РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿 @rafilya_shamsutdinovablog Channel on Telegram

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

@rafilya_shamsutdinovablog


Канал татарского блогера Рафили Шамсутдиновой ❤️

Канал татар телендә
Тормыш
Дин
Сәламәтлек
Рецептлар

Менеджер по рекламе @elvira_admin
Другие вопросы в Wat’s up - 89625614314

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА (Russian)

Канал татарского блогера Рафили Шамсутдиновой ❤️nnВы когда-нибудь задумывались о том, какие тайны скрывает татарская культура? Хотели бы научиться готовить традиционные татарские блюда или просто узнать больше о татарской истории? Тогда канал Рафили Шамсутдиновой именно для вас!nnНа канале вы найдете множество интересных материалов о татарской культуре, традициях, кулинарии и многом другом. Здесь собрано все, что поможет вам глубже погрузиться в мир татарского народа

Подпишитесь на канал и наслаждайтесь увлекательными публикациями, которые помогут вам расширить кругозор и узнать что-то новое о татарской культуре

Управляющий по рекламе: @elvira_adminnДля других вопросов обращайтесь по номеру Wat’s up - 89625614314

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

20 Nov, 11:16


Сәлам дусларым, кичә кич кенә Казанга барып кайттык, клиентларыбызның товарларын алдык , бүген шуларны тарату эше белән мәшгульбез, Нияз почтага посылкаларны алып китте. Эш бара, Аллаһка шөкер, хәерле эшләр булсын, продукт алган кешеләргә Аллаһ шифасын бирсен дип теләп бирәм һәрчак ❤️❤️❤️ Продукция чыннан да бик яхшы, кат-кат , күпләп, яратып заказ бирәләр! ❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

20 Nov, 09:02


Казанда яхшы эш табуның иң гади ысулы.

Сайтлардан, белдерүләр язылган җирләрдән эзләп, үз резюмеларыгызны турыдан-туры җибәреп - сез болай итеп БЕРКАЙЧАН да җүнле эш таба алмаячаксыз. Ә киресенчә, эзләүдән туеп әз акчалы эшкә булса да ризалашачаксыз.

Чыннан да яхшы түләнә торган һәм кызыклы вакансияләрне табу өчен сезгә «Работа и вакансии Казани» каналына язылып куярга кирәк☝️

Анда һәр көнне барлык агрегаторлардан вакансияләрне җентекләп сайлап алалар һәм шәһәрдәге эшләр хакында иң яхшы тәкъдимнәрне генә бастыралар.

Шулай ук каналда, өйдән эшләргә күнеккән кешеләр өчен "удаленные вакансии" бар.

Студентлар һәм көненә 3 сәгатьтә акча эшләргә теләүчеләр өчен, көн саен, "джайджест подработок" дигән бер көнлек эшләр дә чыгып бара.

💼Югалтмас өчен язылып куярга киңәш итәм- Казанда эш эзләү буенча иң яхшы канал:

https://t.me/+zXYt7-ZMp0szN2Ri
.

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

19 Nov, 15:45


#халяльхарам рубрикасын яңартып җибәрик әле

КРАБ - ХАРАМ!

Ә НИК КРАБ ТАЯКЧЫГЫ ХӘЛӘЛ БУЛА АЛА? 🤔

Җавап - видеода!

Видео файдалы булса лайк һәм комментарийлар көтеп калам!❤️❤️❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

19 Nov, 11:30


Брендфри фирмасының салфеткаларын күрсәтеп киткәнем бар иде инде. Шуларны сумкамнан алмыйча да йөртәм. Менә шушы ап-ак куртканың пычрак таплы җирен күреп алдым да, сөртеп куйдым тиз генә.

Әлеге салфеткаларның иң яхшы эффекты яңа тапларны бетергәндә күренә. Компактлы булуы, аны һәрвакыт кул астында йөртергә мөмкинлек бирә. Укуда, эштә, сәяхәттә булганда, самолетта яки поездда, балалар белән - бар җиргә дә үзегез белән ала аласыз.

Бер салфетка күп җирне сөртергә җитә. Кулланганнан соң, эзләр һәм таплар калдырмый. Барлык тукыма төрләре өчен дә яраклы. Куллану ысулы: салфетканы алып, тап булган  урынны түгәрәк хәрәкәтләр ясап сөртәсез һәм киптерәсез.

Алар яңа таплар белән яхшырак эшли, шуңа күрә аны кием пычранган моментта ук куллану кирәк.
Салфеткалар бары тик тапларны бетерү өчен генә, алар белән битне, кулны сөртергә ярамый.
Балаларның мәктәп киемнәре, ак күлмәкләрендәге тапларны бетерү өчен актуаль булачак бу салфеткалар. Аларны балаларның рюкзакларына салып җибәрсәң дә була👍🏼
Универсаль, җыйнак, уңайлы.Юып булмаган әйберләрдән тапларны чыгару өчен менә дигән булышчы бу👍 Сезгә дә киңәш итәм! Ссылкасы зәңгәр язуга баскач чыга👇

👉🏼ЗАКАЗ БИРЕРГӘ

.

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

19 Nov, 05:31


17 ноябрь көнне Теләче районы, Олы МӘТӘСКӘ авылында үткән ҖӘЛИЛ ХӘЗРӘТ ФАЗЛЫЕВ белән вәгазь кичәсенең тулы язмасы ❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

18 Nov, 16:23


Ә МОНСЫ МИНЕМ ВӘГАЗЬ КИЧӘСЕННӘН КЕЧКЕНӘ ГЕНӘ МИНИ-КОНСПЕКТЫМ :

Ислам динендә 4 кагыйдә бар дип сөйләде ҖӘЛИЛ хәзрәт ФАЗЛЫЕВ, кыскача гына язып алдым:
1 Ярату (Аллаһны, Пәйгамбәребезне (сгв), барча Аллаһның мәхлүкларын)
2 Зыян салмау (мөселман кулыннан да, теленнән дә беркем зыян күрмәс)
3 Кәнәгать булу, шөкер итү (30 ел элек кенә артка чигенеп юллар, кием, тормыш, өйләрне карыйк, кайчан яхшырак?)
4 Кирәкмәгән җиргә кысылмаска кирәк (иң яхшы өйрәтү - үзең үрнәк булу)


КИЛЕШӘСЕЗМЕ БУ СҮЗЛӘР БЕЛӘН?

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

18 Nov, 16:22


Вәгазь кичәсеннән аз гына өзекләр монда, тулаем видеосы бар, Нияз төшерде, кертеп булса, бәлки соңрак кертер әле.


