ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒 @cakesbygulikk Channel on Telegram

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

@cakesbygulikk


🌸тэмле рецептлар/кулинария серлэре

РКН - https://knd.gov.ru/license?id=673ee874290fef0e012c14eb&registryType=bloggersPermission

Сотрудничество: @elvira_admin

ГУЛЬНАРАда кунакта (Russian)

ГУЛЬНАРАда кунакта is a Telegram channel dedicated to sharing delicious cake recipes and culinary secrets. If you have a sweet tooth and love spending time in the kitchen, this channel is perfect for you. With a wide range of recipes and tips, you can learn how to bake mouthwatering cakes that will impress your family and friends. From classic chocolate cakes to exotic fruit-filled creations, there is something for everyone on cakesbygulikk. Join the community of baking enthusiasts and start creating your own culinary masterpieces today! For collaborations and inquiries, contact @elvira_admin.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

29 Jan, 16:07


Менә бу шах пловның рецептын сораучылар бар иде.
Моны аэрогрильдә генә тугел,духовкада да пешереп була.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

29 Jan, 15:36


Кичке ашка Уземә фри пешереп алдым.
Ильдарга каша☺️

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

29 Jan, 12:13


Изи клин швабрасы, инде ничэ ел ун кулыма эйлэнде🔥
Ботен почмакларга керэ, барлык чупне жыя! Кул суга да тими.

365 кон ( бер ел) гарантия.

Аерым запас частьларын шулай ук сатып алырга да момкин!

Заказ ясау

Артикул вб: 64842430
Артикул озон: 477174740
.

Реклама. ООО «МАРКЕТПЛЕЙС КОНСАЛТИНГ»
Инн 5074071862
Erid 2W5zFJsqR2g

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

29 Jan, 10:39


Тик утырганчы кар тугим дип башлаган идем покупательләр килде, булсын гына инде ул алар😁
Соңрак тугеп бетердем

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

29 Jan, 08:39


Эбэт миндэ😁
Карабодай гына пешереп алам, иртә белән әткәйгә пешердем дә ул( аның обеды сәгать 12дә булгач), узебезгә җитешмәдем.
.
Ильдар чирләп тора әле, эче авырта, теләсә нәрсә ашатып булмый, кичә шашлык та ашамады. Буген анализлар бирде. Хәле юк, эче астан авырта, туалетка еш йөри.
Нинди врачка барасы икән? Терпаевт? Аптыраган🙈 атнадан артык уже. Вирус дип уйлаган идек. Әйбәтләнгән дә кебек иде.
Соңгы 2 көн бөтеннәй көчәйде.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

29 Jan, 07:00


Бүген бер авыр теманы күтәрәсем килә әле..

Кайвакыт, яшьтәш кызларның  кайберсенә карап "апа" дип әйтәсе килә башлый. Сезнең дә сизгән бармы, андый аерманы?

Бөкрәеп беткән, арыган караш белән, ике баскычтан соң сулышы кысылган, икенче ияге, корсагы чыккан апалар...

Күптән түгел мин дә үземнең туклануыма, яшәү рәвешемә һәм телефонда эшләвем- блогерлык эшенең,  миңа тәэсир итә башлаганын күреп куркып калдым! 😱

Ләкин бер әйберне эшли башлау- барысын да үзгәртергә ярдәм итте - көненә 10 минут вакытымны телеграмда тапкан жиңел физик күнегүләр ясап үткәрүгә багышлыйм хәзер! Нәтиҗәсе мин уйлаганнан да әйбәтрәк тоелды.

Бер атнадан соң сез дә һичшиксез нәтиҗәсен күрерсез дип ышанам,  арка  авыртулары кими һәм күбрәк энергия барлыкка килә! Җилкәләр җәелеп, гәүдәгезнең яхшырганын сизәчәксез. Көзгедәге чагылышыгыз сезне торган саен күбрәк сөендерә башлаячак🔥
Көненә нибары 10 минут! Моны һәр кеше дә булдыра ала, шулай бит? Бары тик ялкауланмаска гына кирәк.

Әлеге физик күнегүләр бу каналда бушлай урнаштырылган:

https://t.me/+9sl8b5HHH5Y4YmRi

Сезгә дә бу тема актуаль икән, кереп таныша аласыз. Анда 23 мини-тренировка бушлай тәкъдим ителгән. Ошап китсә, күнегүләр ясый башларга да мөмкин. Бу рекомендация өчен әле рәхмәт тә әйтерсез дип ышанып калам🤗

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

29 Jan, 06:03


Кыш көне кибет помидоры катырак була, аны йомшартып тәмле итеп ашар өчен соус ясадым:
3 уртача помидорны тәгәрмәчләп кисеп тездем
Соус очен кирәк була:
1 аш кашыгы зәйтун мае( оливковое масло), кипкән яшелчә уләне( миндә базилик), тоз, бальзамический крем-соус. Бутыбыз да өстенә агызып 15-20 мин калдырабыз. Бик тәмле була👍

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

29 Jan, 05:54


Магазиннан бераз обзор😃

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

29 Jan, 05:26


Исәнмесез-саумысыз)
Эшкә миңа буген, кием кибетендә кибетчемен ике көн😉

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

28 Jan, 12:13


Килде егетләр, сыйланалар😉

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

28 Jan, 11:36


Миндә әзерлек бара, Ильдар шашлык пешерә.
Тышта тамчы тама буген, прогноз буенча буран курсәтә иде.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

