Дин турында. Сезнең сорауларга җавап @dvmhuzur Channel on Telegram

Дин турында. Сезнең сорауларга җавап

@dvmhuzur


Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз.
«Дин вә мәгыйшәт» редакциясе.
«Хозур» нәшрият йорты.

Дин Турында Telegram Channel Promotion (Tatar)

Көндер арасында вакыт бүләркән киң антология — Телеграмдагы «Дин Турында» каналына кирегез! Бу каналда, дин белән илгәрек мәгъъият буенча татарча языусыз. «Дин вә мәгъъият» редакциясендән шулай утарган канал, кайберен фән, төрек, эңтеклек языусыларына кирәк, мәгъъият һәм күрәү һәм якъылык белән бәхетлер бирүчендә татар язу былайы. Каналда алдан язучылар, калиграф разылар, әл-көлкәлек, дини белән алаканы бар мәгъъият уланышлары, кемгән теләм һәм мәгъъият монолог теркәлмәләре һәм күрәү һәм якъылык белән бәхет татарча ансамбле былайы. «Хозур» нәшрият йорты татар дин, төрек, адат вә фөлкләр бүенча мәгъъият язучы таләплеүчелере, теләм генә дин мәгъъият белән һәлэнгәннәрне татарча аныу. Телеграмдагы «Дин Турында» каналы белән, сезнең сорауларына яхшы явап бирергә. Көндер арасында канала кирегез вә дин төлкөндә кулланғыз! - @dvmhuzur

Дин турында. Сезнең сорауларга җавап

20 Nov, 12:02


«Кешегә сабырлыктан да яхшырак һәм киңрәк берни дә бирелмәгән» (хәдис)
#хәдис #дин #ислам

Дин турында. Сезнең сорауларга җавап

09 Oct, 07:48


📖Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты “Шура” альманахының 46нчы санын нәшер итте.

🕌Әлеге яңа санда төрле темаларга вәгазьләр бирелгән: Әл-Кудс һәм әл-Әкъса мәчетенең әһәмияте; гаилә – ике дөньяда да бәхеткә юл; рибаның зыяны; “Йәсин” сүрәсе – Коръәннең калебе; Аллаһы Тәгаләнең “Әл-Мөҗиб” күркәм исеме; Рәгаиб кичәсе. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең гаилә әһелләре һ.б.🌙

Вәгазь-нәсыйхәтләр барлык мөселманнар өчен файдалы булыр🤲

🧎Җыентыкта фикъһе һәм гыйбадәт мәсьәләләренә кагылышлы күпләгән сорауларга җаваплар табарга мөмкин.

Альманахны биредә укырга мөмкин.

Дин турында. Сезнең сорауларга җавап

14 Sep, 16:21


Поздравляю всех мусульман с праздником Мавлид ан-Наби! Нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим.

Дин турында. Сезнең сорауларга җавап

09 Sep, 10:08


Ждете? 🤩

Уже сегодня! Обсудим самые острые и деликатные женские вопросы с нашим экспертом🧕🏻

Первый выпуск программы ТОЛЬКО ДЛЯ ЖЕНЩИН🤫 Мужчинам вход запрещен ⛔️

Скоро будет ссылка! Не пропустите🌸

Дин турында. Сезнең сорауларга җавап

28 Jun, 15:02


Какие вопросы волнуют мусульман? 🤔

У муфтия Татарстана спросили о следовании мазхабу, о подготовке к жизни после смерти, размере махра, о том, как помочь мусульманке, которая сняла хиджаб и многом другом.

👉 Что ответит Камиль хазрат Самигуллин смотри в большом интервью!

Ссылка будет доступна на нашем канале! Следите за новыми постами!

Подпишись и смотри на Ютуб-канале Хузур ТВ.

Дин турында. Сезнең сорауларга җавап

28 Jun, 12:31


📣📣Алло! Без талантлар эзлибез!

