Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ @tatislam Channel on Telegram

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

@tatislam


Бу каналда Раил хәзрәт Фәйзрахмановның татар телендәге вәгазьләре, нәсыйхәтләре урын алган канал.

Безнең сайт: https://tatislam.com

You Tube канал: https://youtu.be/0aXvG8A2xVw

Рус телендә нәсыйхәтләр:
https://t.me/polzanastavlenii

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ (Tatar)

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ - бу канал Раил хәзрәт Фәйзрахмановның татар телендәге вәгазьләренә көчерәчәк. Бу каналда Раил хәзрәт Фәйзрахмановның татар телендәге вәгазьләренә, нәсыйхәтләренә урын алган. Каналда Татарстан менән яңа хәбәрләр, рәмзләр вә гадиләр дә күреп буласыз. Егер сез Раил хәзрәт Фәйзрахмановның татар телендәге вәгазьләренә күкрәк, бу каналга катылыгыз! nnБезнең сайт: https://tatislam.comnnYou Tube канал: https://youtu.be/0aXvG8A2xVwnnРус телендә нәсыйхәтләр:nhttps://t.me/polzanastavlenii

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

20 Nov, 04:52


Тулырак 👉 https://www.youtube.com/watch?v=ZnJDZLrhkbw

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

18 Nov, 10:10


🌳 Алмагачыңнан алмаңны урласалар...

Кем дә булса үстергән җимеш агачы кешеләргә дә, кошларга да файда китереп кенә калмый, ә шул агачны утыртучының үзенә сәдака булып та языла.Тереклек дөньясына файда китерү – динебезнең асыл максаты. Ул файда кешеләргә генә түгел, ә хайваннарга, кошларга карата да булырга тиеш. Әгәр аларга ашарга бирсәң, язын оя ясасаң, кышын җимлекләргә ярма сибеп сөендерсәң, шушы гамәлләрең өчен әҗер-саваплар язылыр, дигән бит Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم. Тагын берничә хәдис китереп, бакчачыларны сөендерәсем килә.

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Әгәр мөселман кешесе  агач утыртса, шул агачтан ашалган бөтен нәрсә, һичшиксез, аңа сәдака итеп языла һәм шуннан урланган бөтен нәрсә аның өчен сәдакадан китә, әгәр кем дә булса аңа зарар китерсә, бу аның өчен сәдака булып  санала», – дигән».
📚(Мөслим риваяте, 3968) 

Икенче риваятьтә исә түбәндәгеләр китерелә: «Әгәр мөселман кешесе  агач утыртса, ә аннан соң аның җимешләрен берәр кеше, хайван яки кош ашаса, бу аңа Кыямәт көненә кадәр сәдака булып язылачак».
📚(Мөслим риваяте, 3971)

Бервакыт балалар белән бакчада виктория җиләге чүбен утап чыктык. Чүптән арындыргач, бик күп җиләкләре күренеп калды. Тәмам кызарып бетсеннәр дә берничә көннән җыеп алырбыз дип, өйгә кереп киттек. Икенче көнне чыксак, кошлар бар булган җиләкне ашап бетергәннәр, ничек өлгергәннәрдер, бер җиләк тә калмаган иде. Балаларның да, минем дә кәеф кырылды, ачу чыкты. Әмма шушы хәдисне ишеткәч, күңелгә тынычлык иңде һәм рәхәтлек урнашты, чөнки тырышуыбыз бушка булмаган, сәдакадан киткән.

Чөнки Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم, җимеш бирә торган нинди генә үсенте яки агач утыртсаң да, ул кешегә сәдака бара, дигән. Әле элекке вакытлар да искә төшеп китте. Без үскәндә балалар, кешеләрнең бакчаларына кереп, алма, чия, кыяр һәм башка яшелчәне «чәлдереп» чыгалар иде. Күршеләр белсәләр, килеп орыша, бала шуклыгы булганга, күбесе күз йома иде. Шул вакытта кайбер әби-бабайлардан: «Ярар, сәдакадан китсен», - дигән сүзләр дә ишетелә иде.

Димәк, алар да, белмәгән булсалар да, утырткан, үстергән җимешләрне берәрсе алып ашаса, изгелек булып кайта, дип уйлаганнар. Алар, бәлки, бу хәдиснең үзен укымаганнардыр да. Хәтта бакчаңнан урлап алып китеп зыян салсалар да, әҗере барыбер сиңа була. Хәдистә әйтелгәнчә: «Шуннан урланган бөтен нәрсә аның өчен сәдакадан китә».

Бу безне, күбрәк, җимеш китерә торган агачлар, үсентеләр утыртырга этәрә торган хәдис түгелме соң? Бу дөньядан китеп барсак та, без утыртып калдырган агачлардан кешеләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр туклансалар, безгә күпме әҗер булачак, аларга да файда – тамаклары туя, безгә дә уңыш –  хәерле гамәлләрдән язылып бара.

Халыкта да шундый әйтем бар бит: «Ир-ат үз гомерендә өч гамәл эшләп калдырырга тиеш – йорт салырга; агач утыртырга; нәсел калдырырга». Әлеге гамәлләрнең барысы да файдалы, игелекле гамәлләр – сәдака җәрияләр. Йортыңда гаиләң торган саен, сиңа әҗер, агачлар хакында әйттек инде, балаң  сиңа дога кылган саен, әҗере бара. 

Мәкаләмне тагын бер хәдис белән тәмамлыйм. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Әгәр мөселман кешесе агач утыртса яки кырда иген чәчсә, ә аннан соң анда үскәнне кеше, хайван яки кем дә булса башка берәү ашаса, бу аңа, һичшиксез, сәдака булып языла», – дип әйтеп калдырган.
📚(Мөслим риваяте, 3969)

📝 Раил Фәйзрахманов
📌 Язылырга 👉 https://t.me/tatislam

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

15 Nov, 19:42


Тулырак 👉 https://youtu.be/FOz3STDyQ28?feature=shared

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

14 Nov, 19:10


💰"Акча агачы – ялган пот"

Һәрбер адәм баласы тыныч һәм мул тормышка омтыла, моның һич гаебе юк. Ә аңа ирешү өчен, хакыйкатьтән тайпылып, ялгыш юлга кереп китүчеләр дә аз түгел. Аныйлар көн туган саен арта, төрләнә торган ырым-шырымга, потларга, сыннарга ышаналар, шуларның ярдәменә өметләнәләр. Әмма алар безгә берәр файда китереп, зыяннан саклап кала алырмы соң?Адәм балаларын ничек кенә хәйләмиләр дә, нәрсәгә генә ышандырмыйлар бүген. Нишләтәсең, шулай тиз һәм җиңел ышангач, алдалаучылар да күп. Нинди генә талисманнар, статуэткалар уйлап чыгармый маркетологлар. Һәм әлеге товарларны кешеләргә сату өчен нинди генә сафсата кормый сәүдәгәрләр. Исең китәрлек. Янәсе, «байлык китерә, бөтен начарлыктан, явызлыктан саклый» дип, товарлары турында төрле уйдырмалар уйлап чыгарып, тиз арада безнең акчаны үз кесәләренә салырга тырышалар. Бигрәк тә акча «чакыра торган» гөлләр, агачлар, сыннар уйлап чыгардылар, алар сатуда да торган саен арта бара. Акчасызлыктан тилмергән халык ул әйберләрне өенең түренә алып кайтып куя.

