Акчарлак газетасы @akcharlakgazeta Channel on Telegram

Акчарлак газетасы

@akcharlakgazeta


Татар сәнгатен, авыл тормышын, социаль проблемаларны яктыртабыз🗞
Иң күп укыла торган газеталарның берсе😉
Зарлы телефон рубрикасы өчен сорауларыгызны @AkcharlakBot юллагыз.

Язылу индексы – П2497/П3304

Акчарлак газетасы (Tatar)

Дүньяда фәрзанд ирекле белән татар теленән язучыларның фәннәрен гына бөтенләп, акчарлак дәймаяк. Бу газета татар сәнгатен, авыл тормышын һәм социаль проблемаларны яктыртучы мәкаләләргә һилә истәп, фәнник яшәген сиңәрсез ирекле белән татар теленән татарсозлың дәймаяк. Гөнә фәннәрен яна татарстанда, татар халысендә вә әр беренчеләрдә тикълемек, барысыз көтем һәм көтенептәп сыириясен яктыртучы мәкаләләргә айыу.

Егер сезнәр бираз зарлыкка баруыныз итергән булса, зарлы телефон рубрикасы өчен @AkcharlakBot юллагыбыз. Сездәр язган һәм беләнчән көтем һәм көтенептәп китеп язган окучыларның берсе беләдән һәм күп укыла торган газеталарның берсенә хәрекетләнән төшеү белән татарсозлың, татарстанда язучыларның төпәк язылышы ачыла

Акчарлак газетасы сезнәрне дүньяда татарсозлың белән акчарлакны бергән төрелерне белән фикерләп салыр икән. Һәм профессионал язучыларның, татарсозларның вә әйтелмәлхәт язучыларның мәкаләләри һәм китапчаларын ачмаячак татарсозлың белән хәзерге заманның акчарлак дәймаяк. Язылу индексы – П2497/П3304

Акчарлак газетасы

13 Feb, 15:29


Фәннүр Мөхәммәтҗанов: "Әтисез калуның ни икәнен яши-яши аңладык"

Үзе белән һәрвакыт язган шигырьләре тупланган блокнотын йөртә. Төнге бердә йоклаган җиреннән сикереп торып, иҗатка чумарга мөмкин ул. Мамадыш районы Урта Кирмән авылы егете Фәннүр Мөхәммәтҗанов Камал театрында 2012 елдан бирле эшли. Тамашачы күңелендә үз урынын яулаган актер белән аның эш урынында күрештек.

– Илүзәгә иҗат кешесе белән яшәү кыен дип уйлыйсыңмы?
– Әйе. Иҗат кешесен аңламасаң, яши алмыйсың. Артист көн­-төн театрда ята. Ул яктан хатын­-кыз артистларга авыр­рак. Балаларны, иреңне карарга кирәк, тормышны хатын­-кыз тарта, бөтен авыр эш аның җилкәсендә. Мин театрга киләм дә, башкасын онытам, чөнки миңа об­раз өстендә эшләргә, сәхнәгә, халык алдына чыгарга кирәк. Мин – көнаралаш уйнаучы актер. Көнгә өчәр спектакль уйнаган чаклар бар.

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның 12 февральдә чыккан яңа 6 саныннан укыгыз.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

13 Feb, 06:37


☎️ "Зарлы телефон" шалтыратулар кабул итә!

10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Румия Сәйфуллина сезнең зарларны тыңлап, газета битләрендә җавап бирәчәк.

Телефон номеры: 8(843) 562-11-56

Шалтыратуларыгызны көтеп калабыз 🥰

Акчарлак газетасы

12 Feb, 08:50


Яңа алып баручы

"Таяну ноктасы” тапшыруыннан Луиза Закирова киткәннән соң аның урынына Айгөл Хәйруллина килде. “Бу яңалык – үземә дә яңалык булды. Аллага тапшырдык!” – ди ул. Ничек сезгә яңа алып баручы?

#акчарлакгазетасы
#айгөлхәйруллина
#таянуноктасы
#тнв

Акчарлак газетасы

12 Feb, 08:30


Кемгә чөгендер кирәк яки чират кайчан бетәчәк?

Буа якларыннан “Зарлы телефон”га зарланып шалтыратып кына калмадылар, видеолар да җибәрделәр. “Буа шикәр заводы” янында йөзләрчә зур­-зур машина басып тора, түбәләренә кадәр чөгендер төягәннәр. Январь бетеп бара...

“Шоферлар ике тәүлек чират тора. Акча эшли алмыйлар. Араларында “че­реп бетсен шунда” дип кайтып китүчеләр дә, тулы машиналары белән Самара якларына юл тотучылар да бар. Мондый хәлнең булганы юк иде әле. Тырыша торгач, ноябрь азыкларында, соңгы чиктә декабрьдә кабул итеп бетерәләр иде. Хәер, “Ак барс” чөгендерләрен мондый язмыш көтмәде, беренче чиратта шуларны кабул иттеләр”, – ди редакциягә хәбәр бирүче Фәһим Гыйләҗетдинов.

Аптырарсың да инде. Чөгендер ар­тык тырышып, шәп уңыш биреп таш­лаганмы? Чөгендер үстерүчеләр артканмы? Заводның көче җитеп бетмиме?

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 6 саныннан укыгыз.
Автор – Эльмира ФЛҮН.

#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

12 Feb, 06:27


🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤🔤 керсәм, зреп китәм:
Анда—шатлык, бәхет, сәгадәт!
Учак ягам...
Бик борынгы бабамнардан
Каныбызга сеңгән бу гадәт.
Яшел урман—гигант һәйкәл бит ул.
Буыннардан күчә буынга.
Менә мин дә кыйсса языйм әле Үзебезнең урман турында.
Җиләкләре—бала чага өчен.
Печән дисәк, безгә—ирләргә;
Пакус арты пакус каезлыйбыз Бата-чума кара тирләргә.

Елан күзен күрдем...
Ә чынлыкта
Күрдем кебек урман күзләрен.
Тере урман җырын аңлатырга
Каян табыйм шигъри сүзләрем?
Яшь куаклар, яшь наратлар үсә Ромашкалар белән янәшә.
Бер берсенә алар, туганнарча: «Исәнме?»—дип, сөеп эндәшә.
Чикерткәләр, ярый, бик тә юаш.
Черки кигәвеннәр бик усал:
Тешләшәләр—
Ял итәргә диеп
Пакус өсләренә син аусаң.

Калкып-балкып чыга чүмәләләр—
Туган якның нәни вулканы.
Чалгы узып киткән сызмаларда Ишетелә
Үлән тамырлары типкәне.
Чишмәләрне инде әйткән дә юк.
Меңәр яфрак—урман күзләре.
Каен тузларында—кемнең шулай
Ап-ак кына әйтер сүзләре?..

Рашат Низами

🌲🌲🌳🌳🌳🌸🌸

Акчарлак газетасы

10 Feb, 16:51


"Ишәк – иң акыллы хайван"

Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында Рәдис Рәфыйков инде берничә ел үз хуҗалыгында ишәк асрый. Аның янына күптәннән барасым килеп йөрсә дә, ниһаять, быел гына мөмкинлек туды. “Аң­гыра түгел ул, әле киресенчә, иң акыллы җан иясе” дип шаккатырды мине Рәдис абый килеп керешкә. Рәфыйковлар фермасының бизәге булган бу хайванны бөтен авыл халкы үз итәргә өлгергән инде. Ә Рәдис абыйны Кәшернең Хуҗа Насретдины дип йөртәләр икән.

Ни дисәң дә, авыл җирендә ишәк ас­раучылар юк диярлек. Беренчедән, та­улы өлкәләрдә йөк ташып яшәмибез, икенчедән, аның ни сөте, ни ите дигәндәй... Шуңа күрә әле дә Рәдис абыйга кайберәүләр гаҗәпләнеп карый икән...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның 12 февральдә чыгачак яңа 6 саныннан укыгыз.
Автор – Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА.

#яңасан
#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

10 Feb, 15:48


Банк ставкалары күтәрелгәннән соң, күчемсез милек өлкәсе ничек яши? Фатир, йорт сатып алучылар кимегәнме? Бәяләр ничек үскән? Бу һәм башка сорауларга җавапны "Акчарлак" журналисты риэлтор Рүзәл Сираҗиев белән бергә эзләде. Тиздән әңгәмә "Акчарлак" газетасында.

Акчарлак газетасы

07 Feb, 16:39


Сәйдә Мөхәммәтҗановага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән. Котлыйбыз💐
Лаек бит?)

Акчарлак газетасы

06 Feb, 16:55


"Күңелем белән әллә кайчан гафу иткән идем"

Әни мине – унбер айлык баланы әбигә калдырып чыгып киткәч, берничә ел Карабаш дигән бистәдә яшәгән, аннары “вербовка” белән Сахалинга киткән. Әбиемнең улы армиядән кайтканда миңа 3 яшь иде инде. Абыйга өйләнергә кирәк, ә кызлар балалы йортка килергә теләми. Шулай да Аллаһы Тәгалә минем хакка абыемны бер миһербанлы кыз белән кавыштырды. Сарманнан Хәмдия исемле, бик чибәр апа килен булып килде безгә. Шул көннән өйдә дүртәү яши башладык. Хәмдия апаның бер начар ягын да хәтерләмим, караңгы чырай күрсәтмәде. Мин аны “матур апа” дип йөрдем. Бүген исән ул, рәхмәт үзенә. Абый да мине какмады. Әбигә ул чакта 48 яшь, көчле вакыты, миңа җил­-давыл тидермәде. “Синең әниең бар”, дип әйтә килсә дә, әни дигән кешене 7 яшемә кадәр күргәнем булмады.

Шулай җәйге матур көндә күрше кызлары белән бездә “мәктәпле” уйныйбыз. Кинәт ишек ачылып китте дә, матур гына апа килеп керде...

Язманы "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 5 саныннан укыгыз.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

06 Feb, 09:44


Гөлназ Гафурова: "Телевизордан күренеп тормасаң, халык югалта"

Сәхнә кешесенә артык тыйнаклык бәлки килешеп тә бетми торгандыр. Чәчрәп торган әрсезләр армиясе артында югалып калу куркынычы янарга мөмкин. Әмма “Тәфтиләү” көйләрен сузган, репертуарында моңлы итеп “Бәхет кошым”ны башкарган кешегә борчылыр урын юктыр. Казан шәһәр филармониясе солисты, җырчы, педагог Гөлназ Гафурованы үзен дә, ире Вәли Фазлиәхмәтовны да тамашачы ничек яратканын беләбез.

– Син хис белән яшисеңме, акыл беләнме?
– Хәзер акыл белән йөрәкне килеш­терәм инде. 19 яшемдә кияүгә чыктым, анда хисләргә бирелеп иремнең башын катыра идем. Икебез дә эмоциональ, кызу идек. Хәзер алай түгел, юк­-бар конфликтларга вакыт та, теләк тә юк...Безнең иҗаттан тыш тагын бер зур эшебез бар: өй яңартабыз. Вәли төзелештә эшли бит. Ремонтны яңартыйк әле, дисәм: “Миңа яңа йорт төзүе җайлырак”, – ди. Шул сүзне эләктереп алам да... Нәтиҗәдә, без өченче йорт алыштырдык инде...

Язманы "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 5 саныннан укыгыз.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

06 Feb, 07:06


Санаулы көннәр калып бара! "АЙФАРА" концертлары Казанда⚡️☺️
Комиссиясез билетлар +7 937 771-03-50 телефоны буенча

Акчарлак газетасы

06 Feb, 07:05


☎️ "Зарлы телефон" шалтыратулар кабул итә!

10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Эльмира Флүн сезнең зарларны тыңлап, газета битләрендә җавап бирәчәк.

Телефон номеры: 8(843) 562-11-56

Шалтыратуларыгызны көтеп калабыз 🥰

Акчарлак газетасы

05 Feb, 10:32


"Бер-бер артлы киттеләр..."

Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында гомер итүче Мөслимә Галиәскәрова улы һәм кияве өчен ут йотып яши, үзе онкология белән авырый...

Мөслимә ханым “Зарлы телефон”га шалтыратты. “Улым Артур Шәмгунов мобилизациягә эләкте, – дип башлады ул сүзен. – Ялгызы гына улы Рамилне үстерә иде. Шуннан соң баланы миңа бирделәр, мин аның опекуны, ләкин бушка карыйм. Опека һәм попечительлек бүлеге “безвозмездно” дигән карар чыгарды. Ни өчен шулай – әле дә аңлап бетермим. Химиотерапия, нурланыш алдым. Киләчәктә минем белән ни булмас? Улымны фронттан кайтаруларын сорап күп хатлар яздык, депутатларга да мөрәҗәгать иттек, районның хәрби комиссариаты да бернәрсә эшли алмады, улымны кайтармыйлар. Киленне ана булу хокукыннан мәхрүм иттеләр. Киявемнең дүрт баласы бар, ул да мобилизациягә эләкте...”

