🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒 @tamlekunashlar Channel on Telegram

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

@tamlekunashlar


🍒Гади һәм көндәлек рецептлар!
🍒Тормыш!
🍒Киңәш-табыш!
🍒Лайфхаклар!

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒 (Tatar)

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒 Telegram каналы - бу һәм көндәлек рецептлар, тормыш, киңәш-табыш һәм лайфхаклар үсәдлеген махсус каналдыр. Бу каналда сез сәнсез көченче рецептләргә һәм киңәш-табыш һәм лайфхакларга күрәш алсыз. ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР каналы - сезнең көченче вакытҡа фәндәлек һәм форумда кире алмаган беренче һәлекте йөрөткән өлкәләрдән келгән һәм милли китаплар латыфларына кирәк, сезнең тагын-таган рифаятла шурфым шулай да ике милли китапларның ары гадиләрен алардан берәмәрләнәсеүче.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

13 Jan, 08:01


Каймакта пешкән минтай балыгы
📌Минтай филесы - 600гр.
Каймак 20% - 200гр.
Кишер - 1шт.
Суган - 1шт.
Үсемлек мае - 2а.к.
Он - 1а.к.
Тоз, борыч тәменчә
Су - 200мл.

📌Минтай филесын юабыз, киптерәбез һәм кисәкләргә бүләбез. Тоз, борыч сибеп 15-20 минутка калдырып торабыз.
Суганны әрчеп турыйбыз, кишерне угычтан уабыз. Кызган майлы табага суган аннары кишер салып кыздырабыз. Уттан алып он салабыз, тиз-тиз болгатабыз һәм су остибез. Яхшылап болгаткач кабат утка куябыз. Кайнап чыгуга каймак салабыз, тоз, борыч өстибез, яхшылап болгатабыз да минтайны тезеп чыгабыз. Капкач белән каплап 20-25 минут тушить итәбез. Табынга биргэндэ яшел тәмләткечләр салырга мөмкин.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

13 Jan, 07:59


Пешермичә генә ясала торган торт

📌200 гр рыбки печеньесы
Бер пачка сметана
1 банка сгущенка
1 банан

📌Барлык ингредиентларны бергә кушып, холодильникта тотасыз.
Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

10 Jan, 04:40


Җомга көне мөбәрак булсын! Көннәребез уңышлы үтсен!
Өлеш
📌Камыр( төче камыр)
1 стакан сөт
1 йомырка сарысы
1 аш к. майонез
10 аш к. көнбагыш мае
Тоз
Он
Эчлеге: тавык ите,бәрәңге,тоз,борыч.
Тәмле булсын!

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

09 Jan, 15:43


🥳 У нас снова розыгрыш! Разыгрываем сертификаты в Золотое Яблоко на сумму 50 000 руб.

Для участия нужно:

📌 Быть подписанным на каналы @region116_kazan и @kazan
📌 Нажать на кнопку «Участвую» под этим постом
Нужно быть подписанным на оба канала.

🏆 5 призовых мест!

Каждому победителю отправим электронный сертификат на 10 тыс в ЗЯ (либо денежный эквивалент)

Итоги розыгрыша подведет умный бот случайным образом 21 января в 17:00.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

09 Jan, 15:43


Дусларым,бүләкләр өләшү дәвам итә.Тагын бер конкурс калдырып үтәбез.Бары ике каналга кушылып участвую төймәсенә басарга кирәк.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

09 Jan, 14:48


Лаваштан рулет
📌Майонез
📌Свежий кыяр
📌Краб таякчыклары
📌Сыр
Кыярны, краб таякчыкларын вак итеп турыйбыз, майонез белән болгатабыз,лавашка майонез сылап шуларны җәябез, өсләренә сырны уабыз һәм рулет итеп төрәбез.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

09 Jan, 14:43


Кичке ашка - солянка ашы

Салдым:
📌Сыер ите
📌Копчёный колбаса
📌Сосиски
📌Тозлы кыяр
📌Маслины
📌Суган
📌Томатная паста
📌Тоз
📌Петрушка, укроп
📌Лимон

Итне турап пешерергә куясыз. Суганны турап кыздырасыз, томатный паста өстисез. Шулпага кызган суган, туралган тозлы кыяр, сосиски, колбасаны саласыз. Әзрәк кайнагач маслины һәм петрушканы турап саласыз.

Пешеп чыккач ашка лимон кисәге, укроп саласыз. Яратсагыз каймак белән ашасагыз була

Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

07 Jan, 08:09


🔖🕌Ислам дине турында бик файдалы канал. Татарча вәгазь һәм нәсыйхәтләр, тәфсир дәресләре📚
Язылу өчен ссылка
⬇️⬇️⬇️
https://t.me/mechet_eniler 🚀

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

06 Jan, 13:31


Бәйрәм табыны өчен бавыр торты

📌Бавыр торты өчен: 1 кг сыер бавыры, 3 стакан сөт, 3 йомырка, 5-6 аш кашыгы он, 4-5 уртача суган, 4-5 кишер, 250 грамм майонез, 4-5 тырнак сарымсак, петрушка, тәменчә тоз, төелгән борыч, кыздыру өчен үсемлек мае.
Бавырның элпәсен алырга, юып саркытырга, вак кисәкләргә турарга һәм 2 стакан сөткә салып, 2 сәгать тотарга. Иттарткычтан чыгарырга яки блендер белән вакларга, 1 стакан сөт, йомырка, тоз, борыч, он, вак угычтан уылган сарымсак кушып яхшылап болгатырга. Майлы табада бавыр беленнәре пешерергә.
Аннары эре угычтан уылган кишер белән ярымбоҗралап туралган суганны бераз кыздырып алырга һәм пешеп беткәнче таба өстен каплап сүрән утта тотарга, суытырга, майонез белән болгатырга һәм белен арасына ягарга.
📌Бу күләмдәге продукттан 15 белен чыга, өч тәлинкәгә баш катлы итеп яки биш тәлинкәгә өчәр катлы итеп бавыр торты ясарга. Торт өстен теләгәнчә бизәргә мөмкин. Табынга шул тәлинкәдә торт сыман кисеп чыгарырга.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

05 Jan, 08:16


Бәйрәмнәрдә ясарга бик җиңел генә, майонезсыз салат
📌 Пешкән тавык түше
📌Болгар борычы
📌Помидор
📌Баллы борыч
📌Маринадланган суган
Пешкән тавык түшен, помидорны, болгар борычын турыйбыз, суганны маринадлыйбыз( суганны ярымбоҗралап турыйбыз, аз гына тоз, төелгән кара борыч, 0,5 чәй кашыгы уксус салып болгатабыз)
Барысын бергә болгатып, сыек май, тәменчә тоз, төелгән кара борыч кушып болгатабыз
🤗Тәмле булсын

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

03 Jan, 09:05


🎄А вот и Новогодний розыгрыш от Казань на Максималках!

