Бакчачы Лилия @umniazliliya Channel on Telegram

Бакчачы Лилия

@umniazliliya


Сотрудничество: @umniaz7

Ютуб канал бакчачылык буенча : https://youtube.com/@user-vp2dn6np6b

Бакчачы Лилия (Russian)

Бакчачы Лилия - это телеграм-канал, где вы найдете увлекательные истории, интересные факты и развлекательные контенты от самой Лилии. Этот канал создан для тех, кто любит узнавать что-то новое, хочет развлечься и провести время с пользой. Лилия делится с подписчиками своими мыслями, идеями и удивительными открытиями. Кто такая Лилия? Лилия - это талантливая и энергичная девушка, которая обожает делиться своими знаниями и опытом с другими. Она умеет увлекательно рассказывать и захватывать внимание аудитории. На канале "Бакчачы Лилия" вы найдете видео-контент с интересными и разнообразными темами, которые будут вас увлекать и удивлять. Что такое Ютуб канал бакчачылык буенча? Это еще одна площадка, где Лилия делится своими видео-роликами, знаниями и идеями. Здесь вы сможете найти еще больше интересного контента от Лилии и углубить свои знания в различных областях. Подписавшись на этот канал, вы не только развлечетесь, но и узнаете много нового. Присоединяйтесь к каналу "Бакчачы Лилия" и открывайте для себя удивительный мир знаний, фактов и развлечений! Подписывайтесь на Лилию и ее Ютуб канал, чтобы быть в курсе всех обновлений и получать дозу положительных эмоций каждый день.

Бакчачы Лилия

26 Jan, 16:25


Бик уңышлы помидор сорты. Орлыгын алып калабыз. Бәйләмибез, пасынковать итмибез. Җәй башында ачык грунтка утыртып уңышын җыеп алырга гына.
Томатный сок , кетчупларга менә дигән бу.

Бакчачы Лилия

26 Jan, 13:51


Кызлар, кемнәр әле Гөлшатның каналына язылмаган, язылып куегыз, ТАТАР ТЕЛЕНДӘ шундый файдалы канал 🔽🔽🔽

https://t.me/selametlek_kazan

-гемоглобинны күтәрү
-холестеринны төшерү
- кан басымыннан рецептлар
-бавырны, үт куыгын чистарту
-аякны көзән җыерса
-баш авыртудан киңәшләр
-буыннар (суставлар) авыртудан
-колак шауласа киңәшләр һ.б.

https://t.me/selametlek_kazan ✔️✔️✔️

Гөлшат инде 5 ел дәвамында сәламәтлек буенча рецептларны туплый, файдалы киңәшләр калдыра, тормыштан өзекләр куя.
Иң файдалы каналларның берсе, язылып куегыз🔥

Бакчачы Лилия

26 Jan, 13:40


Бу нинди кәбестәгә төрелде голубцы??

Бу кәбестә орлыгын Арчадан Голинә дустым җибәргән иде. Мин быел беренче тапкыр утыртып карадым һәм бик ошаттым!!!

Олы булып үсәләр - тиз үсәләр матур булып - гармун кебек була тышы - плессированный юбка сыман була))))
Неприхотливый
Әйбәт саклана базда - отлично.( әле 5-6 кәбестәм бар шул)
Бүген өзгән кебек тора базда
Нежный
Тәмле

Упаковкада - на голубцы дип язылган иде . Исеме шундый.

"На голубцы "' исемле кәбестә.

Утыртаммы быел? ОБЯЗАТЕЛЬНО ИНШАЛЛАҺ

Онытканмын важныен язырга - бер ни белән дә чирләмәде һәм бер нинди таплары юк.
Кибетләрдә бар бу сатуда - бер ничә тапкыр күрдем

Бакчачы Лилия

26 Jan, 09:35


Голубцы бик тәмле була кишере вак тёркадан кырылса. Нежно, эстетично, биик тәмле була алай. Тәмгә дә икенче була ул

Бакчачы Лилия

26 Jan, 09:22


Иң кадерле кунакларыгызга курыкмыйча пешерегез.
Бу биииик тәмле!!!

Нежный була. Кишерне  вак тëркадан кырам.

  Эчлек :
500 гр фарш
120 гр  дөге ( пешермибез)
150 гр суган (кыздырабыз тәмле иттереп кишер белән)
150 гр кишер
Тоз, борыч, конб мае.

(1 суганны тәмле иттереп кызлырдым майда, аннан вак тёркадан чыккан кишер салдым өстенә һәм 7-8 мин кыздырдым икесен - фаршка кушабыз)

Соус : 250 -300 гр каймак ( мин кибетнекен салам)
250 гр кетчуп ( үземнеке)
1 кишер (теркадан ) , 1 эре суган.

Таба төбенә салдым каймак+ кетчуп + суган ( вак итеп турап) + кишер  һәм голубцыны төзеп куям. Кайнап тора торган су салам  голубцының өстен капларлык итеп ( на 1 см выше голубцов ) һәм капкачын каплап табада 40 минут пешерәм.
Бу бииииик тәмле!!!!
Рецепт буенча эшләгез.

Бакчачы Лилия

23 Jan, 13:23


55 сүрә . Ар Рахман.

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Рәхимле Аллаһ.
2. Расүле Мухәммәд г-мгә Коръәнне өйрәтте.
3. Кешене халык кылды.
4. Ул кешегә сөйләүне вә уку, язуны һәм аңлау-аңлатуны өйрәтте.
5. Кояш вә ай үзләренең юлларында бер билгеле үлчәү белән йөрүчеләрдер.
6. Үләннәр һәм агачлар Аллаһуга сәҗдә кылалар.
7. Аллаһ күкне күтәрде һәм һәрнәрсәгә гаделлек белән үлчәү куйды.
8. Үлчәүдә гаделлектән дөрес үлчәүдән читкә чыкмавыгыз өчен.
9. Үлчәүләрне гаделлек белән торгызыгыз һәм үлчәүне киметмәгез, ягъни кешегә үлчәп биргәндә киметеп үлчәмәгез һәм үзегезгә алганда арттырып үлчәмәгез!
10. Җирне халыклар өчен төзеп куйды.
11. Ул җирдә төрле җимешләр бар һәм хөрмә җимешенең кабыклары иясе булган хөрмә агачлары бардыр.
12. Һәм салам иясе булган игеннәр вә хуш исле чәчәкле үләннәр бардыр.
13. Ий кеше һәм җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез?
14. Аллаһ Адәмне янган кирпеч кеби кипкән балчыктан халык кылды.
15. Дәхи җенне уттан булган ялкыннан халык кылды.

Бакчачы Лилия

23 Jan, 11:33


Первый пошёл!!
Аллаһка тапшырып
Отапливаемый теплицага.
Сез нәрсәләр чәчтегез, апалар, кызлар? Помидор чәчтегезме әле?

Бакчачы Лилия

23 Jan, 09:42


Жизнь за кадром .

Кичә Гүзәлгә шул орлыкларны табырга куштым . Иң түбән хактагыларын табырга тырыша ул.
Хаклар гел уйнап тора, ди ул.
Шуңа , хакы то менә, то төшә - Гүзәлдән тормый.
Әле үзе дә, балалары да чирләгәннәр. Аллаһ шифа бирсен үзләренә !!! 🌹🍒🍓 Балалар чирләсә бик кыен бит ул .
( кичә кич яздырган аудиосы)

Ссылка буенча керсәгез товарга - бәлки хакы төшкән дә булырга мөмкин . Товарның үзен дә карагыз, апалар, кызлар

Бакчачы Лилия

23 Jan, 08:48


Бер ничә кибеткә кереп "Паратунка" дигән кыярны тапмадым мин үзем. Бииик әйбәт кыяр ( видеолар бар минем каналда) Былтыр шуны утырттым. Валдберизта бар.

Гүзәлебезнең каналын яңадан куеп үтәм. Сорауларыгыз булса, яки берәр әйберне бик түбән хактан табасыгыз килсә анарга язсагыз була - алар приложенияләр аша карыйлар.

Паратунка дигән кыяр - самый самый шәәп!! 4 пачка сразу
https://t.me/+zJH9tjwB6_c2ZTMy

Петруша - огородник - сразу 4 пачка!!!
https://t.me/+zJH9tjwB6_c2ZTMy

Ванныйга коврик -200 сум
https://t.me/+zJH9tjwB6_c2ZTMy

Томат Верочка белән Кураж кыяры набор белән . Икеседә шәп болар.
https://t.me/+zJH9tjwB6_c2ZTMy

Томат Джина 100 орлык!
https://t.me/+zJH9tjwB6_c2ZTMy

Постельное белье 2 -х спаль. 930 сум
https://t.me/+zJH9tjwB6_c2ZTMy

Набор посуды
https://t.me/+zJH9tjwB6_c2ZTMy

Бархатцы ( набор - төрле сортлар)
https://t.me/+zJH9tjwB6_c2ZTMy

Бакчачы Лилия

23 Jan, 07:16


( бу дәвамы - куп видео бер постка куеп булмый икән)


Фарш - 500 гр
Гөмбә - 400 гр ( любой ярый)
Бәрәңге 8  шт
Суган - 3 шт
Сыр -180 гр
3 зур кашык каймак ( кибет каймагы, булмаса майонез)
Тоз, борыч

Суганны табага салып кыздырып алабыз 5-6 мин һәм фарш салып 10 минутлап пешерәбез.
Аннан гөмбә салып 7-10 мин пешерәбез.
Икенче табада бәрәңгене 7-9 мин кыздырып алабыз конб мае салып.