Язманы "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 5 саныннан укыгыз.
Автор – Эльмира ФЛҮН.

Беренче фотода – Мөслимә ханымның улы Артур.
Икенче фотода – Мөслимә ханым оныгы белән.

Акчарлак газетасы

04 Feb, 13:32


Исән булса, бүген аңа 60 яшь тулган булыр иде...
Рухың тыныч, урының җәннәттә булсын, Габдерәхимебез🤲🤲🤲

Акчарлак газетасы

04 Feb, 09:19


ТНВ”дан китә

“ТНВ”да “Таяну ноктасы”н алып барган Луиза Закирова үзенең телевидениедән китүе турында хәбәр итте: “Мин китәм... 18 ел. 6570 көн. Ярты гомер. Ә бәлки, күбрәктер дә. Эш, кешеләр, ялгышулар, түбән төшүләр һәм күтәрелүләр турында нәрсә беләм – боларның барысына да “ТНВ”да өйрәндем. Әлеге телекомпания өем, университетым һәм көзгем иде. Мин биредә үземне эзли, таба һәм яңадан югалта идем. Хәзер китәргә карар кылдым. Нигә?
Соңгы елларда мине бер хис җибәр­мәде. Яраткан аяк киемегездән үскәнне аңлагач, нәрсә кичерәсез? Ул әлегә кадәр матур, уңайлы, мөһим очрашулар турында искә төшереп тора. Ләкин элеккегечә утырмый. Менә мин дә телевидениедә үземне шулай хис итә башладым. Мин бушлыкка китмим. Хыялларым, проектларым, планнарым бар. Иң мөһиме – теләк бар. Әйе, миңа бу адымны ясау куркыныч. Ләкин мин хәзер ирек тоям".

Акчарлак газетасы

04 Feb, 09:09


"Болгар кызлары" триосы җитәкчесе, солисты Айгөл Зәйнуллина кияүгә чыккан🙏💐

Айгөлнең беренче никахы ни сәбәпле таркалганын күпләрегез беләдер. Моңа кадәр ул ялгызы ике улын үстерә иде. Айгөлгә бәхет, тигезлек, матур һәм тыныч тормыш телибез🤲

#акчарлакгазетасы
#айгөлзәйнуллина
#болгаркызлары

Акчарлак газетасы

04 Feb, 07:12


Илнур Зарипов: "Егермешәр сыерчык оясы ясап куям"

Һәр авылның да андый кешесе бардыр – агачтан нәрсә телисең, шуны ясап бирә! Кукмара районы Ядегәр авылында яшәүче Илнур Зарипов та килгән кешене борып җибәрә белми. Сыерчык оясы кирәк булса да, җимлек артыннан да, урындык, ләхет такталарына да Зарипов капкасын ачып керә авылдашлары. Алай гына түгел, “Илнурның сыерчык оясы” дигән сүз әллә кайларга барып җиткән инде, “сарафан радиосы” тиз эшли.
– Ясаган эшләрегезне күпмедән сатасыз?
...

Язманы "Акчарлак"ның 5 февральдә чыгачак яңа 5 саныннан укыгыз.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

01 Feb, 16:21


"Тавыш та, тормыш та үзгәрә"

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, тенор-альтино – уникаль тавыш иясе Георгий Ибушев белән репетицияләр арасында филармониядә, җырчының эш бүлмәсендә күрештек.

– Минем әти Мифодий. Авылда аның исемен әйтә алмаганнар, “Мипук” дип йөргәннәр башта. Аннары кушаматыбыз Нипук булып калган. “Бәчинкә”, “Санка”, “Кучтрай”, “Биктәш”ләр дә күп авылда, ул кушамат фамилия кебек иярә бит. Мин төпчек бала, әни 47 яшендә бишенче итеп алып кайткан. Әти “Евгений Онегин”ның татарчага тәрҗемәсен
укып илһамланган да миңа исемне Евгений дип кушарга уйлаган. Туганнар шул хакта ишеткәч: “И­и­и, Нипук, шундый исем буламыни? Баланы “Җубаный” дип йөртерләр, кит әле”, – диләр икән. Әтинең шундый нык ачуы килгән, хәтта 20 сентябрьдә туган балага исемне 20 октябрьдә генә яздырган...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның 29 январь көнне чыккан 4 саныннан укыгыз.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

01 Feb, 14:58


“Шаярыр алдыннан уйлагыз”

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова белән бәйрәм вакытында күңелсез хәл килеп чыккан. Бу хакта ул үзе сөйли: “Без кичә бәйрәмдә булдык, – ди алып баручы. – Чәй, торт чыгардылар. Мин өстәл янына килдем, урындыкка утырмакчы идем. Шул вакытта бер дустыбыз минем артымнан урындыкны тартып алды һәм гөрселдәп идәнгә егылдым. Сул як белән идәнгә барып төштем, ул як катты һәм җибәрми. Эчтә мускул тартылдымы, нәрсә булгандыр. Миндә үпкә хисе туды. Нишләп мин? Нишләп минем урындык? Мин аның үзеннән дә миллион тапкыр сорадым. Ул миллион тапкыр гафу үтенде, өйгә чәчәкләр белән килде. Бу хәлне бөтен кеше күреп торды. Аңлыйм: кеше бераз эчкән. Үзе дә аңламастан шаяртырга булган. Әмма мин билемә барып төшкән булсам? Бала көтә торган чагым булса? Бәлки, умыртка баганасы белән проблемалар бардыр?... Шаярыр алдыннан миллион тапкыр уйлагыз”.

#гөлназшәрипҗанова
#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

01 Feb, 12:45


Кемнәрне таныйсыз?)

Фото - Зөфәр Хәйретдинов.

#зөфәрхәйретдинов
#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

30 Jan, 13:11


Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов беренче никахтан булган улы белән күрешкән👏

Бер көн элек Ришат самолетта: "Минем бүген бик шатлыклы көн. Улым Искәндәр белән күрешергә очам, Аллаһ боерса", – дип видео төшереп куйган иде.

#ришатфазлыйәхмәтов

Акчарлак газетасы

30 Jan, 11:57


КОТЛЫЙБЫЗ👏

Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисты, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе, опера җырчысы, музыкант, дирижер Айдар Фәйзрахмановка бүген 70 яшь тулган! Котлыйбыз💐

#айдарфәйзрахманов
#котлыйбыз

Акчарлак газетасы

30 Jan, 11:28


"Бер-ике көн салкын торса, балык әйбәт эләгә"

Берәүләр иртәләрен тәмләп йоклап ятканда, икенчеләр авыр-авыр киемнәрен, букчаларын асып, сулыкларга ашыга. Кама Тамагында яшәүче Илнар Сабитов та кыш җитүен түземсезлек белән көтә. Кармак салу аңа үзенә бер ләззәт бирсә, дистәләрчә чакрым җәяү йөреп сәламәтлеген яхшырта, туйганчы саф һава сулау мөмкинлеге дә әле бу! Район үзәгендә Илнарның балыкчылар өчен кибете дә бар. Соңгы елларда кар машинасында килгән кунакларны Идел буенча кармак салырга да йөртә...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 4 саныннан укыгыз.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

Акчарлак газетасы

29 Jan, 10:38


Әлеге видеоны Буа районыннан газета укучыбыз Фәһим Гыйләҗетдинов җибәрде һәм Буа шикәр заводы тирәсендәге хәлләр, андагы очы-кырые күренмәгән чират хакында сөйләде, "январь бетә, узган елгы уңышны – чөгендерләрне кабул итү менә шулай бара" диде.

Бу турыда "Акчарлак"ның киләсе саннарыннан укыгыз.

Акчарлак газетасы

29 Jan, 09:56


"Кайчак бер-берсенең туган көннәрен бутыйм"

Музыкант, баянчы, композитор Ринат Вәлиев язның беренче бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көненең икенче кичендә, 9 мартта дөньяга килгән. Ишле гаиләдә 15нче төпчек бала була ул. Казанга моннан 35 ел элек Түбән Новгород өлкәсе, Сергач районы, Грибаново авылыннан килеп төпләнә. Тамашачы мәхәббәтен тиз яулый. Татарстанның атказанган артисты белән төрле темаларны колачлап сөйләштек.

– Сезнең өч онык үсеп килә. Дәү әти статусын йөртү рәхәтме?
– Кайчак “бабай” дип эндәшсәләр, әллә ничек булып китә. “Дәү әти” дип әйтегез дим. Әле үземне һич кенә дә бабай итеп хис итмим...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 4 саныннан укыгыз.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

Акчарлак газетасы

28 Jan, 16:35


Сәлимҗанга буш җир табылырмы?

Узган елның август аенда редакциябезгә Теләче якларыннан зар килде. Алан авылыннан бер ханым: “Авылыбызның уртасына диярлек таҗиклар килеп урнашты. Алар күпләп мал-туар асрый. Санын белгән кеше юк. Мал башлары белән бергә үзләре
арта бара. Туганнары кайтты, хәзер бергә яшиләр. Авылдагы искә, чебенгә түзеп булмый. Мал-туардан чыккан пычракны ерак түгел җиргә генә түгәләр. Үзләре урамга чыгып, акырып-бакырып сөйләшеп йөри. Рәхәт тә, матур да түгел. Үз хуҗалыгыңны
ферма итеп буламы?” – дип шалтыраткан иде.

2025 елның январь ае, кемдер һаман зарлана. “Сезгә җәй аенда ук авыл башлыгы участок бүленеп бирелде, дип җавап биргән. Алайса, нишләп маллар һаман ишегалдында? Тагын яман искә тончыгып яшисе буламы? Кыш булса да килә әле ул ис”, – дип шалтыратты бер ир.

Теләче якларына чыгып киттек.

Язманы "Акчарлак"ның иртәгә чыгачак 4 саныннан укыгыз.
Автор – Эльмира ФЛҮН

Акчарлак газетасы

28 Jan, 09:30


Алсинә һәм Фрунзе Хәйретдиновлар "Акчарлак"ны әнә шулай бергәләп укый😍👏

#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

27 Jan, 14:35


Җырчы Ильмира Нәгыймованы таныдыгызмы?) Әнә бу яктагысы😉

#ильмиранәгыймова

Акчарлак газетасы

27 Jan, 14:34


Резеда Хәйруллина: “Сыерларны үзем дәвалыйм"

Балтач районы Салавыч авылына баргач, авыл җирлеге башлыгыннан күпләп мал асраучылар турында сораштым. Иң күбе Айнур Хәйруллин хуҗалыгында булып чыкты. 25 сыер, 15 үгез һәм таналар асрыйлар икән. Айнурны туры китереп булмаса да, аның әнисе – өлкән хуҗабикә Резеда апа Хәйруллина белән 30 башка исәпләнгән ферманың иңен буйга айкадык.

– Ветеринар булырга теләк бар иде, әниләр укытмады, – ди Резеда апа. – Бөтенесен эшли беләм дияр идем, бозаулагач венага укол сала белмим дә, сыерның чүбен ала алмыйм.
Өйдәгесеннән тыш үзем 1985 елдан бирле бүгенгәчә фермада сыер савам әле. Исән булсак, быел җәен пенсиягә чыгарга иде инде. Эштәге фермада 1500 сыер, өчәр смена савабыз...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның 29 январь көнне чыгачак яңа 4 саныннан укыгыз.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

25 Jan, 12:38


"Кулыгыздан булса да тотыйм әле, дигән кешеләр бар", – ди Георгий Ибушев.

Видео – Альбина ГАЙНУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

25 Jan, 10:21


Йоклый алмасагыз, минераль су эчегез

Донат Магния (Donat Mg) – төрле авыруларны дәвалау ысулы һәм профилактик чара буларак кулла­ныла торган минераль су. Организмны магний
белән баета, ашкайнату системасын эшләтеп җибәрергә ярдәм итә, бавыр, бөер, ашказаны, эчәклек сәламәтлеге өчен файдалы. Эч катудан, сару кайнаудан булыша, үт куыгында таш хасил булудан саклый, бөерләр авыртканда кулланыла. Шулай ук нерв системасын тыныч­ландыра, депрессиянең җиңел формасында бу­лыша. Токсикоздан саклый.
Бүлмә температурасындагы суны иртән ач карынга 150­-300 мл эчәргә мөмкин, көндез һәм кич белән ашарга 15­-20 минут кала эчәсе. Ачылган савытны 2­3 көннән артык сакламаска киңәш ителә.

Киңәшләр "Акчарлак"ның 2нче санында басылды.

#сәламәтлек
#исәнлектәнаермасын
#акчарлакгазетасы
#киңәштабыш

Акчарлак газетасы

25 Jan, 09:49


Энҗе Шиһапова: "Теләкләр исемлеген төзим, күбесе тормышка аша"

Әнисе медик, әтисе химик, кызларын укытучы булыр дип көткәннәр. Ләкин мәктәпне “отлично”га гына тәмамлаган кыз иҗат юлын сайлый. Сүзем Чаллы театры артисты Энҗе Шиһапова хакында. “Иҗатымны әти-әниемә багышлыйм, чөнки алар һәр уңышыма, һәр ролемә үземнән дә күбрәк сөенә”, – ди актриса.