27 Jan, 14:39


Балан бәлеше рецептын калдырырга сораучылар өчен куям.
Бу бәлеш мичтә төне буе эреп кенә пешә, иртән суынган бәлешне сироплап сеңдергәч кенә тәмле була.
Кызыксынучылар бар духовкада пешә микән дип. Узегез чамалап карагыз инде, төне буена ( ягни 9-10 сәгатькә) духовка эшләтеп булса булдырырга була инде, әлбәттә тубән градуста.
Камыр өчен:
1 стакан су
Ярты стакан усемлек мае
Тоз
Он( ак он, арыш оны белән кушып пешерсәң бик яхшы).
Балан өстенә чуть кенә шикәр, арыш оны салдым.
Калганын видеода карарсыз😉
Бу бәлешнең тәмен ашап караган кеше генә аңлый, карап торуга аппетитный булмаса да, тәме искиткеч👍
Элек бит төрледән төрле итеп пироглар пешерә белмәгәннәр, менә бу балан бәлеше безнең әбиләрнең телеңне йотарлык чәй ризыгы булган😉

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

27 Jan, 12:28


Яратып кулланган салфеткаларым
Ботен поверхностька ярый алар, кузгэдэ ташланмый, чагылдырып тормый 😍


Заказ ясау ссылкасы
Артикул: 227502194

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

27 Jan, 11:41


Менә шушы видео-рецептны 2 ел элек куйганмын.
Мичтә ясаган балан катыгына җитми инде әлбәттә,бер вакыт табып ясап карарга булыр сез язган тәгьдимнәр белән👌

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

27 Jan, 11:41


Балан катыгын әллә безнең якларда гына ясыйлар инде ул?!😁
Купләрнең ишеткәне дә юк икән.
Иң тәмле балан кытыгы авыл мичендә чуен чулмәктә төне буе пешерә торган иделәр. Безнең зурәниләр гел сыйлый иде.
Шуңа хәзердә ара тирә ашыйсы килә.
Духовкада гына булсада ясап карарга булдым.
1 литрлы банкага салдым балан ,ярты стакан шикәр комы, ярты стакан арыш оны. Онны чак кына кубрәк итәсе калган куерак булыр иде. Суны тулганчы тугел, кайнарга урын калдырырга кирәк. Капкачны борып яптым исе чыкмасын өчен. Салкын духовкага куйдымда, 180 С тирәсендә кайный башлагач, 100 С төшереп бик озак пешерергә кирәк инде. 4-5 сәгать😀
Иртән сыуынган банканы ачып, җимешләреннән сөзеп ашарга була.
Менә шул була балан катыгы😉
.
Бәлки кемдер башкача казанда газ өстендә кайнатадыр? Язып безнең белән булешегез🙏

Эээй яратам балан катыгы, баланнан пешкән барлык ризыкны!!!

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

27 Jan, 11:04


Бераз саф һавага чыктым. Ильдар товарда буген, кайтуына кар көрәп тугеп куйдым. Рәхәт буген тышта.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

27 Jan, 09:04


Дуслар, зәңгәр төстә билгеләнгән язулар алар- шул темалар буенча постларга сылтамалар, анда постларны гына түгел, комментарийларны да укырга кызык.

Һәм миңа анда темаларның билгеле бер якка авышмаган булуы ошый ,ә барысы да фактлар буенча, нәрсә үзләштерелә, ә нәрсә юк, нәрсәне туклану белән алмаштыру кирәк, ә кайсы сорауларда анализларга таяну яхшырак🤔

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

27 Jan, 08:07


Менә шушылай була әзер балан бәлеше😉
Тәңкәләре эреп кенә пешкән, аны ашаган саен ашыйсы килә👍
Балан пироглары белән чагыштырып булмый, чөнки бу сусыл була.
Эххх.. Тәмле бит чыннап😂
.
Берәр көнне балан катыгы кайнатып карыйбызмы әллә?

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

27 Jan, 06:51


Исәннәрмесез, дусларым!
Ну язып та курсәткәнсез😁
Рәхмәт сезгә💕

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

26 Jan, 18:32


Төн заманы булса да куям инде бу видеоны, әле яңа гына бәлешне алып кайтты Ильдар.
Гәеп итмәгез яме🙏 мин бу бәлешне бер пешергәндә курсәткән идем нинди генә сузләр язып бетермәделәр ( инстаграмда 2ел элек).
Рецептны мин уйлап чыгармаган, элек-электән килгән ризык бу, бәлки куп якларда белмиләр дер.
Кайнәм бик тәмле итеп пешерә торган иде дип кабатлап утәсем килә.
.
Рецептын иртэгэ монтировать итеп куям)

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

26 Jan, 14:23


Мичтә пешкән бәлешнең дә тәме башкача шул,эреп кенә пешкән👍
Әткәйгә дигән кабак бәлешенә сары май өстәп куйдым, бераздан ашыйм диде.
Камыр ике бәлешкә бер төрле:
1 стакан су
Ярты стакан усемлек мае
(буген әзерәген каз маена алыштырдым)
1 аш кашыгы сметана
1 йомырка
Тоз
Он
.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