Кайбер өйләрдә киштәләрдә акчага күмелгән бака, акчага чолганган зур корсаклы ир-ат сыннарын күрергә мөмкин. Көн саен шуларның корсагын сыпырып торсаң, акча арта икән, имеш... Кызганыч, халык сатып ала, димәк, ышана, дигән сүз.
Кемдер өйгә кайгы-хәсрәт кермәсен дип, ишек өстенә ат дагасы куя. Кайберәүләр, беләзек итеп, үзләренә кызыл җеп тага, имеш, бозымнан саклый, бәхет китерә. Күз тиюдән сакласын дип, «күз» тагып йөрүчеләр дә бихисап. Бу бит һич акылга сыймаслык күренеш. Керамикадан ясалган бакалар, төрле гөлләр, агачлар ничек итеп сиңа акча китерә алсын соң?! Ә тимер, җеп яки башка нәрсәләр ничек безне юл фаҗигасеннән, җил-давылдан, су басудан һәм башка проблемалардан саклый алсын соң?! Үзен дә саклый алмаган, теләсә-кайсы вакытта ватыла, уала, кибә, корый торган һәм һичнинди көч-куәткә ия, зиһене булмаган нәрсәләр башкаларны ничек саклый ала соң? Кем дәлилләп күрсәткән шушы нәрсәләр чынлап та саклый һәм уңышка илтә дип?

Шунысы бик гаҗәеп: арабызда үзен мөселманга санап та, мин Аллаһка инанам дип әйтеп тә шундый юк-барга ышанучылар бихисап. Бик еш: «Бар нәрсә дә – Аллаһ кулында», – дип әйтергә яратабыз, ә муеныбызга талисман тагып куябыз, «бәхет өчен» өебездә таштан яки агачтан ясалган берәр пот торырга мөмкин.

Әгәр без, чыннан да, Раббыбызга иман китерсәк, Аның Коръәненә күз салырга тиешбез, ә анда Галәмнәрнең Хуҗасы болай дигән: «Әйт: «Әгәр Аллаһ миңа бер зарар ирештерергә теләсә, сезнең Аллаһтан башка гыйбадәт кыла торган сыннарыгыз, шул зарарны миннән җибәрә алырлармы, яки Аллаһ миңа рәхмәт итәргә теләсә, ул рәхмәтне миңа җибәрмичә, тотып калырга сыннарыгызның көче җитәрме?» Әйт:"Миңа һәр эштә ярдәм бирергә, вә мине сакларга, Аллаһ җитәдер, хак тәвәккәл итүчеләр, әлбәттә, Аллаһка тәвәккәл итәрләр".
📚(«Зүмәр» сүрәсе, 38нче аять). Әлеге аятендә Аллаһ безне, тәнкыйть белән, кисәтә: ышанган сыннарыгыз сезне зыяннан саклый аламы, ди!
Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم сөннәтенә күз төшерсәк, аның да мондый гамәлләрне хуп күрмәгәнен аңларбыз.

«Дөреслектә, пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم беләгендә бронзадан ясалган беләзек кигән бер кешене күргәч, аңардан: «Бу нәрсә?» дип сорый, ул кеше пәйгамбәребезгә: «Моны җилкәдәге авыруымнан кидем», – дип әйтә Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم аңа: «Дөреслектә, ул синең җилкә чиреңне арттыра гына, сал аны», – дип, салырга әмер итә. Соңыннан исә: «Әгәр дә, син ул беләзекне кигән халәтеңдә үлеп китсәң, мәңге котыла алмассың», – дип өстәп кисәтә»
📚 (Мүснәд Имам Әхмәд риваятеннән).

Икенче хәдисендә исә пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم  талисманнар тагып, шуңа тәвәккәл кылып, шуннан өмет иткән кешеләргә каршы дога да кылган: «Кем күкрәгенә тылсым (талисман) такса, теләгән нәрсәсенә ирешмәсен, кем әкәм-төкәмнең кабырчыгын такса, ул кешегә тынычлык булмаячак»
📚(Ибн Хиббән риваятеннән).

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

14 Nov, 19:10


Бар файда – бары тик Аллаһтан гына, һәм бар төрле зарардан да Раббыбыз гына безне саклый ала, чөнки Ул гына бар галәмнең, җир һәм күкләрнең хуҗасы һәм бар кешелек дөньясының патшасы. Шуңа да без дога кылып, Аңа гына ялварып, төрле зикерләр әйтеп, үзебезне Коръән сүрәләре укып өшкерсәк кенә төрле афәтләрдән саклап кала алабыз һәм малыбызга да бәрәкәт шушы юлда гына килә ала. Күңелләрне һәрвакыт Аллаһы белән генә бәйләп яшик дигән теләк белән мәкаләмне бер күркәм хәдис белән тәмамлыйм:

«Аллаһның чикләрен сакла (Ул тыйган гөнаһлардан ерак тор), һәм Ул да сине саклаячак. Аллаһны исеңдә тот һәм син Аны үз алдыңда күрәчәксең (ярдәмен тоярсың). Берәр нәрсә сорарга теләсәң, Аллаһтан сора; ярдәм сорарга теләсәң, Аллаһка мөрәҗәгать ит. Бел, әгәр бөтенесе дә җыелып, сиңа файда китерергә теләсәләр, алар сиңа Аллаһ язган кадәр генә эшли алачаклар. Әгәр бөтенесе дә җыелып, сиңа зарар китерергә теләсәләр, алар сиңа Аллаһ язган зарарны гына китерәчәкләр. Чөнки каләм күтәрелгән, ә битләр кипкән инде.
📚(Тирмизи риваяте).