СөбханАллаһ Җәлил хәзрәт, каян сүзен таба, йомшак кына сөйләп башта көлдерә, аннары артка да утырта 😅👍 Гомерләре озын була күрсен, тиңе булмаган, бик көчле оратор!!!

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

18 Nov, 16:12


Әти-әниеңне карарга яратам дип еш язасыз, кичә кайтып килдек 1-2 сәгатькә генә, сәбәбе - авыл клубында Җәлил хәзрәт вәгазе иде кичә, чәйләр эчтек тә, вәгазьгә киттек, аннары кире өйгә ❤️❤️❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

14 Nov, 16:35


Бу бүлмәне тулаем ясап, кызларны "башка" чыгарырга иде 😅😅😅 Бу зур йокы бүлмәсе, ул бездә ничә еллар буе кладовка шикелле рольне үтәде, алар кечерәк бүлмәдә иделәр 😍

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

14 Nov, 16:35


Бу арада һаман ремонт бн маташабыз ...

Урамдагы коймаларны сорап язасыз еш кына, койма почти әзер ул, ләкин эшләүчеләре койрыксыз булып чыкты, һаман капкасын эшләргә тиешле кешесе килми, киләм дигәненә 1 ай үтә бугай инде 🤦🏼‍♀️ Шуңа тулаем әзер булгач күрсәтермен дип тора идем, Аллаһ рәхмәте бн бер булыр инде ул 😅😅😅

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

14 Nov, 16:32


Нияздан соңгы яңалыкларга күзәтү, ул сәясәт белән нык кызыксына, миңа Нияздан ишеткән яңалыклар җитеп тора. Үземнең күптән инде яңалыклар дип исем киткәне юк, ә сездә ничек? 🙈🙈🙈

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

14 Nov, 16:27


Үзебезгә домашний гына итеп шалт-шолт итеп кенә...

Ә кайчандыр мин ролларны заказга эшли идем... Зөләйха кечкенә, декретта утырган вакыт, ул көйсез, яшәргә акча җиткереп булмый, йорт салабыз... Кыскасы, чарасызлыктан мин тортлар пешерергә, роллар ясарга өйрәндем һәм заказга эшли башладым... Шул вакытта 8 ел элек мин блогымны да башлап җибәрдем, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты инде... Эх, искә төшеп китте! Бүгенге көнебезгә бары - ӘЛХӘМДҮЛИЛЛӘҺ!

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

14 Nov, 15:21


Бүген РОЛЛЫ ясап алам әле, Аллаһка тапшырып ...

Бар нәрсәнең бәясе әкәмәт арта, бу сырның кайчандыр 800 граммлысы 340-380 сумнар иде, хәзер 500 граммлысы 480 сум икән ...

Ә сез роллар яратасызмы? Үзегез эшлисезме?

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

14 Nov, 12:58


Көз җитүгә шушы масканы табып чыгарам. Кызлар, ул искиткеч, менә дөресен әйтәм😍 Аны сөрткәч, тән тиресе шундый шома һәм сыгылмалы булып кала🥰

Көз көне битне карау аеруча мөһим, чөнки җил, салкын һава, өйдәге батарея кызулыгы аны киптерә һәм начар йогынты ясыйлар.

Төнлә тирене торгызу өчен шәп маска бу, аның белән ТИРЕ нибары 1 ТӨН ЭЧЕНДӘ ИДЕАЛЬ ХӘЛГӘ КИЛӘЧӘК🔥

Битне ӘЙБӘТ ТУКЛАНДЫРА ТОРГАН БИТЛЕКНЕ  төнгә калдырырга мөмкин. Ул аны:
- дымландыра
- җыерчыкларны тигезли һәм тонык йөз төсен ачып җибәрә
- лифтинг эффекты-тирене тарттырып куя һәм сыгылмалы итә🔥
Составы бик нәтиҗәле: церамидлар, витаминнар, гиалурон кислотасының 5 төре бар.

Ә тагын аны күз астына патчилар урынына кулланырга мөмкин.  Иртән күз астына сөрткәндә, шешенүне бик яхшы бетерә. Һәм бик экономияле килеп чыга.

БӘЯСЕ БИК АРЗАН,- ә эффекты кыйммәтле битлекләрнеке кебек!
КӨЗГӘ ҺӘМ КЫШКА КУЛЛАНЫРГА ИДЕАЛЬ БУЛАЧАК!!!

WILDBERRIES ТА ХӘЗЕР БИК ЯХШЫ БӘЯ. Мин хәтта түбән БӘЯ дип әйтер идем🔥 Чөнки, бүген ЧЕРНАЯ ПЯТНИЦА башланды💣

Ышаныгыз, мондый бәягә һәм әйбәт  составны минем очратканым юк иде.
Кыскасы, кызлар, сезгә бик киңәш итәм💜(зәңгәр язуга баскач ссылка чыга👇)

ВБ ГА СЫЛТАМА

.

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

14 Nov, 09:10


Күңелне тынычсызлык биләп алганда укыла торган дога 👇

Пәйгамбәребез ﷺ бу доганы күп укый торган иде:
🤲🏻 «Аллаһүммә инни әгүҙү бикә минәл-һәмми үәл-хәзәни үәл-гаҗзи үәл-кәсәли үәл-бүхъли үәл-җүбни үә даләгыйд-дәйни үә галәбәтир-риҗәл» .
🤲🏻 «Әй, Аллаһ! Мин тынычсызлыктан һәм кайгыдан, гаҗизлектән һәм ялкаулыктан, саранлыктан һәм куркаклыктан, бурычның авырлыгыннан һәм кешеләрнең золым кылуларыннан Сиңа сыенам».

#ислам #дин #динтурында #дога

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

14 Nov, 09:09


ДОГАЛАР КАБУЛ БУЛА ТОРГАН ОЧРАКЛАР👇🏻

Аллаһка дога кылучының йөрәге Аңа гына юнәлгән булса һәм дога кабул була торган вакытның берсенә туры килсә, Аллаһның хикмәте белән, бу дога җавапсыз калмас.
🟢 төннең соңгы 1/3 өлеше;
🟢 азан вакытында;
🟢 азан белән камәт аралыгында;
🟢 фарыз намазлардан соң;
🟢 имам мөнбәргә менеп, җомга хөтбәсен тәмамлаганчы;
🟢 җомганың соңгы сәгатендә (икенде намазыннан соң) кылынган дога;
🟢 яңгыр яуганда;
🟢 Коръән укыганнан соң;
🟢 сәҗдәдә вакытта кылынган дога;
🟢 Рамазан аенда.