– Энҗе ханым, театрга бәйле хыялларыгызның күпмесе тормышка ашты?
– Безнең театр 1990 елда, декабрьдә ачылды, ә без икенче елны, мартта килдек. Илсөяр Хакова белән икебезне – ике курсташны театрның режиссеры Фаил Мирзаевич чакырды. “Яңа ачылган театрда йолдызлар буласыз, фатирлы буласыз...” – дип кыстады. Ә безнең Казаннан китәсебез килми, калада балкыйсы килә. Мин Түбән Кама кызы булгач, режиссер “әниеңә дә якынрак буласың”, дип җайлады.
– Сезгә хезмәт хакы уйнаган рольләрдән түләнәме? Әллә барыбер оклад барамы?
...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның 3 саныннан укыгыз.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

24 Jan, 17:00


Җырчылар Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннарның әтисенә операция булган. Бүген ул онкология больницасында дәвалана.
“Чиратлап әтине саклыйбыз. Кичә шәфкать туташлары белән аралаштык. Алар монда төрле язмышларны күрә инде. “Ялгыз” әти-әниләр күп икән. Баксаң, үзләренең балалары да бар, ә аларны “сиделка” карый. Балалары килеп хәлләрен дә белми, ди. Минем өчен бу бик ят күренеш. Без аларга үзебезнең янәшәдә булуыбыз белән дә булышабыз дип уйлыйм. Әтигә аркасына массаж ясап, лимфаларын куып алдым. Шунда ук күзләре ачылып китте, кәефе күтәрелде. Бәхет шушы түгелмени! Ә төнлә бергә кочаклашып йокладык. Бу көннәрдә балаларны стакан белән су гына бирерлек итеп түгел, авыр вакытларда янда булырлык итеп тә тәрбияләргә кирәк икән дигән фикергә килдем”, – ди Дилә Нигъмәтуллина.

Акчарлак газетасы

23 Jan, 11:46


Хәерле, матур көннәр булсын, дуслар! Әле генә "табадан төшкән" газетабызның яңа 3 нче санына журналистыбыз Альбина Гайнуллина анонс ясады!

Карар өчен сылтама: https://vk.com/wall-170103807_46980 😊

Акчарлак газетасы

23 Jan, 08:21


Балтачтан Алисә Хәсәнова: "Иң күп теккән киемем – күлмәк"

“Кибеттәге киемнәрне тотып, әйләндереп карыйм да, алмыйча чыгып китәм”, – ди Балтач районы Салавыч авылында яшәүче 30 яшьлек тегүче Алисә Хәсәнова. Вакыты булганда пәрдәләр бөгеп утырган Алисә бүген бәйрәм күлмәкләре, “спортивка”лар, курткаларга кадәр тегә.

Язманы "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 3 саныннан укыгыз.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

23 Jan, 07:06


☎️ "Зарлы телефон" шалтыратулар кабул итә!

10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Альбина Гайнуллина сезнең зарларны тыңлап, газета битләрендә җавап бирәчәк.

Телефон номеры: 8(843) 562-11-56

Акчарлак газетасы

22 Jan, 15:56


"Әнинең йөрәгенә операция ясадылар..."

Әниләребез исән-сау булсын🤲

Акчарлак газетасы

22 Jan, 15:47


"Кара күлмәкле кәләшне күргәнегез булмагандыр..."

ТР Милли музеенда генераль директор урынбасары булып эшләүче Ленария Мөслимованың шушы көннәрдә никахы булган. Күпләр яшьләрнең никах образына игътибар иткән. Чөнки икесе дә кап-карадан киенгән. Кулдагы чәчәкләр генә ак төстә. Ленария үзе дә: “Кара күлмәкле кәләш күргәнегез булмагандыр әле. Мине хуплавы һәм ышанычы өчен иремә рәхмәт!” – дип яза.

Акчарлак газетасы

22 Jan, 08:52


"Гафу үтенеп язгач, барысын да оныттым"

– Рәфинә, әниегез Зөлфия апа күп еллар элек катлаулы инсульт кичергән иде. Аның хәлләре ничек?
– Әни бу хәлләргә кадәр бик актив булды: машина да йөртте, хикәяләр дә язды, фитнеска да чапты. Хәтта төнлә аз йоклый иде. Хәзер әни өйдә әкрен генә йөреп тора.
– Сеңлегез белән ни сәбәпле үпкәләшкән идегез? Сәбәпләре тирәндәме?
...
Язманы тулысынча "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 3 саныннан укыгыз.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

Акчарлак газетасы

21 Jan, 16:03


"Атларга субсидия бирмәделәр"

Балык Бистәсеннән Рәис әфәнде Шәйхетдиновның чабыш атлары бар. Шулар турында язармын дип торганда, күңелсез хәбәр килеп иреште: хөкүмәтнең өч атка субсидия түләргә ачасы җитмәгән.
Рәис абыйның хәзерге көндә 6 аты бар. Алдагы елларда атлары өчен тиешле субсидияләрне алып барган ул. 2024 елда 3 яшьтән зур булган бияләргә генә бирелә дип игълан иткәннәр. Шуңа күрә документларын өч биягә җыйган. Авыл җирлеге башлыгы Резедә Хөснетдинова җәй башында әйтү белән Рәис абый документлар әзерли башлаган.

– Ветеринария хезмәтенә кереп, барлык түләүләрне түләп, кирәкле кәгазьләрне туплап тапшырдым. Әмма ул вакытта ни өчендер аларны алмадылар. Көз көне 25 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк дигән вакыт аралыгында илттем. Резеда ханым ул документларны 22се көнне теркәгән, җибәргән. Әмма...

Язманы "Акчарлак"ның иртәгә чыгачак 3 саныннан укыгыз.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

21 Jan, 16:01


Бу матур кызчыкны таныйсызмы?)
Җырчы ул хәзер😍

Акчарлак газетасы

21 Jan, 08:36


Яшь җырчы Рөстәм Насыйбуллин Татарстанның атказанган артисты булган! Котлыйбыз💐
Нинди җырларын яратып тыңлыйсыз Рөстәмнең?)

Акчарлак газетасы

20 Jan, 14:45


Бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевның туган көне!
88 яшь тулган😍 Чын күңелдән котлыйбыз! Саулык, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез🤲

Акчарлак газетасы

20 Jan, 14:44


"Кәҗәләр тотабыз дип, авылга кайттык"

Узган ел майның унбиш­ләрендә Нурлат районы Түбән Нурлат якларында булырга туры килде. Хәтерләсәгез, бер төркем журналистлар Фирдүс Тямаевның әнисенә ке­реп, хәл белеп чыккан идек. Көн кичкә авышкач, кайтырга дип, Казанга куз­галдык. Әмма юлыбызга кәҗәләр көтеп йөргән аб­зый очрады. Янына тукта­дык. Рөстәм Хөсәенов дип таныштырды үзе белән.

– Бу кадәр кәҗәне кем сава? – дим.
– Хатын сава иде, кул белән. Хатын аягын сындырды. Хәзер күрше белән мин савам. Күбесен бәтиләре имеп бетерә. Өчәр литр сөт бирә торганнары бар...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның 15 январь көнне чыккан 2 саныннан укыгыз.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

20 Jan, 13:42


"Үземдә сәер көч барлыгын сиздем"

Дөньяның нинди генә хикмәтле кешеләре юк! Кемдер балта остасы, кемдер искиткеч рәссам, пешекче, шофер, табиб һәм тагын әллә кемнәр... Гадәти тормышта без төрле һөнәр ияләре белән гел оч­рашып торабыз. Ә менә куллары белән кешене үтәли тоя (“скани­ровать итә”) белүчене әле очратканым юк иде.

Мине мөлаем бер апа каршы алды. Беренче минуттан ук әллә ничек якын, үз кеше тоелды ул. Минем өчен махсус дәфтәр башлады. Сәламәтлегем, борчыган проблемаларым буенча төрле сораулар биреп, мин сөйләгәннәрне шунда теркәп барды. Берничә соравына җавап алганнан соң ул инде мине үзе үк сурәтләп бирә башлады Земфира апа...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның 2 саныннан укыгыз.
Автор – Сиринә ФӘТХУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

20 Jan, 11:27


Хәерле, матур эш атналары булсын, дуслар!
«Акчарлак» ның яңа 2 нче санына Нәзилә Хуҗина анонс ясады.

Карар өчен сылтама: https://vk.com/wall-170103807_46734 😊

Акчарлак газетасы

18 Jan, 11:50


Татарстанның халык артисты ИлСаф хаҗ сәфәрендә.
"Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын!" – дип язып, изге җирдән видео белән бүлешкән җырчы.
Исән-сау кайтырга язсын, кабул булсын🤲

Акчарлак газетасы

18 Jan, 09:10


"АЙФАРА" концертлары!

Казанда булачак концертларга билет алу: https://kzn.kassir.ru/koncert/ayfara-

Акчарлак газетасы

17 Jan, 16:03


Таныйсызмы бу матурларны?)

#татарэстрадасы

Акчарлак газетасы

17 Jan, 15:28


"Кибеттән ялтырап торган алма алмагыз"

Татарстандагы иң зур алма бак­чаларының берсе Әлмәттә икәнен белә идегезме? 15 елдан артык Югары Мактама авылында 70 гек­тар җирдә 120дән артык сорт үсте­рәләр. Соңгы ике елда май аенда салкыннар булып, алмагачларны кырау сукса да, уңыш барыбер булды әле, ди бакча хуҗалары. Әле алай гынамы, хәтта чын алма согы ясарга да өйрәнгән алар.

Язманы "Акчарлак"ның 15 январь көнне чыккан 2 саныннан укыгыз.
Автор – Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

13 Jan, 13:18


Урман - рәссам күзлегеннән

Бөек рәссам Иван Шишкинның "Нарат урманында иртә" (1889) дигән атаклы картинасы бик күпләребезгә балачактан ук таныш. Ул рәссам иҗат иткән хезмәтләр арасында иң популяры, иң уңышлысы.
Алгы планга ауган агач тирәсендә кайнашучы аюлар гаиләсен кую һәм бераз арттарак мәһабәт горур наратларны сурәтләү әсәрне бер карауда истә калырлык итә. Урманның салкынча һавасын тойгандай һәм көмеш чыкларын күргәндәй буласың хәтта...
🪵

"Утро в сосновом лесу" - одна из известнейших картин великого русского художника Ивана Шишкина, которую он написал в 1889 году.

Акчарлак газетасы

13 Jan, 11:33


Хәерле, матур эш атналары булсын, дуслар!
2025 нче елга да аяк бастык - 1 нче санга Нәзилә Хуҗина анонс ясады.

Карар өчен сылтама: https://vk.com/wall-170103807_46626

Акчарлак газетасы

13 Jan, 06:38


Рафаил әфәнденең фатиры ник салкын?

Оныкларының ки­ләчәкләрен кайгыртып, шушы елның апрель аенда Гагарин урамындагы, Хрущев заманында салынган биш катлы йортның беренче катыннан фатир сатып алган алар. "Фатир салкын, идарә итүче компания җылылык торбасының вентилен алыштырырга тиеш иде, күренмиләр”, – дип шалтыратты “Зарлы телефон”га Казаннан Рафаил абый Бәйрәмов. Нигә салкын? Аныкында гына шулаймы? Шушы сорауларга җавап табу өчен фатирларына бардым. Аңа кадәр идарә итүче компания – ЖЭУ­-14 белән элемтәгә кереп, вентильне исләренә төшердем.

Бәйрәмовлар апрель аенда сатып ала бу фатирны. Килеп керүгә салкынрак икәнен сизсәләр дә, чара күрергә ашыкмыйлар, алда – эссе җәй. Әйтүенчә, идарә итүче компаниягә беренче тапкыр октябрь аенда мөрәҗәгать итә ул...

Язманы "Акчарлак"ның 8 январь көнне чыккан 1 саныннан укыгыз.
Автор – Эльмира ФЛҮН.

Акчарлак газетасы

12 Jan, 10:18


Шагыйрәдән соңгы бүләк

Нәҗибә Сафинаны соңгы юлга озатып кайттык.
Яңавыл районы мәдәният бүлеге, Янавыл татар оешмасы, Нефтекама милли мәдәни Үзәге, Нефтекама "Инеш" әдәби берләшмәсе, Краснокама район гәзите, дуслары, классташлары, каләмдәшләре, авылдашлары, туганнары, якыннары – халык бик күп иде.
Туган җире, туган халкы, туган авылы аны зурлап озатты.
"Татарның мәшһүр шәхесе Нәҗибә Сафина менә шушы йортта яши иде!" - дип, Кисәк-Каенга экскурсияга килүләр, мәгълүмат чараларының бу авылга ешаюы, Нәҗибә апаны сагыныр, юксыныр көннәр алда әле.
Тыныч йокла, Нәҗибә апа!

