Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15 @tatbookhouse Channel on Telegram

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

@tatbookhouse


🏛 Первый татарский литературный музей. Работаем для вас 1950 года. Филиал @tat_museum.

🔺 Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры.
🔺Музей истории татарской литературы с мемориальной квартирой Шарифа Камала.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги (Russian)

🏛️ Первый татарский литературный музей. Работаем для вас с 1950 года. Филиал @tat_museum.

🔺 Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры.
🔺 Музей истории татарской литературы с мемориальной квартирой Шарифа Камала.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги - это уникальное место, где любители татарской культуры и литературы могут окунуться в богатое наследие этого народа. Музей был основан в далеком 1950 году и с тех пор активно работает для того, чтобы сохранить и передать будущим поколениям богатство татарского литературного наследия.

Филиал музея @tat_museum является частью этого важного проекта, предоставляя посетителям еще больше возможностей познакомиться с историей и культурой татарского народа. Татарский әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры - это не просто музей, а место, где каждый посетитель может почувствовать дух татарской литературы и искусства.

Посетив музей истории татарской литературы с мемориальной квартирой Шарифа Камала, вы окажетесь в центре событий, связанных с жизнью и творчеством выдающегося татарского писателя. Это уникальная возможность окунуться в мир слова и красоты, который так богат татарская литература.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги приглашает всех, кто ценит культуру и искусство, на увлекательное путешествие по страницам истории татарской литературы. Посетите наш музей и откройте для себя удивительный мир татарской культуры!

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

14 Feb, 05:59


Каюм Насыйриның тууына бүген 200 ел тулды. Ул күренекле татар галиме һәм мәгърифәтче, энциклопедист, әдип, педагог, календарьчы. Татар телен фәнни яктан өйрәнүгә нигез салган галимнәрнең берсе.

Аның туган көнен «Гыйлем» берләшмәсе татарча фән көне буларак та бәйрәм итә. Каюм Насыйри көне — фән һәм белем көне дә ул.

Каюм Насыйри музеенда бүген истәлекле чаралар үтәчәк. Сезне дә әлеге вакыйгаларда катнашырга чакырабыз.


Сегодня исполнилось 200 лет со дня рождения Каюма Насыри. Это не просто одно из имен в ряду деятелей XIX века. Насыри — крупнейший энциклопедист, ученый и просветитель, писатель и педагог, человек, заложивший основы многих научных дисциплин в рамках условного «татароведения».

Кстати, научно-популярный проект «Гыйлем» отмечает день рождения Каюма Насыри как праздник — день татарской науки / науки на татарском. Неплохой праздник 🔥

В музее Каюма Насыри сегодня состоятся юбилейные мероприятия. Приглашаем всех стать частью этих событий.

📷 Зөфәр Гыймаев. Каюм Насыйри портреты

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

13 Feb, 14:30


Кичә Йортыбызда Сөйләм клубының бу сезонда беренче очрашуы үтте.

Яңа катнашучыларыбыз күп иде: таныштык, сөйләштек һәм уйнап та алдык. Бик кызыклы, җылы, якты очрашу булды.

📌Очрашуда татар телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр һәм яхшы сөйләшүчеләр бар иде.
Шунлыктан Сөйләм клубын ике төркемгә бүлеп үткәрергә уйлыйбыз.

Әгәр бу идея сезгә ошаса, язмага реакция калдырыгыз.
____

Вчера прошла первая встреча «Сөйләм клубы» — разговорного клуба татарского языка.

Пришло много людей! Мы познакомились, поговорили и поиграли. Вечер получился познавательным и теплым.

📌 На уроке были ребята, которые только начинают изучать татарский и те, кто говорит вполне уверенно. Поэтому мы подумали разделиться на две группы.

Как вам такая идея? Если нравится, то ставьте лайк!

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

11 Feb, 07:33


🔢 На этой неделе в музее начнет работать выставка «Сохранить и передать».

Она посвящена 75-летию музея-квартиры Шарифа Камала и 130-летию Национального музея Татарстана. Герои выставки — создатели и сотрудники музея, сохранявшие наследия писателей и передавшие огромное культурное богатство нынешнему поколению музейных работников и гостей.

Презентация выставки состоится 20 февраля в 10:30.

🔢 Бу атнада музейда «Әманәт: сакларга һәм тапшырырга» күргәзмәсе эшли башлаячак.

Ул музейның 75 еллыгына һәм Татарстан Милли музееның 130 еллыгына багышлана.

Күргәзмәнең төп каһарманнары — музейга нигез салучылар һәм анда төрле елларда эшләгән хезмәткәрләр. Нәкъ менә шул шәхесләр татар язучыларының мирасын саклый һәм безнең буынга тапшыра алганнар.

Күргәзмәнең презентациясе 20 февраль, 10:30 сәгатьтә үтәчәк.

📷 Зайнаб Байгильдеева — научный сотрудник литературного отдела Государственного музея ТАССР, дочь Шарифа Камала. 1960-е годы.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

10 Feb, 07:33


📅 Бу атнада / На этой неделе

СОБЫТИЯ / ВАКЫЙГАЛАР
🟦12 февраль, 18:00
Сөйләм клубы: 1 очрашу

Первая встреча разговорного клуба татарского языка в III сезоне / Яңа сезонда Сөйләм клубының беренче очрашуы
300 ₽

🟦14 февраль, 18:00
Экскурсия одного экспоната: «Каюм
Насыри в Доме татарской книги»
Расскажем о любимой книге Тукая, которую написал К. Насыри / Бер экспонат экскурсиясе: Каюм Насыйри язган, ә Апуш яратып укыган китап турында сөйләрбез.
350 ₽

🟦15 февраль, 14:00
Музыкаль лекция: «Үрләргә менгән гадилек»

К 90-летию Ильгама Шакирова / Илһам Шакировның 90 еллыгына
125-250 ₽

ЭКСКУРСИЯ / ЛӘР
🔣Ежедневно в 14:00. Сборная экскурсия 💳 6+
Обзорная экскурсия по основной экспозиции музея. 350 ₽

🔣По заявкам. Квест-экскурсия «Чердачные истории» 💳 12+
Квест-экскурсия о поверьях и суевериях татар и мифологии тюркских народов / Татарларның хорафатлары һәм тылсымлы йолалары, төрки халыкларның мифологиясе турында квест-экскурсия. 400 ₽

🔣15 февраля 18:30. «Ночная экскурсия по закоулкам Дома татарской книги» 16+
Байки и легенды нашего Дома. 400 ₽

МАСТЕР-КЛАССЫ / ОСТАХАНӘЛӘР
🔣 Ежедневно по заявкам. «Шрифтовая игра» 💳 6+
Китап басу эше тарихына чуму мөмкинлеге / Погружение в историю печатного дела, письменности и типографики. 350-600 ₽

🔣Ежедневно по заявкам. Каллиграфия 💳 6+
Занятие по арабской каллиграфии / Гарәп каллиграфиясе дәресе. 350-600 ₽

🔣Ежедневно по заявкам. Чаепитие 💳 6+
Мастер-класс о традициях татарского чаепития / Татарларда чәй эчү йолаларына багышланган дәрес. 350-600 ₽

🔣Ежедневно по заявкам. Эбру 💳 6+
Создание мраморной бумаги по технике эбру / Эбру ысулы белән мәрмәр кәгазь ясау остаханәсе. 500 ₽

Рәхим итегез! Добро пожаловать!

📍Казань, ул. Островского, д. 15
☎️ +7 927-499-72-26, (843) 590-80-66, (843) 590-80-67
💳 Билеты онлайн здесь

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

09 Feb, 09:28


📌 Татар китабы йортында Илһам Шакировның иҗаты һәм тормышы турында музыкаль лекция узачак . Ул бөек җырчының 90 еллыгына багышлана.

Лекциядә:
Илһам Шакировның биографиясе белән таныштырырлар;
аз билгеле аудиоязмаларны тыңлатырлар (русча һәм башкортча җырлавы, популяр җырларының төрле вариантлары);
җанлы музыка һәм шигырьләр яңгыраячак;
җырларга анализ ясалачак.

Музыкантлар — Айдар Абдрахимов, Владислав Лебедев, лекциянең алып баручысы — Рәхимҗан Фәйрушин.

🔣🔣🔣🔣
15 февраля в 14:00 в Доме татарской книги состоится музыкальная лекция, посвященная 90-летию выдающегося татарского певца Ильгама Шакирова. Вход по музейным билетам. Лекция пройдет на татарском языке.

📆 15 февраль, 14:00
🎟 Музей билеты белән (125-250 сум)
📍Татар китабы йорты, Островский ур., 15

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

08 Feb, 14:07


Бу атнада Йортыбызны күркәм чаралар һәм матур кешеләр бизәде. 6 февральдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның «Рәшә чыңы» китабы чыгу уңаеннан иҗат кичәсе узды.

Кичәдә җырчы һәм шагыйрьнең иҗатташ дуслары һәм моң сөюче тамашачылар катнашты.

Җанга якын, кадерле кичә өчен барлык кунакларыбызга рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

07 Feb, 13:30


Друзья, по техническим причинам мероприятие в 18:00 отменяется. Ждем вас на «Экскурсии одного экспоната» 14 февраля 18:00.

Дуслар, техник сәбәпләр аркасында бүген 18:00 сәгатьтә буласы экскурсия үткәрелмәячәк. Киләсе «Бер экспонат экскурсиясе» 14 февраль, 18:00 сәгатьтә үтәчәк.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

07 Feb, 11:00


Настроение — почувствовать себя ученым XIX века, известным татарским писателем и посмотреть на центр притяжения татарской интеллигенции столетней давности. Планируем походы в дома-музеи Каюма Насыри, Габдуллы Тукая и Шарифа Камала в нашей совместной с Национальным музеем РТ мини-рубрике «Три музея выходного дня» 🏡📚

Музей-усадьба Каюма Насыри

📍ул. Парижской Коммуны, 35

Литературный музей Габдуллы Тукая

📍ул. Габдуллы Тукая, 74

Музей-квартира Шарифа Камала

📍ул. Островского, 15

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

07 Feb, 08:46


2025 елның 20 февралендә 11.00 сәгатьтә Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатирында (Казан, Островский ур., 15 йорт) «Татарстанда татар әдәби музейлары һәм милли әдәбият» темасына түгәрәк өстәл утырышы узачак.

🇷🇺 Дублируем пост на русском языке в комментариях ⬇️

Очрашу Татарстан Республикасы Милли музееның 130 еллыгы һәм Шәриф Камал музей-фатирының 75 еллыгына багышланган.

Түгәрәк өстәлдә түбәндәге мәсьәләләр хакында фикер алышу тәкъдим ителә:
– республиканың татар әдәби музейлары барлыкка килү тарихы;
– музейларның татар язучылары мирасын саклау һәм популярлаштыру эшчәнлеге;
– республикада әдәби музейларның актуаль проблемалары;
– татар әдәби музейлары арасында үзара бәйләнеш һәм хезмәттәшлек формалары.

Түгәрәк өстәл эшендә катнашырга теләүчеләрдән [email protected] почтасына гаризалар көтәбез

Гариза ирекле формада түбәндәге мәгълүмат белән җибәрелә:
– исем, фамилия, атасының исеме;
– эш урыны һәм белгечлек;
– академик исем һәм дәрәҗә (бар икән);
– докладның исеме.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

06 Feb, 07:25


💕 Ура! Мы запускаем третий сезон курсов татарского языка «Сөйләм клубы»💕

С 12 февраля Национальный музей Республики Татарстан начинает новый сезон разговорного клуба татарского языка

12 февраля в 18:00 в Доме татарского книги пройдет первое занятие. Курсы будет вести Зулейха Камалова — поэтесса и журналистка, редактор отдела журнала «Идел».

Занятия направлены на повышение разговорной и литературной речи, на изучение лексики и грамматики, улучшение навыков коммуникации на разные темы.

— Занятия пройдут с 12 февраля до 28 мая;
— Участие платное, билет на 1 занятие — 300 руб.;
— Продолжительность 1 занятия 1,5 часа;
— Билеты доступны по Пушкинской карте, доступен абонемент на все занятия.

📌 Форма регистрации: https://forms.yandex.ru/u/67a33b4cd046881290fbf99c/

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

05 Feb, 17:03


🖇 Как и обещали, продолжаем экскурсии в Ново-Татарском кладбище. Очередное посещение пантеона деятелей национальной истории состоится в это воскресенье, 9 февраля.

Экскурсия начнется в 13:00. Точка сбора: улица Пригородная, д. 1.

Билеты можно приобрести только на сайте по ссылке: https://kamala.tatmuseum.ru/#event/2314966
Также просим подтвердить участие по телефону 8 (843) 590-80-67 (пожалуйста, звоните в рабочие часы музея) или письмом на почту [email protected].

🖇 Якшәмбе көнне Яңа татар зиратын бергәләп зиярәт кылырга чакырабыз.

Яңа татар зираты — татар халкының милли пантеоны. XVIII гасырда ук барлыкка килгән зиратта Казанның мәдәни, иҗтимагый һәм сәяси тормышында якты эз калдырган бихисап шәхесләр җирләнгән.

Экскурсия зиярәт кылу рәвешендә оештырыла. Аның барышында Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Гомәр Бәширов, Илдар Юзиев, Сибгат Хәким кебек әдипләр һәм галимнәрнең, башка күп кенә затларның каберлекләрен күрербез, зират тарихы белән танышырбыз.

