Булмас димә, дөнья бу (Мистика) @bulmasdima Channel on Telegram

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

@bulmasdima


Дуслар, бу төркемгә төрле могъҗизалы хәлләр турында, чынга ашкан төшләр турында язалар

@Elmiraisx - админ

Булмас димә, дөнья бу (Мистика) (Tatar)

Булмас димә, дөнья бу (Мистика) Telegram каналы Татарстанда фән алмаштырыусылар өчен идеал төрө. Бу каналда дуслар, төркемгә төрле могъҗизалы хәлләр турында белән, чынга ашкан төшләр турында язучылар берләр. 'Булмас димә, дөнья бу' каналы мистика фәнендәге энтеллектуаль төрө хисиятлары белән кызык мөхәббәт иң белән булып тора. Канал @Elmiraisx тарафыннан администраторлык итүче.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика) каналы рухият һәркем ичен күренеше, зөвүк билгеләр алыр ичендә. Татарстанда фән алмаштырыусылар, мистика фәнен күренеше сыймаларын ауылга килгән киң урынлары белән кызык тәхлим төрөсы бу каналда тейендәй. Егәр сездәр бу мөхәббәт гадәттә, кызыйыл геометрия белән төш мөхәббәт олган идә, 'Булмас димә, дөнья бу' каналы сезнең идеал төрөн яратучы була! Сәгать, кызылдак, алыонзлык һәм күренеш, турында: мистическ бу мөхәббәт бу сез ушын. Сездәрнең үк күренеш вә мөхәббәтты сезнең дусларыгызба белмәгән булса, 'Булмас димә, дөнья бу' каналы сезнең мәгазиненә кирәк булыр!

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

18 Feb, 05:18


Дусларыгызны төркемгә чакырасыгыз килсә менә бу ссылканы җибәрегез
⬇️⬇️⬇️

https://t.me/bulmasdima

Хатларны менә монда язарга була

⬇️⬇️⬇️

@Elmiraisx

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

18 Feb, 02:18


Моны безнең авылның түбән оч Мөхти бабай сөйли торган иде.
— Үз күзем белән күрдем,— ди торган иде,— бер тапкыр аяз кичне йокымнан уянып китсәм, ни күзем белән күрим —
алдымда берәү тора, гәүдәсе — адәм гәүдәсе. Мин моның Өй иясе икәнен белеп алдым да, үзем, ул сизмәсен дип, йокламышка сабыштым, Өй иясе бу чакта эскәмиядә киерелеп утырган, эрли дә эрли, орчык тавышы бөтен өй эченә ишетелә; башы, озын чәч белән булырга кирәк, бөтенләй томаланган, битен күпме күрәсем килсә дә күрә алмадым, миңа аркан утырган иде. Шуннан соң минем уянганны сизде булырга кирәк, тиз генә урыныннан торды, орчык-кабасын күтәрде дә мич артына кереп югалды.
Картлар күп сынаган, күпне күргән була; бер сизенсәләр, икенчесендә бик тиз төшенеп алалар. Шул ук кеше сөйләгәне бар:
— Безнең,— ди,— бер ак мәче бар иде. Ул бик яхшы торды, бик иркен йөрде, тук иде, гамь-гасәсе юк иде. Аннан соң кара мәче алдык. Өйгә чыккач, менә кара мәчебез көннән-көн арыклана, көннән-көн сыкрана, көннән-көн сыза башлады; ит ашатып карыйбыз — юк, симерми, ни белән генә сыйлама, алга бармый, ак мәче кебек көрәйми, безнең моңа исебез китә иде. Шуннан соң, «моны Өй иясе борчымыймы икән» дип, күңелебезгә килә иде.
Менә бер тапкыр төн уртасында басудан кайтып керсәм, мич башында нидер кыштырдый. Аннан карадым, моннан карадым, беркем дә юк. Идәнгә карасам, мәчем идәндә изелеп ята, тын алыр хәле калмаган, Өй иясе борчып бетергән. Шуннан соң кара мәчене күршеләргә бирдек, үзебез ак мәче алдык. Шушы ак мәчебез бөтенләй башкача булды: тукланды, симерде, бер дә борчылмый, шат, уйнап кына торды...

Чыганак: татар мифлары

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

16 Feb, 07:29


Мин дә 35 еллар элек булган хәл турында язып үтәсем килә. Энекәш белән миңа ул вакытларда шул 6-10 яшь тирәләр булгандыр...
Йоклап ятабыз төнлә... уянып китсәм, муенымда йомшак әйбер (песи баласына да, йомшак бияләйгә дә ошаган). Куркуымнан кулыма алдым да, юрган өстенә ыргыттым. Кычкырган тавышка әти йөгереп килде. Карыйм- юрганда ята бит шул нәрсә! Әти килеп, юрганны тегеләй-болай әйләндерде, карады, тик бернәрсә дә юк иде. Күзгә генә күренгән дисәң, кулымда әле дә шул әйбернең йомшаклыгын онытмыйм. Нәрсә булган ул? Белмим...
Энекәш белән гел өйдә үзебез генә калган чаклар күп иде. Я әти белән әни эштә, я тышта, я әбиләрдә иделәр. Без икәү генә... Менә шул вакытта тотына иде инде почмакта (кухняда) хәлләр. Табак-савыт тавышы, кәструль капкачларының бер-берсенә бәргән, нәрсәдер йөргән, кыштырдаган кебек тавышлар... энекәш тә, мин дә ишетә идек аларны. Чыннан да, йорт иясе балалар белән уйнавы, аларны куркутуы хак икән.
Бүгенге көндә әти-әни йорты үзгәреп, яңартылып бетте, үзебез дә үстек, тавышлар да ишетелми Аллага шөкер.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

16 Feb, 06:22


Зиля:
минем олы улым да кургэн.зур классларда укыганда.мэктэптэн кайтып китап укый-укый ашап утырганда( куз кырые белэн генэ курэм Ди)экрен генэ сезнен булмэдэн чыкты ди.актан киенгэн бэлэкэй генэ карчык.кулында дисбе ди.курше эбиебез шундый бэлэкэй буйлы иде.бэй Гасимэ эби нишлэп йори бездэ дип уйлап борылып карауыма юкка чыкты ди.оебез тыныч Аллахка шокер!!!

эти мэрхумнэр ат асрыйлар иде-хэр конне иртэн абзарга чыгуга атнын ялы урелгэн була Иде дип сойли Иде эти.сыерлары бозаулаганда да этигэ исеме белэн эндэшэ торган булганнар

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

16 Feb, 03:44


Монда язганнарны укыгач мин дә язарга булдым әле. Күп кеше өй иясе юк, җеннәр генә бар дип яза. Ник әбиләр алайса өй хуҗасы, абзар хуҗасы дип сөйләшәләр иде соң. Алар бит начарлык эшләмәгән беркайчан. Гел ярдәмгә килгән. Хәзер дә бик күп язмалар бар өй иясе, абзар иясе турында. Кеше үзе күргәнне, үзе ишеткәнне яза бит. Берсе дә мөгезле җен күрдек, җен ярдәм итте дип язмый. Миндә 15 яшьләр тирәсе булгандыр шкафтан песи чыкканын күрдем. Аскы тартмасыннан бөтен носкиларны чыгарып парлап куярга кушкан иде әни. Носкиларны алыйм дип кулымны тыккан идем. Атылып чыгып китте бер песи. Куркуымнан кычкырып җибәрдем. Әниләр эштә иде. Әби минем кычкырган тавышка килде. Песи чыгып йөгерде моннан дидем. Әби бер дә җен димәде. Өй иясенең урынын тузгыткансың инде алайса диде. Өйдә песи тотканыбыз булмады.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

14 Feb, 03:27


Беркөн оныкны миңа калдырып киттеләр. Бер-ике сәгатькә алып калырга туры килде. Олы бүлмәдә караватка салып куйдым, уенчыклар тоттырдым да үзем тиз-тиз генә тәбикмәккә әче камыр болгатып куймакчы булып йөрим. Шунда бер мәлне онык кычкырып көлеп җибәрде. Әйтерсең кемдер аның янына килгән дә бала белән уйный. Мин йөгереп чыктым. Бала чын-чынлап кемнедер күргән төсле түшәмгә карап көлеп ята. Улым, нәрсә бар анда, дип эндәшәм. Миңа игътибар да итми.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

14 Feb, 01:48


2020 елның кышында минем яраткан әбием үлде. Аңа 93 яшь иде. Безнең якларда электән мәрхүм белән мунчага йөрү гадәте булган. Син үлгән кешене үз артыңнан чакырасың, аңа мунчада табакка су салып әзерләп бирәсең дә артыңа карамыйча чыгып китәсең. Әбине күмгәч аның олы кызы безгә бу күптәнге гадәт турында сөйләде. Хәзер инде алай эшләмиләр. Без инде сөйләштек тә оныттык бу турыда. Әбине күмгәннән соң, 9 көн үткәч минем апайга төш керә: әбинең чәчләре майланып каткан, мине мунчага юындырырга алып бар, юлны таба алмыйм дип әйтә ди. Апай инде күргән төшенә игътибар итми. Шул турыда сөйләшеп утырганга кергәндер инде ди. Икенче көнне тагын төшенә керә: миңа уңайсыз болай йөрергә ди. Ярдәм ит ди. Апай әнигә төшен сөйли. Икенче көнне әни мунчаны яга. Әбинең өенә барып, ишеген ачып (әбинең өен йозакка бикләп куйдык ул үлгәч): әйдә киттек ди. Мунчага кереп табакка су әзерли дә: юын ди. Шул төндә апайга тагын төш керә: әби әниеңә рәхмәт әйт дип елмая да сукмак буенча еракка китеп югала ди. Шуннан соң апайның төшенә кергәне юк.

(Интернеттан алынды)

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

12 Feb, 08:03


Хәерле көн. Яшь вакытта үзем белән булган бер хәлне язып узам. Ирем охотник иде, ел саен дуслары безгә кунакка кайтып, ауга чыгарга яраталар иде.
Менә берзаман шулай салкын кыш көнендә ике дусты кунакка кайттылар, ауга чыгарга. Кичтән бөтен кирәк- яракларын әзерләп, бар да йокларга яттык. Иртәнге дүртләрдә өчәүләп тордылар да, ашап- эчеп ауга җыенып чыгып киттеләр. Мин ишек, капкаларны бикләп кереп яттым. Минем белән кечкенә балам гына. Берзаман шулай йоклап киткәнмен. Уянып ятам, өй эче дер килә. Шалтор - шолтыр урындыклар йөри, юыналар, җыеналар, ишетеп ятам. Торып утырдым. Өйдә беркем юк, тышкы ишек тә, капка да төбенә кадәр ачык иде. Яңадан ябып кердем. Бисмилла әйтә белмәгәнмен инде, яшь чак иде бит.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

11 Feb, 05:20


Улының тавышы

Минем күптән инде өч туган абыем һәлак булды, аңа 10 яшь иде, аны ток сугып үтерде. Һәм менә нәкъ менә шул сәгатьтә һәм шул мизгелдә (анда кешеләр булган, ясалма сулыш ясаганнар, аны коткарырга тырышканнар), малай яшәү билгеләре бирмәгән, ә ясалма сулыш алганнан соң ул күзләрен ачкан, ике тапкыр "әни" дип әйткән һәм үлгән.Менә шул мизгелдә (без соңыннан чагыштырдык), абый "әни" дигәч, аның әнисе улының тавышын ишеткән. (Малай ул вакытта 70 км ераклыкта). Әнисе бу вакытта үз квартирасында телевизор караган, ул сикереп торып: "Улым, кайттың мени!” дип ишек янына бара. Ул аны бабасы алып килгән дип уйлый һәм ул аларның ничек кергәннәрен ишетми, абыйда фатир ачкычлары булган. Чыкса коридорда беркем дә юк. Һәм шунда ук аның йөрәге авыртып куя, ничектер күңеле начарлана, үзенә урын таба алмый. Ә 2 сәгатьтән соң аңа шалтыраталар һәм улының үлгәнен әйтәләр...

Аңлашырлык итеп яздым микән инде, админ чыгар пожалуйста.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

09 Feb, 11:22


Хәерле көннәр, минем сеңлем квартирасында тоже бар ди , бер вакыт күрше хатыны кергән сеңлем өй юыган вакыт булган күршесе мин дә ярдәм итим дип эшли башлаган кухняны юа идек ди теге күршесен килә дә чеметә ди ,теге хатын синең домовоең миңа ачулана ди икән, сеңлем ярый үзем генә эшлим кайт син дигән, шуннан күршесе чыгып киткән , квартирага килеп керсәм (өй этләре бар) чиный чиный шкаф астына кереп качты ди, чакырган чыкмый ди, шуннан кичкә чаклы чыкмаган этләре йокларга яткач теге хатынны кытыклый башлаган , бу ялыкып кире сеңлекәшкә кергән алып чык домовоеңны эт тә чыкмый, мине дә яфалый дип, сеңлем себеркесен алып кергән күршесенә, әйдә кайтабыз дип чыгып киткән, шуннан соң гына этләре чыккан күршесенең, үзен дә яфаламаган . менә шулай көлерсең дә, еларсың да

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

09 Feb, 08:49


Исэнмесез. Миндэ языйм эле, йорт иясе дигэннэн, безнен дэ песи бн куалашлы уйныйлар, життеме сезгэ дигэч икеседэ туктый, шулай да шиклэндерэ, берсендэ кухня да Йори кыштыр кыштыр иртэнге якта э песи минем янда ята, бисмилламны эйтеп танны аттырдымда авылга киттек, кайткач апага сойлэдем ул мина матур кэнфитлэр бн сот куй диде, килгэч шулай эшлэдем аллага шокер Хэзер тыныч

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

09 Feb, 03:25


Исэнмесез,укып чыктымда мондагы язмаларны. Миндэ язырга булдым. Сузем ой иясе турында булыр.
Килен булып килгэнче мондый эйберлэр бн очрашканым юк иде.
Без эти-эни бн торабыз ( кайнаналар бн). Ботенебез ойдэ булганда бернидэ ишетелми. Узем генэ булсам аяк тавышлары ишетэм. Экрен генэ салмак кына басып йори. 
Берсендэ узем генэ ойдэ,булмэдэ ятам телефоннан нидер карап. Хэм чётко ишетелэ  кухнядан залга салмак кына атлап керде,креслога утырды хэм газет(журнал) карый дип ишетэм.  Журнал битлэрен ачканда кыштырдый бит,нэкъ шундый тавыш. 
Курыктым башта,бисмилламны эйттем дэ ятам. Бераздан тавышлар бетте. Онытылды бу хэл. Купмедэндер сон тагын бер хэл булды.

Сэгать 4 тулып килэ. 4тэ эти кайта дип ишекне ачып кердем (ишекне биклэп куя идем узем генэ булганда). Ашарга пешкэн, барсыда эзер. Эти кайтканчы булмэдэ ятып торыйм эле дип кереп киттем. 10 минуттан ишек ачылып ябылды,керде курткасын салды хэм уз булмэсенэ кереп китте эти. Хаманда шул телефоннан нидер карап ята идем.
Шуннан 3 минуттан ,чыгып киттем кухняга.
"Эти эйдэ чэй эчэбезме?" дим.Эндэшми.
Булмэгэ керсэм. Эти юк. Оказывается ул эле вообще кайтмаган. Шул йорт иясе урамнан кергэн була инде.

Хэм тагын 1 история. Узган ел яна ойгэ кучтек. Теге ойдэн кучкэндэ йорт иясен чакырдык узебез бн. (Ботенебез бергэ кучтек,энилэр бн диюем).
Ашлар уткэрдек. Атна башланды кемдер садикка,кемдер эшкэ китте. 2 нче балам бн без генэ калдык.Улымны йоклатырга дип булмэгэ кереп киттек. Хэ ятабыз,улым йокыга китеп бара. Хэм бер заман залдан туалетка таба йогереп киткэн кебек булды и обратно йогерэ залга. Ул менэ кечкенэ бала йогереп йоргэн кебек иде.
Укып бетергэнегез очен рэхмэт) анлатып язырга тырыштым инде.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

07 Feb, 03:52


Мин хәтта төшләрне 5 минутка күрә алам. Йокым да туймый. Төрле хәлләр була. Хан замананыда начар итеп аерылган идек бер егет белән. Ул тупас булып чыкты. Ләкин соңгы көннәрдә ул минем элекеге өй номерына шалтыратты һәм килде, ләкин мин бу адрес буенча яшәмим. Әти-әнием, ул китте, монда яшәми, дип кенә әйткәннәр. Егет ышанмады. Кече сеңлесенә дә әйтте, икебез дә аның адресы буенча барып киләрбез, ул анда яшәми, диләр дип. (миңа сеңелесе ватсап аша сөйләде ). Төнге кыска гына бер төш: каршымда ул егет басып тора да, гафу ит мине, ди. Гафу ит! Ә мин аңа җавап бирдем, мин сине күптән гафу иттем инде һәм барысын да оныттым!" Чынбарлык: аның кече сеңлесе белән сөйләшеп алдым, ул әйттте, абыйсы реанимациягә эләккән һәм уянмаган. Ә мин аны төшемдә күрдем дидем. Ул гафу үтенде дип. Үләр алдыннан ул минем янга гафу сорарга килгән булып чыга.Тагын йокы һәм чынбарлык турында соңрак язармын.🤗

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

06 Feb, 14:40


Тонлэ белэн эни мине уята авылда. Улым тор тор кемдер ишеккэ тибэ ди. Тордым бил эз генэ лэктереп алды. Уже теге мужик 2 ишекне ачып кергэн э узе шэп шэрэ. Кто ты дидем 3 мэртэбэ и сикереп типтемдэ уянып киттем🤦🏻‍♂

Тагы йокыга киттем абыйга сойлим шуны (Исерек Илгиз) булгандыр ди . Мин Ильнурга ошаттым дим. Аннары будильник ⏰️ шалтрады. Админ минем исемне куймыйча чыгар эле бу кэмитне🙏

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

06 Feb, 09:42


Бер предприятиедә мәчене чишенү бүлмәсенә сыендырганнар.
Озакламый ул балалаган.
Вахтерша песине күрмичә кабинетларның берсендә бикләп калдырган.
Төнлә ул бер хатын-кыз тавышын ишетә, бу тавыш аны ике тапкыр исеме белән чакыра.
Ул кем икән бу дип шул чакырган якка бара.
Кабинетлар яныннан үтеп барганда песи тавышын ишетә.
Кабинетны ачуы була мәче шунда ук сикереп чыга һәм үзенең яңа туган ач песи балаларын ашатырга йөгергән.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

05 Feb, 03:08


И дуслар, дөньяда әллә нәрсәләр бар икән. Чыннан да үзең бу хәл белән очрашмасаң ышанып булмый. Эштә чәй эчкәндә сөйләшеп киттек тә шундый темага берәү үзенең танышының танышы белән булган хәл турында сөйләде. Шул кеше глава администрации булып эшләгән. Берсендә инде эш вакыты беткәндәрәк моның кабинет ишеген шакыйлар. Бу вакытта кем йөри икән инде дип ишекне ачса бер әби басып тора ди. Улым, исәнме минем өйне сүтәргә җыеналар дип әйкән бу. Глава кеше әби бүген прием көне түгел, хәзер вакытым да юк әле сезне кабул итәргә дигән. Әби ярар миңа ашыгыч түгел көтәм алайса, минем турында онытма дип кабинет төбендәге бер урындыкка барып утырган. Көн караңгылана башлагач, компьютерын сүндереп кайтырга чыга глава кеше. Ишеген ачса үз күзләренә үзе ышанмый теге әби утыра ди һаман шунда. Сез бушадыгызмы, өем буенча ярдәм итегез инде, мин бит анда бер үзем генә тормыйм, күршеләр дә бар, бер зур урам бит ул ди. Кая торачакбыз соң без ди. Глава: әби нинди урам ул әйт, иртәгә иртән хәл итәргә тырышырмын ди. Әби адресын әйтә, тизрәк хәл ит анда бит инде техникалар килде дигән дә әкрен генә чыгу юлына киткән.
Әби китүгә глава замына звонить итеп бер әби килде, өйне сүтәләр шул шул поселокта, тикшер әле ди.
Иртән замы шалтыратып моңа: син шаяртып бирдеңме соң бу адресны, анда бернинди дә поселок юк, анда зират, син бит үзең приказ бирдең зиратны күчерергә һәм 20 йорт күтәрергә шунда ди. Үзегез килегез шунда, сез бит анда булмадыгыз әле, мин дә киләм хәзер ди. Килә ул шунда. Болар йорт төзеп килә торган урынның икенче башында иске зират тора. Замы аңа сөйли сөйли бара. Зираттагы мәетләрнең сөякләрен башка зиратка күмәргә рөхсәт алдык ди. Глава тыңлый тыңлый иске кабер ташларын карап бара. Һәм бер таш янына җиткәч замына тукта ди дә үзе шул таш янына бер тезе белән тезләнеп йөрәгенә ябыша. Замы нәрсә булды, сезгә начармы, хәзер скороя чакыртам дигән. Бу шул дигән глава. Замы: кем, кая дип як ягына каранып сорый. Бу шул әби, шул килде минем янга дип кабер ташындагы фотоны күрсәтә. Ташта 1949 елда үлде дип язылган. Ташы да алай бик иске булмаган. Ахырысы туганнары ташын яңартып куйган булганнардыр. Арада берничә кабердә шундый яңарак кабер ташлары торган.