26 Jan, 13:41


Рәхәтләнеп сары майга манчып тәгәрәткән бәрәңге ашадык, бәлеш ашар урын да калмады😁
Изелеп кенә пешкән👍
Мммм... 🔥

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

26 Jan, 13:37


Авыл мичен сагынучылар бармы соң? Исегезгә төшерим әле😊
Ильдар мичне ягып, җыеп бирде.
Мичнең капкачын каплап кызартып ташлаганмын🙈
Ярый, зыянлы тугел алай.
Әткәйнең хәлен белергә килгән бер абзый, гөрләшеп яшь чакларын искә алып утыралар 😁

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

22 Jan, 13:58


Кичке ашка пикша балыгы)
Куп итеп суган салып тушить итәм.
Иртәгә Уфага барабыз, кучтәнәч тутырасы бар.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

22 Jan, 11:17


Тышта буген кояшлы салкын көн, минус 19 курсәтә.
Кояш нурларында өйдәге булган да булмаган да тузан куренә😁
Влажная уборка ясап алдым. Рәхәт булып калды👍

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

22 Jan, 08:25


Мин аэрогрильдә ризык еш кына пешергәнне кургәч кызыксынучылар бар ниндине кулланасың дип.
Demiand брендының аэрогриле аерым ачык ошый, эчендәге чашасы тоткасы белән эләктереп алып була, савыты антипригарный покрытие белән.
Кемнәр дөрес туклануда бу әйбер бик кирәкле дип саныйм, чөнки майсыз гына ризык пешереп була.
Аннан соң духовкага караганда ризык купкә тизерәк тә пешә.
Барлык функцияләре аңлаешлы, узеңчә узгәртеп тә була градусын, вакытын.
2-3 кәтлит пешереп алыр өчен зерә шәп👍

Әлеге вакытта бу сатучыда лимитированная коллекция бар, димәк төрле төстә төрле дизайн да сайлап алырга була.
Ссылкасын калдырам кызыксынучылар өчен😉

https://pr.demiand.ru/l/t27fl

Арт.ВБ 111108507

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

22 Jan, 04:13


Хәерле иртә, дуслар🙌
Кызлар әкренгә генә пешерә ул.
Атна уртасында заявка куп тугел, атна азагында обычно заказлар булса эш арта.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

21 Jan, 15:17


Солянка салатын белмәгән кешеләр дә бар икән.
Солянка рецептын әле куптән тугел калдырдым.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

21 Jan, 15:08


Кичке ашка стожки.
Бәрәңгене пешереп алып төйдем. Суынгач кәтлит өстенә салып, майоне, сыр салып аэрогрильдә 15 мин пешердем. Духовкада да ярый.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

21 Jan, 14:17


Ильдар әнине итеп куйды. Инде куптән кайтып җитте.
Бу шубасын уткәк кыш Тәтешледән алган иде.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

21 Jan, 11:56


Дуслар, кубегез Олигура Хоум магазины белэн таныш, алардан куп тапкыр постельное белье алганым бар, хэзер инде яна магазиннары ачылды сумкадар белэн! 😍

Люкс репликалар оригиналга бик ошаш.
Уземэдэ сайлап алдым, нык ошады качество!


https://t.me/oligurashop

Сезгэ заказ ясарга телеграм канал калдырып, сайлап ала аласыз! 😍

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

21 Jan, 07:42


Әни кайтам дия башлады инде 😁
Безнең зурнәй шулай иде, килеп алың диеп чакырып ала торган булыр иде, бераз да тормый кайтам-кайтам диеп итеп куярга куша иде😁
Әнигә 69 яшь, бик актив кеше ул. Куп йөрергә, бассейнда йөзәргә ярата.
Молодец инде ул👍

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

21 Jan, 05:57


Хәерле боткалы иртә белән,дуслар🙌
Куптәннән манный боткасы пешергән юк икән.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

20 Jan, 15:28


Әни бу авылныкы булгач туган тумачалары, сыйныфташлары, дуслары куп. Буген энесенә кунакка төшеп китте.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

09 Jan, 14:10


Сездә дә шул галәмәт ме соң? Көчле буран бит.Юлдагылар исән сау йөресеннәр инде🙏

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

09 Jan, 12:03


Таплы киемнәремне юганда шушы Изи Клин гелен кулланам.

- ул куе, көчәйтелгән формула белән
- энзимнарның көче белән һәр тапны  бетерә
- тукыма җепселләреннән тулысынча юыла, шуның аркасында әйберләр деформацияләнми һәм тукыма төсе саклана
- антистатик эффект
- ак һәм төсле киемнәр өчен дә ярый
- киемнәргә йомшаклыклык бирә, бөтерчекләнү (катышки) барлыкка килүдән саклый
- экономияле чыгым һәм күләме озакка җитә -5л
- каты суны йомшарта
-махсус компоненты кием төсен агартудан һәм башка киемнәргә төсләре йогудан саклый
- машина һәм кул белән юу өчен дә  яраклы, хәтта салкын суда да әйбәт юа(20-90 гр температурада да)
- гельнең хуш исе дә бар
- кер юу машинасының эшләү срогын озайта (чөнки гель тукымадан гына түгел, машина отсеклары, торбаларыннан да юылып бетә)

Гель шундый зур савытта килә һәм куе булганлыктан озакка җитә. Бер юу өчен-  бер капкачны тутырып салырга кирәк. Иң мөһиме, бу ЭКО-продукт һәм аның белән балалар әйберләрен дә юарга мөмкин.

