@tatar_estrada @tatar_estrada Channel on Telegram

@tatar_estrada

@tatar_estrada


Татар эстрадасы яңалыкларын иң беренчесе булып хәбәр итәбез!

@tatar_estrada (Tatar)

Татар эстрадасы яңалыкларын иң беренчесе булып хәбәр итәбез! @tatar_estrada Telegram каналы - бу шул яшь канал булып, татар эстрадасындагы яңа хәбәр, музыка вә видео кип-кипләрене теләштерергә архивләештергә һәм татар эстрада фанатларына яңа мәгълүматлар биреп чыгаручы була. Каналда эстрада фестивальләрендән концертләргә кадәр татар эстрадасы тусый көндәлегез. @tatar_estrada каналының ирекле ичерендә татар эстрадасына аритылучы мәгълүматлар вә татар эстрадасы саньлатьларын алу өсөн тиеш үзлекле экипләр билгеченәрек, ул канал әйтелгән татар эстрада фанатларын ирекле алдан килергә өчен үзлеклектелгән булып табылган.

@tatar_estrada

24 Nov, 08:09


Минем әнине Миләүшә "Безнең әни" ди. Мин дә тещага әни дип эндәшкәч, аны да "Безнең әни" дибез. Сезнең әниләрне дә, безнең әниләрне дә матур бәйрәм белән. Бәхетле булыгыз, ӘНИЛӘР ❤️

Ә миннән бәйрәмгә - музыкаль бүләк.

"Кирәк, әни"
Ильдус Давлянов көе
Гөлфия Шакирова сүз
Барлык музыкаль мәйданнарда!

ПРЕМЬЕРА: https://band.link/kiryak_eni

@tatar_estrada

23 Nov, 11:10


Фирдүс Тямаев белән интервьюдан өзек

– Син нинди әти?
– Усал. Таләпчән. Йомшак. Малайлар мине сагыналар, уйныйлар, ләкин киреләнгән чакларында каеш та эләгергә мөмкин. Бала әтисеннән дә курыкмагач, ничек була инде ул? Бүген аларның бөтен әйбере бар. Ә үскәч бит бик авыр булачак. Шуңа күрә улларымның чын ир-ат булып үсүләрен телим. Мин балаларны орышканда, Резидә эндәшми, чөнки беребез шелтәләгәндә, икенчебез якласа, баланы аеру була. Хатын-кызны чәчәк кебек кадерләргә, яратырга кирәк. Ә ир-ат чәчәк түгел. Ул гаиләдә дә, тормышта да үз тәртибен урнаштырып, барысын да матур гына алып барырга тиеш.

Җырчы белән килешәсезме?

@tatar_estrada

22 Nov, 10:51


Гөлназ Асаевага «БАШКОРТСТАННЫҢ АТКАЗАНГАН АРТИСТЫ» дигән мактаулы исем бирелгән 👏

Котлыйбыз! 🥰

@tatar_estrada

21 Nov, 07:12


Рифат Зарипов белән интервьюдан өзек 👇

"Без туганнар белән бергә эшли башлагач, тирә-юньдәге, олы яшьтәге кешеләр миңа киңәшләрен бирделәр. "Рифат, кем туганы белән эшли инде, акча бүлешеп, сугышып бетәсез бит, иң күбе - бер ел сезгә,"-диделәр. Казанга бергә күчеп, яши башлаганга 16-17 ел булды, ләкин хәзер дә шулай әйтүчеләр бар. Кайвакыт, сез нәрсә, бу әйберне көтәсез мәллә дип сорыйсы килә. Әгәр сез туганнарыгыз белән якын мөнәсәбәттә булмасагыз, дус-тату яшәмисез икән, без дә шулай ук яшибез дигән сүз түгел бит.
Миннән олырак булган кешеләргә мин дә киңәш биреп карыйм, сез дә туганнарыгыз белән аралашыгыз дип, ләкин шалтыратмыйм да, сөйләшмим дә дигән сүзләр ишетәм. Туганыңның синең алдыңда гаеп бар икән, димәк синең дә гаебең бар, ә алар миңа җавап итеп:" Тукта, бергә эшләвегезнең башы гына, күрерсең әле нәрсә белән бетәчәген,"- дигән сүзләр ишетәм. Күрергә язмасын, Аллага шөкер, ничек ниятләдек, шулай яшибез. Аллаһы Тәгалә шуннан аермасын. Безгә үзебезнеке җитә, кешенеке кирәкми".

