Tatnews Tatar @tatnewstatar Channel on Telegram

Tatnews Tatar

@tatnewstatar


Татарстан Республикасының беренче социаль ММЧ.

📰 Видеорепортажлар, әңгәмәләр һәм Татарстан яңалыклары

Безнең аккаунтлар:
💥 Барча яңалыклар рус телендә @ttrstnnws

🌊 Кама арты яңалыклары @kompleks_media

🛢️ Нефть башкаласы яңалыклары @media_neft

Tatnews Tatar (Tatar)

Бу канал Татарстан Республикасының беренче социаль медиа чатыр. Онда видеорепортажлар, әңгәмәләр һәм Татарстан яңалыклары тарихында һәр шикле яңалык белән карашы аласыз. Аларга яңалыкларны күрһәтүче аккаунтлар да бар: @ttrstnnws каналында барча яңалыклар рус телендә, @kompleks_media каналында Кама арты яңалыклары, вә @media_neft каналында нефть башкаласы яңалыклары булыр. Татарстан Республикасының яңалыкларын тексерү вә ихбарлары белән карашучы бу каналга катырсыз!

Tatnews Tatar

20 Feb, 08:23


Быел Казанда Зилант скульптурасын урнаштырачаклар.

Ул Казан Кремленнән ерак түгел Миславский урамындагы скверда пәйда булачак, дип хәбәр итте шәһәр мэры Илсур Метшин.

Аны ясау өчен Пермь скульпторы Әлфиз Сабировны җәлеп иткәннәр, аның эшләре Парижда, Нью-Йоркта, Лондонда, Токиода, Мәскәүдә һәм дөньяның башка шәһәрләрендә урнашкан.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

20 Feb, 07:33


Безгә кунакка Илнат Фархуллин килде һәм сөйгән яры Регина белән танышуы турында сөйләде.

Бу безнең зур интервьюның беренче өлеше — «TatNews Tatar» битен күзәтегез.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

19 Feb, 14:28


Ришат Төхвәтуллин улы тугач ничек үзгәрүе турында сөйләде.

Артист сүзләренчә, ул табигате белән һәрвакыт эгоист булган, әмма хәзер аның тормышының үзәгендә бала тора һәм ул аның өчен барысын да эшли.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

19 Feb, 09:15


🌟🌟🌟 Чулпан Йосыпова үзенең татуировкалары турында сөйләде.

Җырчы сүзләренчә, аның тәнендә елан сурәтләнгән.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

19 Feb, 07:09


🌟🌟🌟 «Ак Барс» һәм ТНВ татар телендә трансляцияләрне кире кайтара.

2024/25 сезоны ахырына кадәр барлык уеннар «ТНВ-Планета» халыкара телеканалында күрсәтеләчәк. Тәнәфестән соң татар телендә беренче уенны кичә 18 февральдә күрсәттеләр.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

18 Feb, 13:16


🌟🌟🌟 Рузил Миңнекаевның улы балалар бакчасында беренче көне ничек үткәне турында сөйләде 😄

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

18 Feb, 09:17


Хәрәкәтләрне өйрәнәбез, егетләр-кызлар 🕺

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

18 Feb, 06:29


🌟🌟🌟 Блогер Кирилл Малышев уңышлы блогның серен аңлаган кебек — бары тик татар музыкасын гына кулланырга кирәк һәм синең видеоң татарлардан миллион тапкыр карау һәм шәрехләр алачак.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

17 Feb, 13:03


2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуга бәйле рәвештә киләсе елда Казанда нинди чаралар узачагы билгеле булды.

Ачылу һәм ябылу тантаналары киләсе елның апрель һәм ноябрь айларына планлаштырылган. Презентациягә караганда, алар Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасында узачак.

Шулай ук планга кертелгән:

🔹 2026 елның апрелендә «Телләр күптөрлелеген саклау» форумы;

🔹 Май аенда «Россия — ислам дөньясы» XVI халыкара икътисадый форум;

🔹 Май аенда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы;

🔹 Июнь аенда мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы илләре министрлары форумы (ИСЕСКО) ;

🔹 Июль аенда «Тормыш стиле мәдәни код» Этно-Fashion халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале;

🔹 Сентябрьдә «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале;

🔹 Октябрьдә Халыкара ислам сәнгате фестивале;

🔹 Октябрьдә Халыкара каллиграфия күргәзмәсе.

Tatnews Tatar

17 Feb, 09:16


Эх, заманасы…

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

17 Feb, 07:35


Кичә Алия Төхвәтуллинаның Казанда сольный концерты булды — җырчы бу чыгышның никадәр авыр бирелүе турында сөйләде.

Алия сүзләренчә, ул сәхнәгә 39 температура белән чыккан. Аңа тавыш белән идарә итү авыр иде. Әмма җырчы концертны башыннан ахырына кадәр эшләп чыкты.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

17 Feb, 06:58


🌟🌟🌟 Кичә Данир Сабиров соңарып булса да, Бөгелмәдә концерт бирә алды.

Бинаны тикшергәннән соң артистларны һәм тамашачыларны мәдәният йортына керттеләр.

Әмма көтеп утырган вакытны кешеләр юкка әрәм итмәде — тамашачылар артист белән фото ясарга, аралашырга һәм хәтта җырларга да өлгерде.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

16 Feb, 15:37


Данир Сабировның Бөгелмәдә концерты өзелү куркынычы астында.

Җирле мәдәният йортына махсус хезмәтләр җыелды. Аларга бомба турында хәбәр килде.

Нечкәлекләре ачыклана.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

05 Feb, 12:06


Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее татар галиме, этнограф һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан ике яңа җәяүле маршрут тәкъдим итә.

