ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР @tamle_receptlar Channel on Telegram

ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР

@tamle_receptlar


✍️сотрудничество @elvira_admin

ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР (Uzbek)

📝 ✍️ ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР - бу каналда сизга олчов давридан даври қурилган, омадланган қизигуч рецептларни ташқари этамиз. Ушбу каналда сизга масалаларда пешингизни тезлик билан тайёрлаш тавсия этишни ўрганасиз. Бизнинг каналда кўплаб мумтоз тўлиқ ўзроқ рецептларни топишингиз мумкин. Бир неча кызгуч фикридан сизга орликчи пишинг билан тайёрланган лазиз ширинликлар, тортлар, балиқ ёшлари ва бошқа мазали ширинликларни каналимизда топишингиз мумкин. Ушбу энг янги ва ўзжадли рецептларни қўллашингизга тайёрлик кўрсатган канал билан танишишингиз сиз учун фойдали бўлади. Сотрудничество учун @elvira_admin билан боғланинг.

ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР

20 Nov, 09:57


Лимонлы-алмалы пирог

Кирэк була:
Камыр очен:
Он - 220гр.
Тоз - 1/3б.к.
Разрыхлитель - 1б.к.
Шикэр комы - 50гр.
Ак май - 90гр.
Йомырка - 1шт.
Кибет каймагы - 1а.к.

Эчлек очен:
Лимон - 2шт.
Алма - 2шт.
Крахмал - 30гр.
Шикэр комы - 150гр.

Онга тоз, разрыхлитель, шикэр комы кушып болгатабыз. Ак май да остэп уыла торган камыр ясыйбыз. Соныннан йомыркага каймак кушып болгатабыз да камырга салабыз. Йомшак камыр басып суыткычнын морозильник олешенэ 30 минутка куябыз.
Эчлек очен башта лимон кабыгын уабыз, кабыгын эрчибез. Алманы да эрчеп, чистартабыз. Барысын бергэ блендер белэн изэбез. Шикэр комы, крахмал кушып болгаткач утка куябыз, кайнап чыккач сундереп суытабыз.
Камырны ике олешкэ булэбез. Берсен майланган табага уабыз. Кырыйларын бераз кутэртэбез. Эчлекне агызабыз да анын остенэ камырнын икенче олешен уабыз. 180 градуска хэтле жылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar

ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР

20 Nov, 07:01


Казанда яхшы эш табуның иң гади ысулы.

Сайтлардан, белдерүләр язылган җирләрдән эзләп, үз резюмеларыгызны турыдан-туры җибәреп - сез болай итеп БЕРКАЙЧАН да җүнле эш таба алмаячаксыз. Ә киресенчә, эзләүдән туеп әз акчалы эшкә булса да ризалашачаксыз.

Чыннан да яхшы түләнә торган һәм кызыклы вакансияләрне табу өчен сезгә «Работа и вакансии Казани» каналына язылып куярга кирәк☝️

Анда һәр көнне барлык агрегаторлардан вакансияләрне җентекләп сайлап алалар һәм шәһәрдәге эшләр хакында иң яхшы тәкъдимнәрне генә бастыралар.

Шулай ук каналда, өйдән эшләргә күнеккән кешеләр өчен "удаленные вакансии" бар.

Студентлар һәм көненә 3 сәгатьтә акча эшләргә теләүчеләр өчен, көн саен, "джайджест подработок" дигән бер көнлек эшләр дә чыгып бара.

💼Югалтмас өчен язылып куярга киңәш итәм- Казанда эш эзләү буенча иң яхшы канал:

https://t.me/+zXYt7-ZMp0szN2Ri
.

ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР

19 Nov, 09:22


Эремчекле торт

Кирэк була:
Камыр очен:
Эремчек - 1пачка
Йомырка - 2шт.
Шикэр комы - 1ст.
Тоз - 0,5б.к.
Сода - 1,5б.к.
Он кирэгенчэ

Крем очен:
Сот - 2ст.
Шикэр комы - 1ст.
Йомырка - 2шт.
Он - 1,5а.к.
Какао - 2а.к.
Ак май - 200гр.