@tatar_estrada

20 Nov, 10:28


Зәйнәб Фәрхетдинова белән интервьюдан өзек 👇

"Иң мөһиме- синең сүзеңә игътибар итсеннәр. Киңәшкә колак салырга кирәк, колакка салмасалар, аның бернинди дә файдасы юк. Шул ук никах, я туй вакытында нинди генә теләкләр әйтмиләр, ләкин анда шул сүзләрнең төбенә төшеп, тыңлап утыручылар бармы? Синнән өлкәнерәк булган кеше сиңа юк-бар сүз әйтми, барыбер аның нигезендә файдалы бер фикере була. Шуны ишетә белергә кирәк".

@tatar_estrada

19 Nov, 08:29


Гүзәл Уразова белән интервьюдан өзек 👇

"Ильдар мине радиодан тыңлап белсә, мин аны беренчерәк күрдем. Ул Салават Фәтхетдинов концертында чыгыш ясый иде. Ә танышуыбыз соңрак, гастрольләр вакытында Чаллыда булды.
Ильдар минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем. Мин аны шулхәтле яратып кияүгә чыктым! Гомер буе без таныш булганбыз кебек, гомер буе сөйләшеп йөргәнбез кебек тоелды. Шул көннән башлап без инде гомеребезне бер-беребез белән уздырасы килгән нәтиҗәгә килдек. Күп тә вакыт үтмәде, булган, булмаган акчаларны җыеп, балдаклар алып, миңа 31 декабрь көнне тәкъдим ясады.
Ильдарда мин әтидә булган сыйфатларны күрәм. Ул шундый ук тугры, дөрес сүзле, аның янәшәсендә мин беркайчан да егылмасмын төсле."

@tatar_estrada

18 Nov, 08:07


Лилия Биктимерова белән интервьюдан өзек👇

- Фәдис әфәнде белән танышуыгыз ничегрәк булды?
- 2000 нче елда училище тәмамлаганнан соң, эшкә урнашырга дип, филармониягә килдем. Фәдис Ганиевка аның төркемендә җырлау теләген белдердем. Ул: “Минем төркемдә җырчылар әлегә җитәрлек”, – дип, мине кире какты. Соңыннан укытучым Фәрзәнә Фатхул кызы, Фәдис янына барып: “Лилия бит синең төркемдә генә җырлыйм дип әйтә. Ул да синең кебек калын тавышлы, тумышы белән синең яклардан”, – дигәч кенә, мине төркемгә алдылар. Ни өчендер Фәдис мине күрү белән, чәрелдек тавышлы дип уйлаган, ә ул нечкә тавышлыларны бөтенләй яратмый. Соңыннан инде аның белән якыннан танышып киттек, очраша башладык. 2003 нче елдан бергә яшибез.

@tatar_estrada

17 Nov, 17:46


Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрамов белән интервьюдан өзек

- Кризислы чорлар дип кайсы вакытны әйтә аласыз? “Бер-беребезгә туры килмибез, ахры” дигән уйларның башыгызга кергәне булдымы?
Ләйсән:
- Безнең очракта ул уйның мине бөтенләй борчыганы булмады. Ә кризислы чорга килгәндә, мөгаен, өйләнешкәннән соң беренче елдыр. Чөнки барысын да тәүге адымнардан башладык: эшкә урнаштык, хезмәт юлын башладык... Беренче бала тугач, ярты ел авыррак булды.  Чөнки анда үзеңне ничек тотарга, ничек барсына да өлгерергә белмисең. Шул вакытта читен булды. Ләкин хатын-кыз вакыт узу белән бар авырлыкларны да оныта.

