Иммунитетны ныгыту өчен:
1 стакан солы өстенә 2 стакан кайнаган җылы су салырга, 12-16 сәгатьтән соң, солысын сөзеп алырга. Әзер “кесәлне” олы кешегә көнгә 2-3 тапкыр 0,5 стакан эчәргә. Балаларга 1 аш кашыгы эчерергә кирәк.
Салкын тигәндә:
1 стакан солыны 1 литр салкын суга салып, төнгелеккә калдыралар. Иртән кайнатып чыгарып, сүрән утта яртылаш кимегәнче пешерәләр, сөзәләр, шушы төнәтмәне көн буена әз-әзләп җылы килеш эчеп бетерәләр.
Эчәклекләрне чистарту өчен:
Кичтән 1 стакан кефирга 2-3 аш калагы солы ярмасы салып, бутап калдырырга. Иртән ярма йомшара, күперә, бу катнашма бик җиңел ашала. Чикләвекләр, бал да өстәргә ярый.
Ашказаны-эчәклек авырулары булганда:
1 стакан солыны 6-8 мәртәбә юарга. Шуңа 2 стакан су салып кайнатырга, су яртылаш кайнап беткәч, 2 аш кашыгы бал салып, тагын берничә минут кайнатырга. Катнашманы көнгә 2-3 мәртәбә ашар алдыннан эчәргә.
Дәвамы комментарийда
⬇️ ⬇️ ⬇️