Менә шулай дуслар, бер көнне язганнар иде Казанда бер завод иске зират урынына салынган дип. Андый зират булган урыннарга йортлар салынган шәһәрләр күптер инде ул. Без генә белмибез барысы турында.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

03 Feb, 04:46


Дача буенча күршедән түбәндәге хәлне ишеттем. Аның дусты Ханты-Мансийскида АО да хезмәт иткән. Тирә-якта йөзләрчә километрлы тайга һәм бер генә җан иясе дә юк. Частьтан 150 чакрым ераклыкта ракета җибәрү җайланмалары торган. Һәм менә шунда командирлары ике солдатны әллә «Урал» да, әллә «ЗИЛа-131» да кыскасы, зур хәрби йөк машинада нәрсәдер илтергә җибәрә. Һәм берничә тапкыр кисәтә (бу инструкция буенча тиеш була): мохтаҗлык аркасында бик нык теләсәң дә, юлда һич туктамаска, ди.
Малайлар маҗарасыз гына кирәкле йөкне ракеталарга илтәләр дә кире кайтып китәләр. Ә төнлә тайгада күренү мөмкинлеге начар, шуңа күрә фараларны тулы куәтенә кабызганнар. Частька хәтле берничә км калганда (якынча 10 км), алар юл буйлап алда ак күлмәкле бер кыз барганын күрәләр. Алар аптырашта калалар: төнге сәгать икедә тайгада бала каян килгән? Шулай да туктап утыртырга булалар. Бу кыз янына ук килеп җитәләр, аңа сигнал бирәләр, кыз боларга таба борыла. һәм болар аю йөзе күрәләр.
Курыккан солдатлар бу кыз дигән нәрсәнең уттай янган күзләрен һәм тырнаклы тәпиләренә дә игътибар итәләр. Бу җан иясе кеше күлмәген кигән, кешечә йөри һәм сузып-сузып чиный башлый. Солдатлар, газга басып бар көчкә машинаны алга куалар. Частька ничек килеп җиткәннәрен хәтерләмиләр дә.
Гомумән, анда сәер урыннар. Кешеләр югала диләр (өстәвенә, 80 нче елларда анда СССР Фәннәр Академиясенең экспедициясе диярлек югалган), даими рәвештә НЛО күрәләр, тайга буйлап йонлы «кар кешеләре " йөри (аларны солдатлар да, офицерлар да күп тапкырлар күзәткәннәр) , тайга күлендә, елгасында сәер җан ияләре күргәннәр. Күрәсең, командир солдатларны, аеруча кисәткәндә, нәрсә турында әйткәнен белгәндер....

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

01 Feb, 05:55


Безнен дэ авылда бер хатыннын мужигы улде , авырлы калды, гел зират яныннан уткэндэ машина белэн, кереп утыра Иде ди , эзерэк баргач юкка чыга Иде дип сойлэгэн ... 
домовой ладно эле , улгэн кешене чын итеп куру  башка сыймый.....

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

01 Feb, 05:28


Ой хужасы , абзар хужасы дигэннэн мин дэ язып Китим эле ....
укыган вакытлар , Шулай ойдэ туалет та идем , тэрзэдэн карыйм эти сарайда ( лапас) йори, тэрзэдэн карап торам , нидер эшли , четко курэм , киенгэн Инде кыш ае, шул секунд чыктым да кухня га кердем, э эти остэл янында ашап утыра.... куркып киттем ,1 секунда кереп житэ алмый бит Инде ул ...
Кургэннэр куп булды, язып бетереп булмас..
Кон саен кич уяна идем, бер хатын басып Тора , узе ак кулмэк кигэн, ничектер карангыда якты итеп куренэ, кон саен торле образда курдем... то китап тоткан , я читкэ карап Тора , чэче дэ торлечэ жыелган.. тош тугел, уянып карап Тора идем.....
Ой хужасы булгандыр Инде ул...
берсендэ дэрес карап утырам залда, ойдэ узем генэ идем , обедтан сон Инде бу , энилэр эштэ.Ишетэм кухняда кемдер Идэн себерэ, курыкмадым, иялэнгэн идем Инде , "Себермэ идэнне, син мина мешать итэсен" дидем, шул ук вакыт туктады... менэ шундый хэллэр, нигэ мина гына ишетелгэн куренгэндер , анламыйм.... Кеше ышанмаслык...
Берсендэ 12 Дэн сон туалетка чыктык эни бн , эле ойдэ ясамаган идек , ишетэм, бик нык итеп мунча тэрзэсен шакыйлар, эни кырыйда Тора , берни ишетми, менэ шунда бик курыктым, карарга да... икенче конне генэ энигэ эйттем, анысы жен булган дыр Инде анын.....
Ойдэ генэ тугел, берсендэ эбилэргэ куна бардым , бэлэкэй эле , бабай бн йоклый идем , уянып киттем , эби басып Тора, карангы, э кулмэгендэге чэчэклэрен четко курэм, эби ул вакытта исэн эле , лэкин торып йори алмый Иде Инде , бабай ны уяттым, "бабай , эби нишлэп басып Тора ул" дим , бабай курми, кая ди , кулым бн тортеп курсэтэм, "юк бит кызым бер кем дэ, Хэзер утны кабызам, курыкма" ди , юрганга торендем шунда куркып, утны кабызгач бер кем дэ юк Иде Инде... ут кабызып йокладык. Эби озак яшэде
Рэхмэт, кемнэр укыды 🙏

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

31 Jan, 03:35


Хәерле иртә, мин дә языйм әле, бер вакыт иптәшем больницага китте ятырга, мин өйдә үзем генә курыкам йокларга дип җиңгине чакырдым(ул бик яхшы күңелле түгел иде), кич җиткәч яттык, җиңги бер бүлмәдә, мин икенчесендә яттым , йоклап киткән идем берәү күткә нык итеп китереп типте дә ния аны алып килдең ди, уянып киттем бер кеше юк, җиңги йоклап ята гырлап, шуннан соң йоклый алмадым төнге өч иде, нәрсә булды бу аңламадым🙈

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

30 Jan, 08:06


Сихер турында язалар кабер туфрагы белән, минем исемне язмыйча гына чыгарыгыз әле. Бар ул татарлар да зыярат туфрагы белән бозу безнең авылда берәү шулай капка төбенә сипкән ире белән аерылышкач, күп тә үтми шул ирнең бер аягы  сынды, тагын икенчесе бер ирне бозды чак калды үлемнән, татарларда да юньсез хатыннар бар ул

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

30 Jan, 03:33


Хәерле төннәр. Мин дә языйм әле.
Без кыз вакытта суны чишмәдән ташый идек. Ул чишмәдән суны алыр өчен таудан төшәсе хәм әбием ясаган басамадан инеш аркылы чыгасы. Шулай иелеп чүмеч белән чишмәдән су тутыра башладым. Янымда бер кешедә юк. Үзем генә. Бер чиләкне тутырып бетердем, икенчесен тутыра башлаган идем, кемдер шап иттереп күтемә китереп сукты. Карыйм бер кешедә юк.Тиз-тиз чиләгемне тутырдым да, бисмилламны әйтеп йөгердем өйгә. Ничек кайтып житкәнемне дә сизми калдым. Бик курыктым, йөрәгем дөп-дөп типте.
Шуннан соң үзем генә йорми башладым ул чишмәдән су алырга. Хәзерге вакытта юкка чыгып бетте инде ул чишмәләр. Ләкин шул вакыйга бер дә күңелдән чыкмый! Укыганыгыз, чыгарганыгыз өчен "Рәхмәт"!

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

30 Jan, 01:16


Минем әнкәй бәләкәйдән үк бик чос булган.Нигә икәнен хәтерләмим ди,күрше әбиләре моны кояш баегач ,зиратка бер уч туфрак алып кайтырга җибәргәннәр.Тик кайтканда ни булса да артына әйләнеп карама дип әйттеләр ди.Барган бу,кайтырга чыккан.Әй киләләр инде ди пар атлар белән,кыңгыраулар шалтор-шолтыр килә ди.хәзер борылып карарга ярамый бит инде ди.Мин киртәгә җылышам, үтеп китсеннәр дип,юк инде ,атның мышнауы колак төбендә ишетелә ди.Шуннан түзмәдем,тиз генә борылып карадым ди.Карасам бер әйбер дә юк,ну кайткач әбиләргә аның әйтеп тормадым инде дип сөйләгән иде.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

29 Jan, 06:00


Минем әнкәй мәрхүмкәем сөйләгән иде,ул 1923 елгы.Без бәләкәй чакта безнең урамда Кәйдәфә исемле,сап-сары чәчле,ике күзе ике якка караган,үзе ямьсез тавышлы бер кыз бар иде.Уйнарга чыккач урамда безне үзе шундый итеп көлә,үзе куа иде.Ә без куркып чабыша идек.Шул баланы әбиләр аны җен алыштырган,менә шул яшькә җиткәч үлә ул дигәннәр иде,хак булды.Әллә 8 яшь тулгач үлде диде,Шуңа яңа туган баланы өйдә ялгызын калдырма дип әйтә иде.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

29 Jan, 01:36


https://t.me/bulmasdima/759
Эльмира,теге хатнын дэвамын да языйм инде. Шуннан курше авылдагы бер эбигэ барып,сойлэп курсэттек. Ошкерде,нэрсэдер язып,тореп бирде,без ачып карамадык инде. Шул торгэкне шул басуга илтеп ташларга кушты. Эйткэнемчэ,икенче райондагы басу иде. Кара коз вакыты. Киттек курше районга(безнен колхоз икенче райондагы жирлэрне дэ эшкэртэ). Мин машинада утырып калдым,ирем бутый киеп,сукалаган жир остеннэн кереп китте шул урынга. Эби эйткэн иде иремэ,узен генэ бар ул урынга,кире килгэндэ борылып карама дип. Ирем килгэч эйтте,артта котулэре белэн эт оргэн тавыш килеп торды диде

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

29 Jan, 01:33


Эйе ,эллэ нэрсэлэр бар дэньяда.Минем белэн Дэ Булды мондый Хэл.Мин беременная вакытта ,ирем иртэ торып китте сессияга экзамен сдавать итергэ.Январь ае карангы ,ишекне бисмилла итеп ябып калдым.яттым,йоклап киткэнмен,тэш курэм.Шайтан Каен Ана булып ишек шакый,ачтым ,керде Каен Ана,ул мина сикереп кочаклады,мина БИК авыр булып китте мине кемдер Басты,ни кузне ача алмыйм ,сулыш аласы авыр.Шунда кэчкэ бисмилахирахманиррахим дип жибэрдем,шул хэтле жинел булып китте.Шуннан верандалар Аша кереп йэгердем каенаналарга,без курше йортта Тора Идек,верандалар белэн тоташкан.Шуннан сон Бер ничэ кэннэн эч авырта Башлады,кан китте бераз,сохранение да ятып чыктым ,уз вакытында таптым ,аллагашэкер.Инде куп еллар утте бу хэлгэ,хаманда онытмыйм.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

28 Jan, 04:50


Хэерле коннэр группа! Дорестэндэ, бу доньяда без узебез генэ тугел. Бар орэклэр, бар тагы шайтаннар. Алар нэк кешелэр кебек гайлэ белэн торалар, бала табалар. Узем белеп эйтуем тугел барсы да корэн сузе. Ышанам барсына да. Уз кузлэрем белэн кургэнне язып китим эле. Уз оебездэ торабыз ирем, мин ул вакытта корсаклы идем, 20 атналар булган дыр. Кич белэн йокларга яттык. Кичкэ хаман булмэ тэрэзэсен ачып куя идем. Иремне хаман икенче булмэгэ яткыза идем, чонки боргаланам сыргаланам тиз генэ йоклап китэ торган кеше тугел идем. Э ана хаман иртэ торып эшкэ китергэ кирэк, ирем сразу башы мендэргэ тисэ йоклап китэ дэ, гырлый башлый. Миндэ озак ятканнан сон йоклап киткэнмен. Шулай итеп тон уртасында ирем уята, эй убэ инде, эй назлый инде шул кадэр, матур сузлэр эйткэн була, мин шунын кочагында исергэн кебек берни анламыйча ятам. Эй ходаем нишлэвен бу дигэн идем, иремэ карасам, ул ботенлэй ирем тугел икэн, э могезле шайтан. Мина карап алды да ямьсез кыяфэт белэн. Булмэ тэрэзэсеннэн сикерде. Артыннан коерыгын куреп калдым. Абау курыкканнарым ул вакытта. Нэрсэ булды сон бу дип калтыранып ятам. Аннары анлап алдым «Эй ходаем» дигэн суздэн карыкты микэн дим. Сразу йогердем ирем янына, сойлэдем барсында. Икенче конне ирем чакырды мулла. Мулла укыганнан сон ойлэр шул кадэр яктырып, тынычлык кергэн кебек булды. Уземне дэ ошкерде  мулла. Оч кон килеп ошкерде. Узем елыйм, узем колэм бик начар булды ул вакытта. Шул коннэн сон ирем белэн йоклый башладым. Бала туганнан бирле кон саен догалар укыйм йоклап киткэч балага. Нэрсэ кирэк икэн бу шайтаннарга адэм баласыннан, без аларга тимибез бит. Аларда безгэ кагылмасын иде!!!

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

28 Jan, 02:24


Ирем тонлэ басу сукалауда эштэ иде. Иртэ белэн кайтып керде,ботенлэй башы чуалган. Нэрсэгэ арттан килеп тикшереп йорисез мине ди. Басу тулы бурсыклар утыра ди. Иртэ белэн хэйран ерак юлга да барасы идек,кочкэ йореп эйлэнеп кайттык. Шуннан бу эзрэк рэвешкэ кергэч,сорыйм,жен мазар кагылмагандыр ич сина дим. Ник тукта,ди,12 лэр тулып киткэч,тракторга тимер бэргэн тавыш ишеттем бит мин ди,тоштем,тракторны эйлэнеп карап чыктым ди. Бернэрсэ юк ди. Менеп утырдым да,кузгалып киттем ди. Артта кемдер карап барган кебек тоела башлады,бер жилкэгэ салкын жил орэ башлады ди. Шуннан басу тулы бурсыклар куренэ,агач артында сез карап торган кебек булды ди.
   Менэ,кызлар,ирлэрегезгэ эйтегез,тонлэ трактор ватылды дип тэ чыгарга ярамый трактордан. Лучше эзрэк шул туктаган кое утырырга,эзрэк сэгать авышканчы. Ул икенче райондагы басу,кем белэ анын нинди жир булганын

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

27 Jan, 02:36


Бу шимбәдә дустыма кунакка барып кайттым. Казанда яши, заводта эшли ул. Сөйләшеп утыра торгач телеграмдагы төркемнәр турында сүз чыгып шушы төркемне күрсәттем. Мондагы язмаларны укы әле чәчләрең үрә торырлык хәлләр бар дөньяда дим. Дустым әйтә, менә мин эшләгән заводта точно нәрсәләрме, кемнәрме бар ди. Кайчакта кара шәүләләр күренә анда. Станок та эшләп басып торасың кайчак тәңгә суык үткән кебек була һәм күз кырые (боковая зрение диләр) белән күрәсең кара шәүлә үтеп киткәнен ди. Аннан соң әллә ничә тапкыр карточкага төшергәндә вспышка була бит шуның кебек яшен яктысы кебек ут күрдем инде ди. Теге баштагы станокта эшләгән кызлардан сорыйм: сез нәрсә эшлисез анда нинди вспышка сезнең анда дим. Без күрмәдек диләр. Әллә миңа гына күренә чтоли ул ди. Но шәүләләрне тагын ике хатын күрәбез дип әйтәләр. Интернеттан бу заводның тарихын укып карарга булдык. Һәм без в шоке булдык. Бу завод элекке мөселман зираты урынына салынган икән.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

24 Jan, 05:30


Бергә эшли торган хатын сөйләде моны безгә. Шуны язам.