2025 елның 30 гыйнварыннан «Иске татар бистәсе: Насыйри һәм Тукай» һәм «Каюм Насыйри тормышыннан бер ел. 1871» экскурсияләре үткәреләчәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Каюм Насыйри тормышыннан бер ел. 1871» җәяүле фәнни-тикшеренү экскурсиясе атаклы татар галиме, энциклопедист К.Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында фактлар белән танышырга, Иске татар бистәсенең биналары һәм урыннарын күрергә мөмкинлек бирә.

«Иске татар бистәсе: Насыйри һәм Тукай» экскурсиясе татар шагыйре Габдулла Тукай һәм мәгърифәтче-галим Каюм Насыйриның Казан чоры тормышын һәм эшчәнлеген яктыртуга багышлана. Бу ике бөек шәхес ХIХ гасыр ахыры — ХХ гасыр башында Казанның Иске татар бистәсендә яшиләр, иҗат итәләр. Аларның исемнәре Казанның ике урам атамасында мәңгеләштерелә, тормыш һәм иҗатларын чагылдырган музейлары да биредә ачыла.

Экскурсияләр барышында Г. Тукай һәм К. Насыйри музейлары белән танышырга, Иске татар бистәсендә алар исемен йөрткән урамнардагы тарихи истәлекле урыннар турында мәгълүмат алырга мөмкин.

Экскурсияләр татар һәм рус телләрендә уздырыла. Дәвамлылыгы — 2 сәгать.

Чыганак: ТИ

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

05 Feb, 08:38


Камилә Вәлиева допинг эше аркасында югалткан бер генә медален дә кире кайтара алмады.

Фигуристка 2022 елгы Европа чемпионаты алтыннан, Россия чемпионатларының алтын (2021), көмеш (2022) һәм бронза (2023) медальләреннән, Россия Гран-при финалының көмеш бүләгеннән (2023), шулай ук турнирның аерым этапларында бүләкләреннән мәхрүм калды.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

05 Feb, 07:39


🌟🌟🌟 Марат Яруллин үзенә нинди хатын теләве турында сөйләде.

Бу сорауга җырчы Уфада узган яшьләр форумында җавап бирде.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

04 Feb, 09:24


🌟🌟🌟 Сәхнәдә Мирзаяновлар гаиләсе: Зөлфирә, Алмаз һәм Алмазның әнисе Сария ханым.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

04 Feb, 08:46


Алинә Заһитова иреннәреннән филлерларны алуы турында әйтте.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

04 Feb, 08:04


🌟🌟🌟 Илсөя Бәдретдинова туган көнен билгеләп үтә.

Җырчыга 44 яшь тулды.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

04 Feb, 07:15


🌟🌟🌟 Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм кичә автомобиль узышлары буенча Россия Кубогының икенче этабында катнашудан төшеп калды.

Рөстәм сүзләренчә, бу пилотларның берсе гаебе белән килеп чыккан, әмма спорт хөкемдарларының карарларына каршы килә алмаган.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

03 Feb, 14:46


мы забиваем гол
они забивают гол

у нас есть Барсик
у них есть Салаватик

за нас болеют красивые девушки
за них болеют…

радостно

🌟 TatNews Tatar x Tan Mag

Tatnews Tatar

03 Feb, 12:26


🌟🌟🌟 Популярная в Татарстане своими неоднозначными тренингами и марафонами блогер Гузель Хуснутдинова снова оказалась в центре обсуждения.

Сегодня так называемся «женщина-огонь» поделилась в соцсетях видео, на котором ее ребенок ест землю с цветочного горшка. Мать не стала спешить умывать сына, а вместо этого достала телефон и сняла очередной контент.

Чистая земля, конечно, не нанесет вреда организму, но если в нее добавлены химические удобрения, то ребенку может грозить сильнейшее отравление.

🌟 Tatarstan News

Tatnews Tatar

03 Feb, 09:50


🌟🌟🌟 Фирдүс Тямаевның туган көненә бәрән бүләк иттеләр.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

03 Feb, 08:26


«Болгар кызлары» триосы җитәкчесе, продюсер, Халыкара конкурслар лауреаты, концертмейстер Айгөл Зәйнуллина никах укыткан.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

03 Feb, 07:22


Мөнир Рахмаев хатыны пластик операция кичергән.

Илсөяр Рахмаева үзенә күкрәк ясады. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә сөйләде.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

02 Feb, 10:12


🌟🌟🌟 Азат һәм Алсу Фазлыевларның улы Аяз үз партнершасы белән бергә бал биюләре буенча Татарстан чемпионы булды.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

02 Feb, 06:40


🌟🌟🌟 Сәйдә Мөхәммәтҗанова имиджын үзгәртеп карады.

Борчылмагыз, бу бары тик парик кына.

Ләкин Сәйдәгә килешә кебек. Сез ничек уйлыйсыз?

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

20 Jan, 17:23


Бу көннең төп вакыйгасы — Камал театрының яңа бинасы ачылуы. Сезнең өчен кечкенә генә экскурсия үткәрәбез.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

20 Jan, 11:52


Раязу Фасихову вручили государственную награду «Народный артист РТ».

Вручение прошло на церемонии открытия нового здания Театра Камала

🌷Иптәшләр Татарлар

Tatnews Tatar

20 Jan, 07:24


Сегодня первый президент Татарстана, ныне Государственный советник республики, Минтимер Шарипович Шаймиев празднует свой 88-ой день рождения.

Туган көнегез белән, Минтимер Шарипович!

🌟 Tatarstan News

Tatnews Tatar

19 Jan, 11:18


Камал театрының яңа бинасында беренче спектакльләр март аенда узачак.

Бәлки, бу вакыйга 27 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья Театр көненә туры китерелер.

Исегезгә төшерәбез, театрны ачу тантанасы иртәгә узачак.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

19 Jan, 06:51


Безнең уйнатуыбыз турында исегезгә төшерәбез.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

18 Jan, 11:27


🌟🌟🌟 Раиль Нургалиев спорт карьерасын тәмамлады — ул официаль ярышларда башка көрәшмәячәк.

