоценка эшләре. Бик зур опыт булды минем өчен. Әлеге кибеттә дүрт елга якын эшләдем.

5) Бүгенге көндә мин Татарстан китап нәшриятында сатучы булып эшлим. Җылы атмосфера, татар мөхите. Төп эшемнән тыш удаленкада эшләрем бар. Икесе бергә бик матур гына үрелеп бара☺️

Ә сез кем булып эшләдегез, эшлисез?😌

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

28 Oct, 12:54


Духовой шкаф темасы бик актуаль булган иде 😌 Сезгә дә файдалы булгандыр дип уйлыйм.

Шулай ук интернет челтәрендә статьялар уку файдалы.

Кемгә нинди техника, җиһаз уңайлы бит. Шундыйны ала☺️

Әйдәгез бүген хододильник, кер юу машинасы турында сөйләшеп алабыз. Нинди фирма сезнеке?

Кер машинасы Керне кырыйдан яисә өстән сала торганмы? Кайсы яхшырак сезнеңчә?

Берберебезгә файдалы булыйк❤️
Миндә интернет челтәрендә мәгълүматлар укып, сезнең белән бүлешермен☺️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

28 Oct, 12:48


Җәй айлары искә төште әле..

Кыш җитсә, җәйне көтәбез, җәй җитсә кышны😅

Теге елны яхшырак итеп 26 нчы октябрь кар яуган икән😌 Бу елны Татарстанда күренми әлегә.

Дөрес атна ахырында кар явачак диләр... Ничек булыр😌

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

28 Oct, 09:38


Бүген әби - бабайлар көне икән, дуслар😍

Каналымдагы әби - бабайларны бәйрәм белән котлыйм😍

Минем ике бабам Самигулла, Хәлим (фотода)
Әбиләрем Гайшә, Манзума.
Бүгенге көндә исән түгелләр. Урыннары җәннәттә булсын🤲

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

28 Oct, 07:02


Ташламаларны кем генә яратмый икән? Кибеткә барганда да кызыл бәяләрне караштыргалап йөрим. Реаль бәясеннән очсызгаракка алсам, акча эшләп кайткан кебек хис итәм үземне. 😅

Шуңа да ТАШЛАМА КАНАЛларын яратып карап барам. Арада аеруча Гүзәлнеке ошый.

Куелган акцияларны аның каналыннан алдым. Товарлар Вб, Озоннан. Алар барсы да чын, бик яхшы скидкалар👍

Кирәк әйберләр юкмы? Күз салып чыгыгыз сез дә, язылып куегыз🔽

https://t.me/+rNzpaosQbcIxY2Qy

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

25 Oct, 18:02


Мегастройда яңа ел атмосферасы😍

Чыршыларның бәяләрен комментарийга куям🔽🔽

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

25 Oct, 15:29


Татар халык әкиятләре Нидерландыга юл тотты😍

Бүген Бауманда эшлим. Ир - ат белән хатын - кыз керде, немецча сөйләшәләр. Куннакка кайсы яклардан килдегез дигәч: "Нидерланды",- диләр.

Әкият, рецептлар китаплары алдылар. 😍❤️ Горурланып куйдым әле☺️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

25 Oct, 13:59


🖥Дарим два iPhone 16 вместе с нашими друзьями из канала Казань на Максималках

1. Подпишитесь на @kazancity и на @gokzn

2. Нажмите на кнопку «Участвовать»

Итоги — 27 октября рандомно подведет бот. Важно, забрать приз можно будет только в Казани лично.

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

25 Oct, 13:58


Тагын бер шәп бәйгегә тап булдым. Бүлешеп үтәм🔽🔽

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

25 Oct, 12:46


Архив видео😌 Авылны сагынып, видеолар карап утырам.

Ноябрьнең беренче атнасында Аллаһ боерса ике әнине, әтине кунакка чакырдык🤲 Планнар үзгәрмәсен иде берүк. Барсы да уңышлы гына килеп чыксын, Амин🤲

Берничә атна элек Тинчурин театрына билетлар алып куйдым🤲 Бергәләп барачакбыз, Аллаһ боерса) Артистлары нык оста уйный!😇

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

25 Oct, 11:52


КЫСТЫБЫЙ

Камыры:

1) 250 мл катык (обезжиренный)
2) 100 мл сөт яисә су
3) 1 аш кашыгы сыек май
4) Тоз

Бик тәмле килеп чыга😍
Сез нәрсәләр саласыз?)

Кыстыбый яратсагыз ❤️ куегыз.

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

25 Oct, 09:56


Озакламый яңа ел җитә, дуслар.

Племянникларга бүләкне алдан алып куям гадәттә 😍 Кәнфит җәннәте монда😅😅

Кәнфитләрне матур савытка салганнар👍

Вбдан алдым, ссылкасын сезгә дә калдырып үтим әле🔽🔽

https://www.wildberries.ru/catalog/122344724/detail.aspx

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

25 Oct, 07:47


ФРИКАДЕЛЬКИ ГӨМБӘЛЕ - СЛИВОЧНЫЙ СОУСТА

📝Фарш + тоз, борыч, йомырка, он
📝Шампиньон гөмбәсе
📝Суган
📝Сливки минеке 10%лы

Ит шартларын көнбагыш маенда кыздырып аласыз. Аерым табада суганны акмайда кыздырасыз, гөмбәне өстисез. Суы беткәнче кыздырасыз.

