ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️ @islamdinekazan Channel on Telegram

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

@islamdinekazan


ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️ (Russian)

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️ is a Telegram channel dedicated to sharing knowledge, inspiration, and teachings related to Islam. The channel provides a platform for members to learn more about the religion, connect with like-minded individuals, and deepen their spiritual understanding. From daily prayers and reflections to discussions on Islamic history and traditions, ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️ offers a diverse range of content to cater to the needs of its community. Whether you are new to Islam or looking to expand your knowledge, this channel is a valuable resource for anyone interested in the teachings of the faith. Join islamdinekazan today and join a supportive community dedicated to learning and growing together in faith.

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

07 Jan, 20:55


Иртәнге намазны калдырмагыз, вакытында укыгыз🤲

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

07 Jan, 20:53


Намаз – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, бик зур бүләге. Адәм баласының күңеленә рәхәтлек бирә, җанына тынычлык иңдерә торган изге гамәлләрнең берсе ул🤲🏻

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

07 Jan, 06:00


Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәракәтүһү🌙
🤲Сезгә тынычлык һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм муллыгы насыйп булса иде🤲

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

07 Jan, 05:58


«Тән чирләре авырулардан була, калеб чирләре - гөнаһлардан.
Шуңа күрә, тән чирләгән вакытта ашауда ләззәт татый алмаган кебек, калеб тә, гөнаһларга баткач, гыйбадәт кылуда ләззәт таба алмыйдыр».

(Яхъя ибне Мөгаз)

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

06 Jan, 17:11


ҮЛГӘН ТУГАННАРЫГЫЗНЫҢ ТЫНЫЧЛЫГЫ өчен нишләргә?

Мәетләргә файдасы булган гамәлләр бар. Шул гамәлләрне даими рәвештә кылып тору күркәм булачак.

1️⃣ Коръән укып, савабын мәетнең рухына багышлау.

3️⃣ Үлгән кеше өчен хәер-дога кылу.
Ибраһим пәйгамбәрнең догасын һәм белгән догаларыбызны уку. Ибраһим: “Раббәнә-гъфирлии вәли-вәәлидәййә вәлил-му’миниинә йәумә йәкуумүл-хисәәб”, – дип дога кылган.
Мәгънәсе: «Йә, Раббым, үземне, ата-анамны һәм башка мөэминнәрне Кыямәт көнендә мәгъфирәт кыл».

3️⃣ Кешеләргә бурычы булса, бурычын түләү.

4️⃣ Изге эшләр эшләп, савабын мәетнең рухына багышлау.
Мәет күмелгәннән соң, беренче көннән башлап, җиденче көнгә кадәр ярлыларга сәдака биреп, савабын мәетнең рухына багышларга мөмкин. Бу – сөннәттер. Хәленнән килмәгәннәр, ике рәкәгать нәфел намазы укып, савабын мәеткә багышларлар.

✒️ «Мәет озату йолалары» китабыннан

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

06 Jan, 17:10


Намаз – безгә йөкләтелгән иӊ зур гыйбадәт❤️❤️❤️🌙

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

06 Jan, 14:54


Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, хасталык килгәнче – сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы – буш вакытыңның, картлык килгәнче – яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче – байлыгыңның.

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

06 Jan, 12:39


Пәйгамбәребез (ﷺ )бер хәдисендә:
🪴 "Аллаһ колына бер нигъмәт бирсә, кол да: "ӘлһәмдүлиЛләһ ", - дисә, бу нигъмәтнең шөкерен үтәгән булыр.
🪴 Кол икенче мәртәбә: "ӘлһәмдүлиЛләһ", - дисә, Аллаһы Тәгалә ул кешенең савабын арттырыр.
🪴 Өченче мәртәбә "ӘлһәмдүлиЛләһ", - дисә, ул кешенең гөнаһларын гафу итәр", - ди.

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

06 Jan, 09:20


Хөрмәтле дин кардәшләрем, Аллаһ ризалыгы өчен репост ясасагыз иде

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

05 Jan, 13:21


Күз тиюгә каршы ТӘНГӘ ӘЙБЕР ТАГУ дөресме?

Күз тию күренешен инкяр итеп булмый. Аның барлыгы катгый исбат ителгән.