Көрәш буенча Татарстан чемпионатында батырны басып, алкышларга күмеп озаттылар. Ул 115 кг авырлыкта чемпион калды.

Алда Раиль тренерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнәчәген әйтте.

Чыганак: Интертат

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

18 Jan, 09:42


🌟🌟🌟 Рамил Шәрәпов сәламәтлек серләре белән уртаклаша.

Артист иммунитетны күтәрү өчен урамга чыгып үзенә ике чиләк салкын су коя.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

18 Jan, 07:27


🌟🌟🌟 Җырчы Илсаф Мәккәдә хаҗ кыла.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

18 Jan, 06:15


🌟🌟🌟 Зәринә Хәсәншина һәм Илдус Садыйков дуэт җырының бер өзеген күрсәттеләр.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

17 Jan, 15:09


Альпаки, ламы, козы и кролики — это обитатели нового «Парка альпак», который открылся в Казани. Рассказываем, где это находится и чем там можно заняться.

🌟 Смотреть в ВК

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

17 Jan, 13:23


🌟🌟🌟 Марат Яруллин сөйгәненә тәкъдим ясады.

UPD: Кызлар, сулыш алыгыз. Бу концерт сценариеның бер өлеше булып чыкты 🤭

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

17 Jan, 12:33


🌟🌟🌟 «Ак Барс» ның яңа уйнаучысы Эрик О’Делл гаиләсе белән Казан буйлап йөри.

Казаныбыз матур!😍

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

17 Jan, 11:46


🌟🌟🌟 Стендап-комик Салават Абитов татар гаиләсенә рус килене алып кайту турында сөйли.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

17 Jan, 10:09


Суд товар билгесе буенча хокуклар бозылу аркасында Шүрәле сыннарын юк итәргә карар иткән.

Бу хакта суд эшләре картотекасына сылтама белән «Коммерсант» басмасы хәбәр итә.

«Шүрәле» товар билгесенә хокукларны рәсмиләштергән компания Шүрәле сыннарын ясап саткан оешманы судка биргән һәм аның шикаяте өлешчә канәгатьләнлерелгән.

Татарстан арбитраж суды Шүрәле сыннары ясаган оешмага 20 мең сум штраф салган һәм дәүләт пошлинасы өчен чыгымнаны түләүне дә йөкләгән. Шулай ук эш буенча бөтен дәлилләрне юк итәргә кушкан, дип яза басма.

Әлеге товар билгеләренең иясе булган компания җитәкчесе Искәндәр Асянов «Ъ Волга-Урал» басмасына ачыклык керткәнчә, «Шүрәле» дип язылган сыннар гына юк ителәчәк. Язылмаганнарына претензияләр юк.

Әлеге компания «Әкият» курчак театрына «Су анасы» спектаклен күрсәткән өчен дәгъва белдергән иде.

Чыганак: ТИ

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

04 Jan, 12:41


🌟🌟🌟 Зөфәр Билалов белән Зәйнәп Фәрхетдинова да каникулларда вакытларын әрәм итмиләр — артистлар өйләрендә ремонт ясыйлар.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

04 Jan, 11:32


🌟🌟🌟 Илдус Садыйковның ихтыяр көченә сокланабыз һәм салатлар ашауны дәвам итәбез 😅

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

04 Jan, 09:36


🌟🌟🌟 Сезнең бу яңа ел каникулларында ниләр эшләгәнегезне белмибез, ә менә татар эстрадасы артистлары театрларга йөри.

Кичә күп кенә артистлар Камал театрында Әлфия Авзаловага багышланган спектакльдә булдылар.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

04 Jan, 08:43


🌟🌟🌟 Яңа ел узды — тиздән Сабантуйлар башлана😄

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

03 Jan, 17:25


🌟🌟🌟 Илнат Фәрхуллин белән Регина Гәрәеваның никахлары үтте.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

03 Jan, 13:26


🌟🌟🌟 Рузил Миңнекаев Рәфис Кәлимуллин клибында төшкән.

Роликны җырчының февральдәге концертында күрсәтәчәкләр.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

03 Jan, 08:57


Җырчы Салават Миңнеханов язучы булган.

Социаль челтәрләрдә ул балалар өчен әкият язганлыгын һәм тиздән аны барысына да күрсәтәчәген сөйләде.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

03 Jan, 07:49


Какие мужские танцы сводят девушек с ума на самом деле.

🙃Подписаться на канал
🙃Прислать новость

Tatnews Tatar

03 Jan, 07:03


Айдар Галимовның кызы Айгизә татар җырчысы булырга теләмәвен белдерде.

Артист кызның репертуарында татар җырлары бар, ул кайчак әтисенең концертларында чыгыш ясарга да әзер. Әмма ул рус тыңлаучылары арасында популярлык яуларга ниятли.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

02 Jan, 13:48


🌟🌟🌟 Мондый татар кызын күрдегезме?

🎥: Ngambo Kayawe

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

02 Jan, 10:05


🌟🌟🌟 Татарларда гади чәй эчү шулай үтә.

🎥:
Дилә Нигъмәтуллина

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

02 Jan, 08:35


Мин бу көйне өч нотадан таныйм 😎

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

01 Jan, 13:52


🌟🌟🌟 Ләйсән Үтәшева, чын татар хуҗабикәсе кебек, Яңа ел өстәле өчен манты әзерләгән.

Ә сезнең өстәлдә нәрсәләр бар иде?

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

01 Jan, 12:21


🌟🌟🌟 Блогер Рөстәм Нәбиев өченче тапкыр әти булачак.