Дин вә мәгыйшәт

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

13 Nov, 11:10


Бавыр яратучылар бездә мин һәм Язилә генә, Нияз капса 1-2 каба, Зөләйха гомумән яратмый ...

Ә сездә ничек?

Бавырны гел шушы видеода сөйләгәнчә генә кыздырам, шулай бик яратам 😍😍😍

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

13 Nov, 08:59


Дусларым, бүген балкон тәрәзәсен чистартып алдым. Тузан, бармак таплары һәм еш кына тәрәзәләрне һәм көзгеләрне тонык һәм пычрак хәлгә китерәләр. Мин аларны бетерүдә -  Brandfree ның чистарткыч чарасын кулланам.

Ул шулай ук машина фараларын чиста тоту өчен дә әйбәт👍🏼 Урамга су ташып юып азапланасы юк, күбекне сылап, сөртеп алу өчен берничә минут җитә! Ялтырап торачак!

Күбекле спрей-чистарткыч-пластик һәм пыяла, шулай ук башка материалдан булган өслекләрне чистарту өчен идеаль вариант.

Күбекне чыгаргач, 30 секунд көтәргә һәм коры чүпрәк яки губка белән сөртеп алырга. Ул агып төшми, өслекне чиста һәм ялтыравыклы итеп калдыра. Аның белән җыештыру күпкә тиз һәм нәтиҗәлерәк була.

Әлеге чара универсаль һәм төрле өслекләр өчен туры килә, мәсәлән
көзгеләр, тәрәзә, душ кабинасы, фаралар, кухня фасадлары, пластик, фарфор, хрусталь савытлар һ. б.

Brandfree пенасы куллануда экономияле, күләме 400 мл, күп җирне чистартуга җитә. Пыялаларның (көзгеләрнең) алга таба парлануын булдырмый, бу бигрәк тә ванна бүлмәләрендә һәм
дымлылык югары булган җирләрдә кулланганда.

Әгәр дә көзгедәге таплар, бармак эзләреннән туйгансыз икән, Brandfree күбеген кулланып карагыз! Сезгә дә булышыр дип ышанам. Сылтамасын калдырам: (ссылка зәңгәр язуда, шунда басыгыз)

     ЗАКАЗ БИРЕРГӘ

Ноябрьдә распродажа башланачак, заказ биреп калырга өлгерегез.

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

13 Nov, 08:45


Мин тәрәзәләр юдым бүген, Нияз идән буярга тотынды, эш арасында чәйгә дәштем әле, балалар кайтканчы романтичное чаепитие 😂😂😂

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

13 Nov, 08:43


Бу тәмлүшкәне еш пешерәбез, рецепты бииик җайлы гына аның, монда куйган идем, шушы ссылка аша карый аласыз - https://t.me/rafilya_shamsutdinovaBLOG/5070

Балалар да гел сорый, үзебезгә дә ошый.

Балы ярамый дисәк тә, ашала инде, кызлар! Иң мөһиме баллы ашасагыз, кичкә калдырмагыз, обедка кадәр, һәм көн саен түгел яме 😅🙈

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

13 Nov, 05:27


ХӘЕРЛЕ ИМИН ИРТӘЛӘР, ДУСЛАРЫМ!

Еш кына, "син каян соң, Рәфилә?" - дип сорап язучылар була, үзем яшәгән районны монда бер дә куйган юк ахрысы минем.

Татарстан республикасы, Теләче районы, Теләче авылында яшим мин! «Шуңа телең әче икән» - дип язмассыз, ул елга исеменнән чыккан атама яме 😂😂😂

Иртәнге Теләчене төшереп куярга булдым әле сезгә! Барчагызга да файдалы көннәр телим!

Ә СЕЗ КАЯН ДУСЛАРЫМ? КАЙСЫ ЯКЛАРДАН КАРЫЙСЫЗ ИКӘН МИНЕ?

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

12 Nov, 13:55


Чөгендер белән БОРЩ өчен заготовка ясаганны күргәч, күпләр шикләнеп язды : "моның ашы точно кызыл буламы соң, коричневыйга әйләнмиме?" - дип. Һәр елны шулай әзерлим, кызлар, аш гел матур кып-кызыл була .

Чи килеш: чөгендер, кишер, суган, помидор, кайвакыт кәбестә дә кушып угычтан чыгарам да , 1 пакетка салып морозилкага тутырып куям. ❤️❤️❤️ Эшне бик җиңеләйтә заготовкалар әзерләү чыннан да 👍❤️

Борщ яратасызмы дусларым? Заготовкалар ничек эшлисез?

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

12 Nov, 11:45


«Ой, туннар кыйммәт хәзер», - диләр күпләр.

Ләкин бу алай түгел! Чөнки, Meha_63 Шубы | Косухи | Пальто | Дубленки кибете үзләрендә клиент көне дигән акцияне башлап җибәрәчәкләр 🔥

Затлы тун турында күптән хыялланып, ләкин аны һаман кичектереп киләсезме? Бу "аннары" дигән момент килеп җитте:

Табигый материаллардан туннар, күннән курткалар, пальто, баш киемнәре һәм аксессуарлардан зур сайлап алу мөмкинлеге;
Размерларның күплеге;
Бары тик актуаль бәяләр;
Рассрочкага алу мөмкинлеге! 🔥

Сыйфатлы Туннар | Косухи | Пальто | Дубленкалар сезне көтәләр!

Бары тик бер көн -14 ноябрьдә, наличиеда булган барлык ассортиментка 14% ташлама🤩

🎁 Шулай ук сатып алучылар арасында натураль күннән сумка уйнатылачак😱

Матур булыгыз, стильле булыгыз, Королева булыгыз 👑

Күбрәк мәгълүмат монда👉 https://t.me/+JfSxYoyuXSg1ODM6

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

12 Nov, 11:44


Әлеге каналга сылтаманы киләсе постта калдырам👇

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

11 Nov, 19:25


Мин көне буе заказлар белән эшләдем бүген, сөбханАллаһ, Россиянең төрле төбәкләренә Нияз белән бергәләр оформлять иттек, биодроннар бик күп сатылды, алган кешеләренә Аллаһ Тәгалә шифасын бирсен, чөнки ни генә куллансак та, нинди генә шәп нәрсә булса да, шифа фәкать Аллаһтан!!! Шул хакта онытмаска кирәк ...

Зөләйхадан соң кухняда төшкән бомбаның яртысын чистартым, яртысы калды, ансына хут калмады😂😂😂

Пешерүен пешергәч, җыештыр да инде дигән идем, мин бит пешердем дә әле ди, күрсәгез, деловойлыгын! Бүгенгә ярар инде, үзе дә арды...