🖋 Раил Фәйзрахманов
📌 Язылырга 👉 https://t.me/tatislam

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

14 Nov, 07:39


https://youtu.be/Xy-50CZtGX8?feature=shared

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

12 Nov, 15:53


Тулырак 👉 https://youtube.com/watch?v=dbY3y-SQJ7I

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

11 Nov, 11:55


🎉 Яңа китабыбыз чыкты 📚

Раил Фәйзрахмановның «Һәркемнең – үз ризыгы» дигән бу яңа китабы үз тормышын дин-ислам буенча алып баручыларга файдалы булыр. Көндәлек мәшәкатьләргә чумып, фани дөньяга үзләренең ни өчен килгәне турында уйлаудан ерак булган кардәшләребезне дә үз тормышларына яңача карарга этәрер. Һәм үз ниятләрен үзгәртеп, һәр эштә бердәнбер Аллаһы тәгаләгә таянып, дөрес юлны табарга ярдәм итәр.

Китапны алып була👇

Озон: https://ozon.ru/t/Nl8p9zo

Казан:Манара кибете (Тукай урамы 23 нче йорт)
Ихлас кибете (Парижская коммуна 19 йорты)

Чаллы: https://musmart.online (+7 962 569-10-10)

Күпләп алу өчен:
+7 939 364-71-49 (ватс апка яки телеграмга яза аласыз)

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

11 Nov, 06:39


@tatislam Диндә нык булу өчен дога.

йә Мүкаллибәл-кулүби сәббит калби галә диник!

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

10 Nov, 11:19


Тулырак 👉 https://youtube.com/watch?v=DkgEE-G-5sY

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

08 Nov, 15:55


https://youtu.be/FOz3STDyQ28?feature=shared

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

08 Nov, 10:21


🕌 Җомга хөтбәсе:

🔈 Барча мәхлукат Аңа мохтаҗ...

🎙 Раил Фәйзрахманов

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

08 Nov, 04:29


💐 Кәефеңне күтәрәсең килсә...

Үз-үзебезгә сорау бирик әле: очрашкан чакта дусларыбызның яки эшкә баргач хезмәттәшләребезнең безне ничек каршы алуларын телибез? Әйе, һичшиксез, ачык йөз белән, безне матур итеп елмаеп сәламләүләрен яратабыз. Ә ник шулай соң? Чөнки елмаю кешенең күңел халәтенә уңай йогынты ясый икән. Ул салкын көнне туңып, өши башлаган кешегә кайнар чәй биреп җылыткан кебек тәэсир итә. Хәтта галимнәр дә елмаюның файдасы күп, елмаеп карасаң, башкаларның гына түгел, үзеңнең дә кәефеңне күтәрергә булыша, күңелгә җылылык иңә, диләр.

Бер табиб болай дип язган: «Кабул итү бүлмәсенә авыру кергәч, мин аны һәрчак елмаеп каршы алам. Елмаюның көче искиткеч зур, ахры, авырулар да миңа: «Сезнең көләч йөзегезне күргәч, үземне яхшырак хис итә башладым», – дип җавап бирәләр. Шул сүз белән минем дә кәефем күтәрелә, йөрәгемә рәхәтлек иңә». Карагыз, кардәшләрем, елмаю кебек гади һәм бик җиңел гамәл ике кешенең дә көнен нурландырып җибәрергә сәләтле икән.

Елмаюның файдасы хакында психологлар әле соңгы елларда гына сөйли башлады, әмма елмаю хакында Пәйгамбәребез ﷺ XIV гасыр элек үк үзенең бер хәдисендә әйтеп калдырган: «Бер изгелеккә дә, хәтта кардәшеңне ачык йөз белән елмаеп каршы алу кебек игелекле гамәлгә дә кимсетеп карама»
📚 (Мөслим риваяте).

Кайбер риваятьләрдә кардәшеңне елмаеп, ачык йөз белән каршы алу да садака төренә керә, дип килә. Карагыз динебезнең күркәмлеген, бер генә хәерле гамәлне дә кулдан ычкындырма, эшләргә тырыш, ди. «Әй, бу кеченә генә гамәлнең савабы күп булмас», дип һич кимсетеп карама, ди. Имам Бохариның «Әдәбүл – Мүфрәд» китабында әйтелгәнчә, «Кардәшеңә елмаю – садака»  дигән хәдисендә Пәйгамбәребез ﷺ безне шушы игелекле гамәлгә этәрә, психологларча әйтсәк, «мотивация» ясый. Ике кеше бер-берсенә карап елмайса, аларның икесенең дә кәефләре күтәрелә, кояш кебек җылылык сизәләр алар һәм, иң мөһиме, ахыйрәтләре өчен дә садака биргән кебек әҗер языла.

Кая гына барсак та, безне якты йөз белән каршы алуларын яратабыз, әмма үзебез кайчакларда шушы елмаю-садаканы бирергә кызганабыз. Үзебез башкалардан таләп итәбез, ләкин үзебез бирмибез. Димәк, без саран булып чыгабыз түгелме соң?! Үзебез башкалардан елмаюлы якты караш көткән кебек, башкалар да бит бездән шуны көтә. Шулай булгач, гади генә елмаю димик, аның көнебезнең генә түгел, хәтта күңелебезнең дә һава торышын үзгәртә ала торган бер сыйфат икәнлеген онытмыйк.

✏️ Раил Фәйзрахманов
Язылырга 👉 ТатИслам

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

07 Nov, 18:15


Тулырак 👉 https://www.youtube.com/watch?v=HsoehOj6dYw

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

05 Nov, 17:06


Тулырак 👉 https://youtube.com/watch?v=DkgEE-G-5sY

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

05 Nov, 13:23


Әмма бернәрсәне онытмаска кирәк: никадәр генә тырыш, үҗәт булсаң да, нәтиҗә, барыбер, Аллаһыдан. Ул теләсә генә без морад-максатларыбызга ирешәчәкбез. Раббыбыз Коръәндә әйтә бит: “Әгәр бер эшне эшләргә теләсәң: «Мин иртәгә бу эшне эшләрмен», – димә. «Мәгәр Аллаһ теләсә эшләрмен» (ин шәә Аллаһ), – дип әйт! Әмма моны оныткан чагыңда Раббыңны исеңә төшер һәм: “Бәлки, Раббым мине моннан да якынрак булган бер юлга ирештерер”, – дип әйт. (“Кәһаф” сүрәсе, 23-24нче аятьләр)”. Шуңа күрә берәр гамәлгә тотыныр алдыннан, “Аллаһ теләсә” дип әйтергә онытмыйк.

