🇹🇷leisen.fethi @leisenfethi Channel on Telegram

🇹🇷leisen.fethi

@leisenfethi


💫иҗат, милләт, балалар, Төркия

Витаминнар:

Тг https://t.me/leisanturkiye
Ватсап https://chat.whatsapp.com/KJ1h1cBGegO5aP6Z7GAsZ8

Минем аккаунтлар:

Вк: https://vk.com/leisen_fethi
Инста: İnstagram.com/leisen.fethi
Ютуб: https://youtube.com/@leisen_fet

🇹🇷leisen.fethi (Russian)

Добро пожаловать в канал 🇹🇷leisen.fethi! Здесь вы найдете информацию о жизни, культуре и традициях Турции. Мы предлагаем вам увлекательные статьи, видео и фотографии, которые помогут вам погрузиться в атмосферу этой удивительной страны. Наш канал также предлагает вам доступ к нашему Telegram-каналу, WhatsApp-группе, а также к нашим аккаунтам в социальных сетях Vkontakte, Instagram и YouTube. Присоединяйтесь к нам, чтобы узнать больше о Турции и всем, что связано с этой удивительной страной!

🇹🇷leisen.fethi

14 Feb, 15:48


Мәктәптән кайтабыз, пекарняга кереп чыккан идек😁

🇹🇷leisen.fethi

14 Feb, 15:25


Чәйнек кирәк, эзләргә барган идем, ошаганы булмады әле. Madam coco кибетеннән берничә фото.

🇹🇷leisen.fethi

14 Feb, 12:03


Мәктәптә әти-әниләр җыелышыннан кайтып киләм. 100% сөйләгәнне аңладым, шөкер😁

...беренче җыелыш исемә төшә: куркып-борчылып беткән идем. Сөйләгәннең өчтән берен дә аңламадым бугай ул вакытта🥴

🇹🇷leisen.fethi

14 Feb, 07:37


Чуен табаларны карау буенча киңәшләрем:

алгач та юып, тоз, аннары май белән кыздырасы
көндәлек юганда сабын/средстволар кулланырга ярамый
ризык катса, су салып, кайнатып алам
югач, сөртәм дә майлап куям
чуен әйберләрне майлап сакларга кушыла, мин җитен маен кулланам, шулай кирәк дип укыган идем (льняное)

Чуен табалар - иң әйбәте, сыйфатлысы, ризыкның тәме бөтенләй башкача килеп чыга, миңа бик ошый
😋🙏

🇹🇷leisen.fethi

14 Feb, 07:23


🤗

🇹🇷leisen.fethi

14 Feb, 06:01


Тмин мае эчә башладым. Елда 1 йә 2 курс ясап алам. Аптекадан алам, сыйфаты мөһим.

Файдасын күрәм🙏 Дус кызым да тмин мае эчкәндә авырмыйм, дип сөйләгән иде.

Бераз мәгълүмат беркеттем әле, белмәгән булсагыз🤗

🇹🇷leisen.fethi

13 Feb, 18:23


Төркиядә "полуфабрикат" татлылар, кибеттә сатыла.

Боларны шикәрле суда кайнатып, ахыр чиктә десерт килеп чыга)

🇹🇷leisen.fethi

10 Feb, 11:21


Макияж студиясенең исеме ничек сезгә? Укыганда телегезне сындырмагыз, сак булыгыз🥴

🇹🇷leisen.fethi

10 Feb, 11:20


Сыек тоз сатыла - нишлиләр икән моның белән?

🇹🇷leisen.fethi

09 Feb, 10:24


Спорт салонында ярминкә😊

🇹🇷leisen.fethi

09 Feb, 10:23


Ничә сүзне аңладыгыз?

🇹🇷leisen.fethi

09 Feb, 10:23


Югалтмагыз...

🇹🇷leisen.fethi

05 Feb, 12:42


Көннәребез тыгыз, чабышабыз)

Кичә бассейнга, теш табибына, банкка, мәктәпкә, кибеткә, интернет операторына.

Бүген музыка дәресе, мәктәп, поликлиника, банк.. Әле көннең уртасы гына🤪

Каникулда уку башланганны көтәбез - уку башлангач, каникулны. Сездә дә шулаймы ул?))