Булат:
- Мин дә шул беренче елларны атар идем. Бер-береңә яраклашу, ияләшү чорын. Беренче биш ел барыбер - күнегү. Балалар туганда хатын-кызның мәшәкатьләре арта, ә ир-ат аны аңламаска да мөмкин. Хатынына булышыр урынга, ул эгоист та булырга мөмкин әле. Бу чорда кризис була. Кемдер әйтә, янәсе, кризис 7 ел саен була икән, дип. Әмма уйласаң, кризис ул кешенең башында гына, ул үзенең шәхсән проблемасы.

@tatar_estrada

16 Nov, 15:03


Рөстәм Нәбиев белән интервьюдан өзек

«Минем әтигә үпкәм зур иде. Гомеремнең зур өлешен ансыз яшәдем. Миңа 2 яшь булганда ул абыем белән безне калдырып китте. Әти әнине үтереп, төрмәгә утырды

Безне әтинең апасы тәрбиягә алды. Аңа моның өчен зур рәхмәт.  
Без әти белән күрешә идек, ләкин ул безнең тормышыбызга  әллә ни катнашмады. Миндә балачак үпкәләре иде.  

Өлкәнәйгәч, мин күп нәрсәне аңладым һәм кабул иттем. Без озак кына аралашмадык. Ә аннан мин беренче адымны ясадым һәм 55 яше белән котлау җибәрдем.  Аннан соң безнең мөнәсәбәтләр яхшырды. Минем балаларым аны нык яраттылар.
Былтыр 4 майда әтием безне ташлап китте. Аңа 56 яшь иде… 
Әйе, ул гади кеше түгел иде. Үз гомерендә бик күп хаталар эшләгән. Төзәтеп булмаслык, гафу итә алмаслык хаталар. Ләкин мин аны гафу иттем. Чөнки мин аның баласы һәм әтиемнең булуын теләдем.

Мин аны шулкадәр нык сагынам. Мин аны шулкадәр яратам, ләкин бервакытта да яратам дип әйтмәдем. Өлгермәдем. Әти-әниләрегезнең кадерен исән чакта белеп калыгыз!»

@tatar_estrada

15 Nov, 13:41


Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар белән интервьюдан өзек👇🏼

Зөлфирә Мирзаянова:
"Күп гаиләләрдә баланы ана кеше карый: имезә, памперсын алыштыра. Безнең гаиләгә килгәндә, төнге якка чыкканда кызыбызны күбрәк Алмаз карый иде. Нәзирә дә Алмазга "әти, әти" дип кенә тора. Без әтисеннән башка ятмыйбыз да, уянмыйбыз да. Кызыбызга янында һәрвакыт икебез булуы кирәк, ләкин күбесенчә әтисенең булуы бик мөһим. Без әти-әни булу бәхетен 100% татыдык, Аллага шөкер."

Алмаз Мирзаянов:
"Миңа Нәзирәле булу тагын да бер кат үземнең яшьлегемә кайтып, гашыйк булган шикелле. Ул минем чып-чын гашыйк булу хисе. Минем аны гел күрәсем килеп тора, мин аның янына ашкынам. Нәзирә тууы белән мин тулыландым".

@tatar_estrada

14 Nov, 13:22


Ризат Рамазанов белән интервьюдан өзек👇🏼

"Үзең яшь вакытта күрмәгәнеңне балаларга күрсәтәсе килә. Алар дөрес тәрбия белән тәүфыйклы булып үссеннәр иде. Казанга килгәч, безгә беркем дә бернәрсәне китереп бирүче булмады. Мин 250 сумга вьетнам базарыннан алган бер сумка белән килдем, анда берничә эчке кием, ыштан бар иде.

Туйлар алып барабыз, аннары бер-ике айдан кайсыбер парлар аерылышкан икәннәрен беләбез. Туйда бер як машина, бер як фатыр алып бирә... Аны бит бергә эшләп алмагач, кадере, куанычы булмый. Шуңа күрә дә балаларга дөрес тәрбия биреп, киләчәктә үзләре эшләп, акчаның кадерен белеп, кечене кече итеп, олыны олы итә белсеннәр иде".