🛷10 призовых мест:
1 место - PlayStation 5 slim
2 место - Стайлер Dyson
3 место - колонка Marshall
4 место - наушники AirPods
5-7 место - колонка Алиса
8-10 место - сертификат в ЗЯ


•Для участия нужно: подписаться на @kazancity и @kznmax и нажать на кнопку участвую!

Итоги 7 января рандомно подведет бот. Важно, забрать призы можно будет только в Казани лично.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

31 Dec, 14:18


Менә, каз да пешеп чыкты
1 сутка буе казны тозлы суда тоттым. 10л.суга 1кг.тоз исәбеннән салдык
Каз эченә 1 стакан дөге бүрттереп, 100гр.кара җимеш һәм өрекне 1кашык майонез белән болгатып тутырдык.
Рукавка тыгып 2сәг. ярым пешердек.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

31 Dec, 11:46


Яңа ел табынына бик тәмле "Парус" салаты
Тавык ите
Корейча кишер
Баллы кукуруз
Йомырка
Һәр катны майонез белән сыйларга, иң өскә вакланган чипсы сибәргә

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

31 Dec, 11:42


Яңа ел табынын бизәргә - тарталеткалар
Ысланган тавык ите, вакланган әстерхан чикләвеге, майонез +сметана, барысын бергә болгатабыз, өстен гранат белән бизибез.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

31 Dec, 06:01


Якынлашып килүче Яңа ел белән, дуслар! Туасы таңнар тыныч булсын. Гомер юлларыбыз һәрчак шатлык белән тулып торсын. Йортларыбызга авырулар, хәфев-хәтәрләр, бәла - казалар килмәсен. 🌲🎁🎉

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

27 Dec, 05:38


Җомга көнгә калын коймаклар

Кирәк була:
📌Кефир - 1ст.
Йомырка - 2шт.
Он - 1,5ст.
Шикәр комы - 3а.к.
Тоз - 0,5б.к.
Сода - 0,5б.к.

📌Йомырка янына шикәр комы һәм тоз салабыз, яхшылап болгатабыз. Кефирны өстибез шулай ук болгатабыз. Савытны сүрән утка куеп болгата-болгата бераз жылытабыз (40С). Әз-әзләп он кушабыз, төерләр калмаслык итеп бутыйбыз. Ахырдан сода салып тагын бер кат яхшылап болгатабыз һәм 20 минутка калдырып торабыз. Камырны башка болгатмыйбыз. Табаны кыздырабыз, май салабыз. Май кызгач куе камырны кашык белэн салабыз икенчесе белэн булышабыз. Кызарганчы ике ягын да 2 шәр минут капкач каплап пешерэбез. Әзер коймакларны салфеткага артык маен сеңдерергә куябыз.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

26 Dec, 18:24


Кичке ашка мантый пешердем, пилмән камыры белән
📌1 йомырка
📌3 аш кашыгы симәнке мае
📌Әз генә тоз
📌3 ст. он
📌1 ст. кайнар су
Савытка йомырка, сим. мае, тоз, 3 ст. онны салып болгатабыз, шулар өстенә 1 ст. кайнаган су салып камыр басабыз, әзер камырны пакетка салып, 10 минут ял иттерәбез.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

26 Dec, 05:24


Сезне Голназ  белән таныштырып китим әле.Ул 2 елга якын Төркиянең Фармаси компаниясе белән хезмәттәшлек итә,продукциясен сату ,кайтарту белән шөгыльләнә. Фармаси товарларын үз бәясеннән алырга һәм заказларны Россия буенча оформить итэргэ булыша.

Аның Төркиядән үз бәясеннән витаминнар, авыртуны баса торган бальзамнар (аяк-кул сызлаганнан, варикоз, хондроз, салкын тигәннән, буыннар авыртуыннан); чәч коелудан булыша торган шампуньнар; аллергия, псориаз, экземадан кремнар; косметика; парфюмерия; өй өчен эко-средстволар кайтарту чаты бар 🇹🇷

Хәзерге көндә чәч коелудан булыша торган һәм чәчне ныгыта торган сарымсак шампуненә Акция бара!🔥🔥🔥Каталог хакыннан -50% скидка хәзер бу шампуньга🔥Заказлар эшләп калырга өлгерегез.

Каштан гельдән 5 тапкыр көчлерәк глюкозаминлы кремга да бик яхшы акция бара декабрь аенда.

