Коръән 51:55❤ @koran51_55 Channel on Telegram

Коръән 51:55

@koran51_55


  وَذَكِّرْ فَإِنَّ الذِّكْرَى تَنفَعُ الْمُؤْمِنِينَ

«Кешеләрне вәгазьлә, Аллаһ хөкемнәрен ирештер, вә Коръән белән гамәл кылырга чакыр, тәхкыйк Коръән вәгазе ышанучыларга файда бирәдер.»

"Напоминай, ибо напоминание приносит пользу верующим!"  51:55

Коръән 51:55❤ (Russian)

Коран 51:55❤ - это Telegram канал, который предлагает своим подписчикам ежедневные напоминания и цитаты из Священного Корана. Название канала происходит из аятов 51:55, который призывает верующих не забывать о словах Аллаха и напоминать себе и другим о важности веры. Великолепные цитаты из Корана, представленные на этом канале, помогут вам находить вдохновение и смысл в повседневной жизни. Присоединяйтесь к сообществу Коран 51:55❤ и дайте себе возможность получать духовное обогащение каждый день.

Коръән 51:55

17 Feb, 16:42


📌 Бəхетле тормышның сере бик гади, тик күбебезгə моны аңлау авыр. Юкса бит алдыбызга куелган катлаулы мəсьəлəлəрне шушы формулага куеп кына чишү дə житə:
Иман + изге гамəл = бəхетле матур тормыш.

Коръән 51:55

17 Feb, 16:38


18.02.2025 (19 Шәгъбан ае)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 04:57
Аль-Фаджр (иртәнге): 05:30
Ас-Субх (кояш чыгу): 07:00
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 14:59
Аль-Магриб(ахшам): 16:55
Аль-'Иша (ястү): 18:37

Коръән 51:55

17 Feb, 13:54


Аллаһка шөкерләребез булсын❤️

Коръән 51:55

17 Feb, 11:24


Тормышның кыскача нәтиҗәсе: "Кем дә булса берәү Аллаһка сәҗдә кылса ... теләгәнен табар."
Йә Аллаһым, безне Сиңа гына рөкүгъ,сәҗдә кылучылардан кыл һәм Синең әмереңне үтәүчеләрдән ит!
Әәмиин!!!

Коръән 51:55

17 Feb, 05:04


Чишенергә җыенганда, «Бисмилләһ» дип әйт. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа салаваты һәм сәламе булсын) безне моңа өйрәтте һәм болай әйтте:

سَتْرُ مَا بَيْنَ أَعْيُنِ الْجِنِّ وَعَوْرَاتِ بَنِي آدَمَ إِذَا دَخَلَ أَحَدُهُمُ الْخَلَاءَ أَنْ يَقُولَ بِسْمِ اللهِ


«Җеннәрнең (шәйтаннарның) күзләре (күрүләре) һәм кешеләрнең оятсыз урыннары (гәүрәтләре) арасындагы киртә булып «Бисмилләһ» тора. Кайсыгыз да булса хаҗәтханәгә кергәндә: «Бисмилләһ», — дип әйтсен».

әт-Тирмизи (606) һәм Ибн Мәҗә (297). «Сәхих Әл-Җәмиг» (3611) не кар.

«Бисмилләһ» дип әйтә һәм шәйтаннар инде кешенең гәүрәтләрен күрә алмыйлар. Бу киртә, саклану.

Коръән 51:55

17 Feb, 05:04


Гади, әмма шул ук вакытта бөек чара — «Бисмилләһ» сүзләре. Бу сүзләрне күбрәк әйтергә онытмагыз: өйгә кергәндә, ашарга утырганда һәм башка очракларда, чөнки ул сүзләр — шәйтаннан көчле саклану чарасы.

Хәдистә әйтелгәнчә, кеше өенә кереп: «Бисмилләһ», — ди, аннары, ашарга утыргач, «Бисмилләһ», дип әйтә. Ә шәйтаннар бер-берсенә: «Бу йортта сезгә ризык та, төн кунарга урын да юк», — диләр. Әгәр дә кеше өйгә «Бисмилләһ»сез кереп, «Бисмилләһ»сез ашый башласа, ул чагында шәйтаннар монда төн кунарга да урын, ашарга ризык та табалар.

Коръән 51:55

17 Feb, 04:16


Рамазан шәриф аена 12 көн калып бара,ин шәә Аллаһ🤲

Аллаһ биргән имин иртәләр бн сезне,кадерле дусларым,шушы киләсе атна бары тик шатлык-куанычлардан торсын,бәрәкәтле булсын🤲
Күңел тынычлыгы,җан тынычлыгы,тәннәрегезгә нык саулык,башларыгызга зирәк зихен,аек акыл,телләрегезгә тел ачкычлары,йөрәкләрегезгә иман,ислам,коръән нурларын салсын Раббым🤲
Кушканнарын үтәп,тыйганнарыннан тыелыгыз,иң бәхетле бәндәләреннән булырсыз,ин шәә Аллаһ🤲

Бары бәхетнең зурын теләп,сезне хөрмәт итеп,Кәбир кызы Илдәрия😌❤️💕❤️💕❤️💕❤️

Коръән 51:55

16 Feb, 18:42


Хак.

Коръән 51:55

16 Feb, 17:21


Рамазан – Коръән уку ае

Пәйгамбәребез (салләллаһу гәләйһи үә сәлләм) әйтте: «Коръәнне укыгыз. Дөреслектә, кем Коръән укыды, ул кешегә Кыямәт көнендә Коръән шәфәгать кылачак» (Мөслим риваяте). Бу – Коръән укуның фазыйләтле булуына дәлил булып тора.

Кыямәт көнендә Коръән яклаучы, шәфәгать кылучы булачак. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм әйтте: «Кем дә кем Коръән укый, аның бер хәрефенә – ун әҗер-савап. Мин әйтмим Әлиф, Ләм, Мим бер хәреф дип. Әлиф– бер хәреф, Ләм – бер хәреф, Мим – бер хәреф». Шушы 3 хәрефкә генә дә 30 әҗер-савап языла. Рамазан аенда Коръәнне тулысынча укып чыгу күпме әҗер-савап бирәчәк!

Коръән укуның да әдәпләре бар:
1. Ихлас булу, Аллаһы ризалыгы өчен уку. «Сезгә ихластан Аллаһы динен тотарга әмер ителде». («әл-Бәийнә» сүрәсе, 5нче аять) Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм әйтте: «Һәрбер эш нияткә карап бәяләнә» (Бохари риваяте).

2. Коръән укыганда чиста-пакь, тәһарәтле булу. Чөнки Коръән – Аллаһы тәгалә сүзләре.

3. Коръән укыр алдыннан мисвак куллану, ягъни тешләрне чистарту. Авыздагы тәмсез исләрне бетерү – мөстәхәб. Чөнки Аллаһы сүзләрен укыйбыз.

4. Әгәр сәҗдә аятьләре очраса, сәҗдә кылу.

5. Әгәр мәчеттә кардәшләребез янында укысак, бер-беребезгә комачауламау. Пәйгамбәребез салләллаһу гәләйһи үә сәлләм әйтте: «Коръәнне укыганда бер-берегезгә комачауламагыз, бер-берегездән арттырам дип, тавышларыгызны күтәрмәгез» (Әбу Давыт).

6. «Коръән ул сине яклаучы яки сиңа каршы булачак» (Мөслим җыентыгыннан). Бу хәдиснең мәгънәсе: Коръәнне укып, бер савап алсак, өстебездәге төп бурыч – Коръән белән гамәл кылу; Аллаһы тәгалә кушкан әмерләрне үтәү, тыйганнарыннан тыелу. Әгәр шулай гамәл кылсак, Коръән безгә шәфәгать кылачак.

Кайбер сәләфләр, элекке галимнәр әйткән: «Коръән мәҗлесеннән кеше я сәламәт булып чыга, я үзенә хәсрәт ала, ягъни югалтуга юлыга».

Коръәнне кеше укый, фикерли, мәгънәсенә төшенә, ләкин шуның буенча гамәл кылмый икән, аңа Кыямәт көнендә яклаучы булмый, киресенчә, «Син мине укыдың, Аллаһы Тәгаләнең әмерләренә буйсынмадың, хәсрәттә бул», дип, сиңа каршы чыгачак.

Коръән иңүнең иң зур хикмәте нидә?
1. Шушы килгән әмерләргә тасдыйк кылу – ышану.
2. Аның белән гамәл кылу.
3. Әмерләренә буйсыну.
4. Аллаһы Тәгалә тыйганнардан, харамнан тыелу.

Безнең максат чиста уку гына түгел. Әйе, дөрес итеп, авазларны тиешенчә әйтеп, тиешенчә сузып укырга тырышырга кирәк. Ләкин безнең төп максат – Коръән буенча яшәү. Гарәпчә аңламасак, рус һәм татарча тәрҗемә тәфсирләргә таянып эш итәргә тырышыйк.

Ибнү Мәсгүд радыйаллаһу әйтә: «Без пәйгамбәребез вакытында 10 аятьне өйрәнә идек һәм шул 10 аятьне фикерләп, ятлап гамәл кылмыйча, икенчеләргә күчми идек». Кайбер сәхабәләр «Бәкара» сүрәсен 8 ел ятлаган. Чөнки максатлары уку гына түгел, гамәл кылу булган! Шуңа күрә безгә үзебезне тәрбияләргә кирәк. Башта – гарәп хәрефләрен, ә аннан соң тәҗвид кагыйдәләрен, хәрефне дөрес чыгарып укырга өйрәнү зарур. Шуннан соң, көчебездән килсә, гарәпчә өйрәнергә, мәгънәсенә төшенергә кирәк. Гарәпчәне өйрәнә алмасак, тәрҗемәләргә кайтып, тәфсирләрен укып, шуның белән гамәл кылырга тырышырга кирәк. Кабатлап әйтәм: Коръән белән яшәмәсәк, Кыямәт көнендә ул безгә шәфәгать кылмаячак.
Аллаһы Сөбханә тәгалә барыбызга да тәүфыйкь-һидаять, Коръән Кәримне укуда, аның белән гамәл кылуда сабырлык, үҗәтлек, тырышлык бирсә иде, хаклыкта ныгытса иде.

Коръән 51:55

16 Feb, 17:18


17.02.2025 (18 Шәгъбан ае)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 04:59
Аль-Фаджр (иртәнге): 05:33
Ас-Субх (кояш чыгу): 07:03
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 14:57
Аль-Магриб(ахшам): 16:53
Аль-'Иша (ястү): 18:35

Коръән 51:55

16 Feb, 11:40


"Пәйгамбәребез(ﷺ)нән риваять ителә:" Аллаһ Тәгаләнең газабына төшүдән куркып, күзеннән бер тамчы булса да яшь чыккан кешегә, Мәрхәмәт иясе булган Аллаһ җәһәннәм утын Хәрам кылды.(ибн Маҗәә)"

Коръән 51:55

16 Feb, 04:47


🌷
Сиңа карата Раббыңнан да шәфкатьлерәк  зат юк.

Синең кайгыларны, машәкатьләреңне дә Аннан яхшырак белүче юк.

һәм сине Раббыңнан башка коткара алучы да юк.❤️

Ә син ярдәмне кемнән көтәсең?Кайдан эзлисең?

Коръән 51:55

16 Feb, 04:25


Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү!
(Сезгә тынычлык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм муллыгы насыйп булса иде!) 🤲❤️

Коръән 51:55

16 Feb, 04:24


بِسْــــــــــــمِ ﷲِالرَّحْمٰنِ الرَّحِيم

Коръән 51:55

13 Feb, 12:27


ШӘГЪБАН АЕНЫҢ ӨСТЕНЛЕКЛӘРЕ:

📚 Пәйгамбәребез ﷺ:
«Шәгъбан аеның башка айлардан өстенлеге – башка пәйгамбәрләрдән минем өстенлегем кебек үк», – дип әйткән.

📚 Пәйгамбәребездән (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын):
«Рамазан уразасыннан соң нинди ураза иң кыйммәтле санала?» – дип сораганнар.
Ул: «Рамазан хөрмәтенә шәгъбан аенда тотылган уразалар», – дип җавап бирә.

Шуңа күрә мөселманнар бу айны аеруча хөрмәтләргә һәм күбрәк изгелекләр кылырга тиешләр.
Бу айда кылынган изге гамәлләрнең савабы йөз тапкырга арттырылачак һәм алар күкләргә күтәрелгәндә бернинди дә каршылыкка очрамас, ин шәә Аллаһ.

Коръән 51:55

13 Feb, 11:07


Җан ике әйбер белән туклана: гыйбадәтләр һәм эчкерсез зекерләр. Изгелек эшләми икән кеше, ул җан тынычлыгына да ирешә алмаячак. Яхшылык кылу - җаныбызның ризыгы. Икенчесе - кешеләрдән рәхмәт сүзе ишетәсең. Берсе күрмәсә, икенчесе күрә. Кайчагында: "Кешеләр рәхмәтсез инде", - дияргә яратабыз. Изгелекне рәхмәт ишетү өчен эшләмик. Ә аны Аллаһ ризалыгы өчен, чын күңелдән эшләсәң, Раббыбыз рәхмәтен дә ишеттерер. Өченчесе, эшләгән яхшылыгыбыз белән гөнаһларыбыз кичерелә. Ә иң зур бүләк - Аллаһы Тәгаләнең җәннәтенә ирешү.🤲

Коръән 51:55

13 Feb, 11:02


Бисмилляһ🤲
Аллаһ ризалыгы өчен,кардәшләрем,дусларым❤️

Коръән 51:55

13 Feb, 11:01


2202 2004 2016 2701

Коръән 51:55

13 Feb, 11:00


📖 Вот вас призывают делать пожертвования на пути Аллаха, и среди вас находятся такие, которые скупятся. Кто скупится, тот скупится только во вред себе. Аллах - богат, а вы - бедны. И если вы отвернетесь, Он заменит вас другими людьми, и они не будут подобны вам.

(47:38)

Коръән 51:55

13 Feb, 10:12


📚بِسْــــــــــــمِ ﷲِالرَّحْمٰنِ الرَّحِيم


[61] САФ (РӘТ) СҮРӘСЕ – 14 АЯТЬ

Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
1. Җирдәге вә күкләрдәге һәр нәрсә Аллаһу тәгаләне: "Һәр кимчелектән пакь дип, мактап тәсбих әйтә. Ул – Аллаһ һәрнәрсәдән өстен һәм гаделлек белән хөкем итүчедер.
2. Ий мөэминнәр эшләмәгән вә эшләмәячәк эшләрне ник эшләгән булып сөйлисез? (Мөселманнар арасында: "Әгәр Аллаһ хозурында нинди гамәл яхшы икәнен белсәк, шуны кылыр идек вә шул юлда җаннарыбызны һәм малларыбызны җәлләмәс идек", – диючеләр бар. Ләкин үзләре сораган яхшы эшләр күренеп калса, ул эштән качалар.)
3. Эшләмәгән эшләрегезне эшләгән булып сөйләүләрегез, Аллаһ хозурында зур гөнаһ, бик яман эштер.
4. Бит Аллаһ коры сөйләнүчеләрне түгел, бәлки кургашыннан коеп куйган койма кеби бер сафта таза торып, Аллаһ юлында ислам өчен сугышкан, көрәшкән һәм тырышкан кешеләрне сөядер.

Коръән 51:55

13 Feb, 05:03


"Аллаһ белән ант итәм, әгәр дә кабер әһелләреннән: "Ни телисез? - дип сорасалар, алар Рамазан аеның бер көнен теләрләр иде".

(Ибнел-Җәүзи)

Коръән 51:55

13 Feb, 05:02


Йә Раббыбыз Аллаһ, безгә барыбызга да Рамазан аен каршы алырга насыйп ит,әәмиин🤲

Коръән 51:55

13 Feb, 05:01


«Рамазан ае - кешеләргә туры юлны күрсәтүче, һидаять һәм хак белән батылны аеручы Коръән иңгән ай.  Сездән кем дә кем бу айга ирешсә, ураза тотсын...»

(«Бәкара» сүрәсе, 185)

Коръән 51:55

13 Feb, 04:52


Ин шәә Аллаһ,Рамазан шәриф аена 16 көн калып бара😍

Коръән 51:55

13 Feb, 04:51


Пәйгамбәребезгә (ﷺ)  салават
🌿«Аллаһуммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәд»

🌿«Йә, Аллаһым, сәййидебез Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның гаиләсенә сәламеңне һәм рәхмәтеңне ирештер»

Коръән 51:55

12 Feb, 17:09


📚✒️"Әүвәлгеләрдән риваять ителә:
“Ике сыйфат бар, әгәр алар бәндәдә күркәм булсалар, аның калган әйберләре дә күркәм булачак.
Бу аның Намазы һәм Теле. "
📚 حلية الأولياء

Коръән 51:55

12 Feb, 16:23


ҖӘННӘТКӘ КЕРМӘЯЧӘК...

Ата-анадан кала, безгә иң якын кешеләр – туганнарыбыз. Коръәни Кәримгә күз салсак, андагы күпсанлы аятьләр Ислам динендә туганлык мөнәсәбәтләренең иң югары урында булуына басым ясый, кешеләрне туганлык җепләрен тиешенчә сакларга өнди һәм туганлык хокукларын бозудан кисәтә: «Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз, сез бит бер-берегездән Аның исеме белән сорыйсыз, һәм туганлык җепләрен өзүдән сакланыгыз» («Ниса» сүрәсе, 1нче аять).

Туганнарыбыз белән дус-тату яшәү, аларның хәлләрен белеп тору, аларга кунакка йөрү, көчебездән килгәнчә ярдәм кулы сузу һәр мөселманның бурычы булып тора. Туганнар белән дус яшәүнең җәннәткә керүгә бер сәбәп икәнен һәркайсыбыз белеп торсак иде. Шулай ук, Пәйгамбәребезнең ﷺ: «Үз туганнары белән арасын өзүче кеше җәннәткә кермәячәк», – дип әйтеп калдырганын да онытмыйк (Бохари риваяте).

