Татар ядкарьләре @tatar_yadkarlare Channel on Telegram

Татар ядкарьләре

@tatar_yadkarlare


Татар ядкарьләре (Tatar)

Татар ядкарьләре каналы - бу, Татарстандагы вакытлы бәйгеле тамаклары менән зур шатлар менән берләшкән татар язучыларының җиткәннәре менәнүче берләшкән бит. Бу каналда, Татар мәдәниятенә бауырлы материаллар менән яшәү өсөн зур мәктәп булган, Татар ядүкчесе калыплары менән информация биреләр.nnТатар ядкарьләре каналының мөмкинлекләре арачылыклы татар тамаклары менән кусаклы темалар белән хөкем ителгән стримлар менән укыматлы лекциялар иртә. Сезнең Татарстан буенча мәдәни яратканы өсөн, Татар ядкарьләре каналына көчерегез! Ул тирәкле ирекләр менән Татар мәдәниятенә күренеш була. Язучылары белән интерактив буларак татар ядкыларынның тәржемәләрен ияккы форумдә миллий тәкъдим итергән.nnТатар ядкарьләре каналы - бу, татар мәдәниятенең тюбән тәржемәләре менән чыган кәрәкле мәктәп. Татарстан Интернет төзелешке ярдәм иткән, Татар язучыларының җиткәннәре менән берләшкән бит. Татар ядкарьләре каналын күчереп үткән, Татарстан буенча мәдәни яратканы өсөн сезне Татарстан дәүләтләрен ияккы форумдә кызыкмыймыз.

Татар ядкарьләре

24 Nov, 11:00


💐Әниләр көнендә шагыйрьләргә ияреп, матур шигырьләр дә укып куаныйк әле!

Бу матур шигырь юлларын кем язган, дип уйлыйсыз?

Син, әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
 
Тыңлап бишек моңнарыңны,
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң әүвәл
"Әннә" дип ачылган бит.

Татар ядкарьләре

24 Nov, 09:06


🍬Кичә 23.11.2024 көнне Милли китапханә каршындагы Хөррият стелласы янында көннең шактый җилле, томанлы булуына карамастан, татар халык уеннарын уйнарга бер төркем яшьләр җыелган иде.

👏Алар халкыбызның инде онытылып баручы Тотып калышлы, Сукыр тәкә, Яулык салышлы, Куш кулым кебек уеннарын уйнадылар, дәртле көйләребезгә биеделәр. 🎉

🔥Безгә калса, аз санлы булуларына карамастан, уеннарда катнашкан бар кеше атна буена җитәрлек энергия, дәрт алдылар.
🤝Оештыручыларга рәхмәт!

Татар ядкарьләре

24 Nov, 07:01


#табышмак

Татар ядкарьләре

24 Nov, 06:34


Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - 🌸Әниләр көнен 🌸билгеләп үтәбез.

🤱Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичерген газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.

😌Сезнең иңнәргә гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, балалар тәрбияләү дә төшә.

🙏Барысы өчен дә бик зур рәхмәт!
Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез, кадерле әниләребез!

🎀🎶💝
Гөлназ Гафурова башкаруындагы әлеге матур җыр сезгә бәйрәм котлавы булып яңгырасын.

Татар ядкарьләре

23 Nov, 13:20


🥔Вак бәрәңгеләрне әрәм итмәдек әле без. Менә шушылай кабыгы белән, тоз, борыч, тәмләткечләр кушып, тиз генә мичтә пешереп алсаң, бик тәмле килеп чыга.
😋

🥔Сезнең дә шулай пешергәнегез бармы?

Татар ядкарьләре

23 Nov, 11:05


🌳Табигатьтән дә остарак рәссам я сынчы бармы икән бу дөньяда?

🌳Менә бу агач кәүсәсеннән дә гаҗәеп сын ясап куйган.

Нәрсә икән бу? Сез ниләр күрәсез?