Фотода Нәҗибә Сафинаның кызы Лилия. Шагыйрәнең васыяте буенча ул җыелган халыкка Нәҗибә апаның соңгы бүләген – китапларын таратты.

🖊️Гөлнара Гыйлемханова, Нефтекама.

Акчарлак газетасы

12 Jan, 09:28


"Әйе, яшердек"

Җырчы Мурат Гайсин 2022 елда ха­тыны белән аерылышты. 2020 елда аларның ун ел көтеп алынган кыз­лары туган иде. Шушы көннәрдә ул кабат өйләнүе турында хәбәр итеп: “Әйе, яшердек. Бүген әйтәбез. Без күптән бергә. Йөрәгем башканы пар итмәс”, – дип никах фотосы белән уртаклаша.
Яшь гаиләне котлыйбыз💐

#муратгайсин
#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

12 Jan, 08:02


"Күгәрчен асрармын дип уйламаган идем"

Уйламаган­-нитмәгән җирдән күгәр­ченнәр асрый башлый Балык Бистәсе районы Күки авылында яшәүче, 85 яшен тутырган Хәтимә әбием. Казанда яшәүче улы Фирдүс абый чираттагы ялында канаты зәгыйфьләнгән күгәрчен баласы күтәреп кайта. Ул инде аңа беренче ярдәм күрсәткән була. Ләкин эше гел юлда йөрү белән бәйле булгач, күгәрченкәйне ялгызы калдырырга кызганып, авылга, әбием карамагына кайтарып тапшыра. Ә Хәтимә әби кулына эләккән һәр нәрсәгә җан өрә белә. Күгәрчен дә тернәкләнеп канат кагына башлый. Әбием аны иреккә очырып җибәрә. Тик кошкай болытларны бераз иңли дә, кабат әбием янына әйләнеп кайта. Бу хәл көн дә кабатлана. Озак та үтми, күгәрчен йомыркалар салып, балалар чыгара башлый...

Беркөнне абый Казанга китәр алдыннан яраткан күгәрчене юклыгын күреп алган...

Язманы "Акчарлак"ның 8 январьда чыккан яңа 1 саныннан укыгыз.
Автор – Сиринә ФӘТХУЛЛИНА.

#акчарлакгазетасы
#яңасан

Акчарлак газетасы

12 Jan, 07:40


"Хатын "сю-сю" килеп торганны яратмый"

Зөлфәт Зиннуров белән әңгәмәдән өзек:

– Син – бик кунакчыл кеше. Үзеңне дә дусларың шулай кунак итәме?
– Күптән йөрешкән юк. Миңа да килгәннәре юк, үземнең дә барган юк. Берәрсенә җыенсаң, әни дә “бөтенесенең кредиты бар, кеше борчып йөрмәгез”, дип тора.

– Синең дә кредитлар бармы?
– Ипотека бар. Башкалардан кай җирем ким? Балаларга фатир алып, ремонт ясап куйдым. Хәзер аны шәһәргә килгән кунакларга көндәлек арендага биреп торам. Үзем барып, җыештырып кайтам.

– Гөлназ акчаны синнән сорап аламы?
– Менә аның өчен акча сорап алу – ниндидер кимсенүгә тиң әйбер. Горурлыгына тия. Мин моны аңламыйм.

– Бер­-берегезне “атаң­-анаң” дисез...
– Моны күпләр аңламый. Бик ямьсез бит, диләр. “Ана” сүзе, шул сүзне килешләрдә төрләндерү ничек ямьсез була алсын?

"Акчарлак" №29, 2024
Автор – Альбина Гайнуллина.

Акчарлак газетасы

11 Jan, 10:29


Күренекле шагыйрә, журналист, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафина вафат булган.
Урыны җәннәттә, рухы шат булсын🤲

Нәҗибә Сафина белән хушлашу, иртәгә, 12 гыйнварда аның туган авылы Кисәк- Каенда булачак.

Акчарлак газетасы

04 Jan, 16:24


"2025 елның башын шулай башлап җибәрдек", – ди Илнат Фәрхуллин. Җырчы сөйгәне Регина белән никах укыткан! Котлыйбыз💐

#илнатфәрхуллин
#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

03 Jan, 09:18


"Хатынга тәкъдим ясарга да онытканмын"

Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйхов белән әңгәмәдән өзек:

– Хатыныгыз белəн “Туган авылым” ресторанында танышкансыз...
– “Туган авылым”да директор булып эшли иде ул, кичләрен эштән соң шунда җырларга киләм. Танышып, очрашып йөри башладык та, 3 июльдә, ГАИ хезмәткәрләре көнендә, Биектауга, Люция артыннан кайтып киттем. Люция шалтырата, “Шашлык пешерә торган савыт ал әле, әти пенсиядәге хезмәттәшләре белән шашлыкка җыена”, – ди. Люциянең әтисе Фоат Гомәрович элек Биектау районы ГАИ җитәкчесе булып эшләгән, пенсиядә иде. Яхшы шашлык савыты алдым да, капка төбенә килеп туктадым. Каршыда бер ир-ат басып тора. “Тәк, минем кыз артыннан син йөрисеңме ул?” – ди. Әйе, дидем. Таныштык та, өйгә кереп, табын артында сөйләшеп утырдык. Бөтенесен сөйләп бетереп булмый, мине сынап та алды. “Син миңа бик ошадың. Икенче юлы әтиең белән кил, яме”, – диде. Миңа “яшел ут” икәнен шуннан аңладым. Аннан инде Люцияне сорарга килдек.

Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.
"Акчарлак", №30, 2024 ел

Акчарлак газетасы

02 Jan, 18:01


Урман.
Анда давыл симфониясе,
Анда үзенә башка тавышлар,
Анда кыргый кошлар,
Ач бүреләр җырлый,
Анда шаулый күлләр, камышлар...

Урман.
Бер агачтан күчеп бер агачка,
Азык эзләп очкан сандугач
Адашкандыр, бәлки,
Ул урманда,
Мескен,
Кайда кунар инде, төн булгач...

Һади Такташ
🎙 Рузилә Гатина

Акчарлак газетасы

30 Dec, 09:38


КАМАЛ ТЕАТРЫНДА ЯҢА ДИРЕКТОР

"Камал театры үсешендә яңа юнәлешләр барлыкка килү һәм эшчәнлек киңәю сәбәпле, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев чакыруы буенча, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Камал театры директоры итеп билгеләнә. Ул театрның проектлар эшчәнлеге белән җитәкчелек итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Илгиз Газинурович Фәрит Бикчәнтәевнең укучысы һәм элек театрның режиссеры иде. Аның пьесалары һәм спектакльләре Камал театры репертуарында уңышлы бара.
Илфир Якупов Камал театры директорының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләнә", – дип хәбәр итәләр Камал театры төркемендә.

Акчарлак газетасы

29 Dec, 12:24


Мөслим районы Күбәк авылында яшәүче Камаловлар капка төпләрен менә ничек бизәгән😍🎄

Акчарлак газетасы

29 Dec, 11:49


Актанышта, дип җибәрде укучыбыз. Матур бит?😍

#яңаелкилә

Акчарлак газетасы

27 Dec, 10:34


"Акчарлак"ның яңа 51нче санын укыдыгызмы әле?)

Бу санда:
❄️Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәләхова белән әңгәмә. Резедәнең тагын кайда эшләп карыйсы килә? Ни өчен декрет ялыннан эшкә тиз чыккан? Ире Артем нинди кеше? Тулырак әңгәмәдән укып белә аласыз.
🌲"Оныкларым чыршы сорый, ләкин акча бетте...", – ди Казаннан Шакир абый. Бәйрәм алдыннан кибетләрдә Руслан Хөснетдинов йөрде.
❄️Казанга зур һөҗүм. Казан үзәгендәге бер йорт подвалында күргәннәре белән Нәзилә Хуҗина уртаклаша.
🌲Яңа ел табынына нинди ризыклар куярга? Табын кору остасы Мәдинә Сафинадан шәп рецептлар.
❄️ 37 ел Казанның психиатрия больницасында эшләгән Алсу апа Мөхетдинова андагы хәлләр турында сөйли.
🌲Дин буенча Яңа елны бәйрәм итәргә ярыймы? Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин җавап бирә.
❄️Лениногорскида яшәүче Юрий Илюхин яман шеш күзәнәкләрен үтерергә сәләтле гөмбә үстерә.
🌲Миләүшә Каһарманованың "Яңа ел бүләге" хикәясе һ.б бик кызыклы язмалар.

#яңасан
#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

27 Dec, 09:10


"Үзләрен бала урынына карарга кирәк"

Илсөяр Шәфигуллина белән Яңа Чишмә районы Акбүре авылына баргач таныштык. Өч ел элек шәһәр тормышын ташлап, гаиләсе белән авылга – авыру әнисе белән инвалид туганнарын карарга кайткан.

– Әнигә инсульт булгач, башта отпуск алып кайтып карадым, – ди Илсөяр. Авыл белән шәһәр арасында йөрү газабын сөйләп кенә бетерерлекме соң... – Ирем “болай булмый, әйдә, эшеңнән кит” дия башлады. Эштән бер дә җибәрәселәре килмәде, өстәмә ял алып торырга тәкъдим иттеләр.

Язманы "Акчарлак"ның 25 декабрьдә чыккан 51 саныннан укыгыз.
Автор – Эльмира ФЛҮН.

Акчарлак газетасы

26 Dec, 16:05


"Икебез дә гаделсезлеккә түзә алмыйбыз"

Татарстанның атказанган артисты Резедә Сәләхова белән әңгәмәдән өзек⬇️:

– Декрет ялында ике генә ел уйнамадым, шул чор да минем өчен бик авыр үтте. Артем көн­-төн эштә, яңа рольләр эшли. Ярый, әниләр якын – Залесныйда гына, без җиде ай аларда яшәдек. Улым Әскәр, дәү әтиләренең өен үзенеке итеп, ә безнең фатирга кайтуны кунакка кайту, дип кабул итте. Әскәргә ике ай тулып киткәч, мин концертлар эшләргә чыга башладым. Минем өчен бу – форточканы ачып, саф һава сулауга тиң иде. Ирем белән әниләр “эшлә­-эшлә” дип кенә тордылар. Эшләмичә торсам, акрынлап сулган гөлгә һәм “аждаһа”га әйләнә баруымны Артем да күрә иде...

Әңгәмәне "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 51 саныннан укыгыз.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

26 Dec, 09:03


37 ел психбольницада эшләгән ханым: "Ярата, кызгана идем..."

Шул бер йөрәк бит инде, ничек сыйдырган ул боларның барысын да, мин әйтәм. Күпме миһербанлык анда. Күпме йокысыз төннәр, күпме чарасызлык... Ул вакытлар төшләренә кереп интектермиме икән? Алай дисәң, берәү дә мәҗбүр итмәгән, үзе сайлаган юл. 23 яшендә Казанның Ершов урамында урнашкан Республика психиатрия больницасының ишеген ачып керә һәм шунда 37 ел хезмәт куя ул. Анда булган хәлләрне өстән-өстән генә сөйләде башкалада яшәүче Алсу апа Мөхетдинова. Шулай да алар кино кебек күз алдымнан узды да, йөрәкне парә-парә китерде.

– Араларында төрлеләре бар иде, – ди Алсу апа. – Һәрберсенең үз язмышы, үз тарихы. Чистайдан бер малайны китерделәр, ул әбисе белән бабасын мунча миченә яккан...

Язманы "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 51 саныннан укыгыз.
Автор – Эльмира Флүн.

Акчарлак газетасы

25 Dec, 12:49


Камал театры артисты Рамил Вәҗиевка Татарстанның халык артисты исеме бирелгән! Котлыйбыз💐 Сез дә котлагыз🙌

#камалтеатры
#рамилвәҗиев
#мактаулыисем

Акчарлак газетасы

25 Dec, 12:06


"Оныкларым чыршы сорый, ләкин акча бетте"

Кырык эшне кырык якка ташлап, төзелеш товарлары сатучы сәүдә үзәгенә юл тоттым. Биредә аларны алты айга кичектереп алу мөмкинлеге дә каралган. “Рассрочка” алырга дип Шакир абый да чиратта басып тора. Аңа сүз каттым.

– Шакир абый, чыршыны бурычка алырга нинди нужа сәбәпче булды?
– Хатыным Наилә белән Казанда яшибез. Көтмәгәндә гаиләсе белән Краснодарда яшәүче Нияз улым кунакка кайтып төште. Татарстанга биш ел кайтканнары юк иде. Яңа елны сездә каршы алабыз, сюрприз ясыйсы килде диләр. Оныкларым чыршы сорый. Җәй көне фатирда ремонт ясап, бөтен җыелган акча бетте. Менә, оныкларның үтенечен тормышка ашырырга дип килдем. Бирерләрме, юкмы инде...
– Наилә апа каршы килмәдеме?