Ватсап чаты 🌿⤵️

https://chat.whatsapp.com/KkMMlZHwu7G4h94KIzxA3X

Тел. 89279584755

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

24 Dec, 09:56


АНАНАСЛЫ САЛАТ
Катлам-катлам итеп ясала торган бик тәмле салат!
📌Пешкән тавык ите(грудка)
📌Йомырка - 2-3
📌чикләвек (грецкий) - 250 грамм
📌ананас(консерва)
📌сыр
📌майонез
📌чипсы

📌беренче кат итеп тавык итен турап салабыз
📌вакланган чикләвекне сибәбез, майонез сылыйбыз
📌йомырканы кырабыз, майонез
📌ананасны турап тезеп чыгабыз
📌сыр кырабыз, майонез сылыйбыз
📌өстенә чипсы ваклап салабыз
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

22 Dec, 17:20


"Өч стакан" кабак пирогы
Бүген дә пешердем әле, бик ошады
📌 400гр. Кабакны вак теркадан уабыз, ярты лимонның суын сыгабыз, кабыгын теркадан уабыз
ярты ст. песок салып болгатабыз.
Аннары крошка ясыйбыз, ярты ст. онга, яртышар ст. песок һәм Манный ярмасын кушып болгатабыз, өстенә 100гр. ак май салабыз һәм барысын бергә болгатабыз.
📌Табага иң элек крошканы җәябез, өстенә кабакны җәябез һәм яңадан крошканы җәеп өстенә тагын кабакны җәябез, иң өскә крошканы җәеп 35-40мин. 180 гр. пешереп алабыз, бик тәмле, авызда эри торган пирог булды.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

22 Dec, 17:18


Яңа елга әзерлек пилмән ясаудан башланды
📌1 йомырка
📌3 аш кашыгы симәнке мае
📌Әз генә тоз
📌3 ст. он
Савытка йомырка, сим. мае, тоз, 3 ст. онны салып болгатабыз, шулар өстенә 1 ст. кайнаган су салып камыр басабыз, әзер камырны пакетка салып, 10 минут ял иттергәннән соң, пилмәннәр ясыйбыз, бик эластичный камыр була.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

20 Dec, 03:57


Изге Җомга иртәсе мөбарәк булсын! Көннәребез уңышлы үтсен.
Җомга көнгә - гөбәдия
📌Камыр:
1 стакан сөт
5 аш кашыгы эретелгән атланмай
1 аш кашыгы үсемлек мае
2 аш кашыгы майонез
чеметеп кенә тоз
1 бал кашыгы шикәр комы
1 бал кашыгы коры чүпрә
3 стакан чамасы он.

Эчлек:
📌1 стаканнан кимрәк дөге (аны бүрттерәбез)
1,5 стакан йөзем
5 йомырка
2 пачка атланмай (шуның 5 аш кашыгы камырга, 1 аш кашыгы май валчыкка)
1 стакан шикәр комы
250-300 г корт.

📌Табага гөбәдиянең астына дигән камырны салабыз. Камыр өстенә шикәр комы сибеп, корт җәябез, корт өстенә дә бер уч шикәр комы сибәбез. Аннары йөземле дөге салына, янә шикәр комы сибелә, йомшарган атланмай тезелә, эре угычтан уган йомырка, аның өстенә тоз сибелә.

📌Гөбәдия өстенә 1 аш кашыгы май, 2 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы он белән ясалган валчык сибеп,  250 градуслы мичтә 30-40 минут пешерәбез.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

05 Dec, 06:07


БАЛЫК БӘЛЕШЕ

📌Йомшак кына төче камыр басабыз. Камыр өчен: 200 г кефир, 6 аш кашыгы сыек май, 1йомырка, аш серкәсендә сүндерелгән чәй содасы, тәменчә тоз, он.
📌Эчлек өчен: 250 граммлы сайра балыгының майлы консервы, 1стакан дөге, 2 уртача зурлыктагы кишер, 2 баш суган, тәменчә тоз. Балыкны чәнечке белән вакларга, дөгене газда бүрттереп алырга, суганны турап майда кыздырырга, янына угычтан кишер уып салырга. Барысын бергә кушып, эчлекне әзер итәргә.
📌 Камырны җәеп бәлеш формалаштырырга. 200 градуслы мичтә 40 минут тирәсе пешерәсе.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

03 Dec, 05:50


Хәерле иртәлэр!
Иртәнге чәйгә сырниклар
Творог - 400г.
Шикәр комы - 6 аш. к.
йомырка-2
Он-6 аш. к.
Барысын болгатып, түгәрәк итеп кулда әвәләп, майлы табада кыздырып алабыз.
Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

30 Nov, 17:50


Ял көннәрендә сыйланырга - кабак бәлеше

Камыр өчен 250 гр жылы сөт ,200 гр кибет каймагы ,50 гр сыек май  ,1 ч каш тутырып тоз ,1 аш кашыгы песок ,1 ч каш соданы уксуста сундереп саласы,йомшак камыр басып 20 мин ял иттерәсе.
Эчлекне ярты стакан дөге ,1,5 кг кабак ,3- 4 аш кашыгы шикәр комы ,200гр сл май салып ясыйсы.

Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

29 Nov, 04:45


Гранатовый браслет салаты

📌1зур пешкән бәрәңге
📌1зур пешкән кишер
📌300гр тавык тушкәсе
📌3 и‌омырка
📌Әстерхан чикләвеге
📌1 зур пешкән чөгендер
📌1 гранат

Шушы тәртиптә өеп меңгерәбез. Һәр катлам саен майонез сылап барабыз.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

29 Nov, 03:54


Җомга көне мөбәрак булсын!
10 минутта коймак

📌Майлылыгы 2,5, күләме 450 г бер кап кефирга ике йомырка, бер бал кашыгы шикәртоз, ике кашык шикәр комы һәм он салып куерак камыр басабыз.
Шуннан соң гына бер кашык чәй содасы салып болгатабыз.
📌Бер 10 минут тирәсе тотканнан соң газ өстендә пешереп алабыз.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

28 Nov, 11:57


🎄Новогодний розыгрыш! Разыгрываем сертификаты в Золотое Яблоко на сумму 100 000 руб.

Для участия нужно:

📌 Быть подписанным на каналы @kazan и @region116_kazan
📌 Нажать на кнопку «Участвую» под этим постом
Нужно быть подписанным на оба канала.

🏆 10 призовых мест!