Татар ядкарьләре

23 Nov, 09:05


Дәрдмәндне бик якыннан белгән вә аның белән егерме биш ел таныш булып торган бер кеше сыйфаты белән мин аның шәхесе вә кешелеге турында берничә сүз әйтеп үтәргә тиеш табам.
Дәрдмәнднең кешелек ягы бик югары булып, ул гади татар байларына бер дә охшамый иде. Ул алдау, хәйлә, риялану, икейөзлелек итү шикелле нәрсәләргә дошман. Аның үзенә андый сыйфатлар юк. Һәр нәрсәне туры әйтергә ярата. Сүзендә, мөгамәләсендә соң дәрәҗәдә туры. Аның эйткән сүзе, биргән вәгъдәсе һәртөрле документлардан, вексельләрдән нык.
Артык юмарт кеше булмаса да, ул вакыттагы ысул буенча жәмагать, халык файдасына иганә бирудән тартынмый. Жәмгыяте хәйриягә, рус мәктәпләрендә укучыларга һәрвакыт матди ярдәм итеп торды. Чит мәмләкәт мәктәпләрендә үз хисабыннан берничә шәкерт укытты. Ул мондый эшләрен гәзиткә язарга түгел, телгә алып сөйләргә да яратмый иде.
(Рамил Миңнуллин)
🌟🌟🌟
#бу_көн_туган_көн
Күренекле татар шагыйре, эшмәкәр, берничә алтын приискасы хуҗасы, иганәче Дәрдмәнд (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев)
(23.11.1859.-09.10.1921)

Татар ядкарьләре

23 Nov, 07:05


Рәсемдәге бу кызның холкы турында нәрсәләр әйтер идегез?

Татар ядкарьләре

23 Nov, 05:01


💨"23 ноябрьдә томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар", ди халык сынамышы.

Кайларда булса да төштеме бүген томан? Ә чыпчыклар чыркылдаштымы?

Татар ядкарьләре

22 Nov, 16:29


Кичәге Татарча квиз барышын тәкъдим итәбез👏
Уен 🔥 булды!

📸 Чарадан фотолар биредә, катнашкан уенчылар, тизрәк безнең фотоальбомга кереп карагыз!

🙌🏻Сезгә тагын бер кат рәхмәт әйтәбез һәм киләсе уеннарда кабат көтәбез!

Татар ядкарьләре

22 Nov, 15:37


Рәссамыбыз Самакаев Илгизәр Майбер улының "Гали Җәмлиханов портреты" дигән әсәре.

#артклуб_ТЯ
Гали Җәмлиханов (1914-1992) — виртуоз гармунчы, концерт гармуннарында уйнау остасы, ТАССРның атказанган артисты.

Татар ядкарьләре

22 Nov, 13:00


Бербөтен җиһанның мең телем өметен
Син узар сукмакта калдырам.
Син әле йоклыйсың, мин инде зарыгып
Син үтәр көннәрне сагынам.
Сагынам җилләрнең таң белән исүен,
Тибрәтеп тәрәзәң пәрдәсен.
Син әле белмисең,
Синең һәр карашың −
Күңелгә иң якын бер рәсем.
Бербөтен гомернең мең өлеш җылысын
Калдырам син узар юлларда.
Таңнарда уянып, дөньяга куанып,
Чыгарсың бәхетең юлларга.
Багарсың күкләргә, йолдызлар күзләрсең,
Кып-кызыл алмалар өзәрсең.
Эзләрсең, табарсың, сер булып тамарсың,
Җуярсың һәм кабат эзләрсең.
Уң булсын бу җирдә син табар, син багар
Һәр энҗе, һәр тараф, һәр болын.
Юлыңа җанымның җылысын түшәдем,
Аңла һәм югалтма син,Улым.

Лилия Гыйбадуллина
❤️
Бүгенге көн форсатыннан файдаланып, уллары булган әти-әниләргә уллары игелегендә яшәүләр насыйп булуын, алар уңышларына куаныр сәбәпләр туып торуын, нәселләренә төс дәвамчы булуларын теләп калабыз!
👏👏👏
#22.11.2024_ уллар_ көне

Татар ядкарьләре

22 Nov, 11:34


📆Татар халкы көнкүрешендә бик күптәннән бирле елның билгеле бер фасылына бәйле зур көч, шактый күп кешеләр катнашында тиз арада башкарылырга тиеш булган авыр, мәшәкатьле эшләр бар.

#өмәләребез
Бабалардан килгән гадәт буенча мондый эшләрне өмә итеп үткәргәннәр.
🔅Өмә сүзе - өм тамырлы бергәләп дигәнне аңлатучы гомумтөрки фигыльгә барып тоташа. Гадәтнең асылында авыл халкының хуҗалыктагы зур эшләрне бергә оешып, чиратлап башкаруы ята.