Язманы "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 51 саныннан укыгыз.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

Акчарлак газетасы

25 Dec, 06:37


Хәерле иртә, дуслар! Урманнарга ял итәргә чыгасызмы?
"Урман" каналына язылыгыз🌲

Акчарлак газетасы

25 Dec, 06:37


24 декабрь - Кукмара районындагы Лубян урман техникумында белем алган шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе,  РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәки Нуринең туган көне.

(24.12.1921 - 29.02.1994)

Шагыйрьнең "Җырлы урман" шигырен тыңлагыз
🎙 Рузилә Гатина укыды

Акчарлак газетасы

24 Dec, 07:58


"Гөмбә яман шеш күзәнәкләрен үтерергә сәләтле"

Лениногорскида яшәүче Юрий Илюхин моннан ике ел элек үзенчәлекле эш башлый – районда беренчеләрдән булып гөмбә фермасы төзи. Гади генә сортны сайламый – рак күзәнәкләрен үтерергә сәләтле вешенка үстерә ул! “Татар халкында әлегә гөмбә ашау культурасы юк, алай да казанлылар яратып ала”, – ди үзе. Эше дә кыска гына вакыт эчендә алга киткән. Аена 2 тонна гөмбә үстереп сата икән.

Тулырак "Акчарлак"ның иртәгә чыгачак яңа 51 саныннан укып белә аласыз.
Автор – Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

Акчарлак газетасы

23 Dec, 14:57


КОТЛЫЙБЫЗ💐
Ришат Төхвәтуллин һәм Раяз Фасыйхов Татарстанның халык артистлары, ә "Ямьле" төркеме солистлары Альбина Казыханова һәм Вероника Кузнецова Татарстанның атказанган артистлары булган! Лаеклармы соң?)

Акчарлак газетасы

23 Dec, 06:11


Яңа елга менә дигән бүләк😍

"Акчарлак"ның "Озон" кибетендә өч телдә басылган "Мавыктыргыч Татарстан" китабына акция бара💫Кереп карагыз😍 Ташламалы бәядән файдаланып калыгыз.

КИБЕТКӘ КЕРҮ: https://www.ozon.ru/highlight/podborka-tovarov-1838377/

Акчарлак газетасы

22 Dec, 16:53


Хәерле, һәм иң мөһиме имин кичләр булсын, дуслар! Бу атнадагы газетабызның яңа 50 нчы санына Рәйсә Абдуллина анонс ясады! 😊


Карар өчен сылтама: https://vk.com/wall-170103807_46206

Акчарлак газетасы

21 Dec, 07:08


Бүген Казанга дроннар һөҗүме булды. Берничә торак йортта янгын чыкты. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Акчарлак газетасы

20 Dec, 12:39


Күңелле яңалыгыбыз бар!

Республика журналистлар конкурсында, "Татарстанда яшәүче халыкларның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауда гаилә кыйммәтләренең ролен популярлаштыру" дигән номинациядә "Акчарлак" газетасы 3нче урынны яулады💐👏
Котлаулар кабул итәбез🌷)

Фотода – «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм журналистыбыз Румия Сәйфуллина.

#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

19 Dec, 13:14


"Шул хәлдән соң ике ел урамга чыгарга куркып йөрдем"

“Тормышым китап язарлык, чын мәгънәсендә "Санта­-Барбара". Маньяк ташланып, көчкә исән калдым... Инде таптым дигәндә генә сөйгән ярымны югалттым”, – ди Баулы районы Татар Кандызы авылы кызы Айгөл Галиуллина. “Мунча ташы” эстрада театрында быел сигезенче сезонын эшли ул.

– 2015-16 еллар тирәсендә бер хәл булды. Дус кыз белән аллеядан барабыз, ике якта агачлар, кеше бик йөрми торган, караңгырак төшкә җиттек. Берәү арттан килде дә...

Язманы "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 50 саныннан укыгыз.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

19 Dec, 12:49


Капка төбе кемнеке?

“Зарлы телефон”га Казанның Нагорный бистәсе, Зур Көз урамында яшәүче Розалия Мөбәрәкшина шалтыратты: “Күршебез Хәбибрахман Галләмов капка төбенә – машина белән чыгып йөри торган юлга агач утыртып куйды. Моңа кадәр зур таш куеп җәфалады. Хәзер машина белән чигеп чыгарга кирәк. Сөйләшеп, уртак фикергә килеп булмый үзе белән”, – диде ул. Әлбәттә, күңелдә туган беренче сорау: сүз кемнең капка төбе хакында бара? Икенчесе – капка төбе, гомумән, кемнеке булып санала?

Зур Көз урамы тар, юллары ватылып беткән. Машина йөри торган уртадагы юл урыны-урыны белән бөтенләй аска иңгән. Мине Хәбибрахман абыйның күптән түгел утырткан каены каршы алды…

Язманы "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 50 саныннан укыгыз.
Автор – Эльмира ФЛҮН.

Акчарлак газетасы

09 Dec, 13:16


Әлфинә Әзһәмова: "Мин – бик популяр җырчы"

Австралиядә яки Һиндстанда да аның җырларын беләләр. Үзенең заводта эшләгән елларын искә алырга тырышмый. Буш вакытында кер үтүкләргә, өй җыештырырга ярата. Сүзем җырчы Әлфинә Әзһәмова турында. Аның белән иҗат, гонорар, ни өчен социаль челтәрләрдә актив булмавы һ.б. темаларга сөйләштек.

– Әлфинә апа, сез 6 тапкыр “Алтын барс” алган кеше. Бу җиңүләр сезне яңаларына канатландырамы?
– Заманында ул исемнәрне бирү күпкә гаделрәк тоела иде. Хәзер инде барысы да акчага корылган дип беләм. Сатып алалар дип тә ишеттем. “Алтын барс” алу шатлыклы көн инде ул. Әмма икенче көнгә ничектер онытыла да.

– Сезне туй, юбилейларга чакыру күпмегә төшә?
...
Язманы "Акчарлак"ның 11 декабрьдә чыгачак яңа 49 саныннан укыгыз.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

Акчарлак газетасы

07 Dec, 12:23


ГӨЛНАЗ СИРАЕВА: "БЕЗ БУ МӨНӘСӘБӘТЛӘРГӘ ОЗАК КАРШЫ ТОРДЫК"

"Бу бер күрүдә гашыйк булу түгел. Без бу мөнәсәбәтләргә озак каршы тордык. Беренче чиратта, яшь аермасы аркасында... Санлы психологияне өйрәнә башлагач, мин шуны аңладым: безнең бер-беребезгә туры килүебез – язмыш", – дип язган җырчы шәхси битендә, сөйгәне белән фотоларын куеп.
Бәхет телик💐

Акчарлак газетасы

06 Dec, 08:15


"Бер утырганда унар түбәтәй чигәм"

Арча районы Күпербаш авылында яшәүче Лилия ханым Сәгыйтҗанованы район халкы яхшы белә. 2001 елдан ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүче Лилия апаның куллары аша никадәр кеше гомере узгандыр. Монысы сөйләшергә бер зур тема булса, икенчесе – аның чиккән түбәтәй һәм калфаклары.

– Түбәтәй чигү эшен каенанамнан өйрәндем, моның белән 2008 елдан бирле шөгыльләнәм, – дип башлады сүзен Лилия апа. – Ирем 17 ел элек вафат булды. Үзем генә ике бала үстердем. Йорт­-җирне алып барырга, яшәргә кирәк. Шул чакларда иш янына куш буларак чигү эшем ярдәм итте. Кызым Айсылу берьюлы ике­-өч җирдә укыды, түләүлесе дә бар иде. Ул вакытта аның белән бик күп чиктек инде, санап бетерерлек түгел...

Язманы "Акчарлак"ның 4 декабрьдә чыккан 48 саныннан укыгыз.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

05 Dec, 09:19


Хәерле, матур атналар булсын, дуслар! Әле генә "табадан төшкән" газетабызның яңа 48 нчы санына Руслан ХӨСНЕТДИНОВ анонс ясады! 😊

Карар өчен сылтама: https://vk.com/wall-170103807_45809

Акчарлак газетасы

05 Dec, 07:01


☎️ "Зарлы телефон" шалтыратулар кабул итә!

10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Румия Сәйфуллина сезнең зарларны тыңлап, газета битләрендә җавап бирәчәк.

Телефон номеры: 8(843) 562-11-56

Шалтыратуларыгызны көтеп калабыз 🥰

Акчарлак газетасы

04 Dec, 10:01


"Такси машинасына утырып, акчамнан, телефоннан колак кактым"

Редакциягә Раил Гаязов мөрәҗәгать итте. Ноябрь башында таксида пакетын онытып калдырган ул. “Пакетта бөтен документларым, 4100 сум акчам бар иде”, – ди. Шул көнне яңа телефон сатып алган булган, ләкин аны да югалткан. Иң гаҗәпләндергәне – таксистның шул пакеттан котылырга ашыгуы. “Ачып карамадым, анда документлар һәм телефон барлыгын белмәдем”, – ди таксист егет.

Дәвамы монда: https://vk.com/wall-170103807_45776

Акчарлак газетасы

03 Dec, 10:13


Матурлар😍 Сиринә белән Русланның иҗатын яратасызмы?)

Акчарлак газетасы

03 Dec, 10:12


"Сарык та, утын да сатабыз"

Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында яшәүче Ләйсинә һәм Илшат Вәлиевлар гаиләсе белән быел кышын ук танышкан идем...

– Балалар бакчасында эшли идем. Аякларым авыртты да, өч ел элек эштән туктадым. Хәзер инде Аллага шөкер. Энәләр, сөлек, парафин, массаж белән дәваландым, файдасы тиде. Ирем Илшат – урманчы, – дип башлады сүзне 57 яшьлек Ләйсинә апа. – Авылдан өч чакрым ераклыкта, урман буенда урманчы йорты бар. 15 ел шунда яшәдек.
...Бервакыт караңгы көздә төнлә ат белән ике кеше килде. Капканы дөбердәттеләр...

Язманы "Акчарлак"ның иртәгә чыгачак яңа 48 саныннан укыгыз.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

Акчарлак газетасы

02 Dec, 10:51


Рәдиф Гаташ: "Кайгыдан чәчем агарды"

Тукай премиясе лауреаты, талантлы шагыйрь Рәдиф Гаташны күзгә-күз карап сөйләшер өчен әңгәмәгә дәштем. “Бүген магнит давыллары уйный ахры, яшь кызлар чакырса да беркая чыгасым килми”, – диде ул. Икенче көнне тагын шалтыраттым һәм машинама утырып Казаның Вишневский урамына – шагыйрьнең өенә киттем.

– Рәдиф абый, сезнең авылда яшь чагында күзегез төшеп йөргән бер кыз булган. Ул исәнме?
– Ул күрше авылның иң­-иң матур, гаҗәп кызы иде. Ире үлгәч эчүгә бирелде. Шуның белән үзе дә китеп барды. Югыйсә, балалары да ипле кешеләр иде.
– Хатыныгыз кайсы яктан сезнең?
– Үзбәкстанның Маргилан шәһәреннән. Әтисе Башкортстанның Туймазы, әнисе Чирмешән районыннан. Хатыным 11нче ел авырый инде. Альцгеймер диагнозы куйдылар, ягъни хәтерне югалту чире.
– Улыгызга ни булды?
...
Язманы "Акчарлак"ның 4 декабрьдә чыгачак яңа 48 саныннан укыгыз.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ

Акчарлак газетасы

02 Dec, 07:23


Шулай ук әлеге ункөнлектә редакциядә чыгучы башка газеталарга 2025 елның беренче яртыеллыгына арзан бәядән языла аласыз.

“ПОЧТА РОССИИ” КАТАЛОГЫНДА ЯЗЫЛУ ИНДЕКСЛАРЫ:
П2512 – “АВЫРМАС ӨЧЕН 101 КИҢӘШ”
ПМ665 – “ЯЗМЫШЛАР ЧАТЫНДА”
П2515 – “АКЧАРЛАК СКАНВОРДЫ”
П2516 – “БҮЛӘКЛЕ СКАНВОРД”
П0175 – “ГАБДЕЛФӘТ СКАНВОРДЛАРЫ”

Интернет аша язылыр өчен сылтамалар:
“АКЧАРЛАК”
“АКЧАРЛАК-АТНАКИЧ” (Россия төбәкләрендә таратылучы “Акчарлак” газетасы.)
“АВЫРМАС ӨЧЕН 101 КИҢӘШ”
“ЯЗМЫШЛАР ЧАТЫНДА”
“АКЧАРЛАК СКАНВОРДЫ”
“БҮЛӘКЛЕ СКАНВОРД”
“ГАБДЕЛФӘТ СКАНВОРДЛАРЫ”

Акчарлак газетасы

29 Nov, 15:03


Хәерле, матур кичләр булсын, дуслар! Әле генә "табадан төшкән" газетабызның яңа 47 нчы санына Румия СӘЙФУЛЛИНА анонс ясады! 😊

Карар өчен сылтама аша үтегез: https://vk.com/wall-170103807_45516

Акчарлак газетасы

29 Nov, 14:06


Салават һәм Гүзәлемнең уллары туган! Хәзер алар дүртәү😍 "Безнең баһадир Ибраһим улыбыз", – дип язган Гүзәлем.