Яңа ел төнендә алар хатыны белән социаль челтәрләрдә шатлыклы яңалык белән бүлештеләр.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

01 Jan, 11:09


Татар эстрадасы артистлары Яңа елны ничек каршы алганнарын карыйбыз.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

26 Dec, 17:11


Бүген Түбән Кама районының Колмакчы авылында капиталь ремонттан соң мәчет ачу тантанасы булды.

1993 елгы мәчеттә намаз залы яңартылган, имам өчен бүлмә, уку сыйныфлары һәм тәһарәтханә җиһазландырылган.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

26 Dec, 15:17


🌟🌟🌟 Гүзәл Уразованың кечкенә кызы Ариана балалар бакчасында чыршы бәйрәмендә чыгыш ясый.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

26 Dec, 12:40


🌟🌟🌟 Карагыз әле кем бүген бездә кунакта булды!

Ринат Рахматуллин «TatNews Tatar» өчен интервью бирде.

Тиздән. Безнең социаль челтәрләрне күзәтегез.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

26 Dec, 11:56


Серпуховта ике егет Молотов коктейльләре белән мәчеткә ут төртергә маташкан.

Җинаятьчеләр яна торган эчемлек тутырылган шешәне ташлыйлар, әмма ут кабынмый. Урынга килгән полиция стенада корым эзләрен генә тапкан.

Хәзер яшьләрне хокук саклаучылар эзли. Видеокүзәтү камерасындагы кадрларга караганда, җинаятьчеләр вокзал ягына качкан.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

26 Dec, 10:05


🌟🌟🌟 Алия Төхвәтуллина Хәния Фәрхинең «Кышкы чия» җырын башкарды.

Бу инде Хәния Фәрхинең яшь җырчы репертуарындагы икенче җыры.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

25 Dec, 17:53


Яшел Үзән районы башлыгы Wildberries җитәкчесе Татьяна Кимга татар токымлы ат бүләк иткән.

Бу хакта Татьяна Ким үзенең телеграмма-каналында сөйләде.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

25 Dec, 14:38


Әгәр яңа ел каникулларында нәрсә белән шөгыльләнергә белмисез икән — спектакльгә барырга мөмкин.

Тинчурин театры яңа ел каникулларында булачак спектакльләр афишасы белән уртаклашты.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

25 Dec, 13:25


🌟🌟🌟 Бүген Казанда Республика чыршы бәйрәме узды.

Тамашада төп рольләрнең берсен җырчы Лэйна башкарды.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

25 Dec, 12:45


Казанда җәмигъ мәчетен 2025 елда төзи башларга телиләр.

Объектны Идел буендагы Адмиралтейство бистәсендә төзергә планлаштыралар.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

08 Dec, 17:20


Түбән Кама районының Колмакчы авылында каз өмәсен билгеләп үттеләр.

📸: Мой Нижнекамск

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

08 Dec, 12:17


Гүзәл Уразованың язылучылары Оксана Самойловадан плагиатта шикләнәләр.

Бүген блогер татар җырчысының сәхнә киеменә бик охшаган яңа күлмәген күрсәтте.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

08 Dec, 10:16


Түбән Кама балалар район хастаханәсендә намаз бүлмәсе ачылды.

Әлеге чарада Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов, баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары Наил Фәйзрахманов, кунаклар һәм пациентлар катнашты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Салих хәзрәт ассызыклаганча, намаз бүлмәсендә балалары белән хастаханәдә ятучы ата-аналарга да, медицина персоналына да уңайлы шартлар тудырылган. Келәм җәелгән, тәһарәтханәсе булган бүлмә дәвалау корпусының 1нче катында урнашкан.

Чыганак: ТИ

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

08 Dec, 07:15


🌟🌟🌟 Бәлеш турында сүз барганда без барыбыз да бераз Рузил Миңнекаев 🤭

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

07 Dec, 10:10


РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин күрсәтмәсе белән аның урынбасары Рушан Әббәсов Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага «Әл-Фәхр» Мактау орденын тапшырды.

Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия мөселманнарының югары бүләге җырчыга «татар милли җыр сәнгатен саклау һәм үстерүгә зур шәхси өлеш керткән өчен» тапшырылды.

Бүләкләү тантанасы 1 декабрьдә җырчының Дәүләт Кремль сараенда узган юбилей концертында булды.

Чыганак: ТИ

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

07 Dec, 07:01


Кичәге концерт мизгелләре 🤍

Сәйдә Мөхәммәтҗанова – Нигә таңнар бик тиз ата икән

🌷Иптәшләр Татарлар

Tatnews Tatar

06 Dec, 11:46


🌟🌟🌟 Интернет челтәрендә Әлмәттә төшерелгән «Елки-11» фильмы трейлеры пәйда булды.

Кинотеатрларда фильмны 19 декабрьдән күрсәтә башлаячаклар.

Төп рольдә Рузил Минекаев һәм төрек актеры Бурак Озчивит төште.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

06 Dec, 07:55


🌟🌟🌟 Җырчы Марат Яруллин Башкортстанда гастрольләр вакытында мәдәният йортларының берсендә реквизитны ваткан һәм хәзер зыянны каплаудан баш тарта.

Репетиция вакытында артист урындыкка утырган, урындык ватылган. Ачыкланганча, бу җиһаз гына түгел, ә яшь актерлар бергәләп, җыелып сатып алган балалар театр студиясе реквизиты булган. Түгәрәк җитәкчесе Марат белән элемтәгә чыгарга тырышып караган, ләкин ул аңа җавап бирмәгән.

Интернет-басмаларның берсе артист белән элемтәгә керә алган — Яруллин журналистларга урындыкның болай да ватык булганын, ә үзенең мәдәният йортын судка бирә алуын әйткән, чөнки үзе чак кына зыян күрмәгән.