Гөмбәләр янына фрикаделькаларны өстисез, сливкины саласыз. Яхшылап болгатасыз һәм 15-20 минут тушить итәсез.

Тәмлүшкә янына булгур пешердем😍

Ничек сезгә мондый рецепт?

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

25 Oct, 05:31


Хәерле иртә, җомга мөбарәк булсын, дуслар!

Уңышлы көн сезгә❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

24 Oct, 17:13


Дамиря исемле язылучым бер коробка шоколад (8 шт) җиңде😍

Котлыйбыз!

Сезне шатландырып торырга бик шатмын❤️❤️❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

24 Oct, 13:39


Чи кабак бик файдалы, белә идегезме, дуслар?😌

Чи кабактан коктейль:

🥕100 гр кишер
🥕150 гр кабак
🥕1 стакан кушылмаларсыз йогурт

Яшелчәләрне блендерда ваклыйсыз, Йогург өстисез. Тәменчә бал, корица салырга була. Тәмле һәм файдалы😍

Чи кабакны ашаганыгыз бармы?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

24 Oct, 13:08


Гёзлеме ашап, кояшта кызынасы, диңгездә су коенасы килеп китте😃

Тагын Египетка, Шри - Ланка, Вьетнам, Таиландка барасы килә. Барасы килгән җирләр бииик күп инде ул дөрес 😅

Сезнең кайсы илләргә барганыгыз бар? Кайсы илгә барырга хыялланасыз?😌

Видеода Төрек апасы усал итеп карады😅😂

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

24 Oct, 09:33


🥳 Разыгрываем сертификаты в Золотое Яблоко на сумму 50 000 руб.

Для участия нужно:

1. Быть подписанным на @region116_kazan

2. Нажать на кнопку «Участвую» под этим постом


Каждому победителю подарим электронный сертификат на 10 тыс в ЗЯ (либо денежный эквивалент)

Итоги розыгрыша подведет умный бот случайным образом 27 октября.
Приз можно будет получить только в Казани!

Перешли друзьям и близким чтобы повысить шансы на успех!

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

24 Oct, 09:33


Тагын бер бәйге куеп үтәм. Катнашыгыз😍⬇️

Бүген эштән соң шоколад җиңүчесен билгелим❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

24 Oct, 05:43


Духовка буенча күп хатлар килде. Интернетта да укыдым. Памятка кебек калдырып үтим әле, файдалы булсын сезгә:

📌Газ духовкасы арзанракка төшә, газ электричествога караганда арзанрак
📌Газ биек биналарда юк, шуңа күп кеше газ духовкасы теләсә дә электрическийны ала. Ничә кешедән ишеттем, башта газ иде, яңа бинага күченгәч электрический алырга туры килде. Газовыйда ризыклар ныграк ошый иде дип😅
📌Электрический духовка куйганда ут проводларын тикшерергә кирәк, бик яхшы булырга тиеш.
📌Газовыйда функцияләр азрак. Электрическийлар хәтта үз үзләрен юа ала, отложенный старт бар һәм башкалар.
📌Электрический духовкада камыр ризыклары матуррак пешә, тигез кызара.
📌Газовый духовкада тавык, бәрәңгеләр кетердәп тәмле итеп пешә. Электрический да парда пешкән кебек була дип язалар.

Кемгә нинди уңайлы инде, дуслар.

Икесе дә пешерә, духовкага җайлашырга гына кирәк минемчә☺️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

24 Oct, 03:23


Хәерле иртә, дуслар!

Иртәбез хәерле, күгебез аяз, кәефебез яхшы, сәламәтлегебез имәндәй нык булсын, озын гомерле булыйк!

Уңышлы көн❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

22 Oct, 18:25


Өр - яңа рецепт😃 Тозлы кыяр кляр эчендә.

Бик тәмле булган иде, дуслар! Өйдә дә ясап карыйсы булыр😌

"Хочу и буду" га әти - әнине дә алып барасым килә бик😇 Хыялым тормышка ашсын🥰

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

22 Oct, 17:01


Рюкзакны юып куям. Ашка манылганнан соң павербенк эшләми😂😅 Яңаны аласы булыр.

Ә паспорт яхшы хәлдә. Юешләнгән кебек түгел дә😅

Кәмит көн булды бүген 😂

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

22 Oct, 14:13


Шамаил Казан кулдан эшләнгән сүрәләр, матур сәгатьләр һәм картиналар ясый. Төрле дизайннар тәгьдим итә. Эшләрен агачтан ясыйлар, ташлар белән бизиләр, размерлары да төрле.

🤲Никахларга, Юбилейларга, Ураза хэм Корбан бәйрәмнэренә яхшы бүләк.