Тулырак: 👉 https://shahrikazan.ru/news/din/omga-vgaze-berr-eshk-totynyr-aldynnan-allay-tels-dip-yterg-onytmyyk

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

03 Nov, 12:56


https://youtu.be/HsoehOj6dYw?feature=shared

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

01 Nov, 10:55


🕌 Җомга хөтбәсе:

📍 Яхшы тормыш серләре...

🎙 Раил Фәйзрахманов

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

01 Nov, 04:21


Адәм балалары тоташ чылбыр шикелле, бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә, аралашмыйча, бер-берсенә ярдәм итмичә беркем дә ялгыз гына яши алмый.Менә шул чылбыр кебек бер-беребезгә бәйләнгәнгә күрә Раббыбыбыз безгә төрле хак-хокуклар йөкләгән. Әгәр кеше шул боерыкларны, үз өстендә булган бурычларны үтәп яшәсә, үзен дә, тирә-юньдәгеләрне дә бәхетле итәчәк. Әйдәгез, Пәйгамбәребезнең хәдисе мисалында шул хакларның берничәсе хакында сөйләшик. 

Тулырак: 👉 https://shahrikazan.ru/news/din/kinas-biram-amma-sagate-3-men-sum-basta-tula-annary-soilaserbez

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

30 Oct, 11:29


Тәрбияле бала ноябрь саны

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

29 Oct, 03:33


Игелекле гамәлләренең үз тормышына уңай тәэсир иткәнен сизә башлагач, тагын да күбрәк хәерле эш башкарасы килә башлый.Намазга басып, күп кенә гөнаһлы гамәлләрдән арынгач, көннәребез нурланып китә, сәламәтлегебез яхшыра, күңелгә рәхәтлек иңә. Садаканы ешрак биргән саен, малыбызга бәрәкәт килә. Һәм без садаканы тагын да күбрәк бирергә тырыша башлыйбыз. Намазга баскач, кеше авыру-чирләрен дә оныта. Авырулары да бетеп китә.

Тулырак: 👉 https://shahrikazan.ru/news/din/bez-alarnyn-kylgan-igelekle-gamallaren-tuzdyrylgan

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

28 Oct, 18:14


Тулырак 👉 https://youtube.com/watch?v=DkgEE-G-5sY

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

26 Oct, 04:44


🧁Нәрсә ул ризык?

Коръәнне фикерләп укып карасак, гарәп телендә «ризык» дигән сүзнең тирәнрәк мәгънәгә ия икәнлеген ачыкларбыз. Ризык ул – Аллаһы кешеләргә биргән бар нигъмәтләр: акча, бала, гаилә, сәламәтлек, мәхәббәт, канәгәтьлек...

Тагын бик озак санап китәргә мөмкин булыр иде. Боларның барысы да «ризык» төшенчәсенә керә икән. Коръәндә бу сүз 123 мәртәбә искә алына. Мисал өчен кайберләрен китерик:

"Әйт: «Күктән яңгыр яудырып, җирдән үстереп кем сезгә ризык бирер? Аллаһ ризыкландыра, диген!"
📌(«Сәбә» сүрәсе, 24нче аять)

Без ризыкландырган байлыклардан өлеш чыгаралар.
📌 («Бәкара» сүрәсе, 3нче аять)

"Син аларны төрле җимешләрдән ризыкландыр. Бәлки алар шөкер итәрләр".
📌 («Ибраһим» сүрәсе, 37нче аять)

"Раббыңның (сиңа хәзерләгән) ризыклары – хәерлерәк һәм дәвамлырак".
📌 («Та-һа» сүрәсе ,131нче аять)

"Төн һәм көннең алышуында, һәм Аллаһның ризык булсын дип күктән су иңдереп, үлгән җирне терелтүендә (һәрнәрсәне үстерүендә) вә төрле җилләр җибәрүендә аңлы кешеләр өчен гыйбрәтләр бардыр".
📌(«Җасия» сүрәсе,5нче аять)

Күргәнебезчә, ризык байлык мәгънәсендә дә килә, төрле җимеш, күктән яуган яңгыр да ризык дип аңлатыла. Ә бу ризыкларны Кем бирә соң безгә? Безнең тырышып эшләгәннәрнең нәтиҗәсе Кем кулында?

Аллаһ кына ризык бирүче ‼️

Бар Галәмнәрне бар итүче һәм тәрбия кылып торучы Раббыбызның шундый исемнәре бар – «әр-Разикъ» الرَّازِقِ – Ризыкландыручы һәм «әр-Раззәкъ» الرَّزَّاق – Ризыкны күпләп бирүче.

«әр-Разикъ» الرَّازِقِ (Ризыкландыручы) – Аллаһ барча мәхлукатны да Ризыкландыручы, дигәнне аңлата. Ул мәхлукларның ризыкларын галәмнәрне бар кылганчы ук билгели һәм ризыкларын биреп торуны Үз өстенә ала. Бер генә кеше дә үзенә билгеләнгән ризыкны алмыйча бу дөньядан үтми, һәркем үзенә тиешле ризыкны ала. Бу исем, шулай ук, барча мәхлукатның да ризыгы Аллаһыдан икәнлекне белдерә. «әр-Разикъ» Коръәндә биш мәртәбә искә алына, мәсәлән:

"Син безне ризыкландыр. Син — ризыкландыручыларның иң хәерлесе".
📌 («Маидә» сүрәсе, 114нче аять)

"Ул – Аллаһ – ризыкландыручыларның хәерлесе".
📌 («Мөэминнәр» сүрәсе, 72нче аять)

"Аллаһ – ризыкландыручыларның хәерлесе"
📌 («Җомга» сүрәсе, 11нче аять)

«әр-Раззәкъ» الرَّزَّاق ( Ризыкны күпләп бирүче ) – бу исем ризыкларны күп, мул итеп бирүче, дигәнне аңлата. Бу исем Коръәндә бер мәртәбә искә алына:

"Һичшиксез, Ул – Аллаһ (барча мәхлукатны) бик күп ризыкландыручы һәм бик олуг куәт ияседер".

Бу дөньяга бер җан иясе дә ризыксыз тумый, ул алдан билгеләнгән, бары тик сәбәп кылып, эзләп табарга гына кирәк: "Бу җирдә, ризыкландыруын Аллаһы Үз өстенә алмаган бер генә җан иясе дә юк. Ул аның сыенып яшәгән җирен дә, сакланган урынын да белә. Боларның һәммәсе дә ап-ачык Китапта бар.
📌 («Һуд» сүрәсе, 6нчы аять)

Дәвамы киләсе санда 😉

📝 Раил Фәйзрахманов
Язылырга👉 https://t.me/tatislam

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

25 Oct, 05:42


Тулырак 👉 https://youtube.com/watch?v=eztBf5a7yTw

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

24 Oct, 04:26


☄️ Эшебезнең нәтиҗәсе кемнән тора?

