Махсус хәрби операция яугире: "Читтә кала алмадым"
Сибайда хаклы рәвештә - герой, дип аталырга мөмкин кеше яши. Павел Николаевич, яки аны дуслары һәм иптәшләре ничек атыйлар - "Большой", үзенең 20 яшендә батырлык һәм чын тәвәккәллек символына әверелде. Магнитогорскта туып, ул Сибайга укырга килә, ә аннары, бу шәһәрне үз итеп монда яшәргә кала.
Мәктәптән соң Павел төзелеш эшләре остасы һөнәрен сайлый һәм, диплом алгач, шунда ук эшкә тотына. Тырышып эшли ул, әмма тыныч көндәлек тормыш аның өчен чик түгел иде. Батырлыкларга эчке чакыру һәрвакыт Павелның күңелендә булган. Вакыты җиткәч, ул Волгоград өлкәсенең Камышин шәһәренә ашыгыч хезмәткә китте. Нәкъ шунда ул сынауларга әзер солдат буларак чыныгу ала.
Павел тормышында төп карарны бераз соңрак кабул итә. Хәрби хезмәттәге күп кенә иптәшләренең фронтка китүләрен күзәтеп, ул да Ватанга ярдәм итәргә тиешлеген аңлый. Агымдагы елның 24 февралендә ул контрактка кул куйды һәм 128нче штурм бригадасына кушылды.
- Илеңне, туганнарыңны якларга кирәклеген белгәч, читтә кала алмыйсың, - дип сөйли Павел, һәм аның тавышында хәтта иң авыр минутларда да алга алып баручы тәвәккәллек яңгырый. Аның белән янәшә Башкортстан егетләре дә тынычлык һәм иминлек өчен көрәшә.
Павел әйтүенчә, бердәмлектә, бурычка тугрылыкта ул көч тоя.
Штурмнарның берсендә ул җитди яралана - янбашы, кабыргалары, иңбашы сынган. Шулай да, Башкортстан баһадиры Павел, "тешләрен кысып", бирешми. Үз сәламәтлеге өчен көрәшеп, дүрт ай госпитальдә үткәрә ул. Туганнары турындагы уйлар һәм якыннарының һәръяклап ярдәме аның өчен көч чыганагы булган, яңадан күтәрелергә ярдәм иткән.
Гаиләсе аның батырлыгы турында тиз генә белми. Павел фронтка китәргә әзерләнгәндә дә, ул, дөреслекне туганнарыннан яшереп, вахтага китәм, ди, ләбаса. Бары тик госпитальдә генә, аларга шалтыратып, барысын да сөйләп бирә. Әлбәттә, якыннары аның өчен борчылалар, әмма яугир өчен горурлык хисләре кичерәләр.
"Большой" үзенең мисалында чын батырлык рухының символы. Батырлар даны мәңгелек, ди халкыбыз. Чыннан да шулай. Барлык яугирләребез дә исән-сау булып кайтсыннар иде һәм бары тик шатлыклы күрешүләр насыйп булсын!