🇹🇷leisen.fethi

04 Feb, 12:08


Казанда Сбердан бушка ясаткан идем.

Бу документлар внж алыр өчен кирәк.

🇹🇷leisen.fethi

04 Feb, 05:49


Балаларны сыйларга тәмле, файдалы һәм җиңел тәмлүшкә. Мармелад яки желе, ничек атыйсыз, желатин күләменнән тора.

Алманы һәм кабакны аерым пешереп издем. Икесенә дә әфлисун суы сыгып салдым. Җебетеп, желатин өстәдем. Суыткычта 1-2 сәгатьтә әзер дә булдылар. Силикон формаларга салган идем.

Безнеке кебек сайланучан кызларыгыз булса, эчендә кабак булганын әйтмәгез. Әфлисуннан диегез, бик яратып ашаячаклар)) Проверено, кем әйтмешли!👌🏻

🇹🇷leisen.fethi

04 Feb, 05:48


Кунаклар ашап карады: гади коймактан аерма юк, диделәр) Без дә яраттык. Шулай булгач, ни өчен әле коймакларны файдалы да булырлык итеп пешермәскә?

🤗РЕЦЕПТ:

•1.5 ст әйрән яки кефир/сөт
•2 йомырка
•2 а.к. бал
•1 ст кайнар су + 1 ч.к. сода
•3 аш кашыгы сары май, эретеп (яки зәйтүн мае, кокос мае)
•Ярты стакан дөге, ярты стакан кукуруз оны
•Калганы - тулы бөртекле бодай оны (цельнозерновой), чама белән

Сода салынган кайнар суны иң ахырдан салып болгатасы.

Камыр сыек була. Теләсәгез, майлый да аласыз.

Тәмле булсын! Саклап куегыз, пешереп карасагыз, әйтерсез)

🇹🇷leisen.fethi

04 Feb, 05:47


Зеленый пирог со шпинатом:

200 г шпината измельчаем блендером
3 яйца взбиваем с 1 ст сахара
3 ст л подс.масла
3 ст.л сметаны или йогурта
5 г разрыхлителя
1,5 ст муки

#рецепт #вкусныйрецепт #recipe #кухня #kitchen #пирог #зеленыйпирог

🇹🇷leisen.fethi

03 Feb, 15:27


Ниһаять, бездә икенче семестр укулар башланды)

🇹🇷leisen.fethi

03 Feb, 14:43


Вапур - ул бер яр буеннан икенчесенә пассажирларны йөртүче корабльләр.

Монда башкача бер атмосфера😍 Истанбулдагы кебек!

🇹🇷leisen.fethi

25 Jan, 05:14


Без бүген төнлә сәфәргә чыктык әле, кая барабыз дип уйлыйсыз, языгыз әле? Белүче булыр микән?)

🇹🇷leisen.fethi

25 Jan, 05:13


Антальяда казлар бәбкә чыгарган☺️

🇹🇷leisen.fethi

23 Jan, 18:51


Эрзурум бездән бик ерак... Шуңа, әлегә ярминкәгә барып булса да таныша торыйк, дидек)

Видеода нәрсә ошады/ошамады - языгыз❤️

🇹🇷leisen.fethi

23 Jan, 08:03


Интернетка бер айга 3 мең тирәсе түләргә, дип килгән. Ике җирдә белештем, бүген төп офисларына киттем🤪

Гадәттә 1300 сум тирәсе түли идем.

Төркиядә интернет, тв кыйбат. Алай дисәң, сездә дә арткандыр инде ул... Күпме түлисез?

🇹🇷leisen.fethi

23 Jan, 06:38


Төркия һәм каникуллар турында бераз мәгълүмат👆😍

🇹🇷leisen.fethi

22 Jan, 17:51


Икеадан сәлам сезгә!

🇹🇷leisen.fethi

18 Jan, 12:39


Карне көнебез ничек үтте (беренче семестр укуны яптык)

Бу бәйрәм төрле сыйныфта һәм төрле мәктәптә төрлечә үткәрелә икән.

Күп сыйныфларда ярты еллык нәтиҗә кәгазе тапшыралар һәм шуның белән бетте.