📆 9 февраль, 13:00
🎟 Билетлар:
https://kamala.tatmuseum.ru/#event/2314966
📍Җыелу урыны: Казан, Пригородная урамы, 1.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

04 Feb, 19:05


📷 Без әле бүгенге концерттан хушка килергә өлгермәдек, ә «Татар-информ»да Салават Камалетдиновның фоторепортажы дөнья күрергә өлгергән. Без хис-кичерешләребезне тәртипләгән арада фотосурәтләр белән таныша торыгыз 😌

🔣 Фоторепортаж

📷 Мы еще не успели собраться с мыслями после сегодняшнего великолепного концерта, а «Татар-информ» уже опубликовал фоторепортаж Салавата Камалетдинова. Пока мы приходим в себя, посмотрите на чудесные фотографии этого вечера 😉

Барлык дусларыбызга рәхмәт!

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

03 Feb, 15:44


(почти) Бесплатная неделя!

На этой неделе у нас состоятся крупные бесплатные мероприятия:
4 февраля, 10:00-18:00 — бесплатный день. Посетить музей можно бесплатно.
4 февраля, 18:30 — камерный концерт «Кышкы кичләр».
6 февраля, 18:30 — концерт-презентация «Рәшә чыңы» народного артиста Татарстана Георгия Ибушева.

Бушлай (диярлек) атна!

Бу атнада музейда өч зур һәм түләүсез чара үтәчәк:
4 февраль, 10:00-18:00 — түләүсез көн. Музейны карарга керү бушлай.
4 февраль, 18:30 — «Кышкы кичләр» камера концерты.
6 февраль, 18:30 — Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Георгий Ибушевның «Рәшә чыңы» концерт-презентациясе.

Адрес: Казань, ул. Островского, д. 15

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

03 Feb, 09:38


📅 Бу атнада / На этой неделе
4 февраля — бесплатный вторник.
4 февральдә музейга керү түләүсез.

СОБЫТИЯ / ВАКЫЙГАЛАР
🟦4 февраль, 18:30
«Кышкы кичләр» концерты

Классический камерный концерт к 75-летию музея-квартиры Шарифа Камала / Музейның 75 еллыгына багышланган классик концерт
Керү ирекле / Вход свободный

🟦6 февраль, 18:30
«Рәшә чыңы»: Георгий Ибушев кичәсе

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевның концерт кичәсе
Керү ирекле / Вход свободный

🟦7 февраль, 18:00
Экскурсия одного экспоната: «Фальконье и другие остатки былой роскоши»

Йорт архитектурасы элементлары турында сөйлибез / Расскажем об архитектурных элементах и экспонатах об истории дома.
350 руб./чел.

ЭКСКУРСИЯ / ЛӘР
🔣Ежедневно в 14:00. Сборная экскурсия 💳 6+
Обзорная экскурсия по основной экспозиции музея. 350 руб./чел.

🔣По заявкам. Квест-экскурсия «Чердачные истории» 💳 12+
Квест-экскурсия о поверьях и суевериях татар и мифологии тюркских народов / Татарларның хорафатлары һәм тылсымлы йолалары, төрки халыкларның мифологиясе турында квест-экскурсия. 400 руб./чел.

🔣9 февраля 13:00. «Почитай живых и помни усопших» / Яңа Татар зиратына экскурсия 16+
Экскурсия-посещение Ново-татарского кладбища — главного пантеона деятелей татарской культуры. 500 руб./чел.

МАСТЕР-КЛАССЫ / ОСТАХАНӘЛӘР
🔣 Ежедневно по заявкам. «Шрифтовая игра» 💳 6+
Китап басу эше тарихына чуму мөмкинлеге / Погружение в историю печатного дела, письменности и типографики. 350-600 руб./чел.

🔣Ежедневно по заявкам. Каллиграфия 💳 6+
Занятие по арабской каллиграфии / Гарәп каллиграфиясе дәресе. 350-600 руб./чел.

🔣Ежедневно по заявкам. Чаепитие 💳 6+
Мастер-класс о традициях татарского чаепития / Татарларда чәй эчү йолаларына багышланган дәрес. 350-600 руб./чел.

🔣Ежедневно по заявкам. Эбру 💳 6+
Создание мраморной бумаги по технике эбру / Эбру ысулы белән мәрмәр кәгазь ясау остаханәсе. 500 руб./чел.

Рәхим итегез! Добро пожаловать!

📍Казань, ул. Островского, д. 15
☎️ +7 927-499-72-26, (843) 590-80-66, (843) 590-80-67
💳 Билеты онлайн здесь

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

31 Jan, 17:00


Бүген «Сагышлы/Опечаленный» дип исемләнгән күргәзмә тәмамланды. Тиздән Рәмиевләр гаиләсенең шәхси әйберләре яңадан Уфага кайтарылачак.

Дәрдемәнд калыр, күргәзмә китәр...

💬 Закир Рәмиев турында без көндәлек экскурсияләрдә һәрдаим сөйлибез, шулай ук безнең «Дәрдемәнд: миллионер-шагыйрьнең уңыш тарихы» дигән лекциябез бар, аны заказ буенча тыңларга мөмкин.

Зөләйха Камалова иллюстрацияләре



Сегодня закрылась выставка «Сагышлы/Опечаленный». Личные вещи семьи Рамиевых отправятся обратно в Уфу.

Дэрдменд останется, выставка уйдет...

💬 О Закире Рамиеве мы рассказываем на ежедневных экскурсиях, также можно заказать специальную лекцию «Дэрдменд: история успеха миллионера-поэта». Кстати, её мы проводим и с выездом в школы.

Иллюстрация Зулейхи Камаловой

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

31 Jan, 04:57


Сегодня последний день работы выставки «Опечаленный».

Последняя возможность увидеть подлинные экспонаты, связанные с татарским поэтом Дэрдмендом.

Выставка открыта до 19:00.



«Сагышлы» күргәзмәсенең соңгы көне. Дәрдемәнд белән бәйле экспонатларны күрер өчен ахыргы мөмкинлек бу.

Күргәзмә залы 19:00 кадәр ачык.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

30 Jan, 16:53


Друзья, по многочисленным запросам решили срочно возобновить ночные экскурсии 🌠

1 февраля в 18:30 пройдемся по закоулкам музея и расскажем об истории дома. От купцов Саниных и Ивановых до Шарифа Камала, Александра Фадеева и поэта Рамиса Аймета — сотни историй, легенд и анекдотов окружают это место.

Экскурсия пройдет на русском языке.

🔣🔣🔣🔣
Дуслар, күпләрегез сораганга күрә Төнге экскурсияләребезне ашыгыч рәвештә яңартырга булдык.

Бу шимбә, ягъни 1 февраль, 18:30 сәгатьтә Йортыбызның караңгы почмакларын күрсәтербез. Рус сәүдәгәрләре Саниннар һәм Ивановлардан башланган озын тарихи юлны барларбыз. Йорт ул — йөзләгән риваятьләр, тарихлар, мәзәк хәлләр җыелмасы. Күп яңалыклар ачып кайтырсыз.

Экскурсия рус телендә узачак.

📆 1 февраля, 18:30.
Продолжительность — 1,5 часа.
🎟 400 руб., на кассе или онлайн. Доступна Пушкинская карта.
📍 Островского, 15.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

30 Jan, 12:05


«Кышкы кичләр» проекты дәвам итә!

Быел кышкы концерт кичәсе Шәриф Камал музей-фатирының 75 еллыгына багышлана. Сезне затлы, җылы һәм истәлекле кичә көтә.

4 февраль кичен безнең белән моңлы-җырлы Йортыбызда үткәрегез.

Керү ирекле.

4 февраль, 18:30
Казан, Островский урамы, 15

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

29 Jan, 14:51


🔣 Ровно 75 лет назад, 29 января 1950 года, музей-квартира Шарифа Камала приняла первых посетителей

С небольшой казанской квартиры на втором этаже дома под номером 15 по улице Островского началась история Дома татарской книги и первого в Татарстане музея, посвящённого татарскому писателю

🔣 Знакомим вас с программой меропряитйи к 75-летию музея и приглашаем в гости в особняк западноевропейского барокко, построенный в конце XIX века

🔣 4 февраля
18.00 — Камерный концерт "Кышкы кичләр"

🔣 13 февраля
14.00 — Открытие выставки, посвящённой первым сотрудникам музея-квартиры Шарифа Камала

🔣 20 февраля
11.00 — Круглый стол "Литературные музеи Татарстана. К 75-летию музея-квартиры Шарифа Камала и 130-летию Национального музея Республики Татарстан" #музеюТатарстана130лет

🔣 27 февраля
13:00 — Вручение V Литературной премии имени Шарифа Камала

🔣 Каждую пятницу в 18.00 —"Экскурсия одного экспоната", спецпроект к 75-летию музея-квартиры

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

29 Jan, 08:29


🎉 Безгә 75 ел!

Моннан 75 ел элек, 1950 елның 29 гыйнварында, Шәриф Камалның музей-квартирасы беренче кунакларын кабул итә. Бу бик зур булмаган фатирдан хәзерге Татар китабы йортының тарихы башлана. Аның беренче хезмәткәрләре арасында Фатыйма Вәгазова һәм Зәйнәп Байгилдиева кебек күренекле музейчылар да бар. Алар — музейның чын «аналары». Музей төзелгән елларда ТАССР Дәүләт музее директоры Владимир Дьяконов кебек көчле шәхесләр булмаса, безнең оешмабыз шулай ук яши алмас иде.

75 ел эчендә музей зур үзгәрешләр кичерде, берничә тапкыр экспозициясен яңартты, мәйданын, эчтәлеген киңәйтте һәм җәмгыятьтәге урынын күтәрде. Әмма безнең төп максатыбыз шул ук: без татар әдәбияты, аның күркәм шәхесләре һәм каһарманнары, татар китабы турында сөйләвебезне дәвам итәбез.

Без музейга нигез салучыларга да, аны төрле елларда җитәкләгән һәм анда эшләгән барлык коллегаларыбызга да, аны үстерүгә өлешен керткән барлык шәхесләргә дә ихластан рәхмәтлебез. Әлбәттә, иң олуг рәхмәт сүзләребез сезгә, кадерле дусларыбыз! Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт сезгә!

🎉 Сегодня нам 75 лет!

С небольшой квартиры на втором этаже дома по адресу г. Казань, ул. Островского, д. 15 началась история нашего Дома татарской книги.
Ровно 75 лет назад, 29 января 1950 года, музей-квартира Шарифа Камала приняла первых посетителей. Так открылся первый в Татарстане музей, посвященный татарскому писателю.

Вообще, история музея начинается с 1944 года, когда Совет народных комиссаров РСФСР постановил открыть литературный отдел Государственного музея ТАССР. Это подразделение современного Национального музея существовало в двух формах: как литературная экспозиция и отдел внутри главного музея и как музей-квартира Ш.Камала.

За 75 лет истории музей прошел через ряд преобразований. Расширилась тематика, увеличилась площадь, повысилась значимость музея в обществе. Одно осталось неизменным: мы говорили, рассказываем и будем рассказывать о татарской литературе, её прекрасных героях и авторах, о культуре книги.

Мы благодарны нашим основателям — Зайнаб Шарифовне Байгильдеевой, Фатиме Хусаиновне Вагазовой, директору Государственного музея ТАССР Владимиру Михайловичу Дьяконову и всем тем людям, кто внес огромный вклад в историю этого места. Конечно же, спасибо вам, дорогие наши гости, друзья, волонтеры, участники мероприятий, клубов, кружков, музейных занятий и лекций, спектаклей и концертов!

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

27 Jan, 13:38


📅 Бу атнада / На этой неделе
29 гыйнвар — Шәриф Камал музей-фатирының туган көне. Безгә 75!
29 января — день рождения музея-квартиры Шарифа Камала. Нам 75!

СОБЫТИЯ / ВАКЫЙГАЛАР
🟦31 гыйнвар, 18:00
Экскурсия одного экспоната: «Татары и Александр Македонский»

Македонияле Александр — Искәндәрнең татарларга нинди катнашы бар? Музейның 1 экспонатына багышланган экскурсиядә белербез.
350 руб./чел.

🟦1 февраля, 11:00. Встреча с композитором Сергеем Беликовым 12+
В рамках заседания казанского отделения Dark Romantic Club.

ЭКСКУРСИЯ
/ ЛӘР
🔣Ежедневно в 14:00. Сборная экскурсия 💳 6+
Обзорная экскурсия по основной экспозиции музея. 350 руб./чел.

🔣По заявкам. Квест-экскурсия «Чердачные истории» 💳 12+
Квест-экскурсия о поверьях и суевериях татар и мифологии тюркских народов / Татарларның хорафатлары һәм тылсымлы йолалары, төрки халыкларның мифологиясе турында квест-экскурсия. 400 руб./чел.

🔣29 января 13:00. Заключительная кураторская экскурсия по выставке «Сагышлы / Опечаленный» 12+
Дәрдемәндкә багышланган күргәзмәдә соңгы экскурсия.

МАСТЕР-КЛАССЫ / ОСТАХАНӘЛӘР
🔣 Ежедневно по заявкам. «Шрифтовая игра» 💳 6+
Китап басу эше тарихына чуму мөмкинлеге / Погружение в историю печатного дела, письменности и типографики. 350-600 руб./чел.

🔣Ежедневно по заявкам. Каллиграфия 💳 6+
Занятие по арабской каллиграфии / Гарәп каллиграфиясе дәресе. 350-600 руб./чел.

🔣Ежедневно по заявкам. Чаепитие 💳 6+
Мастер-класс о традициях татарского чаепития / Татарларда чәй эчү йолаларына багышланган дәрес. 350-600 руб./чел.

КҮРГӘЗМӘЛӘР / ВЫСТАВКИ
🟦«Сагышлы / Опечаленный» 💳 12+
Мемории Закира Рамиева — Дэрдменда. Дәрдемәнднең шәхси әйберләре. До 31 января!

Рәхим итегез! Добро пожаловать!