Туганнар белән дус-тату яшәүнең бу дөньябыз өчен дә бик күп файдалары бар. Әйтик, ризыгыбызның мул булуы һәм гомеребезнең озын, бәрәкәтле, хәерле булуы да туганнар белән аралашып яшәвебез сәбәпле икән. Бу сүзләргә дәлил итеп, Пәйгамбәребезнең түбәндәге хәдисен китерергә була: «Ризыгы киң, гомере озын булуын теләгән кеше туганнары белән араны өзмәсен» (Бухари риваяте).

Барыбызның да байлыкта яшәп, озын гомер кичерәсе килә, ә менә шуның бер сәбәбе – туганнар. Ә алар белән дошманлашып, аралашмыйча, йөрешмичә яшәсәк, тормышыбызда нинди бәрәкәт булсын инде?! Болар – безне уйландыра торган хәдисләр. Туганлык җепләрен ныгыту – җәннәтле булу өчен бер сәбәп. Бу дөнья йөзендә бәхетле тормыш итү өчен дә туганнар белән дус-тату яшәү зарур.
Безнең әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез кебек туганлык җепләрен саклаучылар, ни кызганыч, хәзерге вакытта бик сирәк. Бер-берсеннән ерагаеп, туганлык хисләрен онытып, беркем белән аралашмыйча яшәүчеләр артканнан-арта бара түгелме? Коронавирус таралу куркынычы булган бу соңгы ике елдагы вазгыятьне моңа сәбәп итеп китерүчеләр дә табылыр. Әмма вакытлы чикләүләр кертелгән, бик күп кешеләрне дүрт стена арасына бикләгән 2020 елга кадәр үк безнең җәмгыятьтә туганнарның бер-берсеннән ерагаюы күзәтелде. Ни өчендер, үзе генә яшәргә омтыла хәзер кеше. Бу – безнең динебезгә һич тә хас булмаган күренеш. Туганнар арасындагы мондый таркаулыкның нинди зур гөнаһ икәнен аңлап, иманга килеп, Аллаһы кушканча яшәсәк кенә, үзгәрә алачакбыз.

«Аллаһының Үзенә генә гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, аннары ата-анага изгелек итегез һәм якын туганнарыгызга, ятимнәргә, мескеннәргә, туган булган күршеләргә дә һәм туган булмаган күршеләргә дә, изгелек кылыгыз» («Ниса» сүрәсе, 36нчы аять).

Раил Фәйзрахманов.

Коръән 51:55

12 Feb, 16:19


13.02.2025 (14 Шәгъбан ае)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 05:07
Аль-Фаджр (иртәнге): 05:42
Ас-Субх (кояш чыгу): 07:12
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 14:50
Аль-Магриб(ахшам): 16:44
Аль-'Иша (ястү): 18:27

Коръән 51:55

12 Feb, 16:12


Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү!
(Сезгә тынычлык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм муллыгы насыйп булса иде!) 🤲❤️

Коръән 51:55

12 Feb, 02:01


🌷
Әгәр Аллаһ Тагәлә берәүнең күңеленә Ислам диненә карата мәхәббәт салса,вә ул Раббысының Һидаять нуры яктылыгында булыр, ягъни Аллаһ ярдәме белән туры юлны бик яхшы күреп барса, ул кеше, имансыз, юлсыз кеше кеби булырмы? Аллаһ зекере һәм вәгазе булган Коръәннән күңелләре гафил булган кешеләргә ни үкенеч вә һәлакәтлектер.
Зумарә 22

Коръән 51:55

12 Feb, 01:54


Те, кто кается [избавляясь от неверия и лицемерия] и [искренне] поклоняется, восхваляет [Всевышнего Аллаха всегда] и путешествует [на пути Аллаха], совершает поясной и земной поклоны [в намазе], призывает к хорошему и предостерегает от запретного, и соблюдает ограничения Аллаха [подчиняясь Его повелениям и запретам].
Так обрадуй же [о Мухаммад, всех этих] верующих [Раем].

Коран 9:112

Коръән 51:55

11 Feb, 19:37


🤲🤲🤲

Коръән 51:55

11 Feb, 16:44


“Кем ул мөселман”, – дип Пәйгамбәребездән ﷺ сорагач, ул: «Мөселман – башка мөселманнарга теле, куллары белән зыян китермәүче», – дип әйткән (Бохари һәм Мөслим риваяте).

Коръән 51:55

11 Feb, 16:44


ХАКЫЙКЫЙ БАНКРОТЛЫК

Аллаһыга чын күңелдән иман китергән һәрбер кеше игелекле гамәлләр кылырга омтыла. Чөнки ул Раббыбызның сүзләрен белә: “Ул үлемне һәм тереклекне бар кылды – сезне сынап карар өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белер өчен”(“Мөлек” сүрәсе, 2нче аять).

Шушы сүзләргә инанып, нинди игелекле гамәл кылып була, көченнән килгәнчә барысын да эшләргә тырыша. Шулай булган очракта гына, ул ике дөньяда да уңышка ирешеп булачагын белә. Андый кешеләр намазын да укый, Рамазан аенда уразасын да тота, сәдакасын да бирә, авыр хәлдә калган кешеләргә дә ярдәм итә, туганлык җепләрен дә саклый.

Әмма башка кешеләр белән аралашканда, кайчак үзебез дә сизмичә, мөселманга һич килешмәгәннәрне эшләргә мөмкинбез. Мәсәлән, кешеләр белән үзеңне дорфа тоту; башкаларны рәнҗетә торган сүзләр әйтү; ярдәм буларак сәдака бирсәң, гел төрттереп, шул хакта гел исләренә төшереп тору. “Теге вакытта мин сиңа ярдәм иттем. Әйдә, хәзер минем сүзләремне тыңла, буйсын миңа”, – дип, аның белән идарә итәргә тырышу. Бу мөселманны бер дә бизи торган эш түгел.

“И-и, иман китерүчеләр! Биргән сәдакаларыгызны битәрләү һәм кимсетүләрегез белән (савабын) юкка чыгармагыз!” диелә бит һәркайсыбыз өчен тормыш кануны булган Коръәни Кәримнең “Бәкара” сүрәсендәге 264нче аятендә.

Шулар белән беррәттән, кешеләрдән әҗәткә алып, аны кайтармыйча йөрү, кеше малын үзләштерү кебек начарлыклар да соңгы вакытта ешайды. Гайбәт сөйләү дә безнең әҗерләребезне киметүгә бер сәбәп була ала.
Кыямәт көнендә кеше Раббысы каршына бик күп игелекләр кылган хәлдә килергә мөмкин, әмма кешеләр белән дөрес мөгамәлә кора алмавы һәм аларга карата гадел булмавы сәбәпле, рәнҗетелгән кешеләр аның барлык әҗер-савапларын үзләренә алырга мөмкиннәр бит. Моңа дәлил итеп бер хәдисне китереп үтәм: “Бервакыт Аллаһының Илчесе ﷺ сәхабәләрдән: “Сез банкротның кем икәнен беләсезме?” – дип сораган. Алар: “Безнең арада банкрот дип акчасы һәм малы булмаган кешене атыйлар”, – дип җавап биргәннәр. Шунда Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: “Дөреслектә, минем өммәтемнең әһелләреннән банкрот – Кыямәт көнендә үзе белән намазын, уразаларын һәм зәкәтен алып килүче, ләкин шул ук вакытта аның моны рәнҗетүе, моңа яла ягуы, моның малын үзләштерүе, моның канын түгүе, моңа сугуы ачыклана, һәм шунда аның изге гамәлләреннән нәрсәдер – бу кешегә, ә нәрсәдер монысына бирелә. Әгәр бөтенесе белән дә хисаплашып бетергәнчегә кадәр аның изге гамәлләре бетсә, ул вакытта рәнҗетелгәннең гөнаһларыннан нәрсәнедер алып аңа йөклиләр, ә аннан соң аны Җәһәннәмгә ташлыйлар!”
(Мөслим риваяте).

Без уйлаган бу дөнья банкроты әле алай ук куркыныч түгел икән. Бу дөньяда сәүдә бармыйча банкротлыкка чыксаң да, тормышың тукталды дигән сүз түгел. Шул уңышсызлыктан гыйбрәт алып, тиешле нәтиҗә ясап, яңадан бүтән тармакта эш башлап карарга була. Яки инде “миннән булмый дип”, сәүдәдән китеп, завод-фабрикага эшкә урнаша аласың – кыскасы, килеп туган катлаулы хәлдән чыгу юлын барыбер табарга була.

Әмма Кыямәт көнендә качып котылып, каядыр китеп булмый. Без бик күп игелекле, хәерле гамәлләр эшләп калдырсак та, әгәр берәрсен рәнҗеткән булсак, ул кеше Кыямәт көндә килеп, әҗерләребезне алачак.

Ә андый кешеләр күп булса нишләрбез? Ахыр чиктә, савапларыбыз бетеп, кыерсытылган кешеләр үз гөнаһларын безгә тага башласалар? Кеше гөнаһын үзеңә алу иң куркыныч нәрсә, ул – чын хәсрәт, бәхетсезлек, хакыйкый банкротлык.

Шуңа да бу хәдис кешеләр белән аралашканда телебезгә дә, кулларыбызга да һәм гамәлләребезгә дә игътибарлы булырга өйрәтә. Әйткән сүзләремдә кеше күңелен төшерә торганнары юкмы? Акча бүлешкәндә барысы да гаделме? Кеше өлешенә кермимме? Бер гаепсезгә гаепләмимме, дәлилләрне белеп, аңлап хөкем чыгараммы? Гомумән, бу хәдис тормышыбызга кешеләр белән мөнәсәбәт кылуны анализларга куша. Зыян салган булсак, бу дөньяда ук гафу сорап, бүләкләр биреп араны төзәтеп, өстебездә булган хакларны үтәп калырга тырышыйк.

Шуны да онытырга ярамый: чын мөселман кешесе ул башкаларга зыян китерүдән ерак, Аллаһ Раббыбыз безгә дә шундыйлардан булырга насыйп әйләсен.

Коръән 51:55

11 Feb, 16:41


12.02.2025 (13 Шәгъбан ае)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 05:09
Аль-Фаджр (иртәнге): 05:44
Ас-Субх (кояш чыгу): 07:14
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 14:48
Аль-Магриб(ахшам): 16:42
Аль-'Иша (ястү): 18:25

Коръән 51:55

11 Feb, 10:06


Коръән 51:55 pinned «http://azkar.ru/category/morning»

Коръән 51:55

11 Feb, 10:04


http://azkar.ru/category/morning

Коръән 51:55

11 Feb, 09:50


Гафил кешеләр Аллаһ төзегән хак динне ташлап, бидеґәтләрдән төзелгән батыл динне тотмакчы булалармы? Бит җирдәге вә күкләрдәге һәрбер мәхлук теләп һәм теләмичә дә Аллаһуга итагать итәр. Вә барчалары да Аллаһуга кайтырлар.
Имран, 83

Коръән 51:55

09 Feb, 05:50


Ин шәә Аллаһ🤲
Рамазан шәриф аена 20 көн калып бара 🤲

Коръән 51:55

09 Feb, 05:49


Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү!
(Сезгә тынычлык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм муллыгы насыйп булса иде!) 🤲❤️

Коръән 51:55

08 Feb, 18:13


«...Аңа ышанучылар, аны хөрмәтләүчеләр, аңа ярдәм итүчеләр һәм аның белән иңдерелгән нурга иярүчеләр – җиңүчеләр».

(7:157)

Коръән 51:55

08 Feb, 18:02


Пәйгамбәребез (ﷺ) :
“Кем биш намазын саклый, аның өчен намаз нур, дәлил һәм Кыямәттә котылу булыр. Кем намазын сакламый, аңа нур да, дәлил дә, котылу да булмас. Ул Кыямәт көнендә Карун, Фиргавен, Һәмән һәм Үбәй ибн Халәф белән бергә булыр”.

(Имам Әхмәт риваяте).

Коръән 51:55

08 Feb, 17:59


"Мөэмин булсаң чын мөэмин бул - намазыңны калдырма". (Г.Тукай)

Коръән 51:55

08 Feb, 17:59


09.02.2025 (10 Шәгъбан ае)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 05:15
Аль-Фаджр (иртәнге): 05:50
Ас-Субх (кояш чыгу): 07:20
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 14:42
Аль-Магриб(ахшам): 16:36
Аль-'Иша (ястү): 18:19

Коръән 51:55

08 Feb, 13:42


Госман ибн Гаффән  бер кабер янына килә һәм анда ятучыга шундый сүзләр әйтә: “Әй кабер әһеле, хатының бар иде, ул кияүгә чыкты, йортың бар иде, анда башкалар яши,  байлыгың калган иде - аны инде бүлештеләр. Бу минем хәбәрләрем, синнән нинди хәбәр бар?”  Шул вакытта, ул кешеләргә борыла һәм: “Әгәр бу кеше сөйләшә алса, ул әйтер иде: “Бу йортымда миңа мал-байлыгым да, хатын-балаларым да, югары урыннарым да кирәк түгел, бәлки кабердә кирәк булган нәрсәләрем - минем иманым һәм дөньяда кылган изге гамәлләрем”, - дип әйтә.

Коръән 51:55

08 Feb, 13:36


Пәгамбәребез (ﷺ) әйткән:

“Бер кавем Аллаһ йортларының берсендә җыелышып, Аллаһның китабын укысалар, бер-берсенә өйрәтсәләр, алар өстенә иминлек килер, аларны рәхмәт биләр, рәхмәт фәрештәләре иңәр. Аллаһ Үз хозурында булган фәрештәләр каршында ул бәндәләренең исемнәрен искә алыр”.

(Мөслим риваяте)

Коръән 51:55

08 Feb, 13:34


Кешеләрдә яхшылык күрә белү - ул Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәте.

Коръән 51:55

08 Feb, 13:32


"Коръән укучыга карап алданмагыз. Аның укуы - ул бары тик сүзләр генә. Гамәлләре Коръән кушканча булган кешегә карагыз".

(Гомәр ибне Әл-Хаттаб, Аллаһ аннан разый булсын)

Коръән 51:55

08 Feb, 13:32


“Иманның иң түбән тармагы – юлдан комачау иткән әйберне алып кую”. (Хәдис)

Коръән 51:55

08 Feb, 04:38


Ин шәә Аллаһ❤️

Коръән 51:55

08 Feb, 04:38


Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү!
(Сезгә тынычлык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм муллыгы насыйп булса иде!) 🤲❤️

Коръән 51:55

07 Feb, 14:54


Пәйгамбәребездән ﷺ хәбәр ителә:

حُرِّمَ عَلَىٰ النَّارِ كُلُّ هَيِّنٍ لَيِّنٍ سَهْلٍ قَرِيبٍ مِنَ النَّاسِ

«Уңайлы (ягышлы), җиңел, гади һәм кешеләргә якын булган һәрбер кеше утка харам булачак».

📚 «Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир», 3135.

Коръән 51:55

07 Feb, 14:49


08.02.2025 (09 Шәгъбан ае)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 05:17
Аль-Фаджр (иртәнге): 05:53
Ас-Субх (кояш чыгу): 07:23
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 14:40
Аль-Магриб(ахшам): 16:33
Аль-'Иша (ястү): 18:17

Коръән 51:55

07 Feb, 11:31


Мөҗәхид ,рахимаху Ллаһтан китерелә:
"وَقَالَ مُجَاهِدٌ لاَ يَتَعَلَّمُ الْعِلْمَ مُسْتَحْىٍ وَلاَ مُسْتَكْبِرٌ

"Ике төрле кеше гыйлем ала алмас:
оялчан һәм тәкәббер кеше"

Коръән 51:55

07 Feb, 07:03


Дүрт нәрсә йөзеңне нурландырыр:
Аллаһыдан курку;
Сәдака;
Мохтаҗларга ярдәм итү;
Рәхмәтле булу.

Дүрт нәрсә йөзеңне нурсыз итәр:
Ялган;
Оятсызлык;
Кирәкмәгән нәрсә белән кызыксыну;
Динең турында кайгыртмау.

Дүрт нәрсә сине сырхау итәр:
Күп сөйләү;
Күп йоклау;
Күп ашау;
Күп ярату.

Дүрт нәрсә җисемеңә зыян салыр:
Сагыш;
Комсызланып ашау;
Начарлык турында уйлау;
Төнен йокламау.

Дүрт нәрсә сиңа байлык китерер:
Намаз уку;
Тәүбә итү;
Сәдака;
Зикер әйтү.

Дүрт нәрсә сине ярлы итәр:
Көндезен йоклау (сәбәпсез)*;
Намазны бетерү;
Ялкаулык;
Икейөзлелек.
*Төш вакытында 10-15 минут йоклап алу — сөннәт гамәл, дин буенча киңәш ителә

Коръән 51:55

07 Feb, 05:32


اللهم صل وسلم وبارك على سيدنا محمد وعلى آله وصحبه أجمعين.
✔️ Аят дня

🔹 Всевышний Аллах говорит: «Поистине, Аллах и Его ангелы благословляют Пророка. О вы, которые уверовали! Благословляйте его (Пророка) и вы и приветствуйте пожеланием мира».
(33: 56).

Коръән 51:55

07 Feb, 04:38


Пәйгамбәребезгә (ﷺ)  салават
🌿«Аллаһуммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәд»

🌿«Йә, Аллаһым, сәййидебез Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның гаиләсенә сәламеңне һәм рәхмәтеңне ирештер»

Коръән 51:55

07 Feb, 04:30


Ин шәә Аллаһ🤲
Рамазан шәриф аена 22 көн калып бара☺️❤️❤️❤️

Коръән 51:55

07 Feb, 04:26


Әссәләмү гәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ, Аллаһ рәхмәте белән булган дусларым!
Йөрәгемне җылыткан дусларым!
Рәхмәтле теләкләр йөретеп, тик сезгә төбәлгән уйларым! Ирешсен чын ихластан сезгә теләгән теләгем!
Үз иткән иң якын дусларга тормышның салкыны тимәсен! Әәмиин.
Барчабызның да йортларына иминлек, тәннәребезгә саулык, калебләребезгә иман, балаларыбызга бәхет, тәүфыйк, авыруларга шифа, аларны тәрбия кылучыларга күркәм сабырлык, яу кырындагы балаларыбызга исәнлек, илләребезгә тынычлык, ике дөнья рәхәте насыйп итсен Аллаһ Сүбеханә үә Тәгалә, Әәмиин,Ин Шәә Аллаһ🤲Барчабызны да Раббым Аллаһ рәхмәтеннән ташламасын, Әәмиин🤲❤️🌙🌙❄️❄️❄️🌙

Коръән 51:55

06 Feb, 19:16


«Раббым! Мине ялгыз калдырма!»