Ләкин күз тиюне булдырмау өчен, тәнгә төрле әйбер тагып йөрү – хаталы эш.

Тәннең (киемнең) кайсы җирендә булса да ялтыравыклы яки башка шундый күзгә бәрелеп тора торган әйберне тагы «кешенең игътибары шул әйбергә тартылып, күзе тимәс» дигән ышануларга нигезләнгән. Бу ысул белән балаларны явыз күздән сакламакчы булалар.

Ләкин күз тиюгә каршы иң яхшы чара һәм дәва – Коръән Кәримнән сүрәләр уку.

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) һәм аның сәхабәләре заманында бу ысул уңышлы кулланылганы мәгълүм. Гадәттә, күз тиюгә каршы «Фәтихә», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре, «Аятел-Көрси» һәм «Каләм» сүрәсенең 51 нче аяте укыла.

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

22 Dec, 19:53


Ягъни кешенең үз теләге белән тота торган ураза (желательный).😌 Дүшәмбе һәм атнакич (пәнҗешәмбе) ураза тотучылар, иң кимендә, аена сигез көн ураза тотып, хәдисләрдә килгәнчә, ел буе нәфел уразасы тоткан әҗер-савапка, ин шә Аллаһ, ирешәчәкләр. 😍 Казага калган фарыз уразалары булган кешеләр бу көннәрдә каза уразаларын тотып бетерсә яхшы. Казага калган ураза дип вакытында тотылмый калган фарыз уразаны атыйлар. Ә фарыз ураза — Рамазан аенда тотыласы ураза, ә бу айдагы уразаны тоту барлык мөселманнар өчен дә тоту мәҗбүри ягъни фарыз. ❗️ Ураза тотарга ярамый торган көннәр дә бар болары — гает бәйрәмнәре көнне, ягъни Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрендә. 🚫 Шулай ук хатын-кызларда күрем вакытында, йөклелек һәм бала тапканнан соңгы чорларда ураза тоту тыела. Бу көннәр өчен алар башка вакытта ураза тоталар (каза кылалар). ❗️ Нәфел уразасы яисә каза уразасы тотканда иртәнге ният башкача кылына мәсәлән:  “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, (соңгы тапкыр казага калган уразамны тотмакка), (яисә нәфел уразасы тотарга) ният кылдым һ.🤲 Ягъни нинди ураза тотасыз шуның исемен атап ният кылырга, чөнки бу очракта бит инде Рамазан ае түгел һәм югарыдагы беренче ният туры килеп бетми. Ә кичтән авыз ачканда укыла торган дога шулай ук кала үзгәрми. 😊

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

22 Dec, 19:50


Иртәгә безнең дүшәмбе💕Дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көнәрендә сөекле Пәйгамбәребез ураза тоткан☺️
Уразаны Рамазан аенда гына түгел, ә елның теләсә кайсы вакытында да тотарга ярый — бу төр ураза «нәфел уразасы» дип атала.🌙

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

22 Dec, 19:45


Фарыз  гамәл – аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була (ислам диненең хаклыгына ышану, һәр көн биш вакыт намаз уку, ураза тоту, зәкят түләү, мөмкинлеге булган кешегә хаҗ кылу). Аның фарызлыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше диннән чыккан була. 
Ваҗиб гамәл – аны кылган кеше саваплы була, ә кылмаганы гөнаһлы була (витр намазын уку, гает (ураза һәм корбан бәйрәме) намазларын уку, фитыр сәдакасын бирү, корбан чалу һәм башкалар). Аның ваҗиблыгына (тиешле булганына) ышанмаган кеше зур гөнаһлы була. 
Сөннәт  гамәл – аны кылган кеше саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмаса да, Мөхәммәд галәйһиссәламнең шәфәгатенә (яклавына) лаек булмый. Сөннәт гамәлләр: яхшы эшләрне “бисмилләһ” белән башлау, Коръән укыр алдыннан “Әгузе” әйтү, төчкергәч, “Әлхәмдүлилләһ” дип әйтү, иманлы кешеләргә сәлам бирү, мисвәк (теш чистарткыч) белән авызны пакьләү һәм башкалар. 
Мөстәхәб гамәл – аны кылган кеше саваплы була, әмма кылмаганы гөнаһлы булмый, кыямәт көнендә дә шелтә тиешле булмый (нәфел, ягъни өстәмә намазлар уку, нәфел уразалар тоту, нәфел сәдакалар бирү, тәһарәт белән йөрү, буш вакытта Коръән уку һәм башкалар). 
Хәрам гамәл – аны кылган кеше гөнаһлы була: кешене яисә хайванны җәберләү, гайбәт сөйләү, урлашу, исерткеч эчемлекләр эчү, зина кылу һәм башкалар. 
Хәрам гамәл – аны кылган кеше гөнаһлы була: кешене яисә хайванны җәберләү, гайбәт сөйләү, урлашу, исерткеч эчемлекләр эчү, зина кылу һәм башкалар. 
Мәкруһ гамәл – аны кылган яки дөрес дигән кеше дә гөнаһлы була: отыш уеннар уйнау, әдәпсез җырлар җырлау, кеше алдында әдәпсез кылану һәм башкалар. 