📍Казань, ул. Островского, д. 15
☎️ +7 927-499-72-26, (843) 590-80-66, (843) 590-80-67
💳 Билеты онлайн здесь

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

27 Jan, 07:55


▫️Дәрдемәнднең бөтен әсәрләрен: шигырьләр, парча-истәлекләр, балалар өчен хикәяләр һәм хәтта хатларын укып чыктык!

Узган атнаның шимбәсендә Татар китабы йортында Дәрдемәнд марафны үтте. 150ләп әсәрне музейда 14:00 — 20:00 сәгать аралыгында дистәләгән кеше укыды. Катнашучыларның барысына да ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Акция «Сагышлы / Опечаленный» күргәзмәсе кысаларында үтте. Дәрдемәндкә багышланган музей күргәзмәсе 31 гыйнварга кадәр эшли.



▫️Все произведения Дэрдменда: его стихи, воспоминания, рассказы и даже письма были прочитаны вслух!

Прошлая суббота в Доме татарской книги стала днем и вечером Дэрдменда. В рамках специального марафона десятки гостей музея прочитали более 150 произведений поэта и филантропа Закира Рамиева — Дэрдменда. Благодарим всех участников этого необычного мероприятия.

Акция стала частью публичной программы выставки «Сагышлы / Опечаленный». Выставка завершит свою работу 31 января.

@tatbookhouse

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

24 Jan, 18:42


Бүген «1 экспонат эскурсиясе» циклыннан беренче очрашу узды

💬 Исмәгыйль Рәмиевнең эшчәнлеге турында сөйләштек, «Вакытлы татар матбугаты» альбомын карадык һәм татар газета-журналлары, журналистлар турында күп мәгълүмат алдык.

Киләсе очрашу 31 гыйнварда узачак. Ул Македонияле Александр һәм татарлар турында булачак.



Сегодня состоялась первая встреча из цикла «Экскурсия 1 экспоната»

💬 Поговорили о работе Исмагила Рамиева, изучили альбом татарской периодической печати, и узнали много нового о татарских газетах, журналах и журналистах начала 20 века.

Следующая встреча состоится 31 января. Она будет посвящена Александру Македонскому и татарам.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

24 Jan, 13:42


25 января в Доме татарской книги пройдут чтения стихов татарского поэта Дэрдменда. Акция станет частью выставки ««Сагышлы / Опечаленный», посвященной его 165-летию.

Вход на событие — по регистрации

https://inde.io/news/96194-dom-tatarskoy-knigi-organizuet-chteniya-stihov-derdemenda?utm_source=telegram

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

22 Jan, 10:10


🔣Дуслар, күпләр Яңа Татар зиратына экскурсияләрне дәвам итүне сорадылар. Без айга ике тапкыр зиярәт кылуны оештырырга тырышырбыз. Киләсе экскурсия бу атнада ук үтәчәк. Якшәмбе, 26 гыйнвар, 13:00 сәгатьтә безгә кушыла аласыз.

🔣🔣🔣🔣
Друзья, по вашим просьбам мы решили продолжить экскурсии-посещения Ново-Татарского кладбища. Постараемся проводить их два раза в месяц. Кстати, в феврале начнем отдельные тематические маршруты о купцах, писателях, музыкантах, актерах и ученых. А ближайшая экскурсия состоится уже на этой неделе, в воскресенье 13:00.

📷 Могила Шарифа Камала. 1960-е годы. Из фондом НМ РТ.

📆 26 гыйнвар, 13:00
🎟 Билетлар:
https://kamala.tatmuseum.ru/#event/2314966
📍Җыелу урыны: Казан, Пригородная урамы, 1.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

20 Jan, 16:36


📅 Бу атнада / На этой неделе


СОБЫТИЯ / ВАКЫЙГАЛАР
🟦24 гыйнвар, 18:00
Экскурсия одного экспоната: «Вакытлы татар матбугат альбомы»
Исмәгыйль Рәмиев төзегән атаклы китап турында лекция-экскурсия.

🟦25 гыйнвар, 14:00—20:00
Дәрдемәнд марафоны / Марафон Дэрдменда
150 шигырьне укырга 150 кеше җыябыз!

ЭКСКУРСИЯ
/ ЛӘР
🔣Ежедневно в 14:00. Сборная экскурсия 💳 6+
Обзорная экскурсия по основной экспозиции музея. 350 руб./чел.

🔣По заявкам. Квест-экскурсия «Чердачные истории» 💳 12+
Квест-экскурсия о поверьях и суевериях татар и мифологии тюркских народов / Татарларның хорафатлары һәм тылсымлы йолалары, төрки халыкларның мифологиясе турында квест-экскурсия. 400 руб./чел.

🔣26 января 13:00. «Почитай живых и помни усопших» / Яңа Татар зиратына экскурсия 16+
Экскурсия-посещение Ново-татарского кладбища — главного пантеона деятелей татарской культуры.

МАСТЕР-КЛАССЫ / ОСТАХАНӘЛӘР
🔣 Ежедневно по заявкам. «Шрифтовая игра» 💳 6+
Китап басу эше тарихына чуму мөмкинлеге / Погружение в историю печатного дела, письменности и типографики. 350-600 руб./чел.

🔣Ежедневно по заявкам. Каллиграфия 💳 6+
Занятие по арабской каллиграфии / Гарәп каллиграфиясе дәресе. 350-600 руб./чел.

🔣Ежедневно по заявкам. Чаепитие 💳 6+
Мастер-класс о традициях татарского чаепития / Татарларда чәй эчү йолаларына багышланган дәрес. 350-600 руб./чел.

КҮРГӘЗМӘЛӘР / ВЫСТАВКИ
🟦«Сагышлы / Опечаленный» 💳 12+
Мемории Закира Рамиева — Дэрдменда. Дәрдемәнднең шәхси әйберләре.

Рәхим итегез! Добро пожаловать!

📍Казань, ул. Островского, д. 15
☎️ +7 927-499-72-26, (843) 590-80-66, (843) 590-80-67
💳 Билеты онлайн здесь

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

20 Jan, 15:28


25 гыйнвар көнне Дәрдемәнд күргәзмәсендә шагыйрьне тулысынча укып чыгачакбыз. Чарага сез дә кушыла аласыз!

Дәрдемәнднең әдәби мирасы сан ягыннан зур түгел. Аның 150-ләп шигырь, парча һәм кечкенә хикәяләре бар. Бер утыруда барысын да укып чыгарга була... Әйдәгез, шулай итик тә!

Марафонга килгән һәркем шагыйрьнең бер әсәрен укыячак. 150 шигырьгә 150 укучы табылырмы? Бер чылбырга тезелеп укыганда Дәрдемәнднең берәр сере чишелмәсме?

Катнашыр өчен теркәлегез: https://forms.yandex.ru/u/678d281c505690241468971c/

Шигырьләр китапханәсе биредә, әзерләнә аласыз: yort.tatar/derdmend


25 января с 14:00 до 20:00 проведем марафон — читку всех известных нам произведений Дэрдменда. Акция пройдет в рамках выставки «Сагышлы / Опечаленный». Приглашаем всех желающих присоединиться к марафону и прочитать одно стихотворение Дэрдменда в выставочном зале. Кстати, будет возможность читать в том числе и переводы на русский язык.

Регистрация здесь

📆 25 гыйнвар, 14:00 —20:00.
📍 Островского, 15.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

17 Jan, 08:13


Дуслар, җомга һәм шимбә көннәрендә музей 10:00 — 20:00 сәгатьтә эшли. Якшәмбе 18:00 кадәр ачык булабыз. Рәхим итегез!

Бу көннәрдә үтәчәк чараларга да килегез:

17 гыйнвар, 18:00 — Дәрдемәнд турында лекция.
19 гыйнвар, 13:00 — Яңа Татар зиратында экскурсия.


Друзья, сегодня и завтра музей работает до 20:00. По воскресеньям открыты до 18:00. Будем рады вам!

А еще напоминаем о ближайших событиях:
17 января, 18:00 — лекция о Дэрдменде.
19 января, 13:00 — экскурсия в Ново-татарском кладбище.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

03 Jan, 07:49


ВОРКШОП: КИТАП ЯСЫЙБЫЗ

Ә сез күлмәкнең басуда ничек үскәнен беләсезме? Алтын хәзинәнең кайда ятканын әйттеләрме әле? Болар турында татар миллионеры һәм шагыйре Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) кызыклы хикәяләр язып калдырган икән. Ә без аның әсәрләрен китапчыкка әйләндерербез!

Воркшоп — остаханәдә балалар өчен хикәяләр белән танышырбыз, рәсемнәр ясарбыз һәм китап макетын төзербез. Кем белә, бәлки нәкъ сез ясап караган китап 2025 елда басылып та чыгар?

Остазыбыз — иллюстратор, рәссам, КФУ мөгаллиме Гүзәл Гарипова.

8 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен

Теркәлү / Регистрация

🗓 6 гыйнвар, 12:00.
📍 Островского, 15.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

01 Jan, 14:08


Музейда 2025 елны башладык 🎅

Бүген елның беренче экскурсияләре үтте, ә китап сөюче дусларыбыз беренче китапларын сатып алды 📚 Сезне дә Йортыбызда көтеп калабыз! Якын көннәрдә узачак чараларга һәм экскурсияләргә рәхим итегез!

Афишабыз белән танышыгыз



Поздравляем с первыми экскурсиями 2025 года! 🎅

Сегодня в музее уже прошли первые обзорные экскурсии, а любители начинать год с новых книг обзавелись покупками в книжном магазине музея 📚 И вас, дорогие друзья, ждем на наших ближайших событиях и экскурсиях!

Актуальная афиша здесь

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

31 Dec, 12:21


🏡 Кадерле дуслар! Дорогие друзья!

Спасибо, что были с нами в этом году. Продолжим нашу дружбу и в наступающем новом году.

Безнең белән булганыгызга күп рәхмәтләр сезгә. Яңа елда да бергә булыйк.

Пусть сбудутся все ваши мечты и добрые пожелания. Хыялларыгыз чынга ашып, тормышларыгыз якты булсын!

Сезне яратып / С любовью,
Татар китабы йорты / Дом татарской книги

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

30 Dec, 08:07


🔖 Сохраните, чтобы потом не искать😉 Саклап куярга онытмагыз ;)

🌲 ЯҢА ЕЛ ВАКЫЙГАЛАРЫ / НОВОГОДНИЕ ПРОГРАММЫ 🌲
🟦3—8 января в 14:00. Яңа ел очрашулары / Новогодние встречи в Доме татарской книги 💳 6+
Новогодняя программа с выставкой, мастер-классом и чаепитием. 700 руб./чел. Строго по предварительной заявке для организованных групп.

🟦1, 4 января 15:00. Кино в музее / Музейда кино.
Показы раритетных кинолент в залах музея. По входным билетам в музей.

🟦2, 7 января в 16:00. Кураторская экскурсия по выставке «Сагышлы / Опечаленный» 💳 12+
Мемории Закира Рамиева — Дэрдменда. Дәрдемәнднең шәхси әйберләре. Экскурсия от заведующего музеем А.Р. Шайхина. 350 руб./чел.

🟦6 января в 12:00. Воркшоп по созданию детской книги по произведениям Дэрдменда. 8+
Дәрдемәнднең балалар өчен хикәяләреннән үзебез матур китапчык ясыйбыз! 400 руб./чел., по регистрации.

🚶‍♂️ЭКСКУРСИЯ / ЛӘР 🚶‍♂️
🔣Ежедневно в 13:00. Сборная экскурсия 💳 6+
Обзорная экскурсия по основной экспозиции музея. 350 руб./чел.

🔣По заявкам. Квест-экскурсия «Чердачные истории» 💳 12+
Квест-экскурсия о поверьях и суевериях татар и мифологии тюркских народов / Татарларның хорафатлары һәм тылсымлы йолалары, төрки халыкларның мифологиясе турында квест-экскурсия. 400 руб./чел.

🔣7 января. 13:00. Экскурсия-посещение Ново-татарского кладбища 16+
Яңа Татар зиратына экскурсия һәм зиярәт кылу. 500 руб./чел.

👨‍🎨 МАСТЕР-КЛАССЫ / ОСТАХАНӘЛӘР 👩‍🎨
🔣 4, 5, 6 января, 11:00. «Шрифтовая игра» 💳 6+
Китап басу эше тарихына чуму мөмкинлеге / Погружение в историю печатного дела, письменности и типографики. 350 руб./чел.

🔣3, 7, 8 января, 13:00. Каллиграфия 💳 6+
Занятие по арабской каллиграфии / Гарәп каллиграфиясе дәресе. 350 руб./чел.

КҮРГӘЗМӘЛӘР / ВЫСТАВКИ
🟦«Сагышлы / Опечаленный» 💳 12+
Мемории Закира Рамиева — Дэрдменда. Дәрдемәнднең шәхси әйберләре. 125-250 руб./чел.

🕰 ЭШ ВАКЫТЫ / РЕЖИМ РАБОТЫ 🕰
30.12.2024 — 10:00-18:00
31.12.2024 — 09:00-16:00
01.01.2025 — 11:00-18:00
02.01.2025 — 12:00-20:00
03.01.2025 — 10:00-18:00
04.01.2025 — 10:00-18:00
05.01.2025 — 10:00-18:00
06.01.2025 — 10:00-17:00
07.01.2025 — 10:00-18:00
08.01.2025 — 10:00-18:00

Рәхим итегез! Добро пожаловать!

📍Казань, ул. Островского, д. 15
☎️ +7 927-499-72-26, (843) 590-80-66, (843) 590-80-67
💳 Билеты онлайн здесь

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

27 Dec, 08:57


Казанның Ш. Мәрҗәни исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары Йортыбызда кунакта булды ☺️

Күңелле хатирәләрне сезнең белән дә уртаклашабыз 🔣

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

26 Dec, 15:17


Яңа ел ункөнлегенә афиша / Афиша на новогодние праздники
⬇️Режим работы внизу поста. Эш режимы постның астында.