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

11 Nov, 16:49


Кексның нәтиҗәсен күрсәтегез инде дип язгансыз😅👍👍👍

Рецепт:
4 аш кашыгы он,
4 аш кашыгы шикәр комы,
3 аш кашыгы какао,
2 аш кашыгы үсемлек мае,
3 аш кашыгы сөт, 1 йомырка,
0,25 чәй калагы разрыхлитель,
0,25 чәй калагы тоз.

Яхшылап болгатып, касәгә яки чокырга салып, микроволновкага 2-3 минутка куясы❤️

Балаларыгыз белән бергә пешереп карагыз әле, чыннан да тәмле чыкты ул 👍😅

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

11 Nov, 15:05


Чара Теләчедә үтсә дә, монда күрше-тирә районнар, шәһәрләр дә килә ала. РӘХИМ ИТЕГЕЗ, КАДЕРЛЕ ДИН КАРДӘШЛӘРЕМ!!!

Мондый хәләл чаралар еш булмый, һичшиксез килергә тырышыгыз яме 😘😘😘 Язылу номерларын аста калдырам , ватсапка язырсыз язылу өчен !

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

11 Nov, 15:04


💥Тиздән. Заманча, кызыклы һәм файдалы, хәләл чара

Сезне *«Гаилә-өммәт терәге»* дип исемләнгән күркәм кичәгә чакырабыз❤️

📆 22 ноябрь 17:00

🏛️ Теләче «Туган Авыл» банкет залы 💫

👳🏻‍♂️🧕🏼Гаилә парлары өчен

Программада:
- Гаиләдә булган вазифалар, финанс сораулар һәм гаилә бюджеты турында *Рамил хәзрәт Юнусов* чыгыш ясыячак
- Ислам финанслары, процентлар, рассрочка, ипотека темаларын *Илһам Сабанчин* ачыклыячак
- ⁠Күңелле, ачык йөзле алып баручыбыз *Рузил Ихсанов*
- ⁠Иң тәмле хәләл, мул табын
- ⁠Кызыклы уеннар

Бәясе: 2500 бер кешегә

❗️ *Бары тик язылу буенча: +7 937 575-73-41* теркәлү 19нчы ноябрьга кадәр
*ахырдан урыннар калса парсызлар өчен керү мөмкинлеге була, статуста хәбәр бирербез

Рәхим итегез, дин кардәшләр!

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

11 Nov, 14:58


ДУСЛАРЫМ! ХӘТЕРЛИСЕЗМЕ, ФЕВРАЛЬ АЕНДА ТЕЛӘЧЕДӘ МӨСЛИМӘ ХАТЫН-КЫЗЛАР ӨЧЕН ЧАРА УЗДЫРГАН ИДЕК, ул вакытта бик күп рәхмәт сүзләре ишеттек, бик ошаттылар чараны, ул чыннан да бик күңелле һәм файдалы үтте...


ТИЗДӘН ДИНИ ФОРМАТТАГЫ ХӘЛӘЛ ЧАРА ГАИЛӘЛЕ ПАРЛАР ӨЧЕН УЗДЫРЫЛАЧАК, АЛЛАҺ БОЕРСА, әзрәк сезгә дә әлеге чара хакында сөйләп үтим әле ❤️❤️❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

11 Nov, 12:13


Ярый апай күреп калды... 0,25 чәй калагы урынына, кекска 25 калак разрыхлитель сала язган 🤣🤣🤣

Аллаһка тапшырдык бу шеф-повар бн 😂😂😂

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

11 Nov, 12:12


Күрәселәр бар әле безнең дуслар 😂😂😂

Китаптагы бөтен рецептны пешереп бетермичә, туктамаячак бу бала 😅😅😅 Чыдасын минем нерв җепселләрем 🙈🙈🙈

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

11 Nov, 09:00


Сәламәтлегегез турында кайгыртасызмы, дуслар?

Әйе икән, алайса сезгә әлеге табиб-невролог каналына язылып куярга киңәш итәм:

http://t.me/doctor_ilnur ⬅️

✔️сәламәтлеккә кагылышлы темаларны җиңел тел белән, аңлаешлы итеп аңлата
✔️мисалларны үз тәҗрибәсеннән ала
✔️сезнең сорауларга үзе җавап бирә
✔️дәлилләнгән ысуллар белән генә дәвалый

🪶ПОСТЛАРЫН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗА

Табиб медицина турындагы барлык мәгълүматны бергә туплап, "судан арындырып", сезнең белән дә уртаклаша:

http://t.me/doctor_ilnur

Бу канал сезгә бик файдалы булыр дип уйлыйм, язылып куярга онытмагыз🔥

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

08 Nov, 10:20


САБА РАЙОНЫ КЕШЕЛӘРЕ БУ, ГӨЛНАЗ ХАНЫМНЫҢ ДЦПЛЫ УЛЫНА БЕР ЯРДӘМ ҖЫЙГАН ИДЕК ИНДЕ , ХӘЗЕР ИРЕНДӘ ЯМАН ЧИР ТАПКАННАР, БИК КАТЛАУЛЫ ДӘВАЛАНУ БАШЛАНА НОЯБРЬ УРТАСЫННАН ... ЯРДӘМ ИТӘРГӘ ӨЛЕШЕБЕЗНЕ КЕРТСӘК ИДЕ

89093094590
АКЧА КӨЧЕРҮ ӨЧЕН НОМЕР
Шарипов Нургаян исемендә (сбер/ак барс)

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

08 Nov, 08:25


Дусларым, бу перфайн гельләренең  бөтен төрләрен дә сынап карарга булдым. Беткәннан- беткәнгә алып торам аларны. Бүген керләремне "аромат сакуры" дигән ислесе белән юып карадым. Ул розовый төстә, искиткеч хуш исле😍 Гель яхшы көбекләнә, керләрдән юылып бетә, киемдә эзләр калдырмый. Балалар киемнәрен дә юарга була, аллергикларга зыяны юк. Яхшы чистарта, экономичный һәм бик выгодный👍🏼 30°-60° градуста юарга була. Күләме 5 л, 167 стиркага җитә диелгән. Үлчәп салырга колпачогы да бар, бик уңайлы. Барлык төр тукымаларны да юарга ярый , кул белән юганда да кулланып була👍🏼 Киемнәрнең төсен саклый.
Аларда "черная пятница" дигән акция бара хәзергесе вакытта, бәяләр ташлама белән, алып калырга өлгерегез.
Кызларым, киңәш итәм, заказ бирергә уйласагыз ,ссылкасын калдырам (зәңгәр язуларга басыгыз)👇

WILDBERRIES

OZON


.