Бу аларның оригиналь товарлары, подделкаларга юлыкмагыз. Мин калдырган ссылка аша гына заказ бирегез.
Сезгә дә сылтамасын калдырам. Кулланып карый аласыз👇

https://product.easy-clean.store/gel_dlya_stirki/?utm_source=telegram&utm_medium=olg&utm_term=gel5_2_8950&utm_campaign=&utm_content=cakesbygulikk_09012025

Артикул
wb: 111410162
ozon: 761079168

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

09 Jan, 11:21


Бугенге куңел хәләтем тыштагы һава торышы кебек кенә.
Эшкә йөремәгәч син өйдә ятасың дип уйлаучылар бардыр, тик кубесе экранның бу ягында кала шул. Кибет тоткан кешеләр генә аңлар могаен, законнар көннән көн узгәреп тора, бәяләр арта.
Узем генә булдыра алмаганны онлайн программист ярдәме белән эшлим. Баш эшләп бетә торган тугел хәзер сату эше.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

09 Jan, 07:41


Исәннәрмесез, дусларым 🙌 ничек сезнең хәлләрегез? Бездә ни шул көндә бер эш, ашарга пешереп җибәру, обед әзерләу.
Буген тыштагы җил газны сундергән, әле хаман Ильдар кабыза алмый😌
Камин кабызып куйдым.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

08 Jan, 14:54


Дуслар, бәйрәм табынына рецептлар эзлисезме?

Миләүшәнең каналына күз салырга тәкъдим итәм. Бу көннәрдә берничә төрле салат, кабымлык рецепты белән бүлеште😌

https://t.me/milechka_tatar

Озакламый авылларга кайтачаклар, күңелле авыл контенты булачак. Әти- әниләре дә блогын алып барырга булыша.

Кушылыгыз🔽

https://t.me/milechka_tatar

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

08 Jan, 13:15


Минеке кефир белән төчегә вак-бәлеш)

Камыр өчен кирәк була:
1 стакан(200мл) җылы су
0,5 стакан сыек май (100мл)
0,5 стакан кефир (100мл)
0,5 стакан эретелгән ак май (100мл)
1 чәй калагы тоз
Чеметем сода
600-650 г он
Эчлек өчен ит фаршы, тавык ите... Кулланырга була.
Мин яисә ливер ( мал эчәге, карын ите, йөрәк,упкә) белән пешердем. Бәрәеге суган, тоз, борыч,укрлп орлыгы.
Телеңне йотарлык иң тәмле впк-бәлеш була.
180С 35-40 мтнут тирәсе пешә.
.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

08 Jan, 13:08


Әнигә кереп сыйланып чыктык.
Вак бәлешенең камыры кетердәп кенә тора👍
Су, усемлек мае и сливочный май салып бастым ди.
Төчегә нинди камыр ясыйсыз? Узегезнең яратып кулланган рецепт белән булешеп утегез🙏

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

08 Jan, 10:26


Без йөреп кайтырга булдык.Юлларда уже буран себерә.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

08 Jan, 08:03


Татарстандагы балалар өчен программалаштыру буенча бушлай курслар эшли башлаячак

«Алгоритмика» Онлайн-мәктәбе өч көнлек мини-курста балаларны айти нигезләренә бушлай өйрәтәчәк, аннан соң укучылар курсны узу турында сертификат ала алачаклар.

Балалар мультфильмнар ясарга, уенга детальләр өстәргә яки чат-бот прототибын эшләргә өйрәнәчәк. Курста төрле осталыклары булган балалар катнаша алачак.

Ашыгыгыз! Гаризалар кабул итү, барлык бушлай урыннар беткәннән соң тәмамланачак.

Баланы курска язарга: https://s.algoritmika.org/1db450q

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

08 Jan, 06:11


Заварной камыр ошамаса икенче төрле рецепт калдырам:
Ханум
Камыр:
2 йоморка
1 стакан җылы су
1 чәй калагы тоз
3 аш калагы сыек май
Он
Каты итеп камыр басып, 10 минут ял иттерәбез.

Эчлек:
0,6 кг фарш
1 кишер
1 суган
Тоз борыч
Яшелчәләрне кыздырып фарш бн бутыйбыз.
.
Камырны юка итеп җәеп эчлекне сылап чыккач рулет флрмасында урап, пешерэбез. 35-40 минут.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

08 Jan, 06:07


Менә бу заварной камырдан ясадым вареники да, ханумны да )

Камыр өчен кирәк булачак
1 йоморка
2 аш калагы сыек май
0,5 чәй калагы тоз
Барсын бергә болгатканнан соң коябыз 1 стакан кайнар су хәм тиз генә венчик ( йә булмаса чәнечке бн) болгатабыз, шуннан он салып камыр басабыз.
Камырны кәмендә 10 минут он өсти өсҗи басырга кирәк. Холодильникка алып куябыз.
Эчлек өчен:
0,8 кг башмак итеннән фарш
( говядина)
0,4 кг шакмаклап туралган бәрәңге
0,4 кг вакланган суган
Тоз, кара борыч, зира

Манты 40-45 минут пешә.


