TATFORUM @tatforum Channel on Telegram

TATFORUM

@tatforum


Татар яшьләре яңалыклары

TATFORUM (Tatar)

TATFORUM каналы - бу яңалыкларнын барлыгын күрәтүче Татар яшьләре иҗатына арналган телеграм каналы. Бу каналда Татарстанда вә дәүләтләрдә гербер яңалыкларының белән публикацияләре бар. Татар яшьләре янык көрсәткән мөхеррикле яңалыкларга алданала, сайланган сифатта маңызы яңалыкларны җиткәнә. Бу каналго катнашырган кешеләр Татар яшьләренең дәүләтләрендә вә дөреслектә яңалыкларга алданып, тырыш яңалыкларның маңызылыгы турында бөтен мәгарамсыз булачак.

TATFORUM

03 Dec, 06:15


На БИЗНЕС Online вышел мой репортаж с прошедшего в Уфе форума. Текст немного сократили, поэтому привожу важную, на мой взгляд, мысль, которая не вошла в статью, здесь:

По словам Радифа Кашапова, для сохранения татарского языка в семье нужно быть пассионарием и приложить для этого немало сил. "Не каждый на это способен, поэтому без поддержки государства, без татарских школ нам не обойтись", - отметил он. По словам Кашапова, главная проблема в деле сохранения национальной идентичности в условиях города заключается в том, что российские города — это не мультиязыковые и не мультикультурные города, все крупные города России — моноязычные.

TATFORUM

02 Dec, 19:31


Большой сольный концерт САИДЫ МУХАМЕТЗЯНОВОЙ в Пирамиде. Специальные гости концерта — участники шоу Голос. Узбекистан Мадинабону Одилова, Мадлен Шарипова и Rishat (Ришат Токтыбакиев).

🧑‍🎓 Для студентов по промокоду ЯРАТУ скидка 30%.

БИЛЕТЫ: https://iframeab-pre10278.intickets.ru/event/44903620

6 декабря. 19.00. КРК Пирамида

TATFORUM

01 Dec, 18:47


Кичә Уфадан кайттык.

Уфа минем өчен балачак хатирәләрен яңарта торган урын. Монда мин беренче тапкыр төрек кафесында түгәрәк туңдырма ашадым, беренче тапкыр теплоходта йөреп карадым, сыйныф белән экскурсиягә бардым һәм беренче интервью бирдем. Бу вакыйгаларның һәрберсе күңелемдә җылы истәлекләр булып саклана.

Бу юлы мин Уфага “Уфа.Татар” форумында катнашу өчен бардым. Әлеге форум инде икенче ел рәттән уза. Узган ел мин анда спикер буларак чыгыш ясасам, быел исә Бөтендөнья татар яшьләре форумы аны оештыру эшендә дә катнашты.

Гомумән алганда, Уфада һәм Башкортстанда яшәүче татарларның потенциалы искиткеч зур! Аларны аерым Казанга чакырып, берәр форум уздырып, анда спикерлар буларак катнаштыру бик кызыклы һәм файдалы булыр иде дип уйлыйм. Әлеге формат үзен уңышлы итеп күрсәтте: монда дискуссияләр дә, лекцияләр дә, маркетлар һәм күргәзмәләр дә булды. Әлбәттә, камилләштерәсе яклар да бар. Киләсе елга форумга күбрәк Башкортстан вәкилләрен спикер итеп чакырырга теләр идем. Шулай ук башта уртак дискуссияләр үткәреп, аннары берничә трекка бүленү дә уңайлы булыр иде. Һәркем үзенә кызыклы юнәлешне сайлый алыр иде. Моннан тыш, һәр чараның ахырында конкрет нәтиҗәләр булырга тиеш. Күп очракта без җыелабыз, фикер алышабыз, әмма нәтиҗәләр еш кына күренми. Шуңа күрә мондый чаралар яңа проектлар тудыру өчен этәргеч булып торырга тиеш дип саныйм.

Мондый форматтагы форумнарны башка шәһәрләрдә дә уздыру идеясе миңа бик кызыклы тоела. Мәсәлән, “Ека.Татар” (Екатеринбург), “Оренбург.Татар”, “Мәскәү.Татар” кебек чараларны оештыру татар җәмгыятьләренең активлыгын һәм бердәмлеген арттыруга ярдәм итәр иде.

Бу форумда яңа кешеләр белән таныштым, файдалы фикерләр ишеттем, яңа идеяләр белән кайттым 🚀

TATFORUM

01 Dec, 16:18


29 ноябрь, Ufa.tatar x Акыл Фабрикасы форумыннан мизгелләр!

TATFORUM

01 Dec, 10:29


На самом деле, сам формат того, как форум был организован в Уфе, уже является фестивалем. Современное татарское искусство было? Было. Маркет был? Был. Лекции были? Были. Инсталляции, бук-кроссинг, различные экспозиции тоже были. Осталось лишь придать всему этому форму (концепция + название) и выйти на улицу – в открытое пространство.

И, как я уже говорила, у татар Уфы огромный потенциал, которого хватает не только на Башкортостан, но и Татарстан 💚

TATFORUM

01 Dec, 10:28


https://realnoevremya.ru/articles/323331-v-stolice-bashkortostana-proshel-forum-ufatatar

TATFORUM

01 Dec, 10:28


Пока ехали 8,5 часов до Казани, написал статью про уфимский форум, в стиле - что взял себе на заметку.