Каждому победителю отправим электронный сертификат на 10 тыс в ЗЯ (либо денежный эквивалент)

Итоги розыгрыша подведет умный бот случайным образом 19 декабря в 12:00.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

28 Nov, 11:57


❤️Дусларым! Конкурс калдырып үтәм! Бирелгән ике каналга кушылып участвую төймәсенә генә басарга кирәк.10 җиңүче булачак.
Безнең арада алдагы конкурсларда җиңүчеләр булды инде.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

26 Nov, 07:23


"12 кашык” пирогы рецепты

3 йомырка, 12шәр аш кашыгы шикәр комы, үсемлек мае, сөт, он, 7 гр камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), ярты лимон согы һәм кабыгы, шикәр пудрасы.

Йомыркага шикәр комы, тоз салып, ике минут миксер белән күпертегез. Катнашмага үсемлек мае, сөт, лимон согы белән угычта уылган кабыгын да өстәгез дә блендер белән яхшылап болгатыгыз. Иң соңыннан он белән камыр көпшәкләндергеч салыгыз. 20-22 см диаметрлы майлы табага бушатып, газ мичендә 20-25 минут пешерегез. Пешеп чыккач, шикәр пудрасы сибегез.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

26 Nov, 06:12


Җиңел һәм туклыклы коймаклар.
Кирәк булачак :
📌350-400 гр тавык ите
📌2 йомырка
📌0,5 ст сөт
📌3-4 аш кашыгы арыш оны
📌Тәменчә тоз, яшеллек (укроп, петрушка яисә смесь итальянских трав)

Итне вак итеп турыйбыз. Калган ризыкларны кушып, камыр ясыйбыз һәм кызган табага салып пешерәбез (майсыз кыздырырга да була).

Әлеге коймакларга соус ясарга була. Моның өчен натураль йогурт (мин активианы алам, акны), 1 калак аджика һәм 1 калак горчицаны бергә бутарга мөмкин.
Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

25 Nov, 05:02


Кызларым, Сезне ТӨРЕК Десертлары 🇹🇷 каналына чакырабыз

Барыгыз да аңласын өчен без тәмле төрек десертлары эшләү тәртибен төрекчәдән тәрҗемә итеп бирәбез.

Круассан, төрек печеньялары, тортлар һәм башка бик күп төрле тәмлүшкәләр көтә Сезне безнең каналда.


👉КАНАЛГА КУШЫЛЫРГА👈

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

25 Nov, 04:17


Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын.
Йомырка-2 шт
Сөт-350 мл
Эретелгән сыер мае-100г
Шикәр комы-2-3 аш кашыгы
Он-300 грамм
Разрыхлитель-2 чәй кашыгы
Тоз-1/3 чәй кашыгы
Бөтенесен бергә болгатып , вафельницада пешереп алдык
Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

22 Nov, 07:50


Җомга көнгә - Белен
3стакан сөт
2 стакан он
2 йомырка
Шикәр комы
Сода
Усемлек мае
Тоз
Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

19 Nov, 06:49


Чәй янына - эремчекле шарчыклар

📌Моның өчен 1 стакан эремчек, 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, чәй кашыгы очына элеп кенә чәй содасы, 1 стакан чамасы он (әзрәк тә ярый) кирәк.

📌Эремчеккә йомырка, шикәр комы, тоз һәм чәй содасы салып болгатабыз. Аңа он өстибез. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы камыр барлыкка килә. Сыек майда йөздереп пешерәсе.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

18 Nov, 16:27


БАЛЫКЛЫ КАБАРТМА
📌Камыр өчен: 400 г он, 1 балкашыгы чүпрә, 1,5 ст сөт, 2 йомырка сарысы, көнбагыш мае, тоз, судак балыгы, яшел суган белән башлы суган, борыч.
📌Эш тәртибе: җылы сөткә чүпрә салып яхшылап болгатабыз, бераз тоз, он салып йомшак камыр басабыз да 30 минутка җылырак урынга куябыз.

📌Камыр бераз кабаргач, йомырка сарысы белән бераз көнбагыш мае кушып, камырны янә басабыз һәм тагын бераз куеп торабыз.

📌Балык итен вак итеп турыйбыз яки блендр ярдәмендә ваклыйбыз. Баш суган белән яшел суганны шулай ук вак итеп турыйбыз.

📌Майлы табада башта суганны кыздырабыз, аннары балыкны өстибез. Ахырдан яшел суган белән, тәмләткечләр салып, аз гына кыздырып алабыз.

📌Әзер камырны 12-14 кисәккә бүләбез. Һәр кисәкне түгәрәкләп җәябез дә 1,2 аш кашыгы эчлек салабыз. Камырның як-якларын тоташтырып чеметеп чыгабыз, бераз камырның өстен ачык калдырырга да була.

📌Кабартмаларның өстен йомырка сарысы белән майлап, 200 градус кызулыктагы мичкә куябыз. Кызарганчы пешерәбез.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

17 Nov, 17:06


Бик тиз генә катлап ясала торган, бик тәмле салат
📌 Тавык ите
📌Помидор
📌Йомырка
📌Кириешки
1 рәт тавык итен вак итеп
Майонез
2 рәтПомидор вак итеп турап
Майонез
3 рәт Йомырканы угычтан уабыз
Иң өскә кириешки тезәбез
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

17 Nov, 11:41


👳🏻‍♂️🕌📿 Ислам дине турында бик файдалы канал. Татар телендә вәгазь һәм нәсыйхәтләр, тәфсир дәресләре.📚
Язылып кую өчен ссылка 👇👇👇

https://t.me/mechet_eniler

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

16 Nov, 17:26


Ял көннәрендә сыйланырга - "Өч стакан" кабак пирогы
📌 400гр. Кабакны вак теркадан уабыз, ярты лимонның суын сыгабыз, кабыгын теркадан уабыз
ярты ст. песок салып болгатабыз.
Аннары крошка ясыйбыз, ярты ст. онга, яртышар ст. песок һәм Манный ярмасын кушып болгатабыз, өстенә 100гр. ак май салабыз һәм барысын бергә болгатабыз.
📌Табага иң элек крошканы җәябез, өстенә кабакны җәябез һәм яңадан крошканы җәеп өстенә тагын кабакны җәябез, иң өскә крошканы җәеп 35-40мин. 180 гр. пешереп алабыз, бик тәмле, авызда эри торган пирог булды.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