Котлыйбыз💐Сәламәт, бәхетле, озын гомерле, тәуфыйклы бала булсын🤲

Акчарлак газетасы

29 Nov, 09:28


Мунчада ничек юынырга?

Рамил хәзрәт Юныс белән әңгәмәдән өзек:
– Әни ир баланы ялгызы тәрбияли икән, ул аны ничә яшькә кадәр юындыра ала?
– Бала ир белән хатынны аера башла­ганчы, якынча 3­–4 яшькә кадәр. Хатын­нар яки ирләр бергә мунчага барса да гаурәт урыннар капланырга тиеш, андый вакытта шәрә килеш юыну тыела. Хәтта әни белән кыз, әби белән онык, апа­-сеңел очрагында да бу кагыйдә саклана.

– Ничек юынырга соң?
– Башкалар чыгып торганда гына бөтенләй чишенеп юына аласың, шулай чиратлашасың. Ир белән хатынга гына гаурәтләрен капламый мунча керергә рөхсәт ителә.

Язманы "Акчарлак"ның 27 ноябрьдә чыккан 47 саныннан укыгыз.
Автор – Энҗе БАСЫЙРОВА.

Акчарлак газетасы

29 Nov, 09:27


"Болгар" радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз Айдар Минһаҗевка кияүгә чыккан. Никах мәҗлесен Казанның "Нур" мәчетендә үткәргәннәр.

Никахта Лилия Хәмитова белән Винарис Ильегет тә булган.
Яңа туган гаиләгә бәхет телибез💐
Матур фотолар карап китегез әле😍

Акчарлак газетасы

28 Nov, 12:31


"Биш көн аралаштык та өйләнештек"

Авылларга баргач, кибеткә сугылып чыкмыйча калган юк диярлек. Кибетче авыл халкын яхшы белә, һәр яңалыктан хәбәрдар, дигән ышану яши бит халыкта. Питрәч районы Шәле авылына баргач та кибет яныннан тыныч кына узып китеп булмады.

– Эшегезнең кайсы ягын яратасыз? – дип сорыйм кибетче Рафига апа Ишмөхәммәтовадан.
– Кеше белән аралашам монда. Без кечкенәдән “кибет­кибет” уйнап үстек. Әмма кияүгә чыккач кибеттә эшләрмен дип уйламаган идем.

– Нишләп?
– Саба районы Туктар авылы кызы мин, 20 яшемдә бу авылга килен булып килдем. Минзәлә техникумына укырга керергә барган җирдән Илдар белән таныштым да...

Язманы "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 47 саныннан укыгыз.

Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

21 Nov, 09:17


Җырчылар күпме сорый?

Быел Яңа ел кичәләренә татар һәм башкорт эстрадасы җырчыларын чакыру күпмегә төшәчәк?
“UFA1.RU” артистларның корпоративта нинди гонорарга чыгыш ясарга әзер булуын белешкән.
Айдар Галимовның корпоративта чыгыш ясау бәясе – 300 меңнән 400 мең сумга кадәр. Вакыты – 40 минут. Җырчының директоры хәбәр иткәнчә, артистның транспорт чыгымнары аерым түләнә икән.

Салават Фәтхетдиновның бер чыгышы шулай ук 40 минут бара һәм 500 мең сум тора.

Ришат Төхвәтуллинның төркем белән килеп җырлавы 600 мең сумга төшә. Чыгышы 30 минуттан алып 1 сәгатькә кадәр дәвам итә.

Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразованы Яңа ел бәйрәмнәрендә тыңлау өчен оештыручыларга 700 мең сум (40 минутка) түләргә туры киләчәк.

#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

21 Nov, 08:17


"Авыр вакытларда сыерлар булышты"

– Эш башлаган чорда дәүләттән 200 мең сум субсидия алган идек, шуңа абзар салдык. Әмма ике ел элек янгын чыгып, аннан бер такта да калмады. Әле ярый ут йортка сикермәде, маллар урамда иде. Шул көнне сизенгән кебек, бозаулыйсы сыерны да чыгарган идек. Янгыннан соң бераз рәткә килгәч, шул урынга кабат абзар салдык. Җитәкчеләр дә, гади авыл халкы да ярдәм итте, рәхмәт.

Апас районы Зур Күккүз авылыннан Роза Шаһиәхмәтова белән әңгәмәне "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 46 саныннан укыгыз.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

21 Nov, 08:10


Үз бакчаңда үскән уңыш өчен НДФЛ түләргә кирәкме?

Шәхси хуҗалыгыңда үскән яшелчә һәм хайваннардан алынган азык-төлек өчен салым түләтелми. Моның өчен билгеле бер кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Участок мәйданы кабул ителгән нормадан артырга тиеш түгел (50 сутыйдан). Һәрбер регион әлеге лимитны үзе билгели. Һәр эш үз кул хезмәтең белән генә башкарыла, эшчеләр җәлеп ителми. Сатыла торган товарның сезнең участокта җитештерелүе турында кулыгызда документ булырга тиеш. Ул белешмә авыл җирлегеннән алына.

Калган файдалы киңәшләр "Акчарлак" газетасында.

Акчарлак газетасы

21 Nov, 07:00


☎️ "Зарлы телефон" шалтыратулар кабул итә!

10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Нәзилә Хуҗина сезнең зарларны тыңлап, газета битләрендә җавап бирәчәк.

Телефон номеры: 8(843) 562-11-56

Акчарлак газетасы

19 Nov, 10:20


"Үзем генә, үз фатирымда яшисем килә"

Ләйлә ханым фатир документларын тотып редакциягә килде. “Шул фатир өчен балалар белән аралар бозылды. Тавышланып беттек”, – ди. Үз милке турында сүз бара. Бүгенге көндә анда оныгы (кызының улы) яши, дип аңладым. Кызы әлеге фатирны сатып, зурракны алмакчы була икән. Акчасын да әзерләп куйганнар, күрәсең. Әмма Ләйлә ханым саттыруга каршы. “Үзем эшләп тапкан әйбергә үзем хуҗа булып яшисем килә”, – ди ул.
– 2018 елда күкрәккә операция кичердем. Онкология. Больницадан чыккач авылдагы йортта яшәве авыр, химиотерапия алып йөрергә ерак булыр дип, балалар мине кияүнең фатирына кайтарды...

Язманы "Акчарлак"ның иртәгә чыгачак яңа 46 саныннан укыгыз.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА

Акчарлак газетасы

18 Nov, 09:43


"Сандыкны ачып, үлемтекләр әзерләп куйган идем"

Кама Тамагы районы Даныш авылында яшәүче Мөнәвәрә апа белән Миңнур абый Әскәровларның бергә яши башлаганнарына да ярты гасыр вакыт үтеп киткән. Тормышта зур сынаулар килгәч тә, авырлыкларны бер йодрык булып җиңеп чыга алганнар.

– Моннан 18 ел элек миңа ялгыш диагноз куеп, онкология хастаханәсенә салдылар. Җәрәхәтләрем төзәлмичә 16 ай шунда яттым. Миңнур яныма килә, елый да кайтып китә. Аңа мине үлә дип әйткән булганнар. Шәфкать туташлары бөтен тәнемне скотчлый да олы кызым Миләүшә мине мунча керергә авылга алып кайта. Шул бер кайтуымда яныма Фәимә апа керде...

Язманы "Акчарлак"ның 20 ноябрьдә чыгачак 46 саныннан укыгыз.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

Акчарлак газетасы

14 Nov, 12:42


"Күп кешеле җиргә ашап барыгыз"

– Чирнең иң күп арткан вакыты – балалар мәктәпкә киткәч башлана. Бер­-ике атна йөриләр дә, сентябрь урталарыннан әкренләп эпидемик күтәрелешләр тотына һәм дулкын булып узып китә. Гриппка килгәндә, анысы гадәттә декабрьдә була, чөнки салкыннан җылы бүлмәгә кереп бикләнәбез, тәрәзәләр җәй­-көз айларындагы кебек еш ачылмый, бүлмә җилләтелми. Бездә соңгы елларда А һәм В гриппы йөри: беренче дулкын Яңа ел алдыннан күзәтелә, хәтта аны узып китеп, январьга күчәргә дә мөмкин, ә инде соңгы дулкын февраль­-март араларында була. Барлык эпидемик чорны алсак, ул август уртасыннан апрель азакларына кадәр күзәтелә. Моны табиблар “кайнар чор” дип атый.

Табиб-терапевт Зилә Фазылова белән әңгәмәне "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 45 саныннан укыгыз.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

14 Nov, 07:02


☎️ "Зарлы телефон" шалтыратулар кабул итә!

10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Эльмира Флүн сезнең зарларны тыңлап, газета битләрендә җавап бирәчәк.

Телефон номеры: 8(843) 562-11-56

Шалтыратуларыгызны көтеп калабыз 🥰

Акчарлак газетасы

13 Nov, 11:13


80 яшьлек балта остасы: "Тормышымның яме эштә"

"Оста итеп агачтан җиһазлар ясый”, – дип Кукмара районы Бурсык­-Елга авылында яшәүче Минрәхим Рәх­мәтуллин белән таныш­тырганнар иде. Агач эшләнмәләрдән бигрәк мине Минрәхим абыйның тор­мышы тетрәндерде.

– Әйе. Әни үлгәндә миңа 8 яшь иде. Әнинең үлеме серле генә булды. Авыл халкы ул заманда тау аша Нократ Аланына барып, сатасын сатып, кирәк­-ярак алып кайта торган булган. Әти ясаган чаналарны төяп, әни дә шул кешеләргә ияргән. Кире кайтканда, тауга менеп җиткәч, әни товар саткан акчага ипи алам дип, кире борылган. “Сез кайта торыгыз, мин сезне куып җитәрмен”, – дигән. Әмма кире кайтканда буран чыккан. Халык аны җиде көн эзләде. Салам өелгән җирдә чанасына утырган көе карга күмелеп калган әни, аучының эте тапкан. 1961 елда “вербовка” белән Иркутски өлкәсенә киттек. Күрде инде газиз башлар... Янымда яши торган улым белән дә 18 яшьлек чагында бер хәл булды...

Язманы тулысынча "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 45 саныннан укыгыз.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

13 Nov, 11:09


"Башта ирене, аннан үзе керә..."

Ләйсән Лотфуллинаны макияж һәм чәч ясатырга өйгә чакырдым. Бер чемодан косметика белән килеп тә керде, менә дигән итеп бизән­ дереп, Казанның икенче ягына чыгып та йөгерде ул. Аның Казан үзәгендә “ЛейЛу” дигән студиясе бар, шунда хатын­-кызларны баш­тан аяк никахка әзерли икән. Мине бизәндергән арада эше турында сөйләшеп алдык.

– Син ТМТВ каналында җырчыларны бизәндергәнсең. Татар эстрадасы җырчылары матур бизәнәме?
– Безнең эстрада бу яктан бик артта. Бер­-берсеннән күрәләр дә, “миңа да шуның кебек яса” дип фотосын күрсә­тәләр. Үз йөзен булдырган, аерылып торырга теләгән җырчылар бездә сирәк. Һәр визажистның үз почеркы бар, без бер­-беребезнең эшен таныйбыз. Исемнәрен язмыйк, 3­-4 җырчы, гомумән, бер визажистка йөри. Шуңа аларның күзләре дә, йөзләре дә бертөсле. Аларга кешене кабатламыйча, үз креатив юлларын табарга киңәш итәр идем.

Язманы "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 45 саныннан укыгыз.
Автор – Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

13 Nov, 11:01


ӘЛФИНӘ ӘЗҺӘМОВА КИЛЕННӘРЕ БЕЛӘН НИНДИ МӨНӘСӘБӘТТӘ?

Җырчы Әлфинә Әгъзәмова “Мәс­кәүчә” тапшыруында киленнәре бе­лән мөнәсәбәтләре хакында сөйләгән.
– Балалар өйләнешкәч, алар арасына керергә ярамый. Малайлар үстергәнсең икән, аларны “очыртып” җибәрә белергә дә кирәк. Иң мөһиме – малайны киленгә көнләмәскә.
Менә мине киленнәр үзләре белән чит илгә алырга
ярата. Ни өчен икәнен белмим. Мин дә алар белән йөрергә яратам, чөнки алар инглиз телен белә. Чит илгә баргач, иң беренче шул кирәк. Кыскасы, бер­-беребезне тулыландырып яшибез, – ди ул.