Чиста олы табага  :
бер слой фарш белән гөмбә
Икенче слой бәрәңге
Өченче слой фарш белән гөмбә
Аннан каймак сөртеп өстенә сыр сибелә.
Духовкага китә 25 минутка

Обязательно пешерегез. Это что то С чем то. Альхамдулиллэх.
Добавкасыз булмый)))

Пешерегез - бу бииик тәмле.
Отзывларыгызны көтеп калам 🌹🌹🌹

Духовканы сразу кабызып әзерләп куйдым - алай тиз була. Ай момент.

Бакчачы Лилия

23 Jan, 07:02


Фарш, гөмбә, бәрәңгедән второй .

Бу биииик тәмле.
Шулай язам икән - значит реально бик тәмле.
Бәлеш тәмлеме? Бу да шулай ук. За уши не оттащишь диләрме?) менә бу шул случай.
Болай на глаз чама белән эшләсәң дә була - шәп чыга, Иң мөхиме фарш белән гөмбә салынсын. Аллаһның рәхмәте.

( дәвамы астагы постта)

Бакчачы Лилия

19 Jan, 18:20


Сак булыгыз!! Мошенниклар шулай телефонны взломать итәләр.


Подъезд янына эләләр икән.

Сканировать итсәң - мошенникларга доступ бирәсең телефоныңа

----------------------------

Мин үзем ,мәсәлән, бер нинди ботларга кермим, ботлар белән кулланмыйм . Сезгә дә ботларга сылтама куймыйм. Случай бер генә була . Ботсыз да яшәп була альхамдулиЛләһ

https://t.me/umniazliliya

Бакчачы Лилия

19 Jan, 15:21


Куркмыйча эшләгез шул ысул белән.

Банкаларны, крышкаларны стерилизовать итергә кирәкми

Кыяр тозлыйм дип ито элек кухнәдә яшәгәнбез җәй көннәрендә - кирәге бар.
Менә иң җиңел, шәп ысул.

Бакчачы Лилия

19 Jan, 15:18


Монысы иске видео хан заманында төшерелгән.

Краннан су салып кына кыяр тозлау.

Тиз, рэхэт ысул. Рецептын комментарийга куеп үтәм.
Тозын горкой салыгыз.
Кайный башлагач суы кастрюльдә капкачын ябып куям. Өсте дә пешсен дип .
Кем беренче ел яба . Банкалар зуррак булган саен кайнату вакытын күбәйтәбез 🍒🍓
банкаларны куяр алдыннан чүпрәк куеп калдырыгыз кастрюльгә. Баштан чүпрәк - аннан өстенә банка. Чүпрәк куймасаң банкалар шартларга мөмкин
Каналда бик яшь кызлар бар альхамдулиллэх 🍒🍓


Рецептын комментарийга куеп үттем. Инстаграм битемнэн скрин ясап алдым

Бакчачы Лилия

19 Jan, 15:14


Краннан салкын су салып кына тозладым

Һәр хатын - кызның яратып тозлый торган кыяр рецепты бар.
Бу 29-30 еллык кыяр рецепты буенча заливать переливать итеп тозлый идем. Быел шул үземнең яраткан рецептым буенча водяной баняда тозларга булдым. Сез дә үзегезнең иң шәп рецептыгыз буенча шулай эшли аласыз .
Бу ысул, минемчә, күпкә җиңел.


ИҢ ШӘП ЫСУЛ!!!

Барлыгы 7 банка булды. Кастрюльгә 5 шт кына сыя 1 , 5 литрлы банкалар. Беренче партиясен фотога төшердем, ике банка кастрюльдә иде.

Бакчачы Лилия

19 Jan, 15:04


Эксперимент эшләдем быел.

Краннан су салып тозлый торган кыяр.

Елда краннан салкын су салып кына тозлый торган кыяр рецептым бар иде . Сез ул рецептны беләсез, елда куелды каналга.
Быел шул ук ысул белән иске кыяр тозлый торган рецептлар буенча эшләдем - альхамдулиллэх, отлично була.
Куркмыйча маринадлагыз - отлично саклана. Узегезнең иң шәп рецептыгыз буенча тозласагыз да була менә бу ысул белән .

Сезнең ничек тора бу кыярлар? Или уже тормый - ашалып беттеме?

Бакчачы Лилия

19 Jan, 14:56


Нинди сорт утыртырга дип бик күп сорыйлар.

Смотря нәрсә өчен!

1. Ашаргамы , тозларгамы, дольками маринадларгамы, вялить итергәме, сок ясар өченме

2 . Теплицага яки ачык грунткамы

3 . Январьгэ кадәр саклар
өченме яки сразу ашар өченме .


Бу заготовкага бик тыгыз олы булмаган помидорлар китте

Бакчачы Лилия

19 Jan, 11:35


Минем сыман буш савыт җыючы бармы ул рассадага дип ?))))

Бакчачы Лилия

19 Jan, 11:30


Мороженый ,катык ,каймак савытлары менә дигән парник . Пакет белән каплыйсы да юк.

Бакчачы Лилия

19 Jan, 11:07


" Хөсетле, көнче кешенең өч сыйфаты бар:

- көнләгән кеше турында гайбәт сөйли
- шул кешене күрсә, аны мактый башлый
- ул кешегә авырлык һәм сынау килсә шатлана "

📚 "حلية الأولياء" ٤/٤٧

Бакчачы Лилия

19 Jan, 10:54


Ел саен тавыкка чыгарып бирә идем , быел аларның өлешләренә кереп әзерек туңдырып куярга булдым.

Сул якта кышка ябылган компот, ә уң якта жмых салынган. Жмых салынганы куе кызыл төстә. Ул концентрат кебек - бер кашыкта дөнья җимеш бит анда

Кызыл карлыганнан джем ясаган вакытта бик күп жмыхы кала һәм күпчелек тавыкка чыгарып бирелә инде ул . Мин быел әзерәк алып калдым свежий компотка салырга дип . Төсе әйбәтрәк чыга бөтен көе салган Кызыл карлыган белән чагыштырганда.

Кызыл карлыган бииик файдалы бит ул.
Тимер күп - сосудлар өчен ,калий - йорәккә файдалы . Организмнан тозларны чыгарырга ярдәм итә.

Бакчачы Лилия

18 Jan, 16:58


Минем каналга сылтама :
https://t.me/umniazliliya

Бакчачы Лилия

18 Jan, 13:02


Бәрәңге баз тулы Аллаһның рәхмәте. Озакламый яз җитә. Хәзер бәрәңгенең иң тәмле вакыты.
Базда булганны исраф итмичә кулланырга кирәк .
Пешеренсәң - ашала бәрәңге еще как. Пешермәсәң - ашалмый инде)))

Картофельное пюре. 🥧🥧🥧🥧

Бәрәңге боламыгын мин шулай эшлим.

( каналда яшь кызлар бар, мәктәп укучылары бар - бер генә кешегә файдасы тисә дә бу постым, әйбәт иншаЛлаһ)

Бәрәңгене салкын суга салып пешерергә куям, кайнап чыгуга тоз салам.
Бәрәңге пешкәч суын түгеп сливочный май салып изәм. Изеп бетергәч кайнап чыккан кайнар сөт салып әйбәтләп бутыйм.
Бииик тәмле була.

Ә сез ничек эшлисез?
Повар булып эшләүче апалар, кызлар да бик күп бит каналда .
Өстәп язсагыз әйбәт булыр иде

Бакчачы Лилия

09 Jan, 18:26


9 январь. Көне буе яңгыр яуды))

Машинаның дворникларын сөртеп күтәреп куйдык кайткач. Туңдыртса - ябышып калыр ито)))

Бакчачы Лилия

09 Jan, 11:09


Карагыз, ашаган вакытта гына да мөселман кешесе күпме әҗер савап җыя ала.

Кулны болай да юып утыра бит инде кеше ашар алдыннан. Ә бу сөннәт бит әле, сөннәт гамәл эшлим әле дип юса - күпме әҗер - савап җыя . Болай гына юса - әҗер юк! Сөннәт гамәл эшлим дип ниятләсәң - савап җыясың.
Калган эшләрдә дә шулай .
Ният иң мөхиме НИЯТ

Ризыкны ашаганда сөннәт гамәл булып санала бер савыттан ашау.  Ашаганда үзең яныңнан, тәлинкә крыеннан ашарга. Тәлинкә уртасыннан ашалмый, краеннан ашала. Ни өчен? Чөнки уртасына бәракат иңә.
Аш булса, ашны өстәл уртасына савытка салып, шуннан салып алсаң була .
Аш пешүгә сөннәт булып тора капкачын ачмый тору. Бераз торгач ризык ашала. (алай тәмле дә була)
Уң кул белән генә ашау сөннәт .
Балаларны кечкенәдән өйрәтергә кирәк кашыкны уң кул белән генә тотарга. Балалар кечкенә чакларында икесе дә сул кул белән тотмакчы иделәр кашыкны - гел уң кулларына тоттыра идем кашыкны. Ничек өйрәтәсең кечкенәдән.

Ашар алдыннан һәм ашаганнан соң кулларны юу - бу да сөннәт булып тора.

Бакчачы Лилия

09 Jan, 09:00


Тулысынча эшләрне Аллаһка тапшыра белмибез. Тел белән генә түгел - йорәк белән иң мөһиме тулысынча Аллаһка тапшырырга кирәк барлык эшләрне һәм Аллаһ Бул дип кенә әйтә һәм Аллаһ теләгән әйбер була.