12 Nov, 06:00


Чәй янына татлы рулет
Ингредиентлар:
📌2 йомырка
1 ст. шикәр комы
1 ст. йогурт
ванилин
1 бал калагы сода
1,5 ст. он
джем яки баллы сөт (сгущенка)

📌Әзерләү:
1. Беренче эш итеп духовканы кабызып куегыз. Аны 300 градуска кадәр җылытырга кирәк.
2. Йомырка, шикәр комы һәм ванилинны болгатыгыз. Шушы катнашмага йогурт, сода өстәгез. Әкренләп он куша башлыйк: камыр куе, тик агып торучан булырга тиеш.
3. Табага кәгазь куеп камырны тигезләп салыгыз. Һәм шул килеш духовкага озатабыз. Озак тотмыйбыз: нибары 7-8 минут. Кызара башлагач аласы.
4. Алгач шул кызарган ягын юеш сөлгегә куегыз. Тиз-тиз сгущенка яки джем сылап рулет формасында төрегез. Шул сөлге уратып куеп суынырга калдырыгыз.
5. Табынга рулетны өстенә пудра сибеп бирәсе.
Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

11 Nov, 17:41


Кичке ашка - Яшелчә ашы
Суган,кишер,помидор,болгар борычы,ташкабак, бәрәңге,дөге,тәмләткечләр,яшеллек - барын бергә пешерәбез. Бик тәмле аш була.
Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

09 Nov, 06:59


🌧️🍁😌Көзге күңел төшенкелегеннән 5 ризык

📌Банан. Ул баш миенә бәхет гармоны – серотонин бүлеп чыгарырга ярдәм итә.

📌Шоколад. Кәеф күтәрү өчен менә дигән ризык. Кечкенә шоколад кисәгеннән ләззәт алу өчен лайфхак: аны тел очында тотып эретегез. Тәме бөтенләй башкача ачылыр.

📌Аш. Яңгырлы-җилле көнне кайнар аш ашаудан да яхшысы юк. Беренчедән, аш җылыта, икенчедән, файдалы. Шулпада бик күп төрле витаминнар, минераллар бар.

📌Бал белән чикләвек. Бал кәефне күтәрсә, омега-3кә бай чикләвек стресс дәрәҗәсен киметә.

📌Лимонлы чәй. Чәй антиоксидантларга бай, ә С витамины күп булган лимон иммун системасын ныгыта, стресс белән көрәшергә ярдәм итә.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

09 Nov, 06:59


Чәй янына рогаликлар

📌Камыр өчен:
- 500 гр сөт,
- 1 чәй кашыгы тоз,
- 2 аш каш шикэр комы;
- 100 гр сыек май,
- 11 гр коры чүпрә.

📌Эчлек өчен төсле мармеладлар кирәк була.

1. Камырны басабыз һәм кабарырга куябыз.
2. Әзер камырны 0,7 см калынлыкта җәябез.
3. Камырны өчпочмаклап кисәбез. Һәр өчпочмак эченә мармелад кисәкләрен куеп чыгабыз. Өспочмакларны рогалик рәвешендә төрәбез.
4. Рогаликларыбызның өстен йомырка бн буяп чыгарга.
5. Духовкада өсте кызарганчы пешерергә.
Мармеладлар эрегәнче рогаликлар пешеп тә чыга. Балалар кызыгып, яратып ашыйлар.
Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

07 Nov, 11:45


Кичке ашка - АВЫЛЧА БӘРӘҢГЕ
📌тоз, паприка, борыч
«Итальянские травы» приправасы
Ваклаган сарымсак
Кипкән укроп
Үсемлек мае

Әзерләү:

1. Бәрәңгене чистартабыз, авылча кисәкләргә кисәбез, киптерәбез бераз. Бәрәңгене тирән бер савытка салып, тәмләткечләр һәм үсемлек мае кушабыз.
2. Табага салабыз (пергамент җәйсәгез яхшы булыр).
3. Мичтә 200 ° 20 минут кыздырабыз (температурасын яки вакытын үзегезнең мичегезгә карап куегыз)

📌Соус өчен:

📌20% каймак
Укроп
Сарымсак

Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

07 Nov, 05:37


"Күке оясы" салаты

📌1-2 чи бәрәңге, 4 каты пешкән йомырка, 1 кисәк пешкән тавык ите (1 ысланган тавык боты алырга да була), 1 суган, 1 банка маринадланган шампиньон гөмбәсе, салат яфраклары, укроп, майонез, тоз, борыч. Кыздыру өчен үсемлек мае.

📌Чистартылган бәрәңгене юка саламлап турарга һәм алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырырга. Бәрәңгене табадан алып, тоз сибәргә. Аннан калган майда суган һәм гөмбәне бергә кыздырырга, суытырга.

📌Итне саламлап турарга яки җепселләргә аерырга.

📌Йомырканың агын вак итеп турарга.

📌Йомырка сарысын чәнечкә белән изеп, вакланган укроп, 1 аш кашыгы майонез өстәргә һәм яхшылап болгатырга. Әлеге массадан 5-6 түгәрәк – «йомырка» әвәләргә.

📌Яссы салат савытына салат яфракларын салырга. Салатны шуңа катламлап өяргә: ит, йомырка, майонез, гөмбә белән суган, майонез. Салат кырыена, оя барлыкка килерлек итеп, кыздырылган бәрәңге салырга. Оя уртасына «йомыркаларны» тезәргә. 1-2 сәгать суыткычта тотканнан соң гына табынга куярга.
Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

05 Nov, 05:43


Ял көннәрендә сыйланырга - Груша крамблы рецепты
Кирәк (8 порция):
📌«Конференц» грушасы – 4 данә
Шикәр – 100 г
📌Кукуруз оны (кукуруз крахмалы да ярый) – 2 аш кашыгы
📌 Бодай оны – 100 г
📌 Атланмай – 100 г
📌 Солы ярмасы – 150 г
📌 Дарчин (корица) – бер чеметем

Әзерләү
1. Грушаны вак шакмаклап турыйбыз, кукуруз оны, шикәрнең яртысы һәм дарчинны кушып, болгатабыз.
2. Форманың төбен атланмай белән майлап, шушы массаны салабыз.
3. Майны он, солы һәм калган шикәр белән бутап, груша өстенә таратабыз һәм форманы 200 градус кайнарлыктагы духовкага 20–25 минутка куябыз.
Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

05 Nov, 05:19


Кабартма
Камыр өчен :
1 стакан сөт ;
1 стакан кайнатып суытылган су;
1 йомырка;
1 кап дрожжи Саф-момент;
ярты бал кашыгы тоз;
1 бал кашыгы шикәр комы ;
3 кашык сыек май ;
Он кирәк була.