Әминәнең сыйныфында укытучы балалар фотосы белән пакетлар ясаткан. Эчендә бер лабиринт уены, печенье, нәтиҗәләр документы, матур бер хат, китап уку буенча трекер һәм берничә китап (аларын үзебез акча җыеп сатып алдык). Бераз сөйләшү, аңлашу булды, аннан махсус ясалган фотозонада фото төштеләр. Бәйрәм ахырында "Хәзер без укый беләбез!"-дип, һавага шарлар очырдылар.

Динәнең сыйныфында укытучылары флейтада, мелодикада уйнарга өйрәтүен дәвам итә. Бәйрәм саен яңа көйләр белән чыгыш ясыйлар.

Баксаң, бу бөтен җирдә дә түгел икән (мин башта һәр сыйныфта дип уйладым). Бары тик укытучының инициативасы.

Дәвамы комментарийларда, монда сыймый

🇹🇷leisen.fethi

16 Jan, 17:54


Бүген өй каршындагы пальмаларны әнә шушы таяк башындагы пычкы белән генә кыркыдылар. Алай да була икән!

🇹🇷leisen.fethi

16 Jan, 17:53


dzen.ru/leisen_fethi?share_to=link

Дзенны укысагыз, әкренләп анда да язып барырга булдым. Язылыгыз)

🇹🇷leisen.fethi

16 Jan, 07:27


Хәерле кояшлы иртә сәламнәре!

🇹🇷leisen.fethi

15 Jan, 18:27


Динәне хордан көткәндә, Әминәне ашатып чыктым. Төрек кафесында чикләвек очрады - эчендә шоколад белән ясаганнар. Ошатмадым🙈 Әмма идея👍

🇹🇷leisen.fethi

15 Jan, 18:26


Мәктәптә "Кермес" көне иде - ярминкә. Акчасы мәктәп ихтыяҗлары өчен җыела дип беләм.

🇹🇷leisen.fethi

15 Jan, 18:25


Бүген укытучыбыз әниләр+балалар өчен элмәкле җептән үрү чарасы оештырды. Һәр бала әнә шундый йомшак кулдан ясалган шарфлы булды)

🇹🇷leisen.fethi

15 Jan, 13:08


Нәрсә булган монда?🤯

🇹🇷leisen.fethi

15 Jan, 09:02


Бүген яңгыр, иртәгә кояш, дип күрсәтә Антальяда. Сездә һава торышлары ничек?

🇹🇷leisen.fethi

12 Jan, 17:01


...шуңа күрә, сезгә бераз кышкы диңгез-контент!

🇹🇷leisen.fethi

12 Jan, 16:58


Якшәмбе көннәре Төркиядә дежур аптекалар (даруханәләр) генә эшли. Безнеке диңгез янында булып чыкты.

🇹🇷leisen.fethi

12 Jan, 16:57


Базарны сагындыгызмы?😍

Без - әйе!

🇹🇷leisen.fethi

06 Jan, 10:22


Кичә "Чулпан" мәдәният үзәгенә "Мыраубатыр" карарга бардык. Ошады👍

🇹🇷leisen.fethi

06 Jan, 10:19


Әминә - авылда иң бәхетлесе!😍

🇹🇷leisen.fethi

05 Jan, 05:11


Кырлайда яңарту эшләре

🇹🇷leisen.fethi

03 Jan, 13:47


«Туган авылым»а барып килдек. Атмосфера шундыйрак)

Милли матур табак-савытларны сезгә дә күрсәтим, дип фото төшергән идем, сатучысы ачуланып атты!🙈 "Минәйтәм, инстаграммга куям мин аны". "У нас в инстаграмм и так есть все фото",-ди бу.🤣 Бетереп аттым инде. Менә бит, кайберәүләргә бушка да реклама кирәк түгел.😁

🇹🇷leisen.fethi

06 Dec, 15:27


https://youtube.com/shorts/gKAsupC9N60?si=gmkgjAvv0u5WUAxE

Антальядагы эклер кафесы белән таныштырам. Гади генә урамда матур почмак ясап куйганнар!

🇹🇷leisen.fethi

06 Dec, 13:16


Дуслар белән очрашып, сөйләшеп торабыз, шөкер! Монда барысы да гадирәк, җайлырак кебек.

Казанда бит очрашам дисәң 1 ай алдан сөйләшәсе, ярты көн алдан җыена башлыйсы, юлына бер сәгать, заказыңны көтәсе тагын күпме... Шул бер очрашу ярты елга җиткән кебек була аннары!