Әл-Әнбия (Пәйгамбәрләр) сүрәсе, 89 нчы аять

Коръән 51:55

06 Feb, 14:59


Йәә,Раббым! Кыямәт көнендәге мәхшәр мәйданында, гамәл дәфтәрләребезне уң тарафлардан биреп, хәлләребезне күркәм кыл, мизаннарда яхшы гамәлләребез авыр килсен!
Әәмиин🤲

Коръән 51:55

06 Feb, 14:57


Мөэминнәрнең әмире Гөмәр ибн әл-Хаттаб р. г. болай дип әйткән:

"Мин кылынган доганың
җаваплы булуы хакында борчылмыйм.
Дога кыла алу-алмавым хакында борчылам.
Әгәр мин дога кылырга рухлансам, димәк аңа җавап бирелер".

Коръән 51:55

06 Feb, 14:55


07.02.2025 (08 Шәгъбан ае)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 05:18
Аль-Фаджр (иртәнге): 05:55
Ас-Субх (кояш чыгу): 07:25
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 14:38
Аль-Магриб(ахшам): 16:31
Аль-'Иша (ястү): 18:15

Коръән 51:55

06 Feb, 14:52


Аллаһка шөкерләребез булсын🤲

Коръән 51:55

27 Jan, 18:11


Классташым анда җәй көне кунак булган иде.ӘлхәмдүлиЛләһ❤️
Кабул булсын 🤲

Коръән 51:55

27 Jan, 18:08


СөбханАллаһ бит әәә😭,хәерле төшләр булсын диеп теләп куйыйк әле🤲🤲🤲

Миңа да,сезгә дә шушы изге җирләргә барып,аяк басып гамәл-гыйбадәт кылып кайтырга насыйп итсә иде Раббым🤲
Кемнәр анда булды минем хәлләремне,кичерешләремне аңлар.
Дога кылырсыз миңа да,Кәбир кызы Илдәрияне Үзеңдә кунак ит Раббым диеп,әәмиин,әәмиин

Коръән 51:55

27 Jan, 18:04


Эссэлэмэгэлэйкум вэ рахматулЛахи ва баракатух, Ильдария! Ничек хэллэрегез, беркилеш кенэ яшэп ятасызмы?
Буген бик матур тош курдем эле, шуны синен бн булешергэ уйладым, икэу бергэ Мэккэ шэхэрендэ Гомрэ кылабыз икэн дип, Сафа хэм Марта таулары арасында икэу Сэги кылдык, хэм оске этажда таваф кылырга уйлап аска карасак Кэгьбэтулла янында кеше бик куп , без оске этажда гына таваф кылабыз дип уйлаганда гына уяндым, аль Харам мэчетендэ намаз укыдык, Альхамдилиллях , хэерлегэ булсын инде, бэлки бергэ барырга да насыйп булыр эле.

Коръән 51:55

27 Jan, 18:04


Дусларым,хис-кичерешләрем бн уртаклашыйм әле,ахирәтем изге җирләрдә диеп әйттем бит инде бүген име,алар кичә самолетка утырып очып киткәч,төнлә үксеп-үксеп еладым.Минем дә бит Синдә кунак буласым килә Раббым дип,алар бн ярты йөрәгем,күңелем шунда китте минем.
Кичә Миграҗ төне иде.
Карагыз әле классташым нинди төш күрә,аның хатын сезгә күрсәтәм⬇️

Коръән 51:55

27 Jan, 16:34


Пәйгамбәребездән ﷺ хәбәр ителә:

إِذَا جَاءَ رَمَضَانُ فُتِحَتْ أَبْوَابُ الجَنَّةِ، وَغُلِّقَتْ أَبْوَابُ النَّارِ، وَصُفِّدَتِ الشَّيَاطِينُ

«Рамазан ае килгәч Җәннәт ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре ябыла һәм шәйтаннарны чылбырларга богаулыйлар».

📚 «Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир», 470.

Коръән 51:55

27 Jan, 16:33


28.01.2025 (28 Раҗәб ае)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 05:34
Аль-Фаджр (иртәнге): 06:14
Ас-Субх (кояш чыгу): 07:44
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 14:18
Аль-Магриб(ахшам): 16:10
Аль-'Иша (ястү): 17:57

Коръән 51:55

27 Jan, 08:54


Минем җан ахирәтем,дустым шунда хәзер,ӘлхәмдүлиЛләһ,безнең барыбызга да шушы изге җирләргә барып,гамәл-гыйбадәт кылып кайтырга насыйп итсен Раббым,әәмиин🤲

Фотода Пәйгамбәребез(Аллаһның аңа рәхмәте булсын)мәчете🕌

Коръән 51:55

27 Jan, 08:02


Совершивший Хадж возвращается домой как новорожденный, чистый от грехов 📌
💬 Сообщается, что Абу Хурайра, да будет доволен им Аллах, сказал:
«Я слышал, как пророк ﷺ сказал: «Тот, кто совершит хадж ради Аллаха, не приблизившись к своей жене и не совершив ничего греховного и недостойного, вернётся домой таким же, каким был он в тот день, когда родила его мать» 🕋
(аль-Бухари 1521, Муслим 3291)📘

Коръән 51:55

27 Jan, 08:00


Доганың көче❤️

Коръән 51:55

27 Jan, 04:25


Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү!
(Сезгә тынычлык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм муллыгы насыйп булса иде!) 🤲❤️

Аллаһым! Килгән атнаны,хәерле,бәрәкәтле кыл!

Аллаһым! Гөнаһларыбызны кичер!

Безгә мәрхәмәт ит!

Безне ризыкландыр!

Кайгы-хәсрәттән сакла!

Чиргә каршы шифа бир!

Душманнарны дуска әйләндер!

Аллаһым! Догаларыбызны кабул ит!

🤲🤲🤲

Коръән 51:55

26 Jan, 18:14


Хәерле,имин төннәр, дусларым!!!🤲

Өйләрегез җылы,күңелегез тыныч, тормышларыгыз мул,саулыгыгыз нык, бәхетегез тулы булсын! Йәә, Раббым 🤲🤍
Әәмиин🤲

🌙🌙🌙🌙🌙🌙

Коръән 51:55

26 Jan, 16:37


Йәә,Раббым🤲🤲🤲
Барыбызга да гомерләребезне игелекле гамәлләр кылып, гөнаһлы эшләрдән тыелып, гыйбадәтләребезне тагын да арттыра төшеп, күңел тынычлыгы белән үткәрергә насыйп итсәң иде! Үзеңнең Ризалыгыңнан, Рәхмәтеңнән мәхрүм итмә безне!

Әәмиин, йәә Раббыбыз!🤲

Коръән 51:55

26 Jan, 16:37


٢٣٦ - عن مالك بن يسار السكوني ثم العوفي أن رسول الله صلى الله عليه وسلم قال: «إذا سألتم الله، فاسألوه ببطون أكفكم ولا تسألوه
بظهورها». («الصحيحة» ٥٩٥).

Мәлик ибн Ясәр әс-Сүкүни әл-Гәүфидән хәбәр ителә: "Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: "Әгәр берәрегез Аллаһтан нидер сорый икән, уч төпләрен ачып сорасын (кулларының эчке яклары өскә карап), һәм кулларының тышкы якларын өскә күрсәтеп сорамасын"".

📚Силсилә әс-Сахиха, 595.

Коръән 51:55

26 Jan, 16:32


27.01.2025 (27 Раҗәб ае)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 05:35
Аль-Фаджр (иртәнге): 06:16
Ас-Субх (кояш чыгу): 07:46
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 14:16
Аль-Магриб(ахшам): 16:08
Аль-'Иша (ястү): 17:56

Коръән 51:55

08 Jan, 16:14


«Кичә» дә юк, «иртәгә» дә юк. Бары «бүген» һәм «хәзер» генә бар. Шуңа күрә бүген яшик, бүген яратыйк, бүген бәхетле булыйк!.. Хәерле, матур кичләр, дусларым! Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, тыныч төннәр телим.❤️❤️❤️

Коръән 51:55

08 Jan, 15:59


٤٨ - عن عبد الله بن عامر أنه قال: أتى رسول الله صلى الله عليه وسلم في بيتنا وأنا صبي، قال: فذهبت أخرج لألعب، فقالت أمي: يا عبد الله تعال أعطيك، فقال رسول الله: «وما أردت أن تعطيه؟» قالت: أعطيه تمرا قال: فقال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «أما إنك لو لم تعطيه شيئا كتبت عليك كذبة». («الصحيحة» ٧٤٨).

Габдуллаһ бине Гамир болай дип сөйләгән: «Шулай бервакыт, мин бәләкәй булган чакта, Аллаһның Илчесе ﷺ безнең өйгә килде һәм мин (өйдән) уйнарга барырга дип чыктым, ә әнием миңа: «Габдуллаһ, кил монда, мин сиңа бернәрсә бирәм», – диде. Аллаһның Илчесе ﷺ : «Син аңа нәрсә бирергә теләдең?» – диде. Ул: «Мин аңа хөрмә җимеше бирергә теләгән идем», – диде. Аллаһның Илчесе ﷺ: «Дөреслектә, әгәр дә син аңа бернәрсә дә бирмәгән булсаң, ул чагында бу сиңа ялган булып язылган булыр иде», – диде.

📚«Силсилә әс-Сахийхә», 748.

Коръән 51:55

08 Jan, 15:58


09.01.2025 (09 Раҗәб ае)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам:
05:51
Аль-Фаджр (иртәнге): 06:38
Ас-Субх (кояш чыгу): 08:08
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 13:44
Аль-Магриб(ахшам): 15:33
Аль-'Иша (ястү): 17:28

Коръән 51:55

08 Jan, 12:01


"Яманлыкка яхшылык белән җавап бирү ул – сабыр, изгелекле һәм камил рухлы кешеләргә генә бирелгән күркәм сыйфат."

Фуссыйләт (Аңлатылды) сүрәсе, 35 нче аять

Коръән 51:55

08 Jan, 07:21


https://t.me/tathadisler

Коръән 51:55

08 Jan, 07:21


Уаһб ибн әлМүнәббих رحمه الله әйткән:

" Хөсетле, көнче кешенең өч сыйфаты бар:

- көнләгән кеше турында гайбәт сөйли
- шул кешене күрсә, аны мактый башлый
- ул кешегә авырлык һәм сынау килсә шатлана "

📚 "حلية الأولياء" ٤/٤٧

Коръән 51:55

08 Jan, 07:20


Имамнар Әл-Бохари һәм Әл-Мөслим тапшырган хәдистә Расүлебезнең (ﷺ)әлеге сүзләре риваять ителә:

«Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Мин, колым Минем хакта уйлаганча булам һәм Мин, ул Мине искә алганда, аның белән бергә.

Әгәр ул Мине күңелендә искә алса, Мин дә аны шулай искә алырмын.

Әгәр ул Мине башка кешеләр янында искә алса, Мин аны тагы да яхшырак булучылар янында искә алырмын.

Әгәр ул Миңа бер карыш якынайса, Мин аңа терсәк озынлыгы кадәр якынаермын.

Әгәр ул Миңа терсәк озынлыгы кадәр якынайса, Мин аңа сажин кадәр якынаермын (элеккеге озынлык үлчәү берәмлеге).

Ул Миңа атлап килсә, Мин аңа каршы чабармын».

Коръән 51:55

08 Jan, 07:18


Пәйгамбәребезгә (ﷺ)  салават
🌿«Аллаһуммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәд»

🌿«Йә, Аллаһым, сәййидебез Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның гаиләсенә сәламеңне һәм рәхмәтеңне ирештер»

Коръән 51:55

07 Jan, 18:50


﴿رَّبِّ اغْفِرْ لِي وَلِوَالِدَيَّ وَلِمَن دَخَلَ بَيْتِيَ مُؤْمِنًا وَلِلْمُؤْمِنِينَ وَالْمُؤْمِنَاتِ وَلَا تَزِدِ الظَّالِمِينَ إِلَّا تَبَارًا﴾
[ نوح: 28]

Ий Раббым, мине ярлыкагыл вә мөэмин булган ата-анамны ярлыкагыл һәм минем өемә мөэмин булып кергән кешене ярлыка һәм дә барча мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны ярлыка! Залим кәферләргә арттырма һичнәрсәне, мәгәр һәлак булуларын гына арттыр!”

Коръән 51:55

07 Jan, 18:28


---Дога кылгач, ник бит сыпыралар?------

-- Дога кылганнан соң БИТНЕ СЫПЫРУ Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең СӨННӘТе булып тора.

-- ИБНЕ ГАББАС радыяллаһу ганһе Расүлебезнең әлеге сүзләрен тапшырган:
«Аллаһыга дога белән мөрәҗәгать иткәндә учларыгызны ачыгыз һәм аларны аска каратмагыз. Дога кылуны тәмамлаганнан соң йөзләрегезне сыпырыгыз».

-- Тугры хәлиф ГОМӘР радыяллаһу ганһе Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кулларын догага күтәргәннән соң, битен сыпырмыйча төшермәгәнен хәбәр иткән (Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).

--- Кайбер галимнәр бу гамәлне болай дип аңлата:
«Раббыбыз беркайчан да колларының догаларын игътибарсыз калдырмый һәм күтәрелгән кулларга Үзенең Рәхмәтен, Бәрәкәтен иңдерә. Шуның өчен әлеге Нигъмәтне йөзләргә ирештерү күркәм гамәл, чөнки КЕШЕНЕҢ ЙӨЗЕ – аның тәненең иң мәртәбәле өлеше булып тора».

--Ягъни битне сыпырып, Раббыбызның Рәхмәтенә ия булабыз...

Коръән 51:55

07 Jan, 18:23


٢٥٧ - قال ‎ﷺ: «استعينوا على إنجاح الحوائج بالكتمان، فإن كل ذي نعمة محسود». روي من حديث معاذ بن جبل وعلي بن أبي طالب وعبد الله بن عباس وأبي هريرة وأبي بردة مرسلا. («الصحيحة» ١٤٥٣).

Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Нидер эшләгәндә уңышка ирешер өчен эндәшмәүлеккә сыеныгыз. Чынлыкта, һәрбер нигъмәт иясенә күз тиюе бар".

📚Силсилә әс-Сахихә, 1453.

Коръән 51:55

07 Jan, 18:23


08.01.2025 (08 Раҗәб ае)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам:
05:51
Аль-Фаджр (иртәнге): 06:39
Ас-Субх (кояш чыгу): 08:09
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 13:43
Аль-Магриб(ахшам): 15:32
Аль-'Иша (ястү): 17:26

Коръән 51:55

07 Jan, 18:19


Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү!
(Сезгә тынычлык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм муллыгы насыйп булса иде!) 🤲❤️

Коръән 51:55

06 Jan, 19:12


Коръән 51:55 pinned «-ИКЕ РӘКӘГАТЬ НАМАЗ -Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән,- хәбәр ителә: «Иртәнге намазның ике рәкәгате (сөннәте) бөтен җиһан һәм андагы барлык әйбердән дә хәерлерәк». -Бу хәдистә иртәнге фарыз намазы алдыннан укыла торган ике рәкәгать…»

Коръән 51:55

06 Jan, 18:34


«Хәлсезләнмәгез, кайгыга төшмәгез: чыннан да мөэмин булсагыз, сез бөеклектә бит!»

Гыймран сүрәсе, 139 нчы аять (3:139)

Коръән 51:55

06 Jan, 18:29


٢٦٩ - عن شقيق قال: لبى عبد الله رضي الله عنه على الصفا، ثم قال: يا لسان قل خيرا تغنم اسكت تسلم من قبل أن تندم قالوا: يا أبا عبد الرحمن هذا شيء أنت تقوله أم سمعته؟ قال: لا بل سمعت رسول الله صلى الله عليه وسلم يقول: «أكثر خطايا ابن آدم في لسانه». («الصحيحة» ٥٣٤).

Шәкыйктән хәбәр ителә: "Бервакыт Габдуллаһ Сафада булганда тәлбия әйтте,шуннан соң дәвам итеп: "Әй тел, хәерлесен генә сөйлә, уңышка ирешерсең. Һәм үкенечкә калганчы дәшмә, имин булырсың",- дип әйтте. Шунда кешеләр: "Әй Абдуррахманның әтисе, син бу сүзләрне үзеңнән чыгып әйтәсеңме я инде берәр кайдан ишеттеңме?",- дип сорадылар. Ул: "Юк, чынлыкта мин Аллаһ илчесенең ﷺ болай дип әйткәнен ишеттем: " Кешенең иң күп гөнаһ кылган әгъзасы – ул аның теле",- дип хәбәр итте".

📚Силсилә әс-Сахихә, 534.

Коръән 51:55

06 Jan, 18:28


07.01.2025 (07 Раҗәб ае)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам:
05:52
Аль-Фаджр (иртәнге): 06:40
Ас-Субх (кояш чыгу): 08:10
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 13:40
Аль-Магриб(ахшам): 15:29
Аль-'Иша (ястү): 17:24

Коръән 51:55

06 Jan, 12:32


Бер кеше гыйлем алу нияте белән бер юлга керсә, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәт юлын җиңел кылыр.

Гыйлем өстәүче кешегә фәрештәләр канатларын җәеп торырлар.

Гыйлем өстәүче кеше өчен күктә һәм җирдә булганнар, хәтта судагы балыклар да ярлыкауны сорарлар.

Гыйбадәт кылучыларга күрә гыйлем ияләренең артыклыгы башка йолдызлардан айның артыклыгы кебектер.