-"Шушы состав белән камырны басабыз ,кабарганын көтеп торабыз ,камыр күтәрелгәч бер ике кат төшереп кабартып алабыз ,аннары кабарган камырны җәеп ,тигез булсын өчен бокал белән кисеп "Идеал "сыек маенда ,алтынсу төскә кергәнче кыздырып алабыз .Кабартмаларыбызны кыздырыр алдыннан майда ярты баш суганны көйдермичә кыздырып-сөзеп алабыз ,болай эшләгәндә кабартмаларыбыз үзенчәлекле бер тәм ала.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

04 Nov, 14:08


Үзегез өчен Казанны яңа яктан ачарга телисезме?☺️


- Казан сандыгы каналы сезгә Казанның кызыклы, яңа локацияләрен ачачак
- Дусларыгыз белән күңелле итеп ял итү, рәхәтләнеп кич үткәрү өчен мөмкинлекләр таба алырсыз

Казанны яңа яктан ачасыгыз килсә, кушылып куегыз!🤩

Языларга

https://t.me/+eiCrCvmiJS1lNzky

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

03 Nov, 15:36


Кичке ашка - Марокканча гуляш

📌Гуляш пешерү өчен уртача зурлыктагы 4 бәрәңге, 300 гр кара ит, 500 гр кабак, 1 аш кашыгы атланмай, 1 алма, 1 суган, 1 аш кашыгы сөт өсте, 1 аш кашыгы он, 2 стакан су, тәменчә тоз, борыч, шикәр комы һәм петрушка алына.

📌Итне юып, зур булмаган кисәкләргә турыйбыз, тоз, борыч салып, суган белән бергә үсемлек маенда кыздырабыз. Шуңа он өстәп, тагын 3-5 минут кыздырып алабыз. Алманы вак итеп турап, иткә кушабыз. Кайнар сөт өстен һәм суны аз-азлап шулар өстенә салып, тулысынча әзер булганчы пешерәбез.

📌Кабакның тышын әрчеп, эре итеп турыйбыз. Бәрәңгене дә әрчибез һәм икесеннән дә, махсус җайланма ярдәмендә, әстерхан чикләвеге зурлыгында шарчыклар ясыйбыз. Тоз сибеп, фритюрда яисә күп май салып, тирән табада кыздырып алабыз.

Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

02 Nov, 06:21


"Шимбә" салаты

1 кап краб таякчыгы, 1-2 каты пешкән йомырка, 1әр кыяр, әче алма һәм баллы борыч, 50 г каты сыр, 200 г кәбестә, майонез, яшел тәмләткечләр, тоз.

Саламлап туралган кәбестәгә тоз сибеп, кул белән уарга. Чистартылган борычны ярым боҗралап, кыяр, алма һәм краб таякчыкларын саламлап, йомырка һәм сырны вак итеп турарга. Тоз сибеп, майонез өстәп, барысын бергә болгатырга. Яшел тәмләткечләр белән бизәргә
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

01 Nov, 06:00


Кызларым,кемнәр киемнәрне M размеры һәм зуррак размерларны кия, кушылып куегыз.
Киемнәргә искиткеч матур обзорлар Wildberries 👉🏻
Plus Size Романова ханымнан

Монда: WB тан киемнәргә обзорлар | шоурумнар | төрле брендлар | косметика , һәм болар бары да түбән бәядән!

👑 Вб белән бергәлектә матур һәм бюджетны исәпкә алып киенегез! - https://t.me/+lqpcnZ1yMGEwNTdi

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

01 Nov, 05:13


Иртәнге ашка лаваштан
өчпочмаклар
Колбасаны, сырны уып, майонез белән болгатып, лавашка җәябез, өчпочмак итеп төрәбез. 2 йомырканы сытып болгатабыз да, лаваш ларны ике яклап манчып, табада ике яклап кыздырабыз.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

31 Oct, 15:59


"ЗЕБРА"

Рецепт:
📌4 йомырка
1 стакан шикәр комы (200г)
100 гр ак май
1 пачка разрыхлитель,
2 аш кашыгы майонез,
1 стакан он (150г)
30г Какао порошогы
30г он

📌Йомырканы агарганчы шикәр белән күперткәч, какаодан башка кушылмаларны кушып камыр ясыйбыз. Икегә булеп 1 өлешенә 2-3 аш кашыгы какао порошогы кушабыз.
Аннары табага кашык белән чиратлаштырып камыр салабыз.
📌180С 35-40 минут духовкада пешерәбез.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

31 Oct, 15:55


Бик тәмле һәм җиңел салат.
📌 Руккола, кыяр, болгар борычы, помидор черри, оливки зәйтүн мае белән болгатабыз. Иң өскә фета сырын турап салабыз.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

31 Oct, 04:33


*Игьтибар
     Яңалык
Бик кызыклы һәм файдалы акция
  31.10. 24*көнне генә 4 шт. Каштан гель яки Чили бальзамына
заказ бирсәгез, сезгә 1 шт. Каштан гель - бүләк була
🎉🎊🎁   

  31.10.24 көнне яңа гына килеп кушылганнарга Китереп бирү бушка 📦🚚

☎️WhatsApp
+79274813318

Әгәр дә Фармаси компаниясе турында күбрәк беләсегез килсә шушы постка язылыгыз.


https://chat.whatsapp.com/E6TqgTYU0q18PVG3xt75XM

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

25 Oct, 08:58


⚡️МЕГАКОНКУРС! Дарим сразу 2 iPhone 16 Pro Max и 2 AirPods Pro

Мы запускаем этот крутейший конкурс для Вас, прямо сейчас!
Будет 4 ПОБЕДИТЕЛЯ, а значит и шансы победить у Вас высокие.