🎥: Mash Batash

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

04 Dec, 15:55


🌟🌟🌟 Руслан Кираметдинов «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

04 Dec, 15:20


Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында татар мәгърифәтчесе, галим һәм язучы Каюм Насыйри туган һәм яшәгән йортны торгызырга ниятлиләр.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Тарихи-мәдәни экспертизаның уңай нәтиҗәсен бастырды.

Хәзер бу урында Насыйри хөрмәтенә аталган архитектура-этнография комплексы урнашкан. Реставрация барышында диварларның һәм цокольнең зарарланган тышын алыштырачаклар, җимерелгән элементларны һәм югалган детальләрне торгызачаклар. Шулай ук түбәне ныгыту һәм аның өслеген яңарту планлаштырыла. Эчке яктан инженерлык челтәрләрен яңартачаклар һәм тарихи-мәдәни элементларны реставрацияләячәкләр.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

04 Dec, 14:26


Бу сезгә бабайдан үзеңне ничек яратырга кирәклеге турында кыска курс 😉

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

04 Dec, 10:45


🌟🌟🌟 Мариин театры балеринасы Татарстанның атказанган артисты Ильмира Баһаутдинова Мурманск өлкәсендәге Кече Вудъяр күлендә боз өстендә «Лебединое озеро» балетының фрагментын биеде.

2021 елда балерина Фин култыгында да аккош биюен башкарган иде.

Чыганак: Сөембикә журналы

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

03 Dec, 15:32


Шәхси компания татар әкиятләрендәге Алтынчәч һәм Убырлы Карчык персонажларын патентларга ниятли.

«Шүрәле», «Су Анасы», «Камыр Батыр» товар билгеләрен һәм татар фольклорының башка геройларын теркәгән «Милли уенчыклар» ҖЧҖ «Алтынчәч» һәм «Убырлы Карчык»ны теркәүгә гариза биргән.

Шулай ук «Милли уенчыклар» директоры «Татар егете», «Татар кызы» һәм «Татар әкияте йорты» товар билгеләрен теркәү планнары турында да әйтте.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

03 Dec, 13:37


🌟🌟🌟 Данир Сабировның хәтта эте дә татарча аңлый.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

03 Dec, 12:40


Казанда татар аш-суы рецептлары белән открыткалар җыентыгын тәкъдим иттеләр.

Әлеге открыткалар җыентыгы — узган елгы Сабантуйда ук башлап җибәрелгән эшнең нәтиҗәсе. Ул вакытта рецептлар җыю игълан ителде. Электрон һәм кәгазь формада 200гә якын гариза кабул ителде, шулар арасыннан 123 рецепт сайлап алынды. Нәтиҗәдә җыентыкка 54 рецепт керде: гөбәдия, ит бәлеше, ат итеннән колбаса, өлеш, өчпочмак һәм башка милли ризыкларның вариантлары.

Җыентык өчен иллюстрацияләр һәм фотографияләрне Н. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы каршындагы Креатив индустрияләр мәктәбе студентлары әзерләгән. Фоторәсемнәр ясау өчен ризыкларны В. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты студентлары пешергән.

Рус һәм татар телләрендәге басмадан тыш җыентык инглиз һәм гарәп телләрендә дә җитештерелгән.

Чыганак: ТИ

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

03 Dec, 08:38


Нигмедзяновой Зульфие Гумеровне – президенту «Фонда сохранения и развития творчества певицы Альфии Авзаловой» – присвоено звание Заслуженный деятель искусств РТ

🌷Иптәшләр Татарлар

Tatnews Tatar

03 Dec, 07:32


ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, меценат, алтын приискалар хуҗасы булган Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) исемендәге премия тапшырылды.

Премия ияләрен Казан кооператив институтында V Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн фестивалендә бүләкләделәр.

Быел Дәрдемәнд премиясенә Татарстан Республикасы Әлки районы Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Камилә Мусина, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Әмир Габдрахманов лаек булган. Аларга Мәскәү шәһәренең тарихи урыннарына сәяхәт кылу өчен сертификат тапшырылган.

Чыганак: ТИ

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

02 Dec, 13:50


Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 15 декабрьдә «Кайтаваз. Әлфия Авзалова» концерты була.

Чара күренекле совет һәм Россия җырчысы Әлфия Авзалова мирасына һәм «Калеб»берләшмәсенең яшь авторларына багышланачак. Бу хакта легендар җырчының кызы һәм аның исемендәге фонд җитәкчесе Зөлфия Авзалова хәбәр итте.

Концертта Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Алинә Шәрипҗанова, Эльза Исламова, Илгиз Шәйхразиев һәм башкалар чыгыш ясаячак. Музыканы дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры башкарачак.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

02 Dec, 09:26


Безнең аффирмацияләрнең икенче өлеше 😇

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

02 Dec, 06:57


🌟🌟🌟 Ильмира Нәгыймова үз-үзен үзгәртүе турында сөйләде.

Җырчы сүзләренчә, ул пластик операцияләр ясамаган. Ул бары тик иреннәрен зурайтты, керфекләрен ясатты һәм кашларын буяды.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

30 Nov, 14:48


Дәүләт Думасында өйдә «чүплек» оештыручыларның фатирларын тартып алырга тәкъдим иттеләр.

Депутат Сергей Колунов антисанитариягә эләгүче шартлар исемлеген киңәйтергә һәм штрафларны арттырырга тәкъдим итә. Әгәр штраф санкцияләре эшләмәсә, торак мәйданын мәҗбүри тартып алырга.

Ул билгеләп үткәнчә, мәсьәлә шактый җитди. Әмма мондый милекчеләргә Административ хокук бозулар кодексында антисанитария өчен 500-1000 сумлык «көлке штрафлар» белән бер генә маддә бар. Колунов аның буенча сирәк җәлеп итәләр, ә күршеләр мондый шартларда еллар буе яшәргә мәҗбүр, дип өстәде.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

29 Nov, 21:01


Сәид Галиуллин «Голос. Дети»проектында икенче урынны алды.