Без кәсеп иткәндә, байлык туплаганда, эшкә кергәндә, күп очракта, җитәрлек гыйлемем, тәҗрибәм бар, барысына да үзем ирешәм, дип үзебезгә генә таянып эшкә тотынабыз. Эш-гамәлләребезнең нәтиҗәсен дә үз гыйлемем, тәҗрибәм, тырышлык һәм үҗәтлегем сәбәпле, дип фикерлибез. Яки берәр түрә кәнәфиендә утыручы абзыйга, акчалырак туганбызга тәвәкәлләп, алардан өмет итәргә яратабыз.

Ягъни безнең ризыгыбыз – үзебезнең кулда, бүтән беркемнән дә тормый, дип ышанабыз. Сүз дә юк, үз-үзеңә ышаныч булырга тиеш, әмма ул дәрәҗәдә үк түгел, кардәшләрем!

Шуны аңлыйк: көнне-төнгә ялгап, ике-өч эштә тырышып эшләсәк тә, Аллаһы Раббыбыз теләмәсә, үзебез теләгән нәтиҗәгә ирешмәячәкбез, акчабыз да очны-очка ялгарга гына җитәчәк. Үзебездән генә торса әгәр, бик тырышып эшләгәннәр искиткеч дәрәҗәдә бай яшәр иде. Әмма, ни гаҗәп, гыйлемле профессорлар да, язучылар да, галимнәр дә, бер хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр акчаны ничек җиткерергә икән, дип баш ваталар. Тырышлык та бар, гыйлем дә бар, әмма көткән нәтиҗә генә юк!

Кереме дә күп булырга мөмкин кайберәүләрнең, әмма көтелмәгән чыгым килеп чыга. Кайбер вакыт юлыбызда алдакчылар очрый, тырышып эшлибез, әмма хезмәт хакы алыр вакыт җиткәч кенә безне яллаучылар юкка чыга... Сәүдә иткәндә дә шундый ук хәл: реклама да ясыйбыз, товарыбыз да сыйфатлы, клиентлар белән дә матур сөйләшәбез, бөтен сәбәп, бөтен сәләт, акыл эшкә җигелгән, әмма сәүдә бармый. Күрәсезме, кардәшләрем, сәбәбен дә кылдык югыйсә, тырыштык та, тик нәтиҗәсе күренми – без өмет иткән акча юк.

Әйе, тормышның кайсы гына өлкәсен алма, бездән, безнең осталыктан, тырышлыктан, кылган сәбәпләрдән берни дә тормаганлыгын аңлыйсың. Бу – һичкайсыбыз инкарь итә алмаслык хакыйкать.

Ә эшләгән эшләребезнең, кылган сәбәпләребезнең нәтиҗәсе Кемгә бәйле соң? Кем безгә ризык бирә, малыбызга бәрәкәт иңдерә?
Иман әһелләре, һичшиксез, «Аллаһ» дип җавап кайтарыр. Чөнки Ул бар нәрсәне бирүче: ризыгын да, акчасын да, сәламәтлеген дә, балаларны да, хәерле нәтиҗәне дә, бәрәкәтне дә... Бөтен төрле нигъмәтнең дә Аллаһтан икәнлегенә дәлил буларак Коръәннән берничә аятьне китерәм:

«И-и, кешеләр, Аллаһның сезгә биргән нигъмәтләрен истә тотыгыз (онытмагыз), (Аңа гыйбадәт кылырга, вә итагать итәргә бурычлы икәнегезне белегез), әллә Аллаһтан башка зат бармы күктән су иңдереп, җирдән үстереп сезгә ризык бирүче?! Аннан башка гыйбадәт кылырга лаеклы бер илаһ тә юк. Шулай булгач, нигә Аннан йөз чөерәсез?»
✔️ («Фатыр» сүрәсе, 3нче аять)

«Аллаһ сезгә ризык бирүне туктатса, сезгә кем ризык бирер? Хәер, алар азгынлык һәвәслеге белән (хактан) тәкәббер рәвештә ераклашты»
✔️(«Мөлек» сүрәсе, 21нче аять)

Кардәшләрем, Коръәндә еш очраган «ризык» дигән сүзне, без аңлаганча гына ашарга яраклы нигъмәтләр дип кенә кабул итәргә кирәкми, аның мәгънәсе тирәнрәк. Әйдәгез, бергәләп ошбу сорауга җавап бирик: нәрсә соң ул ризык?

Дәвамы киләсе санда 😉

📝 Раил Фәйзрахманов
Язылырга👉 https://t.me/tatislam

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

23 Oct, 04:24


Кайвакыт ниндидер бер эш башкарабыз, гамәл кылабыз, әмма үзебез теләгән нәтиҗәгә ирешә алмыйбыз.Мисалга, ризыкланып, өстәл яныннан торып кына китәбез, әмма тамак туймагандай, яңадан ашыйсы килә башлый. Китапны ахырына кадәр укып чыгабыз, ләкин файда бирердәй бер генә мәгълүмат та истә калмый. Шуннан соң, сәерсенеп, үз-үзебезгә сорау бирә башлыйбыз: «Ник болай соң әле бу? Тиешле сәбәпләрнең барысын да кылабыз кебек, нишләп хәерле нәтиҗәсе юк?»

Тулырак: 👉 https://shahrikazan.ru/news/din/nik-bolai-son-ale-bu-nislap-xaerle-natiase-iuk

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

22 Oct, 17:20


https://youtu.be/0GBnpKDCpAg?feature=shared

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

22 Oct, 06:17


Тулырак 👉 https://youtube.com/watch?v=J8C-4eLumTs

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

21 Oct, 07:45


Әйбәт яшәү белән бергә, бездә исраф күбәйде, булган нәрсәнең кадере бетте. Ризык мәсьәләсендә дә шул ук хәл – ашарлык кына итеп тә әзерләп була югыйсә, әмма кешедән калышмыйча, өстәлне тутырып мактанышырга кирәк. Кием өстенә кием җыябыз. Элек бер-ике күлмәк булса, аларын бик кадерләп кенә саклап кия идек. Бүген безнең – ун күлмәк, «модасы чыккан» дип, кайберсен бер дә кимичә идән чүпрәге ясыйбыз яки чыгарып атабыз. Исрафлык чиктән ашкан хәзерге муллык заманына алмашка – фәкыйрьлек, юклык заманы кабат килмәсме?

