Әхлак дәресләре.
1️⃣5️⃣нче дәрес: пәйгамбәрнең ӨЧ сабагы.
Пәйгамбәребез: *"Кайда гына булсаң да Аллаһының әмерләрен сакла(тәкъва бул). Яман эш кылсаң артыннан изгелек кыл, яман эшең сөртелер. Кешеләргә карата күркәм холыклы бул",* - дигән. (Тирмизи риваяте).
✅ Өченче сабак: мөселман кешеләр белән күркәм холыклы булырга тиешле. Әти-әнисе, туганнары, гаиләсе, балалары, күршеләре, кардәшләре, хәтта динсезләр белән дә үзеңне әхлаксыз тоту ярамый. Пәйгамбәребез күпме кәферләрнең каткан бәгырьләрен үзенең күркәм холкы белән җебетте. Күпме кешеләр, имансызлар тараткан коткылар сәбәпле, аны дошман күрделәр, аңа карата нәфрәт сакладылар. Әмма, тәүге мәртәбә аның йөзендәге нурын күрүгә, алар өчен аннан да сөекле, аннан да якты йөз булмаган. Аллаһы тәгалә пәйгамбәребез хакында: *"Аллаһының рәхмәте белән, син аларга карата йомшак булдың. Әгәр каты бәгырьле, кырыс булсаң, алар синең тирәңнән качып бетәрләр иде"* - диде ("Әл Гыймран", 159 нчы аят).
ЙӘ, Раббым, безгә тәкъва йөрәкләр, күркәм холыклар насыйп әйлә.🤲