Җиңүчедән Казан җырчысын берничә процент тавыш аерган.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

29 Nov, 20:04


Помогли выйти в финал, поможем и победить!

Прямо сейчас в эфире Первого канала поддержим Саида Галиуллина в финале  одиннадцатого сезона вокального детского шоу «Голос.Дети»!

Алга, Саид! Син булдырасың! 👍 Без бергә!

Tatnews Tatar

20 Nov, 17:45


Безнең студиядә җырчы Дилә Нигъмәтуллина хайп, заманча татар музыкасы һәм эстрададагы үзгәрешләр турындагы сорауларга җавап бирә.

🌟 Смотреть на YouTube

🌟 Смотреть в ВК

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

20 Nov, 13:10


🌟🌟🌟 Марат Яруллин Зәйнәп Фәрхетдинова белән дуэтта җырлады.

Алар барысына да таныш «Әче-әче диләр» җырын башкардылар.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

19 Nov, 14:20


Шамил Шәяхмәтов Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле итеп билгеләнде.

Бу вазифага аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләде.

Указ нигезендә, Шәяхмәтов өч ел дәвамында Төньяк башкалада Татарстан мәнфәгатьләрен яклаячак.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

19 Nov, 12:45


🌟🌟🌟 Безнең коллегаларыбыз, Фәһем технологияләре кулланып, шагыйрь Габделҗәббар Кандалыйга үзе язган «Сәхипҗамал» шигырен укыттылар.

🎥: Интертат

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

19 Nov, 07:56


Ниһаять, бу көн килеп җитте: сез күптән көткән подкаст чыкты!

👓 Театр серләре. Цензурасыз

Татар театрлары артистлары студиягә килеп миңа сез белмәгән һәм белергә теләгән серләрне сөйләп бирделәр

▶️Тулысынча Иптәшләр YouTube каналында карагыз
▶️Тулысынча Иптәшләр ВКонтакте төркемендә карагыз

Кунакта:
📌Булат Гатауллин
📌Ришат Әхмәдуллин
📌Артём Пискунов

🌷Иптәшләр Татарлар

Tatnews Tatar

19 Nov, 06:15


Түбән Кама балалар бакчасында «Сөлгеләр фестивале» узды.

Балалар милли киемнәр киеп, татар халык уеннарында катнаштылар.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

18 Nov, 14:10


🌟🌟🌟 Илсөя Бәдретдинова Кар кызы образында.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

18 Nov, 12:15


Кабан күле — Казанның йорәге ❤️

Укый Фәнис Җиһанша.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

18 Nov, 08:04


🌟🌟🌟 Сәйдә Мөхәммәтҗанова популяр булган «Клон» сериалыннан җыр башкара.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

17 Nov, 10:27


ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2025 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү вакытын раслады.

Ураза бәйрәмен мөселманнар 30 мартта, ә Корбан бәйрәмен 6 июньдә билгеләп үтәчәкләр.

1 мартта Рамазан ае башлана.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

14 Nov, 14:50


Россия ислам институтында ислам уку йортлары студентлары арасында БРИКС илләре катнашында ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XVII Халыкара олимпиада оештырылды.

Олимпиадада Россиянең әйдәп баручы ислам югары уку йортлары студентлары, шулай ук Азәрбайҗан, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән килгән студентлар көч сынашты. Быел шулай ук беренче мәртәбә BRICS илләре әгъзалары һәм партнерлары: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Һиндстан, Төркия, Индонезия вәкилләре катнашты.

Олимпиада түбәндәге номинацияләр буенча узды: ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе); ислам хокукы (шәфигый мәзһәбе); дин нигезләре; гарәп теле. Олимпиада барлык номинацияләр буенча да тест рәвешендә язмача үткәрелде. Моннан тыш, гарәп теле конкурсында катнашучылар гарәп теле буенча сөйләм күнекмәләрен дә күрсәтергә тиеш иде.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

14 Nov, 08:35


🌟🌟🌟 Зөлфирә Шәйдуллинаның тере тавышка җырлавын тыңлыйбыз.

Кичә ул Алмаз Мирзаянов белән бергә радиода яңа тапшыруда катнашты.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

14 Nov, 07:44


Иртәгә без Дубай шоколадының уйнатылуына йомгак ясаячакбыз. Бүген сезнең катнашырга өлгерү өчен соңгы мөмкинлегегез бар.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

13 Nov, 13:25


🌟🌟🌟 Ренат Ибраһимовның улы Солтан Ибраһимов Андрей Малахов программасында әтисенең «Безнең шәһәр» җырын башкара.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

13 Nov, 12:20


🌟🌟🌟 Казанда билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында чак кына массакүләм сугыш чыкмаган.

Үзбәкстан спортчысына Казахстан судьясының карары ошамаган һәм ул аның йөзенә билбау ыргыткан. Җанатарлар келәмгә йөгереп чыккан — конфликт башланган. Кайбер ир-атларны, сугыша башламасыннар өчен, көч белән тотып торырга туры килгән.

Оештыручылар барысын да тынычландыра алган. Судьяның йөзенә билбау ыргыткан көрәшчегә халыкара ярышлардан 3 елга читләштерелү яный. Карарны бүген Федерация утырышында кабул итәчәкләр.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

13 Nov, 11:35


Әтнә театры Казахстанның Чимкент шәһәрендә узган Үзәк Азия халыкара театр фестиваленнән җиңү белән кайта.

Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә җиңү яулады.

Театр Казахстанга Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Кар астында кайнар чишмә»  спектаклен алып барган иде.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

13 Nov, 09:15


Ә сезгә нәрсә ярдәм итә?😊

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

13 Nov, 08:35


🌟🌟🌟 Кичә Казанда татар артистлары Яңа ел тапшыруын төшерүдә катнашты.