Галимнәр пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр мирас итеп алтын һәм көмеш түгел, ә гыйлем калдырдылар.

Гыйлем ала алган кеше камил һәм тәмам булган өлеш алучы.

Чыганак: Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 5 к, 196 б; Сөнән Ибне Мәҗә: 1 к, 50 б.

Коръән 51:55

06 Jan, 10:53


Хөрмәтле дин кардәшләрем, Аллаһ ризалыгы өчен репост ясасагыз иде

Коръән 51:55

06 Jan, 05:01


20. Җир йөзендә туры юлда булучылар һәм бу юлдан баручылар өчен Аллаһка ихластан ышануга китерүче ачык могҗизалар бик күп.
21. Һәм сезнең җаннарыгызда да ачык могҗизалар бар. Әллә сез аларның нәрсәгә ишарә иткәннәрен күрмисезме?!

Әз-Зәрийәт (Таратучы) сүрәсе, 20-21 нче аятьләр

Коръән 51:55

06 Jan, 04:58


"Коръән укы,Аллаһыны күп зекер ит, бу нәрсәләр синең Күктә макталуыңа,Җирдә нурлы булуыңа сәбәп булыр.Күп сөйләшмә,әгәр сөйләсәң яхшы сүзләрне генә сөйлә".

Коръән 51:55

02 Jan, 15:55


*Ялгыз имам*

Манарадан ишетелә моңлы азан,
Аллаһ бөек! Аллаһ бөек!
Ә мәчеттә ялгыз имам
Намаз укый башын иеп.
Үзе карый тәрәзәгә,
Килмәсме дип берәр кеше,
Килсен иде бүген берсе,
Дөньядагы ташлап эшен.
Намаз булды инде тәмам
Калган уйга ялгыз имам,
Утыра ул намазлыкта, тормый хаман.
Ник бәндәләр шөкер итми,
Аллаһ кушкан намазгада исе китми.
Дөнья куа бүген кеше кызып,кызып
Яңа елны бәйрәм итә,көтә кызык,
Өстәлләрне мулдан куеп,
Нигьмәтләрне алдан җыеп.
Җырлар,моңнар ишетелә төрле яктан,
Кайлардадыр салют ата шарт-шорт итеп
Кешеләрнең наданлыгы чиктән аша.
Теләк тели Яңа елда иске патша,
Кайсысыдыр аңа кушылып гармун тарта.
Алар белән дошман шайтан бәйрәм итә,
Чынга аша аның барлык хыяллары.
Чума гөнах сазлыгына, донья көтә,
Бүген шулай адәм заты балалары.
Бер Раббыбыз! Синнән сорыйм
Туры юлга күндер Син аларны.
Мәчетләргә килеп,сәҗдә кылып,
Ныгытсалар иде алар иманнарын.
Бер Раббыбыз!Синнән сорыйм
Илләр имин,тыныч булып.
Манарадан яңгырасын бүген азан.
Имамнарда җәмәгатькә имам торып,
Укысалар иде бергә намазларын.
Рафиль Нуриәхмәтов

Коръән 51:55

02 Jan, 15:54


Пәйгамбәребездән ﷺ хәбәр ителә:

أَفْضَلُ الصَّلَوَاتِ عِنْدَ اللهِ: صَلَاةُ الصُّبْحِ يَوْمَ الجُمُعَةِ فِي جَمَاعَةٍ

«Аллаһ каршында иң яхшы намаз – ул җомга көнне җәмәгать белән укылган иртәнге (фәҗер) намаз». 

📚 «Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир», 119.

Коръән 51:55

02 Jan, 15:54


03.01.2025 (03 Раҗәб ае)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам:
05:53
Аль-Фаджр (иртәнге): 06:42
Ас-Субх (кояш чыгу): 08:12
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 13:36
Аль-Магриб(ахшам): 15:24
Аль-'Иша (ястү): 17:21

Коръән 51:55

02 Jan, 11:12


📚✒️
🔹Ибраһим г.с әтисе Ислам динен кабул итәр дип өметләнде.
🔹Нух г.с улларын Ислам динен кабул итәрләр дип өметләнде
🔹Мөхәммәд(ﷺ)абыйлары Ислам динен кабул итәрләр дип өметләнде.
Ләкин Аллаһ аларның берсенә дә Ислам
нигъмәтен бирмәде.

إِنَّكَ لَا تَهْدِي مَنْ أَحْبَبْتَ وَلَكِنَّ اللَّهَ يَهْدِي مَن يَشَاءُ
"Әлбәттә, сез яраткан кешегезне хидаят юлына күндерә алмассыз. Ләкин Аллаһ үзе теләгән бәндәсен туры юлга күндерер....28:56

ӘлхәмдүлиЛләһ,Аллаһ Раббыбыз безне мөселманнардан кылды🤲
Шушы иң зур бәхет бит❤️

Коръән 51:55

02 Jan, 11:07


Аллаһ Тагәлә синең иң тын әйткән догаңны да ишетә!

Ул السَّامِع Ишетүче!
Аңа гына мөрәҗәгать ит! 🤎

Коръән 51:55

02 Jan, 10:42


Игелек кылучыга изге гамәле өчен 10 тапкыр зуррак нигъмәт булачак.

Әл-Әнгам сүрәсе, 160 нчы аять

Коръән 51:55

02 Jan, 10:40


Пәйгамбәребезгә (ﷺ)  салават
🌿«Аллаһуммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәд»

🌿«Йә, Аллаһым, сәййидебез Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның гаиләсенә сәламеңне һәм рәхмәтеңне ирештер»

Коръән 51:55

02 Jan, 10:39


Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү!
(Сезгә тынычлык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм муллыгы насыйп булса иде!) 🤲❤️

Коръән 51:55

01 Jan, 15:16


Аллаһыбызга рәхмәтле булу хисе - иманыбызны камилләштерүдә бер адым.

"Cез сорамасагыз да, Ул сезгә тормыш кирәк-яракларының барысын да бирде. Әгәр сез Аллаһы Тәгаләнең сезгә биргән нигъмәтләрен санап барсагыз, санап бетерә алмассыз, аның чиге юк. Аллаһ Тәгаләгә нигъмәтләре өчен шөкер итмәүче – ул яхшылыкларга шөкер итмәвендә чиктән чыккан бәндә."

Ибраһим сүрәсе, 34 нче аять

Коръән 51:55

01 Jan, 15:15


АЛЛАҺКА ШӨКЕРЛӘРЕБЕЗ БУЛСЫН🤲❤️

Коръән 51:55

01 Jan, 15:11


١٤٦ - عن عبد الله بن عمرو قال: قيل: يا رسول الله أي الناس أفضل؟ قال: «أفضل الناس كل مخموم القلب صدوق اللسان، قالوا: صدوق اللسان نعرفه فما مخموم القلب؟ قال: التقي النقي، لا إثم فيه ولا بغي ولا غل ولا حسد». («الصحيحة» ٩٤٨).

Габдуллаһ ибн Гәмрдан хәбәр ителә: "Бервакыт Аллаһның илчесеннән сорадылар: "Кешеләрнең кайсысы яхшырак?",- дип. Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Һәрбер чиста йөрәкле, туры сүзлесе". Алар сорадылар: "Туры сүзле кешенең кем икәнен беләбез һәм кем соң ул чиста йөрәкле кеше?". Ул җавап кайтарды: "Чиста йөрәкле кеше – ул тәкъвалы, гөнаһсыз һәм башкаларга карата гаделсезлек күрсәтми торганы, анда башкаларга карата күрәлмаучылык хисе дә, көнчелек тә юк".

📚«Силсилә әс-Сахихә», 948

Коръән 51:55

01 Jan, 15:10


02.01.2025 (02 Раҗәб ае)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам:
05:53
Аль-Фаджр (иртәнге): 06:42
Ас-Субх (кояш чыгу): 08:12
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 13:35
Аль-Магриб(ахшам): 15:23
Аль-'Иша (ястү): 17:20

Коръән 51:55

01 Jan, 11:09


Бер кеше әйткән: Йә Аллаһ Илчесе, мин бу сүрәне бик яратам: " Куль һуаллаһү әхәд..."
Пәйгамбәребез (ﷺ) җавап биргән: "Дөреслектә, бу яратуың синне җәннәткә кертер", - дип.

(Тирмизи)

Коръән 51:55

28 Dec, 17:21


Синең турында берәр нәрсә белеп, кеше сине мыскылласа, аның турында берәр нәрсә белеп, син аны мыскыллама. Шул очракта сиңа – савап, аңа – гөнаһ язылыр.

Чыганак: Ибн Гомәрдән хәдис. Мәсәлән: Әс-Сүюте Җ. Әл-җәмигъ әс-сәгыйр [Кече җыентык]. Бәйрут: әл-Кутуб әл-гыйльмия, 1990. 47 бит, 670 нче хәдис, «хәсән».

Коръән 51:55

28 Dec, 17:20


Пәйгамбәребездән ﷺ хәбәр ителә:

إِذَا لَبِسْتُمْ وَ إِذَا تَوَضَّأْتُمْ فَابْدَءُوا بِمَيَامِنِكُمْ

«Әгәр сез кием киясез яки тәһарәт аласыз икән – уң ягыгыздан башлагыз».

📚 «Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир», 787.

Коръән 51:55

28 Dec, 17:17


29.12.2024 (28 Җөмәдәл-Әхыйра)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам:
05:53
Аль-Фаджр (иртәнге): 06:43
Ас-Субх (кояш чыгу): 08:13
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 13:31
Аль-Магриб(ахшам): 15:19
Аль-'Иша (ястү): 17:16

Коръән 51:55

28 Dec, 10:18


Әссәләмугаләйкум уә рахмәтуллаһи уә бәракәтуһ!

Аллаһы Тәгалә Барчабызга көннәребезне хәерле итеп шатлык белән уздырырга насыйп итсен ,Әәмиин! 🤲

Коръән 51:55

28 Dec, 10:15


«Әгәр Аллаһ теләсә, һәммәләрегезне дә туры юлга күндерер иде [ләкин моны сез үзегез башкарырга тиеш].»

Әл-Әнгам сүрәсе, 149 нчы аять

Коръән 51:55

28 Dec, 10:12


"Йә, Рәсүлүллаһ! Миңа минем җәннәткә керүемә сәбәп булырлык бер гамәл өйрәт", – дигән гарәпкә Рәсүлүллаһ (салләллаһу галәйһи үә сәлләм): "Тиңдәш тотмаган хәлдә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыл, фарыз намазларын укы, фарыз зәкәтне бир, Рамазанда ураза тот", – дигән. Гарәп: "Валлаһи, шушы нәрсәләрдән арттырмам да, киметмәм дә", – дип, чыгып киткән. Рәсүлүллаһ (салләллаһу галәйһи үә сәлләм): "Җәннәт әһелен күрәсе килгән кеше шул кешегә карасын", – дип калган шулвакытта.

(Бохари, Мөслим).

Коръән 51:55

28 Dec, 10:08


«ШӨКЕР ИТЕП ЯШӘ!»

Шундый шул без, Адәм балалары – зәгыйфь затлар,
50 яшькә җиткәч, йөзләребезне каплый җыерчыклар...
Күңел әле һаман 18-дә, 20-дә, менә әле кичәгедәй
Чыр-чу килеп, яланаяк болыннарда чапкан чаклар...

Инде югалалар әкрен генә элек бергә йөргән дуслар...
Араларында бар төрлесе: бар татарлар, бар урыслар.
Ни кызганыч, буш кул белән бит күбесе китеп бара,
Җыйган мөлкәтләре – дөнья сандыклары – монда кала.

Аллаһ сиңа санап бетермәслек нигъмәтләрен биргән,
Сине гыйлем, зиһен, акыл биреп, бик нык хөрмәтләгән.
Туры юлны күрсәтүче вәхи итеп Коръәнен иңдергән.
Максатыңны бәян кылып «Миңа шөкер итеп яшә» дигән.

Санап кара – ничә тапкыр тәүлегенә биек манарадан
Сине бәхет-сәгадәткә өнди һәм чакыра моңлы азан.
Аллаһ безгә: “Намаз укы, Мине истә тотар өчен”, — дигән,
Син мәчеткә кереп кара – чакыруга ничә кеше җавап биргән?

Җиңел генә, ашап-эчеп, дөнья куып, намаз укымыйча
Уңыш булмас, бу максатны тормышыңда булдырмыйча.
Йөрәк, телең, гамәлләрең белән шөкер ит Раббыңа.
Җитди кара берүк иманның дәлиле булган намазыңа!

Тамак ачкач ризык кирәк, ашыйбыз биш тапкыр көнгә,
Ә җаныбыз ачтан үлә, ул сусаган кыям, рокугъ, сәҗдәгә.
Күңел тынычлыгын табарсың бары тик намаз укыганда,
Намаз сиңа иптәш булыр бер ялгызың каядыр калганда.

Раббыңнан һәрчакта сора туры юлдан тайпылмаска,
Шәйтан юлларына кереп китеп, шунда адашмаска!
Йөзеңне Аллаһка юнәлт, Аның белән калебеңне бәйлә,
Раббым! Барлык мөэминнәргә – Җәннәт насыйп әйлә!

Әбү Муса Сәйфеддин

Коръән 51:55

27 Dec, 19:18


Дусларым,Билал хәзрәт аудиосын шушы ватсап группасыннан алдым👆,аның куйган вәгазьләрен гел тыңлыйсы гына килеп тора.Кыскача һәм бик аңлаешлы.Сез дә рәхим итегез👍

Коръән 51:55

27 Dec, 19:16


https://chat.whatsapp.com/K9QwmqjSxiX0wHFaNu7odM

Коръән 51:55

27 Dec, 17:49


Хәерле кичләр,төннәр булсын,дусларым,кардәшләрем❤️

Мине хөрмәт итеп,минем шушы группама кереп,укып барган,керткән постларыма репост ясаган дусларыма минем иксез-чиксез рәхмәтләрем.
Разый булсын сездән Раббым,бәхетнең иң зурын телим сезгә,авырмагыз,күңелегез гел тыныч булсын,иманыгыз ныгысын,кушканын үтәп,тыйганнарыннан тыелып гомер итүчеләрдән булырга насыйп булсын сезгә.Кылган догаларыгыз,теләкләрегез кабул булсын,гаиләгезгә бәрәкәт,мәхәббәт иңсен.
Балалар борчуы бирмәсен Раббым.
Кыскасы ни телисез -шул булсын 🤲🤲🤲
Сезнең өчен дә көнгә бер булса да дога кылып куючы,сезне бик хөрмәт итүче,Кәбир кызы Илдәрия☺️❤️

Догагыздан мине дә калдырмагыз🤲🫶🫶🫶🌹🌷🌹🌷🌹🌷🌹

Коръән 51:55

27 Dec, 17:36


‼️КАБЕРГӘ КЕРЕП ЯТКАЧ ТА, ӘҖЕРЕ КИЛЕП ТОРЫР‼️

Адәм баласы, мөселман кешесе, иман әһеле, үлгәннән соң яңа тормыш башлануына ышанырга тиеш. Ягъни кыямәт көне җиткәч, ул йә җәннәтле, яки җәһәннәмле була. Һәрбер мөселман кешесе моңа ышана, инана.

Шуңа күрә ул дөньясын, кош ике канатын да бервакытта кагынган кебек, тигез алып бара: тормышында кәсеп итә, акча эшли һәм шулай ук ахирәттә дә йортлы, бәхет-сәгадәткә ирешеп, җәннәтле булыр өчен, хәерле гамәлләр кылып, әҗер-савап туплый. Әҗер-савап ахирәттә җәннәткә керер өчен кирәк булса, акчаның бу дөньяда тормыш алып барыр өчен кирәклеген сөйләп тә торасы юк.

Менә шул нияттән мөселман кешесе бу дөнья белән генә чикләнмичә, ахирәтен дә кайгыртып, җәннәтле булыр өчен ниләр эшләргә кирәклеген турында да уйлый.
Һәрберебез дә исән чакта җирдә йөргәндә, киләчәктә, инде үзебез кабергә кереп яткач та әҗере килеп торырлык саваплы гамәлләр кылу турында уйларга тиешбез.

Без беләбез: кайбер кешеләр, акчасы күбрәк җыелса, инвестиция ясый – төрле заводларның, төзелеш фирмаларының акцияләрен сатып алалар. Ягъни, үзе эшләмәсә дә, аның акчасы эшли торган була. Күпмедер вакыт узгач, әлеге акцияләр керем – дивиденд китерә башлый. Бу, башлыча, яшьләрне кызыктыра, интернетта да бу хакта мәгълүмат чиксез күп.

Нәкъ шуның шикелле, әгәр җәннәтле буласыбыз килсә, кабергә кереп яткач, ниндидер инвестициябез, әҗер-савап рәвешендә, дивиденд китерә ала икән, дип кызыксынырга бурычлыбыз. Әйе, Үзенең киң рәхмәте белән, Аллаһы Тәгалә адәм балаларына зур мөмкинлек бирә: бу дөньядан китеп, Аллаһы хозурына күчкәннән соң да, безгә әҗер-саваплар китерә торган гамәлләр бар икән.

Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم «Баззар» исемле хәдисләр җыентыгында хәсән дәрәҗәсендәге бер хәдистә әйткән: «Җиде төрле гамәл бар, адәм баласы кабергә кереп яткач та (бу дөньядан китеп, Аллаһ хозурына күчкәннән соң да), шушы җиде гамәлнең әҗере кабердә булган вакытта килеп торачак – кем белем бирсә, чишмәләр ясап, коелар казытса, агачлар утыртып, мәчет төзетсә, яисә Коръән китабын биреп калдырып, догачы бала үстереп калдырса».