На самом деле, каких-то глобальных обсуждений на тему татарского активизма не было с 2018-го, когда был форум татарской молодежи. Получается, Уфа нам дала возможность поговорить друг с другом, спасибо ей за это.

Из невошедшего - там, конечно же, вышел человек и сказал, что языком должно заниматься государство. И, с одной стороны, как бы да, с другой - вспоминаешь Alima Academy с десятками учеников по миру, который учат язык, историю - какое государство должно было Алиме помогать?

Фото Андрея Шалькова.

TATFORUM

30 Nov, 17:24


Jadidfest фотоларын күрергә өлгердегезме инде?😉

Күрмәгән булсагыз, безнең ВКонтактедагы төркемгә кереп карый аласыз.

📸Диләрә Галимова

TATFORUM

17 Nov, 10:05


🔣 Татар халык уеннары

🔣 23 ноябрь, 13:30
🔣 Хөррият тирәсендә

Биюче Алсу Мәгъсүмҗанова һәм фольклорчы-галим Фәнзилә апа Җәүһәрова катнашучларны «Капка», «Шешә тәгәрәтү», «Гөлбану», «Каеш уены», «Ачык авыз-җебегән» уеннары белән таныштырачак.

Теркәлү кирәк.

TATFORUM

16 Nov, 13:22


📝 JADIDFEST: Маркет

Ярминкәнең төп катнашучылары — иллюстраторлар. Алар турында язуы — артык, эшләрен күрсәтү күпкә мәгънәлерәк булыр.

🔸 @matur_mme – 3D стикерлар
🔸 @aliyasdesign – блокнотлар, ачык хатлар, шопперлар, постерлар һ.б.
🔸 @tatposter – постерлар, ачык хатлар, шопперлар
🔸 @yozeminka – баш киеме, футболкалар
🔸 @shikerno_kzn – стикерлар, крафтлы пакетлар, кием, ачык хатлар
🔸 @nanymtatar – татар телен өйрәнү өчен уенчыклар
🔸 @tatar_comics
🔸 @urmanaidesign – блокнотлар, ачык хатлар, яулыклар

👆 Бу катнашучыларның бер өлеше генә әле. Тиздән калганнары турында да сөйләрбез.

TATFORUM

15 Nov, 09:13


📌 Jadidfest быел 23-24 ноябрьдә Милли китапханәдә үтәчәк.

Киләсеңме? 🥰

TATFORUM

15 Nov, 06:06


Матурова белән Башбаштаковның Самарага, фестивальгә, җыенган чагы🧳

Юл кешесенең юлда булуы хәерле, ди борынгылар. Шуңа күрә «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле белән «Театрның музыкаль йөрәге» Милли фестивале һәм премиясенә баручыларга хәерле юл телик.

Ә яраткан тамашачыларыбызга әлеге спектакльне карарга тәкъдим итәбез:

15 ноябрь 18:30
Тинчурин театры
✔️ Билет алырга

17 ноябрь 18:30
Самара шәһәре
✔️Билет алырга



Матурова и Башбаштаков уже пакуют чемоданы на фестиваль, который состоится в Самаре🧳

Как говорили в старину: дорогу осилит идущий, поэтому пожелаем всем участникам Национального фестиваля и премии «Музыкальное сердце театра» счастливого пути.

А любимых зрителей приглашаем посмотреть этот спектакль:

15 ноября 18:30
Театр Тинчурина
✔️Купить билет

17 ноября 18:30
Самара
✔️Купить билет

teatrtinchurin
#фестиваль

TATFORUM

14 Nov, 17:01


Август санында «Идел» журналында минем белән интервью чыккан иде. Алар аны сайтларына да урнаштырганнар. Әгәр укымаган булсагыз, шунда укып чыга аласыз: https://idel.top/news/vremya-tt/rainur-xasanov-tatar-telen-cifrly-doniada-usteru-minem-top-maksat

TATFORUM

14 Nov, 14:33


Jadidfest 2024. Буыннар

🔣23-24 ноябрь, Милли китапханә
🔣Керү бушлай, әмма СПЕКТАКЛЬГӘ регистрация кирәк!

🔣 23 ноябрь
12:00-20:00 Нәшриятлар һәм рәссамнар ярминкәсе. Фойе.
12:00 Буыннар күргәзмәсе. Кофе-пойнт, икенче кат.
13:30 Урам уеннары.
15:00 Акрын уку һәм фикер алышу. Ризаэддин Фәхреддинның «Тәрбияле бала»сы турында Айгуль Тимер, Лилия Галиәхмәтова, Рәмзия Галимова, Чулпан Галиәхмәтова, Динара Әхмәт, Фагилә Шакирова сөйләшә. Конференц-зал
16.30 Нәсел микрофоны: стендап — буыннар буйлап сәяхәт. Ерак бабалар һәм үсмер балалар безнең турыда шаярта. Күргәзмә залы.
18:00 «Бөтен туганнарга бездән сәламнәрне тапшыр». Хат алышу турында спектакль. Регистрация буенча. Конференц-зал.