🇹🇷leisen.fethi

04 Dec, 10:51


Агачлар бер дә яфрак коймыймы, дисез. Җавап видеода!

🇹🇷leisen.fethi

04 Dec, 09:04


Болытлар тау башына менеп кунаклаган. Без, кояш чыгуга шатланып, дәрескә "вилсәпит" белән килдек тагын.

Мин инде бүген тыныч кына автобуста барырбыз, дигән идем. Балалар "мотивируют" 😆 Автобус сүзе чыккач, тавыш купты. Ярар, минәйтәм, физкультура да булыр, барып кайтыйк...

🇹🇷leisen.fethi

03 Dec, 17:24


Бүген көне буе яңгырлы-болытлы булды бездә🌧

Анталья кышы - яңгырлар сезоны. Җәй буе бер тамчы да таммый, шуңа күрә кыш буе запас туплый табигать!

🇹🇷leisen.fethi

03 Dec, 16:20


Татарча иң озын сүз - 36 хәрефлек😍 Әйтеп карагыз әле)

🇹🇷leisen.fethi

02 Dec, 13:13


Каһвә фестивале: ничек ул? Бу турыда яңа видеода сөйләдем)

https://youtube.com/shorts/F63HUpO8veo?si=OwnHV0Rt72N50iYI

🇹🇷leisen.fethi

02 Dec, 07:53


Кәҗә тиресеннән капчык тегеп, эченә сыр салып, җитлеккәнен көтәләр. Бу сыр "Тулум пейнири" дип атала.

Төрле төбәкләрдә төрле рецепт белән ясала, мәгарәләрдә тотыла, дип язалар. Тәме үзенчәлекле була.

Ашап карар идегезме?

🇹🇷leisen.fethi

02 Dec, 07:18


"Моана-2" чыкты бит, карарга бардык кичә. Ошамады дип тә әйтә алмыйм, искиткеч, дип тә булмый шикелле. Балалар яратты болай.

Миңа җырлары, нәсел, тарих темасын күтәрүләре ошады.

Принц-принцесса, гашыйк булу, туй темаларын мультфильмнарда күрсәтүдән туйсагыз, Моана яхшы вариант. Башка темалар да бар икән бит дөньяда🙏

🇹🇷leisen.fethi

01 Dec, 10:47


Төрек эскәмиясенә утырып, кызларны гимнастикадан көтәм👌 сез ни эш бетерәсез?

Кар яудымы инде??

🇹🇷leisen.fethi

01 Dec, 10:40


Бүген кафега иртәнге ашка барырга уйлаган идек.

Иртән кафены "өйгә генә чакырырга" дигән карарга килдек😁 Симиткә заказ бирдек тә, ул килгәнче, калганын әзерләп куйдык. Үзенчә бер "кахвалты кәефе"👌

🇹🇷leisen.fethi

01 Dec, 10:38


Көнегезгә якты төсләр җибәрим әле! Төркия базарыннан сәлам👋

🇹🇷leisen.fethi

30 Nov, 18:59


Ничего особенного, урыс әйтмешли)) Просто бер әбиең авыл ризыклары алып килеп, паркның кереш өлешенә урнашкан. Зәйтүндер, майдыр фәләндер шунда)

Бездә, беренчедән, болай чыгып басырга берәүдә дә кыюлык җитмәс иде, икенчедән, минутында ук куып кайтарырлар иде...әйеме?

🇹🇷leisen.fethi

30 Nov, 13:12


Төркиядә яңа ел атмосферасы))

🇹🇷leisen.fethi

29 Nov, 15:05


Яз исе килә инде әллә?

Чәчәкләр алып кайтып куясы килә башлады, кайсын алыйм икән, языгыз әле?😍

🇹🇷leisen.fethi

29 Nov, 15:03


Көмеш бизәнгечләр яратсагыз, акция белән монда да бүлештем әле🙏👆

🇹🇷leisen.fethi

29 Nov, 15:03


🎁🎁🎁 Black Friday 🎁🎁🎁

29-30 ноября у нас 50% скидка на второе изделие!

бесплатная доставка!

Для заказа в личку @leisen_fethi

🇹🇷leisen.fethi

24 Nov, 06:21


Төне буе җил улады бүген! Сез җибәргәнсез, ахрысы))

Әле ярый кич балконнан әйберләрне ташып куйган идек.