Үлгәннән соң да дивиденд аласыбыз килсә, әлеге хәдис белән вәгазьләнеп гамәл кылырга кирәк безгә. Иң беренчесе, иң фазыйләтлесе – файдалы гыйлем өйрәтеп калдыру. Бу хәдис шәкертләр тәрбияләүченең, укытучы, мөгаллим, остазның нинди зур әҗергә лаеклы һөнәр иясе икәнен күрсәтә. Барлык файдалы гыйлемнәр керә монда. Әйтик, берәр шәкертне Коръән укырга, намаз укырга, тәһарәт алырга, дога кылырга өйрәтәсең икән, шул шәкерт Коръән укыган, догалар кылган, намаз укыган саен әҗере сиңа да бара, чөнки син өйрәтүче булдың. Шушы яктылыкны, шушы туры юлны күрсәтүче булдың.

Яки, дөньяви гыйлем биреп, берәр һөнәр өйрәттең, ди. Әлеге шәкерт шул һөнәр белән кәсеп иткән, гаиләсен туендырган саен, сиңа да әҗере бара. Чөнки һөнәргә аны син өйрәттең. Шул һөнәр ачкычын аңа син тапшырдың. Берәр кешене, әдәп-әхлак нигезләренә таянып, алдаусыз һәм хәйләсез гадел сәүдә кылырга өйрәтәсең икән, ул кеше шушы файданы тормышында кулланган саен, әҗере сиңа да булачак.

Гыйлем бирү – иң хәерле гамәлләрнең берсе. Мисалга Әхмәтһади Максудинең барыбызга да таныш булган «Мөгаллим сәни» китабын китерик. Әлеге китапны белмәгән мөселман кешесе юктыр. Безнең татар мәдрәсәләрендә генә түгел, хәтта Азия илләрендә дә шушы «Мөгаллим сәни» китабы белән Коръән укырга өйрәтәләр.

Юка гына китап ул. Аның каравы, ничәмә-ничә миллион, ә бәлки миллиардларча мөселманның Коръән укырга өйрәнүенә ярдәмлек. Карагыз, бары тик бер китап сәбәпле күпме әҗер бара шул галимгә. Яки Ризаэддин Фәхретдинне алыйк. Күпме гыйльми хезмәт калдырган ул, аларны укыган, өйрәнгән һәм тормышта кулланган саен, әҗере Риза хәзрәтләр рухына бара.

Рәшидә абыстай Исхакыйның намаз укырга өйрәтүгә кагылышлы китабын алыйк. Кечкенә генә бер китап. Бөтенебез дә шул китаптан карап, намаз укырга өйрәндек. Үзе безнең арада булмаса да, күпме әҗер бара Рәшидә абыстай рухына. Әле генә санап киткән һәм, гомумән, галимнәр, остазлар, укытучылар үзләре бу дөньядан китсәләр дә, аларның исемнәре яши.

Коръән 51:55

27 Dec, 17:36


Аларны зикер иткән саен, «И, Раббым, шул галимнең китабыннан карап өйрәндем, шушы укытучым өйрәткән иде», – дип, адәм балалары дога кыла. Шуңа күрә гыйлем, изгелеккә өндәү – иң хәерле гамәлләрнең берсе.

Кемдер чишмә карап-төзекләндереп торса яки кое казытып калдырса, әҗере аңа барачак. Берәр авылда, җирлектә су булмаса, кемдер кое казытып калдырса, шул коедан халык су алган, аны кулланган саен, әлеге кешегә савап бара. Хәер, хәзер шәһәрдә генә түгел, хәтта авылда да барыбызның да диярлек өйләрендә су краннан агып тора, шуңа да су мәсьәләсенә кеше әллә ни әһәмият бирмәскә дә мөмкин.

Ә бит җир йөзендә эчәргә яраклы суга тилмерүче кешеләр аз түгел. Африка илләрендә яшәүчеләрнең ничек итеп сусызлыктан газап чиккәннәрен дә ишетеп беләсез. Шунда кое казытып, чишмә ясатып куйган кешегә шул чишмә кипкәнче, ә коеда су беткәнче әҗер-савабы барачак.

Ерак Африканы түгел, үзебезнең җирлекне генә алыйк. Әйтик, авылдагы берәр өлкән яшьтәге апаның яки абзыйның өенә су кермәгән, ди. Бу хакта ишеткәч, әгәр аларга ярдәм итәрлек акчаң булса, һәм, «әйдә булышыйм, әҗере булсын әле» дип, торба суздыртып, өйләренә су кертсәң, шул судан ашарга пешергән саен, савыт-саба юган саен әҗере сиңа килеп торачак.

Мәчеткә кулер алып куйсаң да, килгән кешеләр шуннан агызып су эчкән саен, әҗере сиңа барачак. Гомумән, су бирү, су эчертү – динебездә искиткеч зур әҗерләрдән санала. «Бохари» һәм «Мөслим» җыентыкларында килә торган хәдискә күз салыйк әле. Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم әйтә: «Бер кеше чүлдән бара икән, искиткеч нык сусау баса аны, шунда ул бер кое таба (элек чүлләрдә, су бик кирәк булганга, кое казытканнар).

Шатлыгыннан, әлеге коега төшеп, су эчә. Коедан чыккач ни күрсен, кое янәшәсендә бер эт, сусаудан интегеп, дымлы җирне ялап тора. Шунда теге кеше: «Карале, бу эт тә минем кебек сусаган, суга тилмерә бит», – дип, киредән коега төшеп китә. Аяк киемен салып, эченә су тутыра да, алып менеп, суны эткә эчертә.

Менә шушы изгелеге өчен Аллаһы Тәгалә, моңа рәхмәтен белдертеп, аның гөнаһларын кичерде». Икенче бер риваятьтә исә «Җәннәткә кертте» дип әйтелә. Шушы бер кечкенә гамәле-ихласлыгы өчен Аллаһ үзенең бәндәсен җәннәт белән шатландырган.

Чын ихласлык – газап чигергеч сусаудан коткару, исән калдыру. Сәхабәләр бу хәлгә гаҗәпләнеп сорыйлар: «Без хайваннарны ашатып, эчертеп тә әҗер ала алабызмы әллә?» Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم: «Һәрбер җан иясенә изгелек кылу – әҗер-савапка лаек», – дип җавап бирә. Урамда йөргән хуҗасыз мәчегә сөт салып ипи бирәсең икән, әҗер була. Кыш көннәрендә, җимлек куеп, ашлык сипсәң дә, кошлар килеп ашаган саен, сиңа әҗере бара.

Раил Фәйзрахманов.

Коръән 51:55

27 Dec, 17:33


٢٥٢ - عن أبي سعيد الخدري قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «إذا مر رجال بقوم فسلم رجل عن الذين مروا على الجالسين، ورد من هؤلاء واحد أجزأ عن هؤلاء وعن هؤلاء». («الصحيحة» ١٤١٢).

Әбү Сәгит әл-Худридан хәбәр ителә: "Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: "Әгәр ниндидер төркем кеше икенче бер төркем кеше яныннан үтеп бара икән, төркемнән берсе шушы төркемгә сәлам бирсен, һәм теге төркемнең берсе шушы сәламгә җавап бирсен, һәм бу барысына да җитәрлек булыр"".

📚Силсилә әс-Сахихә, 1412.

Коръән 51:55

27 Dec, 17:33


28.12.2024 (27 Җөмәдәл-Әхыйра)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам:
05:52
Аль-Фаджр (иртәнге): 06:43
Ас-Субх (кояш чыгу): 08:13
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 13:30
Аль-Магриб(ахшам): 15:18
Аль-'Иша (ястү): 17:15

Коръән 51:55

27 Dec, 10:05


الله‎❤️

Коръән 51:55

24 Dec, 19:08


قال رَسُولِ اللَّهِ ﷺ : ”الشِّتَاءُ رَبِيعُ الْمُؤْمِنِ، طَالَ ليله فقامه، وقصر نهاره فصامه“.

Пәйгәмбәребез ﷺ әйтте: «Кыш ул мөселманның яз фасылы [орлык чәчү вакыты кебек, ахыйрәттә күп әҗергә ирешү өчен]. Көндез кыска булганы өчен ураза тотар, ә төннәре озын булганы өчен төнге намазга торыр».

Сказал Пророк Мухаммад ﷺ: «Зима — это весна верующего, ночь у неё длинная и он её выстаивает в молитве, а день короткий и он держит пост».


📚 «Муснад» имама Ахмада, №11716, «ас-Сунан аль-кубра» имама аль-Байхаки, №8532.

Коръән 51:55

24 Dec, 16:36


ХИКМӘТЛЕ ФИКЕРЛӘР

✓ Синең проблемаң кораб кадәр зур булса да, Аллаһның рәхмәте диңгез-дәрьялардан да зуррак булуын онытма...
✓ Нәрсәнедер бик каты теләсәң, шуны сорап төнлә дога кыл, көндез исә шуның өстендә тырышып эшлә.
✓ Шәйтан сиңа үткәнеңне исеңә төшергән чакта син шәйтанга аның киләчәге турында исенә төшер (шәйтанның киләчәге - Җәһәннәмдәге олы газап).
✓ Бер бай кешедән: “Син ничек шулай баедың?” – дип соралгач, ул болай җавап биргән: “Мин Аллаһы Тәгалә белән ярыша башладым: Ул бирде – мин бирдем, Ул бирде – мин дә бирдем... Нәтиҗәдә Аллаһ җиңде”. (Биредә Аллаһ биргән нәрсәләрдән өлеш чыгару – мохтаҗларга сәдака бирү турында сүз бара).
✓ Иң көчле кораллар ул – дәшмәү һәм елмаю. Елмаю бик күп проблемаларның хәл ителү ысулы булса, дәшмәү ул бик күп проблемалардан котылу ысулы.
✓ Хатын-кызның теле озын булса, ир кешенең аның янында булу вакыты кыска булырга мөмкин.
✓ Гаилә кору өчен гашыйк булу да җитә, әмма аны саклап калу өчен сабыр булырга һәм гафу итәргә өйрәнергә кирәк.
✓ Сезгә начарлык эшләргә тырышкан кеше үз тормышында бәхетсездер. Бәхетле кешеләр чиратта торганда җикеренми, җәмгыять транспортында барганда беркем белән дә әрепләшми, хезмәттәшләре турында гайбәт сөйләми. Бәхетлеләргә бу кирәк түгел. Чөнки алар – башка чынбарлыкта.
✓ Рәнҗетелгәннәр башкаларны рәнҗетергә тырыша. Бәхетлеләр исә башкаларны да бәхетле итәргә тели.
✓ Көн узган саен сезнең үткәннәрегез арта, киләчәгегез исә кими. Шуңа күрә хәзергенең кадерен белеп яшәгез!

Коръән 51:55

24 Dec, 15:00


"Әй кеше! Юмарт Раббың юлыннан адашып, Аңа буйсынмаска батырчылык итәргә сине нәрсә котыртты?"

Әл-Инфитар (Ярылу) сүрәсе, 6 нчы аять

Коръән 51:55

24 Dec, 14:56


٣٢٠ - عن أنس قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «بابان معجلان عقوبتهما في الدنيا: البغي والعقوق». («الصحيحة» ١١٢٠).

Әнәстән хәбәр ителә: "Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: «Ике бүлек өчен бу дөньяда ук тиз рәвештә җәза килә: кешеләр белән гаделсез мөгамәлә кору һәм әти-әнигә буйсынмау»".

📚Силсилә әс-Сахихә, 1120.

Коръән 51:55

24 Dec, 14:56


25.12.2024 (24 Җөмәдәл-Әхыйра)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам:
05:52
Аль-Фаджр (иртәнге): 06:43
Ас-Субх (кояш чыгу): 08:13
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 13:27
Аль-Магриб(ахшам): 15:15
Аль-'Иша (ястү): 17:13

Коръән 51:55

24 Dec, 14:52


АЛЛАҺКА ШӨКЕРЛӘРЕБЕЗ БУЛСЫН🤲❤️

Коръән 51:55

24 Dec, 11:06


Пәйгамбәр галәйһиссәләм болай дигән:

«Итәгатьтән чыгучы һәм җәмгыятьтән аерылучы үлгәндә җаһилияттәгеләр кебек үләчәк». Ягъни, кяфер булып үләчәк.

Чыганак: Мөслим.

Коръән 51:55

24 Dec, 10:33


https://t.me/+znhRy0EbdYU1YWM6

Коръән 51:55

24 Dec, 09:01


Аллаһка якын булган кешене ничек белергә дип Пәйгамбәребездән (саллаЛлаһу ‘аләйһи үә сәлләм) сорагач, ул әйткән... әгәрдә сез аны күрсәгез, Аллаһны искә төшерерсез...
Күркәм әхлакка, әдәпкә ия булган кеше Аллаһны искә төшерә, Аллаһка карата мәхәббәт арттыра дигән...

Коръән 51:55

24 Dec, 04:54


"Сабырлык – мөэминнең калканы һәм коралы. Аның белән ул очрый торган авырлыкларны һәм бәхетсезлекләрне җиңеп чыга. Без сезне әле бер, әле икенче ысул белән сыныйбыз: курку, ачлык, мал җитмәү, малны, якыннарны һәм җиләк-җимеш уңышын югалту белән. Бу авыр сынауларда сезне түземлек кенә коткарыр."

«Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсе, 155 нче аять

Коръән 51:55

24 Dec, 04:28


Аллаһ кына ишетүче. Бары Ул гына безгә ярдәм итүче.
Аллаһ кичерүче, гафу итүче, хәтта гөнаһларыбыз диңгез күбеге кебек күп булса да, гөнаһларыбызны гафу итүче.
Аллаһ пышылдап кына кылган догаларны да ишетүче һәм җавап бирүче. Бер догаңны да җавапсыз калдырмый.
Аллаһ синең йөрәгеңдә, күңелеңдә ни барын белүче.Тузан бөртеге кадәр изге ниятеңне дә белә.
Син Аңа таба бер адым ясасаң, Аллаһ сиңа каршы ун адым ясый, Ул сиңа йөгерүче.
Ул сине һәр иртәдә уятучы. Җанны кире кайтаручы. (йоклаганда җаныбыз өлешчә чыгып тора, Аллаһ Тәгалә теләмәсә, кире кайтмаска да мөмкин). Ул сине сәламәт кылучы.
Ул синең йөрәгең һәр секунд саен тагын тибәргә рөхсәт сораганда, уңай җавап бирүче, ярдәм итүче, җиңеллек бирүче.Сиңа шифа бирүче.
Ул сине һәр көнне үзенең иксез-чиксез рәхмәтләренә күмүче (ләкин без аңа еш кына игътибар да бирмибез, яисә, шулай тиеш дип кабул итәбез).
Ул сине һәр көн ризыкландыручы, нигъмәтләр бирүче.
Ул сине, ана баласын яратканга караганда да ныграк яратучы.
Ахыйрәт газабыннан коткару өчен, Ул бу дөньяда үзенең яраткан колларына сынаулар бирүче. Сынауларга сабыр итүчеләргә күп әҗерләр бирүче.
Без бары Аллаһтан гына гөнаһларыбызны кичерүне сорыйбыз һәм бары Аңардан гына ярдәм өмет итәбез.Ул гына безнең гөнаһларны гафу итүче, тәүбәләрне кабул итүче.
Ул ярдәмчеләрнең һәм яклаучыларның иң яхшысы, иң Бөеге, иң Дәрәҗәлесе.
Синнән барысы да йөз чөергән һәм баш тарткан очракта да, Ул бердәнбер сине ишетүче, сиңа ярдәм итүче.
Теләсә кайсы катлаулы очракта да, бары Аңа гына тәвәккәл кылырга кирәк.Аңа гына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гыйбадәт кылырга лаек булган башка бер Зат та юк.
Аның Рәхмәте Аның ачуыннан көчлерәк. Ләкин Аллаһның Рәхмәтенең чиксез зурлыгын аңлап, кабул итеп бетерү, аңлау кеше акылы өчен бераз катлаулырак.

Аллаһы Тәгалә һәрбарчаларыбызның да күңелләребезгә һидәять биреп, хәер-ихсан гыйбадәттә яшәүләребезне, Аның Рәхмәтендә булуларыбызны, Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылып, рәхмәтле булып яшәүләребезне насыйп итсен иде.
Әәмиин.

Коръән 51:55

24 Dec, 04:24


Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү!
(Сезгә тынычлык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм муллыгы насыйп булса иде!) 🤲❤️

Коръән 51:55

23 Dec, 18:49


Хәерле төннәр 🌗

Коръән 51:55

23 Dec, 16:17


«Аллаһ сиңа игелекле булган кебек, син дә игелек кылырга ашык!»

Әл-Касас (Хикәя) сүрәсе, 77 нче аять

Коръән 51:55

23 Dec, 16:12


٢٣٢ - عن أبي هريرة قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «إذا رأى أحدكم رؤيا يكرهها فليتحول وليتفل عن يساره ثلاثا وليسأل الله من خيرها وليتعوذ من شرها». («الصحيحة» ١٣١١).

Әбү хурайрадан хәбәр ителә: "Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: "Әгәр берәрегез начар төш күреп уяна икән, икенче ягына борылып ятсын, шуннан соң сул ягына өч тапкыр төкергәләп алсын, Аллаһтан бу төшнең хәерлелеген сорасын, һәм бу төшнең начарлыгыннан Аллаһка сыенсын"".

📚Силсилә әс-Сахиха, 1311.

Коръән 51:55

23 Dec, 16:09


24.12.2024 (23 Җөмәдәл-Әхыйра)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам:
05:51
Аль-Фаджр (иртәнге): 06:42
Ас-Субх (кояш чыгу): 08:12
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 13:26
Аль-Магриб(ахшам): 15:14
Аль-'Иша (ястү): 17:12

Коръән 51:55

23 Dec, 12:30


2025 ел,гыйнвар аена Казанда намаз вакытлары❤️❄️❄️❄️

Коръән 51:55

27 Nov, 17:43


‼️КАРАМЫЙ КАЛМАГЫЗ‼️
Бәкара сүрәсен сөйли башлагач бөтен терлекләр шуңа йөгереп киләләр дә тыңлап торалар.
Заманча җыр куйгач, бар да кире китә.
Яңадан Коръән сүрәләрен кабызгач, тагын киләләр.
Искиткеч! Соклангыч күренеш!
Ма шаа Аллаһ

Коръән 51:55

27 Nov, 15:55


Пәйгамбәребез(ﷺ)"Аллаһыга иман китердем дип әйт тә истикамәтле (тугры) бул!»дигән.