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

02 Dec, 11:05


Гайбәт – иң зур гөнаһ❗️🚫
Диндә «кече гөнаһ», «олы гөнаһ» дигән төшенчә бар. Кече гөнаһлар намаз белән намаз арасында гафу ителә. Ә менә гайбәт олы гөнаһ дип санала һәм ул тәүбә итмичә кичерелми.
Рәсүлебез: «Мөселманга башка мөселманның каны, намусы һәм малы хәрам», – дип әйтә. Әгәр дә гайбәт сөйлибез икән, димәк, шушы өч әйбернең хакына кергәнбез булып чыга.

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

22 Nov, 05:28


«Әрвахларга дога кылу тәртибен языгызчы...»

Җавап:
Үлгән якыннарыгызның рухына һәм бөтен мөселманнарның рухларына:
🔸 «Фәтихә», «Ихлас», «Нәс» сүрәләрен укырга була.
🔸 болардан тыш «Йәсин» вә «Мүльк» («Тәбарәк») сүрәләрен укып багышлауның да зур савабы булыр.

🔸 Аннары укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен болай дип багышларга мөмкин:
«Йә, Раббым! Укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен Үзеңнең ризалыгың өчен Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең рухына, атабыз Адәм галәйһиссәлам, анабыз Хава радыяллаһу ганһәнең, барлык пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, бу дөньяга килеп киткән барча мөселманнарның рухына иршетерсәң иде...»

🔸 Шуннан соң:
«Догаларымны, укыган Коръән сүрәләрен әлеге кешеләргә ирештер», - дип, якыннарыбызның исемен һәм әтиләренең исемен әйтеп багышларга була. Мәсәлән: Габдулла кызы Фатыйма рухына, дип.

@islamdinekazan

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

22 Nov, 05:22


Җомга көнне Коръәннән “Кәһеф” (“Тау куышы”) сүрәсен укырга, Мөхәммәд пәйгамбәргә салават әйтергә, күбрәк дога кылырга тырышыгыз. Кем дә кем җомга көнне “Кәһф” сүрәсен укыса, ул аны икенче җомгага хәтле нурга күмәчәк.

Кәһеф сурәсен укырга (тыңларга) онытмыйбыз ❤️ӘЛ-КӘХФ" КОРЪӘННЕҢ 18 НЧЕ СУРӘСЕ

Бу бик мөһим, укырга тырышыгыз
Аллаһ риза булсын һәммәбездән дә🌙

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

22 Nov, 05:21


ӘССӘЛӘӘМҮ ГӘЛӘЙКҮМ ҮӘ РАХМӘТҮЛЛААҺИ ҮӘ БӘРАКӘТҮҺ💕
ҖОМГА МӨБАРӘК БУЛСЫН!🌙
Аллаһ Раббыбыз ил-көннәребезгә иминлек, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә тазалык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидәят, иман байлыгы биреп, һәркайсыбызга хәерле, бәрәкәтле, имин тормышлар насыйп итсен!

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

17 Nov, 20:55


В Татарстане утвердили даты Ураза и Курбан-байрама в 2025 году 📆

В 2025 году Священный месяц Рамадан начнется в первый день весны - 1 марта, сообщает ДУМ РТ.