Тулырак: 👉 https://shahrikazan.ru/news/din/allah-israf-itucelarne-iaratmyi

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

21 Oct, 04:03


https://youtu.be/V99fUc_ayM8?feature=shared

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

20 Oct, 08:11


Өшкерү шартлары
https://youtu.be/rf2tGwKx_QI
https://t.me/tatislam/1484

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

20 Oct, 08:10


❗️Вәгазьдә килгән догалар 👇

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

20 Oct, 05:04


🕌 Вәгазъ кичәсеннән:

📌 Дәваланасың килсә...

🎙 Раил Фәйзрахманов

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

19 Oct, 04:45


Тулырак 👉 https://youtube.com/watch?v=J8C-4eLumTs

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

18 Oct, 10:13


🕌 Җомга хөтбәсе:

🎙 Гөнаһлардан тыеларга ярдәм итүче сәбәпләр...

🎤Раил Фәйзрахманов

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

17 Oct, 12:04


Тулырак 👉 https://youtube.com/watch?v=4OF44Ee2RV4

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

17 Oct, 04:26


Әйе, яшьлек чоры үткән, аны кире кайтарып булмый, әмма төрле изгелекләр кылмаганга күңелдә үкенеч кала. Үкенеч булмасын өчен, иң көчле, зиһенле, энергияле вакытыбызны әрәм итмәскә тырышырга кирәк. Әти-әниләргә дә киңәшем шул: бу хакта балаларга әйтеп, аларга юл күрсәтеп торырга кирәк. Кызганыч, күбебез бала тәрбияләүне аларны матди яктан тәэмин итү дип уйлыйбыз. Бу – зур ялгышлык. Чөнки ашатып-эчертеп тору гына әле ул тәрбия түгел. Без балаларга тормышта үзләрен «табарга» ярдәм итәргә бурычлыбыз. Үзләре яратып эшли торган эшне, кәсепне. Безгә ошаган түгел, ә менә аларның үзләренә, аларның күңелләренә хуш килгәнен табарга ярдәм итәргә кирәк. Әгәр дә күңеленә хуш килгән һөнәрне тапмый икән, ул бала бәхетле булмаячак. Безгә теге яки бу белгечлек ошаганга күрә генә, улыбыз яки кызыбызны агроном, табиб яки укытучы һөнәренә укытабыз икән, балабыздан үз эшенең остасы булган укытучы да, табиб та чыкмаячак. Балабызның нәрсәгә сәләтне икәнен күрә белергә тиешбез.

Бер дустым сөйли: «Бер танышымның малае бар, машиналар сүтеп җыя, тракторда казынырга ярата. Ә әтисе «Юк, улым, агроном буласың, зарплатасы да яхшы», дип, 5 ел буе акча түләп укытып чыгарды. Агроном да булмады, Тегендә эшләп карый, монда эшләп карый. Үз-үзен таба алмыйча, тегендә-монда бәрелеп йөри», – ди. Менә шуңа күрә, үкенерлек булмасын өчен, кечкенәдән үк балаларыбызның нәрсәгә тартылганын күреп, сәләтен үстереп, аңа ярдәм итеп торырга тиешле без. Һәм, иң мөһиме, «әгәр дә күңелең Аллаһы белән бәйле булмаса, нинди генә оста һөнәр иясе булсаң да, эшләп тапканыңның бәрәкәте булмаячак», дип аңлату зарур.

Яшь вакыттан ук балаларыбызга Аллаһ тәгалә турында сөйлик. «Улым, яхшы һөнәр иясе булсаң, акча табуны гына максат итеп куйма. Максатың үз эшең белән җәмгыятькә файда китерү, Аллаһы ризалыгы өчен тырышу булсын», – дип киңәшләребезне бирик. «Аллаһы тәгаләгә шөкер йөзеннән, ихлас күңелдән кешеләргә булыш, акчасы юк дип борып җибәрмә», – дип гамәлләрен дөресләп торыйк. «Улым, кызым, әгәр хәләл белән генә тукланмасаң, нинди генә тәмле, нинди генә кыйммәтле ризык ашама, бәрәкәте булмыйча, сәламәтлегеңә зыян киләчәк. Әгәр кәсебең хәләл булмаса, күпме генә акча эшләмә, тиз тотылып бетәчәк», – дип аңлатырга бурычлыбыз. «Улым, кызым, нинди генә эш булмасын, намаз вакыты җиткәч, әгәр дә син Аллаһы хакын эшеңнән өстен куймасаң, әлеге эшеңнән бәхет таба алмаячаксың. Акча китерсә дә, күңелеңдә бушлык булачак, шуңа күрә нинди генә эштә эшләмә, син намазыңны калдырма, үз вакытында укы», – дип, үгет-нәсыйхәт бирергә кирәк.

Шунысы кызык, мәдрәсәгә укырга йөргән балалар кайчак: «Вакыт булгач ятлармын әле, өй эше күп бит, имтиханнар бирәсе бар. Монысын ятларга бирмә инде, хәзрәт, монысын укытма, вакытым юк, дәресләрне күп бирәләр», – дип ялваралар. Ә шуларның ук әти-әниләре, әби-бабайлары: «Их, яшь вакытта ятлыйсы калган икән, яшь вакытта хәтер әйбәт иде шул», – диләр. Кеше гомеренең һәр чорында да ниндидер аклану таба. Ул уңай вакыт кайчан килер соң? Шуңа да бернигә карамыйча Аллаһы тәгалә биргән яшьлек чорының кадерен белик, эшли алган гамәлләрне «аннан соң эшләрмен әле», дип кичектермик.

Чөнки Кыямәт көнендә дә, иң беренчеләрдән булып, шушы яшьлек чоры хакында соралачак. Чөнки яшьлектә тормышыбызда булган бөтен мөһим нәрсәләр эшләнеп калына. «Тирмизи» җыентыгында килә торган хәдистә: «Кыямәт көнендә Аллаһ каршына хисап кылынырга баскач, Аллаһ тәгалә биргән 4 нигьмәт өчен җавап бирмичә, кеше урыныннан кузгалмас", – диелә.

Әлеге нигъмәтләрнең берсе – ул яшьлек чоры, аны кайда һәм ничек уздырдың, дип соралачакбыз икән. Бездән сораячаклар икән: «Менә без сиңа сәламәтлек, йөгереп йөри ала торган көч-куәтле бәдән (тән) бирдек, кая кулландың син аны? Изгелеккәме, намаз укып, әти-әнигә ярдәм итеп, туганнарга ярдәм итүгәме, хәерле гамәлләргәме? Яки хәмер кулланып, зина кылып, башка гөнаһлар, җинаятьләр эшләп, бозыклыкта үткәрдеңме?».