Бакчачы Лилия

08 Jan, 12:47


Сезнең хатдардан.

Сез дә дусларыгызны, танышларыгызны, классташларыгызны табасыгыз килсә бу пост астына языгыз

"Әссәламүгаләйкүм,дуслар ,сезгә бер үтенеч белән мөрәҗәгать итә идем.Сезнең арагызда Питрәч районы,Шәле авылыннан берәр кеше юкмы.яшълек дустымны эзли идем.алдан ук рәхмәт"

Бакчачы Лилия

08 Jan, 11:24


Тиз эшләнелә.
Находкадан 2-3 банка фасоль алып куям бер барганда - өйдә ашарга сорамый ул, кирәк чакта тиз генә салат ясап була

Бакчачы Лилия

08 Jan, 11:24


Гөмбә салынган салат тәмле була.
Биииик туклыклы. Бу салат булса - башка ризык кирәкми. Как самостоятельное блюдо бара.

Шампиньон -400 гр
Суган - 2 шт
Шампиньонны турап майлы табада 15 мин кыздырырга һәм туралган 2 суган өстәргә
10 минут кыздырырга. Суытырга.

+ 1 банка фасоль
+ 3 йомырка вак итеп турап
+ майонез

Бакчачы Лилия

08 Jan, 10:16


Только үзегез алыгыз!!! Кеше сезнең өчен алмасын!
Мошенниклар татарча да сөйләшергә мөмкин , татарча сөйли бу әйбәт дигән сүз түгел.
Ашыкмаска. Акцияләр бер кая да качмый. Эмоциягә бирелмичә трезво карарга.

Өрәнергә ашыкмыйча, аннан соң гына алырга.

Бакчачы Лилия

08 Jan, 09:59


السلام عليكم ورحمه الله وبركاته.

Каналның исеме " Бакчачы Лилия " , но каналга иң беренче чиратта Аллаһ әмерләрен куярга тырышам. Чөнки без барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кире әйләнеп кайтачакбыз. Кеше Аллаһка ышанмаса да - барыбер кире Аллаһка кайтачак. Хочет не хочет))) какой то 60-70-80 ел гына яшисе бу дөньяда)))
Икенчедән ашлар, заготовкалар, второйлар куям. Балык тозлаулары калмый.
Өченчедән акцияләр буенча да постлар куештырам. Сезгә дә доход, файда булсын дигән нияттән.
Сезнең киңәшләр, эшләрегез дә куела Аллаһның рәхмәте белән.
Кош - корт , кәҗә - сарыгы калмый .
Авыл булгач - авылча канал - бөтенесе бар монда.
Бакчасы да куела)))))) әзерәк шунда)))

Исемен үзгәртергә микән каналның?
Сез ничек уйлыйсыз?

Нәрсә ошый каналда һәм нәрсә ошамый?

Шулай ук дәвам итергәме, яки канал форматын үзгәртергәме?

Шулай калсын - 👍
Үзгәрткәндә була -

Бакчачы Лилия

08 Jan, 09:19


АльхамдулиЛләһ татнефть дивидент бирү көне якынлаша һәм роснефть дивидент бирергә тиеш сразу иншаЛлаһ. Ризык фәкать бер Аллаһтан гына!!!!!
Инвестиция приложениясендә аста шулай дивидент күпме һәм кайчан күчергә тиеш аска язылып бара .
Бәракатле булсын!!
Постлар күп акцияләр буенча.
Поисковикка акция дип язып барлык постларны укып чыгыгыз.

Только үзегез сатып алыгыз!!!!!
Кешегә тапшырмагыз .
Постлар күп минем каналда. Ашыкмый карап чыгыгыз, берэр дэфтэргэ язып алыгыз. Ашык - пошык алмагыз - акцияләр бер кая да качмый.

Беренче тапкыр алганда татнефть акциясен алып карагыз берне генә хотяб. Карагыз, өйрәнегез.

Хәләл булганны гына алыгыз . Харамга якын килмәскә!!! Аллаһның ачуын алу харам әйбер белән һәм ризыкның кәмүгә сәбәп булачак.

Бакчачы Лилия

08 Jan, 08:16


Обязательно пешереп карагыз.
Тиз пешә беренчедән. Икенчедән бииик тәмле була . Необычный өченчедән!!!

Бакчачы Лилия

08 Jan, 08:13


Гөмбә белән ит булган ризык бииииик тәмле була

Бакчачы Лилия

08 Jan, 08:12


Бу биииик тәмле була!!!!


Гөмбә, ит, дөге һәм бәрәңгедән бик тәмле аш пешердем.

Гомбә - 300-400 гр
Ит - бер кг тирәсе
Дөге - ярты бокал ( ярты бакалдан күберәк)
7 бәрәңге
2  уртача суган
2-3 кашык кетчуп ( улэнле кетчуп салмаска

Баштан суганны конб мае салып 5 мин кыздырабыз, аннан өстенә гөмбә салына. 7-9 мин кыздыргач ит салына.
10 мин кыздыргач кайнаган су салып өстен каплап 30-40 мин  пешерергә.
Дөге белән бәрәңге салып бәрәңгесе пешкинчә пешерәбез.
Пешергә 3 мин кала соус яки кетчуп салына.. Салмасаң да була - болай да бик тәмле була аш

Бакчачы Лилия

08 Jan, 08:02


Безнең регионга иртә өлгерә торган томатлар кирәк.
Бездә августта уже кырау суга - шуңа безнең җирлеккә иртә өлгерә торганнар утыртыла

Бакчачы Лилия

08 Jan, 08:00


Баштан гади пакетта булганын алырга, аннан гына булмаса төсле упаковкадагысын алсак була. Упаковкасын барыбер чүплеккә ташлыйсы бит

Бакчачы Лилия

08 Jan, 07:58


Бүләк Бакировадан шундый шәп рецепт сорап алдык. Аллахнын рэхмэте булсын сезгэ!!! Ризыкларыгыз мул, киң, бәракатле булсын!!
10 литр сөтне кайнарга утыртам,10 кукайны туглыйм,шуна 3 литр кефир кушам да якшылап бутыйм.Сөт 90 градуска җиткәч кукайлы ,кефирлы катнашманы акрын гына сөткә кушам.Сөт эреп төшә сразы.Сары су өстенә чыга,аны 5 литр тирәсен алам.Калган оеган масса өстенә 300-400грамм шикәр комы салам,үзем ясаган майны җәлләмичә күп итеп салам да,акрын гына төрткәләп майны,шикәрне эретеп бетерәм.Кайнап чыккач утны бер аз кысып,3-4 сәгать кайнатам,бутап алгалыйм.Кызаргач сүндереп суытам.

Бакчачы Лилия

07 Jan, 11:06


Илсояр Курбанова мөслимә кардәшебез альхамдулиЛәһ.
Кукмара районы Чишмәбаш авылында яши .
38 ел китапханәдә эшләп хәзер лаеклы ялда . Ике улы ,бер кызы ,3 оныгы бар, малайлар. Ире белән күп итеп мал асырыйлар.
Файдалы үләннәрне дә күп итеп, төрлесеннән җыеп киптерә икән Аллахнын рэхмэте!!

"Чоланда саклыйм.бер чиләк иван чәй ясыйм.мәтрүшкәләр җыям.бик яратам шулай эшләргә

Каен яфрагын яфрак баш бармак кадәр булгач җыябыз.ютәлдән әйбәт

Аяк астындагы бөтен үләннәрне җыеп чыгам,чәй ясыйм. '

Ильсояр апа ютәлдән каен яфрагын шулай эчергә киңәш итте : 1 аш кашыгы каен яфрагына бер стакан кайнаган су салып , әзерәк тотып, эчәргә. Ютәлне баса ди.


Ә сез нинди үләннәр җыйдыгыз? Ничек киптерәсез?

Бакчачы Лилия

07 Jan, 08:58


Көръәнне һәр көнне укысаң - 20 битне 20 минутта укыячаксың.
Ни өчен әлегә экрен укыла? Чөнки Көръән кулга тотылмый - шуның өчен . Айга бер ике генә укырга түгел!! Һәр көнне укылсын.
Бүгеннән башла!

Бакчачы Лилия

05 Jan, 09:30


🎙 Боишься (остерегаешься) - скрывай!

Обязательно тыңлагыз!!!
Барлык дөньяңны всеобщий обозрениягә куйма! Өеңдәге барлык серләреңне, планнарыңны сөйләп йормә.
Һәр бер эшнең көнчесе була!! САК БУЛ!!

Бакчачы Лилия

04 Jan, 12:08


Яулык эченнән шундый чепчиклар ( бони яки труба дип тә йортәләр) киеп калдырсаң чәч чыкмый Аллахнын рэхмэте.
( мин сатмыйм)

Бакчачы Лилия

04 Jan, 11:16


Яшьләр озак уйлап тормый, мусор чиләгенә подряд тындыралар нәрсә бар - үземнең күргән  бар)))) Без әбиләр белән үскән балалар бит инде - булган әйберне исраф итмәскә өйрәнелгән - безгә ул кан белән сеңгән . Пешкән ботка кастрюль төбендә калса да әби шуны коймак камырына салып җибәрә иде.

Холодильникта 3 лимон калган. Ташларга ашыкмыйк.  Турап банкага салып, өстенә шикәр комы салсак менә дигән була чәй янына . Хоть чәйгә сал, хоть кабып эч .
   Элек әбиләр шулай эшләп куя иделәр. Каналда яшь кызлар бар - аларга яңалык булуы бар мондый ысул.
Өстәлдә калса да бер ни эшләми ул.