Условия простейшие:
• подписаться на @kazan_da и на @SHOCKkzn,
• нажми на кнопку «Участвовать» под этим постом.

Итоги подведём уже 16 ноября в 18:00, расцветку Вашего iPhone 16 выберете сами, доставим выигрыш по адресу.

Участвуйте и Вам повезёт! УДАЧИ!!!

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

25 Oct, 08:58


❤️Дусларым,тагын бер конкурс калдырып үтәм.Ике айфон уйнатыла.Моңарчы арабызда җиңүчеләребез булды.Катнашыйк һәм бүләк отыйк!

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

25 Oct, 05:13


Бер тәүлектән өлгерә торган кәбестә

📌2 кг кәбестә, 2-3 уртача зурлыктагы кишерне саламлап турыйбыз да 3 литрлы банкага салабыз. 2-3 тырнак  сарымсак кушабыз. Өстенә тозлык агызабыз.

📌Тозлык болай ясала: 1 литр суга 0,5 стакан шикәр комы, 0,25 стакан тоз салып кайнатып чыгарасың, суытып банкага саласың да 2 аш кашыгы аш серкәсе һәм 1 стакан көнбагыш мае өстисең. 1 тәүлектән соң ашарга була
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

25 Oct, 05:10


Җомга көне мөбәрак булсын!
10 минутта коймак

📌Майлылыгы 2,5, күләме 450 г бер кап кефирга ике йомырка, бер бал кашыгы шикәртоз, ике кашык шикәр комы һәм он салып куерак камыр басабыз.
Шуннан соң гына бер кашык чәй содасы салып болгатабыз.
📌Бер 10 минут тирәсе тотканнан соң газ өстендә пешереп алабыз.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

24 Oct, 11:38


Тавык итеннэн люля-кебаб
📌Тавык ите - 800гр.
Суган - 2шт.
Сарымсак - 2 тырнак
Үсемлек мае - 3а.к.
Яшел тәмләткечләр
Тоз, борыч тәменчә
"Люля" очен махсус тәмләткеч

📌Тавык итен юып, корытып, ике тапкыр иттарткыч аша чыгарабыз. Шуна тоз, борыч, тәмләткечләр салып болгатабыз. Шулай ук иттарткычтан чыккан суганны да кушабыз. Фаршны бик яхшылап, озак итеп болгатабыз. Кулларны суда чылатып, юеш куллар белән озынча формада кәтлитләр ясыйбыз, ана агач таякчыклар кертәбез. Барлыкка килгән люля-кебабны үсемлек мае белән майлап, 180 градуслы духовкада 30-40 минут пешерәбез.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

22 Oct, 14:55


⚡️Такого еще не было!

Сегодня БРИКС стартует в Казани! Это самое масштабное внешнеполитическое мероприятие, когда-либо проводившееся в России.

Прямую трасляцию всех самых важных новостей с саммита ведет главный телеграм-канал республики: @tatarstan_republic

Подписывайтесь и будьте в курсе всех главных новостей республики: https://t.me/tatarstan_republic

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

21 Oct, 17:03


Бик тәмле чөгендер салаты
📌 4кг чөгендерне теркадан уасы
📌0,5кг суганны
📌1,5 кг. помидорны турыйсы
📌0,5кг татлы борыч белән, 200 грамм сарымсакны иттарткычтан чыгарабыз(боларны әзер булырга 10мин.кала саласы)
Чөгендер, суган, помидорны, 2 аш кашыгы тоз, 1 стакан тутырып бетермичә шикәр комы, 0,5ст.симәнке мае салып 1 сәгать пешерәбез,
10мин.кала, ярты стакан 9%лы уксус салып пешереп бетерәбез.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

17 Oct, 17:21


Бик тәмле кәбестә мантые

📌Камырга бер стакан яңа кайнап чыккан суга тәменчә тоз, ике стакан он салып, бутап торып суытырга. Бер йомырка, ике аш кашыгы сыек май өстәп, бик каты камыр басарга. Токмач камыры кебек булсын. Ял иттергәч, йомшара. Пилмән, мантый, кыстыбый, чебурек шәп чыга инде.

📌Эчлеккә вак итеп турап кәбестә, тоз, борыч, суган, бер шакмак май кушабыз.

📌Ваклап ит яки фарш булса, тагын да тәмле була .

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

16 Oct, 10:35


Бар эшләгән зарплатагыз кредит капларга китәме ?

Ай саен зарплатагызны көтеп аласыз һәм шул акчагыз банкларга кредит өчен түләргә китеп бетә?Һәр ай саен шул хәл, акчагыз бетмәс-төкәнмәс процентлар, түләүләр капларга китә һәм тормыш алып барырга калмый да?

Мондый шартларда яшәү авыр икәнен аңлыйбыз, ләкин чыгу юлы бар бит. Глеб Дример сезгә законлы рәвештә әҗәтләрдән котылырга ярдәм итә!

Күз алдыгызга китерегез әле,коллекторлар бүтән борчымый, ә зарплатагыз бары тик сезнеке генә!