Калганнары белән булса да уйнаган - газ җылыткычы капкачын умырып алган, гөл савытларын очырып төшергән. Гайрәтенә күрә тавышы көчлерәк иде кебек🤯 Әллә нәрсәләр дөбер-шатыр килде, тынычлап йоклап та булмады) Мин инде иртәнгә ярты шәһәр урыныннан купкан булыр, дип уйлаган идем, бар да үз көенә: кешеләр этләрен йөртергә дә алып чыккан, сынган агач-фәлән дә күренми.

Иртән, оялмыйча, кояш ялтырап чыккан әнә! Алдакчы кешеләр кебек: көне ялтыраса да, торып-торып җиле китереп бәрә.

Бу әле ярый... Берсендә төне буе яшен яшьнәп, күк дөбердәп, туктаусыз яңгыр ишеп чыкканы бар. Андый көчле тавышны моңарчы ишеткәнем булмаган иде.

Менә шулай, гел чәчәкле, кояшлы, ягымлы гына түгел ул Төркия)))

🇹🇷leisen.fethi

23 Nov, 18:10


Без "Щелкунчик" балетына килдек!😍

🇹🇷leisen.fethi

23 Nov, 12:47


Иртән сольфеджиога велосипед белән бардык. Кайтканда яңгырга эләктек... Төшке аштан соң безнең гимнастика - бу юлыбыз автобус белән, кояш чыккан иде.

Анталиянең шундый үзенчәлеге бар - ишеп яңгыр ява да, бераздан, берни булмаган кебек, ялтырап кояш чыга!

Кайтканда һава торышы ничек булыр, сезнең "ставкалар"?😁

🇹🇷leisen.fethi

23 Nov, 07:50


https://youtube.com/shorts/FUhtxzUIjB0?si=qqLsCcoUM7jVGUsA

ТӨРКИЯДӘ ИҢ ПОПУЛЯР ВИТАМИННАР
- видео сылтама буенча

🇹🇷leisen.fethi

22 Nov, 17:30


Бу мандариннарны жәлләп йөрим инде хәзер😁

🇹🇷leisen.fethi

22 Nov, 17:29


Каралмаган пальмалар шундый була

🇹🇷leisen.fethi

22 Nov, 08:28


Бүген витаминнар төркемендә кайбер позицияләрне җомга хөрмәтенә бүләк итәм! Карап алсагыз була🤗❤️

https://t.me/leisanturkiye

🇹🇷leisen.fethi

11 Nov, 14:24


Антальяның үзендә күбрәк ташлы пляж. Шуңа бу комны рәхәтләнеп төшердем! Обой/фон итеп кулланырлык😍

Ял итәргә барсагыз - минемчә, вак ташлы (галька) пляж яхшырак. Комлы су дулкын килсә болганчык була. Киемнәргә ябыша, ияреп кайта.

🇹🇷leisen.fethi

11 Nov, 14:19


Диңгездә коенып туйсагыз, дөядә йөреп килергә була 😁

🇹🇷leisen.fethi

11 Nov, 09:59


Диңгезне карарга яратканыгызны беләм, сезнең өчен төшердем❤️

🇹🇷leisen.fethi

03 Nov, 16:06


Антальяга килегез))

✈️ Чартер Казань - Анталья:

🔥4 ноября - 6058 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/586W5
🔥5 ноября - 5701 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/586U5
🔥6 ноября - 5706 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/586Um
🔥7 ноября - 5701 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/586Uv
🔥8 ноября - 6776 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/586UM
🔥9 ноября - 5701 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/586UF
🔥10 ноября - 6776 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/586UZ
🔥12 ноября - 6776 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/586Vm
🔥13 ноября - 6776 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/586Vr
🔥14 ноября - 6776 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/586VJ

⚠️ Цена и наличие билетов актуальны на момент публикации.