Бакчачы Лилия

04 Jan, 08:39


‼️Дорогие коллеги из Татарстана!

☝️22,23 февраля '25 в КАЗАНИ состоится курс для специалистов Запуск речи у детей!
Курс уникален тем, что ведущий, Кристина Георгиевна Юст, научит диагностировать и корректировать не только неговорящих деток, но и непроизвольных!
🟢За два полных дня разберём причины задержки речи!
🟢Речевые зоны в мозге и их возрастные особенности!
🟢Покажем и научим диагностировать и корректировать!
Методичка с готовыми диагностическими протоколами на каждый возраст, нормативами развития и диагностической речевой картой выдаётся бесплатно!
➡️Подписаться на канал➡️

Написать организатору :
http://wa.me/79168400565

Бакчачы Лилия

03 Jan, 20:35


Соң гына кайттык бүген өйгә. Ике скумбрия балыгы алган идем тозлар өчен . Соң булса да тозлап куйдым - эше бетә зато . Бик тиз тозлана, бик тәмле була именно бу рецепт белән . Һәм слишком тиз ашала)))))

Бииик  тәмле була .  10 минутта эшләнә. Обязательно эшлегез

2 скумбриян
1,5 см калынлыкта кисеп банкага салына һәм суынган рассол  салабыз өстенә.

Рассол :
0,5 литр су
3 лавр яфрагы
10 перец горошком
3 гвоздика
тоз -2 аш кашыгы
шикәр комы -1 аш кашыгы

Рассолны 2 минут кастрюль капкачын каплап кайнатырга һәм суынгач балык өстенә салырга.
Балыкны туң килеш киссәң матур, тигез киселә. Әчен алгач салкын су белән чайкатырга. Кара пленкасы була эчендә - аны салфетка белән булса да сөртеп алырга.

Рассол салынгач банкага, капрон капкач белән каплап, суыткычка куярга 2 көнгә. Иртәгә кичкә иншаЛлах берсен ашап карыйбыз - түзмибез.

Озак сакланмый - биик тиз бетә бу)))

Скумбрияне сатып алганга жирный, свежий булсын  .

Рассол эченә крышка куеп калдырдым , ито калкып чыгалар

Бакчачы Лилия

03 Jan, 16:52


"Бәракат " кафесының хуҗасы мөселман кардәш, шуңа шул кафега кереп чәйләр эчеп, ял итеп чыктык.
Пиццалар, бургерлар, чизбургерлар, нагетсы, картофель фри ,шаурмалар һәм башкасы. Барысы да ХӘЛӘЛ.

Выбор бик ЗУР. АллаһумаБарик!!!!
Доставкасы да бар, хәзер номерларын куеп үтәм.

15 минутта китереп бирәләр иншаЛлаһ

8 917 777 49 88

Бу Яркәйдә.

Эшләре бәракатле булсын!!!!

Бакчачы Лилия

03 Jan, 16:31


Яркәй янындагы трасса мыжлап тора иде . Яңа трассаны ачканнан соң бу юл бушап калган, даже светофорны сүндергәннәр.
Яркәй Актаныш сыман булып калды. Актаныш та трассадан 30 км читтә кала бит, Яркәйдә читтә калды хәзер.

Бакчачы Лилия

03 Jan, 11:02


Профилактик чара.
Төрлесеннән куеп чыгам шуларны : чоланга, мунчага һәм базга. 3-4 айга бер куеп чыкканда җитә.

Бакчачы Лилия

03 Jan, 09:03


Тавык ите помидор белән сарымсак соусы астында.
    Бу бииик тәмле, обязательно пешереп карагыз.

Тавык ите бик йомышак, сочный, тәмле була .

600 гр тавык ите
5  уртача помидор ( туңган помидор яки кетчуп салсаң була свежий булмаса)
тоз
борыч
3-4 тырнак сарымсак
Яшел суган, укроп, сельдерей .

Табага конбагыш мае салып тавык итен ике ягын да кыздырып алырырга. ( капкачын каплап).  Тоз, борыч сибергә.
Шул арада помидорны вакларга. Помидорга сарымсак белән үләннәр кушарга һәм кызган тавык өстенә салырга.  15 минут тагын пешерәбез капкачын каплап.
15 минуттан тәмле тавык әзер.
Бу бииик тәмле һәм бик тиз эшләнелә.

Бәрәңге , дөге, кара бодай боткасы янына пешерсәк була

Бакчачы Лилия

03 Jan, 07:28


Тавык кышын да йомырка салсын очен каршысында гел булырга тиеш :

- ком

- туфрак

- кол

- вак печэн ( печэн калдыклары)

Чеснок, суган кабыкларын ташламыйм- жимнэренэ салам.
Кайчак чи бэрэнге, чогендер, кабак, кабачки, кэбестэ кэчэннэре куям каршыларына.

Тэрэзлэре кояшлы якка карасын .
Булмэлэре жылырак була хэм кояш куберэк тошкэн саен яйценоскость арта. Птицефабрикаларда якты ут була гел - тавык йомырка салсын өчен

Мондый кыска көннәрне ут кабызыштырабыз. Лампа кабызмасаң йомырканы күп салмаячаклар.

Бакчачы Лилия

03 Jan, 06:14


Тәмле һәм туклыклы салат! Салат катламлап ясала, беренче катка гына сарымсаклы майонез, ә калган катлам араларына майонез гына сылыйбыз.

1 кат – эре угычтан уган бәрәңге, тоз

2 кат – сарымсаклы майонез

3 кат – шакмаклап туралган ысланган тавык ите, майонез

4 кат – вак итеп кенә туралган әз генә суган

5 кат – корейча кишер

6 кат – саламлап кыяр, майонез

7 кат – угычтан уылган йомырка агы, майонез

8 кат – угычтан йомырка сарысы, майонез

9 кат – угычтан сыр

Өстен теләгәнчә бизибез.

Бакчачы Лилия

08 Dec, 14:48


Туңсаң җылыну ысулы.

Делюсь способом, о котором мне рассказала во время съёмок Наталья Чайникова, которая занимается выращиванием северных ягод. Я попробовал и могу сказать, что действительно работает!

А ещё больше интересного о выращивании ягоды в Югре и выживании на болотах смотрите в полном выпуске видео.
Андрей Даниленко каналыннан алдым :
https://t.me/danilenko_svoe/3184

Бакчачы Лилия

08 Dec, 12:08


Мин үземә маска дигән әйбер ясаган юк. Өлгермим микән инде, ялкауланам микән ))) Сыерга маска ясап, матурлыйлар. Сөте күбәйсен өчен дип аңлаталар.
Кайбер фермаларда вакытында астын чистартып чиста салам салсалар да рәхмәт!!!

Фермер Андрей Даниленко каналыннан алдым :
https://t.me/danilenko_svoe/3184

Бакчачы Лилия

08 Dec, 10:54


Оооо , ураза тотыйм әле - ябыгам ураза тотканда дип ниятләргә ярамый.

Фәкать Аллаһ ризалыгы өчен тотам дип уйларга.
Ният дөрес булырга тиеш .
" Все дела оцениваются по намерениям"
Ябыгам дип тотсаң ул уже диета була - ураза түгел. Андый диеталар бар ул, күпмедер вакыт ашамый торып ябыгалар.
Безгә Аллаһ ризалыгы өчен эшләү кирәк.

Бакчачы Лилия

08 Dec, 10:48


Сәгать ничәдә иртән ашап куярга?

Кояш чыгарга 2 сәгать кала ( якынча ) ашап куярга .

Иртәнге намаз дигән графа түгел . Шул иртәнге намаз дигән графаны карагыз да, шул иртәнге намаз дигәннән 20 минут алдан ашап куеп тәмамласагыз хата булмас иншаЛлаһ.

Бакчачы Лилия

08 Dec, 10:33


Иртәгә дүшәмбе.
Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә Пәйгамбәребез саллаЛлаһу галейһи вассалам ураза тота торган булган.
Көннәр бик кыска. Ураза тотуы мондый көннәрдә бик җиңел Аллаһның рәхмәте белән. Мондый ураза - легкая добыча безгә.

Тукта әле, картайгач тота башлармын әле , диясе юк.
Гарантия юк 70-80-90 га кадәр яшәүгә бер кешенең дә.
Аннан картайгач күбесе тота алмый уже. Яки чире сәбәпле, яки акылы китү сәбәпле, яки картлык сәбәпле - хәле булмый бөтенләй уже тота алмый һб.
Димәк : хәзер, иртәгедән башларга. Мондый мөмкинчелекне ычкындырырга ярамый!!!!

Бу насыйхәтне иң беренче чиратта үземә дип яздым, бәлки сезгә дә файдасы булыр дип монда куйдым.
Сезне барыгызны да хөрмәт итеп- Лилия 🎁🌹
Ииии барыбызга да, апалар , кызлар, җәннәтләрдә очрашырга насыйп булсын!!!!! Аллаһ бездән бу дөньяда җәннәт гаммәлләре генә кылдырсын!!!
#ураза

Бакчачы Лилия

07 Dec, 17:17


Бу тәмле запеканканы бер олы табада яки чүлмәкләргә салып пешереп була .
2 шәр порция ашадык - биик тәмле .

400 гр гөмбә
7-8 бәрәңге ( кабыгын салдырмыйча пешерәбез баштан ,пешүгә суын түгеп суытырга)
2 олы суган
2 помидор
180 гр сыр ( теркадан)
Каймак
Тоз, борыч

Гөмбә белән суганны табага салып кыздырырга .