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

17 Oct, 04:26


Әгәр дә инде: «И, Раббым, шушы яшьлек чорын тырышып укыдым, кешеләргә ярдәм итәргә тырыштым, кайтып әти-әниемә ярдәм иттем, туганлык җепләрен сакларга тырыштым», – дип уңай җавап бирәбез икән, Аллаһы каршында шушы нигьмәт өчен Кыямәт көнебез җавабы безнең өчен отышлы булачак.

Раил Фәйзрахманов
📌 Язылырга https://t.me/tatislam

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

17 Oct, 04:26


💯 Яшьлегеңне кулланып кал!

Гомернең картлык чорында шатлык китерә торган бик күп изге, хәерле һәм яхшы гамәлләр кылыр өчен иң яхшы вакыты – яшьлек ул.Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтеп калдырды: «Иң беренче, картлык килгәнче, яшьлек чорыңның кадерен бел»
✔️ (Мүстәдрәк әл-Хәким риваяте, 7846).

Кардәшләрем, рәсүлебез ни өчен кисәткән безне? Чөнки бик яхшы беләбез: көчебез, энергиябез ташып торган иң куәтле вакытыбыз – ул яшьлек чоры. Көненә бертуктамый 8-9 сәгать эшләсәң дә, сиңа каяндыр тагын көч килә, эшлисең, укыйсың килеп тора. Ә менә олыгая башлагач, ике сәгать хезмәт куйганнан соң инде көч бетә, селкенәсе килми, ялкаулана башлыйсың, хәрәкәтләнәсе, хәтта йөрисе дә килми.

Пәйгамбәребезнең صلى الله عليه وسلم бер хәдисендә риваять кылына: «Кем яшьлек чорын Аллаһ өчен саклый (ягьни Аллаһ кушканча яшьлеген изгелекләр кылып, намазлар укып, уразалар тотып, хәләлне харамнан аерып итагатьле итеп үткәрсә), картлык көнендә Аллаһ аны саклаячак».

Галимнәргә бервакыт шундый сорау бирәләр: «Ни өчен соң кайбер кешеләр намазны туксан яшендә дә басып укый ала? Ә кайберәүләр бары алтмыш яшьтә генә булса да, көч-хәл белән генә урындыкка утырып кына укый?». Алар әлеге хәдискә нигезләнеп, болай дип җавап бирделәр: «Әгәр дә сез картлык көнендә дә буыннарыгыз язылган булуын, намазларыгызны үз аякларыгыз белән басып, үз кулларыгыз белән рөкүгкә, сәҗдәгә китеп, урындыксыз укыйсыгыз килсә, яшь вакытыгыздан ук үзегезне Аллаһыга багышлагыз. Ягьни кечкенәдән намаз укып үссәгез, картлык көнендә дә Аллаһы тәгалә сезне саклар, һәм, шул рәвешле, басып укый алачаксыз».

Чыннан да, кардәшләрем, безнең авылда да шундый өч бабай бар: берсенә – 92, икенчесенә – 91, өченчесенә 88 яшь тулды. Әлеге бабайлар яшьлекләре хакында болай дип сөйлиләр: «Коммунизм чәчәк аткан чорда үссәк тә, беркайчан да намазны калдырмадык. Безне әби-бабайларыбыз динле итеп тәрбияләде. Беркайчан хәмерне авызга якын китермәдек. Эшнең нинди генә кызу чагы булмасын, машинадан төшеп, кырда, басуда җәймә яки курткаларны җәеп, намазны үз вакытында укыдык. Картлык көнебездә мәчеткә йөрүебезне дә шуннан күрәбез».

Ни кызганыч, яшь вакытында тәҗрибә, акыл, гыйлем җитмәү сәбәпле, кеше күп кенә гөнаһлар кыла. Һәм ул гөнаһлары нык үкенечкә китерә. Кеше бит гел уйлана, фикерли, тормышына анализ ясый. Яшь вакытта кемнедер рәнҗеткән, кемнедер алдалаган, кемгәдер суккан... Һәм гомер буена шул кылган гамәлләре өчен үкенеп яши. Шуңа да олы яшьтәге тәҗрибәле, гыйлемле кешеләр безгә үрнәк булып, уңай мисаллар күрсәтеп торсыннар иде.

Без дә балаларыбызга: «Аллаһы тәгалә сезгә яшьлек чорын бирде, тырышып гыйлем алыгыз. Аллаһы тәгалә, әлхәмдүлиллаһ, ике аяк, ике күз, ике кул бирде, ишетә торган колакларыгыз бар. Әлхәмдүлиллаһ, өстәлегез тулы ризык, җылы йортыгыз бар, шуңа шөкер итеп, Аллаһы тәгаләгә итагать итегез. Менә шул булыр синең Аллаһы тәгалә карата зур рәхмәтең», – дип, үгетләп, яшьлек чорын дөрес файдалансыннар өчен юл күрсәтеп, аңлатып торырга бурычлыбыз.

Күп очракта, яшь вакытта үрнәк күрсәтүче, файдалы киңәшләр бирүче булмау сәбәпле, кайтарып булмый торган алтын чорны югалталар, бушка үткәреп, әрәм итәләр. Аннары инде, 40-50 яшьтә үкенә башлый кешеләр: «Их, яшь вакытта эшлисе калган икән, көч ташып торган чакта кыласы калган икән бу гамәлләрне», – дип уфтаналар. Мәдрәсәләрдә хәзер 50 яшьлек әби-бабайларны укытабыз. «Их, яшь вакытта Коръән укырга өйрәнәсе калган икән, аять-сүрәләрне хәтер яхшы чакта ятлыйсы булган икән шул, хәзер инде буыннар да язылмый, намаз укырга да авыр», – диләр алар еш кына.

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

16 Oct, 05:56


«TATISLAM» — Раил хәзрәт Фәйзрахмановның татар телендәге вәгазьләре, дәрес-нәсыйхәтләре урын алган проект.Яңа язмалар белән беренчеләрдән булып танышасыгыз килсә — төрле платформадагы каналларыбызга рәхим итегез!

1️⃣ Безнең сайт: https://tatislam.com

2️⃣ Телеграмдагы канал: https://t.me/tatislam

3️⃣ YouTube канал: https://www.youtube.com/channel/UCyoQBRnx-UU2gBPPFjU1hIw

4️⃣ ВКонтакте: https://vk.com/tat_islam_com

5️⃣ Ватс ап группасы: https://chat.whatsapp.com/BNngRCpOGjE17yJYmetfQs

6⃣ RuTube:
https://rutube.ru/channel/38324482

Бу мәгълүматны файдалы дип тапсагыз — үзегезгә кадерле булган кешеләр белән бүлешегез!