Оештыручылар артистлар өчен берничә конкурс әзерләгән. Җырчыларны, җырны башкарганда, ток белән суктырганнар, һәм кулларын күсе һәм еланнар тутырылган тартмаларга тыгарга мәҗбүр иткәннәр.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

12 Nov, 12:50


🌟🌟🌟 «Бу әшәкелек»: Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдиновның үзе артыннан концертлар куюына ачулана.

Җырчы сүзләренчә, элеккеге ире шул ук шәһәрләр буйлап йөри һәм аннан соң икенче көнне чыгыш ясый. Эстрадада мондый хәлне әшәкелек дип атыйлар, дип белдерде артистка.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

12 Nov, 08:30


Бу көннәрдә Казанда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты уза.

Кичә ирекле стильдә көрәшеп, Татарстан көрәшчеләре 4 медаль яулады.

Авыр үлчәүдә Радик Сәлахов белән Динә Гыйззәтуллина — алтын, Илфат Миңнегалиев белән Тимур Латыйпов бронза медальләр яуладылар.

Чыганак: Татарча спорт

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

12 Nov, 07:56


Ришат Тухватуллин Азнакай концертында «Тиңләдем» җырын сәхнәгә менгән кечкенә кыз белән җырлады

П.С.: Ришатның яңа бөдрә прическасын күрдегезме әле?

🌷Иптәшләр Татарлар

Tatnews Tatar

11 Nov, 15:20


Казаннан 12 яшьлек Сәид Галиуллин «Тавыш. Балалар» шоуының финалына чыга алмаган, ләкин аның анда эләгү мөмкинлеге бар әле.

«Песня на вылет» этабыннан соң аның остазы JONY, алга таба проектта катнашу өчен, Сәидне сайламаган. Әмма бу җомгада өстәмә этап узачак, анда тагын өч финалга үтүчене тамашачылар сайлый алачак.

Сәид Галиуллинны 15 ноябрьдә 21:45 сәгатьтә «Беренче канал»ның туры эфирында сайларга мөмкин булачак.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

11 Nov, 12:50


🌟🌟🌟 Гөлназ Асаеваның кызы Динә гимнастика буенча ярышларда 3 урынны яулады.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

03 Nov, 09:01


Рустам Минниханов выступил на церемонии открытия 19-й Ежегодной конференции по исламскому банкингу и финансам в Манаме.

Раис РТ подчеркнул, что Татарстан вносит свой вклад в развитие связей России с Организацией исламского сотрудничества.

Tatnews Tatar

03 Nov, 08:00


Татарстанның кайбер районнарында буран көтелә.

Якшәмбе, 3 ноябрьдә, Татарстанда көчле җил, кар, юлларда урыны белән бозлавык көтелә һәм -3 градуска кадәр суыта.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, җил секундына 9-14 метр тизлек белән көнбатыштан исә, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәя. Һава температурасы көндез максимум +1 градуска кадәр күтәрелә, шулай ук -3 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы буран булу ихтимал.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

01 Nov, 14:10


🌟🌟🌟 Кичә заманча сәнгать галереясендә «Текст киңлеге»проектын тәкъдир итү булды.

Ул Россия Театр эшлеклеләре берлеге белән берлектә Казан документалистика продюсерлык үзәге тарафыннан гамәлгә ашырылды. Проект ике видеоарттан тора, аларның берсендә татар театры актерларының портретлары тупланган, ә икенчесе Марсель Сәлимҗановка багышланган.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

01 Nov, 13:15


В Казани выпал первый снег! ❄️

Однако радоваться начнем чуть позже — Гидрометцентр предупреждает о резком ухудшении погоды в ближайшие дни.

В республике ожидаются сильные осадки мокрого снега, шторм и гололедица. Кроме того, водителей призывают воздержаться от дальних поездок из-за ухудшения видимости на дорогах.

Непогоду лучше переждать дома в кругу родных и близких. Сак булыгыз, дуслар.

🌟 Tatarstan News

Tatnews Tatar

01 Nov, 12:20


Дуслар, бу көзнең иң татлы уенын исегезгә төшерәбез! 🍫

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

01 Nov, 11:47


🌟🌟🌟 «Татарча диктант» акциясендә Фирдүс Тямаев та катнаша.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

01 Nov, 10:15


8-10 ноябрьдә тугызынчы тапкыр «Татарча диктант» Бөтендөнья акциясе узачак.

Казанда диктант язу өчен төп мәйданчык — Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты, анда 300гә якын урын булачак.

Катнашучыларга текстның өч дәрәҗәсе тәкъдим ителә: катлаулы (Татарстан һәм Башкортостан өчен), уртача (Россия төбәкләре өчен) һәм җиңел (чит илләр өчен).

🔹 Катлаулы дәрәҗә: Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек;

🔹 Урта дәрәҗә: Гомәр Бәширнең «Туган ягым-яшел бишек» повестеннан өзек;

🔹 Җиңел дәрәҗә: Мирсәй Әмирнең «Агыйдел» повестеннан өзек.

Үз белемнәрен теләгән һәркем тикшерә ала. Теркәлү, язу урыннарын оештыру һәм онлайн-диктант турында тулы мәгълүматны diktant.tatar сайтында табарга мөмкин.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

01 Nov, 08:45


Гөлназ Батталова гаиләсе белән Хэллоуин бәйрәмен билгеләп үтте.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

31 Oct, 12:45


🌟🌟🌟 «Ак Барс» составына баш тренер Әнвәр Гатиятулинның улы кергән.

Казан хоккей клубы 18 яшьлек һөҗүмче Артемий Гатиятулин белән ике яклы контракт төзегән.

Элегрәк егет Чиләбенең «Ак аюлары» — «Трактор» яшьләр командасы өчен чыгыш ясаган иде, аның элеккеге остазы шулай ук аның әтисе булган.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

31 Oct, 07:24


🌟🌟🌟 «Фактор-2» төркеме солисты Владимир Панченко татар телендә җырлый башлаган.