🌲 ЯҢА ЕЛ ВАКЫЙГАЛАРЫ / НОВОГОДНИЕ ПРОГРАММЫ 🌲
🟦3—8 января в 14:00. Яңа ел очрашулары / Новогодние встречи в Доме татарской книги 💳 6+
Новогодняя программа с выставкой, мастер-классом и чаепитием. 700 руб./чел. Строго по предварительной заявке для организованных групп.

🟦1, 4 января 15:00. Кино в музее / Музейда кино.
Показы раритетных кинолент в залах музея. По входным билетам в музей.

🟦2, 7 января в 16:00. Кураторская экскурсия по выставке «Сагышлы / Опечаленный» 💳 12+
Мемории Закира Рамиева — Дэрдменда. Дәрдемәнднең шәхси әйберләре. Экскурсия от заведующего музеем А.Р. Шайхина. 350 руб./чел.

🟦6 января в 12:00. Воркшоп по созданию детской книги по произведениям Дэрдменда. 8+
Дәрдемәнднең балалар өчен хикәяләреннән үзебез матур китапчык ясыйбыз! 400 руб./чел., по регистрации.

🚶‍♂️ЭКСКУРСИЯ / ЛӘР 🚶‍♂️
🔣Ежедневно в 13:00. Сборная экскурсия 💳 6+
Обзорная экскурсия по основной экспозиции музея. 350 руб./чел.

🔣По заявкам. Квест-экскурсия «Чердачные истории» 💳 12+
Квест-экскурсия о поверьях и суевериях татар и мифологии тюркских народов / Татарларның хорафатлары һәм тылсымлы йолалары, төрки халыкларның мифологиясе турында квест-экскурсия. 400 руб./чел.

🔣7 января. 13:00. Экскурсия-посещение Ново-татарского кладбища 16+
Яңа Татар зиратына экскурсия һәм зиярәт кылу. 500 руб./чел.

👨‍🎨 МАСТЕР-КЛАССЫ / ОСТАХАНӘЛӘР 👩‍🎨
🔣 4, 5, 6 января, 11:00. «Шрифтовая игра» 💳 6+
Китап басу эше тарихына чуму мөмкинлеге / Погружение в историю печатного дела, письменности и типографики. 350 руб./чел.

🔣3, 7, 8 января, 13:00. Каллиграфия 💳 6+
Занятие по арабской каллиграфии / Гарәп каллиграфиясе дәресе. 350 руб./чел.

КҮРГӘЗМӘЛӘР / ВЫСТАВКИ
🟦«Сагышлы / Опечаленный» 💳 12+
Мемории Закира Рамиева — Дэрдменда. Дәрдемәнднең шәхси әйберләре. 125-250 руб./чел.

🕰 ЭШ ВАКЫТЫ / РЕЖИМ РАБОТЫ 🕰
30.12.2024 — 10:00-18:00
31.12.2024 — 09:00-16:00
01.01.2025 — 11:00-18:00
02.01.2025 — 12:00-20:00
03.01.2025 — 10:00-18:00
04.01.2025 — 10:00-18:00
05.01.2025 — 10:00-18:00
06.01.2025 — 10:00-17:00
07.01.2025 — 10:00-18:00
08.01.2025 — 10:00-18:00

Рәхим итегез! Добро пожаловать!

📍Казань, ул. Островского, д. 15
☎️ +7 927-499-72-26, (843) 590-80-66, (843) 590-80-67
💳 Билеты онлайн здесь

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

26 Dec, 13:07


Сөйләм клубының бу сезонда ахыргы очрашуы турында ясалма фәһем (искусственный интеллект) ясаган reels. Җырын да ЯФ язды һәм башкарды!

https://t.me/tatar_woman_universe/1291

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

26 Dec, 10:15


Кичә Сөйләм клубы катнашучылары очрашуларның икенче сезонын тәмамлады.

Киләчәккә планнар белән уртаклашып, киләсе елга яңа максатлар корып, чын самавырдан чәйләр эчтек. Бик күңелле һәм җылы кичә булып чыкты. Барыгызга да рәхмәт!

2025 елда өченче сезонны ачабызмы? Әгәр клубның дәвамын теләсәгез, ❤️ лайк куегыз!

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

25 Dec, 18:07


2024 елда Шәриф Камалның тууына 140 ел тулды. Ел буена Татарстан Милли музееның филиалы — Татар китабы йортында төрле чаралар үтте.

🔢 музейда «140 мизгел» күргәзмәсе эшләде;

🔢 дәүләт хакимияте органнары, галимнәр, язучылар, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында Шәриф Камалга куелган истәлек тактасына чәчәкләр салынды;

🔢 Салих Сәйдәш музее, Татар китабы йорты һәм «Идел» журналының иҗади коллаборациясе нәтиҗәсендә Ретрокосплей кичәсе үтте;

🔢 «Моң» театр мәйданчыгында «Матур туганда» кичәсе узды һәм Шәриф Камалның хикәяләре сәхнәләштерелде;

🔢 «"Хатын-кыз мәктүпләре": Шәриф Камал галәмендә хатын-кыз» дип аталган лекцияләр Музейлар төне, Сәнгать төне һәм «Печән базары» фестивальләрендә укылды;

🔢 Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге катнашында Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия тапшырылды.

🔢 Ш.Камалның юбилее хөрмәтенә Татарстанның Мәдәният министрлыгы әдәби бүләкнең приз фондын да арттырды. 2025 елның башында без 12 яшь язучы, тәрҗемәче һәм комикс авторына премия тапшырачакбыз.

🔢 Иң кызыклы вакыйгаларның берсе — «Татарча диктант» акциясе. Ул быел Шәриф Камал иҗатын халыкка тагын да якынайтырга ярдәм итте. Татарстан һәм Башкортстанда диктантта катнашучылар әдипнең «Матур туганда» романыннан өзек яздылар. Акциянең КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында урнашкан төп мәйданчыгында «Шәриф Камал һәм "Акчарлаклар". Бер әсәр тарихы» күргәзмәсе дә эшләде. Бу мөһим проект өчен кадерле дусларыбыз — Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтебезне җиткерәбез.

🔢 «Казан утлары», «Фәнни Татарстан», «Мәйдан», «Безнең мирас», «Идел», «Казань», «Ихлас» журналларында язучы турында күләмле язмалар басылды. Күбесенең авторлары — музей хезмәткәрләре.

Шәриф Камалга багышланган чараларны оештыруда терәк булган

Татарстан Мәдәният министрлыгына,

Татарстан Милли музее җитәкчелегенә,

Шәриф Камалның нәсел дәвамчыларына;

Татарстан Язучылар берлегенә,

Бөтендөнья татар яшьләре форумына,

«Идел» журналына,

«Моң» театр мәйданчыгына,

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты коллективына,

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты коллективына,

Татарстан Милли музее филиалы — Салих Сәйдәшев музеена, Милли музейның фәнни һәм административ бүлекләренә;

һәм безнең белән булган барлык дусларыбызга ихластан рәхмәтлебез!

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

25 Dec, 12:12


🇷🇺Если бы татары написали все книги мира

Ә син нинди китап язар идең?😁

ИДЕЛ х БӘБ х Татар китабы йорты х ИДЕЛЬ

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

24 Dec, 12:45


Иртәгә Сөйләм клубының бу елда ахыргы дәресен уздырабыз. Икенче сезонны ябабыз.

Завтра Разговорный клуб татарского языка проводит финальную встречу сезона!

Чәй янында узып баручы ел турында фикер алышырбыз һәм киләсе елга планнарыбыз белән уртаклашырбыз.

Сүз уңаеннан: чын самавыр белән татарча чәй ясаячакбыз. Татар китабы йортына кунакка килегез!

📷 В гостях у Джамбула. 1946. Б.И.Урманче

📆 25 декабрь, 18:00 сәгатьтә
📍Казан, Островский ур., 15
🎟️ Билетлар: https://kamala.tatmuseum.ru/#event/2328736

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

21 Dec, 16:23


Друзья! Кадерле дуслар!

Сообщаем вам, что камерный концерт, запланированный на 22 декабря, состоится. В связи с ограниченной вместимостью наших залов, концерты в музее не относятся к категории массовых мероприятий.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

21 Dec, 16:19


Вчера в Доме татарской книги состоялся вечер памяти великого персидского поэта Руми. В этот же день в Иране отмечался праздник зимнего солнцестояния Ша́б-е Я́лда на котором принято читать персидские стихи в кругу семьи и близких.

Вчера в Казани, в Доме татарской книги, звучали стихотворения Руми на фарси, турецком и русском. На татарском языке читали тюркоязычных суфиев. А также звучала великолепная суфийская музыка.

Благодарим всех участников мероприятия и гостей!

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

21 Dec, 07:08


⚡️⚡️⚡️⚡️

В связи со сложившейся ситуацией в городе Казани сегодня 21 декабря все детские мероприятия (ёлки, квесты и пр.) в Национальном музее Татарстана и филиалах ОТМЕНЯЮТСЯ

До 14.00 не проводятся групповые мероприятия, экскурсии, мастер-классы и прочее.

Кадерле дуслар! Бүген 14:00 сәгатькә кадәр музейда күмәк экскурсияләр һәм остаханәләр үткәрелмәячәк.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

20 Dec, 09:52


🎄 Яңа ел якынлаша бит, дуслар! 🌲

Һәр елдагыча сезне Татар китабы йортында узачак Яңа ел алды остаханәләренә һәм очрашуларына чакырабыз!

Балалар һәм яшүсмерләр өчен махсус программа булдырдык. Аның эченә түбәндәгеләр кергән:

🔸 Яңа ел күргәзмәсе белән танышу (төрки-татар календаре, Яңа ел каршылау гадәтләре турында белерсез);
🔸 ачык хатлар — открыткалар белән танышу һәм музей типографиясендә открытка ясау;
🔸 «Шрифтлар уены» яки каллиграфия остаханәсендә катнашу;
🔸үләнле чәй һәм алма бәлеше белән сыйлану.

Бу остаханә оешып килгән төркемнәр өчен үткәреләчәк. Төркемдә кимендә 10 кеше булу зарур.

Билет бәясе: 700 сум
23 декабрь - 8 гыйнвар көннәрендә көн саен үткәрелә ала.

Язылу өчен: 8 (843) 590-80-67, 8 (843) 590-80-66. Шулай ук почтага язып була: [email protected]

#ЙорттаЯңаЕл

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

06 Dec, 09:31


🎶 Татар халык җырлары — гитарада! Киләсе атнада Татар китабы йортында Айдар Абдрахимовның гитара киче узачак 🎶

Сез яраткан, яхшы белгән җырлар бу кичәдә чак кына бүтәнчәрәк яңгырар. Бәлки, гитара кыллары таныш моңнарны йөрәккә тагын да ныграк якынайтыр?

Кичәдә этномузыкант, мультиинструменталист һәм композитор Айдар Абдрахимов чыгыш ясаячак. Рәхим итегез!

🎶 12 декабря в 18:30 в Доме татарской книги состоится вечер татарских народных песен на классической гитаре 🎶

Любимые песни прозвучат в новом формате — в необычном сольном звучании гитары!

Программу представляет Айдар Абдрахимов — этномузыкант, мультиинструменталист, композитор, участник многих творческих проектов города.

Приходите провести приятный зимний вечер в сопровождении душевной музыки


📆 12 декабря 18:30
📍Казань, Островского, 15
🎟️ Билеты: 400 руб., по ссылке или на кассе музея.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

05 Dec, 09:49


Иртәгә! 6 декабрь көнне 15:00 сәгатьтә Шәриф Камал мемориаль музее җитәкчесе Айдар Шәйхин музейның тамашачы күзеннән читтә калган серле урыннары һәм илһамлы экспонатлары белән таныштыра!

«Яңа исем» проекты шәкертләрен һәм иҗатка, әдәбиятка битараф булмаган һәркемне көтеп калабыз.

Теркәлү телефон номеры буенча. Ашыгыгыз! Урыннар саны чикле.

☎️ Телефон номеры:
+79393182880

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

04 Dec, 14:47


Сүз һәм музыка

@tatbookhouse җитәкчесе Айдар Шәйхин, Салих Сәйдәшев музей директоры Айдар Әхмәдиев, киңкырлы музыкант Ильяс Фәрхуллин Актаныш гимназиясе укучылары белән очрашты.

Остаханә һәм лекцияләрдә укучылар бик теләп катнашты. Татар әдәбияты, татар опера сәнгате, татар музыка уен кораллары турында эксклюзив дәресләр укучыларда зур кызыксыну уятты. Алга таба да эзләнергә, сәләтләрен һәм белемнәрен һәрьяклап үстерергә омтылыш бирде.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

03 Dec, 07:40


Салих Сәйдәшевнең тууына 124 ел

В день рождения композитора фантазируем на тему его соцсетей. Что бы он демонстрировал подписчикам и как с ними общался? Как думаете?

#сәйдәшмарафоны

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

03 Dec, 05:40


7️⃣ КӨН!

Шәриф Камал премиясенә эшләр кабул итү 10 декабрь, 23:50 сәгатьтә төгәлләнә.

Яшь язучылар, тәрҗемәчеләр һәм рәссамнар! Сезнең бәхетле бүләккә лаек булу өчен бер атна вакытыгыз бар ☺️

Премия турында: https://yort.tatar/awards

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

02 Dec, 14:27


🎵 Курай һәм төрки халыкларның башка тынлы музыка уен кораллары турында остаханә үткәрдек!