🔣 24 ноябрь
12:00-20:00. Нәшриятлар һәм рәссамнар ярминкәсе. Фойе.
12:00 Буыннар күргәзмәсе. Кофе-пойнт, икенче кат.
12:00 Видео-проект. 100 татар шигыре, 1924-2024. Конференц-зал.

13:00. Лекторий. «Ясалма фәһем (интеллект) һәм гаилә: ChatGPT кебек технологияләр өй тормышын ничек үзгәртә?». Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе. Күргәзмә залы.
14:00 «Акъәби безгә нәрсәне васыять итә?» (Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча). Ландыш Әбүдәрова, язучы, журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе.
15:00 «Төркиядә табылган татар эзләре: дин әһелләренең мөһаҗирлектәге дәвамчылары». Айзирәк Гәрәева-Акчура, язучы, журналист.
16:00 Ачык сөйләшү: «Югалган көндәлек гадәтләр». Гыйләҗевлар, Лероннар.

17:00 Комикслар җыентыгын тәкъдим итү һәм тарату. Кофе-пойнт, икенче кат.
18:00 Концерт. Милли музыка оркестры солистлары. Композиторлар: Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Шамил Шәрифуллин, Бату Мөлеков, Миләүшә Хәйруллина, Айдар Ниязов. Конференц-зал.

TATFORUM

14 Nov, 08:05


Jadidfest лекториена чакырабыз!

📍Урыны: ТР Милли китапханәсенең күргәзмә залы (Пушкин ур., 86 йорт)
Вакыты: 24 ноябрь 13:00-17:00
📌Теркәлү: https://forumtatar.timepad.ru/event/3119451/

ПРОГРАММА:
13:00-14:00
«Ясалма фәһем (интеллект) һәм гаилә: ChatGPT кебек технологияләр өй тормышын ничек үзгәртә?»


Лектор:
Райнур Хәсәнов
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе

Әлеге лекциядә без ясалма фәһемнең гаилә тормышын ничек җиңеләйтә һәм кызыклырак итә алуын белергә һәм аны куллануда куркынычсызлык чаралары белән танышырбыз.

14:00-15:00
«Акъәби безгә нәрсәне васыять итә?» (Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәре буенча).
Әсәргә сылтама: https://belgech.ru/proizvedeniya/itelmagan-vasyyat

Лектор:
Ландыш Әбүдәрова
Язучы, журналист, «Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе

Әмирхан Еникинең "Әйтелмәгән васыять" повесте әдәбиятыбызны яңа баскычка күтәреп куйды. Ул тамырларны барлау әдәбиятын төгәлләштереп, Ватан конструктының эчтәлеген ачып бирде. Акъәбинең киләчәк буыннарга васыяте нинди? Яңа буын ул васыятьнең серен ачармы?

15:00-16:00
«Төркиядә табылган татар эзләре: дин әһелләренең мөһәҗирлектәге дәвамчылары»


Лектор:
Айзирәк Гәрәева-Акчура
Язучы, журналист

Лектор «Төркиядә табылган татар эзләре» исемле яңа китабын тәкъдим итәчәк, ә чыгышның төп өлешендә дин әһелләре нәселенең Төркиядә дәвамчылары турында сөйләячәк. Биредә Солтановлар, шул исәптән Мәхмәт мулла Солтанов һәм аның нәселе, шулай ук Гобәйдулла Буби кызы Мәрьям Тоган-Атмаҗаның хәйрия эшчәнлеге һәм хәрби әсирләргә ярдәме турында тарихи мәгълүматлар булачак.

16:00-17:00
Ачык сөйләшү:
«Югалган көндәлек гадәтләр». Гыйләҗевлар, Лероннар.


Олы һәм яшь буын вәкилләре катнашында моназара: көндәлек тормыш гадәтләре һәм истәлекләре белән уртаклашу, чагыштыру һ.б.

Модератор:
Рәдиф Кашапов
Реальное время интернет-газетассы баш мөхәррире урынбасары, Yummy Music лейблы креатив директоры

TATFORUM

13 Nov, 14:04


Jadid fest 📖

📌23-24 ноябрь
📍Милли китапханә

Jadidfestка килеп, «җанлы» күргәзмәдә катнаш! 🔻
https://forms.yandex.ru/u/6721f48d5d2a064a35b9d81a/

TATFORUM

12 Nov, 19:33


Милли университет хакында иң мәшһүр татар галимнәрнең берсе - Миркасыйм Госманов видеода сөйли
https://t.me/beznenmiras/1216

TATFORUM

12 Nov, 17:33


Быел Татарча диктант 9 нчы тапкыр узды. Барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга күп рәхмәт!

Сорауларыгыз булса, без шулай ук элемтәдә. Диктант нәтиҗәләре 10 декабрьдән соң билгеле булачак.

TATFORUM

12 Nov, 10:14


Вновь прошу у вас поддержки ❤️

Мой маршрут экскурсии "Театральный квартал" попал в шорт-лист Республиканского конкурса краеведческих работ имени Каюма Насыйри. В данный момент идет онлайн-голосование. Чтобы поддержать мою работу, необходимо пройти по ссылке и проголосовать за пятый пункт – Работа Бадртдиновой Г.Р.

https://vk.com/wall-176687216_10608

TATFORUM

12 Nov, 07:20


SkyTat та күңелләребездә!) Былтыргы фаворит

TATFORUM

12 Nov, 06:49


❗️ Open call ❗️
Jadidfestка килеп, «җанлы» күргәзмәдә катнаш!