Ашларыгыз тзмле булсын!!!

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

08 Jan, 04:46


Исәннәрмесез, дуслар🙌 буген ялның соңгы көне дип беләм ялгышмасам😉 нәрсәләр пешереп сыйланасыз?

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

07 Jan, 07:12


Ингредиенты:
Масло сливочное — 200 гр.,
Мука — 400 гр.,
Молоко — 100мл.,
Яйцо — 1 шт.,
Дрожжи сухие - 1 ч.л.,
Сахар — 2 ст.л.,
Соль — щепотка,
Ванильный сахар — 1 пакетик

В тёплом молоке развести дрожжи, сахар и оставить на 10 минут.
В чашку всыпать муку, натереть туда на крупной тёрке холодное сливочное масло, добавить соль, ванильный сахар, перетереть слегка руками.
В масляную крошку разбить яйцо, влить разведённые в молоке дрожжи, замесить тесто.
Тесто положить в пакет и убрать в холодильник на 30-40 мин.
Начинка по слоям:
Кызыл эремчек
Рис/изюм, сахар
Сливочное масло( можно растопленое)
Яйцо отварное

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

27 Dec, 10:50


Мин эшкә🙌буген өченче көн пекареяда да, магазинда да эшләләргә туры килде. Авырырак булды, тузәргә инде нишләтәсең😌
Кызларны алыштырмый булмый, сатучы кызына никах укыта, пешекче кызның әнисе мәрхум булып китте.
Донья булгач төрлесе була.
Сәләмәт булыйк эшләргә була ул әйбит?😉

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

27 Dec, 04:51


Бик тәмле йомшак камырдан булочки пешердем.
Камыр өчен кирәк була:
400мл сөт
7г коры чупрә(1 аш калагв)
100г шикәр
2 йомырка
70 г акмай
0,5 чәй калагы тоз
Ванилин
600-700г он
Пешерәбез 180С

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

27 Dec, 04:17


Хәерле җомга иртәсе белән, дуслар🙌
Буген дә пешерәбез.
Булочка ясалышын сораучылар өчен калдырам.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

26 Dec, 17:53


Буген дә магазинда эшләдем, сәгать 7дә кайтып бу пар казны эш итеп куйдым. Каз пешереп бизәудә осталыгым юк. Уземнең сатучы кызымның заказы бу, әлбәттә акчага тугел, суз тыңлап эшләнгән эш.
Ризыкка язсын, яшьләрнең бәхете гомерле булсын💕

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

26 Dec, 11:36


Дусларым, сезгә бик матур, үзенчәлекле, гади һәм кызык итеп алып бара торган Ләйсән Хаматдинованың телеграм каналын калдырасым килә: 👇

https://t.me/Leisan_khamatdinova

Гаилә тормышы, әни һәм кыз сөйләшүе, юмор, эчтәлекле постлар һәм кызыклы видеоларны аның каналыннан таба аласыз!

Язылырга онытмагыз🤗

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

26 Dec, 09:51


Әткәйгә буген ботка гына инде, узебезгә кичәге аш та ярап тора.
Казларым әкренгә пешә, муенын куп кисмәдем,канаты шул килеш калды.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

26 Dec, 07:50


Куп кенә пешердек, барсында төшереп торырга вакыт юк, иртән магазин ачылуга җитештерергә кирәк.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

26 Dec, 07:46


Хәерле көн, дуслар🙌 мин буген иртән пешекче 😉
Пекарняда булыштым, бер пекарь кызны алыштырдым.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

25 Dec, 15:59


Буген эшләгән кибетне куеп утим әле, көндез куярга җай чыкмады интернет начар анда.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

25 Dec, 15:24


Хәерле матур кичләр🙌эшләп кайттым мин.
Сатучыбыз кызына никах туе уткәрә, пар каз пешереп бирергә риза булдым соңны арада андый заказлар алмасам да.
Төнгелеккә тозга салып калдырам, иртәгә пешереп алам да иртәнге кулем, кичкә бизәп төреп куясы.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

21 Nov, 16:16


Хәерле кич, дусларым🙌 ничек сезнең хәлләрегез?
Миндә әллә кайда тугел, тәки аяктан егарга тырыша🙈 температура кутәрелгән шикелле, хәзер дәваланып төренеп ятам.
Сәләмэт булыгыз🙏

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

21 Nov, 07:16


Булды) бик тәмле буган👍 бер аермасы да юк

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

21 Nov, 05:40


Исәннәрмесез, дуслар. Миндә эпэт кабак ашы 😁

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

20 Nov, 14:50


И голубцы)

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

20 Nov, 14:20


Кичке ашка винегрет

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

20 Nov, 12:06


Бүген бөтен пыяла, пластик өслекләрне, көзгеләрне һәм тәрәзәләрне чистартып алдым әле. Тузан, бармак таплары еш кына тәрәзә һәм көзгеләрне тонык һәм пычрак хәлгә китерәләр. Мин аларны бетерүдә -  Brandfree ның чистарткыч чарасын кулландым.