Эремчекне ваклыйбыз, йомырка, шикэр комы, тоз, сода хэм он кушып камыр басабыз. Аны суыткычка куеп торабыз.
Крем очен сотне жылытырга куябыз. Икенче савытта он, йомырка, шикэр комы хэм какаоны кушып болгатабыз. Соныннан сот янына салабыз. Болгатып торып крем куерганчы пешерэбез. Уттан алгач Ак майны салабыз. Эреп беткэч болгатабаз. Суынырга калдырабыз.
Камырны жиде олешкэ булеп, хэрберсен жэеп духовкада пешереп алабыз. Кырыйларын матурлап кисэбез. Киселгэн кисэклэрен остенэ сибэр очен блендер белэн ваклыйбыз.
Коржлар суынгач хэрбер катына крем сылап тезеп менэбез. Ин оскэ хэм кырыйларына вакланган камырны сибэбез. Крем сенэргэ берничэ сэгатькэ суыткычка куябыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar

ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР

15 Nov, 13:21


Лаваш белэн кабымлык

Кирэк була:
Лаваш очен:
Кефир - 100гр.
Сыек май - 1а.к.
Тоз чеметеп
Чупрэ - 0,5б.к.
Он - 200гр.

Эчлек очен:
Колбаса - 100гр.
Помидор - 1шт.
Сыр - 50гр.
Майонез - 2а.к.

Йомырка - 2шт.

Бу кабымлык очен кибеттэн алынган тугэрэк лаваш та ярый. Узен пешергэне тэмлерэк була шул.
Булмэ температурасында торган кефирга сыек май, тоз, коры чупрэ кушып, он салып камыр басабыз. Кисэклэргэ булеп, хэрберсен жэеп тугэрэклэп кисэбез. Табага май салмыйча гына ике яклап пешереп алабыз. Кабымлык очен кузикмэклэр эзер.
Эчлек очен колбаса, помидорны шакмаклап турыйбыз, сырны уабыз. Барысын бергэ кушып майонез салып болгатабыз. Тэмлэткечлэр остэргэ дэ момкин.
Йомырканы сытабыз, бераз тоз остэп яхшылап туглыйбыз.
Лавашнын ярты ягына эчлек салабыз, икенче ягы белэн каплыйбыз. Йомыркага ике ягын да яхшылап манабыз хэм кызган табага салабыз. Икешэр минут ике яклап кызгач алабыз. Табынга кайнар килеш бирэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar

ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР

13 Nov, 09:56


Ханума

Кирэк була:
Камыр очен:
Су - 0,5ст.
Йомырка - 2шт.
Сыек май - 1а.к.
Тоз тэменчэ
Он - 450-500гр.

Эчлек очен:
Ике торле фарш ите (тавык хэм угез итеннэн) - 600гр.
Суган - 1шт.
Тоз тэменчэ
Борыч тэменчэ
Тэмлэткечлэр тэменчэ

Подлива:
Суган - 2шт.
Кишер - 1шт.
Томат пастасы - 2а.к.
Кайнаган су яки шулпа - 1ст.

Жылымса суга йомырка сытабыз, сыек май салабыз, тоз остэп, он кушып камыр басабыз. Камыр ял иткэн арада эчлек эзерлибез.
Эчлек очен иттарткычтан чыгарылган ике торле итне бергэ кушып болгатабыз, кыздырып суган салабыз, тоз, борыч, тэмлэткечлэр остибез дэ яхшылап бутыйбыз.
Камырны ике олешкэ булэбез. Хэрберсен юка итеп жэеп эченэ эчлекне шулай ук юка итеп жэеп чыгабыз. Бер башыннан рулет кебек торэбез, икенче башын беркетеп чыгабыз. Табада суган белэн кишерне кыздырып, томат пастасы остибез. 5 минут сурэн утта тотабыз. Ахырдан торелгэн итле рулетларны табага куябыз. Кайнаган су яки шулпа остэп сурэн утта 40 минут пешерэбез. Табынга кискэлэп бирэбез. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar

ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР

11 Nov, 15:52


Кечкенэ пиццалар

Камыр очен:
Он - 500гр
Сот яки кефир - 200мл
Усемлек мае - 20 мл
Коры чупрэ - 5гр
Шикэр комы - 1б.к
Тоз - 0,5б.к.
Соус очен кетчуп хэм майонез кулланабыз.
Эчлек очен:
Колбаса яки сосискалар - 150-20гр
Суган - 1шт
Помидор - 2-3шт
Сыр - 150гр
Укроп белэн яшел суган кулланырга да була.