Также Духовное управление объявило даты двух главных мусульманских праздников: Ураза-байрам в новом году выпадает на 30 марта, а Курбан-байрам — 6 июня.
https://t.me/rustamhazrat

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

15 Nov, 01:25


"Тәҗвид фәне"нең 1 нче томы: "Гарәп әлифбасы" бастырылып чыкты, الحمد لله.

Бәясе 800 сум. Почта аша җибәрергә кирәк булса миңа ватс апка яки телеграмга языгыз:

Оформление на русском языке:

1. Адрес
2. Ф.И.О. по паспорту, в именительном падеже, чтобы не было проблем при получении на почте.
3. Номер телефона
4. Сколько книг заказываете
7. Отправку почтой/или транспортной компанией.

НЕ ЗВОНИТЕ, А ПИШИТЕ по номеру
89600505464 для получения книги из Казани.

Для офомления отправки почтой ПИШИТЕ на номер 89663016264

По городу Казани приезжаете за книгой сами. Время и место встречи обговорим.

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

01 Nov, 05:05


Җомга – изге көн. Бу көнне салаватны мөмкин кадәр күбрәк әйтегез.

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

01 Nov, 04:31


Җомга көнне Коръәннән “Кәһеф” (“Тау куышы”) сүрәсен укырга, Мөхәммәд пәйгамбәргә салават әйтергә, күбрәк дога кылырга тырышыгыз. Кем дә кем җомга көнне “Кәһф” сүрәсен укыса, ул аны икенче җомгага хәтле нурга күмәчәк.

Кәһеф сурәсен укырга (тыңларга) онытмыйбыз ❤️ӘЛ-КӘХФ" КОРЪӘННЕҢ 18 НЧЕ СУРӘСЕ

Бу бик мөһим, укырга тырышыгыз
Аллаһ риза булсын һәммәбездән дә🌙

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

01 Nov, 04:01


Җомга мөбәрәк булсын🌙

Аллаhы Тәгалә барчабызга да хәерле көннәр, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле һәм хәерле гомер насыйп итсен.
@islamdinekazan

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

31 Oct, 18:56


01.11.2024 (29 Рабигүл Әхыйр 1446)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
️Сәхәр тәмам: 04:44
Аль-Фаджр (иртәнге): 05:20
Ас-Субх (кояш чыгу): 06:50
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 14:10
Аль-Магриб (ахшам): 16:04
Аль-'Иша (ястү): 17:47

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

24 Oct, 02:35


ИРТӘН ТОРГАЧ УКЫЛА ТОРГАН ДОГА🤲🏻❤️

🤲🏻Бисмилләһир-рахманир-рахим.

Әлхәмдү лилләһилләзи әхйәнә бәгъдә ма әматәнә вә иләйһил бәгъсу вәннушур.
(Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһка мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһтандыр,кайту да Аңадыр)
(Бу доганы белмәгәндә: "Саулык һәм сәламәтлек эчендә тагын бер көнне башлаткан Аллаһка мактау булсын! Безгә бүген дә хәерләр һәм гүзәллекләр бирсен",-дип тә дога кылырга мөмин).🤲🏻

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

23 Oct, 19:33


24.10.2024 (21 Рабигүл-Әхыйр 1446)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
Сәхәр тәмам: 04:29
Аль-Фаджр (иртәнге): 05:03
Ас-Субх (кояш чыгу): 06:33
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 14:26
Аль-Магриб(ахшам): 16:22
Аль-'Иша (ястү): 18:03

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

18 Oct, 13:16


Пәйгамбәребездән  ﷺ хәбәр ителә:

«Миңа күп итеп салават әйтегез, хакыйкәтьтә, Аллаһ минем каберемә фәрештә билгеләгән, минем өммәтемнән берәрсе миңа салават әйтсә ул фәрештә миңа хәбәр итеп: "Йә Мөхәммәд, фәләннең улы фәлән хэзер сиңа салават әйтте",- дип әйтә».

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

11 Oct, 02:15


Җомга көнне Коръәннән “Кәһеф” (“Тау куышы”) сүрәсен укырга, Мөхәммәд пәйгамбәргә салават әйтергә, күбрәк дога кылырга тырышыгыз. Кем дә кем җомга көнне “Кәһф” сүрәсен укыса, ул аны икенче җомгага хәтле нурга күмәчәк.