#әлфинәәзһәмова

Акчарлак газетасы

11 Nov, 10:44


"Сәламәтлегем булса, хәзер дә халыкны дәвалар идем"

Һәр төбәкнең хөрмәтле кешеләре була. Спас районы Чәчәкле авылына кайткач та бер төркем халык Суфия Хуҗиәхмәтованы күрми китмәскә кушты. Алар моны, беренчедән, аның язмышы катлаулы, икенчедән, заманында шифалы куллары күпләргә ярдәм итте дип аңлатты. Кызганыч, Суфия апа медицина өлкәсендә эшләп пенсиягә чыкса да, хәзер үзе буыннар авыртудан интегә икән. Ләкин күңел төшенкелегенә бирелмәскә тырыша...

Язма тулысынча "Акчарлак"ның 44 санында басылды.
Автор – Руслан Хөснетдинов.

Акчарлак газетасы

08 Nov, 16:42


Резеда Сәләхова сәхнәдә чишенү һәм үбешү турында

Бүген редакциябезгә Тинчурин театры артисты Резеда Сәләхова килде.
Әңгәмәне "Акчарлак"ның алдагы саннарыннан укыгыз.

#резедасәләхова
#тинчуринтеатры

Акчарлак газетасы

08 Nov, 15:31


"Мине кешегә сөйләп йөрисең, дип нахак бәла якты"

Җырчы Гөлнара Тимерҗанова белән әңгәмәдән өзек:⬇️

– Бүген артистлар арасында дустанә мөнәсәбәт сакланамы?
– Эч серемне бер­-ике артистка гына сөйли алам. Аның беренчесе – Резидә Шәрәфиева. Сирәк кенә кунакларга да йөрешкәнебез бар. Мин аңа тулысынча ачыла алам. Тагын бер җырчы дустым бар иде. Ләкин дуслыгыбыз бетте. Ул аңа үзе гаепле. Бик талантлы артист иде. Кем икәнен әйтмим, үзе белә. Аның тормышында авыр вакытлар, күңел төшенкелегенә бирелгән чагы да күп булды. Гел ярдәм сорап шалтырата иде. Бөтен эшне кырык якка ташлап килеп җитә идем. Соңрак “син мине кешегә сөйләп йөрисең” дип нахак бәла якты.

"Акчарлак", 49 сан, 2023 ел.
Автор – Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

Акчарлак газетасы

07 Nov, 13:41


Хәерле, матур эш атналары булсын, дуслар! Әле генә "табадан төшкән" газетабызның яңа 44 нче санына Румия Сәйфуллина анонс ясады!

Карар өчен сылтама аша үтегез:
https://vk.com/wall-170103807_45035

Акчарлак газетасы

07 Nov, 11:17


Популяр җырлар авторы Айдар Минһаҗев белән әңгәмәдән өзек:⬇️

– “Дилбәр Фәиз Айдар Минһаҗга кияүгә чыга” дигән хәбәрне алгач, сезне котларга дип шалтыраткан идем. Трубканы алмадыгыз.
Андый сүз булды шул... Бездә икеме, өчме Айдар Минһаҗ бар икән бит. Кайсыдыр миңа да килгәне булды. “Нәрсәгә килдең?” дигәч, танышырга гына, дигән булды. Янәсе, адашлар бит. Дилбәрне телевизордан гына күреп беләм, болай аралашкан юк. Аңа тәкъдим ясаган Айдарны бөтенләй белмим. Айдар Минһаҗ дигән язучылар да бар бугай. Кавышкан пар бәхетле булсын, тигез яшәсеннәр.

– Сезнең гаилә тормышы ничек соң?
...

Язманы "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 44 саныннан укыгыз.
Автор – Альбина Гайнуллина.

Акчарлак газетасы

07 Nov, 07:00


☎️ "Зарлы телефон" шалтыратулар кабул итә!

10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Румия Сәйфуллина сезнең зарларны тыңлап, газета битләрендә җавап бирәчәк.

Телефон номеры: 8(843) 562-11-56

Шалтыратуларыгызны көтеп калабыз 🥰

Акчарлак газетасы

06 Nov, 14:45


Бүген төнлә, Константиновка бистәсендәге "Овощник-2" бакчачылык ширкәтендә көчле янгын булган. Нәтиҗәдә дүрт балалы гаилә киемсез, акчасыз, документсыз урамда калган. Лилия ханыма шалтыраттык, "бүген кайда кунасыбызны да белмибез әле" ди. Танышлары бераз кием, беренче кирәк-ярак әйберләре юнәтә башлаганнар. Әмма гаиләгә шактый материаль ярдәм дә кирәк булыр. Лилия Пушкарёваның 89520454621 телефон номеры ярдәмендә Тинькофф картасына акча күчерергә мөмкин.

Акчарлак газетасы

06 Nov, 10:41


Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән!

Акчарлак газетасы

06 Nov, 08:27


ИЛНАТ ФӘРХУЛЛИН ӨЙЛӘНӘ?

Җырчы Илнат Фәрхуллин Казанда узган концертында сөйгәненә тәкъдим ясаган!
Булачак кәләш – Регина исемле, Башкортстанның атказанган артисты. Илнатның төркемендә ул биюче булып эшли.

Яшьләргә бәхет телибез💐

#илнатфәрхуллин
#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

06 Nov, 07:36


“КӨНЛӘШҮЧЕЛӘР КҮП БУЛДЫ ИНДЕ”, – ди Мирсәет ага Сөнгәтуллин.
Җырчының иҗатын яратасызмы?

Видео - Румия Сәйфуллина.

#мирсәетсөнгәтуллин
#татарҗыры
#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

04 Nov, 15:54


“КАЗНЫ ИКЕ МИНУТТА ЙОЛКЫЙ”, – ди Биектау районы Мүлмә авылында яшәүче Мәсгуть абый Мотыйгуллин.

Кул астындагы әйберләрдән менә шундый махсус каз йолкый торган җиһаз ясаган ул. Афәрин👏

Ә икенчесендә казны пешекләп тә, ыслап та була икән. Шәп бит?)

Видео – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

#акчарлакгазетасы
#биектау

Акчарлак газетасы

04 Nov, 13:44


"Төзәтергә икән, төзәтергә!"

"Бу бит вандализм, гөнаһ! Туган авылымны бизәп торган борынгы тарихи бинаны, архитектура һәйкәлен сүтә башлаганнар!” – дип редакциягә Бөгелмәдән Зөлфия ханым Ибраһимова мөрәҗәгать итте. Тумышы белән Аксубай районы Карасу авылыннан икән ул.

– Без үскәндә авылның юллары да юк иде. Саз ерып йөрдек. Су да юк иде. Интегеп, көянтәләп ташыдык. Бәлки шуңа күрә дә кечкенә сөенечләребез, кайбер якты хатирәләребез әлеге кибеткә бәйледер.
“Дмитриев” яки “Никита кибете”, дип әйтәләр иде аны. Быел җәй көне классташлар белән очрашуга кайттык. Соңыннан әлеге кибетнең стеналары җимерелгәнен, аларны кемдер ватып ташын алганын әйттеләр. Классташлар белән бик борчылдык. Авыл халкы да кайгыра бу хәлгә, – диде Зөлфия ханым...

Язма "Акчарлак"ның 43 санында басылды.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА

Акчарлак газетасы

04 Nov, 12:34


Илназар: "Хатын-кыздан сак та булырга кирәк"

Илназарны популярлык турында сөйләшергә чакырдым. Сәхнәдән 20 елга якын югалып торган, кайчандыр музыканы бары хобби гына дип атаган кеше бүген иң кыйммәтле җырлар авторы.

– Хатын-кызга сәхнәдә танылу ансатракмы?
– Җырлары матур, үзе сөйкемле, акыллы булса, җайлырактыр. Мин дә Зәринә Хәсәншинаны дуэт эшләргә күндердем бит. Сәхнәдә дә хатын­-кыз энергетикасы кирәк.

– Көтмәгәндә ташлап китәр дигән курку хисе юкмы?
...
Язманы "Акчарлак"ның 6 ноябрьдә чыгачак яңа 44 саныннан укыгыз.
Автор – Альбина ГАЙНУЛЛИНА

Акчарлак газетасы

04 Nov, 11:28


Фейхоадан тәмле компот!
(♥️кә басарга, үзегезгә алырга онытмагыз)

Фейхоаның компоты тәмле, үзенчәлекле була. Ясап карагыз әле.
Аның өчен 350-400 грамм фейхоаны юып, урталай бүләбез. Яхшылап юылган 3 литрлы банкага салабыз, 250-300 грамм шикәр комы, кайнап чыккан су өстибез. Берәр сәгать тоткач, кәстрүлгә салып, яңадан кайнатып чыгарабыз. Капкачын каплап, кышка сакларга куябыз.

Тәмле булсын!

#киңәшбазары
#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

03 Nov, 12:00


Җырлаудан туктаган

Җырчы Ильвира Хамматова җырлаудан туктап, Ринат Рахматуллинның концерт директоры буларак кына эшли башлаган.
– Әлегә җырлыйсым килми, күңел халәте башкада. Бөтенләй җырламаячакмынмы? Ул хакта әлегә җавап бирә алмыйм. Концерт директорына җырлау килешми дигән фикердәмен, – ди Ильвира.

#ильвирахамматова
#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

02 Nov, 07:24


Нинди догалар курку белән көрәшергә булыша?

Казанның “Шамил” мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин фикере буенча курку ике төргә бүленә:
"Беренчесе– сәбәп белән барлыкка килгән курку. Мәсәлән, кеше урамда эттән, мәчедән, кап-карага киенгән кешедән куркып кала. Икенчесе исә – тышкы күренешләргә бәйле булмаган, нигезсез, ягъни җен-пәриләр, ниндидер күзгә чалынмаган дөньялар, сихер, күз тию белән бәйле булган куркулар", – ди ул.
Куркуның икенче төреннән арыну өчен хәзрәт “Фатиха”, “Аятел-Көрси”, “Фәләкъ”, “Нәс”не, “Бөек Калкан" догаларын укырга киңәш итә.
"Әгәр дә курку чыннан да зәхмәт белән бәйле булса, әкрен генә китәр", ди ул.

ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ 30 ОКТЯБРЬДӘ ЧЫККАН 43 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

#акчарлакгазетасы
#мәхмүтшәрәфетдин
#динвәйола

Акчарлак газетасы

01 Nov, 08:39


"Улым белән охшаганбызмы?" – дип сорый җырчы Альберт Вәлиуллин. Ничек уйлыйсыз?😃

#альбертвәлиуллин
#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

31 Oct, 11:20


Көзге яңгырлы көнгә карамастан хәерле, матур эш атнасы булсын, дуслар! Альбина Гайнуллина газетабызның яңа 43 нче санына анонс ясады!

😊 Карар өчен сылтама аша үтегез:
https://vk.com/wall-170103807_44898

Акчарлак газетасы

31 Oct, 07:01


☎️ "Зарлы телефон" шалтыратулар кабул итә!

10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Альбина Гайнуллина сезнең зарларны тыңлап, газета битләрендә җавап бирәчәк.

Телефон номеры: 8(843) 562-11-56

Акчарлак газетасы

30 Oct, 10:15


МАРСЕЛЬ МӘХМҮТОВ: "ХЫЯЛЫМ – ӘЛМӘНДӘР КАРТНЫ УЙНАУ"

Үзе режиссер, үзе актер, сценарист, укытучы, шуларга өстəп җырлый да башлаган. Сүзем Марсель Мəхмүтов турында. Аның төшергəн фильмнары, ул режиссер булган концертлар һəрвакыт искиткеч!
Театр, кино, эстрада – боларны ул үзара ничек бəйлəгəн? Татар киносының килəчəге бармы? Кайсы җырчылар белəн эшлəүдəн баш тарткан?

– Бүген күп җырчыларның концертларын оештырасыз. Моңа ничек кереп кителде? Җырчылар белəн эшлəү авырмы?
– Эстрада белән чын-чынлап танышуым Данир Сабировтан башланды. Аның белән моноспектакль ясадык. Бу минем иң зур эшләремнең беренчесе иде. Шуннан башланып китте. Артистлар белән эшләү авыр түгел, чөнки һәрберсендә бер генә максат – концертлар булдыру һәм популярлашу.



ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ БҮГЕН ЧЫККАН ЯҢА 43 САНЫННАН УКЫГЫЗ.
Автор – Румия СӘЙФУЛЛИНА.

Акчарлак газетасы

30 Oct, 09:21


Илназ Минвәлиевның улы Ильяс армиядән кайткан🙌
Тормышының бәхетле мизгелләре белән бүлешә җырчы🙏

#илназминвәлиев
#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

29 Oct, 10:44


– Камыр уңу серләре белән бүлешегез әле.
– Камыр уңу кулдан торадыр. Сеңлем дә пешекче-кондитерлыкка укыды. Без аннан күп нәрсәгә өйрәндек. Камырны әни рецепты буенча ясыйбыз. Пешергән камырларымны Мәскәүгә, Германиягә дә алып киттеләр. Хәтта гөбәдияне катырып, самолет белән Төрекмәнстанга җибәрделәр.

– Камырга нәрсәләр саласыз?
...