@tatar_estrada

13 Nov, 15:11


Артур Хасанов белән бар да яхшы 🤲

Ришат Төхвәтуллин аның белән бәйләнешкә чыккан.

- Синең төркемеңдә миңа берәр эш юкмы?
- Син главный исән кайт, брат, табырбыз!

@tatar_estrada

13 Nov, 13:04


Зөлфирә Мирзаянова белән интервьюдан өзек👇

"Мин үземдә кимчелекләр эзлим дисәм дә, дөрес булыр. Нәрсә булса да пешерсәм, Алмаз шул ук вакытта тәмле булган ди, килгән кунаклар да гел мактыйлар. Шулай да, башкалар янына барганда, кара әле, бу бит болай эшләгән икән, эх, ә мин алай эшләмәдем дип эчемә нинди дә булса корт кереп утыра. Шуңа күрә, бөтен яктан да камил булырга, өйрәнергә кирәк, чөнки без - хатын-кызлар бөтен эшне дә эшли белергә тиеш. Ир-ат эшеме ул, хатын-кыз эшеме, аны аерырга кирәк түгелдер. Чөнки төрле хәлләр була, мәсәлән, кран да ватылып чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, аны да хатын-кыз рәтли белергә тиештер дип уйлыйм. Чөнки ирләрнең өйдә булмаган вакытына туры килә ала.

Безне әти-әни кечкенәдән бөтен эшне эшли белергә дип өйрәттеләр. "Эшләгәнең миңа булса, өйрәнгәнең үзең өчен булсын," - дип әйтә иде мәрхүм дәү әнием. Ашарга пешердең дә, шуның белән бетте түгел әле ул, өй чиста булуы - ул шарт, безнең хатын-кыз эше ул. Бер эштән дә куркырга кирәк түгел, ул бит үзебез өчен".

@tatar_estrada

12 Nov, 16:06


Иркә белән интервьюдан өзек 👇

"Ир-атка, гомумән, кычкырырга, тавыш күтәрергә ярамый. Иремне көнләшеп, беренче елларны әз-мәз хәлләр була иде, хәзерге вакытта мин 40тан узган хатын-кыз һәм минем үз-үземә ышануым бар, көнчелек юк. Әгәр дә берәр нәрсә була калса да, мин моны тыныч итеп кенә кабул итәчәкмен, чөнки бу тормыш. Ни генә булмасын, ир белән хатын-кыз арасында була торган мөнәсәбәттә китекләр булса да, иремне гомеремнең ахырына кадәр хөрмәт итеп яшиячәкмен. Ул менә дигән әти! Бик төпле кеше, мине беркайчан да үпкәләткәне булмады. Кул күтәрмәде, начар сүзләр әйтмәде, бәбиләрне тапкач та, гел ярдәм итте. Төннәрен мин берүзем бала күтәреп утырмадым, мин торсам, ул да тора иде. Аның кебек ирне эзләп табарга кирәк әле. Шундый ир иткән өчен, беренче чиратта, аның әнисенә зур рәхмәт. Һәм, миңа калса, минем дә өлешем кергәндер дип уйлыйм. Безнең гаиләдә иң зур хөрмәткә лаек кеше, әлбәттә, балаларымның әтисе - Артур.

@tatar_estrada

12 Nov, 10:34


Зөлфия Шакирова белән интервьюдан өзек

- Җәвит абыйга бик нык үпкәләгән чагыгыз булдымы?
- Булды. Мин самолетта очарга бик куркам. 1995 елда Когалымдагы гастрольдән соң самолетта бик куркыныч кайтканнан соң, башка утырмам дип, үз-үземә сүз биргән идем. Ул очкычның ишекләре фанера, урындыклары селкенеп тора, кыскасы, авария хәлендә иде. Җиргә утырганда, койрыгы өзелеп төшеп калыр дип курыктык. Аллаһыга шөкер, исән-сау кайттык.
Бер елны Җәвит, миңа әйтми генә, үзенең туган көненә Турциягә юллама аган. Миңа берничә көн кала гына хәбәр итте. Башта шаяртадыр дип уйладым. Баксаң, ул чынлап та билетлар алган икән һәм чемоданын да җыя башлады. "Самолеттан куркам, бармыйм" дигәнгә бик ачуланды. Минем ай-вайга карамыйча, әйберләрен алды да аэропортка юл тотты. Балалар белән аптырашта калдык. Шалтыратам - телефонын сүндергән. Ул мине аның артыннан чыгар дип уйлаган. Бармаганыма, ул - миңа, ә ул берүзе киткәнгә мин аңа үпкәләдем. Күпмедер вакыт сөйләшмәдек.