Бераз жылымса соткэ (кефир) тоз, шикэр комы, чупрэ кушып болгатабыз. Кутэрелсен очен 10-15 минутка калдырып торабыз. Соныннан усемлек мае хэм он кушып йомшак камыр басабыз. Аны жылы урынга 20 минутка куябыз. Камыр бераз кутэрелгэн арада эчлек очен колбаса яки сосисканы угычтан уабыз, суганны ярым божралап турыйбыз, помидорны тугэрэклэргэ кисэбез.
Камырны берничэ кисэклэргэ булэбез хэм рэсемдэ курсэтелгэн зурлыкта хэрберсеннэн жэем жэеп табага тезэбез. Жэемнэр остенэ кетчуп сылыйбыз, колбаса жэябез, остенэ суган тезэбез дэ помидорлар белэн каплап куябыз. Анын остенэ майонез сеткасы ясап, бераз туралган яшел суган белэн укроп сибэбез хэм сонгы кат итеп сыр уабыз. Духовкага 200 градуска 20-25 минутка тыгып алабыз. Ашларыгыз тэмле булсын!

@tamle_receptlar

ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР

08 Nov, 10:54


Чиклэвекле рогаликлар

Кирэк була:
Камыр очен:
Шикэр комы - 50гр.
Ак май - 100гр.
Йомырка сарысы - 1шт.
Тоз - 1гр.
Ванилин - 1гр.
Кефир - 100гр.
Он - 250гр.
Сода - 5гр.

Эчлек очен:
Эстерхан чиклэвеге - 150гр.
Шикэр комы - 100гр.
Ак май - 25гр.
Йомырка агы - 1шт.

Камыр ясар очен бер савытта эрегэн ак май, кефир хэм йомырка сарысын кушып болгатабыз, икенче савытта он, шикэр комы, ванилин, сода хэм тозны. Ахырдан ике савытны берлэштереп камыр басабыз. Камырны пакетка салып суыткычка куеп торабыз. Ул арада эчлек эзерлибез.
Ин беренче эш итеп эстерхан чиклэвеген духовкага тыгабыз, 15 минут кызарганчы тотабыз. Духовкадан алып бераз суытабыз, пычак белэн ваклыйбыз. Эретеп ак май, йомырка агы остэп барсын бергэ болгатабыз.
Камырны суыткычтан алып жэябез, тигез булган очпочмакларга кисеп чыгабыз. Кин олешенэ эчлек салабыз. Рулет кебек торэбез. Башын ачылып китмэстэн беркетэбез. 200 градуска хэтле жылытылган духовкага 30 минутка тыгабыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar

ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР

07 Nov, 15:41


Каклы кэнфитлэр

Кирэк була:
Как - 1жэем
Кайнаган сгущёнка - 0,5 банка
Ак май - 30гр.
Эстерхан чиклэвеге - 100гр.

Бу рецепт очен без ойдэ ясалган как кулландык. Какны берчама зурлыкта турап иттарткыч аша чыгарабыз. Кайнаган сгущёнка, эрегэн ак май кушып барсын бергэ яхшылап болгатабыз. Уртача зурлыкта шарчыклар ясыйбыз. Хэрбер шарчыкны угычтан яки блендер белэн вакланган эстерхан чиклэвегендэ эвэлибез. Савытка тезэ барабыз, бераз суыткычка куеп торабыз. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar

ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР

06 Nov, 12:51


Ике катлы пирог (творог хэм варенье)

Камыр очен кирэк була:
Атланмай - 200гр (1 пачка)
Йомырка - 1шт
Шикэр комы - 2а.к.
Тоз пычак очы белэн
Разрыхлитель - 10гр
Ванилин-10гр
Он 3-4 ст.