“Иманыңа истикамәтле (тугры) булу бик зур вә бик авыр эш. Шулай булса да, моннан өмет өзмәскә һәм: "Ул безнең кулдан килә торган нәрсә түгел", – димәскә, бәлки көч җитсә-җитмәсә шул юлда булырга тырышырга кирәк. Йөз өлеш истикамәтнең бер генә өлеше кулда булса да, ул да зур табыш. Ул булмый икән, шул хакта тырышу үзе дә уңыш. Аллаһы Тәгалә: "Безнең юлыбызда тырышлык күрсәтүчеләрне, әлбәттә, үзебезнең хак юлга күндерәчәкбез", - дип әйтә (“Коръән”, 29:69)”. (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 176нчы хәдис. 1916.)

Йә, Раббым, безгә үз иманыбызга, динебезгә, намусыбызга, милләтебезгә тугры булып яшәргә насыйп әйлә.🤲❤️

Коръән 51:55

27 Nov, 15:45


١٩٣ - عن عقبة بن عامر مرفوعا: «لا خير فيمن لا يضيف». («الصحيحة» ٢٤٣٤).


Гүкбәтә ибн Гәмирдән хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Кунак кешегә сый-хөрмәт күрсәтмәгән кешедә хәерлелек юк"".

📚Силсилә әс-Сахихә, 2434.

Коръән 51:55

27 Nov, 15:42


28.11.2024 (26 Җөмәдәл-Әүвәл 1446)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам:
05:28
Аль-Фаджр (иртәнге): 06:14
Ас-Субх (кояш чыгу): 07:44
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 13:29
Аль-Магриб(ахшам): 15:19
Аль-'Иша (ястү): 17:12

Коръән 51:55

27 Nov, 08:39


Без Аллаһтан нидер сорыйбыз гел,
Эчтән генә теләк телибез.
Ни сорарга кирәклеген кайчак
Үзебез дә төгәл белмибез.

Кемдер сорый аннан байлык, муллык,
Бик күбебез сорый саулыкны.
Ә мин сорыйм күңел тынычлыгы,
Алыштырмас бөтен байлыкны.

Күңел тыныч булса яшәү рәхәт,
Тормыш ямьле була һәр көндә.
Бер сәбәпсез җаның бәргәләнсә,
Кояш сүнә күңел күгеңдә.

Күңел тынычлыгы бирче, Раббым,
Салма зинһар борчу-хәсрәткә.
Яши алсак иде гомерләрне,
Кайгы күрми, бары рәхәттә!

Гөлара Шәрипова

Коръән 51:55

27 Nov, 04:55


Һәр эш нияттән башлана 💫

Коръән 51:55

27 Nov, 04:52


بِسْـــــــــــــمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِـــــــــــــيمِ Бисмилләәhир рахмәәнир-рахиим.
Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм эшемне.
«Саулык һәм сәламәтлек белән тагын бер көнгә керткән Аллаһыга мактау булсын! Безгә бүген дә хәерләр һәм гүзәллекләр бирсен».

Авыруларга -шифаңны, бәхетсезләргә- бәхетне, мохтаҗларга- нигъмәтеңне кызганма Бер Аллаһым! Үзеңә итагать кылып яшәргә насыйп итсәң иде! Әәмиин🤲🌷

Коръән 51:55

26 Nov, 18:49


Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:

"..Ий, Минем үз-үзләренә каршы исраф (гөнаһ) кылган колларым! Аллаһның мәрхәмәтеннән өметегезне өзмәгез! Чынлыкта, Аллаһ гөнаһларны тулысынча гафу итә, чөнки Ул - Гафу итүче, Рәхимле.

Сезгә газап килгәнче, Раббыгызга кайтыгыз һәм Аңа буйсыныгыз. Чөнки аннан соң сезгә ярдәм ителмәс."(39:53-54)

Коръән 51:55

26 Nov, 18:39


Бу доньяда кереме күбрәк булган, күп яктан уңышлы булган юллар эзләп баш ватабыз. Күпме көч һәм вакыт сарыф итәбез моңа.
Ә Раббыбыз Аллаһ безгә ике доньяда да уңышка ничек ирешүен шушы аятьтә аңлата:

"Хакыйкатьтә, Аллаһ Китабын укып, намазларын үтәп, Без ризыкландырганнан башкаларга яшерен һәм ачык рәвештә малларын таратучылар Аллаһ Тәгаләдән уңышсыз булмый торган килешүне өмет итәләр". [35:29]

Коръән 51:55

26 Nov, 18:32


Ни өчен биш вакыт намаз мәҗбүри?

Аллаһы Тәгалә бар иткән мәхлуклар арасында кеше аерым бер урын алып тора һәм мәхлукларның иң камил, иң югары дәрәҗәдәгесе булып санала.

Нинди дә булса җиһазны ясаучы оста шушы җиһаз өчен нәрсә файдалы һәм нәрсә зарарлы булуын яхшы белгән кебек, кеше затын бар кылган Яратучы да аның өчен нәрсә кирәк булганын Үзе билгели. Шуңа күрә: “Ни өчен кеше биш вакыт намаз укырга тиеш?” – дигән сорауга: “Аллаһы Тәгалә шулай кушканга күрә”, – дип әйтү җавапның иң беренче һәм иң мөһим өлеше булып тора. Кемдер төпченә икән, шаяртыбрак: “Ә ни өчен кешедә ике кул? Ә ни өчен борын белән авыз берәр генә, ә күз белән колак икешәр?” – дип тә әйтергә мөмкин.

Ә инде мәсьәләгә җитди карасак, шунысын билгеләп үтәргә кирәк: намаз ул гадәти гамәл генә түгел, ә Аллаһ каршына Ул Үзе билгеләгән вакытларда басып, Аны искә төшерү, олуглау, мактау, үтенечләребез белән мөрәҗәгать итү. “Ниса” сүрәсенең 103нче аятендә: “Дөрестән дә, намаз ул вакыты билгеләнгән фарыз гамәл буларак йөкләнде”, – дип әйтелүе дә моны анык исбатлый.

Шулай итеп, һәр намазның билгеләнгән вакыты бар: әйтик, иртәнге намазның вакыты – таң атканнан соң кояш чыкканчы; өйлә кояш зәүвәл (зенит) вакытыннан авышкач, икендегә кадәр укыла (безнең җирлектә өйлә намазы сәгать 12дә башлана); икенде кыш көне кояш баеганчы 1-1,5 сәгать алдан, җәй көне 2-2,5 сәгать алдан башланып, кояш баеганчыга кадәрге аралыкта укылырга тиеш; ахшам намазының вакыты – кояш баеганнан соң караңгы төшкәнче; ястү вакыты караңгыланганнан соң таң атканчыга кадәр дәвам итә. Ягъни намазны катгый билгеләнгән минутта түгел, ә үз җаең белән, күрсәтелгән вакыт аралыгында укысаң, ул үз вакытында укылган булып санала.

Ләкин кайберәүләр динебезне, намазның әһәмиятен дөрес итеп аңлап бетермәгәнгә, әлеге гыйбадәтнең вакытын үтәмиләр. Иртәнге намазны укып эшкә чыгып китәләр дә, башка намазларны кичен өенә кайткач, ашагач-эчкәч, сериалны карап бетергәч, табак-савытны югач, яисә башка эшләрне төгәлләгәч: “Хәзер инде Аллаһны искә алсаң да була”, – дип барлык калган намазларын һәм ахыргы ястүне җыеп “оптом” укып “ата”. “Алай ярамый, һәр намазны вакытында укырга кирәк” дисәң: “Әй, ярар инде, мин бит эшлим, балалар үстерәм, өй салам, башка мәшәкатьләрем дә җитәрлек”, – дип җавап кайтара, Бу асылда, барча галәмнәрне, бу дөньяны, кешеләрне бар кылган, безгә саулык, җан, акыл, сәләт, балалар, ризык, су, һава һәм ниндидер эшләр башкарырга мөмкинлек биргән бөек Раббыбызга: “Минем вакытым юк!” – дип әйткән шикелле була... Ә бит беркем дә: “Эшкә 8гә бармыйм, сәгать 10га килсәм дә ярар әле”, – дип әйтми, 12гә билгеләнгән обедны да, минем инде 11дә тамак ача, дип бер сәгатькә алданрак күчерми... Ни өчен? Чөнки җәза биреләчәген белә (йә хезмәт хакын кисәчәкләр, йә бөтенләй эштән куачаклар) һәм шуны белгәнгә кеше эшенә 8 туларга 10 минутта, хәтта 8нче яртыга ук килеп җитә, төшке ашка да билгеләнгән вакытта китә, премия бирмәсләр микән дип кичен эштә тоткарлана. Сәбәбе – шушы дөнья өчен күңел биреп тырышу, ә мәңгелек ахирәтне уйламау, бөтенләү кайгыртмау.

“Ни өчен кеше биш вакыт намаз укырга тиеш?” – дигән мәсьәләнең тагын бер бик әһәмиятле ягы бар. Намаз ул – Аллаһ әмере булу белән бергә адәм баласы өчен үзен камилләштерүнең һәм тәрбияләүнең мөһим ысулы. Көн дәвамында төрле тискәре нәрсәләр йогынтысы аркасында кеше җаны карала, шулай ук төрле проблемалар килеп чыга, һәм чираттагы намазны башкарып, кеше җанын пакьләп куя. Раббысына мөрәҗәгать итү сәбәпле, аңа авырлыкларны хәл итү өчен дөрес юллар күрсәтелә, ягъни намазны вакытында укучы Аллаһның ярдәменә лаек була.

Дөрестән дә, көндәлек тормышта безгә еш кына начарлык белән очрашырга туры килә: кемдер алдалый, кемдер кирәкмәгән нәрсә сөйли, кемдер кычкыра, тупас мөгамәлә күрсәтә, ягъни безнең позитив программаны бозарлык һәм җаныбызга зарар китерерлек нәрсәләр бу тормышта байтак. Ә вакытында укылган намаз “программабызны” да рәтләп куя, җаныбызны да тынычландыра.

Тәнебез сау-сәламәт булсын өчен көненә өч тапкыр ашарга кирәк булган кебек, җан-кальбебез сихәтлеге өчен тәүлек дәвамында биш намаз уку таләп ителә.

Коръән 51:55

26 Nov, 18:32


Бу тәртип кеше дөрес юлдан барсын һәм игелек-изгелек тарафдары булсын өчен куелган (алда билгеләп үтелгәнчә, безгә нәрсә кирәк, нәрсә файдалы булуын Аллаһ Үзе белә).

Әлбәттә, вакытында укылган намазның фазыйләтләре бу дөнья белән генә чикләнми, аның олуг файдасын кеше вафатыннан соң – мәңгелек ахирәт тормышына күчкәннән соң да татыячак. Әгәр көндез электр уты белән ниндидер проблема килеп чыкса, кичкә кадәр, ягъни караңгы төшкәнче кеше шул проблеманы ничек тә булса хәл итәргә тырышачак, чөнки төнгә караңгыда калырга теләмәячәк. Намаз исә ул – кабер караңгылыгын яктыртучы нур һәм җәннәткә кертелүгә мөһим сәбәп.

Шулай итеп, бу дөньяда үз күңеленең, ахирәттә исә каберенең якты, нурлы булуын һәм җәннәткә кертелүен теләгән кеше, һичшиксез, намазларын вакытында укырга тиеш.

Коръән 51:55

26 Nov, 17:19


٣٠٢ - عن أبي أمامة مرفوعا: «أنا زعيم بيت في ربض الجنة لمن ترك المراء وإن كان محقا، وبيت في وسط الجنة لمن ترك الكذب وإن كان مازحا، وبيت في أعلى الجنة لمن حسن خلق». («الصحيحة» ٢٧٣).

Әбү Үмәмәдән хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Үзе хак булып бәхәсне калдырган кешегә мин Җәннәтнең кырыенда өй булыр дип ышандырам. Ялганны хәтта уйнап-көлгәндә дә калдырган кешегә мин Җәннәтнең урта өлешендә өй булыр дип ышандырам. Күркәм холыкка ия булган кешегә мин Җәннәтнең иң югары өлешендә өй булыр дип ышандырам"".

📚Силсилә әс-Сахихә, 273.

Коръән 51:55

26 Nov, 17:18


27.11.2024 (25 Җөмәдәл-Әүвәл 1446)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам:
05:26
Аль-Фаджр (иртәнге): 06:12
Ас-Субх (кояш чыгу): 07:42
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 13:30
Аль-Магриб(ахшам): 15:20
Аль-'Иша (ястү): 17:13

Коръән 51:55

26 Nov, 16:17


Декабрь аена❄️❄️❄️

Коръән 51:55

26 Nov, 09:10


Тәүбә-йөрәк шифасы❤️

Коръән 51:55

26 Nov, 08:25


КАШ ЙОЛКЫТУның динебез тарафыннан ТЫЕЛГАН булуын әлеге хәдис дәлилли:
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кашларын йолкучыларга, йолкытучыларга Аллаһының ләгънәте булды”, – дип әйткән.

Коръән 51:55

17 Nov, 17:42


Сказал Хасан аль-Басри:

«Поистине один из видов милостыни (садакъа) -когда ты услышал знание, а затем передаешь его»

ибн Вахб в «аль-Джами’» 1334

Коръән 51:55

17 Nov, 14:50


"Аллаһның нигъмәтләре санының чиге юк. Ул нигъмәтләрен ачык-ачыктан күрсәтеп торса да, барысы да күрми шул аларны.
Ләкин белеп тор: шул нигъмәтләргә таба карамаганы гына күрмәс аларны, табырга теләмәгәне генә таба алмас һәм алар турында белмәгән кеше генә шул нигъмәтләргә карата мохтаҗ булмас.
Күктәге күп санлы йолдызларны күргәнегез бармы? Аларга карап, юлны белем ияләре генә таба шул!"

(Гаүн ибне Габдиллә)

Коръән 51:55

17 Nov, 14:46


Пәйгамбәребездән  ﷺ хәбәр ителә:

إِنَّمَا العِلْمُ بِالتَّعَلُّمِ، وَالحِلْمُ بِالتَّحَلُّمِ، وَمَنْ يَتَحَرَّ الخَيْرَ يُعْطَهْ، وَمَنْ يَتَوَقَّ الشَّرَّ يُوقَهْ

«Хакыйкатьтә, гыйлем – өйрәнү аркылы килә, ә мәрхәмәтлелеккә кеше мәрхәмәтле булырга тырышу белән ирешә; кем яхшылыкка  омтыла – ул аңа ирешер; ә кем явызлыктан саклана – аңардан сакланып калыр».

📚   «Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир», 2328.

Коръән 51:55

17 Nov, 14:45


18.11.2024 (16 Җөмәдәл-Әүвәл 1446)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 05:13
Аль-Фаджр (иртәнге): 05:55
Ас-Субх (кояш чыгу): 07:25
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 13:41
Аль-Магриб(ахшам): 15:32
Аль-'Иша (ястү): 17:21

Коръән 51:55

16 Nov, 16:54


Иман һәм игелекле гамәлләр - бәхеткә илтә торган юллар ул. Барыбыз да шул юлдан атлыйк һәм беркайчан читкә тайпылмыйк, дусларым

Шимбә кичегез матур, хәерле булсын!🤍

Коръән 51:55

16 Nov, 16:47


٢٨٧ - عن أنس قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «إن الرؤيا تقع على ما تعبر ومثل ذلك مثل رجل رفع رجله فهو ينتظر متى يضعها فإذا رأى أحدكم رؤيا فلا يحدث بها إلا ناصحا أو عالما». («الصحيحة» ١٢٠).

Әнәстән хәбәр ителә: "Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: "Чынлыкта, төшеңне ничек юрыйсың, нәкъ шулай була. Һәм моның мисалы: аягын күтәргәннән соң шул аягының төшүен көтеп ятучы кешегә тиң. Әгәр берәрегез төш күрә икән бу төшне бары тик аңа хәерлелек теләүчегә генә сөйләсен, йә инде төшне юрый белә торган кешегә генә"".

📚Силсилә әс-Сахихә, 120.

Коръән 51:55

16 Nov, 16:44


17.11.2024 (15 Җөмәдәл-Әүвәл 1446)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 05:11
Аль-Фаджр (иртәнге): 05:53
Ас-Субх (кояш чыгу): 07:23
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 13:42
Аль-Магриб(ахшам): 15:33
Аль-'Иша (ястү): 17:22



Намазларыбызны саклыйбыз!

Хәнзәлә әл-Кәтиб (Аллаһ аннан разый булсын) әйткән: “РәсүлүЛЛаһтан (саллә ЛЛаһу галәйһи вә сәлләм) ишеттем:

“Кем, рөкүгъ һәм сәҗдәләрен җиренә җиткереп, әмер ителгән биш намазны сак рәвештә үти икән, аларны билгеләнгән вакытта укып, намаз укуны Аллаһ Тәгалә үтәргә кушкан хаклык дип таный, шул кеше Җәннәткә керәчәк!”, – яисә: “Аңа Җәннәт тиешле”, - яисә: “Ул Ут өчен тыелган!”.

Әхмәд, Сахих әт-тәргыйб (381)

Коръән 51:55

16 Nov, 11:27


Группа Умра 🕋
Руководитель: Салих Хазрат Ибрагимов
С 7 по 20 декабря

2-х разовое питание 🍽️

✈️ Вылет 7 декабря Air Arabia
Рейс: Казань-Шарджа 23:55-05:55
Рейс: Шарджа-Медина 07:45-09:40
👋🏻 Встреча представителем компании в аэропорту Медины
🚙 Трансфер
аэропорт Медины - отель Медины
🏨 8 декабря по 11 декабря проживание в отеле в Медине

4-х местное размещение

🌴 Экскурсия в Медине

🏨 12 декабря по 20 декабря проживание в Мекке

4-х местное размещение

🕋 Совершение умры

Экскурсия в Мекке 🌴

5 литров Зам-Зам в подарок 🎁

Комплект паломника 📚

✈️ Вылет из Джидды в Шарджу 20 декабря в 10:45
Прилет в Казань 20 декабря 22:55

Обращайтесь по номерам:
📞 8927 187-64-49
📞 8966 240-53-96

Коръән 51:55

16 Nov, 09:12


Габдуллаһ ибне Гомәр (Аллаһ аннан һәм әтисеннән разый булсын) пәйгамбәребезнең ﷺ киләсе дога белән Аллаһка ялваруын хәбәр итә: «Йә, Аллаһ! Бер Үзеңә сыенам: нигъмәтләреңнән мәхрүм калудан, иминлек югалудан, кинәт килгән җәзаңнан һәм Ачуыңа илтә торган бар нәрсәдән!»
«Сахих Мөслим», 2739.