Һәр гаиләдә диярлек әти-әнидән һәм әби-бабайлардан калган күңелгә якын нәрсәләр бар. Китап, беләзек, дисбе, сүз — алар буыннан-буынга күчеп, җылы хатирәләрне саклап торалар.

Күргәзмәдә һәр теләгән кеше гаиләсе яки үзе өчен кадерле булган әйбер турында сөйли алачак. Күргәзмә — шартлы, ягъни бер вакыт аралыгында - бер кешенең тарихын тыңлыйбыз.

Катнашыр өчен:
1. 20 ноябрьгә кадәр Яндекс - форманы тутыр
2. Мирасыңа бәйле булган әйберне Jadidfestка алып кил.
3. Тарихы турында сөйлә.

📌 Jadidfest быел 23-24 ноябрьдә Милли китапханәдә үтәчәк.

TATFORUM

11 Nov, 18:38


🎉ФАИЛНЕҢ ТУГАН КӨНЕ🎉
19 ноябрь | 21:00
Шул уңайдан ӘРСЕЗ ВЕЧЕРИНКА!

- СТАНДАП 🎙️
- МИНИАТЮРАЛАР
🎁
- ИМПРОВИЗАЦИЯ
💣
- ПРОЖАРКА
🔥

эксклюзив чара, билетлар алып кал һәм бүләк алып килергә онытма

БИЛЕТЛАР МОНДА
+7 (987) 231-53-59

TATFORUM

11 Nov, 17:54


Татарча диктант 2024 тәмам! Бөтен дөнья буенча оештыруда катнашкан барлык кешеләргә чиксез рәхмәт!

TATFORUM

11 Nov, 07:48


Айдар Ниязов җитәкчелегендәге Милли музыка оркестры солистлары заманында музыкасы, иҗаты тыелган, репрессия чорына игътибарын юнәлткән шәхесләр әсәрләреннән торган концерт әзерли.

24 ноябрь, 18:00дә Милли китапханә конференц-залына килегез.

🎼 Узган елгы концертның язмасы

TATFORUM

10 Nov, 17:21


Күрешкәнгә кадәр, Татарча диктант! 🥰

TATFORUM

10 Nov, 13:54


✍️ Бүген Йортыбызда Татарча диктант яздык!

Музейда Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан бер өзек укылды. 1937 елгы әсәрдән өч кызыл юлны диктантта катнашучылар кирилл һәм гарәп хәрефләре белән яздылар.

Диктанттан соң кунакларга роман язылган фатирны — Шәриф Камалның мемориаль бүлмәләрен күрсәттек. Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә әзерләнгән «Шәриф Камал һәм аның «Акчарлаклары»ы» күргәзмәсе белән дә таныштырдык.

Барлык катнашучыларга да рәхмәт! Диктантның нәтиҗәләрен бер ай эчендә белеп булачак.

TATFORUM

05 Nov, 06:28


Татарча беләәәм дисең....
Диктантны да оста язам дисең инде.

Әйдә тикшереп карыйк?

Дөньякүләм "Татарча диктант" акциясенә кушыл! 8-9 сыйныф укучылары өчен диктант тексты "САФ" радиода яңгыраячак!

Диктантны язар өчен 8, 9 я 10 нчы ноябрь көннәрендә сәгать 11-дә үзеңә уңайлы урында радионы ачарга, игътибар белән тыңлап язарга.

Диктантны "Рухи моң" проекты җитәкчесе Марсель абый Әхмәдуллин яздырачак💙

#сафрадиобеләнберсафта

TATFORUM

04 Nov, 18:29


Бүген Кайнатмада кунакта җәмәгать эшлеклесе Баязит Зәйдулла. 22:00 безгә кушылыгыз!

TATFORUM

04 Nov, 15:52


Быел Татарча диктантны оештыруда Йорт һәм Милли музей да катнашлык итә. Катнашуыбыз кечкенә генә булса да, безнең өчен бик кадерле гамәл бу. Диктантта быел Шәриф Камал да яңгырый бит!

Бу безнең тәкъдим яки үтенеч булмады. Татар яшьләре форумы егетләре-кызлары үзләре Шәриф абыйның 140 еллыгын хөрмәтләп, аның әсәрләреннән берәр өзекне диктантка кертик, диделәр. Әүвәл «Акчарлаклар» турында сүз барган иде, ахыр чиктә «Матур туганда» романнынан өзек сайланды. Хикмәтнең дә хикмәте инде бу…

1937 елның җәендә язып тәмамланган «Матур туганда» романы — Шәриф Камалның инкыйлабтан соң язылган иң зур проза әсәре. Аның дәвамы буларак «Ныклы адымнар» романы языла башлый. Барысы 4-5 романнан торган зур эпопея планлаштырыла. Язучының 1942 елда кинәт вафат булуы белән бу иҗади планнар өзелеп кала.

