Timergali hazrat @timhazrat Channel on Telegram

Timergali hazrat

@timhazrat


Вәгазьләр, насыйхәтләр, хәдисләр

Timergali hazrat (Tatar)

Timergali hazrat kanalın isemәlese булса da, онда, мәгәр, Тимергали һазрат шуда. Шу каналда, вәгазьләр, насыйхәтләр вә хәдисләр белән бөтенләне. Иң ияк илак көченечәк кыяннәрне сакларында да каналда аны беләчиткә барып кичәнәчәк күйләрне булагыз. Timergali hazrat, чаш эшләрне йәки ислам дине яшәгә ярдәм итә аласыз. Ул карарам без килеме йәки дин белән букарасыз. Тимергали һазрат белән бөтенләне вә кауялып карсылаша беләне. Тимергали һазрат каналы - ул белән технологияга һалык язарга уян җитешкән белән дин букарачылыкка каршы ылгары була Берәме каналга язылма материалдар белән рам подкастлар түгелмәй. Карап чыгарылачак ышларны һәм амалдарны рәхимдәр белән бөтенләне вә ярдәм итәлә. Тимергали һазрат белән калып карыш кыналарын итәлә.

Timergali hazrat

24 Nov, 14:13


Рәсүлебез (с.г.в.) янына бер сәхабә килә дә: «Бу дөньяда иң зур мәхәббәт белән кемне яратырга кирәк?» – дип сорый. Рәсүлебез (с.г.в.): «Әниеңне», – ди. «Ә аннан соң кемне?» – дип сорый сәхабә. «Аннан соң да әниеңне», – дип җавап бирә Рәсүлебез (с.г.в.). Сәхабә һаман соравын дәвам итә. Дүртенче тапкыр сорагач кына Рәсүлебез (с.г.в.) безне – әтиләрне искә алган. Хәтта үзе ир-ат, ата булса да. Шулай булгач, әниләрнең дәрәҗәсе бәхәссез. 

Timergali hazrat

24 Nov, 06:35


Бәйрәм белән сезне, гүзәл затлар! 🌸
Аллаһы Тәгалә һәр тырышлыгыгыз өчен күпләп әҗер-савапларын бирсен! ❤️
Хөрмәтле, кадерле әниләр булып яшәвегезне насыйп итсен. 🤲🤲🤲

https://t.me/Aisiluyuldash

Timergali hazrat

22 Nov, 04:47


💨 Хәзрәти Гайшә анабыз көчле җил искән чакта Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең болай дип дога кылганын хәбәр иткән:

اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ خَيْرَهَا، وَخَيْرَ مَا فِيهَا، وَخَيْرَ مَا أُرْسِلَتْ بِهِ، وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّهَا، وَشَرِّ مَا فِيهَا، وَشَرِّ مَا أُرْسِلَتْ بِهِ


⚜️ Укылышы: "Аллааһүммә иннии әсьәлүкә хайраһәә вә хайра мәә фииһәә вә хайра мәә үрсиләт биһ, вә әгуузү бикә мин шәрриһәә вә шәрри мәә фииһә вә шәрри мәә үрсиләт биһ".

💫 Мәгънәсе: "Аллаһым, Синнән бу җилнең, бу җил эчендә булган нәрсәләрнең һәм аңа йөкләнгән вазифаның хәерлесен сорыйм. Бу җилнең, аның эчендә булган нәрсәләрнең һәм йөкләнгән вазифаның явызлыгыннан Сиңа сыенам" (имам Мөслим).

🕌 Җомга көне мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә иминлек, тынычлык бирсен, безне хәвеф-хәтәрләрдән, бәла-казалардан сакласын. 🤲

https://t.me/timhazrat

Timergali hazrat

21 Nov, 11:34


"КЕШЕНЕҢ ХӘЛӘЛ ҺӘМ ХӘРАМ ДИГӘННЕ ДӨРЕС АҢЛАВЫ МӨҺИМ"

“Саләх” мәчетендә Татарстан диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты оештырган семинарда чыгыш ясаган комитет җитәкчесе урынбасары, технолог һәм үз эшенең остасы Салих хәзрәт Патеев ХӘЛӘЛ-ХӘРАМ ХАКЫНДА.

– Кунак табынында: “Бу ризык хәләлме?” дип сорау җитәме?

– Кешенең хәләл һәм хәрам дигәнне дөрес аңлавы мөһим. Кемдер өчен хәләл ит дигәндә сыер, сарык, тавык ите генә күзаллана, бу итнең хәләллек шартларына туры килеп әзерләнүе исәпләнми. Ягъни тавык ите дә хәләл һәм хәрамга бүленә ала бит. Хикмәт дөрес итеп суелуда, эшкәртелүдә. Әгәр хуҗа кешеләр боларны белә икән, без алардан хәләллек хакында сорагач, алар ризыкны хәләл дип әйткән очракта, тыныч күңел белән ашарга мөмкинбез.

– Кибет йогыртларының да хәләл булмавын ишеткән бар.

– Әйе, аларга төрле төс бирә торган кушылмалар өстәлә. Әйтик, кармин. Болар йогыртны хәрамга чыгара.

– Кармин турында еш ишетәбез. Аның каян килеп чыгышын беләсе килә.

– Кармин – кошениль дигән бөҗәкләрдән алына торган кушылма. Ул ризыкка кызыл төс кертү өчен өстәлә. Ризык составында ул Е120 дип күрсәтелә.