Ул шулай ук машина фараларын чиста тоту өчен дә әйбәт👍🏼 Урамга су ташып юып азапланасы юк, күбекне сылап, сөртеп алу өчен берничә минут җитә! Ялтырап торачак!

Күбекле спрей-чистарткыч-пластик һәм пыяла, шулай ук башка материалдан булган өслекләрне чистарту өчен идеаль вариант.

Күбекне чыгаргач, 30 секунд көтәргә һәм коры чүпрәк яки губка белән сөртеп алырга. Ул агып төшми, өслекне чиста һәм ялтыравыклы итеп калдыра. Аның белән җыештыру күпкә тиз һәм нәтиҗәлерәк була.

Әлеге чара универсаль һәм төрле өслекләр өчен туры килә, мәсәлән
көзгеләр, тәрәзә, душ кабинасы, фаралар, кухня фасадлары, пластик, фарфор, хрусталь савытлар һ. б.

Brandfree пенасы куллануда экономияле, күләме 400 мл, күп җирне чистартуга җитә. Пыялаларның (көзгеләрнең) алга таба парлануын булдырмый, бу бигрәк тә ванна бүлмәләрендә һәм
дымлылык югары булган җирләрдә кулланганда.

Әгәр дә көзгедәге таплар, бармак эзләреннән туйгансыз икән, Brandfree күбеген кулланып карагыз! Сезгә дә булышыр дип ышанам. Сылтамасын калдырам: (ссылка зәңгәр язуда, шунда басыгыз)

     ЗАКАЗ БИРЕРГӘ

Ноябрьдә распродажа бара, заказ биреп калырга өлгерегез.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

20 Nov, 08:43


500г фарш
1 баш суган
Тоз, борыч
Шуларны кушып ит кәрзиннәре ясап эченә помидор салып, өстенә майонез яки сметана, аннан соң моцарелла сыр салып пешереп алырга духовкада 170-180С

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

20 Nov, 08:40


Саумысыз, дусларым👋
Кибетләр буенча кәгазь эше җыелып киткән.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

19 Nov, 14:25


Кичке ашка мясные корзиночки.
Сочный, бик йомшак тәмле булган👍

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

19 Nov, 11:29


Уземэ бик шэп помощник алдым!
Химиясыз чистарту булгач жайлы, торле средство кулланасы юк.

Кайларда кулланырга була: вытяжка, мебель, ковер, батарея, душевая кабина, межплиточный шовлар, тэрзэ рамалары.
Тиз дэ тазарта бар ойне, кулга чупрэк тотып керэ алмаган урыннарга жайлы инде.

Ин ошаганы булды: гел су тутырып торасы юк, торле емкость аласызда бик унайлы була, кирэк вакытта кинэт су бетеп куймый.

Комплекстта 6 насадка бар, 6 уровней мощности, размерыда жайлы гына.
Хужабикэлэргэ бик шэп помощник бу!

Заказга ясарга 👉🏻

Артикул: 245882496

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

18 Nov, 10:21


Пирожки майда кызганда май сенмэсен очен узенэ башка камыр басып алабыз. Бик йомшак кына булып пешэ.
Бу камыр белэн торле эчлек салып пирожки перешеп була.
- 1 стакан җылы су
-1 аш кашыгы коры чупрә
- 1 аш кашыгы шикәр
- 1 чәй калагы тоз
- Он 400г
Камырны басканда 2 аш кашыгы усемлек мае белән басабыз.
Хәр бер пирожкига 70г камыр, 50г эчлек салынды.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

18 Nov, 10:08


Апайларны якында гына булган пиццериягә алып чыктык.
Әти-әниләре эштә.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

18 Nov, 08:34


Декабрь якынлашкан саен яна ел настроениесыда барлыкка килэ. Бу елны яна елга тэмле булэк алдым😍 уткэн елны тиз алып бетергэннэр иде, алып житешмэдем. Вот шэп упаковкасы, эчендэ 700 грамм конфет. Зурларныда балаларныда соендерэ торган булэк.
Составын да Россиянын самый эйбэт конфет фабрикасы конфетларны «РотФронт», «Бабаевский», «Красный Октябрь»
Бу тэмле булэк балачакка кайтара 😍

Заказга ссылка и артикул калдырам 👉🏻

https://wb.roko.ru/ny?utm_campaign=tg_p&utm_source=katya&utm_content=cakesbygulik2

Арт: 188408946


Алып житешегез, тиз бетэ маркетплейста.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

18 Nov, 08:15


Сәләм-сәләм,дуслар🙌
Мин буген Нефтекамда сеңлемә килдем.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

17 Nov, 16:35


Хәерле кич, дуслар🙌 без буген оныгыбыз янында. Сагындырган, усеп киткән 😉 яратып, туйганчы сөеп алдым. Кузләр генә тимәсен тыныч кебек алай ,кызымда Аллага шөкер. Уз җае белән барсыда🙏