Романны ул чынлыкта 1920-еллар ахырыннан бирле язган. Кайбер бүлекләренең караламалары шул вакытта карый. Кайсыбер кисәкләре «Безнең юл», «Атака», «Совет әдәбияты» журналларында басылып чыга. Материаллар туплар һәм хатирәләрне тагын бер кат барлар өчен Шәриф абый 1936 елның февралендә Оренбург якларына (ул вакытта Чкалов өлкәсе) барып кайта. Шуңа күрә романда автобиографик урыннар бик күп очрый.

«Матур туганда» бик тиз арада соцреалистик татар әдәбияты «каноны»на кертелә. Мәктәп дәреслекләрендә дә бар ул, әдәбият тарихларында да үзенә урын таба. Татар театры романны (роман кадәр романны!) сәхнәләштерүгә алына, Шәриф абый аның инсценировкасын үзе яза. Спектакль популярлык казанмаса да, аның өчен язылган кайбер җырлар халык күңеленә хуш килә.

1990-еллардан башлап «Матур туганда» бик сирәк искә алынды. Ә бит ул әсәрнең искитмәле матур теле, Шәриф абыйча җорлыгы һәм җитезлеге бар. Быел исә, аның бер нәни өзеген Татарча диктантта язып, Шәриф Камал прозасын искә төшерергә яхшы форсат бар.

P.S. 10 ноябрь, 11:00 сәгатьтә Йортта диктант мәйданчыгы эшләячәк. Музейга килеп яза аласыз. Әсәрнең кулъязмаларын да күрерсез.

TATFORUM

04 Nov, 15:04


Бар дөнья Татарча диктант яза!

📌8, 9, 10 ноябрь 2024

Язу нокталарын күрү һәм оештыручы буларак теркәлү: diktant.tatar

TATFORUM

03 Nov, 12:47


Быел Татарча диктантны латин әлифбасында да язарга мөмкин. Язу кагыйдәләре бик танылмаган булганга, диктант текстын алдан чыгарырга булдык. Шулай итеп, сез диктантка әзерләнә аласыз.

Диктант тексты, Мирсәй Әмирнең "Агыйдел" повестеннән өзек, 2 нче биттә.

Диктантка оештыручы буларак теркәлү: diktant.tatar

TATFORUM

01 Nov, 17:24


Татарча Диктант 🖋️
8, 9, 10 ноябрь

TATFORUM

01 Nov, 16:22


Балачак шигырьләреннән торган китап төзүдә катнашырга чакырабыз.

Без балаларга атап язылган күренекле шигырьләрне бер китапка тупларга җыенабыз. Балачакта (10 яшькә кадәр) укып, ятлап, әле дә хәтерегездә йөргән шигырь юлларын безнең телеграм-ботка @yulbasmanewbook_bot язып җибәрегезче. Рәхмәт!

Шигырьләрне 2024 елның 14 ноябренә кадәр җыябыз.

TATFORUM

01 Nov, 13:37


Татарча диктантның текстлары сайланды 🗞️📄

Аны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татар китабы йорты һәм без бергә сайладык!

TATFORUM

01 Nov, 12:21


От айтишников до художников: выбираем главных младотатар

"Несколько лет назад начал учить татарский язык с нуля, а сейчас владеет им свободно.

Онлайн школа SkyTat – совместный проект Данила Идиятуллина и его партнера Риммы Гумировой. В первую очередь студенты школы прокачивают разговорные навыки.

Уроки ведутся в группах по 6 человек. Группы делятся по уровням владения языком, поэтому в SkyTat могут учиться и те, кто совсем не знает татарский, и те, у кого есть какие-то базовые знания. Учиться могут и взрослые, и дети.

За время существования проекта
https://skytat.ru/, по словам Данила Идиятуллина, татарский язык с помощью SkyTat выучили несколько сотен человек".

«Миллиард.Татар» продолжает составлять рейтинг «Татары года». Предлагаем выбрать самого активного татарина или татарку среди представителей молодого поколения.

TATFORUM

01 Nov, 03:33


Гөлназ Сәфәрова сезне Татарча Диктант язарга чакыра 💕

Ә син киләсеңме?

TATFORUM

31 Oct, 18:16


26 октябрьдә Уфаның «Нур» дәүләт татар театрында татар яшьләре форумы — «Милләт киләчәге» узды.

Форумның пленар утырышында Башкортстан һәм Татарстан яшьләр оешмалары җитәкчеләре, Башкортстанның татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре, ике республикадан яшь активистлар катнашты. Форум ахырында Башкортстандагы татар яшьләре оешмасы вәкиле Дарина Ергизова форум резолюциясен укыды, һәм резолюция проекты кабул ителде.

Әлеге форумда шулай ук татфорум вәкилләре Райнур Хәсәнов һәм Алмаз Хәлиуллин катнашты.

Форум кысаларында яшьләр өчен әһәмиятле һәм кызыклы темаларга багышланган түгәрәк өстәлләр оештырылды.

TATFORUM

31 Oct, 06:32


Татарча диктант узгач, киләсе чараларның берсе – Jadid Fest!

Аның турында игълан соңрак булыр, ә әлегә без комикслар лабораториясендә катнашырга телегән кешеләрдән гаризалар көтәбез. Лаборатория вакытында без гаиләгезгә багышланган комикслар ясыячакбыз. Алар күргәзмә рәвешендә китапханәнең универсаль залында күрсәтеләчәк.