Минем әбинең апасы бар иде. Ираида исемле иде ул. Шуның кадәр әйбәт иде ул. Авылда аны хөрмәт итмәгән кеше, яратмаган бала-чага булмагандыр. Кесәсендә гел лимон конфеты булыр иде. Юлында берәр бала очраса конфет бирми калмый иде. Тик менә ул ялгыз яшәде. Безнең өйләр юл аша иде. Әни безне аңа ярдәм итәргә, төн кунарга кертеп җибәрә иде. Берсендә әнидән нигә Ираида әбинең ялгыз яшәвен сорадым. Нишләп ире, балалары юк дидем. Һәм миңа әни аның язмышын сөйләде:

Ира апа кияүгә бик иртә чыга. Авылда элек шулай бик яшьли кияүгә чыкканнар. Ире бик уңган, әйбәт була. Ике игезәк малайлары туа. Матур гына яшиләр. Ира апага 36 яшь тулгач әнисе үлеп китә. Әнисе артыннан ике елдан әтисе дә үлә. Шул әтисе үлгән елны көз көне кыш алдыннан каберләрен чистартып кайтырга зиратка бара ул. Эшен бетергәч кайтырга чыга. Әкрен генә зират сукмагыннан барганда моның каршына ук сукмакка зур кара карга төшеп утыра. Ира апа куып җибәрә бу бераз китә дә тагын каршына утыра.
Шулай итеп ул Ира апаны зиратны чыгып, коега җиткәнче озата бара. Кое янында 2 метр тирәсе биеклектә багана казып утыртканнар. Ира апа моны күргәч аптырап кала. Әле зиратка барганда юк иде ни арада багана утыртканнар монда дип уйлап куйган. Шул багана янына якынрак килеп карап торганда теге кара карга шуның очына кунып: бөтенесе китәчәк, бер кемең дә кайтмаячак, кайтмаячак, кайтмаячак ди. Шуны тыңлап торганда аңын югалтып егыла ул. Коега суга килгән күршесе аңын җуеп яткан апаны күреп, аны аңына китерә. Аңына килгәч карый кое янында багана да, карга да юк ди. Аннан соң ике еллап вакыт үтә. Ира апа бу турыда оныта инде. Малайларын өйләндерергә җыенып йөри башлыйлар. Но туй ясау насыйп булмый. 1941 елның җәй аенда сугыш башлана. Сугыш башлангач кое янына чокыр казып багана утырталар, аңа громкоговоритель куялар. Бөтен ир-атлар сугышка китә. Авыл халкы көн саен шул багана янына җыелышып яңалыклар тыңлыйлар. 1943 елны Ира апаның теге үзе белән булган хәл исенә төшә. Кое, багана, карганың бөтен кешең китә, берсе дә кайтмаячак дигән сүзләре колагына яңгырый. Әйе нәкъ шулай була. Ира апаның ире дә, ике малае да сугыш кырында үлеп калалар. Шулай ул ялгызы яшәп кала да инде дип сүзен тәмамлый әни.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

22 Jan, 04:35


Кодагыебыз Кәмәрия апа язган язманы куеп китим әле сезгә.

Кызык кына инде бу дөнья дигәннәре.
Кичә коданың 75 яшьлек юбилей бәйрәмендә булып кайттык. Кода дигәнем, киленебезнең бабайсы, кайчандыр безнең бакча башы күршебез булган, озак еллар милициядә эшләгән Мөдәрис абый. Ул миннән 15 яшькә олы булып чыга. Ике күрше ярыша-ярыша бәрәңге чүпләгән вакытларда буразна арасында тәгәрәп йөргән елак кызның кайчан да булса кодагый булып түрендә утырасын башына да китермәгәндер ул вакытта инде мыек төрткән җиткән егет. Ә минем өчен Мөдәрис абый "куркыныч" кеше иде. Милиционер бит! Сары мотоциклының лүлкәсенә салып алып китсә! Бетте баш!

Ә хәзер, көлешә-көлешә шул вакытларны искә алып утырабыз, яшь арасы да сизелми, күңелебез белән җитмешенче, сиксәненче елларны урыйбыз.
Ишми кушыннан су ташыган чаклар искә төшә. Артезиан коесы казылганчы суга тилмерде безнең авыл халкы. Су буена житәрәк ерымнан агып чыгучы суны чүмеч белән тутырып ала торган итеп җайлап куйганнар иде, чишмә кебек ясарга уңайсыз булгандыр күрәсең. Без аны "куш" дип йөртә идек. Әле анда хәйран текә таудан төшәсе. Кыш көне ул бозланып ката. Баскыч-баскыч итеп ясалса да, кайвакыт менеп җиткәндә генә аягың таеп китеп чиләгең-ниең белән аска мәтәлгән чаклар да була.

Мөдәрис коданың әнисе Гөлсем апаны да искә алдык. Һәрвакыт көләч йөзле, ачык чырайлы, елмаеп сөйләшә торган, ап-ак чәчле күршебезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын! Аның турында кода сөйләгән хикәятне сезгэ дә бәян итим әле.

МОГҖИЗА

Дәрес бара. Кисәк кенә күзем тәрәзәгә төште. Урамнан безнең авыл фермасыннан сөт ташучы трактор узып бара. Озакламый ул кире авылга әйләнеп кайтачак. Мин тиз генә портфелемне эләктердем дә, яшен тизлеге белән ишеккә атылдым. Каршыма очрап юлны бүләргә маташкан олы гына гәүдәле Венера апаның култык астыннан елгыр гына шуып чыктым да, урамга җилдердем.

Трактор белән авылга кайтканда никтер йөрәгем “чыгам-чыгам” дип тибә иде. Өй ишеген ачып керә-керешкә “әни” дип кычкырып, аны эзли башладым. Өй салкын, никтер мичкә ягылмаган, югыйсә башка вакытта без кайтышка өй май кебек җылы була иде. Әнинең ипи баскан күәсендәге камыры ташып аккан, игезәк энем белән сеңелем өстәл өстендә кочаклашып калтырап утыралар. Минем “Әни кайда?” дигән соравыма алар җавап бирә алмады. Сөйләшә белмиләр шул әле, яңа тәпи китеп маташалар.

Эзләнә торгач мин чиләк-көянтәләрнең юк икәнен абайладым һәм су буена йөгердем. Тау башыннан кушның өстен кар каплаганы күренә, димәк, әни анда түгел, фермага киткән. Кушта су булмаган вакытта без суны шуннан, ерактан ташыйбыз. Сыер савучылар йөри торган сукмак буйлап елганың икенче ягында урнашкан фермага йөгердем. Ни гаҗәп, әни анда килмәгән булып чыкты.

Йөрәгем нидер сизенеп, кире куш янына чаптым. Барсам... Әнинең сыңар чиләге белән көянтәсе тора, үзе һәм тагын бер чиләк юк. Каршыда – яр өстеннән ишелеп төшкән кар өеме. Мин “әни” дип кычкырып, кулым белән карны актара башладым һәм, аңыма килеп, кире авылга йөгердем.

Авылдашлар җыелышып төшеп, әнине кар астыннан казып чыгарганда ул ярым үлек хәлендә булса да, бәхеткә каршы, исән иде. Ярый, йөзе белән кушка капланган, шул тыны бетәргә ирек бирмәгән.

Мин әле дә булса шаккатам. Нинди көч мине дәрестә утырган җиремнән йолкып чыгарды икән? Мин бит, югыйсә, алай теләсә ничек дәрестән качып, уку калдырып йөрүчеләрдән түгел идем. Шул вакытта тракторга утырмыйча, өч километр араны җәяү кайткан булсам? Без, берсеннән-берсе кечкенә җиде бала (мин иң олысы) әнисез кала идек бит! Әле аякларында ныклап басып тора да белмәгән игезәкләрне кем карар иде?

Аллаһының рәхмәте белән, врачларның зур тырышлыгы белән әниебез, озаклап булса да, терелде, хәтта берничә елдан соң кече энекәшебезне дә алып кайтты әле. Тик бер көн эчендә ап-ак булган чәчләре генә кабат каралмады.

P.S. Кода урыныннан кузгалып, икенче бүлмәдә күз яшьләрен сөртеп кергәндә, безнең дә күңелләр тулган иде.

@id123336258

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

20 Jan, 04:59


Безнең беренче каттагы күршебез, Петр бабай, заводта каравылчы булып эшләгән. 80 нче елларда. Капка янында каравылда торган. Бервакыт төнлә койма янында теге якта аяк тавышлары ишеткән. Территорияне саклаучы этләр кайсы будкага, кайсы каравылчы утыра торган бытовкага кереп, койрыкларын кысып шыңшый башлаганнар.. Бабай (ул вакытта бик карт булмаган әле Петр бабай) анда кемнәр йөргәнен карарга булган. Капкадагы тәрәзәне ачып: «монда кем йөри? - дип кычкырган. Хәзер атам!» дигән. Һәм кинәт ул моннан 20 ел элек үлгән әнисенең: «Петруша, кит моннан, зинһар өчен», - дигән тавышын ачык ишеткән. Петр бабай чынлап та куркып калган, дежурный милиционерны чакырып билгесез кешеләр койма буенда йөриләр дигән. Ә үзенең куркудан чәчләре үрә тора. Икенче төнге сменасына чыкмый начальстводан ял итәргә сорый. Ә иртән ул төнне заводны талаганнарын, каравылчыны үтергәннәрен, этләрне атканнарын ишетә. Петр бабай менә шулай мәрхүм әни үлемнән алып калды ди..

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

17 Jan, 05:20


Ышансаң ышаң ышаңмасаң юк икән инде. 31 мунча яктык иптәшем белән. Мин үзем мунчаны озак керергә яратам. Иптәшем эссе мунчада озак тормый. Менә мин мунчага керер алдыннан аңа гел әйтеп кереп китәм. Мин шалтыраткач керерсең дип. Бу юлы да шулай булды. Сәгать кичке алтылар тирәсе кереп киттем. Кер машинасы кер юып калды. Туктагач тагын бер кат чайкатырга куй дидем. Ну бу душевой ягына кергән кер машинасын җибәрергә, анда безнең тәрәзә бар жалюзиын кичкә ябып куябыз. Тәрәзәне өч тапкыр әкрен генә шакыганнар. Бер 10 минут үткәндер мин мунчага кереп киткәч. Очып кереп җиткән бу минем янга. Нигә шалтыратмыйсың тәрәзә кагып ятасың ди. Мунча белән ул тәрәзә арасы 2 метр безнең. Ник мин әйтәм мин мунчадан чыкмадым да дим. Мин син шакыды дип торам бит ди. Телефонга карыйм 18.20 сәгать. Ярар шулай юынып чыктык инде. Мин аңа әйтәм бар күрше абыйның уты бармы кара әле дим. Обычно ул безгә шулай тәрәзә шакый иде башта кергәнче. Ялгыз тора ул. Карап килде уты бар ди. Ну яңа елны каршылап та тормадык ятып йокладык уннар тирәсендә. Иртән безгә ишек шакып күршенең кызы уятты. Әтисе телефон алмагач килгән иртән. Ә ул үлеп ята ди. Менә шул кичке алтылар тулып киткәч җан биргән булган инде.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

16 Jan, 04:57


Әни сөйләде, әби бер малай елавын әйткән иде. Адашкан буталып йөри. Теге малай киттеме ул, юкмы, дип сораган. Бу аның фатирында иде. Бераздан аның улы китте. Ә соңрак аның хатыны. Аннары әби дә.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

15 Jan, 09:17


Әби егылып аягын сындырып урын өстендә ятты. 90 яшь иде. Әйбәт кенә бер үзе яши иде. Шул кыш көне ишек алдына галуштан чыгып таеп егылып аягын сындырган. Төнгә янына чиратлап кунарга йөри идек. Аның караваты тәрәзә янында иде. Шул тәрәзәдән ишек алларын карап ята иде. Бер төндә мин куна калдым. Төнлә тәрәзә шакыганга һәм сөйләшкән тавышка уянып киттем. Әби торып утырган да тәрәзәгә карап кем беләндер сөйләшә. Мин утны яндырдым. Тәрәзә янында кеше юк. Әбидән кем белән сөйләшәсең син анда дип сораган идем. Ул әйтә: әнә килгән дә эндәшмичә басып тора. Куллары кесәсендә, башына кигән әйберен йөзенә төшергән. Башыңнан сал дип әйтәм, ә ул салмый шулай эндәшмичә басып тора ди. Тәрәзәдән карадым. Юк инде бер кеше дә. Икенче көнне әни кунарга баргач та шул хәл булган. Әнигә бер ир ат басып тора ди икән. Кычкырып эндәшә шуңа ди. Һаман башыңнан сал дип кычкыра ди. Шуннан соң өч көннән соң төнлә әбиебез җан бирә. Кем килгәнен белми калдык инде. Әби бәлки күргәндер җан биргәндә. Үзем янында булмасам, ишетмәсәм ышанмас идем дә бу хәлләргә. Ну кеше үләр алдыннан күрә икән барыбер алырга килүчеләрен. Мин моңа ышанам.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

13 Jan, 06:42


Зулейха:
Бу фото 2018 елда,Абзазияда,Гаграда тошердем.Кояш баеган вакыт иде,менэ нинди МОГЖИЗА барлыкка килде,шушында яшэуче бер ханум  "ЭТО ОБЛИК СВЯТОЙ БОНОРОДИЦЫ,ОНА НАС ОБЕРЕГАЕТ,- диде.
Кояш чыкканны тошергэндэ дэ искиткич матур куренешлэр барлыкка килэ иде.

Фотоны зурайтып карарга кирэк.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

13 Jan, 02:31


Миңа моны поезда барганда Абхазиядә яшәүче бер апа сөйләгән иде. Бер гаилә машина белән таулар кырыннан бара икән. Төрле урыннар бар анда инде төшеп тә китәргә мөмкин ди. Менә шушы гаилә барганда бик каты томан булган. Юлны көчкә карап әкрен генә барган болар. Кинәт боларның каршына ук бер хатын килеп чыккан. Тормозга басып машинаны туктатып өлгергәннәр болар. Кулын болгый болгый боларны чакырган. Нәрсә булган икән, ярдәм итәргә кирәк дип машинадан чыкканнар. Теге хатын канга батып беткән ди, боларга машинасы белән кырыйга төшеп киткәнен анда баласы калганын әйтә. Елый, мин аны чыгара алмыйм зинһар ярдәм итегез дигән. Яр кырына барып ире әкрен генә аска таба төшкән. Томан бик куе булган кая басканыңны күрмәслек. Бала елаган тавышка таба барган. Болай бернәрсә күреп булмаган. Килеп җиткән машина янына. Машинаның ишеген ачып баланы алып теге хатынны тизрәк тынычландырыйм дип көчкә өскә менеп җиткән. Караса хатыны үзе генә басып тора ди. Теге хатын кая дип сораган. Ул синең арттан төшеп китте бит дигән хатыны. Баланы хатынына тоттырып ире яңадан аска төшеп китә. Теге хатын күренми. Машина янына барып машинаны яхшылап карый. Алгы тәрәзәсе ватык ди. Алга чыгып карый канга ваткан шофер ята ди. Димәк алгы тәрәзәдән чыгып очкан инде бу дип уйлый. Үлеп яткан шоферның йөзен карарга дип борса теге болар каршына чыккан хатын ята ди. Шок хәлендә тауга ничек хатыны янына менеп җиткәнен дә белмәгән.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

11 Jan, 02:46


Тагын бер булган хэл. Этинен эбисе,белэ торган,курэ торган кеше була,тирэ якка данлыклы. Олыгайгач,авырып ята,улэ алмый,озак кына. Ярар,улеп китэ эби,тон сакларга курше тирэ карчыклары кереп утыра. Берзаман улгэн эби торып утырмасынмы ! Саклаучылар куркуларыннан эби яныннан чыгып чабалар. Шуннан,бабай ,булмый инде болай,дип, ойнен тушэменме,тубэсенме,хэтерлэмим инде, бер почмагын сүтэ. Шуннан сон гына эби жан бирэ. Бу хэлне мина Этинен сеңлесе сойлэгэн иде,э аңа әнисе, ягьни,эбинен килене була инде,алар бергэ яшэгэннэр,шул сойлэгэн булган. Ул курэзэче сэлэте этидэ дэ бар иде,кисэк кенэ эйтеп куя иде,шулай була иде.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

10 Jan, 15:35


Хэерле кичлэр! Үзем белэн булган хэлне языйм эле. Ул конне мин оебездэ ялгыз калган идем. Балалар жэйге лагерьда,ирем читтэ эшлэгэн чак. Кичтэн ук кунелем тыныч булмады,шуна,куршедэге дус эбиебезгэ йокларга кердем,песиемне дэ калдырмадым. Чэйлэр эчеп,сойлэшеп утырып,тон житте,йокларга яттык, эби мина залга урын жэйде,узе спальнясына ятты. Песи минем белэн. Йоклап киткэнмен,шулвакыт остемэ песи сикергэнгэ кычкырып,куркып уянып киттем. Эбием йогереп чыгып ут кабызды,нэрсэ булды ди,ул да курыккан минем кисэк кычкырганнан. Песи сикерде,дим. Шуннан турдэге креслога куз тоште,песи уянып,киерелэ башлады. Икэүлэп сүзсез калдык,курыктык инде,песи үз урынында ята бит. Эбием мине ошкереп,тынычландыра торган дарулар биреп озак кына янымда утырды. Бу хэл тонге 2 тулып 30 мин. булды. Бик каты яшенлэп янгыр ява башлады,шулвакыт эбием эйтэ,Кемнэрне алып китэр икэн бу тон,ди. Просто так эйтте дэ куйды. Яттык,иртэнге 4 тэ минем телефон шалтыраганга уяндым,эни ем шалтырата,Кызым,тонлэ кисэк кенэ этиен улде,ди.... 59 яшьтэ генэ иде,чабып йоргэн жиреннэн... жаны чыккан вакыты 2.30 минутта... Шул хэлне ничэ еллар оныта алмыйм,нэрсэ булды икэн ул тонне минем белэн? Ярый эле ойдэ берузем калмаганмын .

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

10 Jan, 04:59


🥳 У нас снова розыгрыш! Разыгрываем сертификаты в Золотое Яблоко на сумму 50 000 руб.

Для участия нужно:

📌 Быть подписанным на каналы @region116_kazan и @kazan
📌 Нажать на кнопку «Участвую» под этим постом
Нужно быть подписанным на оба канала.

🏆 5 призовых мест!

Каждому победителю отправим электронный сертификат на 10 тыс в ЗЯ (либо денежный эквивалент)

Итоги розыгрыша подведет умный бот случайным образом 21 января в 17:00.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

09 Jan, 03:07


Бу хәлне миңа берничә ел элек олы яшьтәге әбисен җирләгән бер иске танышым сөйләде. Әбисенә инде 97 яшь булган, әмма шул ук вакытта ул соңгы көннәренә кадәр аек акыл һәм хәтердә булган. Беркөнне кич әбисенең караваты янында утырганда, минем танышым әбисенең бер ноктага карап, нәрсәдер тыңлагандай торганын күреп алган. Әби, кая карыйсың? - дип сораган ул. Әбисе, күзен алмыйча, тыныч тавыш белән: мин аларны ишетәм, дигән... Кемне ишетәсең син? - дип сораган. Әти-әниләремне алар мине алырга килделәр, миңа алар янына барырга вакыт дигән. Ләкин мин беркемне дә күрмим, анда беркем дә юк дип әйттем ди. Сиңа бик иртә әле, дигән әбисе. Дустым әбисенә сыенып елап җибәргән, бер минуттан соң әбисенең йөрәге тибүдән туктаган.