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

15 Nov, 16:13


Камыр өчен кирәк була:
400мл сөт
7г коры чупрә(1 аш калагы)
100г шикәр
2 йомырка
70 г акмай
0,5 чәй калагы тоз
Ванилин
600-700г он
Эчлеккә мәкле конфитюр кулландык.
Икенче төрлесенә шикәр комы.
Пешерер алдыннан плюшканы кабартып алабыз, өстен каплап кибеп китмәсен өчен.
Пешерәбез 180С
.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

15 Nov, 11:28


Байыдым бит әле 😁
Кызыма аш пешерергә набор тутырып куясым килде. Атуса кибет тавыгыннан аш пешерәм ди кичә. Куп уйлап тормадым куркә,бройлер белештем дә өйгә ялт итеп китереп тә бирделәр.
Куркә итен үзебезнең сатучы кыз сата. Якын тирә кемгә кирәк телефон номерын калдырам ( +7 917 783-94-93 Света).
Куркәсе чиста👍

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

15 Nov, 09:01


Омега-3 - ул организмда җитештерелми торган, ләкин бик кирәк булган файдалы май кислоталары. Ул организмның һәм баш миенең эшчәнлеген көйли, иммунитетны ныгыта, чәч һәм тән тиресенең  сыйфатын яхшырта. 

Омега-3 ны кабул итү- холестерин дәрәҗәсен нормада тоткан төп факторларның берсе. Аны һәрдаим эчеп торырга кирәк. Ул безнең организм өчен иң кирәкле витамин дип саныйм мин, ул  нык һәм сәламәт иммунитетның нигезе булып тора.

Видеода күрсәтелгән  Omega-3Premium - UltraBalance компаниясыныкы. Ул иссез, югары дәрәҗәдә, җентекләп чистартылган, файдалы май кислоталары концентрациясе булган кыргый Исландия балыгыннан алынган.
Ничек кабул итү нормалары барысы да күрсәтмәдә язылган.
Сәламәтлегегезне ныгыту һәм матур булу өчен, үзегезнең рационга обязательно Омега-3 витаминын кертегез 👍

Бу продуктны үзегездә булдырырга теләсәгез, турыдан-туры җитештерүчедән заказ бирә аласыз 👇

https://ultrabalance.ru/go/1091hLSgHj

.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

15 Nov, 08:19


Кичә курсәткәч мәктәп столовыйын куп сораулар яздыгыз.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

15 Nov, 04:52


Кызларга буген пешерергә заявка булочка куберәк яздым.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

10 Nov, 15:11


Матур гына булып, көбек кебек йомшак булочкалар пеште ул

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

10 Nov, 13:00


Дусларым, сезгә бик матур, үзенчәлекле, гади итеп алып бара торган Ләйсән Хаматдинованың телеграм каналын калдырасым килә: 👇

https://t.me/+eUUdZh3olCc4OGMy

Гаилә тормышы, юмор, эчтәлекле постлар һәм кызыклы видеоларны аның каналыннан таба аласыз! Язылып куегыз🤗

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

10 Nov, 12:18


Соң булсада камыр куеп булочки пешерергә уйладым

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

10 Nov, 09:01


600г кабакны пешереп суыннан саркытып блендер белән ваклыйбыз. Кушабыз 1 апельсин тышы, согын. 6 аш кашыгы шикәр.
400г сметан.
Аерым жлатин әзерләп алдым: 100мл суга 20г желатин (2 аш кашыгы) җебетеп куйдым, микроволновкада эреттем.
Бераз суытып массага кушып болгатып шакмаклы савытка салдым. Өстенә печенье тезеп холодильникка 2-3 сәгатькә калдырдым. Бик тәмле десерт👍

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

10 Nov, 06:04


Уңышлы ял көне белән,дуслар 🙌

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

08 Nov, 13:41


Мине югалттыгызмы? Хоз дом кибетендә ревизия буген. Учетсыз булмый. Кызларга обед алып төштем. Кайтмый гына көне буе чутладылар. Итогы әйбәт чыксын главное😉 алай сатучылар хәтсездән эшли. Бик тату, ышаныч белән эшлибез Аллаһка шөкер 🙏

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

08 Nov, 06:26


Җомга көннәребез мөбарәк булсын 🤲

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

07 Nov, 10:23


Выпискадан фотолар

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

07 Nov, 08:01


10 ноябрьга кадәр 8-17 яшьлек укучыларның ата-аналары программалаштыру буенча Алгоритмикадан бушлай мини-курс ала алалар. 90 минутлык 3 онлайн-дәрес эчендә балалар мультфильм ясарга, уенга детальләр өстәргә яки чат-бот прототибын булдырырга өйрәнә алачак.

Программаны узганнан соң укучыларга сертификатлар биреләчәк, ә ата — аналарга балаларының уңышлары турында сөйләнәчәк.