Кәһеф сурәсен укырга (тыңларга) онытмыйбыз ❤️ӘЛ-КӘХФ" КОРЪӘННЕҢ 18 НЧЕ СУРӘСЕ

Бу бик мөһим, укырга тырышыгыз
Аллаһ риза булсын һәммәбездән дә🌙

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

11 Oct, 02:12


Җомга мөбәрәк булсын🌙

Аллаhы Тәгалә барчабызга да хәерле көннәр, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле һәм хәерле гомер насыйп итсен.
@islamdinekazan

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

10 Oct, 20:10


11.10.2024 (08 Рабигүл Әхыйр 1446) 🤲🏻
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
️Сәхәр тәмам: 04:03
Аль-Фаджр (иртәнге): 04:36
Ас-Субх (кояш чыгу): 06:06
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 14:55
Аль-Магриб (ахшам): 16:53
Аль-'Иша (ястү): 18:33

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

05 Oct, 12:14


Тәһәҗҗүд намазы дип, төнлә йокыдан уянып, намаз кылуга әйтәләр. Тәһәҗҗүд намазы фарыз намазлардан кала иң саваплы намаздан санала. Ул төннең өченче өлешендә, таңга табан укыла. Әбү Һурайрадан (р.г.) килгән хәдистә сөекле пәйгамбәребезнең шундый сүзләре бар: “Төннең өченче өлеше башланганда Бөек Раббыбыз күкнең иң түбәнге катына төшә һәм шулай мөрәҗәгать итә: “Кем Миңа дога кыла, Мин аңа җавап бирермен. Кем Миннән үзенең хаҗәтен сорый, сораганын бирермен. Кем Минем гафу итүемне сорый, гафу итәрмен” (Бохари, Мөслим).
Бу намаз тәүбә-истигъфар кылу, үзеңнең бөтен хаҗәтләреңне, кыенлыкларыңны чишүне сорап Аллаһу Тәгаләгә ялвару өчен бик кыйммәтле гыйбадәт.

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

05 Oct, 05:50


“Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә: “Кая минем күршеләрем? – дип сорар. Фәрештәләр: “Йә Раббыбыз Аллаһ, ә кемнәр синең күршеләрең? – дип әйтер. Аллаһы Тәгалә: “Кемнәр мәчеткә еш йөрде, шулар”, – дип җавап кайтарыр”.

Мәчет – ул Аллаһы Тәгаләнең йорты. Кем анда килә, шул Аның кунагы санала. Мәчеткә килгән кешегә Раббыбыз дүрт бүләкне тапшыра: Үзенең рәхмәтен иңдерә, күңеленә тынычлыкны сала, кыямәт көнендә сират күперен җиңеллек белән үтәргә булыша, Үзенең ризалыгын насыйп итә.

Аллаһ Тәгалә: "Мәчетемә килгән кунагыма юмарт булуым - Минем бурычым" - дия.

Аллаһ Тәгалә Үз кунагына сый-хөрмәте, кәрамәт-юмартлыгы йөзеннән, бәндәсенең күңеленә иман ләззәтен сала.

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

05 Oct, 04:02


Хәерле иртәләр☀️
Иртән торгач укыла торган дога ⬇️🤲🏻
Мөселман иртәләрен уянгач, түшәгеннән:
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим", дип торырга тиеш. Аннан соң шушы дога укыла:
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَحْيَانَا بَعْدَ مَآ أَمَاتَنَا وَإِلَيْهِ الْبَعْثُ وَالنُّشُورُ
"Әл-хәмдү лилләәһилләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр".
(Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр.)
@islamdinekazan

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

04 Oct, 22:52


05.10.2024 (02 Рабигүл Әхыйр 1446)
Казан шәһәре өчен намаз вакытлары
️Сәхәр тәмам: 03:50
Аль-Фаджр (иртәнге): 04:24
Ас-Субх (кояш чыгу): 05:54
Аз-Зухр (өйлә): 12:00
Аль-'Аср (икенде): 15:08
Аль-Магриб (ахшам): 17:08
Аль-'Иша (ястү): 18:49