Бу нәрсә иде? Үләр алдыннан әби нәрсә, кемне күрде? Акыл иллюзиясе яки туганнарның рухлары аны башка дөньяга озатырга килдеме? Бу сорауларга минем җавап юк ди. Темага тирәнрәк кереп, ул махсус пансионатта дәвалап булмый торган авыру кешеләр белән эшләгән бер америка табибының мәкаләсен тапкан.
Ул кешеләрнең үлем алдыннан дөньялар арасындагы чик югала һәм алар башкалардан яшеренгәнне күрә дип раслый язмасында. Кемдер "үлем фәрештәсен", кемдер үзенең үлгән туганнарын, ә кемдер моңарчы күрелмәгән дөньяларның сәер табигатен күрә дип язган. Галәмдә серләр һәм табышмаклар күп, бу сер һаман да чишелмәгән булып кала, ләкин аңа җавапны иртәме-соңмы һәркем беләчәк... дип язылган анда диде.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

07 Jan, 07:46


Эштән кайткач телевизор карап утырып ирем белән бик соң йокларга ятабыз без. Өч ел элек минем белән булган хәлне язам сезгә. Мин үзем Ульяновскида яшим. Бер төнне йокларга яткач сәгать төнге унберләр тирәсендә ничектер мине нәрсәдер икенче бүлмәгә тартты. Без телевизор карап ята идек. Тордым да теге бүлмәгә киттем. Бүлмәнең ишеген ачып җибәрсәм бүлмә үртасында әбием басып тора. Ул ничектер үтә күренмәле дип әйтимме соң. Үз күзләремә үзем ышанмыйча катып калдым. Әби бит бездән еракта яши. Миңа карап басып тора шулай. Мин дә яраткан әбиемә карап тордым. Борылып ирем яткан бүлмәгә күз салдым. Яңадан бүлмәгә карасам әбием уже юк. Әби басып торган бүлмәдәге сәгатька карадым унбер тулып килә иде. Ирем янына барып мин әле генә әбине күрдем дидем. Ирем ышанмады. Күзгә йокы кермәде. Сәгать икенче яртыда телефон шалтырады. Әни әбиең үлгән иде. Мин кайта алмадым озатарга, әни кайтты. Әбине озатып кайткач әни әйтә. Сәгать унберләр тирәсендә озак җан бирә алмый яткан ди. То китте то кайтты дип әйттеләр ди. Димәк шул вакытта әби минем белән хушлашырга килгәндер дидек инде. Җир белән күк арасында йөргән вакыты булган димәк. Башка сыймаслык хәл бит бу. Әле дә искә алсам каз тәннәре чыга.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

05 Jan, 04:19


Иптәш хатын үзенең әбисенең әнисе белән булган хәл турында сөйләде бер көнне. Әбисенең әнисе авылда иң чибәр егеткә кияүгә чыккан булган. Башта бик әйбәт кенә яшәгәннәр. Уллары туган. Но ире чит хатыннар белән чуала башлаган. Эчүгә сабышкан, кайтып кыйный торган булган. Әнисенең түзәр хәле калмагач ире кайтканчы асылынырга уйлый. Бауны әзерләп урындыкка менеп басуга моның баласы елый башлый. Урындыктан төшеп баласын имезеп алырга була. Бала өйнең түр ягында була. Утыра икән бу баласын имезеп теге асылынырга җыенган яктан бер ир ат эндәшә ди. Син озак буласыңмы әле, күпме көтәргә була инде ди икән. Аермачык шулай эндәшкәнен ишеткән. Әнисе баласын тиз генә юрганга төргән дә өйдән чыгып йөгергән. Ире кайтканчы урамда йөргән. Шуннан соң башына асылуны турында башка уй килмәгән. Иреннән аерылып башка иргә кияүгә чыгып тагын ике кыз бала табып гомеренең ахырына кадәр бәхетле яшәгән.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

02 Jan, 15:28


Раиса Архиповна дигән күршем - 92 яшендә вафат булган яраткан энесе Федор Архиповичның сеңлесе. Ул миңа сөйләгәнчә, артык өстәмәләрсез язам сезгә.

1941елда Федяга 22 тулды. Чибәр егет тирә-як авыллардан барлык кызлар да, Федяның игътибарын өмет итеп, безнең клубка киләләр иде. Ләкин аңа бер генә кыз ошады – тыйнак Анна. Ул беркайчан да танцыга йөрмәде, әти-әнисенә һәм сеңелләренә булышты, кыскасы, бик әйбәт кыз. Һәм безнең Федька бөтенләй яратудан кибә башлады. Анна һәрвакыт әти-әниләре белән булганлыктан, Федя аңа үз хисләрен әйтә алмады. Аңа хат язарга булды. Яз ае, яшьләрнең каны кайный. Хатны ул безнең почтальон аркылы бирде. Икенче көнне безгә Федьканың хатын күтәреп Аннаның әтисе килде. Әти-әниләр белән нәрсә турындадыр сөйләштеләр. Туй ясарга булдылар. Бер-берсен сөяләр икән нигә туй ясамаска?
Аннаның әти-әниләре аны безгә кунакка җибәрәләр иде, хәтерлим әле, алар Федька белән верандада утыралар иде, Анечка бөтенләй алсуланып елмая, күзләре идәнгә карап елмая, ә Федька аңа яратып карый. Ул аны өенә озата иде. Авылдагы барлык кызлар еладылар - чибәр егетне югалттылар бит.

Ләкин сугыш башланды, Федьканы фронтка алдылар. Анечка бик елады, борчылды. Ә аннары, безне барыбызны да язмыш таратты, кыскасы, Анюта белән элемтә өзелде.

Сугыштан соң Федор исән-сау әйләнеп кайтты, үзен куркынычлардан ниндидер көч саклаган, имеш, дип сөйләнде. Һәм ул һәркайда үзенең Анютасын эзли башлады. Аның карточкасын күтәреп шәһәрләр буйлап йөрде, һәркайда сорашты. Озак эзләде, күп йөрде, ләкин таба алмады.

Еллар үтә, Федор эшли, колхоз председателе була, аны барысы да хөрмәт итә, ләкин мондый күренекле мужикның хатыны нәрсәдән юклыгын беркем дә аңламый. Ә бит ул Анясын көткән иде. Аңа 40 яшь тулгач, бервакыт ишегалдында эскәмиягә утырып, кулын минем иңбашыма куеп елап җибәрде Анютам исән түгелдер инде ди. Исән булса күптән табышкан булыр идек инде диде. Һәм гаилә корырга карар кылды.
Авылда бер тол хатын бар иде, чибәр, кызы бар, тәрбияле. Аны кияүгә алды ул.
Яхшы яшәделәр, уллары туды. Ләкин Федор миңа гел әйтә иде, хатынымны ярата алмыйм,  Анютамны онытып булмый дип.

90 нчы елларда хатынын җирли. Федорның улы хәрби була, әтисенә һәрвакыт акча да җибәрә һәм мөмкин булганча кайтып хәлен белергә тырыша. Улы хәрби кеше булгач төрле шәһәрләрдә яшәде. Ул Аннаның фотографиясен үзе белән йөртте. Әтисененең тарихын белде ул, аңлады аны, гаепләмәде. Шуңа күрә Аннаның фотосын үзе белән йөртте. Ул да эзләде аны.  Без «Жди меня» тапшыруына да соңыннан яздык, ләкин таба алмадык.
2001 елның көзендә безнең Федорның йөрәге начарланды,  сагышланды, Аннаны искә төшерде,  елады.

Үләр алдыннан бер ай элек Федорның төшенә бер төш керә:  ул  авылы буйлап йөри икән. Туган, үскән, Анюта белән чәй эчкән йортка керә һәм карап тора – сөйгән кызы өстәл әзерли. Ул аның янына ташлана, кочаклаша башлыйлар, елыйлар икән. Ул аңа, гомерем буе сине көттем, кияүгә чыкмадым, эзләдем, ләкин файдасыз, дигән. Ялгызым шулай диңгез буенда яшәдем,  ә хәзер  бергә булырбыз, дигән.

Федя шул төшен миңа сөйләгәндә күрсәң икән син аны ди. Терелеп киткән булды, күңеле күтәрелде. Без тиздән бергә булабыз диде.  Соңгы вакытта аның сәламәтлеге какшады, аяклары, аркасы бик сызлады, йөрәге авырта башлады. Ә монда яшәргән кебек булды.

Федор үләсе көнендә  караватыннан тормады, бары тик миннән аны парадча киендерүемне, чәчен таравымны һәм кырындыруымны гына сорады. Мин барысын да үтәдем, чиста күлмәк кидердем, чәчен тарадым. Менә менә Федяның безнең арадан китәчәген сизендем.  Аның белән оныгынмы утырырга калдырдым да, ә үзем кибеткә йөгердем. Шунда минем оныгым шалтырата, бабайга бөтенләй начар, янәшәдә ниндидер хатын - кыз күрә, ди. Йөгереп кайттым, ә ул бәхетеннән тәмам балкып тора.  Минем Анечка янәшәдә басып тора, мине тапты, ди, озакламый китәбез, ди!

Мин курыктым, попны чакырдым, ул догалар укыды. Федорыбыз елмаеп үлде һәм соңгы чиккә кадәр янәшәсендәге бер ноктага карап, кулын шунда, бушлыкка сузды. Аның артыннан Анясы чыннан да килгән булгандыр, күрәсең, дип сөйләвен тәмамлады Раиса Архиповна.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

31 Dec, 13:50


Мин дә языйм әле. Минем бабай сугыш ветераны иде. Әби белән бик озак бергә яшәделәр. Башта бабай үлде. Бабай үлгәч әби бик юксынды, сагынды аны. Әби бер үзе торып калды. Без чиратлап барып йөрдек. Ашарына пешердек, өйләрен җыештырып тордык. Берсендә куна калдым әби янында. Иртәнге бишләр тирәсендә ул мине уятты. Ашыйсым килә ди. Мин тиз генә ботка пешердем дә әбигә бирдем. Шунда әби әйтә, ә бабаеңга нигә бирмисең ди. Мин каттым ңа калдым баскан урында. Әби бабай юк бит инде дим. Ә ул миңа нишләп булмасын әнә утыра теге урындыкта аның да ботка ашыйсы килә ди. Бер биш минут ни әйтергә белми тордым. Шул көннән соң әби көннән көн сүрелә башлады. Урын өстенә калды. Өч айдан үлеп тә китте. Неужели бабай килеп йөргән инде аның янына.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

28 Dec, 02:07


Мин әле кечкенә чакта, ерак туксанынчы елларда булган хәлне язам сезгә.

Ул вакытта без әти-әни һәм апам белән шәһәр читендәге фатирда яши идек. Беркөнне төнлә, таң алдыннан диярлек, ишектә звонок биргән тавыш ишеттем. Шулай да бу вакытта безгә кемгә килергә кирәк булды икән дип уйладым. Мин сикереп тордым да әти белән әни янына йөгереп килдем, ләкин алар берни дә ишетмәдек, апам да ишетмәдем дип әйттеләр. Төш күргәнмендер дип уйладым һәм йокларга яттым.
Күпмедер вакыт үтте һәм тагын звонок. Әти-әнием янына бардым алар тагын ишетмәдек диләр. Тик мин үземнең бу вакытта йокламаганымны төгәл аңлый идем, сәгать нәкъ төнге өч иде. Аннары бу тагын күпмедер вакыт, берничә тапкыр дәвам итте.

Иртән без әти белән бу хакта сөйләштек, һәм ул миңа ышанам диде. Аның балачагында шундый хәл булган. Балалар безнең күзләрдән һәм колаклардан яшерелгән башка дөньяны яхшырак сизәләр диде.
Әти әбисе, төнлә чакырылмаган кунаклар ишек шакымасыннар дип, ишек янына төнгә балта куя торган иде диде. Без дә шулай эшләдек һәм бу хәл башка кабатланмады.
Әтинең әбисе ишекне үлгән туганнар шакый, алар нидер әйтергә, ниндидер хәбәр җиткерергә телиләр. Ләкин ишекне ачарга ярамый андый очракта дигән. Әбисе шулай сөйләп калдырган.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

26 Dec, 02:28


Мәктәптә укыган вакыт иде ул вакытта. Күрше бабай сөйләгәнне языйм әле.
"Миңа 22 яшь иде ул вакытта. Заводка эшкә урнашкан гына вакыт. Безгә тулай торак бирделәр. Бер бүлмәгә 9 егет урнаштык.
Ул көнне мин эштән соңарып кайтты. Егетләр инде кичке ашны ашап шахмат уйнап утыралар иде. Күрше бүлмәдән дә кергәннәр дуслар. Мин шуның кадәр арып кайттым. Соңрак ашармын әле дидем дә караватыма аудым. Шунда минем өскә зур мәче сикереп менеп утырды. Күзләре шундый сәер әллә ничек миңа карый. Йөрәгем куркудан атылып чыга дип торам. Мин кычкырырга телим, булмый. Егетләр миңа игътибар бирми, көлешә көлешә уйныйлар. Аннан соң мин кычкырып җибәрдем теге мәче минем өстән сикереп төшеп юкка чыкты. Егетләр миңа борылып карадылар. Мәченең сикереп төшкәнен алар да күргән. Нинди мәче булырга мөмкин бу дип бөтен карават астын карадылар юк. Шунда арабыздагы бер олырак абый әйтә: бу бичура (домовой) ди. Сине кисәтергә килгән. Тиздән син бу бүлмәдән китәчәксен ди. Бүлмәдә тынлык урнашты. Нигәдер шомлы булып китте. Егетләр шахматларын җыеп куйдылар. Ни уйларга да белмичә йокларга яттык.
Ә икенче көнне иртән сугыш башланды. Һәм тулай торакта яшәүчеләр арасыннан иң беренче фронтка мин киттем. Менә бичура нәрсәгә кисәткән булган икән. Башка мин тулай торакка кайтмадым" дип сүзен тәмамлады

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

24 Dec, 03:38


Рус милләтеннән бергә эшләгән хезмәттәш үзе белән булган хәлне сөйләгән иде. 15 ел элек булган бу. Иртән эшкә барырга җыенам да. Бернәрсәне дә онытмадыммы икән сүндерергә дип квартирны карап чыктым. Ишек янына килеп җиткәч кинәт, аякта да басып тора алмаслык мине йокы басты. Аяклар мамык кебек булды һәм мин прихожийда сузылып яттым. Минем янга бер озын чәчле яшь хатын-кыз килеп иелде дә аркамнан сыпыра-сыпыра: җирдән килден, җирдән кит ди. Шуннан соң мин аңыма килеп торып бастым ди. Сәгатькә карыйм 15 минутлап вакыт үткән. Ишекне ачып чыксам күрше ишеге янында да түгел, безнеке янында түгел бер күч кара җир ята ди. Күршеләр белән ишекләр почти терәлеп тора ди. Аптырадым бу әйбергә ди. Нәрсә булды бу. Кем мине, нәрсәдән коткарды вопще аңламадым ди. Бозык ясамакчы булганнардыр инде. Ләкин нигә ул җир күрше белән ике арада ятты икән ди.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

21 Dec, 17:07


Миңа әнинең үлгән күршесе төшкә керде. Әпи бик тә ашыйсы килә ди. Шул төштән соң ике атна тирәсе үткәндер кызын очраттым. Әниең төшкә керде ипи ашыйсы килә дип әйттем. Ә кызы әйтә, без аңа селедка алып барган идек, бик ярата иде ул аны, көн саен ашарга да риза иде, ә менә ипи тыгарга онытканбыз ди.
Үлгәненә өч ай үтте. Менә ничек шулай төшкә керәләр алар ә?

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

19 Dec, 02:28


Балаларым ,татар алкасы булэк иттелэр,алтынны.туган көнеиэ.берничэ көннэн карасам ,алкамнын берсе юк.икенче туган көнем житте,
Алкамны кызганып исемэ төшердем,балалар бүлэге булмаса дә бу кадэр булмас иде,бигрэк жэл димен иремэ.Иртэн йокыдан уянганда кулымда алка,артыраплар киттем.йоклаганда төшкэн булсада,ел буенча эллэ ничэ тапкыр урын-җирне алыштырган бит инде.могҗиза дими ни дисең?

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

18 Dec, 03:14


Әти үзенең дусты белән булган хәлне сөйләгән иде. Дусты өй салып хатыны һәм баласы белән шунда күченеп яши башлыйлар. Өйгә керә торган баскыч яны ничектер буш тора, берәр нәрсә куеп матурларга кирәк дип, дусты базарга бара. Анда ул ике таш юлбарыс статуясы сатып ала. Шуны алып кайтып өйгә керә торган баскычның ике ягына куя. Бик матур иде ди әти. Шуны куйганнан соң бер атнадан нәни кызлары үлә, аннан соң ай ярым үткәч хатыны үлә. Шуннан соң әтинең дустын өендә асылынган килеш табалар.. Милиция бу юлбарысларны күргәч, сраза танып алалар. Алар зираттан урланган булган. Зиратка керә торган капканың ике ягында торган булганнар. Шуннан урлап базарда саткан булганнар.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

17 Dec, 04:14


Минем белэн дэ булган хэлне языйм эле. Иртэн улым 1 классов укый, мэктэпкэ жыенабыз. Ирем машина янына тошеп китте, балага инде чыгып китэр алдыннан туалетка керегэ кирэк булды, ишеге ачык, мин басып котеп торам. Хэм безнен яныбыздан бэлэкэй генэ кара тостэге бик матур песи баласы йогереп залга кереп китте. Улым да курде. Эни кара, кара нинди матур песи баласы ул диеп куанып кычкыра башлады.

Икенче случай.
Йокларга яттык. Ойдэ жылы, оскэ япмаган, эле йоклап китмэдем, шуннан сизэм авырткан аягымы шундый йомшак, шундый жылы, узе жирел генэ эйбер килеп ятты, уйлыйм эле, песи ятты диеп, только бездэ песи булганы юк!!! карарга курыктым. ( бэлки мине лечить итмэкче булдымы икэн?) Аягымны тартып алдым да бисмилламны эйтеп юрганны яптым.
Менэ шундый хэллэр.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

17 Dec, 02:40


Минем сеңлемнең дә шулай мәче итеп кургәне бар әниләр өендә.Бусагадан атлап кергәндә абынып киттем ди,чак егылмый калгач,нишлисең дигәннәр,песиегезгә баса яздым,ди.Барсы да аптырашып карап торалар,бездә песи юк бит диеп,ди.Берничә кабатланган әле бу хәл.Идәнгә сылашып кына йори ди.