Коръән 51:55

16 Nov, 09:03


Әссәләмугаләйкум уә рахмәтуллаһи уә бәракәтуһ!💕 Кардәшләрем

Аллаһы Тәгалә шушы тормышларыбызда  Барчабызга да хәерлене генә насыйп итеп, җаннарыбызга тынычлык урнаштырсын, сау -сәламәт булып, бай, мул тормышта гыйбадәтләр кылып яшәргә насыйп итсен иде .Әәмиин! 🤲🌺🌺🌺

Коръән 51:55

15 Nov, 21:41


❤️

Коръән 51:55

15 Nov, 17:24


Шушы биргән сәдакаларыгызның савабын шушы дөньяда да, ахирәттә дә күрергә насыйп итсен, Раббым🤲
Ике дөнья уңышын, бәхетен, җәннәтен телим сезгә.
Авырмагыз, сәламәт һәм бәхетле булыгыз🤲🤲🤲❤️🫶🫶🫶🫂🫂🫂

Коръән 51:55

15 Nov, 17:22


Кардәшләрем, Аллаһның рәхмәте, мәрхәмәте, бәрәкәте булсын сезгә🤲❤️❤️❤️
Гозеремне тыңлап мәчеткә биргән сәдакаларыгыз өчен. 20000мең сум акча җыелган, ӘлхәмдүлиЛләһ🤲

Коръән 51:55

14 Nov, 15:50


Пәйгамбәрез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән:

"Арагызда сәлам таратыгыз, бер-берегезне сыйлагыз һәм, Аллаһ кушканча, карендәшләр булыгыз!"

(Ибне Мәдҗә)

Коръән 51:55

14 Nov, 15:48


Җәмалетдин әл-Касими болай дигән:
"Кешенең сөйләшүе — аның дәрәҗәсен белдертә һәм акылын күрсәтә, шуңа күрә күркәм сүзләр белән чиклән, аз сөйләшергә өйрән. Начар саналган сүзләрдән саклан, чөнки алар затлы кешеләрне синнән ерагайта, ә бозыкларны якынайта".

«Җәвамигел-адаб», 6 б.

Коръән 51:55

14 Nov, 15:43


Пәйгамбәребездән  ﷺ хәбәр ителә:

رُفِعَ القَلَمُ عَنْ ثَلَاثَةٍ: عَنِ النَّائِمِ حَتَّىٰ يَسْتَيْقِظَ، وَعَنِ المُبْتَلَىٰ حَتَّىٰ يَبْرَأَ، وَعَنِ الصَّبِيِّ حَتَّىٰ يَبْرَأَ، وَعَنِ الصَّبِيِّ حَتَّىٰ يَكْبَرُ

«Каләм өч кешедән  күтәрелгән (ягъни аларга гөнаһлар язылмый): йокысыннан уянганчыга кадәр йоклаучы кешедән, сихәтләнгәнчегә кадәр сыналган (ягъни акылдан язган) кешедән, балигъ булганчыга кадәр бала булган кешедән».

📚   «Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир», 3513.

Коръән 51:55

14 Nov, 15:42


15.11.2024 (13 Җөмәдәл-Әүвәл 1446)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 05:08
Аль-Фаджр (иртәнге): 05:49
Ас-Субх (кояш чыгу): 07:19
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 13:45
Аль-Магриб(ахшам): 15:37
Аль-'Иша (ястү): 17:25

Коръән 51:55

14 Nov, 03:11


Расүлебез ﷺ үзенең бер хәдисендә зикернең әһәмиятлелеген аңлатып үтте. Әбү Әд-Дардә риваять итә: «Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Сезне иң хәерле гамәлгә өндимме? Раббыгыз каршында иң зәки (чиста, пакь) булган, дәрәҗәләрегезне күтәрә торган, Аллаһ юлында мал сарыф итүдән, алтын вә көмеш инфак итүдән дә хәерлерәк гамәлгә өндимме?» Шул вакытта сәхабәләр: «Әлбәттә әйт, ий Аллаһ Илчесе!» – дип әйтте. Пәйгамбәребез ﷺ: «Аллаһны зикер итегез», – диде». (Имам Тирмизи хәдисләр җыентыгыннан).​
Чыннан да, безгә зур дәрәҗәләргә ирешер өчен әллә ни кирәкми, фәкать күп итеп Аллаһны зикер кылу кирәк. Зикер – ул гыйбадәт.

Коръән 51:55

14 Nov, 03:03


«Безне бу нигъмәткә ирештергән Аллаһка хәмд булсын. Аллаһ Тәгалә безне туры юлга юнәлдермәсә, без тугры юлны таба алмас идек»

(Әл-Әгьрәф, 7/43).

Коръән 51:55

14 Nov, 02:59


الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ 

Коръән 51:55

13 Nov, 16:54


"Гөнаһларыгызны онытмыйча истә тотып торыгыз! Ә изге гамәлләрегезнең берсе дә югалмаячагына мин сезгә ышанычлык бирәм".

(Ибне Мәсгүд, Аллаһ аннан разый булсын)

Коръән 51:55

13 Nov, 16:48


١٩٠ - عن أبي هريرة قال: بينما نحن جلوس مع رسول صلى الله عليه وسلم؛إذ طلع علينا شاب من الثَّنيَّةِ، فلما رأيناه (وفي رواية: رميناه) بأبصارنا؛ قلنا: لو أن هذا الشاب جعل شبابه ونشاطه وقوته في سبيل الله! قال: فسمع مقالتنا رسول الله صلى الله عليه وسلم، فقال: «وما سبيلُ الله إلاّ من قُتِل؟! من سعى على والديه؟ ففي سبيل الله!، ومن سعى على عيالهِ!، ففي سبيل الله، ومن سعى على نفسِهِ ليُعفَّها، ففي سبيل اللهِ، ومن سعى على التّكاثر؛ ففي سبيل الشيطان. وفي روايةٍ: الطاغوت». («الصحيحة» ٣٢٤٨).


Әбү хурайрадан хәбәр ителә: "Бервакыт без Аллаһның илчесе ﷺ белән утырганда кинәт алдыбызда бер яшь кеше килеп чыкты, һәм безнең күзебез аңа төшкәч без әйттек: "Шушы егет көч-куәтен, яшьлек дәртен Аллаһ юлында сарыф итсә иде икән!" Безнең бу сөйләшүебезне Аллаһның илчесе ﷺ ишетеп алды һәм әйтте: "Аллаһның юлы – ул Аллаһ юлында үлү генә мени? Кем әти-әнисенә игелек күрсәтергә тырышса – ул Аллаһ юлында, кем үзенең гаиләсенә ризык табырга тырышса – ул Аллаһ юлында, кем хәер сораудан куркып үз тырышлыгы белән акча тапса – ул Аллаһ юлында, кем үз-үзен гөнаһлардан тыйса– ул да Аллаһ юлында, кем дә кем үзенең максатын мал җыю дип куйса, димәк, ул шәйтан юлында (икенче риваятьтә: тагут юлында)".

📚Силсилә әс-Сахихә, 3248.

Коръән 51:55

13 Nov, 16:39


14.11.2024 (12 Җөмәдәл-Әүвәл 1446)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 05:06
Аль-Фаджр (иртәнге): 05:47
Ас-Субх (кояш чыгу): 07:17
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 13:47
Аль-Магриб(ахшам): 15:38
Аль-'Иша (ястү): 17:26

Коръән 51:55

13 Nov, 11:12


Бүләк бирешү араны ныгыта.
Исламда бүләк бирешү, кешеләргә сый-хөрмәт күрсәтү, кунак чакыру — мөһим гамәлләрнең берсе.
Аллаһ илчесе Мөхәммәт галәйһиссәлам: "Бер-берегезгә бүләкләр бирешегез, ул сезнең араларыгызны якынайтыр", — дигән. Биргән бүләкне кабул итеп алу, чакырган җиргә бару кирәклеге турындагы сүзләре дә бар.
Бүләк бирешү ике якны да сөендерә, үзара яхшы мөнәсәбәтләр урнашуга сәбәп була, шик-шөһбәләрне юк итә.
Исламда бүләккә каршы бүләк бирү мотлак түгел. Бу хуплана, әмма мөмкинлегеңнән чыгып эшләнә. Бүләк бирерлек мөмкинлегең юк икән, якты йөз, тәмле сүз, ихлас дога да зур бүләк.

Коръән 51:55

13 Nov, 10:51


Ма шаа Аллаһ😍❤️

Коръән 51:55

13 Nov, 05:18


ЯШӘРГӘ ЯРДӘМ ИТҮЧЕ
ХИКМӘТЛЕ ФИКЕРЛӘР

✓ Кем Аллаһтан курыкса, аңа беркем дә зыян китерә алмаячак. Аллаһтан курыкмыйча башкалардан куркучыга исә беркем дә ярдәм итә алмаячак.
✓ Никадәр кеше Аллаһка якынрак, шуның кадәр ул әдәплерәк һәм ягымлырак. Никадәр кеше Аллаһтан ераграк, шуның кадәр ул кырысрак һәм тупасрак.
✓ Беркайчан алдаламагыз, чөнки бер ялган үзе белән 4 дөреслекне алып китә: ышанычны, тугрылыкны, мәхәббәтне һәм игелекне.
✓ “Нигә аңа яхшылык эшләдем икән?” – дип беркайчан да үкенмәгез. Сезнең әҗерегез кешеләрдә түгел – Аллаһта...
✓ Сине ишетергә теләмәгән кешегә кычкырыбрак сөйләргә кирәкми. Сөйләүдән туктарга гына кирәк.
✓ Кайбер кешеләр син сөйләгәнне ишетми, ә кайберләре син нәрсә уйлаганны да “ишетә”.
✓ Тату, нык гаиләгә бәла-каза килсә, “бу синең аркада шулай булды!” дип әйтмиләр, анда “мин синең белән!” дип әйтәләр. Бер-берегезгә терәк булырга тырышыгыз...
✓ Безнеке бездән китмәячәк. Ә киткәне безнеке түгел иде.
✓ Кемдер синең турында үз фикерен әйткәндә – мактыймы ул, мыскыллап хурлыймы – һәр очракта да тыныч булып кал, чөнки ул кеше сине түгел, ә үз акылы һәм күңеле халәтен тасвирлап бирә.
✓ Сезнең турында начар фикерләр әйтсәләр – исегез китмәсен. Роза чәчәге турында ни генә сөйләсәләр дә, ул барыбер чүп үләне булмаячак.
✓ Нәрсәдер барып чыкмады дип борчылмагыз. Аллаһның хикмәте белән алдыбызда бер ишек ябылса да, бераздан Аллаһның олуг рәхмәте белән мең ишек ачылырга мөмкин.
✓ Үз эшләрем буенча тизрәк китәсе бар дип намазны ашыгып укыганда, барлык эш-гамәлләреңә бәрәкәт салучы, ул эшләрне башкарырга саулык, мөмкинлек бирүче олуг илаһи Зат каршында басып торганыңны исеңә төшер. Син планлаштырган эшләрнең уңышлы башкарылуы, ахыргы нәтиҗәсе – Аның карамагында булуын онытма...

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.

Коръән 51:55

13 Nov, 05:15


Әәмиин🤲❤️

Коръән 51:55

25 Oct, 19:01


Әәмиин🤲

Коръән 51:55

25 Oct, 18:54


Ин шәә Аллаh, ноябрь аена Казанда намаз 🕋 вакытлары❤️

Коръән 51:55

25 Oct, 18:48


٢٣٢ - عن أبي هريرة قال: قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: «إذا رأى أحدكم رؤيا يكرهها فليتحول وليتفل عن يساره ثلاثا وليسأل الله من خيرها وليتعوذ من شرها». («الصحيحة» ١٣١١).

Әбү хурайрадан хәбәр ителә: "Аллаһның илчесе ﷺ әйтте: "Әгәр берәрегез начар төш күреп уяна икән, икенче ягына борылып ятсын, шуннан соң сул ягына өч тапкыр төкергәләп алсын, Аллаһтан бу төшнең  хәерлелеген сорасын, һәм бу төшнең начарлыгыннан Аллаһка сыенсын"".

📚Силсилә әс-Сахиха, 1311.

Коръән 51:55

25 Oct, 18:48


26.10.2024 (23 Рабигүл-Әхыйр 1446)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 04:32
Аль-Фаджр (иртәнге): 05:07
Ас-Субх (кояш чыгу): 06:37
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 14:22
Аль-Магриб(ахшам): 16:17
Аль-'Иша (ястү): 17:59

Коръән 51:55

25 Oct, 09:07


«Һәр авырлыктан соң җиңеллек килә
Коръәни-Кәрим, Инширах сүрәсе, 6 аят.

Коръән 51:55

25 Oct, 09:07


Кояшым💔

Коръән 51:55

25 Oct, 08:18


Расүлебез Мөхәммәд салләЛлааһү гәләйһи вә сәлләм әйтте: өч төрле кеше Аллаһның кунагы булыр. Беренчесе — өеннән Хаҗ нияте белән чыгучы, икенчесе — мәчеткә гыйбадәткә баручы һәм өченчесе — авыру иптәшенең хәлен белү нияте белән өеннән чыгып китүче. Шушы өч төрле кеше исән — имин өйләренә кайтып җиткәнче, Аллаһның кунагы сыйфатында йөрерләр. (Бухари, Мөслим хәдисләр җыентыгыннан)

Нәрсәне аңлата бу сүз? Уйлап карыйк, кем ул кунак?
Кунак ул — өеңә көтелмәгән шатлык һәм мәшәкатьләр алып килүче. Әмма бу — хәерле мәшәкатьләр. Мөселман кешесе кунак сыйлау әдәпләрен яхшы белә һәм кунак хакын үтәүнең Аллаһ хакын үтәүгә тиң икәнен белеп эш итә, шуның өчен кунак алдына иң яхшы ризыгын китереп куя, өрмәгән җиргә дә утыртмый. Әлеге өч төрле кеше өчен Аллаһ катында фәрештәләр “йөгереп йөри”: бу колыңның гөнаһларын кичер дип, өйләренә кайтып җиткәнче алар өчен дога кылып торырлар.

Коръән 51:55

25 Oct, 05:01


Әссәләмүгаләйкүм  вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, дин кардәшләрем, дусларым🤲❤️
ӘлхәмдүлиЛләһ, менә янәдән Җомга көнебез җитте! Шушы көзге матур Җомга көнебезне Аллаһ хәерле кылсын, ӘлхәмдүлиЛләһ,безгә янәдән бер мөмкинчелек бирде, исән-имин йөртте Җомга көненә кадәр.
Йә Раббым, калган гомерләребезне дә иман белән, сау-сәламәт килеш, бәхет сәгадәттә үткәрергә насыйп ит. Ике Җомга арасында, гомеребез дәвамында кылган гөнаһларны йә Раббым кичерсәң иде, йортларыбызга ныклык, илләребезгә тынычлык бир, күңелләребезгә миһербан-шәфкать сал, хәерле кыш айлары насыйп ит, ачлыклардан Үзең сакла, юлларыбызда бары хәерле, миһербанлы кешеләрне генә юлыктыр һәм безне дә Синең сөекле колларың арасында насыйп ит, күнелебездәге иманны ныгыт, гыйлемебезне арттыр, һәм эшләгән хәрбер хәерле гамәлләребез риядан булмыйча, Синең ризалыгың өчен генә булсын❤️
Әәмиин🤲🤲🤲
🌙🌙🌙🌙🌙

Коръән 51:55

24 Oct, 18:43


Шушындый зур саваплардан калмагыз🤲

Коръән 51:55

24 Oct, 16:41


Пәйгамбәребездән  ﷺ хәбәр ителә:

«Миңа күп итеп салават әйтегез, хакыйкатьтә, Аллаһ минем каберемә фәрештә билгеләгән, минем өммәтемнән берәрсе миңа салават әйтсә ул фәрештә миңа хәбәр итеп: "Йә Мөхәммәд, фәләннең улы фәлән хэзер сиңа салават әйтте",- дип әйтә».

📚   «Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир», 1218.

Пәйгамбәребезгә (ﷺ) салават
🌿«Аллаһуммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәд»

🌿«Йә, Аллаһым, сәййидебез Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның гаиләсенә сәламеңне һәм рәхмәтеңне ирештер»

Коръән 51:55

24 Oct, 16:34


١٧١ - عن أنس مرفوعا: «ما من عبد أتى أخا له يزوره في الله إلا نادى مناد من السماء: أن طبت وطابت لك الجنة، وإلا قال الله في ملكوت عرشه: عبدي زار في وعلي قراه، فلم أرض له بقرى دون الجنة». («الصحيحة» ٢٦٣٢).


Әнәс ибн Мәликтән хәбәр ителә: "Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Кешеләрдән кем генә Аллаһ ризалыгы өчен үзенең кардәшенең хәлен белергә килмәсен, шулвакыт күктән өндәүче әйтер: "Нинди гүзәл син, һәм сиңа әзерләнгән Җәннәт нинди гүзәл!" Яки Аллаһ гаршендә биләмәсе астында булучыларга әйтер: "Чынлыкта, Минем колым Минем ризалыгым өчен шушы кешенең хәлен белергә килде, һәм бу кешене сыйлауны Мин Үземә йөкләп куям, һәм бу кеше өчен сыйлау бары тик Җәннәт кенә булганчыга кадәр, Мин риза булмыячакмын"".

