Бабай пычагы
Оныттылар, әллә күрмәделәр,
Озак ятты пычак чормада,
Ул тутыкты бераз, үтмәсләнде,
Төзек иде үткән чорларда.
Бер көн менеп бер шук малай монда
Алып төште иске пычакны,
Чистартты ул бөтен тутыкларын,
Юды, сөртте тузан-пычракны.
Әй, шатланды пычак, әйтерсең лә,
Тимернең дә хисе, җаны бар.
Ялт-йолт итеп тора шомарткачтан,
Сап-сарыдан матур сабы бар.
Ошбу пычак белән бу малайның
Бабакае ниләр кырмаган
Ипиен дә бүлгән, шикәр ваткан
Эшләмичә пычак тормаган.
Талчыбыклар кисеп алып кайтып,
Бишек үргән, оя-казларга,
Коймаларга уеп сәлам язган,
Авылдагы чибәр кызларга.
Белә пычак бөтен серкәйләрен,
Ак сакаллы зирәк бабайның,
Хәтерендә кискән чагы ялын,
Чуалудан саклап бахбайның.
Ул кыймады җанын хайваннарның,
Агызмады канын беркемнең,
Сынмады ул ташы кискән чакта,
Югалтса да, шунда үткенен.
Инде пычак кабат яңа кебек,
Кулларында уйный малайның
- Ай, киселә күрмә, берүк, балам,
Яңгырады сүзе бабайның.
- Аманәтем, булыр, бер бүләгем,
Син югалтма аны, улым ал
Явызлык та кылма, каннар койма,
Тыныч эшкә булсын бу-корал!
Сөенде соң малай, үткенләгәч
Балкып китте пычак, йөз керде,
- Яхшы эшкә генә тотармын, дип
Бабасына вәгъдә, сүз бирде.
Мирһади Разов