Без үз өстебезгә барлык авырлыкны да алабыз: коллектор шалтравыннан башлап судка кадәр.Ә сезгә бары безнең каналга гына кушылырга һәм бесплатная консультацияюгә язылырга гына кала.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

13 Oct, 16:04


Кышка солянка
📌 2кг.кәбестә
📌2кг.помидор
📌1кг.суган
📌 1кг кишерне вак угычтан уасы
📌Шуңа 0,5 сыек май
📌2 аш кашыгы уксус
📌2 аш кашыгы тоз
📌11 аш кашыгы песок
📌15 шт кара түгәрәк борыч
📌5 шт душистый борыч
📌5 гвоздика
📌5 лавр яфрагы
Барысын да салып, 3 сәгать кайнатасы газны кысыбрак
Кастрюльнең капкачын ябасы
Болгатып аласы.
Стер. банкаларга тутырасы.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

09 Oct, 10:06


🥳 Разыгрываем сертификаты в Золотое Яблоко на сумму 50 000 руб.

Для участия нужно:

1. Быть подписанным на @region116_kazan

2. Нажать на кнопку «Участвую» под этим постом


Каждому победителю подарим электронный сертификат на 10 тыс в ЗЯ (либо денежный эквивалент)

Итоги розыгрыша подведет умный бот случайным образом 27 октября.
Приз можно будет получить только в Казани!

Перешли друзьям и близким чтобы повысить шансы на успех!

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

09 Oct, 10:05


❤️Тагын бер конкурс калдырып үтәм.Бүләкләре шәп! Бирелгән каналга кушылып участвую төймәсенә генә басарга кирәк.Катнашыйк әле, нәтиҗә 27 октябрьдә ясала.

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

08 Oct, 17:44


"Сырлы салат" рецепты

📌3 пешкән йомырканы вакларга, 200 гр сырны эре угычтан уарга, 3 тозлы кыярны турарга, 2 тырнак сарымсакны вакларга. Барысын бергә майонез белән болгатырга. Ахырдан 100 гр сухариклар кушарга.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

06 Oct, 04:53


Дөге белэн тары ярмасыннан кабак бэлеше

Камыр очен 250 гр жылы сот ,200 гр кибет каймагы ,50 гр сыек май ,1 ч каш тутырып тоз ,1 аш кашыгы песок ,1 ч каш соданы уксуста сундереп саласы,йомшак камыр басып 20 мин ял иттерә е. .
Эчлекне ярты йомры ( бокал ,стакан кем ничек эйтэ ) доге ,ярты йомры тары ярмасы ,1,5 кг кабак ,3- 4 аш кашыгы шикэр комы ,200гр сл май салып ясыйсы.

Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

02 Oct, 04:28


Тиз ясала һәм тиз пешә торган тәмлүшкә

Бер стакан алма (җиләк, карлыган, чия һ.б.) кайнатмасына бер чәй калагы аш содасы салып, 5 минут тотасың, аннары ике йомырка, ярты стакан (әзрәк тә ярый) шикәр комы, бер стакан кефир (оеган сөт, катык һ.б.), 2,5 ярым он белән бутап, майлы табага салып 180-200° лы мичкә (духовкага) куясың.
20 минуттан әзер була!
Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

01 Oct, 05:49


Кадерле өлкәннәребез, бәйрәмегез белән сезне!
Исән - сау булыгыз, кайгы хәсрәт күрмәгез!🌹🌺💐

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

27 Sep, 04:57


Шарлотка:
📌4 йомырка
📌1 ст песок
📌1 ст он
📌1 кашык разрыхлитель
📌1/2 пачка ак май

(йомырканы песок бн алдан купертергә кирәк)

2-3 алма, 1-2 персик кечкенә
180 градус, 25-30 мин
Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

25 Sep, 09:13


Камамбер сыры белән багет батон кабымлыгы
📌Кирәк була
Багет-батон
Помидор - черри
Сыр камамбер
Симәнке мае,
Сарымсак
Уртага сыр камамбер куябыз аннары помидор тезәбез, кырыйларына багет тезәбез, батон өстенә тәмләткеч  сибәбез һәм әзрәк сыек май агызабыз һәм сарымсак уабыз
180 гр мичкә 15 минутка куеп алабыз.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

24 Sep, 05:25


Кабактан мантый
Камыр өчен
📌 1 стакан су
📌2 йомырка
📌Әзрәк тоз
📌Он кирәк
Эчлеге өчен
📌Эре угычта уылган кабак
📌Вак итеп туралган суган
📌Тоз
📌Төелгән кара борыч
📌Ак май
Мантыйлар 45 минуттан әзер булды.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

20 Sep, 05:56


Карабодай котлетлары
Ингредиентлар:
📌Пешкән карабодай-1 аш кашыгы
📌2-3 Йомырка
📌Сыр-100 гр
📌1 суган
📌Май-50 гр
📌Тоз,борыч
Пешерү:
📌Суганны майда кыздырыгыз. Сырны тёркада уыгыз. Пешкән карабодайны, суганны,сырны бергә кушыгыз. Йомырканы, тозны һәм борычны салыгыз.
📌Фарштан котлетларны формалаштырыгыз, аларны онда әйләндерегез (моны игътибар белән эшләгез, югыйсә катлетлар аерылырга мөмкин) һәм парландырып пешереп алыгыз.
Алар кайнар килеш тә, салкын килеш тә тәмле.
Тәмле булсын🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

18 Sep, 16:50


Бик тиз генә ясала торган салат
📌Пекин кәбестәсе
📌Помидор
📌Гренки-сухарики
📌Пешкән тавык ите

Кәбестәне, помидорны, тавык итен турадым, кыздырылган батонны(гренки) кушып, майонез белән болгаттым.
Тәмле булсын 🤗

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

16 Sep, 09:40


♥️Розыгрыш нового iPHONE 16

1. Подпишитесь на @kazan
2. Нажмите на кнопку «Участвовать»

Итоги подведем 12 октября при помощи бота, который рандомно выберет победителя. Приз можно будет забрать только в Казани! Всем удачи!

🍒ТӘМЛЕ КИҢӘШЛӘР🍒

16 Sep, 09:40


📌Дусларым, яңа модель айфон уйнатыла.
Катнашу өчен бары бер каналга язылып, астагы участвовать сүзенә басарга гына кирәк!  Алдагы конкурсларда җиңүчеләребез булды.
Уңышлар сезгә! 👇

2,077

subscribers

474

photos

8

videos