Казанның «Унбер» лицеенда Татар китабы йорты йорты резиденты, музыкант-мультиинструменталист, композитор, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин балалар белән очрашты һәм кызыклы дәрес оештырды. Укучыларга һәм лицейның татар теле укытучылары коллективына рәхмәтлебез!

🔢 «Сүз&Моң» музей программалары республиканың башка мәктәпләрендә дә дәвам итәчәк. Сезнең мәктәпкә дә киликме? 😉

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

01 Dec, 19:19


Фәтхулла хәзрәт 1908 елда 50 яшендә вафат була. 42елдан аны терелтәләр. Яңа дөньяга хәзрәт ничек яраклашыр? Нинди маҗаралар майтарыр?

5нче декабрь
18:30
Островский урамы, 15
Татар китабы йорты

📚Әсәрне укырга
📌Җыенга теркәлергә

Очрашканга кадәр!💚

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

30 Nov, 10:56


Татар китабы йортындагы бәяләмә китабында төрле телләрдә ихлас күңелдән язылган җылы истәлекләр һәм фикерләр бар.

💬 Безгә кунакка керсәгез, үз теләкләрегезне теркәп калдырыгыз 📓

В Доме татарской книги есть и книга отзывов! В ней можно прочитать тёплые, душевные, светлые записи на разных языках мира.

💬 Приходите к нас в гости и тоже оставляйте свои отзывы 📓

Рәхим итегез! ♥️

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

28 Nov, 15:05


🔥 Йортыбызда октябрь башыннан бирле Сөйләм клубының дәресләре үтә.

Һәрбер очрашуда катнашучылар төрле темаларга сөйләшәләр, бәхәсләшәләр, фикер алышалар.

Әгәр татар телендә аралашу тәҗрибәсен үстерәсегез килсә,  клубка рәхим итегез 🙏

📅 Чәршәмбе саен 18:00
📍 Казан, Островский урамы, 15
🎟 300 сум

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

28 Nov, 12:11


Экскурсияләр көн саен!

Бүген йортыбызда ветеринария медицинасы академиясеннән студентлар экскурсиядә булды

💬 Экскурсияләр рус һәм татар телләрендә үткәрелә

Экскурсии каждый день!

Сегодня у нас были студенты академии ветеринарной медицины

💬 Экскурсии проводятся на русском и татарском языках

🎟️ Билеты:
Индивидуальная экскурсия до 5 человек входной билет (250р) + экскурсионный билет (700р)
Группы от 5 человек до 20 человек 350 р/чел.
☎️ Запись по телефону: 8 (843) 590-80-67

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

25 Nov, 18:31


Сәлам, бу Миләүшә! Китап йортында Кринҗ кичәләр уздырасым килә! Беренчесен киләсе атнада 29 ноябрь итмәкче булабыз.

.•*Татар мәдәниятенең кринҗ видеоларын, клипларын, сериалларын карау, берәр шәп уен һәм ахырдан дискәтүк белән*•.

~ Чөнки КРИНҖ ул — мӘдәНИяТнЕҢ мӨҺим өлЕшЕ!

Кринҗ кичәсенә мәктәптә көзге балга кебек киенеп килегез: әни рөхсәт итмәгән бөтен нәрсәләрне кияргә була!

Мөһим: Үзегез белән дискәтүккә дип татар эстрадасының иң кринҗ бер җырын да алыгыз!

Һәм шуның белән шул! Әйдәгез рәхәтләнеп бер сәерләнеп алыйк әле 🚢

Вакыты: 29 ноябрь 18:00
Урыны: Татар китабы йорты
Бәясе: 300 сум
Язылу: @ultramilausha

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

23 Nov, 18:31


📹 Дәрдемәнд — парадокслар шагыйре

Бу хакта шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Луиза Янсуар сөйли

«Хәлбуки» лекториеннән

https://youtu.be/pGTilmAPUzg?si=G0B9rMQ-0Ugh07Xz

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

23 Nov, 15:15


Дәрдемәнд — Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиевнең тууына бүген 165 ел тулды.

Закир һәм Шакир Рәмиевләр булмаса, алар Оренбургта «Вакыт» газетасы белән «Шура» журналын бастырмаса, мөгаен, Шәриф Камал да зур әдәби тормышка соңрак аяк баскан булыр иде. Дәрдемәнд шигъриятеннән башка татар әдәбияты да күпкә саерак булыр иде.

Шагыйрьнең шигырьләрен биредә укый аласыз: yort.tatar/derdmend

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

21 Nov, 06:50


ӘКИЯТ УКЫЙМ!

24 ноябрь — Әниләр көнендә әниләр һәм балаларны музейда көтәбез!

«Татар балалар китабы» залында һәр якшәмбе сабыйлар белән очрашулар башлыйбыз. «Әкият укыйм!» очрашуларында бергәләп татар халык әкиятләрен һәм иң кызыклы балалар китапларын укырбыз һәм тыңларбыз. Уеннар да уйнарбыз, китап тарихы белән дә танышырбыз.

6+

📆 24 ноябрьдә 12:00
📍 Островского, 15
🎟️ 350 сум

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

20 Nov, 11:01


🌑 Дни становятся короче и темнеет быстрее, а значит время чердачных историй!

Знаете ли вы про албасты?

💬✍️ Именем албасты у татар называется нечистая сила или злое существо, живущее и являющееся людям в нежилых домах, в пустырях, на полях и в логах. Является людям албасты в виде человека, а больше всего в виде большого воза, копны, стога, скирда, ёлки и т.д. Опасность от албасты заключается в том, что он может задавить человека насмерть, причём ещё пьёт иногда у него кровь. Когда албасты давит человека, то последний чувствует сильное сердцебиение и удушье.

👁‍🗨 О персонажах татарской мифологии, о суевериях и поверьях татар вы сможете узнать на квест-экскурсии «Чердачные истории».

📆 23 ноября 17:00
📍 Дом татарской книги, Островского, 15
🎟 Билеты: https://kamala.tatmuseum.ru/#event/2018732

Иллюстрация Антона Черняка из книги «Мифология казанских татар» Каюм Насыри, Яков Коблов, изд: Смена.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

19 Nov, 18:47


Сөйләм клубына йөрүчеләр бу атнада заманча сәнгать турында фикер алышачак 🎨 Аһ, бәхәсләшми ничек түзәрбез икән?

Татарча аралашу күнекмәләрен камилләштерергә теләсәгез, сезне дә клубта көтәбез!

📌 Чәршәмбе (среда), сәгать 18:00 — дәвам итүчеләр төркеме.

📌 Пәнҗешәмбе (четверг), сәгать 18:00 — башлангыч төркем.

Заманча сәнгать нәрсә ул? Бүгенге татар сәнгате нинди булырга тиеш? Дәрестә бу хакта бәхәсләшергә өйрәнербез. Рәхим итегез!


🎟 Билетлар: 300 сум
💳 Пушкин картасы белән дә алып була

📍 Казан, Островский урамы, 15

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

19 Nov, 17:03


#кызыкфотосурәт Закир Рамиев — шакирд. Орск, 1877 г.

На этой фотографии будущему поэту, известному как Дэрдменд, всего 18 лет.

Закир Рамиев изучал в медресе Орска Коран и читал книги по философии, освоил русский, арабский и персидский языки. После окончания учебы в медресе, он более года жил в в Стамбуле, где самостоятельно изучал турецкий язык.

💬 О жизненном и творческом пути Закира Рамиева, о том как он сочетал поэзию и бизнес, о его значимости и вкладе в татарскую культуру, и о том, как Закир Рамиев стал Дэрдмендом вы можете узнать на лекции!

🗯 Лекция «Дэрдменд: история успеха миллионера-поэта».

📆
22 ноября 18:00
📍
Дом татарской книги, Островского, 15
🎟
Билеты: 350 рублей
Доступно по Пушкинской карте

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

19 Nov, 10:48


Әдәби премиягә гаризалар һәм әсәрләр кабул итәбез! 📚

Шәриф Камал премиясенә 14—35 яшьтәге авторлардан проза әсәрләре, тәрҗемәләр һәм комикслар кабул ителә.. Гаризаларны 10 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Җиңүчеләргә акчалата бүләк тапшырыла. Барысы 12 премия тапшырылачак. Һәр премиянең күләме — 75 мең сум.

Быел премиянең номинацияләре артты:

«Шәриф Камал. Проза» — татар телендәге кече һәм урта жанрдагы проза әсәрләре (күләме 20 000 тамгага кадәр хикәя, новелла; күләме 40 000 тамгага кадәр зур булмаган повесть, нон-фикшн жанрындагы әсәр) ;

«Шәриф Камал. Тәрҗемә» — Шәриф Камалның «Әүвәл-әүвәл заманда» хикәясенең инглиз, гарәп, яки төрек телләренә тәрҗемәсе;

«Замандаш. Нәкый Исәнбәт. Балалар һәм яшүсмерләр прозасы» — балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган проза әсәрләре (күләме 20 000 тамгага кадәр хикәя яки әдәби әкият; күләме 40000 тамгага кадәр зур булмаган повесть);

«Замандаш. Галиәсгар Камал. Комикс» — яшүсмерләр өчен иҗат ителгән комикс; сюжеты әдәби әсәр яки әкият нигезендә корылган булырга да мөмкин.

Нигезләмә һәм тулырак мәгълүмат: yort.tatar/award

Без өметле яшь каләм ияләрен барларга омтылабыз. Бәйгедә катнашырга ашыгыгыз!

#ШәрифКамалПремиясе

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

18 Nov, 17:16


Шәриф абый ялкынланып нәрсә турында сөйли икән? 😎 Сезнең өчен ясалма фәһем ярдәмендә музей архивыннан бер фотосурәтне җанландырдык.

🗣 О чем мог докладывать писатель Шариф Камал?
Писатель оставил после себя яркие выступления и статьи в передовых газетах и журналах. Его волновали и женские права, и состояние школ, и жизнь простого человека, и даже проблемы парламентаризма в Российской империи. А в советский период он критиковал советскую бюрократию и неповоротливость административной машины. А вот на фотографии он выступает в театре Камала, где проводили торжества в честь юбилея его творческой деятельности.

Об этом и о многом другом можно узнать во время наших экскурсий в музее.

Ежедневно в 14:00 проводим сборные экскурсии по 350 рублей. Записывайтесь 😉

🎟 350 руб./чел.
💳 Доступно по Пушкинской карте

Также проводятся индивидуальные экскурсии для групп до 5 человек включительно по схеме экскурсионный билет 700 руб. за группу + входные билеты.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

18 Nov, 15:21


Планы на эту неделю в Доме татарской книги / Татар китабы йортында бу атнада узачак чаралар

ВАКЫЙГАЛАР / СОБЫТИЯ


📆 19/11
▪️14:00. ОБЗОРНАЯ ЭКСКУРСИЯ 💳 6+
Татар китабы тарихы һәм Шәриф Камал фатиры белән танышу.
Знакомство с историей татарской книги и квартирой Шарифа Камала.

📆 20/11
▪️12:00. «ШРИФТОВАЯ ИГРА» 💳 6+
«Шрифтлар уены» — китап басу эшенең тарихына чуму мөмкинлеге.
«Шрифтовая игра» — это погружение в историю печатного дела, письменности и типографики.

▪️18:00. СӨЙЛӘМ КЛУБЫ 💳 14+
Занятие разговорного клуба татарского языка для продолжающей группы.
Дәвам итүчеләр төркеме өчен татар теле клубы дәресе.

📆 21/11

▪️18:00. СӨЙЛӘМ КЛУБЫ 💳 14+
Занятие разговорного клуба татарского языка для начинающей группы.
Башлангыч төркем өчен татар теле клубы дәресе.

▪️18:30. КИТАП ҖЫЕНЫ 14+
Атаклы «Китап җыены»нда Илдар Юзиевнең данлыклы «Гашыйклар тавы» әсәре хакында сөйләшәләр.
Очередное заседание клуба «Книжное собрание» будет посвящено «Горе влюбленных» Ильдара Юзеева.

📆 22/11
▪️14:00.
ОБЗОРНАЯ ЭКСКУРСИЯ 💳 6+
Татар китабы тарихы һәм Шәриф Камал фатиры белән танышу.
Знакомство с историей татарской книги и квартирой Шарифа Камала.

▪️18:00. ЛЕКЦИЯ: ДӘРДЕМӘНД 💳 14+
Иң моңлы һәм серле шагыйрьләрнең берсе, миллионер һәм хәйрияче Дәрдемәнд турында сөйләрбез.
Расскажем об одном из самых печальных поэтов, миллионере и филантропе Дэрдменде.

📆 23/11
▪️17:00.
ЧЕРДАЧНЫЕ ИСТОРИИ 💳 12+
Квест-экскурсия о поверьях и суевериях татар и мифологии тюркских народов. В конце расскажем страшные и не очень истории 👻
Татарларның хорафатлары һәм тылсымлы йолалары, төрки халыкларның мифологиясе турында квест-экскурсия.

📆 24/11
▪️12:00. «ӘКИЯТ УКЫЙМ!..»
6+
Занятие-чтение в детской экспозиции музея.
Музейның балалар бүлмәсендә балалар өчен дәрес.

▪️14:00
. «ШРИФТОВАЯ ИГРА» 💳 6+
«Шрифтлар уены» — китап басу эше тарихына чуму мөмкинлеге.
«Шрифтовая игра» — это погружение в историю печатного дела, письменности и типографики.

ЭКСКУРСИЯЛӘР / ЭКСКУРСИИ
🔣Ежедневно в 14:00. Сборная экскурсия 💳 6+
Обзорная экскурсия по основной экспозиции музея. 350 руб./чел.