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

08 Nov, 04:34


ҖОМГА МӨБӘРӘК БУЛСЫН, КАДЕРЛЕ ДИН КАРДӘШЛӘРЕМ!!!

КАХФ СУРӘСЕН МОННАН ТЫҢЛЫЙ АЛАСЫЗ, КОРЪӘННЕ АЧЫП УКЫСАГЫЗ, ТАГЫН ДА ШӘБРӘК ❤️
👇👇👇
https://youtu.be/lOHLSayC5-8?si=9OVcfmMYbJp_3BXr

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

06 Nov, 19:17


Казандагы көнебезне 1 видео итеп җыйдым, кибеттән ары әллә-кая китмәдек, уйный торган җиргә алып барыйкмы дип сораган идек, кызлар үзләре шопинг сайлады, ягъни кибеттә йөриселәре килде...

Инде биииик күптәннән йөргән юк иде кибетләрдә, минем үземнең исем китми кибет дип, ләкин кирәкле күп нәрсәләр алынды, Аллаһка шөкер, акча туздырып кайттык 😅👍

Иртәгә мәктәпкә инде, ничек уятып җибәрәсе булыр ❤️❤️❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

06 Nov, 11:25


Бүген каникулның соңгы көне һәм ниһаять бүген балалар белән Казанга килдек, Аллаһка шөкер❤️❤️❤️

Атна буе вәгъдә итеп, һич чыгып китеп булмады, я бер эш, я икенчесе, аннан кышкы тәгәрмәчләр куелмаган иде, бүген куйдык, Аллаһка шөкер.

Ә сез көпчәкләрне алыштырдыгызмы?

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

06 Nov, 09:00


  Ата-аналарга яңа дәүләт ярдәме🔥

2024 елның 4 ноябреннән кабул ителгән барлык пособиеләр, түләүләр һәм льготалар монда җыелган
👇

https://t.me/+HbgSzhPA5WBmYWYy

- 2025 елда укучыларга 10 000 шәр сум пособие булачакмы?

- 18 яшьтән алып 35 яшькәчә булган әниләргә 300 000 сумга кадәр пособие (ничек алырга)

- Гаиләгә ипотека бәясен ничек итеп 450 000 сумга киметергә.

- 0,1% лы ипотека ничек эшли һәм аның +/- лары нәрсәдә.

- Беренче бала өчен 1 000 000 сум һәм башкалар...

Болар барысы да әлеге каналда җыелып барыла -Право в Декрете | Выплаты, пособия, льготы

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

05 Nov, 14:06


СӨБХАНАЛЛАҺ ДИП КАРАГЫЗ !!!

КАНИКУЛДА ЭШ КАТЫ БЕЗНЕҢ! РЕЦЕПТЛАР ӘЗЕРЛИБЕЗ СЕЗГӘ!

ТУҢДЫРМА ИСКИТКЕЧ ТӘМЛЕ ЧЫГА, озвучкасын эшләргә 1 тамчы ярдәм итмәдем, тулаем икесе генә эшләп , аннары миңа тыңлаттылар, сөбханАллаһ!

Туңдырма өчен кирәк:

33%лы каймак 200 г,
Ак сгущенка 100 г❤️

Теләгән кешеләр шоколад бн эшли ала👍❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

05 Nov, 11:00


Сезнең игътибарыгызга теләсә нинди өслекләр өчен кулланып була торган  чистартучы крем паста тәкъдим итәсем килә, дусларым. Әлеге универсаль юу чарасы ваннагызда һәм кухняда идеаль чисталык булдырачак.

Тапларны бетерүче чистарткыч чара- җыештыруның югары стандартларын канәгатьләндерү өчен махсус эшләнгән һәм кулланылышы ягыннан киң спектрдагы материалларга туры килә.  Чистарткыч паста: кухня, ванна, пыяла, көзге, савыт-саба, аяк киемнәре, стена, өстәл һәм металл, пластик өслекләр өчен дә бара.

Күгәрек җирләрне бетерә торган әлеге пастада-  майны,  тапларны, төрле пычракны нәтиҗәле бетерә торган  формула бар.  Аны кулланганнан соң, бөтен җир искиткеч ак булып, чистарып, ялтырап кала. Паста чистартып кына калмый, ә кабат пычранудан да саклый.

Төп өстенлегенең берсе- аның йомшак текстурасы, сак кулланырга кирәк булган өслекләрне дә зарар китермичә, җайлап кына чистарта.

Әлеге көнкүреш химиясе унитаз өчен дә яраклы,  җиңел һәм тигез итеп  өстенә сөртелә, аннары эзләр һәм таплар калдырмыйча су белән  җиңел юыла.

Ул куллануда экономияле, чөнки пастаның әз генә күләме дә  максималь нәтиҗә тудыра. Җыештыру өчен төрле юу чараларын эзләп вакытыгызны эрэм итмәгез, әлеге универсаль пастаны сайлагыз.  Йортыгыз һәрвакыт сезне чисталык белән сөендереп торсын!

Крем пастаны әлеге ссылка буенча заказ бирә аласыз👇

https://easy-clean.store/cream-paste/?utm_source=inst_stories&utm_medium=nataliya&utm_campaign=rafilya_shamsutdinovaBLOG51124

Артикуллары:

Вб 216223413
Озон 1564799616

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

04 Nov, 15:15


Ә акыллы кызларым ЗИМНИЙ САЛАТ ясыйлар, бүген көне буе эштә булдылар, Язилә ду китереп идәннәр юды, Зөләйха арада катышып йөрде, савыт-сабаларны ялт иттереп юып куялар, тәмлүшкәләр әзерлиләр, күзләр генә тия күрмәсен, сөбханАллаһ дип карагыз яме!!!

Язилә "безне хәзер идеальный балалар дип уйлыйлар инде", - ди бит әле 😂😂😂 бала бала инде, төрле чаклары була, кирләнеп тә алалар инде. Ләкин гадәттә алар бик дус, аглый таглый шикелле сеңлесе апайсыннан калмый, әрләшеп тә алалар шунда, ләкин тиз көйләнәләр! Исән-сау гына булсыннар инде!