Табаны майларга
1 слой - бәрәңге
2 слой - каймак
3 слой- гөмбә белән суган
4 слой - помидор
5 слой - каймак
6 слой - бәрәңге
7 слой каймак
8 слой сыр

Бу бииик тәмле. 2 порция ашыйсыз иншаЛлаһ.
Озак , күп яздым - эшләүе тиз ❤️

Бакчачы Лилия

07 Dec, 17:05


Бииииик тәмле , туклыклы запеканка.

Бакчачы Лилия

07 Dec, 12:00


Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче дустым Гөлинә видео җибәрде.
Иске Кади авылының мәчете бу.
Бүгенге көндә ике мәчет бар дип беләм.
Фотода минем карт бабам, әбиемнең әтисе - Мөхлисулла бабай. Ул Иске Кади кешесе. Артында Әнвәр абый басып тора - ул да картаеп ахираткә күчте инде - нинди чибәр егет булган. Урыннары җәннәттә булсын.
Нинди генә чибәр, акыллы, дәрәҗәле булмыйк - азаккы урыныбыз барыбызның да - АХИРӘТ!!

Альхамдулиллэх, Чирмешән, Аксубай, Чистай якларында элек - электән дин бик көчле булган, шуңа бүгенге көндә дә ул якларда намаз, ураза әһелләре күп. Аллаһ бәракатле кылсын ,дәвамлы итсен !!! Хидаят, таквалык, тауфик белән!!!
Ә сакал мөселманнарда альхамдулиллэх сөннәт. Пәйгамбәребез саллаЛаһу галейхи вассаламнең сакалы булган. Гайсә пәйгамбәр дә сакаллы булган, вообще пәйгамбәрләр сакаллы булганнар. Безнең бабаларыбыз альхамдулиллэх шул сөннәт гамәлне үтәгән! Хатыннары, күршеләре ни әйтер микән дип куркып йормәгән.

Бакчачы Лилия

07 Dec, 09:16


Эустома орлыклары 2-4 атна эчендә тишелеп чыгырга тиеш иншаЛлах.
Ут обязательно булырга тиеш. Бүген кояш юк - шуңа лампаны иртүк кабызган идем.
Сездә ничек?? Нәрсәләр утырттыгыз, чәчтегез?
#эустома

Бакчачы Лилия

07 Dec, 08:57


Көръәннән ике аят.

“Берәү Аллаһка гөнаһлы булудан сакланса, ул кешегә Аллаһ дөнья¬да һәм ахирәттә хәсрәтле булудан котылу юлын ачар, һәм  ул кешене Аллаһ уйламаган җирдән ризыкландырыр. Бер кеше үзе, вә барча эшен Аллаһка тапшырса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһ җитәдер. Тәхкыйк, Аллаһы– Үзенең эшләрен җиренә җиткерүче                                              (“Талак” сүрәсе, 2-3нче аятьләр)”. 

Бакчачы Лилия

01 Dec, 12:51


Суярга микән боларны кышкылыкка калдырырга микән, дигәч, сөйләгәнне аңлаган кебек тынып калдылар әле резко.

Бакчачы Лилия

01 Dec, 09:26


Сотовый телефон балалар кулына тоттырып кая утырганарын беләбезме ? Кем белән аралашканнарын беләбезме?
Бу интернет белән дөрес кулланмаган очыракта бала гына түгел, үзебез дә имансыз калырга мөмкинбез!!

Бакчачы Лилия

01 Dec, 09:22


45 — Пәйгамбәребездән ﷺ хәбәр ителә:

إِنَّ اللَّهَ جَمِيلٌ يُحِبُّ الجَمَالَ

«Дөреслектә, Аллаһ — Матур һәм (Ул) матурлыкны ярата».

📚 «Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир», 1741.

Бакчачы Лилия

30 Nov, 11:31


Диана, 26 яшендә - тренер умного фитнеса .
Мөслимә кардәшебезнең файдалы каналын куеп үтәм.

Бакчачы Лилия

30 Nov, 11:28


Ну что пришло время раскрыть ,все секреты ПЛОСКОГО ЖИВОТА 💡

Все о том как сделать живот плоским
Самая главная причина выпирающего живота - Слабость мышц живота
⬇️

И я не говорю про прямую мышцу живота

А про глубокие которые как корсет утягивают наш животик ,не давая ему вываливаться .

Чтобы понять как избавиться от животика ,нужно понять

А С ЧЕМ РАБОТАТЬ ?

Давайте разберемся ⤵️

🌟выпирающий живот 🍎

➡️сколько бы не худела дивот не уходит

➡️Особенно выпирает низ живота

➡️есть ямка посреди живота

🌟Вздутый живот 🎱

➡️живот надутый ,как шарик

➡️в основном после еды

➡️ощущается тяжесть

🌟отекший живот 💧

➡️животик дряблый

➡️нет лишнего веса ,но при этом нет рельефа

➡️постоянно остаются следы от одежды

🌟жирненький живот 🎃

➡️есть явный переизбыток процент жиры .

КАКОЙ ИЗ ВАРИАНТОВ ТВОЙ ?

Или может совокупность разных видов /всего?⤵️⤵️⤵️
Все о том как сделать живот плоским

Бакчачы Лилия

30 Nov, 08:27


Фотолар турында сезнең хатлардан .

"Кызлар, куясы тугел, даже редко
Беренчедэн, куз тия, диндэ куз тию дигэн эйбер бар, узегез дэ белэсез ансын, ботен кеше дэ эйбэт ният бн карамый сезнен фотоларыгызны
Икенчедэн, нейросеть дибез бит инде, бит куркыныч эйбер , сезнен фотоларны алып телэсэ нинди роликлар ясарга момкиннэр,оятсыз роликлар, например и докажите потом, что это не ваши дети
Даже узегезнен фотоларны куймаска"

Бакчачы Лилия

29 Nov, 15:26


Белоруссиядә чыккан май бар сатуда. Биик тәмле. Составын әле укымадым - бик вак язылган

Бакчачы Лилия

29 Nov, 15:18


Бу календарьне бүләк итеп бирделәр хәзер. Вот бу бүләк ичмасам!!!

Сөйли торган календарь.
Шәәәп!!

Вконтакте, инстаграмм, телеграмм аша сихер турында сөйли бер битендә!

Телефонны шул кодка куярга һәм сөйли башлый.
Календарьнең исемен валдберизта язсаң килеп чыга ди.

Бакчачы Лилия

29 Nov, 14:55


Яркәйдә ярмаркалар җомга көнне үтә күрәсең . Теге юлы да җомга көнне ярмаркага туры килдек.

Ике төрле хәлвә алдым . Авыз итергә рөхсәт иттеләр - бииик тәмле!! Ростов якларыннан алып кайтылган диде сатучы.

Миловкада эшләнелгән хәләл маркировкасы булган казылык белән сало бар иде . Теге юлы алган идек - бик тәмле казылыгы.

Ярминкәләргә йорисезме?

Бакчачы Лилия

24 Nov, 09:55


Витамин Д. Аллахнын рэхмэте бу!!
Сәбәп була :

Дабетка каршы

Весны нормада тоту

Онкология чирләреннән профилактик чара.

Бүген бездә кояш !!!!!

Кояшка чыгарга кирәк!

Бакчачы Лилия

24 Nov, 09:46


Апалар, кызлар, бу сорт!
Биик тәмле . Карагыз, кибетләрдә бәлки бардыр сатуда. Элек коллекционерларда гына иде бу.
Валдбериз, озоннардан карагыз, анда да булгалый ул.
Чиргә бирешми бу Аллаһның рәхмәте.

Видеода ничек бар - шулай төшердем. Журналларга һәм пачка тышларына төшергәндә фотошоп кулланырга мөмкиннәр . Монда ничек бар - шулай

Бакчачы Лилия

24 Nov, 09:39


"Мечта Алисы".бик урожайный томат һәм бик тәмле. Мин моны 4 ел элек ачык грунтка утырттым - анда тоже котырып - котырып помидор бирде. Аллаһның рәхмәте бу! Ачык грунтта озынга үсмәде бик -70-80 тирәсе генә булгандыр. Былтыр теплицага утырттым - помидорлары эрерәк булды. Үлчәп карадым 450 гр иң зурысы. Хәзер фотосын куеп үтәрмен. Орлыгын тапсагыз обязательно утыртыгыз. Бер нәрсәдә сибелмәде моңа!! Сибеп үстерә торган начар сортлар кертмим бакчага.

Бакчачы Лилия

24 Nov, 08:33


Авылда шулай бит ул- бер эш бетми)))) альхамдулиллэх.
Берсен буисың, икенчесен ремонтлыйсың, өченчесен  алыштырасың һб. Круговорот дип карыйм мин бу авыл тормышына. Скучать некогда))))

Сарай белән заборга бер төрле буяу сайладык. Серый, дымчатый төсләр модада, но безгә матур, күңелле кирәк.
Астын да шул яшелгә генә буярга микән дип уйлап торабыз. Әле аңа буяу алынмаган.

Сез нәрсәләр эшлисез , апалар, кызлар?

Бакчачы Лилия

24 Nov, 08:18


Сезнең рецептлар рубрикасы.

Адашымның рецепты. Монда саклап куим әле ( балан пирогы дип язып эләп табалабыз моннан тиз генә) Барыбызга да файдалы булыр.
Лилия, Аллахнын рэхмэте булсын сезгэ!!!!

Балан пирогы .

"Мин шулай пешереп карадым, тәмле булды. Пешсен баланы дип 2 сәгатьтән  артык тоттым газны әзәйтеп. Баланны без водяная баняда 1 л банкаларда пешереп куябыз күбрәге, жайлы була."