Катнашучылар исемлеге 4 ноябрьдә игълан ителер. 

Татар телен белү мөһим, әмма мәҗбүри түгел. Катнашырга гаиләсе турында уйланып, кыска комикс ясарга әзер 14 яшьтән алып мәктәп балалары һәм беренче курслар студентлары чакырыла.

Күбрәк мәгълүмат һәм гариза монда:
https://forms.gle/ebrwku4dmXcYFQDr7

Шулай ук гаризаны [email protected] адресына җибәрергә була (исемегезне, телефоныгызны языгыз, берничә рәсемне өстәгез, мөмкин булса, кыска комикс концепциясен сөйләгез).

TATFORUM

30 Oct, 08:54


Татарча Диктант ✒️

🕐 8, 9, 10 ноябрь 10:00
📍Сайтка кереп, харитада (картада) шәһәрегездә диктант язу ноктасын табып була.
📍Үзегезгә уңайлы урында ТНВ эфирын карап я "Болгар радиосын" тыңлап, яза аласыз.
📍 diktant.tatar сайтка кереп, диктантны онлайн да язарга мөмкин.

Тулырак мәгълүматны diktant.tatar сайтында таба аласыз ❣️

TATFORUM

29 Oct, 14:24


23-24 октябрь көннәрендә Райнур Хәсәнов һәм Амил Нур Чаллы шәһәренең "Нур" яшьләр үзәгендә Татар яшьләре форумында катнашты. Алар Чаллы яшьләре өчен проектларны башкару буенча остаханә үткәрде.

Форум ахырында катнашучылар төркемнәргә бүленеп, үз проектларын тәкъдим итте. Җиңүче проектлар арасында "Татар тайм" (татар мәдәниятенә багышланган мобиль кулланма), "Татар ашлары" (татар ризыкларының рецептлары сайты) һәм "Татар аланы" (татар яшьләре аланы) булды.
Җиңүче проектлар ел дәвамында "Мизгел" милли мәдәният клубы ярдәме белән гамәлгә ашырылачак.

"Нур" яшьләр үзәге, "Мизгел" клубына һәм аның җитәкчесе Люция Ибраһимовага рәхмәт!

TATFORUM

25 Oct, 20:00


Яңа татар бистәсе урынына Новая Портовая исемен кертү, тарихи мохитне бозу Татарстан башкаласында һич тә ярамаган хәл!

Компромисс һәрхәлдә табып була, һәм бу архитекторларның төп бурычлары булырга тиеш

TATFORUM

25 Oct, 19:57


Яңа бистәдә комплекс проекты.
Нәрсә монда күренә? Зур бина Иске Ташны Идел ягыннан тулысынча каплый. Элеккеге доминанталар хәтта фабрикалар арасында югалмаган, ә хәзер, ахрысы, мигмариятчеләр өчен Яңа бистә тарихы - кыйблалар түгел. Ничәнче проект, ниндидер бу урын «фишкалары» бөтенләй күренми.

TATFORUM

23 Oct, 18:51


19 октябрь көнне Самара шәһәрендә Татар яшьләре форумы "Акыл фабрикасы" белем бирү практик мәктәбен оештырды. Программа әченә лекторий, ворк-шоп, экскурсия һәм музыкаль кичә керде. "Акыл фабрикасы"нда Самара, Ырынбур, Сарытау һәм Ульян өлкәсеннән килгән яшьләр катнашты.

Чараның төп максаты - төбәкләрдә яшәүче татар яшьләрен тагын да күбрәк чаралар уздырыга этәрү. Әлеге максатка ирешү өчен лекторий башында Райнур Хәсәнов, Татар яшьләре форумы рәисе, оешманың, Казан яшьләренең проектлары турында сөйләп китте: төбәктәге үзенчәлекләрне күз алдында тотып, аларны төрле җирлектә уздырып була.

Гомумән, лекцияләр, проект ясау үзенчәлекләрен төрле яктан ачарга ярдәм иттеләр. Идел буе татарларының тарихы турында тарихи фәннәр докторы Таһирова Наилә сөйләп китте, ә Алмаз Хәлиуллин "Татарның милли коды" турында фикерләр белән бүлеште. Милли менежмент үзенчәлекләрен Фәхриева Ләйсән, проект кураторы, ачыкларга тырышты.

Проектны социаль челтәрләрдә алып бару үзе бер тәртипкә ия - Ләйлә Лерон, смм белгеч, төрле уңышлы ысуллар белән бүлеште. Грант программалары белән эшләү нечкәлекләрен Антон Дыганов сөйләп китте.

Хәзерге вакытты актуаль булган тема ул - ясалма фәһем. Шул исәптән, программага ясалма фәһемнең төрле өлкәләрдә кулланышы турында лекция дә кертелде. Ясалма фәһемнең инструментлары, кушымталары хакында Райнур Хәсәнов, Рифат Бахтиев, бизнес-аналитик, һәм Гүзәл Хәйбуллова, рәссам, аңлатып киттеләр.