Городта яшәуче бер туганым ванная булмәсендә бар ди,әкияттәге кебек кечкенә матур бабай итеп,ире белән улы гына күрә только.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

17 Dec, 02:40


Хэерле кичлэр,Эльмира. Миндэ дэ булганы бар андый хэл. Снимать итэргэ бирэ торган квартирам бар,шунын ачкычын куйдым шифоньер остенэ. Хэзер мина яздылар, квартира карыйк дип,ышандырдым,килэм,курсэтэм дип. Ачкычны карыйм,юк..... Урындыкка басып,ботен жирне карап тоштем,юк. Ярар,боларга отказ бирдем. Бер оч коннэн нэрсэдер алам дип кулымны сузсам шунда оскэ, нэкъ шунда остэ ята, нэкъ шул урында

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

16 Dec, 15:18


Мин шулай кызыма алып куйган алтын муенсаны эзлэгэн идем.Алып кайтып дубленка кесэсенэ салып куйдым,купмедэ сон искэ тоште,юк кесэдэ,эйлэндереп тэ карадым,селкедем дэ дубленканы юк.2 жэй урамга чыгарып киптереп,кагып,кесэлэрен эйлэндереп карап керттем юк.Ничэ елдан сон,эй шаярттын инде,кайдан алсан шунда куй дип йорт иясенэ эйткэн идем,берэр коннэн карасам дубленка кесэсеннэн чыгып асылынып тора.Бар ул йорт иясе бездэ дэ,

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

16 Dec, 14:33


Авылда яшибез. Урын жэйдем.иптэше носкиларын салып куйды аяк астына.иртэн торып носки киям дисэ юк носкилар.нык эзлэдек .бер атнадан сон тагы кич урын жэям.мендэрнен напернигы белэн тышлык арасында бумеранг булып аккуратно теге ике носки ята ирем белэн икэулэп телсез калдык.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

16 Dec, 13:39


Домовой темасына мин дә языйм әле узем белән булган хәлләрне,кеше ышанмасны чын булса да сөйләмә,диләр😂но бу чып-чын:
Безнең өйдәге бер спальняда гына була андый кызыклар.Штора элергә мендем,өстәл өстенә генә бастым да ,шторный лентаны тартып тигезләп торганда,бер дә юктан теге җепләр чияләнде,буталды,берничек тә сутмәле тугел.Буй да җитер-җитмәс,муеннар,кулбашлар арып бетте,юк инде,булмый.Бер бәләки урындык бар,шуны куеп басыйм,дип кухнядан алып кереп яңадан мендем.Менә кеше ышанмаслыгы шунда,карасам,җепләр тип-тигез,бер чияләнгән җире юк,әйтерсең утюклап куйганнар.Шак каттым.Шаяртуы булгандыр инде мине.
Шул булмәдә кунакка килгән племяннигымда әйтә иде,анда йокламыйм,төннә аякта утырып йоклатмый нарсәдер дип.
Тагын бер хәл.Яшь баласы белән кызларым шунда йоклыйлар кайтканда,алар белән андый-мондый хәлләр юк,но китергә җыендылар,баланың соскасы(пустышка)шунда диванда ятканын барыбыз да кургәнбез,но киткәндә генә юк инде.Актармаган,эзләмәгән җир калмады.Диванны ничә тартып,сутеп җыйганбыздыр,ботен постельлләрне селкеп-сутеп беттек.Юк.
Киттеләр.Алар киткәч тә эзләдем,мендәр,юрган тышларын салдырып беттем.Өч коннән соң,керсәм,диван башында (подлокотникта)тора инде теге соска.😂
Шуннан соң домовоем белән сөйләштереп йорим,конфетлар куям.😄Аларны алмый.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

16 Dec, 11:22


Язым әле мин дә бәлки сез дә сынап карарсыз. Бер 4-5 ел элек булды инде бу. Квартплата түләргә дип акчаны шкафның тартмасына салып куйган идем. Түләр көн килеп җитте акча юк бит урынында. Астын өскә китердем тартманың, юк акча. Үзем генә торам. Миннән башка өйдә кеше юк. Эшкә килгәч кызларга сөйләдем. Шунда берсе әйтә. Кайткач өстәл аягына бау бәйлә дә домовой җитте шаярма алган әйбереңне урынына куй дип әйт ди. Кайткач шулай эшләдем. Икенче көнне наруш тартманы ачып карадым, юк. Ышанмадым инде мин моңа. Яңадан бер өч көн үтте наверно нәрсәдер алырга дип тартмагы ачсам акчаларым шунда ята. Мин просто шок хәлендә булдым. Ул акчалар юк иде бит анда ничә тапкыр әйләндердем мин ул тартманы астын өскә.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

14 Dec, 17:22


Минем бабай мин туганчы үлгән. Ул үлгәндә апама 16 яшь булган. Бабай үлгәч беркадәр вакыт үткәч ул апаның төшенә керә башлаган. Апаны үзе янына чакыра икән. Апа бик курыккан, чөнки төшендә дә ул бабайның үлгән икәнен белә. Аңа әйткән мин бит әле яшь миңа иртә синең яңга барырга. Минем әле кияүгә чыгасым бар балалар тудырып үстерәсем бар дигән. Бабай тыңлап торган да әйткән, алайса әйдә сөйләшеп куйик кайчан да булса син минем янга кемне дә булса җибәрерсең дип.
Ун ел вакыт үтеп китә шул төштән соң. Апай кияүгә чыгып бала таба. Беренче ире белән аерыла. Икенче тапкыр кияүгә чыгып тагын бала таба. Ләкин бу баласы йөрәк авыртуы белән туа. Ай ярымнан баласы үлә. Баласын бабай яткан кабергә күмәләр. Чөнки 10 елдан артса рөхсәт ителә. Баланы күмгәннән соң әбигә (бабайның хатыны була инде) төш керә. Бер матур гына агач өй янында эскәмиядә елмаеп бала тибрәтеп бабай утыра ди. Карале миңа бала калдырып киттеләр бит дип әйтә ди.
Менә шунда ун елдан артык апайның күргән төше исләренә төшә. Бабай бит аннан кемне дә булса китерерсең дигән булган.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

11 Dec, 12:47


Ирем белән Питерга барганда булды бу хәл. Барабыз караңгы төште. Мин обычно йоклап алам дисәм дә әз генә черем итә идем. Ә монда нык йокыга киткәнмен. Каты итеп боковой тәрәзәгә шакыганга уянып киттем. Аңышып бетә алмыйм, тәрәзәгә карыйм. Барабыз. Караңгы. Юл туры. Каршыга машина килгәне күренә. Иптәшемә борылып карасам ул йокыга киткән. Шунда исеме белән дәшеп кычкырып җибәрдем. Ул уянып тормозларга басты. Бәхетебез бар да яхшы булып тәмамланды. Безне саклаучы фәрештәләр бардыр ул чыннан да. Барган машинаның тәрәзәсенә шакып кем уятырга мөмкин.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

08 Dec, 10:57


Мин дэ языйм эле. Теге ковид вакытларында минен одноклассница китеп барды бу доньядан, тромб оторвался диделэр инде.. Урыска кияугэ барган иде, тормошлары бик бармаган, креститься итте микэн, ансын белмим. Ире тоже безнен одноклассник булды, иртэ китте доньядан. Бер кызлары булды. Бик куп вакыт утмэде, тош курэм, как будто вечер уткэрергэ жыйынабыз икэн, вечер одноклассников тип. Теге киткэн кыз эйтэ икэн, мин барам, кызлар, только минэ киергэ , уранып барырга кирэк, зур гына ткань кирэк, дип. Мин эйтэм, синен бит, кулмэген шул тиклем матур, бар шунын белэн, дим.
Шул кадэр грустно итеп йылмайып карады минэ, до сих пор исемдэ. Азактан белдем, аны, оказывается, кэфен белэн тугел, э кулмэк кейдереп жирлэгэннэр икэн.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

06 Dec, 03:47


Элек бергә эшләгән коллега сөйләгәнне язам сезгә. Аңа бозык эшләгән булганнар. Менә шул бозыкны чыгартырга бер әбигә барган булган. Шул әби нәрсәдер эшләргә кушкан инде моңа. Өенә кайткач шуны эшләгән бу. Аннан соң шул әби биргән әйбернедер инде чүплеккә ташлыйсы булган. Чүплеккә ташлагач артына борылып карарга кушмаган. Бу хатын ташлаган моны, артына борылып карамыйча киттем өйгә таба ди. Ә арттан сизәм ди кемдер бара ди. Даже аяк тавышлары ишетелә ди һәм миңа исем белән эндәшә ди. Алай да борылып карамадым ди. Икенче көнне моңа бозык эшләгән хатын килә (әби әйткән булган шул кеше сиңа киләчәк мин әйткән эшләрне эшләгәннән соң дип). Керүен кергән теге хатын моның өенә ә чыгып китә алмый ди. (Хуҗа хатын үзе бар кит дип әйтергә тиеш.) Тора ди теге дус хатыны ишек янында. Йөзләре үзгәрде ди. Чыгар мине дип кычкыра ди. Аннан соң тезләнеп ялварырга тотынды ди чыгар зинһар өчен мине дип ди. Гафу үтенмичә дөресен әйтмичә чыга алмыйсың син моннан дигән. Теге дөресен әйткән, ишек кырына кара җеп белән инә куйган булган шуны күрсәткән. Үзең куйгансың үз кулың белән ал да бар чыгып кит, күземә башка күренәсе булма дип әйттем ди. Инәсен алды да чыгып йөгерде алдын артын күрмичә ди. Шуннан соң хәл кереп, тормышым җайланып китте дип сөйләгән иде.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

04 Dec, 04:09


Бу хәл безнең белән мәктәптә укыган вакытларда булды. Дустым белән бер-беребезгә кунарга йөри идек без. Бергә өй эшләрен әзерли идек. Берсендә мин аларда куна калгач булды бу хәл. Иртән йокыдан торгач ашадык, чәй эчтек тә мәктәпкә чыгып китәргә җыендык. Дустым, гадәттәгечә чыгып киткәндә: әни ишекне бикләрсең дип кычкырды. Без аермачык Фәния апайның: ярар дип әйткәнен ишеттек. Шуннан соң без бер беребезгә караштык та артыбыздан ишекне ябып ничек чыгып йөгергәнебезне белмәдек. Ничек мәктәпткә очып барып җиткәнемне хәтерләмим дә. Чөнки ул көнне өйдә Фәния апай юк иде иртән. Ул эшкә иртәрәк чыгып киткән иде.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

02 Dec, 04:01


Мин сезгэ узем белэн булган бер хэлне язарга булдым эле. Ул вакытта мина 12 яшь иде. Кич белэн велосипедта йоргэндэ бер ташка бэрелеп егылдым. Икенче конне бик каты аягым авырта башлады. Аякка басып булмады. Мине больницага салдылар. Авырту икенче аягыма да кучте. Врачлар авыртуны баса торган уколлар ясадылар. Анализлар алдылар.  Уколнын ярдэме бик булмады. 4 кон яттым. Авырту басылмый. Бишенче конне кичкә таба изелеп йокыга киттем. Сэгать ничэ булгандыр тунып уяндым. Беренче уем тэрэзэне ябарга онытканнар ахырысы дип уйладым. Палатада ботенеседэ йоклый. Берзаман карыйм мина таба ниндидер фигура салмак кына, болыт кебек йозеп килгэн кебек килэ. Якынайгач моны хатын кыз икэнен курдем. Минем янда туктады да аякларымны уа башлады. Сизэм авыртмый башладылар.
Мин курыкмадым да нигэдер ул ападан. Эллэ анлап житкермэдем шунда кем икэнен. Аннан сон мина таба иелеп пышылдап: курыкма мин сина начарлык эшлэмим. Синен аякларын авыртмаячак. Эниенэ сэлам эйт диде. Мин кузлэремне тобэп ана карадым да таныш йоз курдем. Ул минем карт эбием иде. Анын фотосы безнен ойдэ эленеп тора. Шуннан таныдым. Аннан сон ул юкка чыкты. Мин янэ йокыга киттем. Иртэн уянгач аякларым чыннан да авыртмый иде. Только мин шуны анламадым. Чыннан да курдемме мин аны или ул тош булдымы. Тагын ике кон ятканнан сон мине чыгардылар. Белмим эллэ уколнын файдасы булды эллэ чыннан да карт эбием дэвалады.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

29 Nov, 21:05


Кайнатам улгэч 1 ел керде тошемэ, бер кондэ калмыйча. То ямьсез булып, то матур булып. Йокларга курка идем. Узе исэн вакытта, намаз, дога укымасада мина намазга басарга куша иде. Шул исемэ тошеп намазга бастым, шуннан сон туктады. Э быел январь аенда больницага ятарга туры килде йоклелек бн. 10 кон ятып чыктым. Шуннан кабат керэ башлады тошкэ. Э бэбилисе конне кергэн тошемне мэнге онытасым юк. Тошемдэ баш очыма утырып тыныч кына мина карап, котеп утыра иде. Куркып уянып киттем. 1.5сэгатьтэн суым китеп уяндым. Йоклелек вакытында район врачлары алып кала алмаячакбыз без сине дип казанга барырга кушалар иде бэбилэргэ. Шуна борчылып кергэндер инде гел тошемэ. Кровотечение булып арты авыррак булды бэбидэн сон. Шуннан сон кермэс булды. Тынычлангандыр дидем оныгы тугач😊

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

29 Nov, 12:29


Минем әни улгэч, ике атна төшкә кердэ. Эхххх, бер кулмэгем юалмыйча калды . Эзлэдек , бөтен өйне эзләп чыктык, тапмадык. Шуннан соң Казанга кайткач , шкафны ачсам , әнинең кулмэге килеп төштә . Шуннан соң төшкә кердэ, шул матур кулмэктэ .

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

28 Nov, 09:58


Төшлек төркеменә рәхим итегез, дуслар. Төшләрне юрау төшлек китапларыннан алына. Ислам, Мөселман, Настрадамус, Ванга, Цветкова, Фрейда, Миллер, Хассе, Лоффа, Азара,  Лонго төшлекләре кулланыла.
⬇️⬇️⬇️

https://t.me/sonnik_t

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

22 Nov, 06:36


Әнинең бер дус хатыны база отдыхада юбилеен үткәрә. Әнине дә чакыра шунда. Бер 15 ләп кеше булганнар алар анда. Шимбә барып ял көне кайтканнар. Бу 90 нчы еллар. Ул вакытта видиокамералар бик сирәк кешедә генә булган инде. Боларны видиога төшерүче булмаган но фотога төшкәннәр. Фотога бер дус кызлары төшергән. Юбилейдан соң теге кыз пленкаларны фотомастерскаяга биргән фотоларны ясарга. Фотолар әзер булгач бу дус кызлары әнигә звонить итә. Мин бер фотоны аңлап бетермим, бик сәер фото бар ди. Хәзер киләм фотоларны күрсәтәм ди. 20 минуттан килеп җиткән. Юбилей фотолары арасыннан бер фотоны алып әнигә күрсәтә. Ул фотоны как раз әни төшергән булган. Анда әни юк. Но ниндидер ир ат бар ди. Теге дусты бу кем соң, юбилейда юк иде бит бу ди. Әни тоже фотога карап аптырашта кала. Йөзе дә әллә нинди аксыл ди, аннан соң басып торган төсле дә түгел ди. Как будто асылып торган төсле ди. Ну әни белән дусты бу фотоны бер кешегә дә күрсәтми торырга булалар. Теге дусты шул фотоны тотып апасы янына бара. Юбилей көнне базада аның шул апасы дежурда була. Апасына фотоны күрсәтеп бу мужик ничек безнең юбилейга эләккән дип сорый. Апасы фотоны карый да авызын ачып катып кала. Бу бит бездә эшләгән электрик ди. Нинди электрик тагын дип сорый теге кыз. Апасы бу электрикның нәкъ боларның юбилее үткән этажда үзенең бүлмәсендә 5 көн элек асылып үлгәнен әйтә. Әйбәт мужик иде, нигәдер хатыны аннан аерылып баласын алып каядыр китеп барган. Сережа даже кая киткәннәрен белмәде. Бик нык борчылып, кызын сагынып йөрде. Аннан соң менә шушы хәл булды. Кайгысыннан асылынгандыр инде дигән апасы. Башка бер фотода да булмаган ул. Только менә шул бер фотода. Әни белән дус кызы ул фотоны башка бер кешегә дә күрсәтмиләр, яндыралар.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

22 Nov, 04:58


Балкон тәрәзәләрен юарга менә шундый робот мойщик бар бу төркемдә. Бәлки кирәктер сезгә
⬇️⬇️⬇️

https://t.me/+a6dqLaNbFydhMmRi

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

22 Nov, 04:01


Яңа ел якынлаша, дуслар!
⛄️❄️🎄

Бу төркемдә бик күп бүләкләр таба алырсыз. 🎁
Үзегез өчен, дусларыгыз, туганнарыгыз, балаларыгыз һәм яраткан кешеләрегез өчен.

  📎 Бик күп товарлар бар анда. Вакытлыча куям кереп калыгыз. Вакытыгыз булганда карарсыз.

⬇️⬇️⬇️

https://t.me/+a6dqLaNbFydhMmRi

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

20 Nov, 07:37


Бу хәл минем ике туган апаемның туенда 35 ел элек булган. Апайның туена өч көн кала әнисенең әнисе үлә. Туйга кешеләр чакырылу сәбәпле, ресторанга акча түләнгән булгач туйны барыбер үткәрергә булалар. Беренче көн туйлары әйбәт кенә үтеп китә. Икенче көнне яшьләр шул үлгән әбинең өендә җыелышалар. Әби ул өйдә бер ел яшәмәгән инде. Шәһәрдә кызында торган (кәләшнең әнисендә инде). Авылдагы өй бик матур. Бакчада күп кура җиләкләре үскән. Яшьләр шашлыклар ясап күңел ачалар. Бакчадагы кура җиләкләрен дә авыз итик әле дип шул кура җиләкләре үскән якка чыгалар. Бер минут тирәсе үткәндерме юкмы кәләш янына килеп: синең анда бер әби кура җиләкләре җыеп йөри дип килеп әйтәләр. Ниндирәк әби икәнен дә әйтәләр. Кәләш болар бит минем әби турында әйтәләр дип бергәләп кире шунда китәләр. Ә анда бернинди дә әби уже күренмәгән. Дальше уже болар куркуга төшәләр. Күңел ачу дәвам итми. Таралышып бетәләр. Икенче көнне авыл халкына тарала бу хәл. Олылар бу гаиләнең бәхете булмас диләр. Апаларның тууга балалары үлә. Шуннан соң алар аерылышалар. Ә апа баласы туасы көнне төш күрә. Әбисе бала яткан бишекне селкетә селкетә мин бу баланы үзем үстерәчәкмен дигән. Әби үзе үлгәннән соң сраза туй үткәргәнне яратмагандыр инде күрәсең. Апа яңадан биш елдан соң кияүгә чыгып ике бала үстерәләр.

Админ ресторан дигәнне кафега төзәт әле. Ялгыш язганмын. Кафера үтә туйлары. Кеше шул ресторан дип язгач ышанмыйлар икән бу булган хәлгә.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

18 Nov, 06:09


Бу турыда миңа әти сөйләгән иде. Ул вакытта әле ул өйләнмәгән булган. Аларның күршеләрендә бер әби белән бабай яшәгән булган. Менә шул әби яшьрәк вакытларында булган хәлне сөйләгән әтигә. Төнге икеләр тирәсендә әкрен генә ишеккә шакыган тавышка уянып киттем. Төнлә кем булыр дип уйладым. Торып глазоктан карарга бардым. Ишек янына килеп җитүгә теге яктан: кызым ач бу мин әниең дип эндәшкән тавыш ишетә. Моны ишеткәч каз тәннәре чыкты дип әйтә ди. Әнинең үлгәнен беләм бит инде ди икән. Әкрен генә глазоктан караса чынлап та әнисе басып тора ди. Хатыны ишек янында нишли икән дип ире дә килгән янына. Хатыныннан кем бар дип сораган. Хатыны әни килгән дип әйткән. Ире син акылыңдамы ул бит күптән үлде инде дигән. Ә мин селкенә дә алмыйча каткан килеш басып торам ди икән. Ире глазокка карый беркемне дә күрми. Сиңа төш кенә кергән хәзер ишекне ачып күрсәтәм диюгә, хатыны аңына килеп иренең кулын ишектән алган... Шуннан соң йокылар качты. Нинди күзгә йокы керсен ди икән.
Әле дә шул искә төшсә тәннәрем чымырдый дип сөйләгән булган. Башка кабатланмаган бу хәл.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

18 Nov, 04:00


Большая распродажа товаров для кухни на озон и вайлдберриз

1. Баночки для хранения - 324 ₽
2. Стильный графин - 146 ₽
3. Кружки - 235 ₽
4. Разделочные доски - 272 ₽
5. Набор посуды - 426 ₽
6. Оригинальный чайник - 698 ₽
7. Столовые приборы - 394 ₽
8. Набор сковородок - 1285 ₽
9. Набор ножей - 970 ₽

Все артикулы здесь

⬇️⬇️⬇️

https://t.me/+iutd109SpA5lNzky

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

15 Nov, 07:00


История от подписчика, с видео доказательствами .