Арча районы Күпербаш авылында яшәүче Гөлчирә Сабирҗанова белән әңгәмәне тулысынча "Акчарлак"ның иртәгә чыгачак яңа 43 саныннан укыгыз.

Акчарлак газетасы

29 Oct, 07:55


"Акчарлак"ның Озон кибетенә кереп чыгарга онытмагыз! Өч телдә басылган "Мавыктыргыч Татарстан", балаларга буягыч китаплар... Габделфәт Сафинның автобиографик "Мин" китабы, җырлар җыентыгы. Моннан тыш җырлы диск һәм флешка. Кереп карагыз, акция бара😍.Ташламалы бәядән файдаланып калыгыз.

КИБЕТКӘ КЕРҮ: https://www.ozon.ru/highlight/podborka-tovarov-1838377/

Акчарлак газетасы

28 Oct, 11:04


Әнвәр Нургалиевка ни булган?

Әнвәр Нургалиевны ашыгыч ярдәм машинасы белән хастаханәгә алып киткәннәр. Йөрәге белән проблемалар булган. Аңа кадәр җырчыга сәхнәдә холтер белән җырларга туры килгән. Әнвәр Нургалиев бер атна Уфа кардиология үзәгендә тикшеренүләр узды. “Табиблар вакытында операция ясады, стенд куйдылар. Инфаркт була язган. Хәлләрем яхшы”, – дип видеолар яздырып элде җырчы.
Исәнлек телибез🙏

#акчарлакгазетасы
#әнвәрнургалиев

Акчарлак газетасы

28 Oct, 08:20


Йөткергәннән халык рецептлары

🌿Пыяла шешәдәге минераль суны йоклар алдыннан җылытып эчү файдалы.

🌿Ярты стакан сөткә (сөт ярамаса, суга) бер кашык бал, ике чәй калагы куркума, 2 чәй калагы сода, 1-2 тамчы йодны бергә кушып, йоклар алдыннан эчәргә кирәк.

Сез нинди ысуллар кулланасыз?)

Киңәшләр "Акчарлак"ның 42 санында басылды.

Акчарлак газетасы

27 Oct, 15:53


Шагыйрь, җырлар авторы Ренат Галиәскәр Илсөя Бәдретдинова концертында сөйгәненә тәкъдим ясаган!Шатлыклы мизгелләр белән Илназ Гарипов бүлешкән.

"Кайчан өйләнәсең?" – дип сораучы булмас инде хәзер Ренаттан😁
Котлыйбыз яшьләрне💐

Акчарлак газетасы

27 Oct, 09:40


Шоферлар көне белән, укучыларыбыз!🚙🚘
Юлларыгызда һәрвакыт яшел сфетофорлар янсын, күңелсез хәлләр булмасын🙏
Шоферлар бармы монда?)

Акчарлак газетасы

25 Oct, 10:46


Биектау районының Усад авылы халкы борчыла. Казанга йөри торган автобусларын туктатканнар.
Язманы "Акчарлак"ның алдагы саннарының берсеннән укыгыз.
Видео – Эльмира Флүн.

#биектау
#усад
#журналисттикшерүе
#акчарлакгазетасы

Акчарлак газетасы

25 Oct, 10:26


Чәкчәккә – дан!

Кичә милли ризык иде,
Бүген – артты кыйммәте.
Чәкчәк хәзер дөньякүләм
Саммитның сый-нигъмәте.

Дәвамы монда: https://vk.com/wall-170103807_44755

Акчарлак газетасы

25 Oct, 09:37


Каен тузыннан сагыз ясап сатучы: "Бу – табигый антибиотик"

– 100 сагыз ясау өчен вакланганнан соң тыгызлап тутырылган 5 литрлы чиләк туз кирәк. Мондый сагыз язва, гастрит һәм авыз куышлыгы авыруларыннан файдалы, бер микроб та калмый. Бераз чәйнәгәч, кайнар суга салып аласың да, аннан салкын суга салып куясың, бернишләми.
– Ничегрәк ясала ул?

Шәргыя ханым Галимова белән әңгәмәне "Акчарлак"ның яңа 42 саныннан укыгыз.

Акчарлак газетасы

25 Oct, 09:07


Яңа санны укыдыгызмы әле?)

Бу санда⬇️:
🕊️Лилия Муллагалиева туй күлмәге кияргә хыяллана?
🕊️Урам буйлап, мәче, эт битлегеннән дүртаяклап чабып йөргән койрыклы балалар куркыныч тудырамы?
🕊️"Каен тузыннан ясалган сагыз язва, гастритны дәвалый". Башкортстаннан Шәргыя Галимова белән кызыклы әңгәмә.
🕊️Балтач районы Нормабаш авылында яшәүче Нәзилә Рамазановага ни өчен чит кешедән бала табарга кушканнар?
🕊️Аксубай районы Кызыл Тау авылы халкы җирлек башлыгы Газинур Дәүләтшин эшеннән канәгатьме?Журналистыбыз Эльмира Флүн әлеге якта булып кайтты.
🕊️Хатын-кызларга зиратка өмәгә барырга ярыймы? "Шамил" мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин белән әңгәмә.
🕊️Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озату мәрасименнән репортаж.
🕊️Тальяны да елап озатты… Фән Вәлиәхмәтовның төпчек улы Румзан белән әңгәмә.
🕊️Йөткергәннән халык рецептлары, "Зарлы телефон", бакчачы почмагы, исәнлектән аермасын, киңәш кирәк, тәмле булсын, ял сәгате – һәрберсе "Акчарлак"та!

Бергә булыйк🌿🙏

#яңасан

Акчарлак газетасы

24 Oct, 14:31


"Чит кешедән бала алып кайт, диделәр"

Балтач районы Нормабаш авылында юл сорарга туктаган җирдән Нәзилә Рамазанова белән таныштык.
Миндә бераз сиземләү, алдан күрү сәләте бар, – диде ул. – Капка төбенә килеп туктагач та, “килделәр” дип уйлаган идем. Мин “Акчарлак”ны укып барам, һәркайсыгызны беләм. Сез юл сорарга гына туктагансыз. Шуңа тоткарламадым, тагын килерләр әле, дидем...

Һәм без чынлап та килдек. Кайту юлында махсус кердек.
– Ничә бала үстердегез, Нәзилә апа?
Өч. Өчесе дә балалар йортыннан алынган.
– Сер булмаса, бала таба алмавыгызның сәбәбе...

Язманы "Акчарлак"ның 23 октябрьдә чыккан 42 саныннан укыгыз.

Акчарлак газетасы

24 Oct, 06:20


"Әгерҗе иҗат өермәсе!"
Бәйрәмгә рәхим итегез!

Акчарлак газетасы

23 Oct, 08:39


Лилия Муллагалиева: "Кемнедер таптап, узып китү ниятем юк"

– Сезнең гаиләдә дә савыт-саба шалтырамый калмыйдыр инде? Илсур абый җайлый идеме элек?
Әйе. Андый вакытта беренче адымны ир кеше ясаганда, алга таба дуслашып, яшәп китүе җайлырак. Әмма гаиләнең тотрыклы булуы барыбер күбрәк хатын-кыздан тора дип уйлыйм. Күп вакытта без ялгышабыз. Илсур белән беренче ун елыбызны никах белән генә яшәдек, өйләнешмичә. Аннары регистрациягә барып кайттык, башкалар кебек туйлар ясамадык. Кем белә, бәлки киләчәктә туй күлмәге дә кияргә язган булыр әле.

Язманы "Акчарлак"ның бүген чыккан яңа 42 саныннан укыгыз.

Акчарлак газетасы

22 Oct, 14:40


Бу көннәрдә Казаныбызда БРИКС саммиты уза һәм шәһәргә 20 меңнән артык кунак килә, диләр.

#брикс
#саммит

Акчарлак газетасы

22 Oct, 13:51


Сак булыгыз, тешләргә мөмкиннәр❗️

Ырлыйлар, тешлиләр һәм җәмәгать урыннарындагы халыкның тынычлыгын бозалар. Квадроберлар чыннан да шулай куркынычмы? Әллә яклауга мохтаҗмы? Депутатлар, психологлар, табиблар һәм ата-аналар өчен бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе бу. Каян килгән, нәрсә соң ул квадроберлар диярсез. Уяу булмасагыз, авылларга да териантроп, фурри, квадроберлар кайтырга мөмкин.

Язманы "Акчарлак"ның иртәгә чыгачак яңа 42 саныннан укыгыз.

Акчарлак газетасы

21 Oct, 13:26


"Акчарлак"ның Озон кибетенә кереп чыгарга онытмагыз! Өч телдә басылган "Мавыктыргыч Татарстан", балаларга буягыч китаплар... Габделфәт Сафинның автобиографик "Мин" китабы, җырлар җыентыгы. Моннан тыш җырлы диск һәм флешка. Кереп карагыз, акция бара😍.Ташламалы бәядән файдаланып калыгыз.

КИБЕТКӘ КЕРҮ: https://www.ozon.ru/highlight/podborka-tovarov-1838377/

Акчарлак газетасы

21 Oct, 10:10


Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Маликов белән әңгәмәдән өзек:⬇️

– Соңгы арада яшәреп киттегез, 75не биреп булмый әле сезгә.
– 75 яшь күп түгел бит әле ул, күп нәрсә эчке халәттән тора. Чынлыкта, Ләйсәнем һәм мәхәббәт яшәртә мине. Менә бергә яши башлаганга өч ел була. Шушы яшемә җитеп, яратуның нәрсә икәнен белмәгәнмен. Беренче гаилә таркалганнан соң, озак ялгыз яшәдем, гомер көземә Аллаһ Ләйсәнемне бүләк итте...

Язма тулысынча "Акчарлак"ның 16 октябрьдә чыккан 41 санында басылды.

Акчарлак газетасы

20 Oct, 09:37


Кем бу, таныйсызмы?) Чит ил артисты дип торабыз😍

Акчарлак газетасы

20 Oct, 09:36


Сарымсак саклауның яхшы ысулы

Өч литрлы банка төбенә бер­-ике уч агач көле салгыз. Яхшылап киптерел­гән сарымсакларны банкага тутырып, өстенә тагын бер­-ике уч агач көле өстәгез. Шуннан караңгы, коры, салкынча урынга урнаштырыгыз. Агач көле белән тутырылган сарымсак икенче сезонга кадәр тыгыз, яхшы итеп сакланыр.

"Акчарлак"ның 41 саныннан алынды.

Акчарлак газетасы

19 Oct, 16:48


"Бүген никахыбызга 1 ел", – дип шатлыгы белән бүлеште Ринат Рахматуллин. Матур пар бит?😍

Акчарлак газетасы

18 Oct, 17:54


Саксофончы Артур Маузер белән яшь җырчы Лия Шәмсинаның кызлары туган😍
Сабыйга Айла дип исем кушканнар.
Котлыйбыз💐

Акчарлак газетасы

18 Oct, 16:11


Бүген, изге җомга көнендә, татар халкы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озатты.
29 яшендә үк Тукай премиясен алган олпат шәхесебезне соңгы юлга озатырга халык күп җыелды. Якыннарының кайгысын беренче булып Рәисебез Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев уртаклашты.

Зилә Сөнгатуллина ничәнче елларда hәм кайсы урамда Ринат Таҗетдинов белән яшәгән?
Ринат абый исән чагында нәрсәне "Минем өчен бу – иң зур исем", – дип әйткән?

Репортажны "Акчарлак"ның алдагы саннарыннан укыгыз.

Акчарлак газетасы

18 Oct, 08:06


СӘДАКА ИТЕП НӘРСӘ ТАРАТЫРГА?

– Сәдака итеп нәрсә таратырга? Акчамы, әллә көндәлектә кулланыла торган әйберләр өләшсәң яхшыракмы?
– Монысы да ихтыяҗдан чыгып билгеләнә. Кеше нәрсә өләшә ала һәм, гомумән, өләшә аламы әле ул аны, көче җитәме? Элек сабын, кулъяулык кебекләр зур, кыйммәтле әйбер булган, бөтен кеше дә сатып ала алмаган аны, шуңа күрә мәҗлесләрдә шуларны таратканнар. Сәдаканы бакыр белән бирмәгез, көмеш белән бирегез, дигән сүз булган элек. Көмеш инде ул кыйммәтле булсын дигән мәгънәдә. Ә бүген кулъяулык белән сабын – иң арзан әйберләр һәм шуны тараталар. Шуңа күрә бүген хәер, сәдака таратуның максаты, мәгънәсе югалды.
Сәдака өләшкәндә, замана таләпләренә дә карарга кирәк. Мәсәлән, син сәдака итеп 10 сум бирәсең. Ул акчага су да, икмәк тә алып булмый хәзер, шулай бит? Кеше бу акчага нәрсә алыр икән, дип уйларга кирәк. Менә шуннан чыгып өләшелә инде сәдака. Аның кешегә файдасы булырга тиеш.

Язма "Акчарлак"ның 16 октябрьдә чыккан 41 санында басылды.

2,232

subscribers

2,518

photos

792

videos