Ул җырчы Динара Рәхимова белән дуэт әзерли. Җыр иртәгә, 1 ноябрьдә чыгачак.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

30 Oct, 17:30


Интернет челтәрендә Илһам Шакиров белән Ришат Төхвәтуллинны чагыштыралар.

Кайбер кулланучылар артистлар охшаш дип саный.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

25 Oct, 08:40


Ул, ичмасам, чәчен тарады🥹

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

24 Oct, 15:19


Татарстанда иң матур истәлекле урыннар инде 😌

Tatnews Tatar х Таң 🖤💙

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

24 Oct, 13:45


Эрдоганның хатыны Иске Татар бистәсендәге «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булды.

Әминә Эрдоган өчен экскурсияне Татарстан мөфтие үзе үткәрде.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

24 Oct, 09:21


Тәмамлыйбыз! 👍 #БРИКС #BRICS2024

Tatnews Tatar

24 Oct, 08:58


👩: завтра пойдём знакомиться к моей әбике. Только не делай ничего странного.

👨: конечно! Я смогу произвести впечатление.

Также я, когда перенервничал:

Сделали с Tatnews и нейросеткой жизу 💔

Tatnews Tatar

23 Oct, 10:25


🌟🌟🌟 Сегодня в гостях у Tatarstan News бывший член парламента Великобритании, известный политический деятель, журналист и писатель Джордж Галлоуэй.

Подписывайтесь на наши социальные сети и ждите анонса интервью!

🌟 Tatarstan News

Tatnews Tatar

22 Oct, 18:35


Успешное начало саммита БРИКС в Казани не дает покоя врагам государства.

Нам в предложку написал данный персонаж якобы от лица УФСБ Татарстана с требованием разместить посты, дискредитирующие правительство республики. Владелец аккаунта неоднократно угрожал «различными мерами» и «последствиями», но, несмотря на этот бред, одно известно точно — недоброжелателям не удастся испортить имидж республики в столь важное событие.

Администрация «НеКазани» в очередной раз напоминает, что подобным шутникам подготовлена отдельная койка в местах не столь отдаленных. Деятельность таких лиц и групп, готовых нанести урон стране, будет всячески пресекаться правоохранителями.

🚀 Подпишись | НеКазань
📝 Поделиться материалом

Tatnews Tatar

22 Oct, 13:05


Алсу улы белән төшкән сирәк фотоларның берсе белән уртаклашты.

Рафаэль беренче тапкыр әнисенең концертында булган.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

22 Oct, 12:24


Строительные работы внутри нового театра Камала почти завершены

Сейчас в театре проводят генеральную уборку — там готовятся к приему делегатов из стран БРИКС. По сообщениям в СМИ, закрытое мероприятие пройдет там уже завтра.

Фото: Еду в Татарстан

@bykazan

Tatnews Tatar

20 Oct, 06:05


Дуслар, разыгрываем 2 билета на концерт певца татарской эстрады Альберта Валиуллина в Челнах!

Обязательным условием является подписка на наш телеграм-канал. Результаты конкурса объявим 22 октября в 19:00.

Само мероприятие состоится 23 числа в концертном зале имени Сары Садыковой.

Подписывайтесь на Комплекс

Tatnews Tatar

18 Oct, 12:25


Сезне Казанның гадәти ишегалларының берсендә урнашкан уникаль мәчет белән таныштырабыз.

🌟 Смотреть на YouTube

🌟 Смотреть в ВК

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

18 Oct, 12:04


Фотографии нового здания Театра Камала изнутри. Ждём открытия!

📸SSC

🌷Иптәшләр Татарлар

Tatnews Tatar

18 Oct, 10:57


🌟🌟🌟 Сәмәркандтагы (Үзбәкстан) шәһәр көнендә татар-башкорт мәдәни үзәге вәкилләре күргәзмә оештырды.

Бәйрәм кунакларын татар кош теле белән сыйладылар, шулай ук Татарстан белән таныштырдылар.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

18 Oct, 07:35


🌟🌟🌟 Зөлфирә Мирзаянова хатын-кызлар турында шигырь сөйли.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

17 Oct, 14:10


Казанда БРИКС саммитының мәдәни программасы кысаларында «Татаркино» казанлылар һәм шәхәр кунаклары өчен «Мир» кинотеатрында милли фильмнар күрсәтә.

Программада «823-й километр» (режиссерлар — Ирек Хафизов, Әмир Галиәскаров), «Тарлан» (режиссер Юлия Захарова) нәфис фильмнары, «Ибн-Фадлан» (режиссер Айназ Мөхәммәтҗанов) документаль-нәфис фильмнары бар.

Тамашачыны шулай ук, режиссёр Григорий Нахапетов белән иҗади очрашу көтә. Режиссёр Чыңгыз Айтматовка багышланган «Диалог с планетой» фильмын тәкъдим итә.

Барлык кинокүрсәтүләргә керү ирекле, сеанслар көн саен 21-24 октябрьдә 18:00 сәгатьтә узачак.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

17 Oct, 09:20


🌟🌟🌟 Ильвина белән Филүс Каһиров дуэт әзерлиләр.

🌟 TatNews Tatar

Tatnews Tatar

17 Oct, 07:40


Быел Татарстан Язучылар берлеге инициативасы белән оештырылучы татар телендәге әсәрләргә ябык әдәби конкурс игълан ителмәячәк.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла моны әлегә финанслар булмау белән аңлатты.

Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә уздырыла иде.

Быел әдәби әсәрләргә стимул башка форматта булачак. Язучыларга төрле чорларда яшәгән татар каһарманнары турында язарга заказлар биреләчәк.

Чыганак: ТИ

🌟 TatNews Tatar