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

04 Nov, 13:43


Челтәрле беленнәр🥞

РЕЦЕПТ:

🫶🏻1литр сөт (1:1 су+сөт ярый, мин шулай салдым), 3 йомырка, 1ч.к. тоз, 2ч.к. шикәр комы, калак очында гына сода (уксус белән сүндерәсе түгел), 100г (ярты стакан) сыек май, он. Барысын бергә кушып болгатасы, беленнең фишкасы онның күләмендә, күпме он кирәген яза алмыйм, СЫЕК БУЛГАН САЕН ЮКАРАК БУЛАЧАК, чамаларсыз. Куерып китсә, кайнаган су өстәргә. Табаны майлап пешерсәң тишемле була, майламасаң да була!👍👍👍❤️❤️❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

04 Nov, 13:27


ФАТИМА БН СӨЙЛӘШТЕМ БҮГЕН ДУСЛАРЫМ, ЗУР РӘХМӘТЛӘРЕН ҖИТКЕРДЕ, АКЧА ПОЧТИ ҖЫЕЛЫП БЕТКӘН ИНДЕ, ТИЗДӘН АППАРАТНЫ АЛАМ ҺӘМ КИТАПЛАР БАСТЫРА БАШЛЫЙМ ДИДЕ ... КҮЗЛӘРЕ КҮРМӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН КУРСЛАРГА ӘЗЕРЛӘНЕП ЙӨРИМ ДИДЕ, УЛ ҮЗЕ ТӨСЛЕ СУКЫР КЕШЕЛӘРНЕ УКЫТА, СӨБХАНАллаһ!

Берегезне дә догадан калдырмыйм , Рәфиләнең подписчиклары дип тә дога кылам диде! Аллаһның рәхмәтләре булсын ярдәм кулы сузучыларга ❤️❤️❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

04 Nov, 12:36


СЛОЕНОЕ ТЕСТО белән тәмлүшкә рецепты керткәндә, нинди слоеный камыр кулланасыз дип күп яздыгыз. Ул вакытта кәгазен ташлап өлгергән идем, менә бүген кабат алдым, күрсәтәм!

Составында бәйләнерлек нәрсә - маргарин дир аңладым, чөнки аңа дуңгыз мае кушылырга мөмкин

Кайберләрендә фермент була , ул фермент хәрәм булса, слоеный камыр да хәрәм була

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

03 Nov, 19:14


Бүген кадерле әти-әнием янында туган авылымда рәхәтләнеп җаным-тәнем белән ял иттем, 1-2 видео төшерүгә телефон да сүнде Аллаһ рәхмәте белән, аны да кушмадым, мунча кердек, тәмлүшкәләр бн бергәләп чәй эчтек, гаиләсе бн апамнар кайтты, бик рәхәт үтте көн. АЛЛАҺКА ЧИКСЕЗ ШӨКЕР ❤️❤️❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

02 Nov, 19:35


Бүген КАЗАНда кызык һәм кызганыч вакыйга булды ... Без элек гел кереп ашый торган ГАГАВАга кергәч башланды хәлләр, видеоны карый аласыз ...


Без хәләл/хәрәм буенча укуда булдык, ул уку азагында әйттеләр "әгәр сез моңарчы ничек булдыгыз, шулай дәвам итсәгез, сез моның өчен җавап бирәчәксез, без аңлаттык, безнең өстән җаваплылык төште" - диделәр...

Элек мәсәлән, без сертификат булса, аны тикшерми идек, просто ышанып анда ашый идек! Бүген сез үзегез шахит булдыгыз , сертификат бар, безгә аны бирделәр, ә чынлыкта ул туктатылган, һәм не действующий!!! Ягъни, сертификат чынлыкта юк, әмма алар үзләрен хәләл заведение дип күрсәтә.

ШУҢА, ДОВЕРЯЙ, НО ПРОВЕРЯЙ!

Хәләл заведениеларны шушы сылтама аша карый аласыз - https://halal-app-b1b3a.web.app/


Мөселманнар МЕГА СӘҮДӘ ҮЗӘГЕНДӘ күп керә торган ГУСЬ ҺӘМ ГАГАВА - хәләл заведениелар исемлегендә юк, Гагавада сертификат күрсәттеләр, ләкин ул эшләүдән туктатылган , ә СОФРА КЕБАБ - хәләл , сертификаты тәртип! Бу видеолар АЛЛАҺ РИЗАЛЫГЫ өчен булсын!!!

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

02 Nov, 13:50


Кичкырын Казанга киттек әле без... Бик күп заказларны тапшырасы бар, өстә тора алайсам...

Хәерлегә булсын! Исән-имин йөреп кайтырга язсын ❤️❤️❤️ Балалар әниләрдә калды, башта бергә барасы идек, аннары алар бн аерым иркенләп яктыда башка көнне килербез дидек, Аллаһ насыйп итсен!

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

01 Nov, 11:23


Фатима турында видеорепортаж - https://t.me/rafilya_shamsutdinovaBLOG/4417

Фатима белән интервью - https://t.me/rafilya_shamsutdinovaBLOG/4418


Теләгән кешеләр, кереп карагыз!!! Чөнки ул материаллардан биииик күп гыйбрәт алырлык ❤️❤️❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

01 Nov, 10:11


ҖОМГА КӨННӘРЕ МӨБӘРӘК БУЛСЫН, ДУСЛАРЫМ!!!

ФАТЫЙМАНЫ ХӘТЕРЛИСЕЗМЕ? Ул дөм сукыр килеш, күрмәүче кешеләргә Коръән өйрәтә, Коръәннең күп өлешен яттан белә.

БЕЗ АНЫҢ БЕЛӘН МӘККӘДӘ БЕРГӘ ЗУР ХАҖ КЫЛГАНДА ИНТЕРВЬЮ ЭШЛӘГӘН ИДЕК. Ул вакытта Фатима хыялын әйтте һәм без аңа акча да җыя башлаган идек, инде күп тә җыясы калмаган дусларым, әйдәгез ҖОМГА СӘДАКАларын Фатимага күчерик әле бүген! Аның хыялы - күрмәүчеләргә Брайль система буенча укырга, печатьләргә мөмкинлек бирә торган ТАКТИЛЬ ДИСПЛЕЙ алу. Өлешебезне кертикче!


89634243996 ТИНКОФФ КАРТАСЫ беркетелгән номер. Карта ПАТАЧ К. исемендә

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

31 Oct, 11:50


БУ БҮГЕН МАРАФОННЫ ТӨГӘЛЛӘҮЧЕ КЫЗЛАРНЫҢ ОТЗЫВЛАРЫ👍👍👍

Ә яңа марафондагы кызларым иртәгедән башлый программаны, аларга зур уңышлар!!!

Детокс чистарыну марафоннарын мин инде 5 елдан артык уңышлы алып барам , Аллаһка шөкер, бу юлы 70 кеше үтте, яңасына 5 дистә кеше керәчәк Аллаһ боерса❤️❤️❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

25 Oct, 18:12


Аллаһ шифасын бирсен!