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

04 Oct, 22:47


Аллаһның бөек бүләге - “Фатиха” сүрәсе❤️🌙

Кешелек дөньясына иң зур бүләк итеп иңдерелгән, аятьләре көн саен киңрәк ачыла барган бөек Коръәннең һәр сүзе, һәр хәрефе тирән мәгънәгә ия. Бу китапны ачучы “Фатиха” сүрәсе тулы Коръәннең мәгънәсен үзенең эченә сыйдырып, һәр очракта файдаланыла ала. Ул доганы кабуллыкка ирештерә, намазда Раббыбыз белән сөйләштерә, бөтен авыруларга шифа бирә...

Бу сүрәне татар халкында "Әлхәм" догасы дип тә йөртәләр, ләкин чын, дөрес исеме — Фатиха сүрәсе. Ул — Изге Коръән китабының башында килүче иң беренче сүрә. Ләкин пәйгамбәребезгә Аллаһтан иңү тәртибе буенча беренче түгел, бәлки китапта урнашу тәртибе буенча гына беренчедер.

Фатиха сүзе татарча «ачучы», «нәрсәнедер булса да ачу» дигән мәгънәгә ия. Ягъни, Коръәннең ачкычы була инде. Әлеге сүрәне укырга өйрәнү һәр мөселманның изге бурычы, чөнки ул биш вакыт намазда укыла, бу сүрәне яттан белмичә намаз укып булмый.

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيم
اَلْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ * الرَّحْمَنِ ارَّحِيمِ *
مَالِكِ يَوْمِ الدِّينِ * اِيَّاكَ نَعْبُدُ وَ اِيَّاكَ نَسْتَعِين *
اِهْدِنَا الصِّرَاط الْمُسْتَقِيمَ * صِرَاطَ الَّذِينَ اَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ *
غَيْرِ الْمَعْضُوبِ عَلَيْهِمْ وَلَا الضَّآلِّينَ*

Әгүүҙү биЛләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим.
БисмиЛләәһир-Рахмәәнир-Рахииим.
Әлхәмдү лиЛләәһи Раббил гәәләмииин.
Ар-Рахмәәнир-Рахииим.
Мәәлики йәүмиддииин.
Иййәәкә нәгбүдү үә иййәәкә нәстәгииин.
Иһдинәссыйраатал мүстәкыыыйм.
Сырааталләҙиинә әнгамтә гәләйһим.
Гайрил мәгдууби галәйһим үәләд-дааааллиииин.
Әәмииин!

Рахмән һәм Рахим булган Аллаһының исеме белән башлыйм. Дан, мактау галәмнәрнең Раббысы (тәрбиячесе) булган Аллаһыга хастыр. Ул Мәрхәмәтле вә Рәхимледер. Кыямәт көненең бердәнбер хуҗасы — Улдыр. Тик Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Безне туры юлга, үзең нигъмәтләр биргән кешеләрнең юлына күндер! Газапка дучар булганнар һәм адашканнар юлына түгел! Аллаһым, кабул ит.

"Фатиха” сүрәсенең өстенлеге турында күп кенә чыганакларда бай мәгълүмат бирелә. Аларның барысын да монда бирү мөмкин түгел. Без бу сүрә намазларда гына түгел, бәлки һәрвакытта да укылырга тиеш.

Кечкенә яшьтән үк бу доганы һәр көн күп тапкыр укый башлаган мөселманның кешелек сый­фаты да үзгәрә башлар, билгеле тәртипкә салыныр һәм ул Аллаһыдан башка берәүнең дә алдында баш имәс, дөньяви мәнфәгатьләр аның өчен әһәмиятле булмас, ул бары тик хак һәм хакыйкать артыннан китәр, ин шәә Аллаһ!

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

24 Sep, 02:41


☀️Иртән торгач укыла торган дога.

Мөселман иртәләрен уянгач, түшәгеннән:
بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ
«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим», дип торырга тиеш. Аннан соң шушы дога укыла:
الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِى أَحْيَانَا بَعْدَ مَآ أَمَاتَنَا وَإِلَيْهِ الْبَعْثُ وَالنُّشُورُ
«Әл-хәмдү лилләәһилләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр».

(Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр.)

Бу доганы белмәгәннәргә: «Саулык һәм сәламәтлек белән тагын бер көнгә керткән Аллаһыга мактау булсын! Безгә буген дә хәерләр һәм гүзәллекләр бирсен», — дип тә дога кылырга мөмкин.

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

09 Sep, 06:12


Кеше ике-өч елда сөйләшергә өйрәнә ала, әмма дәшми торырга өйрәнү өчен тулы бер гомер дә җитми.

Чыннан да, тел – ул Аллаһы Тәгаләнең иң зур бүләкләренең берсе, формасы буенча кечкенә булса да, зур көчкә ия.

Бәдәвий ґәрәбләреннән берсе пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләмнән җәннәткә кертүче гамәлләр хакында сорый, пәйгамбәр аңа болай дип җавап кайтара:

«Ач кешеләрне ашат, сусаганнарны эчерт, яхшылык эшләргә өндә, начарлыктан тый, әгәр боларны  булдыра алмасаң, телеңне начар сүзләрдән булса да сакла»

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

08 Sep, 05:11


Дога – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуның бер төре. Кеше Раббысына ялварып мөрәҗәгать иткәндә, ул әлеге гамәле белән кешегә кирәкле барлык нәрсәләрне бары тик Аллаһы Тәгаләнең бирә алганлыгына, Аның таянырга һәм дога кылып ялварырга мөмкин булган бердәнбер Зат икәнлегенә ышанганлыгын раслый. Аллаһы Тәгалә шәригать рөхсәт иткән төрле теләкләре белән Үзенә ешрак мөрәҗәгать итүчеләрне ярата.

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

08 Sep, 02:01


Иң бай кеше кем ул?

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм:
«Кем иртә белән иминлектә, саулыкта, бер көнлек ризыгы булган халәттә йокыдан уянса, ул Җир йөзенең бөтен байлыгына ия кеше кебек булыр», – дип әйткән.
(Имам Әт-Тирмизинең хәдисләр җыентыгыннан).

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

07 Sep, 22:12


🤲🏻 Намазны озын күлмәк киеп, әмма яланаяк укысаң буламы?

ҖАВАП👇🏻

– Шәригатебездә капланырга тиешле өлешләр бар. Хатын-кызның йөзеннән, беләзегеннән һәм тубык сөягеннән кала бөтен җире капланырга тиеш. Шуңа күрә өйдә булганда, хатын-кыз озын күлмәктән, әмма яланаяк намаз укый ала. Әмма мәчет кебек урыннарда алай эшләргә ярамый.

ДИНЕМ – ИСЛАМ🤲🏻🫶🏻❤️

04 Sep, 20:28


Берәү йоклар алдыннан ихластан "Аятел-Көрси"не укыса, ул кеше иртәнге көнгә кадәр имин халәттә булыр. Аның иминлеге өчен ике фәрештә билгеләп куелыр.
Барыбызга да имин төн, дусларым!🤲
🌙🌙🌙🌙🌙🌙🌙🌙
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм. Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм. Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ. Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәә. Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд. Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм.

Мәгънәсе: Аллаһның Үзеннән башка Илаһи кодрәткә ия һәм тәңре булырдай һичберкем юк. Ул – Аллаһ (мәңге) тере, һаман халык белән идарә итеп торучы. Аның йоклау сыйфаты юк. Күкләрдәге һәм Җирдәге бөтен нәрсә Аныкы гына. Аллаһның рөхсәте булмаганда беркем дә шәфәгать (яклау) кыла алмый. Ул Үзе яралтканнарның алда ни күрәчәген, үткәндә ни күргәннәренең (кылганын, кылмаганын, кылачагын, белгәнен, белмәгәнен, яшергәнен, яшермәгәнен) барысын да белеп тора. Кешеләр аның гыйлеменнән башка үзбелдекләре белән берни эшли алмас. Аның көрсие Күкләрне һәм Җирне үз эченә алган. Аллаһка Күкләрне, Җирне саклап тору һич тә кыен түгел. Аллаһ гаять бөек, галәмәт тә олуг (“Бәкара” сүрәсе, 255 аять).

2,866

subscribers

260

photos

18

videos