Өмәләрне ел фасылына карап:
📍язын башкара торганнарга (киндер туку, сүс туку, өй юуу, йон алу, йон тетү, эрләү, һ.б.);
📍җәен башкара торганнарга (печән чабу, ашлык уру, сугу, йон алу, өй күтәрү, һ.б.);
📍көзен башкара торганнарга (уңыш җыю/ алу, сугымга бәйле: казлар эшкәртү, сыер- сарык малларын сую, аларны эшкәртү һ.б.);
📍кышын башкарыла торганнарга (пилмән бөгү, һ.б.) бүләләр.

🪿Каз өмәсен дә көзен, казлар беркадәр түл җыйгач, һава торышы суйган кош түшкәләрен салкында сакларлык булгач (кар яткач), уздырганнар. Уздыру көнен дә, кырпак төшкәннән соң, кар яткач билгеләгәннәр. Каз өмәләре авылда бер атнага сузылган, шушы атна эчендә бар хуҗалыкларның да казлары суелып, кышка катырылып куелган.

Ни өчен өмәләр ясап, казларны эш итүне тиз тотканнар соң?
‼️Моның сәбәбе - дистәләгән казларга, майлары кимемәсен дип, сугым алдыннан бөртекле ашлык ашатканнар. Бер көн артык ашату да хуҗаларның кышлык запасын шактый киметкән. Шуңа күрә үзара килешенгән чиратка бәйле сөйләшенгән көнне хуҗалыкның бар казларын эш итү кирәкле, уң гамәл исәпләнгән.

Өмәчеләрнең тиз, бер-берләре белән кулалмаш эшләү барышында сүзгә килми, авырлык китерми, эш барышы тәртибен  саклауга бәйле тотрыклы кагыйдәләр дә булган. Ә алар һәр өмәнең эчтәлегенә бәйле аерым булганнар.

ℹ️Алдагы атнада каз өмәсе  кагыйдәләре
хакында сөйләрбез.

@tatar_yadkarlare

Татар ядкарьләре

22 Nov, 08:56


#балачак_уйнар_чак рубрикасында бүген балалар белән шәмаил ясарга өйрәнәбез.

Кирәк:
-рамкалы пыяла;
-акрил буяулар һәм нәзек пумала;
-трафарет (без аны беркетербез);
-төсле юка картон (моны кипкән рәсем өстенә куябыз, чөнки язуны буямыйча калдырабыз, ул язу фоны булачак).

Адымнар:
1. Трафаретны пыялага төшерәбез.
2. Язу булырга тиеш урыннарны калдырып, бизәкләрне теләгәнчә буйыйбыз.
3. Буяулар кипкәннән соң төсле кәгазьне беркетеп, әзерләгән шәмаилебезне рамкага куябыз.
🖼
Менә дигән иҗат җимешебез әзер!

М
астер-класс авторы Галиева Руфинә ("Сабыйлар" балалар үзәге)

Татар ядкарьләре

22 Nov, 07:55


💫Кичә, 21 ноябрь көнне "Хәзинә" милли сәнгать галереясында 10 команда катнашында искиткеч кызыклы, заманча уеныбыз - Татарча квиз узды. 10 раундтан торган уен нәтиҗәсендә 3 җиңүче команда билгеләнде. Менә алар, каршы алыгыз👏
Җиңүчеләр:
1️⃣урын - "Хәзинә" ("Хәзинә" сәнгать галереясе хеәмәткәрләре )командасы
2️⃣урын - "Дастан" ( Г. Ибраһимов исемендәге ИЯЛИ галимнәре командасы)
3️⃣урын - "Яшь йөрәкләр" (
Казаннан Шәрифуллиннар гаиләсе һәм "Өч батыр" (теләге булган катнашучылардан торган җыелма команда) командалары.

Ә Кайбыч районының Үзәкләштерелгән китапханә командасы махсус бүләккә лаек булды.

Котлыйбыз!🎉

Катнашкан уенчыларыбызга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез һәм буласы уеннарыбызга көтеп калабыз!

Татар ядкарьләре

22 Nov, 07:04


Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, гореф-гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне, мәдәният һәм сәнгатебезне саклауда һәм үстерүдә күп эшләр алып баручы Кадрия Рәес кызы Идрисова (22.11.1958)

#бу_көн_туган_көн

1,891

subscribers

4,521

photos

1,783

videos