Әни эшли торган мәктәптә камералар берәр нинди хәрәкәт булса яздыра башлыйлар.
Төнлә белән икенче каттагы камера яздыра башлый. Охранник мониторга карап бер малайны күрә.
Директорга шалтыратып мәктәпкә кемдер кергән дип әйтә. Директор бар менеп карап төш ди.
Охранник (хатын-кыз) менә өскә һәм үз күзләренә ышанмый. Анда чыннан да бала була. Ләкин ул ярымүтәкүренмәле һәм янып торган кебек.
Охранник куркуыннан тиз генә аска төшеп китә дә таң атканчыга кадәр аста ишек янында утыра.
Ә иртә белән директор укытучылар килгәч алар камера яздырган язманы карыйлар. Анда чыннан да бер малайны күрәләр. Ул малай бер 10 минут шунда басып тора һәм юкка да чыга (видионы карагыз).
Икенче видиодагы язма шул ук этажда төшерелгән. Монысы инде көндез. Дәресләрдән соң ике җыештыручы идән юалар. Шунда күзләре сәгатькә төшә. Сәгатьнең телләрен кемдер борып уйный (видионы карагыз).
Бу чып-чын язмалар. Теге баланы сез күрсен дип кызыл белән әйләндереп алдым.

(Интернетта алынды)

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

14 Nov, 05:01


🤔 Кайчакта нәрсә әзерләргә белмичә баш ката. Бер рецептлар төркемен куям сезгә.

👩‍🍳 Тәмле ризыклар дип атала 🍽 - әзерләргә әллә нәрсәләр дә кирәкми. Бик гади рецептлар.

Астагы сылтамага басып керегез 👇❤️

https://t.me/+J3KZfH6NEKg4ZmEy

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

13 Nov, 02:18


Үземнең бер танышымнарда булган хәл турында язып үтим әле. Танышым рус милләтеннән. Урта Азиядә туып үскән ханым ул. Аңа 12 яшь вакытта аның әтисе үлгән. Менә аның үлеме алдыннан сәер хәлләр булган. Башланган бу бер бала елаудан. Утыралар икән болар кич белән туганнары белән беседкада. Шунда бакчаларының иң ерак башында бала елый ди. Колакка ишетелә мәллә бу диләр. Бераздан тагын ишетәләр. Һәм болар бакчаны карап әйләнеп чыгарга уйлыйлар. Ләкин баланы тапмыйлар. Бер туганнары бу яхшыга түгел ди. Шуннан соң берничә көннән әтисе авырый башлый. Бик каты авырты ул ди. Шулай бер төнне йоклап ятканда тәрәзә шакыган тавышка уяндык ди. Әни кем микән дип карарга китте ди. Әти дә уянды ди. Ул әнигә тукта, ишекне ачма бар ят диде. Әни ярар диеп барып ятты ди. Но бераздан тагын шакыдылар ди. Бу юлы әни әтине тыңлап тормыйча ишекне ачып ишек алдына чыгып карады. Ләкин бер кеше дә будмады анда. Ишекне ябып йокларга ятты ди. Ә иртән без уянганчы әти үлгән иде ди.
Менә шулай әни әтинең җанын алырга килүчене ачып керткән булып чыга инде. Әти бит беренче шакыганда ачтырмады әнигә. Димәк әти белгән барысында. Ә әни икенче шакыганны ишеткәч әтине тыңламыйча ишекне ачты бит ди.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

11 Nov, 17:48


Минем ике әбием дә, әнием дә үләр алдыннан ак киемнән бер хатын-кызны күрдек дип әйттеләр. Бер әбием аны балконда басып аңа карап торганын әйтте. Әле бездән дә нинди матур хатын басып тора анда балконда дип сорады. Без конечно анда бер кеше дә күрмәдек инде. Икенче әбием дә тәрәзәнең теге ягыннан актан киенгән хатын мине күзәтә диде. Әни дә әтиең артында актан киенгән хатын-кыз басып тора диде. Мин шунда аңладым инде. Димәк 1-2 сәгатьтән әни дә җан бирәчәген. Шулай булды да. Әбиләрем картаеп үлде. Әнием начар чир белән үлеп китте. Урыннары оҗмахта булсын. 🤲

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

11 Nov, 04:55


Эштә шушы төркемдә укыганнарны урыс коллегаларыма сөйләгән идем. Шунда берсе әнисенең апасы белән булган хәлне сөйләде. Язып үтим әле сезгә. Аның сөйләве буенча язам:
"Әнинең апасының олы улы юкка чыкты. Аңа 25 яшь иде. Розыскка бирделәр. Ул апаның милиция, моргка күпме йөргәннәрен белсәгез. Җаныем ничекләр йөрәге түзде икән аның мәетләр карап йөреп. Апа картаеп китте, чәчләре агарды. Бар теләге улын табу иде. Һәм менә тагы чираттагы звонок булды. Апа тагын моргка китте. Коридор буенча барабыз ди. Стена буенда каталкаларда простыня каплаган мәетләр яталар ди. Мине бер бүлмәгә алып кереп бер мәет янына алып килделәр. Простыняны ачып күрсәттеләр. Монысы да улым булмады ди. Аннан соң моргта эшләүче мине озата чыкты. Барам аның артыннан теге коридордагы мәетләр арасыннан ди. Һәм кинәт колакка улымның әни дип эндәшкәне ишетелде ди. Борылып карадым юк бер кем дә ди. Һәм тагын әни дип эндәшкән тавыш ди. Шул коридорда каталкада яткан кайсыдыр мәетләр арасыннан ишетелдә ди. Шул тавыш ишетелгәне янына барып простыняны ачып карасам минем улым ята ди. Шулай итеп улын таный. Ә ул коридордагы мәетләрне бөтенесен бер кабергә күмәргә җыенган булганнар. Чөнки алар танылмаган булган.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

10 Nov, 06:00


Сез беләсезме, казанлыларның 67% ы кая барырга белмәгәнгә генә өйләрендә утыра?

Телеграмда  «Казан сандыгы " дип атала торган төркем бар. Анда сезгә матур урыннарны табарга ярдәм итәләр.
Шәһәр картасындагы яңа нокталар фотосы, ял итү өчен идеяләр, дуслар белән очрашулар — барысы да монда!

Төркемгә кереп калыгыз. Бик кирәкле төркем. Казанга килсәгез, кунаклар килсә сезгә кая барырга икән дип уйланып торасы юк. Барлык матур, текә урыннарны шушы төркемнән табарсыз.
⬇️⬇️⬇️

https://t.me/+xdZNclgfHhQ1ZjM6


Казанда дом Кекина бар. Шул йорт турында да укыгыз әле шуннан. Аны да аномальный урын дип йөртәләр. Күптәнге йорт. Бик матур төзелгән. Карап кайтыгыз.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

09 Nov, 04:28


Мин дә язарга булдым әле сезгә. 16 августа 2009 елда минем бабам үлде. Аңа инсульт булды. Больницада ятты. Иртән әби янына килгәч, эх оныкчыгымның туган көнендә була алмыйм инде, кайтасым килә иде дип әйткән. (Оныкчыгына ике яшь тулды ул көнне.). Әбине ярар карчыгым бар кайт инде дип кочаклап, елмаеп озатып калган. Әби өйгә дә кайтып өлгерә алмыйм, шалтыратып бабайның үлгәнен хәбәр итәләр. Бабайның ашын үткәргәндә оныкчыгы әйтә: әнә анда бабай утыра ди. Без куркышып бер беребезгә карап куйдык. Аңа берни әйтмәдек. Чөнки без бит аның үлгәнен беләбез ә ул юк. Аннан соң җидесен үткәргәннән соң зиратка бардык. Бала безнең белән барды. Бабай чакыра дип кабере янына йөгерде.
Хотя ул каян белсен 2 яшьлек бала аның каберенең кайсы урында икәнен. Аннан соң әле әбине әллә ничә тапкыр бабайның креслосына утыртмады. Анда бабай утыра бит ди.. Кырыгы үткәнче менә шул ике яшьлек бала чәчләребезне үрә торгызды бит.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

07 Nov, 15:29


Админ куй пожалуйста.
Кызың кияүгә чыктымы, кем туды дип сорыйлар.

Язмаганмын икән анысын.
Әйе чыкты. Онык үсеп килә. Малай.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

06 Nov, 17:14


Хатынның әнисе турында языйм әле. Урыны оҗмахта булсын инде. Но бик әшәке иде, бөтен әйбергә кысыла, кермәгән тишеге юк иде. Ә менә хатын минем киресенсә, бик ягымлы, ачык күңелле, әйбәт. Әнисенең шундый характерын белә торып та аңа беркайчан киресен әйтмәде. Ә анасы кызының шундый характерыннан файдаланып гел кызына мине яманлады. "Каян таптың син аны, мондый ир белән торганчы......" и китә иде тезеп сүзләрен. Башта мин түздем инде. Аңа ярарга тырыштым. Аннан соң каным катты уже аңа. Нәрсә эшләсәң дә ярамады. Квартирда ремонт башлагач, кысылып теңкәгә тиде. Синең кулларың тиешле урыннан үсмәгән ди. Гаиләне Кырымга алып бардым. Анда да хәерче тәре кешеләр әнә Европа буенча йөриләр син Кырымнан ерак китә алмыйсың диде. Дуслар белән пиво эчеп кайтсам, алкаш булдым. Хатынның дус кызлары килгәч мактап берәр сүз әйтеп куйсам берсенә бабник булдым. Кыскасы менә шулайрак теща белән яшәргә туры килде. Ну иң яратмаганым рульдә барганда машина йөртү буенча кысылып утыруы иде. 75 яшенә җитеп руль артына утырганы булса иде аның. Кая чабасың, нигә өстерәлеп барасың, ясалып бетмәгән нәрсә - ни генә әйтми иде инде.
Ике ел элек үлде. Күмдек тещаны. Тормыш дәвам итә. Нервада уйлаучы калмады. Но менә үлгәч әле 40 көне узмаган иде анда да бер хәл кылып алды бит.
Ял көне иде. Иртүк торып дачага киттем. Юллар буш, машиналар әз бераз тизлекне өстәдем. Менә шунда арткы сиденьедан таныш тавышны ишетәм. - Дурак, кая очасың син, бу дөньядан туйдың мәллә. Улсәң бәрелеп оныгыңга кем булышыр... Мин инде тещага кычкырмаска тырышып үземне кулда тотып барам. Ә үзем әле уйлап куйдым нинди онык турында сөйли бу дип. Малайга 13 яшь, кыз институтта өченче курста гына укый әле иртәрәк кияүгә чыгарга дим. Короче тизлекне киметмичә барам. Тещаның ачуын кабартып. Әкренрәк бар дим мин сиңа дип җилкәмә китереп сукмасынмы бу. Мин инде түзмәдем аңа акырырга тотындым - телеңне кысып утыр зиңһар, алайса точно бәреләчәкбез дим. Тегеңә акырып эчемне бушатып бетергәч кенә тещаның инде 3 атна кабердә ятканы мозгамга китереп сукмасынмы. Машинаны туктатып, курка курка арткы сиденьега борылып карасам юк бер кем дә. Нәрсә булды бу башка сыймаслык хәл бит. Дачага әкрен генә тизлек белән барып җиттем. Кайтканда да шулай. Өйгә кайтып кергәч хатын агарынган йөзләре белән мине каршы алды. Нәрсә булды дим. Безнең кызыбыз курсташ егетеннән балага узган, өйләнешергә җыеналар ди. Мин күтемә утырдым. Менә теща нинди онык турында әйткән икән. Менә шулай туасы онык турында хәбәр итте. Мине дә нәрсәдәндер саклап калгандыр инде. Шул хәлдән соң машинада йөргәндә дә тизлекне артык арттырган юк.
Чын булган хәлне яздым дуслар. Бер ялгансыз.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

03 Nov, 05:35


10 ел элек әнинең бик каты эче авырткач скорая чакырттык. Сукыр эчәгесе наверно дип алып киттеләр. Больницага алып килделәр. Урын юк. Коридорда калдырып киттеләр. Иртән карарбыз диләр. Әни елый, авыртуына чыдый алмый. Әти бөтен больницаны аякка бастырды.Әни инде аңын югалтты, тәне яна, маңгаена тир бәреп чыкты. В итоге срочно операциягә алып кереп киттеләр. Җитмәсә ут сүнде. Врачлар йөгерешеп йөргәнче 15 минутлап вакыт үтте. Шул арада ут та бирделәр. Әнигә операция ясадылар. Уңышлы үтте. Врач тагын бераз соңарган булсак, эчәгесе шартлаган була иде ди. Менә шул хәлләрдән соң больницадан чыккач, әни больницага ятасы көнне төнлә аның янына бер кечкенә сакаллы бабай килгәнен әйтә. Күзләре төпсез кебек ләкин бик ягымлы бабай иде ди. Менә шул бабай янына килеп баскан да: курыкма, бар да яхшы булачак, мин синең янында булачакмын саклармын, дигән дә юкка да чыккан.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

01 Nov, 07:08


Минем улыма яшь ярым иде. Ул бармагы белән төртеп то стенага, то ишеккә күрсәтеп абый дип әйтә башлады. Кайчакта кулларын сузып шул күрсәткән ягына бара һәм көлә. Мин инде курка башладым. Башы дөрес түгелме икән әллә дип. Иремә сөйлим бала белән булган хәлләрне ул ышанмый. Нормальный безнең бала ди. Бер көнне идәнгә утырып иске фотоларны рәткә салырга булдым. Улым минем янда идәндә уйнап утыра. Шунда бер фотоны кулына алды да бармагын төртеп абый дип күрсәтә. Ә фотода минем әти иде. Ул оныгының туганын бик көткән иде. Ләкин күрми калды. Бала туарга бер атна кала үлеп китте. Неужели балалар чыннан да шулай үлгән кешеләрне күрәләр икән? Ышанмаслык хәл бит.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

30 Oct, 07:07


Минем белән искиткеч очрак булды. Без ирем белән авылда яшибез. Мин балага уза алмадым 10 ел. Аңа карап мине ирем ташламады. Бар да яхшы булыр дип әйтә килде.
Май ае иде. Тәрәзәгә карыйм безнең капка янында бер бабай басып тора. Мин нинди бабай булыр бу дип чыктым. Исәнләштем. Ул да исәнләште, су сорады эчәргә. Су алып чыгып бирдем. Суны эчте дә: син бик әйбәт, мәрхәмәтле кызым. Тиздән сиңа син көткән бәхет елмаячак ди. Тагын миңа рәхмәт әйтте дә китеп барды. Авыл безнең кечкенә авыл халкын беләм мин. Ләкин бу бабайны күргән юк иде. Но алай да аның йөзе миңа ничектер таныш кебек тоелды. Бер атна үткәч интернетны актарып утырганда Николай Чудотворец иконасына күзем төште. Ул нәкъ теге бабайга ошаган. Бу булырга мөмкин түгел дим, ышанырга да ышанмаска да белмәдем. Ә аннан соң тагын бер атна үткәч мин үземнең балага узганымны белдем.

Интернеттан алынды

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

30 Oct, 05:01


Бүген мин бер гаҗәеп ханым - Зоя Федоровнаның каналы турында белдем. Ул дәвалаучы һәм таролог. Инде 40 елдан артык кешеләргә тәнне һәм җанны савыктырырга ярдәм итә. Зоя Федоровнага бөтен дөньядан кешеләр мөрәҗәгать итә! Бүген сезнең аның каналында бушлай диагностикага гариза калдыру мөмкинлеге бар:
https://t.me/+g4V8ZV7uoK83YThi

Ул сәламәтлек, акча, мөнәсәбәтләр һәм бәйлелекләр белән бәйле сораулар белән эшли. Һәр пәнҗешәмбе Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатьтә Зоя Федоровна туры эфирда бушлай энергетик сеанс үткәрә! Бүген  аның белән танышу һәм үзегездә аның уникаль сәләтләрен тою мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Аның каналы:
⬇️⬇️⬇️

https://t.me/+g4V8ZV7uoK83YThi

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

29 Oct, 02:23


Яшь вакытта П.Лумумба урамында квартир снимать итеп торган идек апа белән. Менә шул квартирда булган хәлләр турында языйм әле. Атна саен авылга кайтып йөри идек. Бервакыт бу квартирда сәер хәлләр була башлады. Авылдан килдек берсендә чәй куярга дип газ плитәсен кабызырга  шырпыны алсак шырпының бөтен  күкерте янып беткән. Аптырадык инде. Авылга кайтып киткәндә  кабы белән нормально шырпы калган иде. Тагын икенче очрак шунда. Ул заманда магнитофон уйната идек бит. Кассетаның лентасы өзелде дә шуны сүтеп лентасын лак белән сыларга тотындым. Шөрепләрен шунда янга гына куйдым инде күз алдына. Лентаны сыладым да кассетаны җыя башладым күз алдындагы шөрепләр юк. Апайга әйтәм син алдың чтоли дим. Хотя ул минем янга чыкмаган иде дә. Юк ди синең яңга чыкмадым бит мин ди. Әллә ничә кат өстәлне карадык. Инде күрмибез мәллә дип чүпрәк белән өстәлне дә сөртеп карадык. Юк инде. Тагын аптырашта без. Ярар дип кассетаны алып куйдым да залга телевизор карарга чыгып киттек. Бераздан чәй эчеп алыйк дип кухняга чыктык. Карасак шөрепләр өстәлдә ята. Ул өстәлне әллә ничә кат сапырып караган идек бит инде. Берничә атна нормально гына үтте. Сәер хәлләр күренмәде. Ул квартида стенада зур сәгать эленеп тора иде. Аны хуҗа эшләми, әллә никадәр мастерга алып бардым, толко юк рәтли алмыйлар диде. Чыннан да эшләми иде ул. Авылдан килсәк берсендә тук-тук эшләп утырмасынмы бу сәгать. Вакыты да топ точь. Хуҗага звонить иттек без югында килмәгәнсеңдер бит дибез. Юк нишләп мин сез югында килергә тиеш әле анда ди. Без әйтәбез ник теге сәгатең эшләп утыра бит, вакыты да топ точь дибез. Не может быть  такое ди. Чынлап дибез. Ышанмый. Төшереп кенә җибәрер идек тә ул вакытта мондый телефоннар юк иде шул. Икенче көнне килгәч шаклар катты моны күреп. Квартирындагы сәер хәлләрне сөйләдек. Ышанмас иде сәгате эшли башлады бит. Ышанды. Озак тормадык инде без бу квартирда аннан соң чыгып киттек. Әни килгәч куна калган иде берсендә. Ашадык эчтек тә апай белән чүп ташларга чыгып киттек. Әни зал ягында телевизор карап калды. Ишек ачып кергәч әни атылып чыкты. Ник сез кермәгән идегезмени әле ди. Юк менә кереп киләбез яңа дибез. Соң мин сезне күптән кергән дип утырам бит ди. Кухня да икегезнең көлгән тавышыгызны тыңлап утырдым ди. Әнигә сөйләмәгән идек сәер хәлләрне. Сөйләгәч әни дә курыкты. Башка торыр җир табыгыз җенле квартир бит бу диде. Шуннан соң чыгып киттек инде без аннан. Нәрсәләр булып беткәндер ул квартир белән белмим.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