Бакчачы Лилия

23 Nov, 09:23


Сырный суп. Сырный аш)

Бу биик тәмле, мәшәкәтсез аш . Сырны "Сыробогатов" дигәнне салдым бу юлы . Любой плавл сыр салсаң була

4-5 литрлы кастрюльдә ит салып шулпа пеште.
Ите пешкәч шулпаны сөзеп кайнарга куям.
3 олы бәрәңге
150 гр дөге
1  кишер вак кыргычтан
2 уртача суган
салып пешерәм
15 минуттан соң 350-400 гр плавл сыр салам.
1-2 минут пешереп алгач аш әзер.

Сырный суп төрләре бик күп. Ә сез ничек пешерәсез?
Бүген нәрсәләр пешердегез?

Бакчачы Лилия

23 Nov, 09:23


Сырный суп яратам.
Нинди плавленный сыр салсаң да була .

Бакчачы Лилия

23 Nov, 05:24


43 — Пәйгамбәребездән ﷺ хәбәр ителә:

لَا يَدْخُلُ الجَنَّةَ قَتَّاتٌ

«Гайбәтче Җәннәткә кермәячәк».

📚 «Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир», 7672.

Бакчачы Лилия

22 Nov, 19:41


Уфада колбаса гына ашар инде бу песи.

Бакчачы Лилия

22 Nov, 14:20


Забрали ребёнка после родов 🧡

Обязательно ли ставить себя на учёт, во время беременности? Ответ на этот вопрос Диана получила поздно 🧕

Вторая беременность, чужой город и девушка, которая готовиться к встрече с ребёнком и у неё отнимают малыша

— В Казахстане медицина отличается от РФ, если ты себя не ставишь вовремя на учёт- ребёнка заберут и не пожалеют

Её положили в отделение, где нет ухода, но АльхамдулиЛлях хоть врачи были адекватные и приняли её роды хорошо 💎

Эта сестра поняла как важно восстановиться после такого ужаса🤲

А что происходит с организмом после родов и стресса, у мамочек много вопросов как 👇

-Как пережить послеродовую депрессию

- Какие упражнения можно и нельзя

- Выпирающий животик, как убрать без дискомфорта

Скорей переходи на канал Тренера нового поколения и получи много полезной информации и пользы

https://t.me/+tmJ6EKkFDas4MjFi

Королевская осанка и молодость лица

Возможно ли восстановить тело после родов ?

Как убрать фартук на животе

Бакчачы Лилия

22 Nov, 14:02


Пушистый булалар үскәч

Тааааак , иптәш мәчеләр!! Кайсыгыз малай?

Уфага машина китә - пользуясь случаем столичный егет булсыннар әле болар. Кәҗә төртешә - төртешә каршыга басмаса - кәҗә булмый ул.

Кемгә кирәк - языгыз. Уфага җибәрәм
Минем номер :89053570375

Бакчачы Лилия

22 Nov, 10:42


"Мин әниемнән өйрәнәм" рубрикасы.

Бүген шул салатны эшләгән. Миңа бу салат бик ошады ,соңгы тапкыр кунакка баргач, шуны ясаган иде . Син дә эшлә дип миңа җибәргән.

Фасоль 1 банка
Кукуруза - 1 банка
Копчен тавык -300 гр ( озынча турарга)
Кыяр -2 шт ( озынча турарга)
Корейча кишер -200 гр
Майонез

Бакчачы Лилия

22 Nov, 10:00


Кичә күбегез утыртмыйм дип язды.
Алайса, рассадасын сатып алганда белергә кирәк кайбер моментларын

Эустома баштан бик әкрен үсә .
Бер айда - бер пар яфрак кына чыгара.

Шуңа рассада сатып алганда күберәк парлысын алырга кирәк.

2-3 парлыны алмаска. Чәчкә атып өлгерми бит ул никак. Сентябрьдә генә ата башлый ул. Ә без сентябрьдә уже йолкыйбыз бит чәчкәләрне, заморозка бәрә дә

Эустома үсеп чыкканнан соң 5-6 айдан соң гына чәчкә атачак. Иртәрәк атмый ул . Шуңа 4- 5 пар яфраклысын алырга инде рассада алабыз икән.

Бакчачы Лилия

22 Nov, 09:54


80 процент орлыклар уже кайткан ди. Кичә төшердем. Белгән, сыналганнарны гына утыртам. Рекламага поддаваться итмим.

Лилия, син каян орлыклар аласың ул дип күп сорау килә.


1. Кибетләрдән!!! Урамда, базарда саткан кешеләрдән алмыйм . Алар ул орлыкны то җылыга то салкынга чыгара. Туда - сюда йорткәч - конденсат барлыкка килә . Орлык әйбәт булмый. Орлык миңгерәп тә китә. Яз җитте ди җылыга керткәч ,о -о ,кыш җитте ди тышка урамга чыгаргач.

2 . Төрле - төрле кибетләргә кереп алыштырам шулай . Бер сорт бу кибеткә кайткан булса, икенче кибеткә икенче төрлесе кайткан була

Бакчачы Лилия

20 Nov, 14:37


Төнгә каршы авыл кибетенә барып килдем))
500 сум бүләк итсәң - күренми.
5 бокал алсаң - 2 ел рәхәтләнеп һәр көнне чәй эчәләр синең бокалыңнан. Ике елдан артыкка бармаслар инде)))
Чәчкесе нинди нежный, матур. 6 шт алдым әле

Бакчачы Лилия

20 Nov, 10:59


Үрчетеп карыйсым килә .
Апалар, кызлар, үрчетеп караганыгыз бармы? Сез ничек үрчеттегез?

Орхидея үрчетү серләре.
Шул каналның поисковигына орхидея дип язсаң 40 лап файдалы видеолар килеп чыга орхидея буенча гына 🍀
ЗЕЛЕНЫЙ ДОМ

Бакчачы Лилия

20 Nov, 10:11


Гөмбә, фарш, бәрәңгедән второй.
Бииик тәмле!!!

Фарш - 500 гр
Гөмбә - 400 гр ( любой ярый)
Бәрәңге 8 шт
Суган - 3 шт
Сыр -180 гр
3 зур кашык каймак ( кибет каймагы, булмаса майонез)
Тоз, борыч

Суганны табага салып кыздырып алабыз 5-6 мин һәм фарш салып 10 минутлап пешерәбез.
Аннан гөмбә салып 7-10 мин пешерәбез.
Икенче табада бәрәңгене 7-9 мин кыздырып алабыз конб мае салып.

Чиста олы табага :
бер слой фарш белән гөмбә
Икенче слой бәрәңге
Өченче слой фарш белән гөмбә
Аннан каймак сөртеп өстенә сыр сибелә.
Духовкага китә 25 минутка

Бакчачы Лилия

20 Nov, 08:39


Хэерле коннэр! 🎇
Новые автомобили ЛАДА и с пробегом ! Самые лучшие условия по Татарстану и Башкортостану! 🚗
8906-112-08-48 Нияз

Безнен телеграмм канал

https://t.me/avtomn

Бакчачы Лилия

20 Nov, 07:31


Точный рецепты бар. На глаз ясасаң да була .
Гөмбә белән суган һәм ит булса - отличник була иншаЛлаһ.
Сыр белән каймак өстенә салсаң тагын да шәп була
Бүген нәрсәләр пешерәсез?

Бакчачы Лилия

20 Nov, 03:23


Бик күп кеше шул сорауны бирә - һәм бу аудионың 23 минутында җавап бирә шул сорауга

Бакчачы Лилия

20 Nov, 03:21


"Ахирәт дәресләре". 5 нче дәрес
05.11.2018

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин
https://t.me/ahirat_dares_tatar

Бакчачы Лилия

19 Nov, 15:58


Бүген харчо ашы пешердем грецкий орех, кара җимеш салып .
ИншаЛлах рецептын куярмын.

Бакчачы Лилия

19 Nov, 10:32


Кытай түгел!! Владимир шәһәре.

Мин шул Бабл Гам дигәнен алдым.
Туалет, ванныйга куйсаң да була .
Мин бүлмәләргә генә куйдым.
3 не генә алган идем баштан

Бакчачы Лилия

19 Nov, 10:25


Иртән шул тәмле искә уянабыз.

Владимир шәһәрендә эшләп чыгаралар - үзебезнеке!!! Кытай түгел!
Российский бренд!!!

Исеее  - сразу кибеттә мәчет исе, Мәккә исе сыман тәмле ис таралды. Исе бик тәмле. Мин Бабл гам дигэнне кайтарттым.
Былтыр бик кыйммәт хактан алган идек кибеттән 750 сум тирәсе иде, ялгышмасам.
Озонда хакы бик түбән.  71 процент ташлама бара монысына бүген, шуңа сразу бер ничәне алдым.
Әкрен генә  өйрәнәм мин дә интернет аша гына алырга.

Упаковкасы затлы , матур .

Артикулын куеп үтәм.
https://permegi1.mobz.click/umniazliliya911

Бакчачы Лилия

19 Nov, 08:25


"Мин Сездән өйрәнәм " рубрикасы.

🌺🌹🌺🌹🌺🌹🌺🌹🌺🌹🌺🌹🌺🌹


"Агаповский " дигән баллы борыч.
Сорт! Уңышлы. Орлыгын алып калып була .

Зубарджат Набиуллина уңышлары.