Яшь һәм креатив мөселманнар игътибарына!

💫💫Сез өммәткә файда китерерлек идеяләр белән янасызмы? Кызыклы проектларыгыз бармы?

👉Димәк, сезне Мөселман яшьләре форумында көтәләр!

🏹🏹Монда сез үз социаль проектыгызны тормышка ашыру өчен грант ота алачаксыз

📈📈Иң яхшы стартаплар бәйгесендә катнашыгыз!

18 нче Мөселман яшьләре форумында катнашу өчен гариза һәм проектыгызны җибәрегез!

☎️Белешмәләр өчен телефон: (843)237-97-61

Дин турында. Сезнең сорауларга җавап

02 Jun, 19:45


Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин провожает первых паломников в Хадж.

Дин турында. Сезнең сорауларга җавап

17 May, 12:03


19 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы узачак.

Дин турында. Сезнең сорауларга җавап

16 May, 06:39


Дуслар, бу вакыйгадан читтә калмагыз! Килсәгез - үкенмәссез!

Сезнең өчен без әзерләдек:

🧑‍🧑‍🧒‍🧒🕋Нәзарәт тәүге тапкыр гаилә парлары арасында хаҗга 3 юллама уйната (һәр юллама 2 шәр кешелек). Төп шарт — Изге Болгар җыенына хәләл җефетең (ирең/хатының) белән килү һәм теркәлү урынында ЗАГС мөһере булган паспортыңны күрсәтү

🤲📿 Тәүбә кылу чарасы. Бу елдан җәмәгать белән тәүбә кылу Изге Болгар җыенының төп чарасына әйләнәчәк. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин нигез салган бу күркәм гадәт бик күпләрне үзенә җәлеп итә: “Тәүбә” чарасына Татарстан Нәзарәте һәм Россиянең Үзәк мөселманнары Диния нәзарәтенең барлык имамнары һәм башка кунаклар җыелачак! Сез дә читтә калмагыз!

Дин турында. Сезнең сорауларга җавап

29 Apr, 08:03


Аллаһ Тәгалә коллары әйткән иң яраткан сүзләр кайсы?


Аллаһ Тәгаләгә нинди мөрәҗәгать сүзләре әйтелә?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапны «Көндәлек дога» серияләреннән белә аласыз.

#huzur #huzurtv #хузур #хузуртв #ислам #иман #тәүбә #намаз #дин #дога #хәләл #язмыш #дуа #хәрәм #хәләл #хозуртв #хозур #ислам

Дин турында. Сезнең сорауларга җавап

28 Apr, 09:58


АВЫРГАНДА УКЫЛА ТОРГАН ДОГА👇🏻

Әюб галәйһиссәлам авырганда болай дип дога кылган:
🤲🏻 «Әннии мәссәнийәд-дурру үә әңтә әрхәмүрраахимииин»
🤲🏻 «Раббым! Бу авыру мине сырып алды. Син исә мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе». «Әнбия /Пәйгамбәрләр/», 21:83

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #юл #юлдогасы #Аллаһ #Аллаһсакласын #сыену #хәерлеэш

Дин турында. Сезнең сорауларга җавап

27 Apr, 07:53


ҮЛГӘН ТУГАННАР РУХЫНА ДОГА КЫЛАБЫЗ 👇🏻

Үлгән якыннарыгызның рухына һәм бөтен мөселманнарның рухларына:
🔸 «Фәтихә», «Ихлас», «Нәс» сүрәләрен укырга була.
🔸 болардан тыш «Йәсин» вә «Мүльк» («Тәбарәк») сүрәләрен укып багышлауның да зур савабы булыр.

🔸 Аннары укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен болай дип багышларга мөмкин:
«Йә, Раббым! Укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен Үзеңнең ризалыгың өчен Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең рухына, атабыз Адәм галәйһиссәлам, анабыз Хава радыяллаһу ганһәнең, барлык пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, бу дөньяга килеп киткән барча мөселманнарның рухына иршетерсәң иде...»

