Ремонтант кура җиләге беренче кырауларга кадәр җимеш бирергә сәләтле, ләкин көзге суыту һәм кыраулар аркасында уңышның бер өлеше өлгереп җитешмәскә мөмкин.
Әгәр салкыннарга вакыт аз калса, өлгерү процессын тизләтү өчен кура җиләген калий белән тукландырырга киңәш ителә. Агач көле (10 литр суга 1 стакан), калимагнезия яки калий сульфаты (10 л суга 20 г) кулланыгыз.
Әгәр кырау якынлашып килә икән, Җиләкле ботакларны кисеп, өйгә алып кереп чәчәк бәйләме кебек, сулы савытка куегыз. Суга бераз шикәр өстәргә була (1 литр суга 1 чәй кашыгы). Яки җиләкләрне яшел килештә катырып куеп чәйгә салып эчәргә була .