"Агаповский  бик тэмле

Куп була

Мина бик ошады , быел беренче тапкыр утырткан идем"

Зубарджат, Аллахнын рэхмэте булсын сезгэ!!!!
Уңышларыгыз күп, бәракатле булсын!!!!
Кайсы яклардан үзегез?
Апалар, кызлар, сез кайсы сорт борычларны елдан ел утыртасыз? Любимчикларыгыз бармы?

Бакчачы Лилия

03 Nov, 12:30


Матур һәм файдалы. Артык сүзсез.

Согуд Гарәбстаныннан бер яшь кардәшебезнең атмосфера каналы, анда КСАдан бик матур кадрлар бар, тере фотолар гына түгел
Исламның тарихи урыннары, шулай ук ​​сезнең өчен искә төшерү булырга мөмкин файдалы күрсәтмәләр .

Беренче җомга намазы шунда укылган

Подписывайтесь أهلا وسهلا

https://t.me/docinksa

Бакчачы Лилия

03 Nov, 11:16


Сөннәт гамәл булып тора тауга менгәндә - Аллаһу акбар дип әйтү

Таудан төшкәндә СубханаЛлаһ дию.

Җәяүме, машинадамы, самолеттамы аерма юк

Самолет күтәрелгәндә Аллаһу акбар дибез
Самолет төшкәндә субханаЛлаһ диелә

Бакчачы Лилия

02 Nov, 10:47


Бакчага әкренләп үлән чәчеп бакчаны кысып киләбез.
Кеше бакча өчен түгел, ә бакча кеше өчен булырга тиеш.
Җитәрлек кенә җиләк - җимеш булса - җитә.

Көне - төне бакчада эшләп Аллахка гыйбәдәт кала башласа - банкрот булуыбыз бар Аллаһ сакласын.
Раббыңа баш имәсәң Аллаһ шул бакчаңа баш идертергә мөмкин Аллаһ сакласын!!

Ә сез ничек? Бакчаны зурайта барасызмы? Кыскартып килэсезме?

Бакчачы Лилия

02 Nov, 09:03


Кстати, без кичә озоннан алган аккумулятор белән эшли торган пычкы да бар. Тоже 2 аккумулятор белән. Без икелэтэ, дисәң була , кыйммәтрәк алганбыз. Хәерле булсын!!
Монда шул ук әйбер иииң түбән хактагысы гына куела
https://t.me/+WGvTVdj2nkQ0ZTIy

Бакчачы Лилия

02 Nov, 08:24


Постельное бельё 756₽

Бер үк әйбергә төрле хаклар маркетплейсларда, монда шул бер үк әйбернең иң түбән хаклысын куялар

Үзем кереп карадым - бу хактан бара, әйе .

80 ℅ ка кадәр ташлама белән чыккан әйберләр Скидки и промокоды, дигән каналны күбегез беләсездер инде.
Сылтаманы яңадан куеп үтәм👇

https://t.me/+WGvTVdj2nkQ0ZTIy

Бакчачы Лилия

02 Nov, 08:11




Һәм теләсә нәрсә язып та утырырга ярамый . Мине белмәсләр, мин инкогнито дип утырасы юк.

Көннән - көн яңа ботлар, программалар чыга. Көннән - көн!!!!
Хоть бер ничә аккаунт ач - чыга.
Нинди группаларда утырасың чыга, игътибар иттегезме

Любой платформада утырганда, язышканда, фото, видеолар җибәрешкәндә дә сак булырга кирәк . Кая гарантия что ул платформалар дальше - больше недобросовестный кешеләр кулына эләкмиячәк? Гарантия юк.

Бакчачы Лилия

02 Nov, 08:06


Менә шундый форматта җибәрәләр вирус.
Фото дип уйлап ачсаң бөтен телефонның данныйлары китәчәк. Аллаһ сакласын.
Парольлэрең һб

⚡️ Фотолар АPK форматында булмый .
Туганнарны , балаларны кисәтик

Бакчачы Лилия

02 Nov, 07:19


Безнең әбиләр яраннарны юкка гына яратмаганнар.
Менә ничек матур булып үсәләр .

Яран гөлләре бер төрле генә түгел. Алар төрлесеннән була . Кайберләре өскә табан үсә, кайберләре янга китә, кайбересе аска төшә торган була.

Зональный
Зональтик
Гибридный
Королевский
Плющелистный
Душистый
Стеллар
Пеларгония Ангел
Һб
Алар биииик күп төрле.

Бакчачы Лилия

02 Nov, 06:55


Яран гөле бик тиз тамырлана, алайда кайбер шартлары үтәлсә тагын да әйбәтрәк була.
1 . Тамырланырга куйгач суын алыштырмыйм. Шул үзенең суында әйбәтрәк тамырлана. Элек белмичә гел алыштырып тора идем.
2 . Өйдә җылы кушылгач, батарейлар җылыта башлагач тизерәк, әйбәтрәк тамырлана һәм үсенте үлми.

3 . Үсентене туфракка утырткач артык туфрак белән күммәскә кирәк . ( помидор аягы каралып черегән сыман яран да чери шулай)
Үсентене утыртканнар соң артык су сипсәң аягы чери . Черная ножка чире булуы бар. Шуңа, өйдә отопление булганда утыртсаң хәрлерәк.

Бакчачы Лилия

02 Nov, 06:50


Өй гөлләрен кәметкән идем шактый гына һәм үзебезнең яран гөлен бетерергә кулым бармый. Бик күп төрлене әле тамырланырга куйдым)) Бар икән күрәселәр.
Язын иншаЛлаһ тышка чыгып китерләр.
Яратасызмы яран гөлләрен?
Сездә ниндиләре бар? Чәчкә аталармы?
Яраннарыгызны куеп үтсәгез була. Яран гөлләрен сатсагыз бу пост астына игъланнарыгызны куйсагыз була .

Бакчачы Лилия

02 Nov, 06:39


40 — Пәйгамбәребездән ﷺ хәбәр ителә:

المُؤْمِنُ مِرْآةُ المُؤْمِنِ

«Мөэмин кеше икенче берәүнең (мөэминнең) көзгесе (булып тора)».

📚 «Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир», 6655.

Бакчачы Лилия

25 Oct, 07:53


Чанахи. Грузия халкының милли ризыгы.

Бу бииик тәмле була .
Обязательно пешерегез. Кайткан кунакларга пешереп ашатыгыз - стоящий бу.

Баклажан урнына кабачки салсаң була.

600 гр ит шакмаклап
7-8 шт уртача бәрәңге ( соломкой яки шакмаклап)
2 баклажан ( 350 гр тирәсе) шакмаклап
600 гр помидор шакмаклап
3 суган
1 зур кишер
Чеснок 5-6 тырнак
Сыр ( салсаң була, салмасаң да була)
Лавр яфрагы 5-6 шт
Тоз
Борыч

Чүлмәккә :
1 катламына ит салына һәм тоз

2 катламына бәрәңге

3 катламына баклажан ( баклажанны тозлы суда 20 мин тотып чайкатсаң була , мин тозлы суда тотмадым -баклажанны тәмнәп карадым әчесе юк иде)

4 катламына кишер

5 катламына помидор ( яртысын)

Өстенә борыч сибергә

Духовкага куябыз һәм 10 минут пешергә кала тагын помидор , сарымсак 1 тырнак, 1 лавр яфрагы һәм сыр салып 10 минутка духовкага куеп пешереп бетерәбез.

Бу биик тәмле.
#чүлмәк #горшок

Бакчачы Лилия

25 Oct, 07:51


Сарымсак.

Кем әле утыртмаган - әле утыртып була - бер ни булмый  , әйбәт кышлый иншаЛлаһ.

Суган, бәрәңге үскән җиргә утыртырга ярамый сарымсакны, чөнки бер үк чир белән зарарлана бу культуралар. Кыяр, кәбестә, борчактан соң утыртсаң була.

Бакчачы Лилия

25 Oct, 07:51


Рецепт җибәрделәр миңа һәм сезнең белән дә бүлешеп үтәм.
ТЫКВЕННЫЙ СОК С МЯКОТЬЮ

🍅Ингредиенты:
- 2 кг очищенной тыквы
- 200 гр сахара
- сок двух крупных апельсинов
- 0,5 ч.л. лимонной кислоты

🥫Приготовление:

Должна сразу сказать, что все пропорции довольно приблизительные, нужно ориентироваться по своему вкусу.

Тыкву очистить, произвольно нарезать, сложить в кастрюлю, залить водой так, чтобы покрыла и поставить на огонь. Варить на медленном огне до полной готовности тыквы.

Далее тыкву следует измельчить блендером или протереть через сито.

Добавить апельсиновый сок, сахар, лимонную кислоту и снова поставить на огонь. Попробовать, довести до приятного кисло-сладкого вкуса, добавляя еще сахара или лимонки.

Довести сок до кипения.

Разлить в стерильные банки и герметично закрыть.

По желанию апельсинового сока можно взять больше. Можно вообще использовать пакетированный апельсиновый сок. Или использовать яблочный сок вместо апельсинового.

Бакчачы Лилия

25 Oct, 07:26


Сарымсакка, тюльпаннарга су сибергә онытмыйк. Быел бездә мәсәлән көз яңгыр бик әз булды - җирләр коры тора. 4 -6 атна элек утыртып та тамыры бөтенләй булмаска мөмкин җир коп - коры торса

Сарымсак тамыр җибәргәч луковицасын аска җир астына тартачак. Аллахнын рэхмэте бу. Суыктан саклап, җылыга тартачак

Кем әле утыртмаган - самый вакыты. Только сразу су сибегез - тамыр җибәрәчәк.