🔸 Шуннан соң:
«Догаларымны, укыган Коръән сүрәләрен әлеге кешеләргә ирештер», - дип, якыннарыбызның исемен һәм әтиләренең исемен әйтеп багышларга була. Мәсәлән: Габдулла кызы Фатыйма рухына, дип.

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #җомга #зираткабару #зират #кабер #кабертормышы #догабулышыр

Дин турында. Сезнең сорауларга җавап

26 Apr, 10:08


ЮЛГА ЧЫККАНДА БУ ДОГАНЫ УКЫРГА ОНЫТМАГЫЗ👇

Автомобильгә утырып киткәндә, яисә үзе руль артына утырганда, «Бисмилләһи» сүзләре әйтелер, өч, биш яисә җиде мәртәбә «Аятел-Көрси» укылыр һәм урыннан кузгалып кителер.


Пәйгамбәребез юлга чыкканда болай дип дога кыла торган булган:
اللَّهُمَّ إِلَيْكَ تَوَجَّهْتُ وَبِكَ اعْتَصَمْتُ اللَّهُمَّ اكْفِنِى مَا أَهَمَّنِى وَمَا لَآ أَهْتَمُّ لَهُ
اللَّهُمَّ زَوِّدْنِى التَّقْوَى وَاغْفِرْ لِى ذَنْبِى وَوَجِّهْنِى لِلْخَيْرِ أَيْنَ مَا تَوَجَّهْتُ
🤲🏻 «Аллааһүммә иләйкә тәвәҗҗәһтү вә бикәгътәсамтү, Аллааһүммә әкфинии мәә әһәммәнии вә мәә ләә әһтәммү ләһү. Аллааһүммә зәввиднит-тәкъвә вәгъфир лии з̣әнбии вә вәҗҗиһнии лил-хайри әйнә мәә тәвәҗҗәһтү».
🤲🏻 «Аллаһым! Сиңа юнәлдем, Сиңа сыендым. Аллаһым! Шикле һәм шиксез нәрсәләрдән миңа таяныч бул. Тәкъваны миңа ризык әйлә, Аллаһым! (ягъни Сиңа гыйбадәтләр кылып, рухыма азык табыйм) Аллаһым! Гөнаһларымны гафу ит һәм кая гына китсәм дә, мине һәрвакыт хәерле эшләргә юнәлт, йә, Раббым!»


«Бисмилләһ»тән соң:
سُبْحَانَ الَّذِى سَخَّرَ لَنَا هَذَا وَمَا كُنَّا لَهُ مُقْرِنِينَ
🤲🏻 «Сүбхәәнәлләз̣ии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһү мүкъриниин».
🤲🏻 «Бу утырып йөри торган нәрсәләрне безгә хезмәт иттергән Аллаһының даны бөектер. Ул бөтен җитешсезлекләрдән пакьтер, юкса, безнең боларга көч җитмәс иде»
Бу сүзләр укылыр һәм өч тапкыр «Әлхәмдүлилләәһ», өч тапкыр «Аллааһү әкбәр» дигәннән соң:

سُبْحَانَكَ إِنِّى ظَلَمْتُ نَفْسِى فَاغْفِرْ لِى. إِنَّهُ لَا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّآ أَنْتَ
🤲🏻 «Сүбхәәнәкә иннии з̣аләмтү нәфсии фәгъфир лии, иннәһү ләә йәгъфируз̣-з̣үнүүбә илләә әнтә».
🤲🏻 «Аллаһыны тәсбих итәмен, мин нәфсемә, үз-үземә золым кылдым. Аллаһым! Мине гафу ит, чөнки Синнән башка гафу итүче юктыр».

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам #насыйбы #хәерлесе #харам #дин #исламтурында #юл #юлдогасы #Аллаһ #Аллаһсакласын #сыену #хәерлеэш