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

16 Oct, 04:03


🕌 Вәгазъ кичәсеннән:

🎙 Изгелекне бу дөньяны алыр өчен эшләсәң ни була?

📌 Раил Фәйзрахманов

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

15 Oct, 04:37


⁉️ Кем ул банкрот?

Аллаһка чын күңелдән иман китергән һәрбер кеше игелекле гамәлләр кылырга омтыла. Чөнки ул Раббыбызның сүзләрен белә:

“Ул үлемне һәм тереклекне бар кылды – сезне сынап карар өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белер өчен”
📚(“Мөлек” сүрәсе, 2нче аять).

Шушы сүзләргә инанып, нинди игелекле гамәл кылып була, көченнән килгәнчә барысын да эшләргә тырыша. Шулай булган очракта гына, ул ике дөньяда да уңышка ирешеп булачагын белә. Андый кешеләр намазын да укый, Рамазан аенда уразасын да тота, сәдакасын да бирә, авыр хәлдә калган кешеләргә дә ярдәм итә, туганлык җепләрен дә саклый.

Әмма башка кешеләр белән аралашканда, кайчак үзебез дә сизмичә, мөселманга һич килешмәгәннәрне эшләргә мөмкинбез. Мәсәлән, кешеләр белән үзеңне дорфа тоту;  башкаларны рәнҗетә торган сүзләр әйтү;  ярдәм буларак сәдака бирсәң, гел төрттереп, шул хакта гел исләренә төшереп тору. “Теге вакытта мин сиңа ярдәм иттем. Әйдә, хәзер минем сүзләремне тыңла, буйсын миңа”, – дип, аның белән идарә итәргә тырышу. Бу мөселманны бер дә бизи торган эш түгел.

“И-и, иман китерүчеләр! Биргән сәдакаларыгызны битәрләү һәм кимсетүләрегез белән (савабын) юкка чыгармагыз!” диелә бит һәркайсыбыз өчен тормыш кануны булган Коръәни Кәримнең “Бәкара” сүрәсендәге 264нче аятендә.

Шулар белән беррәттән, кешеләрдән әҗәткә алып, аны кайтармыйча йөрү, кеше малын үзләштерү кебек начарлыклар да соңгы вакытта ешайды. Гайбәт сөйләү дә безнең әҗерләребезне киметүгә бер сәбәп була ала. 
Кыямәт көнендә кеше Раббысы каршына бик күп игелекләр кылган хәлдә килергә мөмкин, әмма кешеләр белән дөрес мөгамәлә кора алмавы һәм аларга карата гадел булмавы сәбәпле, рәнҗетелгән кешеләр аның барлык әҗер-савапларын үзләренә алырга мөмкиннәр бит. Моңа дәлил итеп бер хәдисне китереп үтәм:

“Бервакыт Аллаһының Илчесе ﷺ сәхабәләрдән: “Сез банкротның кем икәнен беләсезме?” – дип сораган. Алар: “Безнең арада банкрот дип акчасы һәм малы булмаган кешене атыйлар”, – дип җавап биргәннәр. Шунда Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:

“Дөреслектә, минем өммәтемнең әһелләреннән банкрот – Кыямәт көнендә үзе белән намазын, уразаларын һәм зәкәтен алып килүче, ләкин шул ук вакытта аның моны рәнҗетүе, моңа яла ягуы, моның малын үзләштерүе, моның канын түгүе, моңа сугуы ачыклана, һәм шунда аның изге гамәлләреннән нәрсәдер – бу кешегә, ә нәрсәдер монысына бирелә. Әгәр бөтенесе белән дә хисаплашып бетергәнчегә кадәр аның изге гамәлләре бетсә, ул вакытта рәнҗетелгәннең гөнаһларыннан нәрсәнедер алып аңа йөклиләр, ә аннан соң аны Җәһәннәмгә ташлыйлар!”
📚(Мөслим риваяте).

Без уйлаган бу дөнья банкроты әле алай ук куркыныч түгел икән. Бу дөньяда сәүдә бармыйча банкротлыкка чыксаң да, тормышың тукталды дигән сүз түгел. Шул уңышсызлыктан гыйбрәт алып, тиешле нәтиҗә ясап, яңадан бүтән тармакта эш башлап карарга була. Яки инде “миннән булмый дип”, сәүдәдән китеп, завод-фабрикага эшкә урнаша аласың – кыскасы, килеп туган катлаулы хәлдән чыгу юлын барыбер табарга була.

Әмма Кыямәт көнендә качып котылып, каядыр китеп булмый. Без бик күп игелекле, хәерле гамәлләр эшләп калдырсак та, әгәр берәрсен рәнҗеткән булсак, ул кеше Кыямәт көндә килеп, әҗерләребезне алачак.

Ә андый кешеләр күп булса нишләрбез? Ахыр чиктә, савапларыбыз бетеп, кыерсытылган кешеләр үз гөнаһларын безгә тага башласалар? Кеше гөнаһын үзеңә алу иң куркыныч нәрсә, ул – чын хәсрәт, бәхетсезлек, хакыйкый банкротлык.

Шуңа да бу хәдис кешеләр белән аралашканда телебезгә дә, кулларыбызга да һәм гамәлләребезгә дә игътибарлы булырга өйрәтә. Әйткән сүзләремдә кеше күңелен төшерә торганнары юкмы? Акча бүлешкәндә барысы да гаделме? Кеше өлешенә кермимме? Бер гаепсезгә гаепләмимме, дәлилләрне белеп, аңлап хөкем чыгараммы? Гомумән, бу хәдис тормышыбызга кешеләр белән мөнәсәбәт кылуны анализларга куша. Зыян салган булсак, бу дөньяда ук гафу  сорап, бүләкләр биреп араны төзәтеп, өстебездә булган хакларны үтәп калырга тырышыйк.

Шуны да онытырга ярамый: чын мөселман кешесе ул башкаларга зыян китерүдән ерак, Аллаһ Раббыбыз безгә дә шундыйлардан булырга насыйп әйләсен.

Раил Фәйзрахманов
Язылырга👉 https://t.me/tatislam

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

14 Oct, 10:17


https://shahrikazan.ru/news/din/ni-ocen-allahy-tagala-mina-bu-doniada-torle-synaular-bira-nik-avyr-xallarga-iulyktyra

Татарча вәгазьләр ТАТИСЛАМ

14 Oct, 03:06


Тулырак 👉 https://youtube.com/watch?v=ASjK74NjCkU