Иртәгә мин смс ларга җавап бирә алмам дип шикләнәм, чөнки семинарга барасым бар көне буена, Аллаһ боерса, озак җавап бирмәсәм аптырамассыз, кич яки бөрсе көнгә язармын яме! Барыгызга да ХӘЕРЛЕ ИМИН ТӨННӘР! ❤️❤️❤️

Нинди семинар икәнен соңрак сөйләрмен, ул барыбызга да бик мөһим темага. Белемнәремне арттырырга ин шә Аллаһ ❤️❤️❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

25 Oct, 17:34


Отзывлары шундый күп. Боларын кызыксынучыларга куйдым, аннары удалить итәрмен ❤️❤️❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

25 Oct, 17:33


Бу хәзерге видео түгел, әлхәмдүлиЛләһ бар да тәртип. Зөләйхага биргәнне күрсәтергә генә җибәрәм. Бу салкын тиеп авыртканда эчергән чак, 2 көндә аякка баскан иде Аллаһка шөкер!

Безнең Зөләйха 5 яшькә кадәр сөйләшмәде, 1,5 яшьтә сөйләшә башлаган бала, 2 яшьтә ясаган прививкадан соң сөйләшми башлады. Аннары теле 5 яшьтә генә ачылды, биотюн эчертә башлагач, аның сүзләре артты, җөмләләп сөйләшә башлады. Менә шундый нәтиҗәсе дә булды әле бездә, Аллаһка чиксез шөкер! Ышану-ышанмау сездән дусларым, ихлас жәллим теле озак ачылучы, прививкадан зыян күргән сабыйларны, шуңа гына куям ...

Шифа Аллаһтан, ул гына шифа бирүче, ләкин сәбәбен без кылырга тиеш!!!

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

25 Oct, 16:53


Щуңа озак сөйләми дә йөрдем инде мин аны, чөнки кеше дару эчеп агуланса, агулана, реаль нәтиҗәгә ышанмый ул, ярар , ансы һәркемнең үз эше инде , минем максат - Җомга көнне кеше алдалап утыру түгел инде дусларым, фәкать кемгәдер бәлки ярдәмем тияр дип кенә сөйләдем! Минем экзема да, АИТ та 4 ел ремиссиядә, мин гормоннар эчмим, Аллаһка шөкер! Гормоннан әкренләп төшкән клиентым да реаль хәл! Ышансагыз да , ышанмасагыз да, болар бөтенесе дә хак! Экземалы кулым фотолары да, анализ фотолары да ялган түгел, кадерле дусларым! Миңа бер мәгънә юк кеше алдап, мин гөнаһтан куркам!

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

25 Oct, 13:46


9 ел буе гормонда утырган ханым 1 ел эчендә әкрен-әкрен гормоннардан төште, андый очраклар 1 генә түгел...

Ләкин, сез инде гормонда икән, кисәк кенә гормоннан төшәргә ярамый!!! Хоть нәрсә генә куллансагыз да яме!!! Обратный эффект булырга мөмкин, сак булыгыз!

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

25 Oct, 13:06


Бары тик 3 көн генә БИОТЮНИНГка да 10% ташлама дусларым!

Заказ бирергә уйласагыз, миңа яки иремә ватсапка языгыз яме, Нияз тизрәк җавап бирәчәк, аңа хатлар әзрәк язалар, шуңа мин җавап бирмәсәм, аңа языгыз!

89625614314 Рәфилә
89625614099 Нияз

Файдаланып калыгыз 👍👍👍

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

25 Oct, 13:04


Ә монда анализларымны калдырам, дусларым!

Беренче аналидан соң, ЭНДОКРИНОЛОГ миңа гормоннарга "утырырга" дигән иде.

Идеаль ТТГ 1-2 арасы, максимум 3 булырга тиеш! Ә минем ул 13 тән арткан иде🥹🥹🥹

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

24 Oct, 16:30


Бу рецептның монтажына 2 сәг вакытым китте, кызларым. Шуңа реакцияләр жәлләмибез яме ❤️😅👍😂 Бик каты тырыштым, сезгә тизрәк куярга кирәк дип🫣

МЕДОВИК торты

Ингредиентлар:
20 см лы 8 корж өчен:
Йомырка 2 шт,
Сыек бал - 2 а/к,
Шикәр комы 200-250 г,
Он 500-550 г,
Ак май - 50 г,
Сода 1 ч/к.

Заварной крем:
Сөт 500 мл,
Йомырка 2 шт,
Он 50 г,
Шикәр комы 150-200 г,
Ак май 100 г,
Ваниль шикәр комы - 10 г.

Ничек пешерүне видеодан карарсыз! Аңлашылыр дип уйлым ❤️❤️❤️

Тортны кичкә холодильникта калдырыгыз яме, аннан алгач бер ярты сәг чамасы әзрәк җылынсын, шулай искитмәле тәмле була 😍😍😍

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

24 Oct, 11:13


Хәерле көннәр, дусларым! Бу салатны 15 ел чамасы ясыйм инде, чөнки яратам һәм матур, ә рецептын куйганым юк икән

КӨНБАГЫШ
арасына майонез ягып барасы
1 рәт - пешкән тавык ите,
2 рәт - кызган суган+шампиньон гөмбәсе ,
3 рәт - пешкән йомырка,
4 рәт - сыр,
5 рәт - маслина (минем очракта кара җимеш, чөнки маслина яратучы әз) һәм чипсы

ТӘМЛЕ БУЛСЫН!

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

24 Oct, 09:00


Кызлар һәм апалар, сезнең өчен кызыклы һәм рәхәт канал тәкъдим итәм🤗 🤍

Хатын-кызлар журналы- монда сезгә  беркайчан да күңелсез булмаячак👍

- Тәмле рецептлар һәм прическалар ясау вариантлары
- Цитаталар һәм открыткалар
- Һәр көнгә лайфхаклар
- Актуаль юмор һ.б.

Язылып куегыз, бу канал сезгә яхшы кәеф бүләк итәчәк👉 @zenzurn

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

23 Oct, 15:51


1 пирогтан 24 кисәк ясаган видеоны сорап язгансыз, куям яме, исегездә калдырыгыз ❤️❤️❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

23 Oct, 14:11


МЕДОВИК өчен традицион һәм иң тәмле крем - ЗАВАРНОЙ КРЕМ инде, килешәсезме?

Тиз дә эшләнә, экономичный да, тәмле дә ❤️❤️❤️

Рецепты кирәк булса, берәр реакция куярсыз дусларым! Эшләрмен ин шә Аллаһ 👍❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

23 Oct, 14:07


Идеальный коржлар чыкты. СөбханАллаһ!