🇹🇷leisen.fethi

03 Nov, 10:40


🍏🍐🍊🍋🍇🍌🍒🍑🥭🍍🥦🥑🍆🍅🥝🥬🥒🌶🌽🥕🍞🥔🍠

🇹🇷leisen.fethi

03 Nov, 10:39


Базар атмосферасы алып кайттым бүген сезгә😍

🇹🇷leisen.fethi

24 Oct, 15:45


Мангоның төше нинди, дип сораган идегез)

🇹🇷leisen.fethi

24 Oct, 15:27


Антальяда әфлисун, нар, зәйтүн, хөрмә сезоны 🥳

🇹🇷leisen.fethi

23 Oct, 19:33


Мигрос кибетендә деликатеслар очраттым))

Ике еллап элек болар берсе дә юк иде Төркиядә.

🇹🇷leisen.fethi

23 Oct, 19:31


Кичке Анталья❤️

🇹🇷leisen.fethi

23 Oct, 09:11


Автобуска утырып, Динәне фортепиано дәресенә алып киттем. Беренче тапкыр килүебез!

Без яшәгән районның Музыка академиясе дигән оешмасы бар. Шунда конкурста катнашкан идек. Хор һәм фортепино буенча җиңде, бушка укыталар. Кич белән җырларга киләсе була әле - әниләре генә йөртеп өлгерсен😁

🇹🇷leisen.fethi

22 Oct, 13:02


Казанда 1-2 тапкыр манго алып караган бар иде, кабак тәме килгәнен хәтерлим.

Менә базарда алып карадым әле бу атнада - хәзер сезоны. Бер зур гына манго 150 сумга төште. Тәмлееее😋 Шулай да була икән))

🇹🇷leisen.fethi

22 Oct, 08:48


✈️ Чартер Казань - Анталья:

🔥4 ноября - 5739 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/55YJM
🔥5 ноября - 5739 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/55YJV
🔥6 ноября - 6753 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/55YKe
🔥7 ноября - 5739 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/55YM4
🔥8 ноября - 6753 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/55YMC
🔥9 ноября - 5739 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/55YN6
🔥10 ноября - 6753 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/55YNK
🔥12 ноября - 6753 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/55YOr
🔥13 ноября - 6753 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/55YP7
🔥14 ноября - 6753 руб. с багажом 20кг - https://avs.io/55YPx

⚠️ Цена и наличие билетов актуальны на момент публикации.

🇹🇷leisen.fethi

22 Oct, 05:51


Төркиядә туганнарыбыз күп, Аллага шөкер, килеп-китеп тә торалар.

Күптән түгел күрешкән Гөлнур апабыз турында бер-ике сүз языйм әле)

Ул гаиләсе белән электән инде Казанда яши, без кечкенә чакта гел авылга кунакка кайталар иде.

Матурлыгы, нәфислеге белән сокландырса, үзенең дөньяга карашы белән безне шаккаттыра иде ул!

Үз-үзеңне ярату, үзеңне кайгырту, бәяңне белү, хатын-кыз була белү, җигелеп дөньяны тартмау, һәр нәрсәне яратып эшләү (яратмасаң эшләмәү) кебек сыйфатлары, фикерләре безнең авыл хатыннарын шокта калдыра иде шикелле.

Ул вакытларда ук инде чит илләргә сәяхәтләргә йөри, Америка/Англиягә укучыларын җыеп алып бара иде Гөлнур апа.

Ике дистә ел узгандыр инде - бер дә үзгәрмәгән!

Табыннар җыеп кунаклар чакырмыйм, ардыра бит ул, дисә дә җиһазлар җыя, йортында печәнен чаба, иске өстәл-урындыкларны реставрацияли. Күп йөри, күп сәяхәт итә, тормышның тәмен белә!

Күп еллар ул мәктәптә инглиз телен укытты, репетитор булып эшләде. Хәзер онлайнга күчтем, ди. Заман белән бер адымда👍

Кыскасы, сокланабыз һәм үрнәк алабыз!

Сезнең дә һәрберегезнең шулай шәһәрдә торучы, аерым бер хөрмәт һәм соклану белән карый торган туганыгыз бардыр. Сөйләгез әле🤗

🇹🇷leisen.fethi

22 Oct, 05:40


Кунаклы өстәл мул булырга тиеш🤗

Төрек кахвалтысы булса, бигрәк тә!

Казаннан творог килде, сыйланабыз)))

🇹🇷leisen.fethi

20 Oct, 16:34


Кибеттә кабыклы чикләвекләр күренә башлады) сезон, мөгаен

2,341

subscribers

1,527

photos

686

videos