📍Казань, ул. Островского, д. 15
☎️ +7 927-499-72-26, (843) 590-80-66, (843) 590-80-67
💳 Билеты онлайн здесь

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

15 Nov, 17:09


Сине нәрсә илһамландыра?🦋

«КАРАЛЕ»дә татарлар тормышындагы кызыклы хәлләр һәм вакыйгалар турында җиңелчә форматта сөйлибез.
Бу чыгарылышта интригалы теманы күтәрергә булдык – татар язучыларының музалары турында сөйлибез. Спойлер: хатын-кызлар гына түгел!

📎️«КАРАЛЕ»не карау:
ВКонтакте:
https://vk.com/video-86196948_456240968
YouTube:
https://youtu.be/UGC5Uo5rmcU?si=uzEx-7d28aa8FfbW
RuTube:
https://rutube.ru/video/a90729ead4fcb8b380041cd0765745bf/

Татар китабы йорты / Дом татарской книги / Островского 15

14 Nov, 09:34


✍️ Иделнең ноябрь санында "Сөйләм клуб"ында катнашучыларның мәкаләләре чыкты. 

Йортыбызда Идел журналының саннары бар — килегез, укыгыз!

📍Казан, Островский урамы, 15

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

12 Nov, 17:38


🔠🔠🔠🔠🔠🔠🔠🔠
🔠🔠🔠🔠🔠🔠🔠🔠

АХЫРГЫ ОЧРАШУ


Пәнҗешәмбе, 14 ноябрь, 18:30

Ахыргы тапкыр Такташка шигырьләребезне һәм сүзләребезне багышлыйбыз.
Бу — «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсенең финисажы. Һади Такташның кепкасы һәм портфеле белән дә, әнисе язган үзәк өзгеч бәет кулъязмасы һәм «Мокамай»ның шагыйрь үз кулы белән күчергән акламасы белән дә хушлашабыз. Тиздән алар Милли музей фондлары саклана торган бинага кайтарылачак.

Килегез!

Программада:
ахыргы экскурсия
шагыйрьләрдән шигырьләр
Такташ турында сөйләшү.

📅 14 ноябрь, 18:30
📍Казан, Островский урамы, 15
🎟 музейга
керү билетлары белән

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

11 Nov, 14:46


«Татарча диктант» тәмам! 🇷🇺

Кичә музейга килүчеләр диктантны күргәзмә залында язса, бүген Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин Казанның «Унбер» лицеенда диктант яздыртты 👨‍💻

Ярты атнага сузылган татарча язу марафоны рәсми рәвештә төгәлләнде. Киләсе елда кабатлыйбызмы? 😉

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

11 Nov, 10:15


Планы на эту неделю в Доме татарской книги / Татар китабы йортында бу атнада узачак чаралар

ВАКЫЙГАЛАР / СОБЫТИЯ


12/11
▪️14:00. ЭКСКУРСИЯ ПО ВЫСТАВКЕ ТАКТАША 💳 14+
Финисаж выставки «Века и минуты» о Х.Такташе
Һади Такташка багышланган «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсе белән хушлашу экскурсияләре

▪️16:00. ЧӘЙ 💳 6+
Татар әдәбенә туры китереп чәй эчәргә өйрәнәбез.
Учимся чаепитию согласно татарскому этикету.

13/11
▪️12:00. «ШРИФТОВАЯ ИГРА» 💳 6+
«Шрифтлар уены» — китап басу эшенең тарихына чуму мөмкинлеге.
«Шрифтовая игра» — это погружение в историю печатного дела, письменности и типографики.

▪️14:00. ЭКСКУРСИЯ ПО ВЫСТАВКЕ ТАКТАША 💳 14+
Финисаж выставки «Века и минуты» о Х.Такташе
Һади Такташка багышланган «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсе белән хушлашу экскурсияләре

▪️18:00. СӨЙЛӘМ КЛУБЫ 💳 14+
Занятие разговорного клуба татарского языка для продолжающей группы.
Дәвам итүчеләр төркеме өчен татар теле клубы дәресе.

14/11

▪️14:00. ЭКСКУРСИЯ ПО ВЫСТАВКЕ ТАКТАША 💳 14+
Финисаж выставки «Века и минуты» о Х.Такташе
Һади Такташка багышланган «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсе белән хушлашу экскурсияләре

▪️18:30. ТАКТАШКА БАГЫШЛАУ 💳 14+
Күргәзмә эргәсендә замана шагыйрьләренең шигырьләре яңгырый. Керү — музей билеты белән.
Трибьют Такташу: в зале выставки «Века и минуты» поэты современности прочтут свои стихи.

15/11
▪️14:00.
ЭКСКУРСИЯ ПО ВЫСТАВКЕ ТАКТАША 💳 14+
Финисаж выставки «Века и минуты» о Х.Такташе
Һади Такташка багышланган «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсе белән хушлашу экскурсияләре

▪️17:00.
КАЛЛИГРАФИЯ 💳 6+
Музей басмаханәсендә балалар һәм зурлар өчен каллиграфия дәресе.
Занятие по арабской каллиграфии в типографии музея для детей и взрослых.

16/11
▪️13:30
. ТАТАР ЗИРАТЫН ЗИЯРӘТ КЫЛУ 16+
Яңа татар зиратын зиярәт кылу һәм экскурсия. Җыелу урыны: Пригородная, 1.
Посещение и экскурсия по Ново-Татарскому кладбищу в Казани. Место сбора: Пригородная, 1.

▪️16:00. МАСТЕР-КЛАСС ПО ЭБРУ 💳 6+
Сделаем свою декоративную мраморную бумагу по технике эбру. Строго по записи!
Эбру техникасына нигезләнеп, мәрмәр кәгазь ясарга өйрәнербез. Алдан теркәлү сорала!

17/11
▪️12:00. «ӘКИЯТ УКЫЙМ!..»
6+
Занятие-чтение в детской экспозиции музея.
Музейның балалар бүлмәсендә балалар өчен дәрес.

▪️14:00
. «ШРИФТОВАЯ ИГРА» 💳 6+
«Шрифтлар уены» — китап басу эше тарихына чуму мөмкинлеге.
«Шрифтовая игра» — это погружение в историю печатного дела, письменности и типографики.

ЭКСКУРСИЯЛӘР / ЭКСКУРСИИ
🔣Ежедневно в 14:00. Сборная экскурсия 💳 6+
Обзорная экскурсия по основной экспозиции музея. 350 руб./чел.

КҮРГӘЗМӘЛӘР / ВЫСТАВКИ
🔣«Века и минуты» / «Гасырлар һәм минутлар»
О великом поэте Хади Такташе

📍Казань, ул. Островского, д. 15
☎️ +7 927-499-72-26, (843) 590-80-66, (843) 590-80-67
💳 Билеты онлайн здесь

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

10 Nov, 17:36


Туган якларыңа «Кайт! Кайт!» диеп,
Киек кошлар тезелеп киткәндер.
«Кайта!» диеп өзелеп көткәндер дә,
Көтә-көтә түземе беткәндер.

Илдар Юзеевның әлеге повесть-поэмасы язмышлары аяусыз сугыш елларына туры килгән аерым бер чор кешеләре турында сөйли.
Бер-берсен өзелеп сөйгән ике яр Мөнирә белән Сәет  “Гашыйклар тавы” дип аталган серле урында  мәхәббәтләрен вәгъдә белән беркетәләр.   Ләкин үз вәгъдәсен бозучыны “Гашыйклар тавы” гафу итәрме?..

21нче ноябрь
18:30
Островский урамы, 15


📖Әсәрне укырга
📌Җыенга теркәлергә

Очрашканга кадәр!❤️

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

10 Nov, 13:44


✍️ Бүген Йортыбызда Татарча диктант яздык!

Музейда Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан бер өзек укылды. 1937 елгы әсәрдән өч кызыл юлны диктантта катнашучылар кирилл һәм гарәп хәрефләре белән яздылар.

Диктанттан соң кунакларга роман язылган фатирны — Шәриф Камалның мемориаль бүлмәләрен күрсәттек. Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә әзерләнгән «Шәриф Камал һәм аның «Акчарлаклары»ы» күргәзмәсе белән дә таныштырдык.

Барлык катнашучыларга да рәхмәт! Диктантның нәтиҗәләрен бер ай эчендә белеп булачак.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

10 Nov, 06:08


📌 Осталось 5 дней до завершения работы выставки «Века и минуты». Она рассказывала о жизни Хади Такташа в Казани, его творчестве и окружении. У вас еще есть возможность увидеть подлинные экспонаты, рукописи и редкие фотографии поэта.

Финальная неделя работы выставки будет сопровождаться ежедневными обзорными экскурсиями. Ждем вас каждый день в 14:00.

🎫 Билеты: https://kamala.tatmuseum.ru/#event/2312600

📷 Фотографии ИА «Татар-информ»

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

08 Nov, 08:16


Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында "Татарча диктант" акциясе узды. Акциядә катнашучылар өчен Шәриф Камалның "Матур туганда" романыннан өзек тәкъдим ителде.

Текстны КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, татар теле дәреслекләре авторы Рәмилә Сәгъдиева укыды.

📍Акциядә катнашучылар өчен ТР Милли музее әзерләгән Шәриф Камалга багышланган күргәзмә, татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры белән танышу каралган.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

07 Nov, 06:15


В эту пятницу мы проводим очередную экскурсию-посещение Ново-Татарского кладбища. Экскурсия начнется в 14:15. Точка сбора: Пригородная, 1.

Бу җомгада Яңа татар зиратын бергәләп зиярәт кылырга чакырабыз.

Яңа татар зираты — татар халкының милли пантеоны. XVIII гасырда ук барлыкка килгән зиратта Казанның мәдәни, иҗтимагый һәм сәяси тормышында якты эз калдырган бихисап шәхесләр җирләнгән.

Экскурсия зиярәт кылу рәвешендә оештырыла. Аның барышында Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Гомәр Бәширов, Илдар Юзиев, Сибгат Хәким кебек әдипләр һәм галимнәрнең, башка күп кенә затларның каберлекләрен күрербез, зират тарихы белән танышырбыз.

📆 8 ноябрь, 14:15
🎟 Билетлар:
https://kamala.tatmuseum.ru/#event/2314966
📍Җыелу урыны: Пригородная, 1

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

06 Nov, 15:43


Сөйләм клубының дәресе бара! Бәхәсләшәбез. Ә сез бәхәсләшергә яратасызмы?

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

06 Nov, 07:07


💚 Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

С Днём Конституции Республики Татарстан!


👁 Конституция Республики Татарстан

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

05 Nov, 04:25


5 ноябрь — айның беренче сишәмбесе. Бу көнне музейга керү түләүсез. Йортыбызга рәхим итегез!

Каждый первый вторник месяца государственные музеи республики можно посетить бесплатно. Добро пожаловать к нам!

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

04 Nov, 09:37


С праздником, друзья! Наша сила в единстве! 

Татарстан – милләтләрнең һәм конфессияләрнең дус һәм аңлашып яшәү үрнәге. Бергә булыйк – бердәм булыйк!

@rustamminnikhanov

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

04 Nov, 07:33


📌 Атналык афиша эленгән, планнар корылган. Бу атнада сезне музейда көн саен кабул итәргә әзербез 😉

✔️ Планы на неделю составлены, афиши опубликованы. На этой неделе мы работаем абсолютно без выходных, ждем вас каждый день.

☕️📖 А ещё у нас можно согреться ароматным зерновым кофе, угоститься чаем с душицей и пополнить личную библиотеку интересными книгами 🔥

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

03 Nov, 17:47


Планы на эту неделю в Доме татарской книги / Татар китабы йортында бу атнада узачак чаралар
4 и 6 ноября музей работает в обычном режиме. Сезнең өчен ишекләребез һәрвакыт ачык!

ВАКЫЙГАЛАР / СОБЫТИЯ
📆 04/11
▪️14:00.
ОБЗОРНАЯ ЭКСКУРСИЯ 💳 6+
Татар китабы тарихы һәм Шәриф Камал фатиры белән танышу.
Знакомство с историей татарской книги и квартирой Шарифа Камала.

📆 05/11

Түләүсез көн — День бесплатного посещения

▪️14:00. ОБЗОРНАЯ ЭКСКУРСИЯ 💳 6+
Татар китабы тарихы һәм Шәриф Камал фатиры белән танышу.
Знакомство с историей татарской книги и квартирой Шарифа Камала.

▪️16:00. ЧӘЙ 💳 6+
Татар әдәбенә туры китереп чәй эчәргә өйрәнәбез.
Учимся чаепитию согласно татарскому этикету.

📆 06/11
▪️12:00. «ШРИФТОВАЯ ИГРА» 💳 6+
«Шрифтлар уены» — китап басу эшенең тарихына чуму мөмкинлеге.
«Шрифтовая игра» — это погружение в историю печатного дела, письменности и типографики.

▪️18:00. СӨЙЛӘМ КЛУБЫ 💳 14+
Занятие разговорного клуба татарского языка для продолжающей группы.
Дәвам итүчеләр төркеме өчен татар теле клубы дәресе.

📆 07/11

▪️14:00. ОБЗОРНАЯ ЭКСКУРСИЯ 💳 6+
Татар китабы тарихы һәм Шәриф Камал фатиры белән танышу.
Знакомство с историей татарской книги и квартирой Шарифа Камала.

▪️18:00. СӨЙЛӘМ КЛУБЫ 💳 14+
Занятие разговорного клуба татарского языка для начинающей группы.
Башлангыч төркем өчен татар теле клубы дәресе.

▪️ 18:30. КИТАП ҖЫЕНЫ 14+
Китап клубында Гариф Гобәйнең «Маякчы кыз» повесте турында фикер алышалар.
Очередное заседание книжного клуба на татарском языке будет посвящено повести Гарифа Губая «Дочь бакенщика».