Эчлек очен:
Джем яки варенье (безнен очракта мангодан джем) - 300гр
Эремчек - 1 пачка
Шикэр комы - 3а.к.
Йомырка - 1шт
Каймак - 2а.к.

Бер пачка йомшарган атланмайны ярты олеш он белэн уабыз, шуна шикэр комы хэм ванилин кушабыз. Йомырка сытып туглыйбыз, калган олеш онны, тоз хэм разрыхлитель кушып йомшак камыр басабыз. Камырны ике олешкэ булэбез, берсе зуррак берсе кечкенэрэк итеп. Кечкенэ олешен 30 минутка суыткычнын морозильник олешенэ куеп торабыз.
Камыр ял иткэн арада эчлек ясап куябыз. Эремчек, йомырка, шикэр комы, каймакны блендерга салып барысын да бутыйбыз. Бик сыек булмаган эчлек килеп чыгарга тиеш.
Табаны бераз майлыйбыз хэм безнен камырнын зуррак олешен табага кырыйларына да менеп торырлык итеп жэябез. Телэге булган кеше табага пергамент кэгазен жэя ала. Джемны камыр остенэ агызабыз, куерак булса кашык белэн жэеп тигезлибез ботен табага. Джем остенэ эремчектэн ясалган эчлекне шулай ук салып тигезлибез. Морозильниктан камырнын калган олешен алып, угыч аша таба остенэ уабыз. Духовканы алдан жибэреп кыздырып куябыз хэм 180 градуста узебезнен пирогны 25-30 минут пешерэбез. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar

ТӘМЛЕ РЕЦЕПТЛАР

05 Nov, 10:13


Алмалы рулетлар

Рулет камыры очен безгэ кирэк була :
Йомырка - 2 шт.
Шикэр комы - 2 а.к.
Лимон кабыгы уып (цедра)
Тоз пычак очында
Творог - 200 гр.
Усемлек мае - 70 мл.
Он - 300-350 гр.
Разрыхлитель - 1 ч.к.

Эчлек очен кирэк була:
Алма - 3-4 шт.
Атланмай - 1 а.к.
Шикэр комы - 2 а.к.
Ярты лимон согы
Корица (телэге булган кешегэ) - 0.5 ч.к.

Савытка йомырка сытабыз, шуна чеметеп тоз, шикэр комы салып туглыйбыз. Лимоннын тышын угычнын кечкенэ тишегеннэн уабыз. Янадан творог хэм усемлек мае салып яхшы итеп туглыйбыз. Ахырдан он хэм разрыхлитель салып йомшак кына камыр басып куябыз. Камырны целлофан пакетка салырга яки холодильникка куеп торырга була, эчлек ясаган арада.
Эчлек очен алмаларнын кабыгын эрчибез хэм угычнын кечкенэ тишегеннэн уабыз. Табага атланмай салып кыздырабыз шуна уылган алмаларны салабыз. Остенэ шикэр комы салып бутыйбыз, лимон согы агызабыз, телэге булган кеше корица сала ала. Яхшылап туглыйбыз хэм табада алмадан буленеп чыккан сыеклык юкка чыкканчы кыздырабыз. Соныннан яссы савытка салып суытабыз.
Камырны ике олешкэ булэбез. Берсен алып 5 мм тирэсе калынлыкта тугэрэк жэймэ жэябез, аны 8 очпочмакларга булэбез. Очпочмакнын ин кырый олешенэ бер аш кашыгы эчлек салабыз, баш олешендэ пычак белэн озынча гына берничэ сызык кисеп жибэрэбез. Эчлекне каплап очпочмакны торэбез хэм майланган табаларга тезэ барабыз. Рулетларны духовкада 180 градуста 25-30 минут тирэсе пешерэбез. Пешеп чыгып рулетлар суынгач остенэ пудра сибеп жибэрергэ була. Чэйлэрегез тэмле булсын!

@tamle_receptlar

7,645

subscribers

324

photos

7

videos