27 Oct, 05:06


Мин дэ сойлэп китим эле булган хэлне! Минем кыз ул вакытта ана 4 яшь иде. Ул зал да уйнап йори иде, мин кухня да вак эшлэр белэн маташа идем. Бер заман кызым, акрып жылап жибэрде дэ минем яна чабып чыкты. Кутэр дип елый башлады. Кочкэ тынычландырып, нэрсэ булды сон дип сорагач, там бабайка диде. Кызымны кутэреп залга чыктым. Кайда мин эйтэм курсэт? Все он уже ушел ди. Нинди иде сон ул бабайка дип сорагач. Сойлэп бирмэсен ме. Жонлы, могезле, с копытами, и хвост был длинный дип эйтте. Баланы кутэрдемдэ чыгып йогердек урамга. Сэгать кичке тугызлар энгер- менгер вакыт иде. Урамда кайната эшлэрен эшлэп йори иде. Кайнатага сойлэп биргэч, алайсам ойгэ дога укытырга кирэк диде. Шул хэлдэн сон кыз, улгэн бабайнын фотосы белэн йори башлады. Гел сойлэшеп утыра иде, ашата иде фотосын янына куеп. Сорагач бабайка киттеме инде дип, нет он здесь дома икенче этаж да яши ди. Но меня бабай защищает они дерутся постоянно ди. Бу хэл булганчы, безнен бабай ике атна элек начар чир белэн улеп киткэн иде. Ул рус миллэтеннэн булгач тиешенчэ кумдек. Бер туганы да юк иде. Бабайны тиешенчэ рус зиратына кумделэр, кумгэндэ безнен кайнана узенен кызы белэн зиратка кергэн булалар, бабайны озатырга. Мулла укырга килгэч ойгэ, зираттан ияреп кайткан сезгэ шайтан диде. Мулла укып киткэч, кыз башка курмэде ул шайтанны. Соныннан бабайнын да фотосын алып куйдык, рэхмэтлэр укып! Кызымны шайтаннан саклап калган, улгэн бабай безнен!

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

25 Oct, 02:10


Бөгелмәдә ишеткәнемне язам. 2013 ел. Эссе урамда. Урамда йөреп керергә чыктым. Агачлар үскән җирдә, күләгәрәк урында йөрим. Бөгелмәдә Серафима Саровская храмы бар анда. Шуның яныннан үткәндә карыйм бер әби утыра. Әбинең бер дә кәефе юк. Янына утырып сөйләшеп алырга булдым. Әби дим ник бик моңсуланып утырасың дим. Әби күптән түгел генә оныгын җирләгәннәрен әйтте. Һәм сөйләп китте: оныгым Казанда университта укый иде. Юл аркылы чыкканда аны машина бәргән. Шунда башы белән бәрелгән. Бик каты булмаган күрәсең, торып басып үз аягында тулай торагына кайтып киттән. Бер айлап үткәндер шуннан соң оныгыма чит тавышлар ишетелә башлаган. Аңа асылын, тәрәзәдән сикер дип әйтәләр икән. Аннан соң аны психушкага дәваланырга салдык. Анда дәваланганда тавышларны ишетми башлаган. Бар да яхшы дип дәваланып беткәч чыгаралар. Аннан чыккач 10 көннән соң барыбер җиденче каттан сикерә һәм үлә. Димәк кызыма җеннәр тынгылык бирмәгән икән дип сүзен тәмамлады.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

24 Oct, 14:49


Булмас димә, дөнья бу (Мистика) pinned «Дусларыгызны төркемгә чакырасыгыз килсә менә бу ссылканы җибәрегез ⬇️⬇️⬇️ https://t.me/bulmasdima Хатларны менә монда язарга була ⬇️⬇️⬇️ @Elmiraisx»

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

23 Oct, 03:34


Бер хатын оныгының өрәк күргәнен сөйләгән иде. Оныгы кечкенә булган әле ул вакытта. Боларның күрше подъездында бер ир ат үлгән. Аны күмәргә бик күп җыелган халык. Оныгы да аның белән шунда булган. Менә шунда күргәнне оныгы өйләренә кергәч сөйләгән. Минем янда бер абый басып торды. Аның белән бер кеше дә исәнләшмәде, сөйләшмәде дә. Ул карап басып тора ди. Кулъяулык өләшкәндә дә аңа бирүче булмады. Ә ул шулай кешеләргә басып карап торды. Мин аны җәлләдем шундый. Үземнең кулъяулыгымны бирим дигән идем каядыр юкка чыкты. Аннан соң гроб яныннан кешеләр киткәч мин ул абыйның шунда ятканын күрдем ди икән. Бу хатын инде мин моңа ышанырга теләмәдем ди. Аннан соң уйдадым ди, кечкенә бала моның кадәр алдый белмәс. Ишеткәнем дә бар иде балалар без күрмәгәнне күрәләр дигәнне ди.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

21 Oct, 02:06


27 ел элек ирем белән аерылып 3 яшьлек улым белән калдым. Алимент түләмәде. Әҗәтләре муеннан иде. Бер ел ачлы туклы яшәдек. Авыр вакытлар. Эштә акчалар түләми торган чаклар. Бер көнне киттем зиратка яраткан бабаемның каберенә. И бабаем мин әйтәм, син өстән бөтен нәрсәне дә күреп торасың, миңа үзең кебек бер ир-ат табып бир әле дип елап ялвардым.
Икенче көнне улымны йөртеп керим дип һава суларга чыктык. Паркта йөргәндә классташымны очраттым. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле күрешкән юк иде. 8 ел. Ул безнең белән паркта йөрде. Мин аны чәй эчәргә чакырдым. Ике көн килде безгә. Өченче көнне килеп кияүгә чакырды. Менә шулай 27 ел бергә яшәп ятабыз. Улым аны әти дип йөртә. Уртак кызыбыз да бар.
Теге дөньядан да безгә якыннарыбыз, газизләребез ярдәм иткәнгә ышанам мин.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

19 Oct, 05:20


Бабай сөйләгәнне язам. Ул инде мәрхүм. Урыны оҗмахта булсын. Әби үлеп киткәч бабай авылда бер үзе яшәде. Мин гел аның янына кайтырга ярата идем. Аның белән кичләрен карта уйнап сөйләшеп утыра идек. Берсендә сугыш елларын искә төшереп бер хәл турында сөйләгән иде. Сугыш башланганда аңа 13 яшь булган. Көн саен диярлек похоронкалар килә иде авылга ди. Кемнеңдер ире, кемнеңдер улы үлгән. Берсендә караңгыда өйгә кайтып барам ди (ул вакытта баганаларда утлар булмаган авылда) өйләр өстеннән кызыл шарга ошаган әйбер оча ди. Һәм бер өйнең түбәсенә төшеп очкыннар чәчкән сыман юкка чыкты ди. Икенче көнне шул өйдә яшәүчеләргә похоронка килде ди. Күрше апае ирен фронттан көтә иде. Өч көннән аңа да килде похоронка ди. Похоронка аласы көннең төнендә чормада елаган тавыш ишеттем, төне буе улаган кебек елады ди. Ул апа ялгыз тора иде. Йокламыйча шуны тыңлап утырдым. Курыкмадым. Өй хуҗасы елый, димәк миңа да начар хәбәр киләчәк инде дидем, дип әнигә сөйләгәнен тыңлап торган идем ди. Чыннан да икенче көнне иренең үлгәне турында похоронка алды ул да дип сөйләгән иде бабай.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

17 Oct, 02:03


80 нче елларда булган бу хәл. Бер хатын сөйләгәнне язам:

Йортның бишенче катында бер ир ат үлде. Сасы ис килә башлагач кына участковыйны чакырттык. 5 көн элек үлгән булып чыккан. Аның бер туганы гына бар иде. Аның да телефон номерын белүче кешеләр булмады. Терәлеп торган күршесе аның ул туганының исемен генә белгән. Килгәч чит илгә китәм, хат җибәрермен телефон номерымны язармын дигән. Шул йортта яшәүчеләр акча җыешып күмдек. Аны күмгәннән соң хәлләр башланды. Дүртенче каттагы хатын өстәге шул квартирда тавышлар ишетеп берничә тапкыр менеп тыңлап караган. Чыннан да тавышлар ишетелгән. Туганнары кайткандыр бәлки дип уйлый. Звонить итеп карый ишек ачучы юк. Безне күршеләрне чакырып, милиция чакырттык. Тавышларны бөтен күршеләр дә ишеткәннәр. Пыяла ватылган тавышлар да килде. Ишекне ачып кердек. Ә анда тынлык. Бер кеше дә юк. Аннан соң квартирны бикләп таралыштык. 2-3 көн тыныч булды. Төнлә радио тавышы ишетелә. Чыктык барлык күршеләр. Радио тавышы тагын шул квартирдан килә. Тагын участковыйны чакырттык. Тагын квартирны ачып кердек. Квартирда тынлык. Даже радио да булмаган ул квартирда. Күршеләр белән аптырашка калдык бу хәлгә. Аннан соң икенче көнне каты итеп басып йөргән аяк тавышы ишеттек. Күршеләр белән барыбызның да нервалар какшады. Бу бит кеше ышанмаслык хәл. Курка башладык. Без бит барыбыз да ишетәбез моны. Бер төнне ишеккә звонок. Карыйбыз бер кеше юк. Күршеләргә дә шул ук хәл. Аннан соң каты итеп батарейга кага башладылар. Без милиция чакырттык. Килделәр. Квартирны ачып керделәр бер кеше юк. Батарейларны карый башладылар. Менә шунда батарей арасына төшкән конверт килеп чыкты. Теге туганы хат язган булган. Конверт эчендә акчачы да бар. Номер телефоны да язылган. Шалтыратып туганының үлгәнен әйттек. Кайттылар. Туганын күмгәндә киткән расходларны өләшергә булды безгә. Без инде сөйләшеп ул акчаны чиркәүгә илтеп бирдек. Квартирында ашын үткәреп. Җыештырып китеп бардылар. Бетте аннан соң бу сәер хәлләр. Дүрт ай үткәч квартирын саттылар. Менә шундый сәер хәл булган иде.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

15 Oct, 04:07


Кызыма 3 яшь иде. Бронхит белән больницага салдылар. Больница сугыш башланганчы салынган иске зданиедә урнашкан иде. Дүрт кешелек палатада икебез генә яттык. Бервакыт кич белән кызым буш кроватларга күрсәтеп: әнә анда балалар, әнә тегендә балалар елап басып торалар ди. Миңа каз тәннәре чыкты. Алай да кызымнан: алар әйбәт балалармы соң дип сорадым. Әйе әйбәт алар ди. Мин инде әйдә алайса аларга ашарга бирик дип шул кровать янындагы тумбочкага батон белән печенье куйдым. Алар рәхмәт әйтәләр ди бу. Шуннан соң кызым йокыга китте. Мин куркудан төне буе утны сүндермичә йокламыйча яттым. Врачларга бу турыда сөйләп башка палатага күчерегез дип әйтеп булмый бит инде. Башы дөрес түгел дип тилегә санап баладан аерырга мөмкин иделәр. Икенче көнне инде кызымнан сорыйм. Балалар нишлиләр дим. Ул алар киткәннәр. Юк монда алар ди. Башкача ул аларны күрмәде инде.
(Интернеттан алынды)

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

13 Oct, 02:48


Бер врач реанимациядә булган хәл турында сөйләгән иде. Бер әбине алып килгән булганнар. Аның кулында кашык булган. Ул аны шуның кадәр кысып тоткан булган, алар аны аның кулыннан ала алмаганнар. Шул кашыгын тоткан килеш үлгән бу. Үлгәч кашыгы кулыннан төшкән. Болар аны ташлаганнар. Әби үлгәннән соң ике айлап вакыт үтә. Бер егетне китергән булганнар. Ул шул әби яткан реанимациядә ике атна комада яткан. Комадан чыккач әйтә икән: сез әбинең кашыгын бирегез әле, алайса ничә көн йөри инде монда кашыгын эзләп ди икән.
Врачлар аптырашта калганнар. Бу егет ул әбине знать не знал бит ди. Кашыгы турында белми иде ди.
Менә шундый хәлләр дә булган реанимациядә.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

12 Oct, 05:07


Исәнмесез. Мин дә язарга булдым әле сезгә. Минем сеңлем машинасы белән авариягә эләгеп больницада комада ятты. Мин чиркәүгә аның сәламәтлеге өчен шәм куярга бардым. Өч шәм алдым. Икесен әби белән бабайга, берсен сеңлемә куярга дип. Башта шәмнәрне кабызып әби белән бабайга куйдым. Аннан соң сеңлемә. Сеңлемә дигән шәмне кабызып куям ул сүнә. Тагын куям тагын сүнә. Дүрт тапкыр шулай булды. Шунда йөрәгем чәнчеп куйды. Шул сүнгән шәмне куйдым да чиркәүдән чыктым. Кайтып җитеп подъезд янына җиткәч телефоным шалтырады. Больницадан звонить итеп сеңлемнең үлгәнен хәбәр иттеләр. Мин аның сәламәтлеге өчен шәм куйган вакытта, ул инде җан биргән булган.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

11 Oct, 07:04


Төрле юрамаларга ышанырга гөәһ булса да, кайвакыт ышандыра шул. Нәсел ыруда бер үлем булса , 3була диләр бит. Ышанасы килмәсә дә ышанасың. Нояберьдә , әниемнең олы апасы үлде. 3көннән әниемнең кечкенә энесенең 45яшьлек улы үлеп китте, йөрәк белән. Бер авырмаган килеш. Аның артыннан шул малайның әтисе, ягъни әниемнең энесе үлде.Улын күмгәндә , бик елады. Нигә аны да алдың, миңа күп калмаган иде бит инде дип. Күңелле сизгәндер инде. Бу 15ел элек булды.Әниемнең апасы , дәү апа үлгәч, өцләрендәге, зу , суга торган сәгәте гып туктады да, ьашка берничек тә йөрмәде инде. Ә йокы бүлмәсендә күкеле стенадагы күкеле сәгате , дәү апа үлгәч күкесе соңгы кабат чыгып кычкырды да , башка сәгатьне эшләтә алмадык

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

11 Oct, 04:41


Бабай үлгәннән соң бер атнадан этләре үлә, аннан соң берничә көннән песиләре үлә. Әби ялгыз булмасын дип апай аның янына яшәргә кайта. Бабай үлгәнгә ике ай үтеп китә. Шулай бер көнне әби белән баскыч төбенә чыккач, әби апайга әйтә: әнә безнең песи кайткан ди. Апай бернинди дә песи күрми. Әби әле өстәп тә куя: димәк минем арттан килгән, дип. Әбиебез чыннан да өч көннән соң үлде.
Кешегә сөйләсәң ышанмаслык хәлләр күп инде дөньяда.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

09 Oct, 06:08


Ике ел элек безнең гаиләгә зур кайгы килде. Бер атна эчендә әнием һәм кайнанам үлде. Әни безнең Смоленскида апам белән яшәде. Апай әни үлде дип хәбәр итүгә без сраза юлга кузгалдык. Әнине соңгы тапкыр күреп, соңгы юлга озаттык. Апай әнинең кулыннан сәгатен салдырмаган иде. Ул сәгатьне аңа әти бүләк иткән иде. Мин апайга нигә сәгатен истәлеккә алып калмыйсың дидем. Апай әйтә әнинең йөрәге тибүдән туктауга ук сәгате дә туктады ди. Йөреп китмәсме икән дип борып карадым ди, юк эшләп китмәде ди. Шуңа күрә әтинең бүләге үзе белән китсен инде диде. Әнине күмгәннән соң, ашын үткәргәннән соң без кайтып киттек. Өйгә кайткач кайнанам сез ял итеп алыгыз инде бер көн булса да, аннан соң мин ял итәрмен диде. Аның бу сүзләрен нәрсә аңлатканын уйлап карамадык инде без. Бер көн үтте. Иртән тордык. Эшкә барырга җыенып йөрибез. Әмма кайнанамның бүлмәсеннән чыкмавы мине пошаманга салды. Бүлмәсенә керсәм ул креслосында утырган килеш үлгән. Сәламәтлегенә дә зарлармый иде бит ул. Үзен яхшы хис итә иде. Мин шунда аның кулындагы сәгатенә игътибар иттем. Сәгате иртәнге 4.33 минутта туктаган. Димәк ул шул вакытта үлгән. Аның да сәгатен эшләтеп җибәреп булмады. Шулай итеп бер атнада ике мәет булды. Без бу кайгыны бик авыр кичердек. 40 көннәре үткәнче минем әни төшкә гел керде. Минем йөрәк урынында түгел. Ике олы кеше бер бер атлы үлсә бер яшь кешене алып китәләр дип әйтәләр бит. Бер төшемдә әнидән сорыйм, кемне алып китәргә җыенасыз дим. Ул миңа елмаеп, берни әйтми. Шуннан соң биш төн үтте. Алтынчы төндә әни төштә әйтә, Гена төнгә таба кая җыена ул ди. Безгә килергә җыена мәллә ди. Куркып уянып киттем. Гена безнең берәү генә. Минем племяннигым. Телефонны алып хатынына звонить иттем. Гена кая дим. Соң гына бакчага китте ул ди. Иске тәрәзә рамнары биргәннәр иде шуларны илтәм, иртә белән эшкә шуннан китәрмен дип китте ди. Килен нәрсә булды соң дип сорады миннән. Әй мин әйтәм. Әллә нинди төш керде шунда дим. Ә иртән килен звонить итеп Генаның үлүе турында хәбәр итте. Ул машинасы белән бәрелеп үлгән. Менә шулай итеп өч якын кешебезне югалттык. Шуннан соң әни дә төшкә керми башлады.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

07 Oct, 10:44


40 көнгә кадәр үлгән кешенең җаны үзенең туып үскән җирләрендә, яраткан кешеләре янында йөри дип күп язалар. 33 көн дәвамында сез аңа эндәшсәгез ул сезне ишетә. 33 көннән соң аның "хәле" бетә башлый һәм инде ул бу дөньядан мәңге китәргә әзерләнә башлый. 40 көн үткәч китә.
Бик күп язмалар бар, 40 көненә кадәр үлгән иремне, хатынымны, баламны, әби-бабаемны күрдем дигән. Менә тагын бер хәл турында язылганны куеп үтим әле сезгә. Бу хатны кызы үлгәч үзе күргәнне әнисе яза:

"Без зираттан кайткач мин үземне кая куярга белмәдем. Минем хәлем шуның кадәр начар иде, хәтта башкалар янына чыгып өстәл янына да утыра алмадым. Мин бүлмәмә кереп, башкалар ишетмәсен дип, иремнәремне тешли тешли еладым. Миңа шуның кадәр авыр иде, хәтта миңа шундый уй килде - миңа үлергә кирәк, минем кызым анда бер үзе аңа иптәш кирәк дигән.
Бу уй башыма тынычлык бирмәде. Мин тордым да аптечка янына барып бөтен даруларны эчеп агуланып үлергә уйладым. Аптечка янына барып кына баскан идем. Кемдер уң як җилкәмә кулын куйды.
Башымны борып карасам кызым басып тора. Ул киертеп күмгән күлмәгеннән, тере, ләкин кыяфәтенә караганда ничектер ул хәлсез авыруга ошаган иде. Йөзе сап сары синякка баткан, күзләре яртылаш ачык. Тавышы шуның кадәр хәлсез, әкрен, иреннәрен көчкә кузгалтып миңа: әни әгәр син мине яратсаң үлмә, алайса без беркайчан да бергә булмаячакбыз, монда андый үлемнәрне яратмыйлар, диде дә, миннән бер адым артка китеп юкка да чыкты. Мин курыкмадым да, кычкырмадым да, ул бит минем кызым иде. Мин акылымны җуймадым. Мин чыннан да кызымны күрдем. Һәм мин үлгәннән соң да сраза бу дөньядан китмәгәннәренә тагын бер кат инандым".