Тиздән тәмле торт әзер дә булачак❤️❤️❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

23 Oct, 14:04


Әтиебезнең дә эше күп, урамда да, өйнең эчендә дә, бөтен почмакта ремонт бездә һаман ... Монсы урам якка чыга торган балкон шикелле урын, акка буярга булдык вагонканы. Ак балкон булачак❤️😅

Эт эчәгесенең әрсезлеген генә карагыз әле сез 🫣🫣❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

23 Oct, 14:01


Бездә менә шундый каты эш әле, тәмле торт пешерәбез кызлар белән😂❤️❤️❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

23 Oct, 12:00


⚡️Мондый хәлнең булганы юк иде әле!

Кичә БРИКС Казанда старт алды! Бу Россиядә үткәрелгән иң масштаблы тышкы сәяси чара.

Саммиттан барлык мөһим яңалыкларны, турыдан-туры трансляцияләүне республиканың төп телеграм-каналында карый аласыз👇
@tatarstan_republic

Язылып куегыз һәм республиканың барлык төп яңалыкларыннан хәбәрдар булып торырсыз:

https://t.me/tatarstan_republic

.

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

23 Oct, 07:00


Кичә безнең никах көнебез иде бит, шуны сәбәп итеп үзебезгә парлы мендәрләр алдык әле дусларым. Безнең бөтен гаиләдә, әти-әниләрдә, балаларда , үзебездә ЯНИГ кибете мендәрләре. Аларның үз производствосы, мендәрләре бик шәп!

"Орпопедический мендәрдә ята алмадым" диючеләргә, менә именно аларныкын алып ятып карагыз әле дим гел, аларда чыннан да башка төрле рәхәт алар! Аларда мендәр генә түгел, бик күп яхшы ортопедик товарлар бар, страницаларына язылып, сораулар/заказларыгыз булса, үзләренә язарсыз.

👇👇👇
https://t.me/yanigkazan

ЯНИГтан 4000 гә заказ ясасагыз - Россия буенча доставка бүләккә. Казандагы кибетләре - Бондаренко 7 адресы буенча, анда барсагыз да була.


❗️❗️❗️ИГЪТИБАР
Ә бу 3 көндә - 23,24,25 октябрьда фәкать минем подписчикларым өчен генә бу - берьюлы 2 мендәр заказ бирсәгез, 2 мендәр 6000 урынына 5700 булачак һәм бушка доставка ! "Я ОТ РАФИЛИ" дип әйтерсез заказ биргәндә👍

📞📳Катяның номерын да калдырам, ватсабына язсагыз да була, бик ачык , мөләем ханым ул - +7 963 121-06-22!

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

22 Oct, 14:52


Чәй янына бик тиз һәм искиткеч тәәәәмле рецепт калдырам!

Видеода бар да аңлашыла дип беләм, чәйгә чыгарганда туңдырма бн чыгарыгыз, ииииискитмәле тәмле алма, корица һәм туңдырманың сочетаниесы 👍👍👍❤️❤️❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

22 Oct, 12:47


Менә бәйрәм көне бүген шулай үтә, кер юып ятам😂😂😂


Сезгә яраткан гельләремне кабат киңәш итим әле. Бүген урын-җирләремне "лаванда" ислесе белән юам. Ул шәмәхә төстәге гель, искиткеч хуш исле😍 Гель яхшы көбекләнә, керләрдән юылып бетә, киемдә эзләр калдырмый. Балалар киемнәрен дә юарга була, аллергикларга зыяны юк. Яхшы чистарта, экономичный һәм бик выгодный👍🏼 Күләме 5 л, 167 стиркага җитә диелгән. Үлчәп салырга колпачогы да бар, бик уңайлы. Барлык төр тукымаларны да юарга ярый , кул белән юганда да кулланып була👍🏼 Киемнәрнең төсен саклый.
Кызларым, киңәш итәм, заказ бирергә уйласагыз ,ссылкасын калдырам (зәңгәр язуга басыгыз)👇

WILDBERRIES : https://gelpierfine.mobz.click/rafilyaa?detail_erid=2VtzqvLHjqd

OZON: https://gelperfozon.mobz.click/rafiilyaa?detail_erid=2VtzqvLHjqd

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

22 Oct, 10:20


3 ел элек Нияз мине шушы никах көнебез уңаеннан ИСТАНБУЛга алып чыгып киткән иде😍😍😍 Ээээх, ул хатирәләр, һаман да сагынып искә алабыз, бик спонтанно, шалт итеп 2 көндә уйлап чыгып киткән идек ул вакытта ... 😍 Матур кадрларын монда да калдырыйм әле, һәркемгә насыйп булсын бу гүзәл шәһәрне күрергә 👍👍👍

Ә бүгеееен, белсәгез бүген ничек үтә безнең бәйрәм көне... 😉😉😉

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

22 Oct, 09:08


"Без сезне парлы итеп яраттык ..."

Бүген безнең Аллаһ каршында ир һәм хатын булуыбызга - никах көнебезгә 13 ел, сөбханАллаһ! 😍😍😍 фотоларда Ниязга 25, миңа 22 яшь❤️

Хәерле, тигез, озын гомерләр насыйп итсен Раббыбыз 😍😍😍 Котлаулар кабул итәбез ❤️❤️❤️

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

21 Oct, 19:11


Дәү әнидә кунакта күңелле инде, Зөләйха язу дәфтәрләрен күрсәтергә ярата, балалар өй эше эшләп маташа.

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

21 Oct, 12:11


Без Сабага киттек әле, әни тәрәзә, ишек заказ бирде, Нияз бн договор төзеп акча түләргә кереп киттеләр.

Без ике кыз бн көтәбез 😅Нишләргә белмиләр

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

20 Oct, 10:37


Менә шундый система бездә дусларым 😅 Кемдер кырыс әти-әни дип санарга мөмкин инде, ләкин бу шундый яхшы эшли торган система булып чыкты, Аллаһка шөкер! Икесе дә 5 эш эшләгәч өй буенча , әтиләре кул куеп бара, документировать итеп🤣🤣🤣 Аннары мультик карарга ярый ... Без өйдә просто так ТВ карамыйбыз, телефон да бик сирәк кенә бирелә, мин моны дөрес дип саныйм, кечкенә балаларны телефон/тв хәзер бик боза, шуңа төрлечә кыландырып карыйбыз. Исән-сау булсыннар инде, менә шул! Эшләп үсүнең әле беркемгә дә комачау иткәне юк 🫣😉😅

12,534

subscribers

1,333

photos

2,239

videos