– Диңгез ризыклары, әйтик кысла, креветка ашарга ярыймы?

– Әбү Хәнәфи мәзһәбе буенча алар тыелган. Бу азыклар моннан 10-15 ел элек бездә кулланылышта юк иде. Алардан баш тартсак, ач калмыйбыз. Болар беренчел мөһим булган азыклар рәтендә тормый. Балыкларны исә ашый алабыз.

– Әгәр сатучы кеше хәләл булмаган казылыкка “Хәләл” тамгасы куеп сатса, нишләргә?

– Бу очракта әлеге казылыкны, чегын сорап, сатып алырга кирәк, чекта нәкъ менә әлеге казылыкның исеме язылган булырга тиеш. Аннары аны фотога төшерергә һәм ТР Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алга таба комитет бу эшне үз өстенә алачак...

ТУЛЫРАК БИРЕДӘ:

https://shahrikazan.ru/news/din/kunak-tabynynda-bu-rizyk-xalalme-dip-sorau-itame

https://t.me/Aisiluyuldash

Timergali hazrat

19 Nov, 14:36


https://youtu.be/Vc6R78_tln4?si=EOUgsI9cB2Nsmi6G

Timergali hazrat

19 Nov, 04:38


Гыйлем- ул нур.
Әбу әд-Дарда исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде): “Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма*, һәлак булырсың”, – дип әйткән.
* ягъни гыйлемгә битараф булма.

Timergali hazrat

18 Nov, 07:15


Йөрәкләрнең гаҗәеп халәте

❤️ Йөрәк – Аллаһка карата мәхәббәтнең урыны ул.
Әгәр анда зикергә (Аллаһны искә алуга урын юк икән), күпмедер вакыттан соң йөрәкнең нәфес теләкләренә буйсынуы, гөнаһлар кылуга тартыла башлавы, шул сәбәпле каралуы һәм ахырда үлем халәтенә килүе ихтимал. 💔

🤲 Аллаһым Үзе сакласын! Калебебез (йөрәгебез) пакь, сәламәт булса иде.

Сүз физик яктан йөрәкнең тибүеннән туктавы хакында түгел, ә аның каты бәгырьлегә әйләнүе, аннан миһербанлык, шәфкать кебек тойгылар юкка чыгуы, ә иң яманы – Раббыбыз әйткәннәрне ишетми башлавы хакында бара.


🍁🌤 Һәркемгә дә бәрәкәтле, игелекле көннәр, эш атналары теләп калам.

https://t.me/timhazrat

Timergali hazrat

15 Nov, 11:47


Чем ниже человек душой, тем выше задирает нос. Он носом тянется туда, куда душою не дорос. (Омар Хаям)

Timergali hazrat

15 Nov, 06:03


Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

"Үзенә бер бәла-каза килгән мөселман Аллаһ кушканча: "Без – Аллаһныкы һәм Аңа гына кайтачакбыз. Аллаһым, миңа бу бәла сәбәпле әҗер бир һәм миңа моннан да хәерлерәкне насыйп ит! – дисә, Аллаһ ул бәла-казаны бетерер һәм, һичшиксез, хәерлерәкне бирер" (имам Мөслим).

🕌 Җомга көне мөбарәк булсын! Ике җомга арасында бакыйлыкка күчкәннәрнең белеп һәм белми кылган хата-кимчелекләре, гөнаһлары кичерелсә иде, рухлары шат булса иде.

🤲 Раббыбыз һәркемгә күркәм сабырлыклар, шулар хөрмәтендә әҗер-саваплар насыйп итсә иде.

https://t.me/timhazrat

Timergali hazrat

14 Nov, 08:48


Хасан Басри (рахматуллахи 'алейхи) перечисляя причины упадка религии сказал:
لاَ يَعْمَلُونَ بِمَا يَعْلَمُونَ، وَيَعْمَلُونَ بِمَا لاَ يَعْلَمُونَ، وَلاَ يَتَعَلَّمُونَ مَا لاَ يَعْلَمُونَ، وَيَمْنَعُونَ النَّاسَ مِنَ التَّعَلُّمِ.
"Люди не действуют в соответствии со знаниями, а действуют в соответсвии с тем о чем у них совершенно нет знаний. И не получают знания, что бы устранить то чего не знают. А так же мешают людям получать знания".

Timergali hazrat

13 Nov, 07:15


https://youtube.com/shorts/HQbs6LfpMOA?si=A4ncJqoBu4RJe4fI

Timergali hazrat

11 Nov, 06:04


950 ел гомер кичергән пәйгамбәр

"Кешелекнең икенче әтисе", "Нәбиләрнең иң озын гомерлесе" дип йөртелүче Нух галәйһиссәлам бик озын гомер яшәгән. 950 ел гомер кичергән дип хәбәр ителә. Риваятьләрдә килгәнчә, үлем якынайгач, Нух галәйһиссәламнән:

– Әй, Әбүл-Бәшәр, әй озын гомерле Пәйгамбәр! Дөньяны нәрсәгә охшаттың? – дип сораганнар.

Нух галәйһиссәлам:
– Аны ике ишекле бер өйгә охшаттым. Бер ишегеннән кердем, икенчесеннән чыктым... – дип җавап биргән.

https://t.me/timhazrat

2,351

subscribers

662

photos

170

videos