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

04 Oct, 06:16


Бер булган хәлне языйм әле мин дә. Дустымның ире машинасы белән бәрелеп үлде. Аны күмгәннән соң мин аларда куна калдым. 5 яшьлек улының кроватын да үзебезнең йоклый торган якка керттек тә йокларга яттык. Мин дустым белән бер кроватта улы үзенекенә ятты. Бер төнге уникеләр тирәсендә йокыга киткәнбездер. Бер ике сәгать тирәсе үткәндер мин ничектер куркып уянып киттем. Күземне ачып ятам, карыйм занавеска селкенә. Сквозняк юк, җил юк. Чөнки февраль ае бөтен тәрәзәләр дә ябык. Аннан соң бөтен тәнемә суык үткән төсле булды. Одеалны баштан ук ябып яттым. Кемдер йөргәне сизелә бүлмәдә. Мин кыймылдарга да куркып яттым. Догаларымны укый башладым. Һәм кинәт бала кычкырып җибәрде: әти, әти, кая киттең дип кычкыра. Сикереп торып утны яндырдык. Утны яндыргач бала әйтә: әтине күрдем, ул килеп башымны сыйпады ди. Йокларга яткач ул гел шулай итә иде ди. Без шок хәлендә булдык. Утны сүндерергә курыктык. Ут янган килеш йокладык. Дустым башка андый хәл кабатланмады диде

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

02 Oct, 07:40


Бу булган хәлне утыз ел элек сугышта булган бер бабай сөйләгән иде. Точно бу хәлне кайсы шәһәр тирәсендә булганын хәтерләмим инде. Но истә калганы Германия белән Польша границасы тирәсендә. Бабай сөйләгәнне язам:
Без бергә качкан бөтен егетләр почти үлеп бетте. Исән калган дүртебез, немецлардан качып урман, сазлыклар аша берәр авылга чыгу нияте белән көчкә атлыйбыз. Караңгы төште. Абына абына барабыз. Бер-беребезне югалтмас өчен исемнәребезне әйтешеп алабыз. Башта минем күзгә алда, аннан соң сул еракта ут күренеп алды. Ике тәүлек йокы күрмәгән күзләр җүнләп күрми дә инде. Но менә минем якын дустым Сашаның күзләре бик яхшы күрә иде. Ул ут күренгән якка карап безгә - егетләр карагыз авылга почти чыктык диде. Булган хәлне җыеп дүртебез тотыныштык та киттек шунда таба. Аякларның хәле юк. Егыла тора барабыз. Теге күренгән ут күзгә кечкенә тәрәзә булып күренә башлады. Анда барып җиткәнче бер гомер үткән төсле һәм шул ук вакытта берничә секунд үткән кебек кенә булды. Килеп җиттек. Безнең каршыда бүрәнәдән салынган өй тора иде. Аны әйләнеп чыккач бер баскыч төбенә килеп чыктык. Еракта этләр өргән тавыш ишетелә. Немецлар күрәсең безнең арттан килгәннәр, не ужели без алардан качып котылдык дигәнгә ышанасы килмичә ишекне шакыдык. Ишек ачылды һәм андагы караңгылыктан күзне чагарлык ут яктысы күренде. Бер олырак кына хатын чыкты. Өстендә элеккеге күлмәк. Алъяпкыч япкан. Яулыгын артка бәйләгән. Ул безгә карады да дәшми генә өенә керергә кушты. Без кергәч ишекнең аратасын ябып куйды. Безнең старшой Дамир исемле башкорт егете Хенрикны алгарак төртеп җибәрде (ул әле безнең отрядка бер ай элек кенә килгән яшь егет иде). Хенрик поляк телендә теге хатыннан безгә куна калырга рөхсәт итегезче дип сорады. Теге хатын тагын дәшми генә одеаллар алып килеп стена янына җәйде дә кулы белән төртеп күрсәтеп шунда ятарга кушты. Үзе скәмиягә барып утырып йон эрләргә кереште. Шәм әкрен генә яна. Стена артында немецларның этләренең өргәннәре, немецларның тавышлары ишетелә башлады. Но безнең курку шул стена артында калган төсле булды. Без юрганнарга төренеп тирән йокыга талдык.
Уянып киткәч аптырашта калдык. Көзге болытлы күк йөзе. Борынга юеш җир исе, көзге чирәм исе керде. Кайсыбыздыр кычкырып җибәрде. Мин торып утырдым. Берничә минуттан гына башка барып җитте иске чүпрәк кисәкләре өсләрендә ятканбыз. Хенрик калтыранган тавыш белән Исус Мария дип әйтеп куйды. Чукынып куйды. Йөзе акбурдан да ак иде. Аны аңларга була иде. Без бит бер кабер өстенә ятып йоклаганбыз. Кабер өстендә элеккеге, менә-менә җиргә ятам хәзер дип, кәкерәеп беткән тәре тора иде, дип сөйләвен тәмамлады бабай. Бераз тынлыктан соң. Без шул кабергә күмелгән хатынга мәңге рәхмәтлебез. Ул бит безне үз янына сыендырып саклап калды ди

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

30 Sep, 03:53


18 ел буе бишкатлы йортта яшәү дәверендә бернинди дә мондый хәл булганы юк иде. Язганнарым сеңлемә дога булып барсын.
Шулай бер көнне кичке җидедә эштән кайттым. Улым шалтыратып дустында куна калам диде. Ирем командировкада иде. Өйдә ялгызым булдым ул төнне, ну песием бар иде иптәшкә. Бераз журнал укып утырдым. Аннан соң ашап алдым да менеп яттым. Яткан гына идем телефон шалтырады. Начальникның иртәгә ял итәргә кушып шалтыратуы икән. Барып яттым. Иртән песинең мияулагына уянып киттем. Аның ул тавышын күршеләр дә ишеткәндер мөгаен. Ник кычкырасың син, йокларга ирек бирмисең дип песигә кычкырдым. Песи тынычланды. Бер уянгач күзгә йокы керми. Иртәнге дүрт. Ятам боргаланып. Йокыга гына китеп маташканда ишектә звонок. Иртәнге дүрттә кем булыр бу дип ишек янына бардым. Ач, күршең бу дигән хатын кыз тавышы. Глазокка карыйм бер кеше дә юк. Күрше квартирына кереп киткәндер дип уйлап кухняга чыгып чәй эчеп алырга булдым. Тагын звонок. Тиз генә киттем ишек янына. Глазоктан карыйм бер кеше юк. Ишек яныннан гына киттем шакыйлар. Тагын барып глазокка карыйм. Юк бер кеше дә. Ачудан ишекне ачып бөтен подъездга яңгырарлык итеп кем йөри соң монда дип кычкырдым. Тынлык. Берзаман бүлмәдә ваза идәнгә килеп төште. Ишекне ябып тиз генә зал ягына кердем. Бүлмәдә сквозняк юк, ничек төшеп ватылырга мөмкин бу дип куркудан калтыранган куллар белән пыялаларын җыя башладым. Һәм карыйм сеңлемнем югалткан алтын цепочкасы ята идәндә. Безгә кунакка килгәч кунып китәләр иде алар. Шунда салып куйганын оныткан булгандыр инде дим. Ә бераздан телефон шалтырады. Сеңлемнем ире аны үлүе турында хәбәр бирде. Ә бит мин бераздан шалтыратып цепочкасы табылганын әйтермен дигән идем. Мин шок хәлендә калдым. Димәк сеңлемнең җаны мине борчып йөргән. Мин ишекне ачкач кереп вазаны ул төшергән булып чыга. Вазаны ватып миңа цепочкасының кая ятканын күрсәткән булып чыга түгелме. Бу хәлне сөйләгәч бөтен туганнар, дуслары шаклар катты. Инде сеңлем үлгәнгә 12 ел үтте. Цепочкасын аның төсе итеп саклыйм.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

27 Sep, 03:48


Мин дә әз генә язып үтим әле. 8 айлык корсаклы чагым. Ирем әти-әниләрдә кунакта калдырып китте. Әни больницада яткан чак. Әтигә иптәш булыйм дип калганмындыр. Өебездә песи дә бар. Әти төнгелеккә сменага эшкә киткән көннәрне шушы песиебез диван башында төне буе минем белән йоклый иде. Мине саклап яткан бит инде ул. Үземә дә тыныч иде...

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

27 Sep, 03:44


Бу хәл 1997 елда булды. Яңа квартирга күчеп яши башлаган гына идек әле. Иремнең нык башы авырта башлады. Больницага бармады. һаман дарулар эчеп торды. Тора бара хәле тагын да начарланды. Галлюцинациясе башланды. Ике тапкыр скорой чакырттым. Бармады. Өченчесендә инде көчкә җибәрдем больницага. Иртән торып хәлен белергә больницага килгән идем үлгәнен хәбәр иттеләр. Баш миендә рак булган. Апалары килделәр. Каян озату турында сөйләшә башладылар. Мин туган йортыннан озатыйк. Ул анда туган, үскән һәм бик ярата иде ул үз өен дидем. (Квартир алгач ул йортты дача урнына тотарбыз дигән идек). Квартир алгач та гел шунда барып йөрде. Апалары, син нәрсә аның квартиры юк чтоли озатырга дип, акырырга тотындылар миңа. Соң мин әйтәм аны монда белүче юк. Ә тегендә күпме танышлары бар дим. Тегеләр һаман моннан квартирыннан озатабыз дип үз сүзләрен бирмәделәр. Шул чакны көтмәгәндә шкафның ишеге ачылды. Болай гына ачылмады ә кемдер эчке яктан ачу белән ачкан кебек ачылды. Бөтенебез дә тынып калдык. Шуннан соң апалары туган йортыннан озатырга кирәклеген аңладылар. Озатарга бик күп танышлары, дуслары килде. Соңыннан апалары да ярый моннан озаттык әле диделәр.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

25 Sep, 04:02


Минем тётя яшь чагында Казахстанда яшәгән. Бу 55-60 еллар. Ире шахтада эшләгән. Апам, ире төнге сменага киткәч, өйдә үзе генә куна торган булган. Авырлы чагында да үзенә генә калырга туры килгән. Апам шулай ике авырын югалткан. Йокларга яткан, уянган, авыры юк. Ике тапкыр шулай булган, беркем берни аңлата алмаган. Өченче баласы чирле булып туган, җен алыштырган дип әйткәннәр. Ул бала 40 ка җитеп үлде, үзен-үзе карый алмый иде. Элегрәк шундый хәлләр дә булгалаган.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

24 Sep, 09:01


Ильсеяр Ахатова:
Уземнен тормышымда булган сэер хэллэр турында языйм эле. Яна кияугэ чыккан еллар. Бала котэм, якынча 7-8 ай. Ирем тонге сменаларда эшли иде. Ул булмаган тоннэрдэ тыныч йокламыйм. Шулай бер тонне, инде эз генэ яктыра да башлаган кебек, булмэ ишеге ачылып китте. Бер хатын кыз керде дэ ишек янында мина карап елмаеп тора. Ии, курше килене бу вакытта нишлэп йори икэн дим, йозе нэкь шуна охшаган. Нигэдер кыска, сары, бодрэ чэчлэре тузган, оешып беткэн. Ул шундый итеп елмая инде, йозлэре дэ, кузлэре дэ колэ. Шуннан бу минем карават янында килде дэ идэнгэ тезлэнеп утырды. Мин селкенэ дэ алмый ята бирэм. Йозенэ кутэрелеп карагач, куркуымнан онсез калдым. Анын йозе, кузлэре шундый ачулы, куркыныч. Бу ботенлэй курше килененэ охшамаган. Ул ике кулы белэн минем эчемэ ябышты хэм эчемне узенэ таба тарта башлады.  Бу минем баламны урламакчы була дип уйлыйм, кычкыра алмыйм. Хэм шуннан сон ничектер каты итеп кычкырып жибэрдем. Жен хатыны да юкка чыкты. Эчемне кулым белэн тоткач ул боз кебек салкын тоелды. Икенче конне ирем ишек башына шэмаил алып кайтып куйды. Мине ялгыз калдырмаска тырышты. Ни булды бу, тошме, онме, анламадым. Бала тугач, тагын сэер хэллэр булды, ансын сонрак язармын.

Хэерле кон, группага бу язма, уз башымнан кичкэн

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

23 Sep, 04:50


Эльмира куй әле моны төркемгә. Бу турыда бер танышым сөйләгән иде. Аның сөйләгәнен язам:

Бу хәл 70 нче елларда булды. Минем бер совхозда эшләгән вакытым. Көз ае басу сукалыйбыз. Караңгы төшә башлады. Кайтыр юлга чыктым. Карыйм басу кырында җиңел генә күлмәк кигән бер кыз басып тора. Көзге салкынча көндә нишләп йөри икән дип сорыйм әле дип кабинадан сикереп төштем дә аяк астында нәрсәдер чырт итте. Теге кыз басып торган якка карасам ул юк уже. Арганнан күземә күренгәндер дип уйладым. Но аяк астында нәрсә чырт итте соң дип карасам сөякләр ята. Һәм нәкъ теге кызның өстендә күргән күлмәк кисәге ята. Сөякләр кешенекенә ошаган булганлыктан кырдан кайтуга милициягә хәбәр иттем. Килде милиция. Сөякләр чыннан да берничә ел элек юкка чыккан кызныкы булып чыкты.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

21 Sep, 13:00


Монда язылганнын кайберлэрен ишеткэн бар,мондыйукларын тугел билгеле...
Курше туганыбыз сойли иде безгэ балачакта.Айгырым(атны шулай дия иде ул)белэн шул купергэ(нинди купер икэне истэ калмаган)житкэч тирлэде атым,тарта алмый гына бит,сугенеп жибэрдем дэ,атым очып китте дигэне истэ.Курше крэшен авылыннан кайтканда булган бу хэл.Орэклэр турында тоже сойли иде,истэ калмаган алары.
Тагын бер хэл искэ тоште.Авылга кергэндэ купер бар.Кумер тоялгэн машинанын кузовына утырган була бер укытучы апабыз,машина ауып,зур кумер басып утерэ.Шунда кешелэр орэк кургэннэрен сойлэгэнен белэм.Аннары анда барып укыганнар хаман.Шуннан сон бутэн куренмэгэн.Ул зур таш кумер бик озак еллар торды.7 баласы ятим калды.Без кечкенэ идек ул чакта,мэктэп балалары бар да озатырга бардылар.Искэ алуыбыз дога булып барсын.

Булмас димә, дөнья бу (Мистика)

21 Sep, 10:15


Өрәк үтерелгән кешенең үлгән урынында йә булмаса кеше каны агызылган җирдә була. Өрәк күберәге үтерелгән кешенең гүре өстендә күренә. Кешеләргә ул күп усаллык тидерми. Аның йә йөренгәнен генә, йә ачы тавыш белән моңланып җылап утырганын гына ерактан күрәләр. Өрәк, күбрәге, кеше үтерүчегә килеп, ишеген йә тәрәзәсен кагып, үзен үтерергә сорап үтерүченең теңкәсенә тия. Үтерүче кайчагында шулай өрәк йөдәткәч миңгерәеп, тинтәк булып та кала. Өрәк бурыч ияләренә килеп тә бик нык йөдәтә. Өрәк үзе бер дә явызлык тидерми. Ул барлыгы искә алмаганда кинәт килеп чыгып куркыта гына. Өрәк якын килсә, әшәке сүзләр белән сүгенергә генә кирәк. Ул шуннан якын килми. Сүгенүдән башка аны бер нәрсә белән дә куркытып булмый.
Бер хатын төнлә белән арбасына утырып ялгызы гына бара икән. Бер күпергә җиткән. Күпер читенә таянып ап-ак киемле карт тора, ди. Кулында озын таяк моның. Баягы хатын аны-моны уйламаган шунда килеп кергән. Күпердәге карт моңа:
— Абыстай, арбаңа мине дә утыртсана дип сораган. Хатын каршы эндәшми генә үткән дә киткән. Байтак киткәч исенә төшеп әйләнеп караса карт әле дә шунда тора икән. Кинәт бик зур ут йомгагы булган да тәгәрәп моның артыннан җитеп, бер матур гына, кечкенә генә кызга әверелгән дә, арбага менеп тә утырган. Хатын атны куып карый, ат тарта алмый. Арбада шул кечкенә кыздан башка бер әйбер дә булмаса да, ат алтмыш батман йөк тарткан күк тарта башлаган.
Күпме кыйнаса да ат алга бара алмаган. Шуннан хатын укына башлаган, күпме укынса да, кыздан котыла алмаган. Шуннан соң кызны сүгә башлаган. Алай да кыз төшмәгән. Кулындагы чыбык белән кыйный башлаган. Кыз шуннан соң: «Җиңгә, исән-сау кайтмассың»,— дип куркыта башлаган. Шуннан хатын арбадан төшеп кыйный башласа, кыз төшә икән. Ничек яңадан арбасына утырса, кыз сикерә дә менә икән. Ничек итеп тә булдыра алмагач, хатын тоткан да атын туарып, кире якка борып, атның башын арбага таба каратып җиккән икән. Кыз югалган да киткән. Шуннан бераз гына торган да, яңадан атны әйләндереп җиккән дә, хатын авылына кайтып киткән.

4,437

subscribers

7

photos

2

videos