📆 08/11
▪️14:00
. ТАТАР ЗИРАТЫН ЗИЯРӘТ КЫЛУ 16+
Яңа татар зиратын зиярәт кылу һәм экскурсия. Җыелу урыны: Пригородная, 1.
Посещение и экскурсия по Ново-Татарскому кладбищу в Казани. Место сбора: Пригородная, 1.

▪️17:00.
КАЛЛИГРАФИЯ 💳 6+
Музей басмаханәсендә балалар һәм зурлар өчен каллиграфия дәресе.
Занятие по арабской каллиграфии в типографии музея для детей и взрослых.

📆 09/11
▪️16:00. МАСТЕР-КЛАСС ПО ЭБРУ 💳 6+
Сделаем свою декоративную мраморную бумагу по технике эбру. Строго по записи!
Эбру техникасына нигезләнеп, мәрмәр кәгазь ясарга өйрәнербез. Алдан теркәлү сорала!

📆 10/11
▪️11:00.
ТАТАРЧА ДИКТАНТ
Музей мәйданчыгында татарча диктант яза аласыз. Балалар белән килгән гаиләләргә гарәп каллиграфиясе остаханәсендә катнашуны бүләк итәбез.
Площадка татарского диктанта в музее. Семьям с детьми, написавшим диктант, проведем бесплатный мастер-класс по каллиграфии.

▪️14:00
. «ШРИФТОВАЯ ИГРА» 💳 6+
«Шрифтлар уены» — китап басу эше тарихына чуму мөмкинлеге.
«Шрифтовая игра» — это погружение в историю печатного дела, письменности и типографики.

🔣 ЭКСКУРСИЯЛӘР / ЭКСКУРСИИ
🔣Көн саен / Ежедневно 14:00. Сборная экскурсия 💳 6+
Обзорная экскурсия по основной экспозиции музея. 350 руб./чел.
🔣Четверг-Суббота / Пәнҗешәмбе-Шимбә. 15:00. Променад по Старо-Татарской слободе 💳 14+
Знакомство с очагом татарской жизни в Казани. 500 руб./чел.
🔣Суббота / Шимбә 15:30 или по заявкам ежедневно. Литературный променад 💳 14+
Пешеходная экскурсия по важнейшим локациям татарской литературы в Казани. 600 руб./чел.


🔣 КҮРГӘЗМӘЛӘР / ВЫСТАВКИ
🔣«Века и минуты» / «Гасырлар һәм минутлар»
О великом поэте Хади Такташе

📍Казань, ул. Островского, д. 15
☎️ +7 927-499-72-26, (843) 590-80-66, (843) 590-80-67
💳 Билеты онлайн здесь

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

01 Nov, 15:25


Татарча диктантның текстлары сайланды 🗞️📄

Аны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татар китабы йорты һәм без бергә сайладык!

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

01 Nov, 08:23


XIX гасыр татар эшмәкәрләре татар әдәбиятына нинди өлеш керткән? Бу хакта Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин бүген 21 төбәктән җыелган балаларга сөйләде. Очрашу «Волга» үзәгендә үтте.

Бу көннәрдә «Идел» яшьләр үзәгендә «Асыл» татар балалар лидерлары мәктәбе бара. Катнашучыларга кызыклы дәресләр һәм очрашулар, файдалы әңгәмәләр тәкъдим ителә.

«Идел» яшьләр үзәгенә озак елларга сузылган дуслыгыбыз өчен рәхмәт белдерәбез!

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

31 Oct, 19:25


Бүген Казанда көне буе яңгыр пыскып торды, әмма Йортыбызда бик якты һәм җылы иде. Кунакларыбыз татарча чәй эчте, каллиграфия остаханәсендә катнашты, Сөйләм клубына һәм экскурсияләргә килде.

Ә иртәгә — яңа көн, яңа күңелле чаралар, яңа мәшәкатьләр...

Сезне һәрчак Йортыбызда көтәбез! ❤️‍🔥

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

31 Oct, 08:05


🌃 3 ноябрьдә Татар китабы йортында «Сәнгатьләр төне» акциясе уза.

Бәйрәм алды кичен беренче татар әдәби музеенда үткәрергә чакырабыз. Сәнгать һәм әдәбият дөньясына бергәләп чумыйк!

Сезне менә нинди кызыклы вакыйгалар көтә:

17:00 — 18:00. Гарәп каллиграфиясе сәнгате остаханәсе
Борынгы сәнгатьнең серләренә якынаерга теләсәгез... 350 сум

17:00 — 18:00. «Шрифтлар уены» дәресе
Үзенчәлекле постерлар һәм плакатлар ясарга өйрәтербез. Үз кулларыгыз белән эшләп, иске литераларны тотып карарсыз. 350 сум

18:00 — 20:30. «Туктаусыз Такташ» марафоны
Бөек шагыйрь Һади Такташның шигырьләрен укыячаклар һәм укыячаксыз. Әйе, сез дә! Марафонда шагыйрьләр, актерлар, музей хезмәткәрләре, кунаклар катнаша.

21:00 — 22:30. Татар китабы йорты буйлап төнге экскурсия
Кайчандыр сәүдәгәрләр яшәгән, соңрак язучылар һәм галимнәрнең фатирлары булган, ә тагын да соңрак татар китабының «өенә» әверелгән йортның төрле почмакларны күрсәтәчәкбез. 350 сум



Сораулар булса: 8 (843) 590-80-67, 8 (843) 590-80-66.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

31 Oct, 06:36


Татарча диктант узгач, киләсе чараларның берсе – Jadid Fest!

Аның турында игълан соңрак булыр, ә әлегә без комикслар лабораториясендә катнашырга телегән кешеләрдән гаризалар көтәбез. Лаборатория вакытында без гаиләгезгә багышланган комикслар ясыячакбыз. Алар күргәзмә рәвешендә китапханәнең универсаль залында күрсәтеләчәк.

Катнашучылар исемлеге 4 ноябрьдә игълан ителер. 

Татар телен белү мөһим, әмма мәҗбүри түгел. Катнашырга гаиләсе турында уйланып, кыска комикс ясарга әзер 14 яшькә кадәрге мәктәп балалары һәм беренче курслар студентлары чакырыла.

Күбрәк мәгълүмат һәм гариза монда:
https://forms.gle/ebrwku4dmXcYFQDr7

Шулай ук гаризаны [email protected] адресына җибәрергә була (исемегезне, телефоныгызны языгыз, берничә рәсемне өстәгез, мөмкин булса, кыска комикс концепсиясен сөйләгез).

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

28 Oct, 08:23


📝 Шәриф Камал. «Кайгылы югалту»

1934 елның 28 октябрендә Уфа шәһәрендә татар һәм башкорт әдәбиятларының классигы, Башкортстанның беренче халык язучысы Мәҗит Гафури вафат була. Шәриф Камалның бу уңайдан язылган кайгынамәсе һәм истәлеге «Совет әдәбияты» журналының 1934 елгы 11 нче санында басылып чыга.

Быел Гафуринең вафатына 90 ел тулды. Шул уңайдан Шәриф Камалның «Кайгылы югалту» мәкаләсен игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

🔗Сылтама: https://dzen.ru/a/Zx9F7dVG8ABY66Lq

📷 Мәҗит Гафури. 1925 ел. ТР Милли музее фондыннан, НМРТ КП-20974/7

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

27 Oct, 10:16


🌃 3 ноября Дом татарской книги присоединится к всероссийской акции «Ночь искусств».

Приглашаем Вас провести этот вечер в первом татарском литературном музее. Прикоснитесь к миру искусства и литературы вместе с нами.

Вас ожидают интересные события:

17:00 — 18:00. Мастер-класс по арабской каллиграфии для начинающих
Для тех, кто хочет приблизиться к секретам древнего искусства. 350 руб./чел.

17:00 — 18:00. Занятие «Шрифтовая игра»
Покажем, как можно создать необычные постеры и плакаты. Получите тактильный опыт, поработаете руками. 350 руб./чел.

18:00 — 20:30. Марафон «Туктаусыз Такташ»
Бессмертные стихи великого поэта Хади Такташа прочитают и прочитаете на татарском и русском языках. Участники марафона — поэты, актеры, музейные работники, гости музея и посетители выставки «Века и минуты».

21:00 — 22:30. Ночная экскурсия по Дому татарской книги
Покажем вам закоулки купеческого особняка, ставшего обителью писателей и ученых, а позже — родным домом для татарской книги.
350 руб./чел.

📆 3 ноября
🙂Казань, Островского, 15.
☎️ 8 (843) 590-80-67, 8 (843) 590-80-66.

#ночьискусств2024

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

27 Oct, 08:17


💥 Айдар Исхаковның җанны җылыта торган җырлары һәм башкорт классигы Рәми Гариповның тирән мәгънәле шигырьләре... Кичә Йортыбыз әдәбият һәм моң белән нурланды.

Тиз арада концертка җыелган дусларыбызның барысына да рәхмәт ❤️

💬 Йортыбызның дуслары Айдарны бик яратты. Аңа яңа иҗади уңышлар телибез, киләчәктә дә кунакта көтеп калабыз!

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

25 Oct, 11:27


Бүген Йортыбызга кунакка Уфа музыканты Айдар Исхаков кереп чыкты һәм җырлары белән музей хезмәткәрләренең көнен яктыртып җибәрде!

Айдарның Казан халкына да күчтәнәче бар. Уйладык-уйладык та, Такташ күргәзмәсе залында көтелмәгән фатирник ясарга булдык. Иртәгә рәхим итегез! Яңа альбомнан җырлар ишетербез һәм башкорт шагыйре Рәми Гариповның шигырьләрен тыңларбыз 🥰

Татар китабы йорты дуслары өчен Айдар Исхаков белән музыка һәм шигырь киче

💬 В этот осенний день в наш Дом пришел в гости Айдар Исхаков и наполнил своей душевностью и светом рабочий день сотрудников!

Вы хотите послушать песни из нового альбома Айдара? Приходите завтра в 17:00 на уютный квартирник!

Литературно-музыкальный квартирник Айдара Исхакова для друзей Дома татарской книги

📆 26 октябрь, 17:00
🎟 Регистрация на концерт по ссылке
📍Островский ур. 15

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

24 Oct, 17:00


 Узган атналарда Татар китабы йортында «Гасырлар һәм минутлар» күргәзмәсе залында Такташка багышлау кичәләр үтте. 17 октябрьдә Лилия Гыйбадуллина, Гөлнур Корбанова, Гөлүсә Батталова үз шигырьләрен укыды.

💬 Бүген, 24 октябрьдә, Казанда БРИКС саммиты тәмамланды.
Ә төгәл бер атнадан, 31 октябрь, 19:00 сәгатьтә дүртенче багышлау киче үтәчәк.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

23 Oct, 14:00


26 октябрьдә Яңа татар зиратына экскурсиягә чакырабыз.

Приглашаем посетить Ново-Татарское кладбище 26 октября в 13:30.

Яңа татар зираты — татар халкының милли пантеоны. XVIII гасырда ук барлыкка килгән зиратта Казанның мәдәни, иҗтимагый һәм сәяси тормышында якты эз калдырган бихисап шәхесләр җирләнгән.

Экскурсия зиярәт кылу рәвешендә оештырыла. Аның барышында Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Гомәр Бәширов, Илдар Юзиев, Сибгат Хәким кебек әдипләр һәм галимнәрнең, башка күп кенә затларның каберлекләрен күрербез, зират тарихы белән танышырбыз.

📆 26 октябрь, 13:30
🎟️ Билетлар 16+
https://kamala.tatmuseum.ru/#event/2314966
📍Җыелу урыны: Пригородная, 1

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

23 Oct, 09:01


Октябрь башыннан Татар китабы йортында Сөйләм клубының икенче сезоны бара.

Һәр чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе 18:00 сәгатьтә телне башлап өйрәнүчеләр һәм дәвам итүчеләр төркемнәре очраша. Клубка йөрүчеләр үзара аралашып, яңа сүзләр һәм грамматика нигезләрен өйрәнә. Һәр дәрескә кызыклы тема билгеләнә.

💬 Татар телендә аралашырга теләсәгез, Сөйләм клубында сезне көтәбез! Рәхим итегез!

Сораулар булса яки клубка кушылырга теләсәгез, Азатка языгыз

С начала октября в Доме татарской книги проходит второй сезон разговорного клуба татарского языка.

Каждую среду и четверг в 18:00 начинающая и продолжающая группы изучения татарского языка собираются на занятия в музее. Участники клуба общаются между собой и развивают коммуникативные навыки, изучают новые слова и основы грамматики. Каждая встреча посвящена какой-либо интересной теме.

💬 Если хотите начать изучать татарский язык или его подтянуть, то приходите в «Сөйләм клубы».

Для вступления в клуб пишите Азату.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

22 Oct, 12:30


Рубрика #кызыклыфотосурәт

Дом в Оренбурге, где жил Шариф Камал с семьей в 1910-1925 годы. Он находился во дворе типографии газеты «Вакыт». Газета выходила в Оренбурге с 1906 года, а Ш. Камал работал в редакции газеты корректором с 1910 года. В 1917 году он получал жалованье в размере 180 рублей в месяц — очень солидную для того времени сумму.

Подробнее о жизни и творчестве Шарифа Камала вы можете узнать на нашей экскурсии по экспозиции.

💬 Кстати, ежедневно ровно в 14:00 мы проводим сборные экскурсии всего за 350 р./ чел. На экскурсию можно прийти даже одному!

📷 Из фондов Национального музея РТ.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

21 Oct, 08:07


Планы на эту неделю в Доме татарской книги / Татар китабы йортында бу атнада узачак чаралар

Игътибар: БРИКС көннәрендә музейның эш тәртибе үзгәрми.
Внимание: в период проведения саммита БРИКС музей работает в обычном режиме.