Белемнәрне туплап, катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, проект ясау остаханәсенә керештеләр. Нәтиҗәдә, дүрт потенциаль проект формалашты. Остаханәдән соң, Самараның татар урыннары юбуенча эчтәлекле экскурсия оештырылды.

"Акыл фабрикасы" музыкаль кичә белән тәмамланды. Чакырылган кунак - Муса Гаянов, автор һәм башкаручы, үзенең җырларын тәкъдим итте.

Татар яшьләре форумы исеменнән оештыруда ярдәм иткән "Дуслык" оешмасына һәм татар яшьләре белән эш башкарган Мәхмүтова Фәрзанәгә зур рәхмәтебезне белдерәбез!

TATFORUM

21 Oct, 18:11


Хөрмәтле дуслар!
Мин Амил, "Татарча диктант 2024" акциясе өчен җаваплы булам.
Быел "Татарча диктант" 8, 9, 10 нчы ноябрь көннәрендә узачак.

Оештыручылар, мәйданчыкларны эзли башлый аласыз.
Тиздән рәсми игълан чыгарырбыз һәм сайтыбызны яңартырбыз!

Узган елларда диктантны язганда нинди проблемалар булды? Шәрехләрдә (коммент) языгызчы.

Ихтирам илә,
@amilnurtat

TATFORUM

20 Oct, 07:03


Лицей №26 им. Мусы Джалиля. Казань, ул. Ленинградская, д. 20. Бюст Мусы Джалиля. Гипс, 1967 год. Автор — Баки Идрисович Урманче (1897—1990).

Первой работой скульптора на тему поэта-героя стал бюст (1964, мрамор), установленный в фойе Татарского академического государственного театра оперы и балета имени Мусы Джалиля. Это была первая скульптура Урманче для открытого пространства после возвращения из Средней Азии в Казань, когда он на седьмом десятке лет и после 40-летнего перерыва вновь занялся ваянием.

Бюст-вариант был установлен в пришкольной зоне в Авиастроительном районе. Сам Урманче жил неподалёку, на ул. Академика Королёва — вероятно, тут есть связь. Состояние памятника ужасает. Кирпичный постамент частично выкрошился, бюст покрыт чёрной краской, местами облупившейся. Кроме того, через основание до шеи проходит огромная трещина. Сотрудники лицея просят о помощи. Требуется взять памятник на государственную охрану и/или перенести его в другое место, в помещение, отреставрировать, наконец.

TATFORUM

18 Oct, 21:57


Бүген Акыл фабрикасында күрешәбез!😉

TATFORUM

17 Oct, 13:35


Самар татарлары! Сез мондамы?

Бу атнада шимбә көнне күрешик, танышыйк һәм фикер алышыйк.

Теркәлү өчен монда басыгыз.

TATFORUM

17 Oct, 07:57


Ринат абый Таҗетдинов тавышы безнең йөрәкләрдә калачак.

TATFORUM

16 Oct, 08:54


Сәлам, дуслар!
Без яңа җыентык өстендә эшли башладык. Ул мәхәббәт турында, татар гаиләләре, бөек хатын-кызларыбыз һәм ир-атларыбыз турында булачак.

Дүрт гаилә, дүрт хикәя, татар телендә:
Зөһрә Акчурина һәм Исмәгыйль Гаспринский - нәширләр, мөхәррирләр, журналистлар, Россиядә татар телендә беренче газета чыгаручылары.

Фатихә белән Сөләйман Аитовлар - хатын-кызлар өчен мәктәп ачучылар.

Кашифә һәм Рәхим Тумашевлар - режиссерлар династиясе.

Хәсән Туфан һәм Луиза Сәлиәскарова - шагыйрь һәм актриса.

Без кечкенә гаилә нәшрияты, Радиф комиксларга сценарийлар яза, мин оештыру мәсьәләләрен алып барам. Туган телебездә төрле әдәбият булсын өчен, вакытыбызны, акчабызны сарыф итәргә әзер. Сценарий, тәрҗемә, корректура, верстка, оештыру чыгымнарын без үз өстебезгә алабыз, әмма җыентыкны бастыруны тулысынча каплый алмыйбыз. Шуңа күрә без өченче җыентыкны краундфандинг ярдәмендә ясарга булдык. Безгә 350 000 сум җыярга кирәк, алар рәсем авторлары гонорарларына һәм 1000 данә җыентык бастыруга тотылачак.

Сез дә проектта катнаша аласыз: ошаган лотларны алып, үз челтәрләрегездә проект турында сөйләп яки башкача. Аның өчен бу сылтама аша керергә кирәк: https://planeta.ru/campaigns/tatcomics ❤️

Сез дә бу проектта катнаша аласыз: проекттагы ошаган лотларны алып, безнең проект турында үз челтәрләрегездә сөйләп, яки башкача.