📚Силсилә әс-Сахихә, 2632.

Коръән 51:55

24 Oct, 16:32


25.10.2024 (22 Рабигүл-Әхыйр 1446)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 04:31
Аль-Фаджр (иртәнге): 05:05
Ас-Субх (кояш чыгу): 06:35
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 14:24
Аль-Магриб(ахшам): 16:19
Аль-'Иша (ястү): 18:01

Коръән 51:55

24 Oct, 14:56


Посланник Аллаха (ﷺ) сказал:

«Двоим ускоряет Аллах (наказание) в этом мире: притеснителю и тому, кто проявляет непочтительность по отношению к родителям».

аль-Бухари в «ат-Тарих», достоверно

Коръән 51:55

24 Oct, 08:59


ДУХА НАМАЗЫННАН СОҢ КЫЛЫНА ТОРГАН ДОГА.
بِسْــــــــــــمِ ﷲِالرَّحْمٰنِ الرَّحِيم

Әлхәмдү Лилләһи Раббил гаәләмиин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинәә Мухаммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхаабиһи әҗмәгыйн.

Әй заты җитешсезлекләрдән, гаепләрдән сәлим булган,сәламәтлек,иминлек бирүче Раббым!
Син мине Җир йөзенә сәламәт тәнле,камил акыллы,зирәк зиһенле итеп яраттың.
Син чиксез кодрәт иясе!Миңа гомеремнең ахырынача җитәрлек итеп биргән бу амәнәт нигъмәтләреңне югалтмыйча саклап алып барырга көч-куәт,кодрәт, акыл бир!
Ачык зиһен,яхшы хәтер бир!Үзеңнең бөек китабың Коръән-Кәримне укып иркәләнгән күзләремә нур өстә,яктылык сал! Бу намаз белән минем тәнемнең һәрбер күзәнәгенә,һәрбер кан тамырыма, һәрбер әгъзамә Үзең вәгъдә иткән шифаң барып ирешсен.360 буыныма,440 тамырыма сихәт бир,дәва бир.Шифа бирүче бары тик Син генә,Синнән башка шифа бирәчәк беркем дә юк.

Әй,авыруларны юк итүче Аллаһым!
Әгъзаларымның бер генә күзәнәгенә дә артык шикәр,артык тоз,артык май,пычрак төеннәр бирмә.Алардан имин булу өчен минем эчемне-тышымны чиста кыл! Телемне яманлыктан,күңелемне хөсетлектән,ачудан,нәфрәтлектән,көнләшүдән, кешегә каргыш салудан,якыннарга,таныш булмаганнарга рәнҗүдән,рәнҗетүдән,малга хирыслыктан сакла!

Күңел караңгылыгыннан,кеше гаепләүдән,зарланудан килеп чыга торган яман шешләрдән,үлем хасталарыннан, кисәк үлемнәрдән,больница юлында йөрүләрдән,пычак астына керүләрдән Үзең сакла!

Миңа тәкъдир ителгән ризыкны бәрәкәтләндер,нигъмәтләремне дәвамлы кыл! Әмиин.

Әлхәмдү Лилләһи Раббил гаәләмиин. Үәс-саләәтү үәс-сәләәмү галәә расүүлинәә Мухаммәдин үә галәә әәлиһи үә әсхаабиһи әҗмәгыйн.

Коръән 51:55

24 Oct, 08:58


https://t.me/koran51_55

Коръән 51:55

20 Oct, 14:21


Пәйгамбәребездән  ﷺ хәбәр ителә:

إِذَا كَانُوا ثَلَاثَةً فَلَا يَتَنَاجَ اثْنَانِ دُونَ الثَّالِثِ مِنْ أَجْلِ أَنَّ ذَلِكَ يَحْزِنُهُ

«Әгәр сездән өчегез бергә (янәшә) икән, (ул чагында), аның күңелен төшермәс өчен, өченче кеше ишетмәслек итеп пышылдашмасыннар».

📚   «Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир», 786.

Коръән 51:55

20 Oct, 14:17


Зикер кылуның нинди фазыйләтләре бар?

Галимнәр аның җитмеш төрле файдасы бар дип белдерә. Аллаһы Тәгалә Коръәндәге “Әл-Әзхәб” сүрәсенең 35 нче аятендә: “Аллаһы Тәгалә Үзен бик күп искә алучы ир-атларга һәм хатын-кызларга мәгъфирәтен һәм олы әҗер-савапларын әзерләде”, – ди.

Мәгъфирәт ул – гөнаһларны кичерү. Һәрдаим зикер әйтеп торган кешенең күңеле тынычлана, борчуы бетә. Күңеле тыныч булмаган кешегә намаз укырга киңәш итәләр, чөнки намаз шул ук зикергә корылган. Галимнәр әйтүенчә, балыкка су ничек кирәк булган кебек, йөрәккә дә Аллаһны искә алу кирәк. Син Раббыңны зикер итсәң, Ул да сине искә алыр.

Моннан тыш, хәдисләрдән күренгәнчә, көненә йөз тапкыр «Ләә иләәһә илләЛлаһү вәхдәһү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-ин кадиир» («Аллаһтан башка Иләһ юк. Аның тиңдәше һәм охшашы юк. Мөлкәт Аллаһыныкы, мактау да Аңа хастыр. Аның һәрнәрсәгә көче җитә”) дип әйткән кеше ун колны азат иткән савабын ала. Хәзер коллар тоту юк, әлбәттә, әмма элек бер кол бәясе бер машина хакы торуын искә алганда, син ун машина кадәр сәдака биргән буласың. Әле аның белән генә бетми, йөз савап язылыр һәм йөз гөнаһы кичерелер. Кичкә кадәр шайтан вәсвәсәсеннән сакланыр. Зикер кылган кешедән шайтан ераклаша, ул бу кешегә зыян итә алмый.

Алда искә алган доганың никадәр көчле булуына тагын бер мисал. Булган хәл. Берәү икенче бер кешене өшкергәндә, аның эчендәге җен, мин бу кешедән чыгам, әмма сиңа керәм, дип телгә килгән. Ярар, дигән өшкерүче. Шуннан җен елап җибәргән. Мин сиңа керә алмыйм, син бүген иртән «Ләә иләәһә илләллаһү вәхдәһү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү вә һүә галәә күлли шәй-ин кадиир» дип йөз тапкыр әйткәнсең икән, дип әйтә ди.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә, “Адәм баласы кыямәт көнендә нишләп буш вакытымда Аллаһны зикер итмәдем”, дип үкенер, диелә.

Коръән 51:55

20 Oct, 14:15


Ихлас сүрәсе ( халыкта — Колхуалла)
بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ هُوَ اللهُ أَحَدٌ . اَللهُ
الصَمَد . لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ . وَلَمْ يَكُنْ لَهُ كُفُوًا أَحَدٌ .
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль һүәллааһү әхәде. Әллааһүс-самәде. Ләм йәлиде вә ләм йүүләде. Вә ләм йәкүл-ләһүү күфүүән әхәде».
(Аллаһ бердер. Бөтен нәрсәләр Аллаһыга мохтаҗ. Тудырмады, тудырылмады. Аның һичбер тиңе вә охшашы юк).

Фәләкъ сүрәсе
بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ الْفَلَقِ . مِنْ شَرِّ
مَا خَلَقِ . وَمِنْ شَرِّ غَاسِقٍ إِذَا وَقَبَ . وَمِنْ شَرِّ النَّفَاثَاتِ
فِي الْعُقَادِ . وَمِنْ شَرِّ حَاسِدٍ إِذَا حَسَدَ .
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббил-фәләкъ. Миң шәрри мәә халәкъ. Вә миң шәрри гаасикыйн изәә вәкабе. Вә миң шәррин-нәффәәсәәти фил-гукаде. Вә миң шәрри хәәсидин изәә хәсәде».
(Мин таң аттыручы Аллаһыга сыенам. Барлыкларның зарарыннан; вә әйләнә-тирәдәге караңгылыкның зарарыннан; вә сихер җәтмәләре коручыларның мәкереннән; вә көнчелек кылганда көнчеләрнең явызлыгыннан Раббыма сыенам).

Нәс сүрәсе
بسم الله الرحمن الرحيم . قُلْ أَعُوذُ بِرَبِّ النَّاسِ .
مَالِكِ النَّاسِ . إِلَهِ النَّاسِ . مِنْ شَرِّ الْوَسْوَسِ الْخَنَّاسِ .
اَلَّذِي يُوَسْوِسُ فِي صُدُورِ النَّاسِ . مِنَ الْجِنَّةِ وَالنَّاسِ .
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Куль әгуузү бираббин-нәәс. Мәәликин-нәәс. Иләәһин-нәәс. Миң шәррил-вәсвәсил-ханнәәс. Әлләзии йүәсвисү фии судүүрин-нәәс. Минәл-җиннәти вән-нәәс».
(Бөтен инсаннарның Раббысына сыенам. Бөтен инсаннарның хөкемдарына, Сиңа шөбһә салучының зарарыннан, бөтен инсаннарның илаһына (сыенам). Ул зат җеннәрдән һәм адәмнәрдән дә булып, инсаннарның күңеленә вәсвәсә салыр).

Коръән 51:55

20 Oct, 14:15


Пәйгамбәребезгә (ﷺ) салават
🌿«Аллаһуммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдин вә галәә әәли Мүхәммәд»

🌿«Йә, Аллаһым, сәййидебез Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның гаиләсенә сәламеңне һәм рәхмәтеңне ирештер»

Коръән 51:55

20 Oct, 14:15


بِسْــــــــــــمِ ﷲِالرَّحْمٰنِ الرَّحِيم

Коръән 51:55

20 Oct, 14:15


АстагфируЛлахь уа атубу иляйхи

Коръән 51:55

20 Oct, 14:15


- Субханаллаh
- Альхамдулилляh
- Ля иляhа илля ллаh
- Аллаху Акбар
- Субхана-Ллахи  ваби-хамди-хи
- Субхана-Ллахи-ль-‘Азым
- Уаля хауля уаля куввата илля-биЛлях

Коръән 51:55

20 Oct, 14:15


21.10.2024 (18 Рабигүл-Әхыйр 1446)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 04:23
Аль-Фаджр (иртәнге): 04:57
Ас-Субх (кояш чыгу): 06:27
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 14:33
Аль-Магриб(ахшам): 16:29
Аль-'Иша (ястү): 18:10

Коръән 51:55

19 Oct, 19:03


Зәйд ибен Сәбидтән хәбәр ителә, Пәйгамбәребез Мүхәммәд (Аллаһның аңа Сәләме һәм Рәхмәте булсын) әйткән:
"Бу дөнья тормышы аның төп борчылуы булган кеше өчен - Аллаһы Тәгалә аның эшләрен таркау итәчәк, ә күзләре арасында фәкыйрьлек мөһерен куячак һәм ул бу дөньяда яшәгәндә үзенең тәкъдиренә билгеләнгәннән артыгын ала алмаячак, ә кемнең нияте Ахирәт тормышы була - Аллаһ аның эшләрен җыйнак кылыр, күңеленә байлык урнаштырыр һәм дөнья тереклеге (ризыгы) аңа мәҗбүри хәлдә хур ителеп үзе килер."
(Ибен Мәҗәһ, 4105/ сахих хәдис)

Коръән 51:55

19 Oct, 19:00


Зарланма!..

Кемдер советлар чорларын өзелеп сагынып мактый,
Динсезлекне хуплаганын, бичара, абайламый.
Оныткан коммунистларның манара кискәннәрен,
Күпме мәчет әһелләрен Себергә сөргәннәрен...

Әниләр заманында да «советлар дине» булган,
Намаз укыганын белсә эшләреннән дә куган!
Качып, посып Гаетләрен үткәргәннәр бабамнар,
Динсезләр исә мәчеттә хәмер сатып ятканнар!

Ул заманны сагынырга мөэмин кешегә бармый,
Акыллы кеше тарихның битләрен ачып карый.
Хәзер курыкмыйча йөри мәчетләргә барысы:
Элеккеге коммунистлар да, татары да, урысы!

ӘлхәмдүлиЛләһи шөкер – дин тоту иркенлеге!
Раббым безгә биргән бүген яшәеш иминлеген!
Зарланырга урын юктыр, шөкер итәргә кирәк,
Әмма, шөкер итүчеләр, эзләсәң дә – бик сирәк!

Туган туганга йөрми, күрше күршегә керми,
Байлык җыеп, дөнья куып, үлемгә әзерләнми.
Көн артыннан көн үтә, гомерләр үтеп китә,
Аннары соң сизмәгәндә әҗәле килеп җитә.

Берәү иреннән зарлана, тормыш, янәсе, ачы,
Ире гел хатынын хурлый, – чиләгенә капкачы!
Баласына интернетлы смартфон алып бирәләр,
Аннары соң аның өчен, ут йотып, «сөенәләр»!

Кеше муллыкта йөзеп тә, сәдакасын кызгана,
Күп катлы йортта яшәп тә, һаман әле зарлана.
Иномаркада чаптыра, «каткан шаха»да йөрми,
Әмма, уфтану, зарлану гел телләреннән төшми!

Муллык, байлык, сый-хөрмәттән сыгыла өстәлләре,
Күлмәк сәдәфләрен өзеп, кабарган бүксәләре!
“Хәрәкәттә – бәрәкәт” ди, әмма җәяү гел йөрми,
Әле дә машинасы белән бәдрәфкә генә керми!

Дин куша дөнья базында карарга бүтәннәргә,
Аллаһка шөкранә кылып, – үзеңнән түбәннәргә.
Безнең күзләр, киресенчә – гел күршеләрнекендә,
Тончыгып кына үлмибез хөсетлек диңгезендә.

Уң яктагы күршеләрнең – сарайлары олырак,
Сул яктагы Мөхәррәмнең – машинасы затлырак.
Тыкырыктагы Мөҗипнең – симезрәк сарыклары,
Кыйгачлап торган Нәҗипнең – сөтлерәк сыерлары.

Күзләр гел кешенекендә – хөсетләнеп яшибез,
Үзебездәге нигъмәтне күрә ала белмибез.
Раббыбызга шөкер итеп яшәп ятыр урынга,
Үзебезне эзәрлеклибез, кадалып шул дөньяга.

Күпме ризык, нинди кием, кем күпме яшәячәк,
Ничә яшьләргә җиткәчтен, кем кемгә өйләнәчәк,
Нинди җирдә, илдә, өйдә, бай, фәкыйрь, ялкау, уңган, –
Һәрберсе инде тәкъдиргә күптән язылып куйган.

Шуңа күрә, бик борчылма, үлгәч – барысы җитә, –
Һәммәсе салкын гүрләргә буш кулы белән китә!
Җыйган малың монда калыр, үкенечле булачак,
Үзең белән кабереңдә гамәлләрең калачак!

Коръән 51:55

19 Oct, 16:07


Пәйгамбәребез (ﷺ)әйтте:

«Кем намазын сакласа (намазларны саклау – үз вакытында көненә биш мәртәбә укып бару дигәнне аңлата), Кыямәт көнендә ул аңа нур, дәлил булачак һәм шул сәбәпле бу кеше уңышка ирешәчәк, ә кем инде намазын сакламаса, ул аңа нур да, дәлил дә булмаячак, бу кеше уңышка да ирешмәячәк һәм Кыямәт көнендә Фиргавен, Һәмән, Убәй бине Халәф белән бергә булачак».

(Мүснәд Имам Әхмәд)

Коръән 51:55

19 Oct, 16:02


Пәйгамбәребездән  ﷺ хәбәр ителә:

دُعَاءُ المُسْلِمِ مُسْتَجَابٌ لأَخِيهِ بِظَهْرِ الغَيْبِ عِنْدَ رَأْسِهِ مَلَكٌ مُوَكَّلٌ، كُلَّمَا دعَا لأَخِيهِ بِخَيْرٍ قَالَ المَلَكُ: آمِينَ، وَلَكَ بِمِثْلِ ذَلِكَ

«Әгәр ниндидер мөселман аның янында булмаган кардәше өчен дога кыла икән, Аллаһ аның баш очына фәрештә куя һәм үз кардәше өчен дога ясаган саен (бу) фәрештә: «Әмин! Сиңа да шул булсын», – дип әйтә».

📚   «Сахих әл-Җәмигъ әс-Сагъир», 3380.

Коръән 51:55

19 Oct, 16:01


20.10.2024 (17 Рабигүл-Әхыйр 1446)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 04:21
Аль-Фаджр (иртәнге): 04:55
Ас-Субх (кояш чыгу): 06:25
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 14:35
Аль-Магриб(ахшам): 16:31
Аль-'Иша (ястү): 18:12

Коръән 51:55

19 Oct, 10:49


Аллаһыны искә алу мөэмин кешенең күңеленә тынычлык сала. Һәрдаим  зикердә булып, күңелләребезгә тынычлык урнаштыру барыбыз өчен дә мөһим.

  Тынычлык – Аллаһтан һәм аны безгә бары тик Ул иңдерә ала.

️   Коръәни Кәримдә болай дип әйтелгән:

الَّذِينَ آمَنُوا وَت¡طْمَئِنُّ قُلُوبُهُم بِذِكْرِ اللَّهِ ۗ أَلَا بِذِكْرِ اللَّهِ تَطْمَئِنُّ الْقُلُوبُ ﴿٢٨﴾

    “Алар иман китергән һәм күңелләре Аллаһны зикер итү белән тынычланган кешеләр. Күңелләр Аллаһны зикер итү белән тынычланмыймы?”

   Әр-Рагъд / Күк күкрәү сүрәсе, 13:28

Коръән 51:55

18 Oct, 17:27


Миннән хәдис ишеткәчтә, аны күңелегез үз итсә, хисләрегез нечкәрсә һәм шатлансагыз, күрерсез ул хәдис сезгә караганда да миңа якын, аны сезгә тапшыра алам. Миннән хәдис ишеткәчтә, аны күңелегез кире какса, нәфрәт кичерә калсагыз, күрерсез ул сездән ерак, сезгә караганда мин аннан ерак.

Хәдис

3,591

subscribers

4,626

photos

2,131

videos