Бушлай мини-курска язылу өчен сылтама калдырам: https://s.algoritmika.org/w0r2vy
.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

07 Nov, 06:55


Исәнмесез, дуслар🙌
Аллага шокер бәбине клиникадан алып кайттык, исем куштырдык.
Сабыйны исән сау карап устерегә язсын инде 🙏
Фото/видеолар кереиермен😉

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

06 Nov, 09:28


Аллага тапшырып клиникага юлландык

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

06 Nov, 09:27


Бэби не чыгаралар Аллага шөкер бездә әзерлек🙌😁

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

06 Nov, 03:43


Хәерле иртә Башкалабыз Уфадан🙌

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

05 Nov, 17:16


Кодалар килде, кич утырдык.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

05 Nov, 16:05


Уфа урамнарында качан әни белән йөрер идек әле😁

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

05 Nov, 10:53


Дусларым, җыерчыкларны бетерергә ярдәм иткән, битне дымландырып, сыгылмалы ясый торган шәп бер крем белән бүлешәсем килә

Берничә ай элек үземнең бит торышына карау җитмәвен аңладым һәм косметологка бару турында уйлана башладым, ләкин кире уйладым.
Бер дерматологның блогында: биткә уход ясаганда иң мөһим компонентның ПЕПТИДЛАР булуын укыдым.

Һәм менә үземә пептидларга бай концентрациясе булган крем таптым. Искиткеч крем бу♥️

Пептидлар бит мускулларын йомшарталар һәм шуның нәтиҗәсендә җыерчыклар тигезләнә 🔥 Эффект ботокстан соң кебек, ләкин бернинди инъекцияләрсез һәм зарарсыз👍🏼

- җыерчыкларны тигезли
- бит тиресенең картаю процессын акрынайта
- йөз тонын һәм рельефны тигезли
- дымландыра һәм сыгылмалылыкны арттыра

Кремны иртән сөртеп куям, бик яхшы сеңә. Текстурасы рәхәт. Тире аны кулланганнан соң дымланып китә, бәрхет кебек булып кала. Иң мөһиме, мин чыннан да нәтиҗәсен күрәм!!! Җыерчыклар кимегән кебек булдылар!

Кызлар, көз һәм кыш айлары өчен-бу кирәкле косметик продукт!

WILDBERRIES аша заказ бирдем. Хәзер аның бәясе бик кулай, чөнки Вайлдберриста ШОППИНГ КӨННӘРЕ башланды👍🏼

Дусларым , сезгә дә киңәш итәм💜 Сылтамасын калдырам (зәңгәр язуга басыгыз)👇

ВБ га СЫЛТАМА

.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

05 Nov, 10:46


Бездә форс мажор ☺️
Чыгармадылар) Аллаһ бирса иртәгә диләр. Кайтмыйбыз, монда куна калабыз.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

27 Oct, 05:39


Уңышлы ял көннәре, дусларым🙌

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

26 Oct, 17:39


Ярты кило фаршка тәмләткечләр (төелгән кориандр, паарика, кара төелгән борыч, тоз) салып озонча кәтлит ясыйбыз.
Ике ягын кыздырып алгач алып куеп торабыз. Шул ук табада яшелче тушить итәбез.
Кәтлитне кире салып ярты сәгать пешерәбез. Сарымсак азактан салырга онотмагыз😉
Бик тәмле була👍

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

26 Oct, 17:35


Кичке ашка бик тәмле люля-кебаб пешердем.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

25 Oct, 12:40


Кладовка да миндә генә ме соң чуп чар җыела да китә 😆
Башта кирәк булыр бу әйбер дип шунда төшереп куям, бераз тузан җыеп яткач кына чыгарып атам🙈

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

25 Oct, 09:01


🥳 Разыгрываем сертификаты в Золотое Яблоко на сумму 50 000 руб.

Для участия нужно:

1. Быть подписанным на @region116_kazan

2. Нажать на кнопку «Участвую» под этим постом


Каждому победителю подарим электронный сертификат на 10 тыс в ЗЯ (либо денежный эквивалент)

Итоги розыгрыша подведет умный бот случайным образом 27 октября.
Приз можно будет получить только в Казани!

Перешли друзьям и близким чтобы повысить шансы на успех!

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

25 Oct, 08:58


Золотое Яблоко кибетенә 50000 меңлек сертификатлар уйнатыла🤩 Рәхәтләнеп катнаша аласыз!
Нәтиҗәсе 27 октябрь билгеле булачак! Шартлары гади! Уңышлар сезгә!👇

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

25 Oct, 07:03


Второй блюдо булсын диючелэр очен гуляш рецепты калдырам, мин узем гел шулай пешерем, бик Тамле була
Гуляш пешерер ечен ит ярты кило чамасы алдым, май 1-2 аш калагы, суган 2 баш, 1 чәй калагы паприка, борыч, су 2 стакан) ит йомшарганчы 1 сагать пешердем.
Тоз 1 чәй калагы өймичә генэ, лавр яфрагы, 1 кашык он.

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

25 Oct, 07:01


Төшке ашка гуляш

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

23 Oct, 16:40


Матур Кызыл төсле булып борщ пешсен өчен шулпага ( бәрәңге, кәбестә пешеп чыккач) мин 1 кашык 9% уксус салам. Аннан инде зажарка, чөгендер.
Сездә узегезнең ысул бн булешеп утегез 😉

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

23 Oct, 10:41


Фейхоа алган идем, файдалы смесь ясап куйдым. Сез ничек эшлисез? Булешеп утегез 🙏🌸

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

23 Oct, 09:38


Саулармысез👋🌸

ГУЛЬНАРАда кунакта 🍒

22 Oct, 18:03


Балык ничек пешергәнне сөйләп куйдым
Пешә 170С 15-20 минут

17,382

subscribers

154

photos

1,208

videos