TATFORUM

15 Oct, 20:11


​​Хәтер көне. Йәгез бер дога
15 октябрь татар халкы тарихына Хәтер көне буларак керде
Бу көнне күркәм гадәт буенча Коръән аятьләре укылып, 1552 елда Казанны яклап һәлак булган кардәшләребез рухына дога кылабыз.
«Әл-­Фәтиха» сүрәсе:

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ مَالِكِ يَوْمِ الدِّينِ إِيَّاكَ نَعْبُدُ وَإِيَّاكَ نَسْتَعِينُ اهْدِنَا الصِّرَاطَ الْمُسْتَقِيمَ صِرَاطَ الَّذِينَ أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ غَيْرِ الْمَغْضُوبِ عَلَيْهِمْ وَلَا الضَّالِّينَ

Укылышы: «Бисмиллә´һир-рахмә´нир-рахи´м. Әл-хә´мдү лиллә´һи ра´ббил-га´ләми´н. Әр-Рахмә´нир-Рахи´м. Мә´лики йәүмид-ди´н. Иййә´кә нә´гъбүдү вә иййә´кә нәстәгый´н. Иһди´нәс-сыра´таль-мүстәкый´м. Сыра´таль-ләзи´нә ән-гамтә галә´йһим; га´йрил-мәгду´би галә´йһим, вә ләд-да´лли´н».

Тәрҗемәсе: «Дөньяларны саклаучы һәм Чиксез кодрәтле, Рәхимле, Шәфкатьле, Кыямәт көненең Раббысына мактаулар булсын! Без Сиңа гына табынабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз! Безгә туры юлны күрсәт. Син мәрхәмәтеңне биргән, ачуы булмаган һәм адашмаган кешеләрнең юлын».

Фотосурәттә: Болгар, 1989 ел (Татарстан дәүләтчелеге тарихы музее сәхифәсеннән алынды)

@DUMRF_TAT

TATFORUM

06 Oct, 17:16


«Звезда Сибири» и «Джигит» возвращается🤩!

Яркий и творческий конкурс для татарской молодежи «Звезда Сибири и Джигит-2024» стартует в Тюмени.

Это отличная возможность стать частью нашей большой и дружной семьи!

Что тебя ждет?
- онлайн лекции и уроки от лучших спикеров на самые актуальные темы
- встречи с известными людьми, которые готовы поделиться своим опытом
- возможность реализовать свои идеи и внести свой вклад во благо своего народа.

А еще, незабываемые эмоции и бесценный опыт от участия.

Подай заявку и стань участником кастинга 👉 https://forms.yandex.ru/u/66d4be9d2530c25f317069de/

📍Даты проведения кастингов:
— Тобольск 12 — 13 октября
— Тюмень 19 — 20 октября

Докажи, что именно ты достоин звания «Звезда Сибири» и «Джигит»!

Подробная информация в положении конкурса https://disk.yandex.ru/i/gqrxnuOWFj4tcg

📱 Мы в телеграм: https://t.me/tatarlar72
📱 Мы в контакте: https://vk.com/seberjoldyzy_tataregete

TATFORUM

03 Oct, 10:41


Бу көннәрдә Казаннан бер оешма татар халык әкиятләре каһарманнарын патентлап, аларны куллану өчен башкалардан үзенә акча түләтергә маташканы билгеле булды. Каһарманнар арасында: Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр, Кар кызы. Хокукый шикаятьләрнең берсе Татар дәүләт "Әкият" курчак театрына килде инде.

Без шундый шикаятьләрне алган театрларны яклап чыгабыз һәм халык байлыгына кул сузган оешманы хурлыйбыз. Искә төшерәбез: "Авторлык һәм янәшәлек хокуклары турында" федераль канунының II нче бүлеге, 8 нче маддәсе буенча, халык иҗаты әсәрләре авторлык хокукы объекты була алмый.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы моның турында Фикри милек буенча федераль хезмәткә (Роспатентка) хат юллады.

русчасы шәрехләрдә / на русском в комментариях

TATFORUM

02 Oct, 09:08


Согласиться за рубль - значит признать его право на то, что его труду не принадлежит и не принадлежало
https://t.me/milliardtatar/14105

Суть это не меняет

TATFORUM

01 Oct, 17:12


Кайнатмада кунакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.
Ясалма фәһем турында сөйләшеп алдык.

Youtube: https://www.youtube.com/watch?v=B5jIKipwdis
VK: https://vk.com/video-63172339_456243417

Карап, комментарийлар калдырыгыз 🧩

TATFORUM

01 Oct, 11:14


В 2012 году я присутствовала на презентации Фонда Марджани в Казани, где президент фонда Рустам Сулейманов подарил Казанскому Кремлю первый коллекционный татарский чайный сервиз "Золотой и Серебряный Булгар", изготовленный на Императорском фарфоровом заводе. Стоимость сервиза была заоблачной – купить его можно было за несколько сот тысяч рублей. 

Тогда я подумала, а почему у нас нет красивой, стильной татарской посуды, доступной для всех? И вот через год появился фестиваль Печән базары, благодаря которому Наиля БОЛГАР КЕРАМИКА (Татарская посуда) смогла превратить свое хобби в бизнес и красивая татарская посуда из фарфора стала доступной для всех 💜

TATFORUM

01 Oct, 11:14


Вот почему важно поддержать фестиваль Печән базары в ГОЛОСОВАНИИ за статус лучшего события августа. Это поможет развиваться нам дальше. Будем развиваться мы – будут появляться новые, не коллекционные, а доступные нам всем татарские бренды.

P.S. Думаю, нужно начать новую рубрику и рассказывать о том, какие новые имена открыл фестиваль Печән базары и как они развивались дальше. Маякните, если вам это интересно 💯