Бакчачы Лилия

25 Oct, 07:15


39 — Пәйгамбәребездән ﷺ хәбәр ителә:

مَنْ لَا يَرْحَمِ النَّاسَ لَا يَرْحَمُهُ اللّه

«Кем дә кем кешеләргә рәхимлелек (шәфкатьлелек) күрсәтмәсә, Аллаһ аңа карата рәхимле булмас»


📚 «Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир», 6597.

Бакчачы Лилия

24 Oct, 15:55


Татар могаллималаре укыта

Пәйгамбәребез ﷺ әйткән:

🛤 "Кем гыйлем юлына басса, шушы кешегә Аллаһ Тәгалә Җәннәткә керү юлын җиңеләйтер"

Гыйлемне телефон аша өйдә утырып алырга теләучеләргә 💙 Хәсәнәт центрын тәкъдим итәбез.

Бу центрда 💌 югары белемле, тәҗрибәле, сабыр остазлар укыта.

🎯Шулай ук каналда таба аласыз:

💫 файдалы викториналар
💎 Коръән гыйлемен тирәнтен өйрәнү курслары
👑 иманны куәтләү курслары
🎙 кызыклы туры эфирлар

Гыйлем алу мөмкинлеген югалтмагыз 👇
https://t.me/+dotPNOlW1iY3OTEy

Бакчачы Лилия

24 Oct, 14:15


Мин сездән өйрәнәм.
Эльмираның ассорти закруткасын куеп үтим әле.

"Кукурузны утыртам, маринадлар эшляем, рагу итептэ пешерэм. Разнообразие очендэ, табынга куйсан да матур, ашарга да тэмле - минемчэ"

Эльмира, сез кайсы яктан әле ?
Диалект буенча Башкортостан дип аңлыйм.

Бакчачы Лилия

24 Oct, 12:43


Бүген кичке чәй янына кекс кына пешерергә булдым .
Кибет печеньелары еллар буена бозылмый бит, шуңа аларны биик сирәк алырга тырышабыз.

2 йомырка
1 стакан шикәр комы ( мин әзерәк салам)
1 стакан каймак ( яки 1 стакан әчегән сөт)
1 бал кашыгы сода - гасить итеп уксус белән
2 стакан он
Йозем

Каймак белән күпкә тәмлерәк  була.

Өсте килгинчә пешерергә духовкада.
Мин духовканың баштан астын кабызам, 15 минуттан соң өстен дә кабызам.

Сез ничек пешерәсез кексны?
Нәрсәләр пешердегез бүген?

Бакчачы Лилия

24 Oct, 09:05


Күршең булса - шундый булсын!

Түбән Камадагы күршем Раушания нәрсә пешерсә дә әти - әниләргә күчтәнәч итеп кертә. Бүген  үзе ясаган балык консервасы алып кергән. Әнием әйтә, бик тәмле, рецептын язып алып эшлә, ди миңа. Минем бу агрегат юк әлегә.
Хәзер әниемнең язуын гына куеп үтәм ничек бар. Монда пост ясап калдырам югалтмаска.

"1 кг балыкка
10 гр. соли
0,5 банкага 5 шт. горошек перца
1 лавр. лист маленький
Приправа для рыб эз генэ
Под. масло 4 ст. л.
Потом дополнить под. масло до плечика банки
Автоклавка куябыз
60 минутка, 120 градуска
2кг 500гр балыктан (без головы, без хвоста) 6 банка 0,5 килеп чыга

Автоклавны Домашний стандарнын "Личный повар" дигэнен алырга кирэк.

Бу лещ балыгы
Скумбрия, горбуша да ярый"


Раушания, Аллаһнын рэхмэте булсын үзеңә!!!! Син күрше булып яшәгәндә әтием - әниемнәр янында, минем дә күңелем тыныч. Аллаһ үзеңә бәракатле, бәхетле гөмерләр насыйм итсен!!! Теләгән теләкләрең чынга ашсын!!!! Аллаһ догаларыңны кабул итсен!!!!

Бакчачы Лилия

19 Oct, 13:49


Болар ике забор аша очып яшь партия, соң чыккан индоутка яшь кызлар янына килгәннәр шулай . Ике егет. Үзләренең дә кызлары бар юк исә

Бакчачы Лилия

19 Oct, 13:27


Реклама!!!
Актанышка, Яркәйгә доставка бар.
Әниләре бик акыллы.
89053570375 Лилия

Бакчачы Лилия

19 Oct, 13:22


Әкияттә кунакта.
2024 ел !!!! Кеше агачтан сорый , агачтан курка, агачтан өмет итә! АстагфируЛлаһ!!!! Кирәк бит шулай адашырга!!!

Агачтан сорау, таудан сорау, елгадан сорау - болардан курку, сорау, өмет итү - ислам динендә ШИРК дип атала.
ИҢ ЗУР ГӨНАҺ
Гөнаһларның ИҢ ЗУРЫСЫ!!!!
Мөселман кешесе фәкать бер Аллаһтан гына сорарга, өмет итергә, куркырга тиеш!!! Фәкать БЕР АЛЛАҺКА ГЫНА ЫШАНЫРГА.
Татар авылларында, үзләрен "мөселман" дип атаган кешеләр дә шулай элә икән чүпрәк. Кирәк бит шулай адашырга!!
Ислам динендә - точно ИҢ ОЛЫ ГӨНАҺ

Бакчачы Лилия

19 Oct, 13:19


Альхамдулиллэхи Раббиль Галамин!!!!
Үзебезнең туган илебез бигерәк матур бит!!!

Актаныш ягыннан Илеш районына килеп керүгә, күпердән чыгуга тау бар, шул тауны менүгә шул җирдә туктап карагыз табигатьнең матурлыгын. Монда машиналар туктап туктап карап китәләр шулай. Питр тавы дип йортәләр бу тауны.

Безнең традиция, Актаныштан кайтканда шунда туктап мороженый ашарга.

Бакчачы Лилия

19 Oct, 13:14


22 еллап кына алам бу пастаны. Сивак тәме килә бу теш пастасыннан. Бик озакка җитә. Аны бер борчак кадәр генә салырга теш чистартканда -шәп күбекләнә ул һәм исе галәмәт тәмле. Мәчет кибетләрендә була ул. Яшеле иң тәмлесе кебек ул миңа калса.

Сивак ул шундый тамыр. Бу пастага шуны салганнар дип аңлыйм.

Сивак куллану - пәйгамбәребезнең саллалаху галейхи вассаламнең сөннәте булып тора.

Хадис :
«Если бы я не считал, что это будет тяжело для членов моей общины, то обязательно велел бы им чистить зубы мисваком перед каждой молитвой» (Этот хадис приводят Аль-Бухари и Муслим).
Хадис :
Сообщается, что ‘Аиша сказала:
- Обычно мы готовили для посланника Аллаха, да благословит его Аллах и да приветствует, зубочистку и воду для омовения, а Аллах поднимал его ото сна ночью, когда желал этого, и он использовал эту зубочистку, совершал омовение и (приступал) к молитве. Муслим 746.

Бакчачы Лилия

19 Oct, 13:12


Хәдис :
«Если сможешь, ни в коем случае не становись ни первым из тех, кто входит на рынок, ни последним из тех, кто покидает его, ибо (на рынке ведёт) свои сражения шайтан и там он водружает своё знамя».

До меня дошло, что ангел, подняв свое знамя, присоединяется к первому, кто отправился в мечеть. И он продолжает так, пока он не вернется домой. А шайтан, подняв свое знамя, присоединяется к первому, кто отправился на рынок.
Абу аль-Хасан ибн Батталь в шархе на аль-Бухари сказал:
Так как в мечетях поминают имя Всевышнего Аллаhа. А на рынках, в основном, крики, пустословие, забота собрать деньги, жажда приобрести дунья дозволенным путем и прочее. А если на рынках поминать имя Аллаhа, то станет лучшим деянием.
«Шарх Сахих аль-Бухари» 6/249.

Элек бу Актаныш гөрли иде. Хезер берәм -сәрәм генә кибет калган. Олы - олы кибетләр барлыкка килде бит хәзер Актанышта да. Бер ничә "Пятерочка" "Магнитлары', "Победалары" "Находкасы ", "Фикс - прайс" кибетләре .

Кулымда пакет шыгыр - шыгыр . Тавышын сүндерегез.

Бакчачы Лилия

19 Oct, 11:13


Актаныш Находкасында савыт - сабалар төрлесеннән. Матурлар, нежныйлар бигерәк.

Бакчачы Лилия

19 Oct, 11:07


Актанышка барсак иң беренче итеп шул ипине кереп алабыз. Актаныш аша Түбән Камага барганда да шул ипине кереп алам күчтәнәчкә.
Актаныш бренды дип йортәм мин бу ипине. Бу ипинең тәмлелеге белсәгез. Актаныш аша үтсәгез обязательно алыгыз.

Бакчачы Лилия

19 Oct, 11:06


Актанышның матурлыгы ,чисталыгы,пөхтәлеге! Күрегез әле!!! Альхамдулиллэх!!

Розаларын уже матур иттереп кискәннәр - кышка әзерләгәннәр !

Бүген Актанышка барып килдек. Забор буярга буяу да кирәк, су кранына тройник та кирәк һб. Авыл җирендә вак төяк күп кирәк ул
Шимбә кибеткә барыш - базарларларны хәзер олы кибетләр алыштырды бит инде.

Актанышта бер булса да булганыгыз бармы?

👍 бар

бер дә булган юк

🎉 яшим шунда

12,630

subscribers

2,932

photos

3,020

videos