عَنْ عَائِشَةَ أُمِّ المُؤْمِنِينَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهَا، أَنَّ الحَارِثَ بْنَ هِشَامٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ سَأَلَ رَسُولَ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ فَقَالَ: يَا رَسُولَ اللَّهِ، كَيْفَ يَأْتِيكَ الوَحْيُ؟ فَقَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «أَحْيَانًا يَأْتِينِي مِثْلَ صَلْصَلَةِ الجَرَسِ، وَهُوَ أَشَدُّهُ عَلَيَّ، فَيُفْصَمُ عَنِّي وَقَدْ وَعَيْتُ عَنْهُ مَا قَالَ، وَأَحْيَانًا يَتَمَثَّلُ لِيَ المَلَكُ رَجُلًا فَيُكَلِّمُنِي فَأَعِي مَا يَقُولُ» قَالَتْ عَائِشَةُ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهَا: وَلَقَدْ رَأَيْتُهُ يَنْزِلُ عَلَيْهِ الوَحْيُ فِي اليَوْمِ الشَّدِيدِ البَرْدِ، فَيَفْصِمُ عَنْهُ وَإِنَّ جَبِينَهُ لَيَتَفَصَّدُ عَرَقًا
Әл-Хариc ибне Хишам, Аллаһ аннан разый булсын, бервакыт Аллаһның Рәсүленнән ﷺ:
«Ии Аллаһның илчесе, сиңа вәхий ничек килә?» - дип сорый. Аллаһның Рәсүле ﷺ җавап бирә:
«Кайвакыт вәхий миңа кыңгырау тавышы сыман килә, һәм бу минем өчен иң авыр төре. Авырлык вәхийне үзләштергәннән соң гына уза. Кайвакыт фәрештә миңа кеше кыяфәтендә килеп, вәхийне сөйләп, сүзләр рәвешендә тапшыра, һәм мин аны исемдә калдырам».
Гаишә, Аллаһ аннан разый булсын, әйтә: «Иң салкын көннәрдә аңа вәхий иңгәнен күрә идем, вәхий иңүе тәмамланганнан соң, (һава торышы) салкын булуына карамастан, аның маңгаеннан тир ага иде».
Сахих Бохари, №2
Вәхий ул Пәйгамбәр кешегә Аллаһы Тәгаләдән килгән мүгълүмат. Бу хәдистә вәхинең Пәйгамбәребезгә ﷺ иңү рәвешенең ике төре искә алына
Хәдистән алынган сабаклар:
Бу хәдис безгә пәйгамбәрлек вазыйфасының бөеклеген һәм авырлыгын күрсәтә. Пәйгамбәрләр иң авыр сынаулар аша узганнар. Кайбер галимнәр бу хәдис шәрехендә кыңгырау тавышы дигәндә, фәрештәләрнең канат кагу тавышы күз алдындә тотыла, дигәннәр.
Әлбәттә, вәхий иңдерүнең башка төрләре дә бар (төш аша, турыдан-туры Аллаһы Тәгаләдән, һ.б.).
Хәдистән фәрештәләрнең төрле кыяфәткә керә алуларын да аңлыйбыз.
https://t.me/tathadisler