@tatar_estrada

11 Nov, 15:36


Кемнәр Эльвираны югалткан - борчылмагыз, аның белән бар да яхшы 🙏

@tatar_estrada

11 Nov, 15:01


Дуслар, 6 декабрь көнне барчагызны да Сәидә Мөхәммәтҗанованың “Ярату” дип исемләнгән зур масштаблы һәм матур җырлардан торган сольный концертына чакырып калабыз ❤️

КАЙЧАН: 6 декабрь, 19:00
КАЙДА: “ПИРАМИДА” концертлар залы

📍Билетларны сатып алу ➡️ https://kzn.kassir.ru/action/225503

Язылыгыз
ТГ: https://t.me/saidanur4
Вк: https://vk.com/saidanur4 🤗

@tatar_estrada

11 Nov, 12:03


ПРЕМЬЕРА | ҖАН АВАЗЫ 🕊

ЧУЛПАН ЮСУПОВА

Айгөл Вәлиуллина сүзе,
Риваль Хисмәтуллин көе

Җырны тыңларга: https://band.link/s3ovi

@tatar_estrada

10 Nov, 16:10


Рөстәм Асаев белән интервьюдан өзек

– Син бер үк елда әти дә, дәү әти дә булдың.
– Дүртенче тапкыр әти булганнан соң, өч ай узгач, кызым Гөлназ бәби тапты, дәү әти булдым. Күп балалы әти булырмын дип уйламаган идем. Аллаһы Тәгалә шулай насыйп иткән. Кеше әйберен урламадым, үземнең яраткан тормыш иптәшем тапкан балалар ул. Шуңа күрә дүртне дә, унны да алып кайтырга мөмкин. Әгәр хатыным алып кайтырга теләсә, мин каршы түгел.
– Рөстәм, балаларыңа үзенчәлекле исемнәр кушкансыз...
– Олы кызым Гөлназны беләсез инде. Икенче улым – Мөслим. Исеме кумирым Мөслим Магомаев хөрмәтенә кушылды. Өченче кызым Әминә – чын татар исеме, ул исемне бик яратам. Дүртенче улым – Хәбил, аның исеме спорт остасы Хәбил Бикташев хөрмәтенә кушылды. Балаларымның исемнәрен аңлатмалы сүзлекләрдән карадым. Минемчә, исем бик мәгънәле булырга тиеш.

@tatar_estrada

09 Nov, 09:22


Сиринә Зәйнетдинова белән интервьдан өзек 👇

"Без Айратым белән 4 ел очрашып йөргәннән соң, 3 курста укыганда гаилә корып җибәрергә булдык. Гаилә булгач, ул тулылана һәм балабыз тугач, 20 яшемдә академический отпуск алып, кызымны карарга авылга кайтып киттем. Ильвинаның 1 яшен тутыргач, укуымны дәвам иттем. Баланы калдырып китәргә бик авыр булды, әти-әни белән калса да, ул бит әле кечкенә иде, барлык уйлар аның турында гына булды. Ләкин белемле булу - ул минем зур хыялым иде. Минем үземне зәңгәр экраннарда күрәсем килде.
Хәзер дә яшәү көчен мин гаиләмнән алам. Гастрольләргә, ерак сәфәрләргә чыгып китәбез. Өйгә кайтып кереп, чәй куеп торучы ирең белән балаң булу - ул бик зур бәхет! "

6,347

subscribers

1,390

photos

466

videos