Тулысынча бу ссылка аша үтеп үзләреннән белә аласыз 👌🏼🔽🔽🔽

https://t.me/shamail_kazan

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

22 Oct, 11:30


СУП СОЛЯНКА😍

Салдым:

Сыер ит
Копчёный колбаса
Сосиски
Тозлы кыяр
Маслины
Суган
Томатная паста
Тоз
Петрушка, укроп
Лимон

Итне турап пешерергә куясыз. Суганны турап кыздырасыз, томатный паста өстисез. Шулпага кызган суган, туралган тозлы кыяр, сосиски, колбасаны саласыз. Әзрәк кайнагач маслины һәм петрушканы турап саласыз.

Пешеп чыккач ашка лимон кисәге, укроп саласыз. Яратсагыз каймак белән ашасагыз була.

Суп солянка яратасызмы?❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

22 Oct, 08:59


Альфа картаны куллануыма шундый шатмын, дуслар😍

Картаны куллану бушлай👍 Кэшбеклар килеп тора. Башка банклар белән чагыштырган супер👍

Картаны аласыгыз килсә, ватсаптагы чатымны калдырып үтәм🔽

https://chat.whatsapp.com/FAY6D27UZOWBxQZTpX2rl3

❤️ - альфа картаны кулланам
👍 - әлегә кулланмыйм

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

22 Oct, 07:46


Иртәдән кәеф бозылды әле😅

Эшкә, әбәдкә аш алып барган идем. Контейнерым ачылган, павербенк, паспорт юешләнгән🤪🤨

Павербенкы черт с ним. Ә менә паспортның битләре кипкәч матур булып тормас инде😣

Ярар иң мөһиме исәнлек - саулык🤲

Ә сезнең паспортыгыз юешләнгәне, пычранганы бармы?)

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

22 Oct, 07:00


Эшкә барганда яздырткан видео.

Казанның үзәгендә пробкалар, гөмүмән, машиналар юк диләр.

Брикс белән бәйле Казан урамнарында метр саен сакчылар тора.

Казаныбызда шундый зур чара үтү горурлык минемчә😍 Дөньялар гына тынычлансын🤲

Көнегез уңышлы үтсен🥰

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

22 Oct, 04:29


Хәерле, матур иртә белән!

Йортыбызга бәхет иңсен барыбызга,
Шатланыйк без яңа туган көннәргә!

Уңышлы көн, дуслар❤️❤️❤️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

21 Oct, 17:10


Өч партия катырдым, дуслар.

Нык шәп булды бу❤️❤️

"Артык маен тавыкларга бирәм", - дип язучылар булды. Үзем ашыйм мин аны лучше😍 Өй тавыгының шулпасы нык тәмле☺️

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

21 Oct, 08:01


Бу атна ахырында Самара - Тольяттига барырга уйлаган идек. Ильшат белән ике көн ял бергә туры килә бу атнада. Гадәттә, бер генә көн туры килә. Ләкин, шулай да ике көн аз булыр дидек 😅 Юлга бару - кайту 10 сәгать китәчәк. Яз айларын көтәбез хәзер. Озынрак Яллар булгач барачакбыз, Аллаһ боерса.

Самарага барганыгыз бармы? Ошадымы? Кайсы җирләрне карап була?

Фотода Самара янындагы Гарибальди замогы.

Казан янындарак Чебоксары, Йошкар-ола, Түбән Новгород, Чаллы, Алабуга шәһәрләренә барган бар😊 Тагын кайсы шәһәргә барып була?😊

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

21 Oct, 07:03


Авылдан өй тавыгы алып килгән идек. Өйнеке булгач, тәмле, майлы була шулпасы. Бер ашка мае күбрәк була дидем. Боз савытына тутырып куйдым, катырып, шулпага салырга шәп.

Сез дә шулай итәсезме?😌

МИЛӘҮШӘ ФӘРХЕТДИНОВА💐

21 Oct, 04:20


🥥 СТРУЖКА + БАНАН + КАРАМЕЛЬЛЕ ПИРОГ

1) Акмай 150 гр
2) Шикәр комы 140 гр
3) Йомырка 2 шт
4) Кокосовая стружка 40 гр
5) Разрыхлитель 1 чәй калагы
6) Сөт 100 мл
7) Банан 1 шт

110 гр акмай + 100 гр шикәр комын кушып блендер белән болгатасыз. Ике йомырка, 80 мл сөт өстисез. Он + разрыхлитель + кокосовая стружка салып, яхшылап болгатасыз.
Табада 40 гр шикәр комы + 40 гр акмай салып болгатасыз, ике аш калагы сөт өстисез. Масса карала башлаганчы болгатып торасыз. Газны сүндерүгә формага карамельне агызасыз, аннан бананны турып саласыз, өстенә камырны агызасыз. Духовканы 180 градуска куеп, 35 минут пешерәсез. Бик тәмле килеп чыга.

Ничек сезгә мондый рецепт? Пешереп карыйчаксызмы?😌

16,301

subscribers

3,175

photos

2,661

videos