ВАКЫЙГАЛАР / СОБЫТИЯ
📆 22/10

▪️14:00. ОБЗОРНАЯ ЭКСКУРСИЯ 💳 6+
Татар китабы тарихы һәм Шәриф Камал фатиры белән танышу.
Знакомство с историей татарской книги и квартирой Шарифа Камала.

📆 23/10
▪️12:00. «ШРИФТОВАЯ ИГРА» 💳 6+
«Шрифтлар уены» — китап басу эшенең тарихына чуму мөмкинлеге.
«Шрифтовая игра» — это погружение в историю печатного дела, письменности и типографики.

▪️17:00. ЧӘЙ 💳 6+
Татар әдәбенә туры китереп чәй эчәргә өйрәнәбез.
Учимся чаепитию согласно татарскому этикету.

📆 24/10

▪️14:00. ОБЗОРНАЯ ЭКСКУРСИЯ 💳 6+
Татар китабы тарихы һәм Шәриф Камал фатиры белән танышу.
Знакомство с историей татарской книги и квартирой Шарифа Камала.

▪️17:00. КАЛЛИГРАФИЯ 💳 6+
Музей басмаханәсендә балалар һәм зурлар өчен каллиграфия дәресе.
Занятие по арабской каллиграфии в типографии музея для детей и взрослых.

📆 25/10
▪️14:00.
ОБЗОРНАЯ ЭКСКУРСИЯ 💳 6+
Татар китабы тарихы һәм Шәриф Камал фатиры белән танышу.
Знакомство с историей татарской книги и квартирой Шарифа Камала.

▪️17:00.
КАЛЛИГРАФИЯ 💳 6+
Музей басмаханәсендә балалар һәм зурлар өчен каллиграфия дәресе.
Занятие по арабской каллиграфии в типографии музея для детей и взрослых.

📆 26/10
▪️13:30. ТАТАР ЗИРАТЫН ЗИЯРӘТ КЫЛУ 16+
Яңа татар зиратын зиярәт кылу һәм экскурсия. Җыелу урыны: Пригородная, 1.
Посещение и экскурсия по Ново-Татарскому кладбищу в Казани. Место сбора: Пригородная, 1.

▪️16:00. МАСТЕР-КЛАСС ПО ЭБРУ 💳 6+
Сделаем свою декоративную мраморную бумагу по технике эбру. Строго по записи!
Эбру техникасына нигезләнеп, мәрмәр кәгазь ясарга өйрәнербез. Алдан теркәлү сорала!

📆 27/10
▪️14:00
. «ШРИФТОВАЯ ИГРА» 💳 6+
«Шрифтлар уены» — китап басу эше тарихына чуму мөмкинлеге.
«Шрифтовая игра» — это погружение в историю печатного дела, письменности и типографики.

🔣 ЭКСКУРСИЯЛӘР / ЭКСКУРСИИ
🔣Көн саен / Ежедневно 14:00. Сборная экскурсия 💳 6+
Обзорная экскурсия по основной экспозиции музея. 350 руб./чел.
🔣Четверг-Суббота / Пәнҗешәмбе-Шимбә. 15:00. Променад по Старо-Татарской слободе 💳 14+
Знакомство с очагом татарской жизни в Казани. 500 руб./чел.
🔣Суббота / Шимбә 15:30 или по заявкам ежедневно. Литературный променад 💳 14+
Пешеходная экскурсия по важнейшим локациям татарской литературы в Казани. 600 руб./чел.


🔣 КҮРГӘЗМӘЛӘР / ВЫСТАВКИ
🔣«Века и минуты» / «Гасырлар һәм минутлар»
О великом поэте Хади Такташе

📍Казань, ул. Островского, д. 15
☎️ +7 927-499-72-26, (843) 590-80-66, (843) 590-80-67
💳 Билеты онлайн здесь

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

20 Oct, 15:00


Сегодня в Доме татарской книги была в гостях директор Национального музея Республики Бурятия, кандидат искусствоведения, член-корреспондент РАХ, Бороноева Татьяна Анатольевна.

На экскурсии Татьяна Анатольевна познакомилась с экспозицией музея, посетила мемориальную квартиру Шарифа Камала, и узнала много о работе Дома татарской книги. Напомним, что Национальный музей Бурятии — один из участников масштабной выставки «Китайские коллекции музеев России», которая открывается в главном музее Татарстана уже завтра, 21 октября.

Мы горячо приветствуем нашу коллегу и желаем больших успехов в деятельности!

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

18 Oct, 14:24


19 октября в 13:30 приглашаем на пешеходную экскурсию по местам Гаяза Исхаки в Казани.

📆 19 октябрь, 13:30
📍Җыелу урыны: Ш.Мәрҗани һәйкәле (Кабан күле яры)
(843) 590-80-66, (843) 590-80-67
💳 Билетлар: 400 сумнан. https://kzn.radario.ru/events/2336904/tickets

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

17 Oct, 18:01


В эти дни филиалы Национального музея Республики Татарстан — музей Салиха Сайдашева и Дом татарской книги проводят музейно-образовательную программу «Слово и Музыка» в Альметьевске.

Сегодня состоялось выступление с концерт-лекцией «Музыка предков» из программы «Сүз&Моң» в Альметьевском краеведческом музее.

Благодарим за поддержку коллег из Альметьевского краеведческого музея и директора музея Айдара Газизуллина.

А завтра программа отправляется в лицей №1 имени М. К. Тагирова и лицей-интернат №1.

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

17 Oct, 16:09


Такташка өченче багышлауны башладык!

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

17 Oct, 13:53


Яңа рубрика: #кызыклыфотосурәт

Һади Такташ, Гомәр Толымбай һәм Гомәр Гали белән Ленин бакчасында эскәмиядә утыра. 1931 ел.

Кайсысы Такташ икәнен таныдыгызмы?

Ә бүген Татар китабы йортында 19:00 сәгатьтә Такташка өченче багышлау үтәчәк.

Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина һәм Гөлнур Корбанованы тыңларга рәхим итегез!

📍 Казан, Островский ур., 15
🎟 Керү билет белән (https://kamala.tatmuseum.ru/#event/2312600)

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

16 Oct, 15:38


Хәерле кичләр! Татар китабы йортында дәвам итүчеләр төркеме дәресне башлады.

Бүгенге тема: сәяхәт. Сез сәяхәтләрне яратасызмы?

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

15 Oct, 09:00


Планы на эту неделю в Доме татарской книги / Татар китабы йортында бу атнада узачак чаралар

ВАКЫЙГАЛАР / СОБЫТИЯ
📆 15/10

▪️14:00. ОБЗОРНАЯ ЭКСКУРСИЯ 💳 6+
Татар китабы тарихы һәм Шәриф Камал фатиры белән танышу.
Знакомство с историей татарской книги и квартирой Шарифа Камала.

📆 16/10
▪️12:00. «ШРИФТОВАЯ ИГРА» 💳 6+
«Шрифтлар уены» — китап басу эшенең тарихына чуму мөмкинлеге.
«Шрифтовая игра» — это погружение в историю печатного дела, письменности и типографики.

▪️17:00. ЧӘЙ 💳 6+
Татар әдәбенә туры китереп чәй эчәргә өйрәнәбез.
Учимся чаепитию согласно татарскому этикету.

▪️18:00.
СӨЙЛӘМ КЛУБЫ 💳 14+
Занятие разговорного клуба татарского языка для продолжающей группы.
Дәвам итүчеләр төркеме өчен татар теле клубы дәресе.

📆 17/10
▪️18:00. СӨЙЛӘМ КЛУБЫ 💳 14+
Занятие разговорного клуба татарского языка для начинающей группы.
Башлангыч төркем өчен татар теле клубы дәресе.

▪️ 18:30. КИТАП ҖЫЕНЫ 14+
Китап клубында Гомәр Бәшировның «Китапчы бабай» хикәясе турында фикер алышалар.
Очередное заседание книжного клуба на татарском языке.

▪️19:00. ТАКТАШКА БАГЫШЛАУ 14+
Күргәзмә эргәсендә замана шагыйрьләренең шигырьләре яңгырый. Керү — музей билеты белән.
Трибьют Такташу: в зале выставки «Века и минуты» поэты современности прочтут свои стихи.

📆 18/10
▪️14:00.
ОБЗОРНАЯ ЭКСКУРСИЯ 💳 6+
Татар китабы тарихы һәм Шәриф Камал фатиры белән танышу.
Знакомство с историей татарской книги и квартирой Шарифа Камала.

📆 19/10
▪️13:30. ГАЯЗ ИСХАКЫЙ. ЭКСКУРСИЯ 16+
Казанның Гаяз Исхакый белән бәйле урыннары буенча җәяүле сәяхәт. Җыелу урыны: Кабан күле ярында Ш. Мәрҗани һәйкәле
Пешеходная экскурсия по местам Гаяза Исхаки в Казани. Место сбора: памятник Ш. Марджани на набережной озера Кабан.

▪️16:00. МАСТЕР-КЛАСС ПО ЭБРУ 💳 6+
Сделаем свою декоративную мраморную бумагу по технике эбру. Строго по записи!
Эбру техникасына нигезләнеп, мәрмәр кәгазь ясарга өйрәнербез. Алдан теркәлү сорала!

📆 20/10
▪️14:00
. «ШРИФТОВАЯ ИГРА» 💳 6+
«Шрифтлар уены» — китап басу эше тарихына чуму мөмкинлеге.
«Шрифтовая игра» — это погружение в историю печатного дела, письменности и типографики.

🔣 ЭКСКУРСИЯЛӘР / ЭКСКУРСИИ
🔣Көн саен / Ежедневно 14:00. Сборная экскурсия 💳 6+
Обзорная экскурсия по основной экспозиции музея. 350 руб./чел.
🔣Четверг-Суббота / Пәнҗешәмбе-Шимбә. 15:00. Променад по Старо-Татарской слободе 💳 14+
Знакомство с очагом татарской жизни в Казани. 500 руб./чел.
🔣Суббота / Шимбә 15:30 или по заявкам ежедневно. Литературный променад 💳 14+
Пешеходная экскурсия по важнейшим локациям татарской литературы в Казани. 600 руб./чел.


🔣 КҮРГӘЗМӘЛӘР / ВЫСТАВКИ
🔣«Века и минуты» / «Гасырлар һәм минутлар»
О великом поэте Хади Такташе

📍Казань, ул. Островского, д. 15
☎️ +7 927-499-72-26, (843) 590-80-66, (843) 590-80-67
💳 Билеты онлайн здесь

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

14 Oct, 17:59


Һәр пәнҗешәмбе Татар китабы йортында Такташка багышлау кичәләре үтә. Рәмис Аймәт, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Миләүшә Гафурова, Гүзәл Закирова, Айрат Шамс, Лениза Вәлиева, Рүзәл Әхмәдиев һәм Луиза Янсуар узган атналарда шигырьләрен укучыга җиткерделәр инде.

17 октябрь, 19:00 сәгатьтә өченче кич башланачак. Сез безнең беләнме?

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

11 Oct, 15:02


«Шрифтовая игра» — это погружение в историю печатного дела, письменности и типографики. Занятие будет интересно как детям, так и подросткам и даже взрослым!

Занятие проходит в типографии музея — Дома татарской книги. Участники увидят старинное и современное печатное оборудование, научатся печатать на настоящей печатной машинке, вместе с мастером создадут макет афиш с помощью подлинных типографских литер. Конечно же, познакомятся с историей печатного дела на примере уникальных экспонатов. Мастер покажет различные элементы оформления татарских рукописей и печатных книг XIX-XX века, каталоги с образцами необычных шрифтов и письменные приборы татарских писателей.

❗️ Занятия проводятся ежедневно по предварительной записи для организованных групп от 5 до 20 человек. Сборные занятия проходят в среду и воскресенье в 12:00. Обязательна предварительная запись!

🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡🔡

«Шрифтлар уены» — китап басу эшенең тарихына чуму мөмкинлеге. Остаханә балалар һәм яшүсмерләргә дә, хәтта өлкәннәргә дә кызыклы булачак!

Бу дәрес Татар китабы йортының басмаханәсендә үтә. Катнашучылар борынгы һәм хәзерге китап басу җиһазлары белән танышачак, чын язу машинасында язарга өйрәнәчәк, остаз белән бергә агач типография литераларын кулланып, афиша макетларын ясаячак. Музейда сакланган экспонатлар исә китап басу эше тарихы белән якыннан таныштырачак. Остаз татар кулъязмалары һәм басма китапларының бизәлеш элемтәләрен, үзенчәлекле татар шрифтлары кергән каталогларны һәм татар язучыларының язу коралларын да күрсәтәчәк.

❗️ Дәресләр алдан язылу нигезендә көн саен 5—20 кешелек төркемнәр өчен үткәрелә. Җыелма дәресләр чәршәмбе һәм якшәмбе 12:00 сәгатьтә оештырыла. Алдан язылып кую мәҗбүри!

📍Казань, ул. Островского, д. 15
(843) 590-80-66, (843) 590-80-67
🎟 Билеты онлайн здесь: https://kamala.tatmuseum.ru/#event/2242038

Татар китабы йорты / Дом татарской книги

11 Oct, 13:00


Пәнҗешәмбе, 10 октябрьдә Йортыбызда Такташка багышлау кичәләренен икенчесе үтте. Күргәзме залында шагыйрьләр Фәнил Гыйләҗев, Лениза Вәлиева, Луиза Янсуар, Рәмис Аймәт һәм Рүзәл Әхмәдиев үз шигырьләрен укыды.

Кичәбез бик рәхәт, ихлас һәм күңелле булды. Барыгызга да рәхмәт әйтеп, чарадан фотосурәтләрне уртаклашабыз.

Такташ янында чираттагы шигырь уку кичәсе 17 октябрь, 19:00 сәгатьтә узачак.