Айназ Габидуллина @ainazeyka Channel on Telegram

Айназ Габидуллина

@ainazeyka


Айназ Габидуллина (Russian)

Добро пожаловать в канал "Айназ Габидуллина"! Этот канал посвящен творчеству и жизни талантливой личности - Айназ Габидуллиной. Здесь вы найдете уникальные материалы о ее работах, достижениях, и вдохновляющих моментах. Айназ - молодой, перспективный художник, чьи картины поражают своей красотой и глубиной. На ее канале вы сможете узнать о новых выставках, участии в конкурсах и других интересных событиях. Присоединяйтесь к нам, чтобы быть в курсе всех новостей и поддержать талантливую художницу! Подписывайтесь на канал "Айназ Габидуллина" прямо сейчас и окунитесь в мир искусства вместе с нами!

Айназ Габидуллина

20 Jan, 11:01


Кәеф өчен 💕

Айназ Габидуллина

14 Jan, 16:10


Күптән түгел бер балачак гадәтен кабатлавымны сиздем.
Туган нигезебезнең олы ягында төньякка караучы бер кечкенә тәрәзә бар. Язын һәм кышын шуннан бер күренешне күзәтергә бик ярата идем ел саен. Фәүзия апаның өе каршында сары утлы фонарь бар. Кыш көне шуның яктылыгында ябалак-ябалак кар яуганда яисә дулый-дулый буран уйнаса, күкнең мендәр сүрүе сүтелгән төсле туп-турыга җиргә кар бөртекләре омтылса- мин гипнозланган шикелле йоклар алдыннан тик торам шул тәрәзә төбендә. Вакыт үтә, ямьле язлар җитә, карлар да эреп бетә. Тик май аенда мин охшаш күренешнең әсире булып шул ук урында тәрәзәдән күземне алмыйча торам. Фәүзия апаның өй каршындагы алмагач чәчәкләре коела. Һәм бер мизгелгә кире кышка кайткан кебек булып китә, чөнки ап-ак чәчәк таҗлары кабатланмас кар бөртекләрен хәтерләтә. Гаҗәеп табигать!

Шактый вакыт үтте, күп кышлар һәм язлар узды, мин инде бәләкәй Айназ түгел. Торган җирем дә башка. Тик фатирыбызның йокы бүлмәсе тәрәзәсе төбендә нәкъ шулай басып торам. Ничек шулай туры килгәндер, ут баганасы да, язын хуш ис таратып чәчәк атучы агач та бар каршы якта.
Сары фонарь нурлары астында кышын кар яуганын, ә язын шомырт чәчәкләре коелганын карап сокланам. Кулымда кечкенә кызымны тирбәтәм, инде икенчесе үсеп килә, Аллаһка шөкер. Әмма ел саен шушы табигать күренешләре мине беренче тапкырдагыдай шаккатыра, гашыйк итә һәм туган йортыма алып кайта...

Айназ Габидуллина

10 Jan, 07:44


Мөстәкыйль заман

Әллә мин искелек калдыгы,
Әллә дөрес бу уем
Элек чынрак кебек иде
Кеше дә, эш тә, уен

Бала саен телефон юк,
Какой телефон, сәпид!
Бик кадерле була иде
Сирәк эләккән кәнфит

Хәерче дип белмәдек
Үзебезне ул чакта
Канәгать булып яшәдек
Шатлана белдек юкка

Кунакларга йөрешкәндә
Ашарга дип килмәдек
"Табыныгыз бушрак"- диеп
Без беркемнән көлмәдек

Булмаганны бар итеп
Чәй эчтек тәмле итеп,
Абый/апалардан калган
Үстек киемне киеп

Кич утырдык җыелышып,
Әтиләр "дурак" уйный
Залда әниләр сөйләшеп,
Балалар уйнап туймый

Өйләнсә әгәр берәрсе
Һәммәсе әзерләште
Бөтен авыл кыз озатты
Кәләшләр кәнфит чәчте

Ватс аптан открытка белән
Юк иде котлашулар
Сәбәпләре гел табылган,
Еш иде очрашулар

Хәзер тормыш җитеш безнең
Кеше саен машина
Таң аттымы барыбыз да
Күз тондырып ашыга

Йомышым бар, күрше , диеп
Кереп-чыгулар бетте
Һәркем хәзер үзе өчен:
Мөстәкыйль заман китте

Бәлки хәерче чакта
Булганбыздыр бердәмрәк?
Мулрак яшәгән саен бит
Коймалар да биегрәк

Әйтегезче, мин генәме
Сизәм шундый аерма?
Ялгышканымны аңласам
Булыр идем шат кына

АЙНАЗ ГАБИДУЛЛИНА. 2025, гыйнвар..

Айназ Габидуллина

01 Jan, 11:22


Гафу, душнить итсәм, әйеме. Но эчмәгәч нык рәхәт. 1 гыйнвар, баш та авыртмый, кичәге кыланышлар өчен дә беркем алдында оят түгел.
тордык та балалар бн урамга чыктык💁🏻‍♀️ җан рәхәте, тән сихәте

Айназ Габидуллина

31 Dec, 12:13


Якынлашып килүче Яңа ел белән 🎄

Айназ Габидуллина

25 Dec, 05:20


Мөнирә татарча мавыктыргыч сюжетлы китапка тап булган бит әле. Сез дә Яңа ел бүләге итеп якыннарыгызга алыгыз❤️ Лилия Закирова "Язылмаган китап"
ОЗОН
Артикул: 1766000917
Вайлдберрис
Артикул: 295561553

Айназ Габидуллина

23 Dec, 13:36


Гөл үсмәгәнгә дә Рәис гаепле🙈😂

Айназ Габидуллина

12 Dec, 07:25


Репертуар шушындый хәзер🤗

Айназ Габидуллина

06 Dec, 09:11


Өченче көнне Нуриянең башын үземнеке бн бергә бутап пәнҗешәмбе расписаниесы буенча әзерләнергә куштым🙈 кайткач сөйли, дәреслекләрем, дәфтәрләрем булмады, черновикта яздым ди. Мин аптырыйм әле, расписание үзгәргән ахрысы дип😂 тәки барып җитмәс иде, Нурия үзе аңлады балакаем.

Була бит әле шундый ханымнар, роддомнан чыгуга ук элекке рәвешләренә кайтып гадәти яшәү рәвешен җырлап алып бара торган. Мин андый түгел вупщем да, гафу итәрсез инде😅

Сәламәт кенә булыйк берүк, бу чор вакытлыча гына. Ул да сагындырыр әле

Җомга мөбарәк🤲🏻
Точно җомга бит бүген?😂

Айназ Габидуллина

05 Dec, 08:25


Озакламый Рәиснең юбилее җитә. Тик ни бүләк итәргә дип бөтенесе Мөнирәгә шалтырата😅👆🏻

Айназ Габидуллина

26 Nov, 11:36


Сәлам сезгә Мөнирәдән☺️❤️

Айназ Габидуллина

13 Nov, 18:47


Тагын бер кызыбыз бар
Аллаһның рәхмәте

Айназ Габидуллина

12 Nov, 06:06


Өр-яңа видео
Яңа күлмәк ничек сезгә?❤️

Айназ Габидуллина

07 Oct, 05:01


КУНАКТА

Айназ Габидуллина

19 Sep, 05:30


Бәрәңге уңышы турында💁🏻‍♀️

Айназ Габидуллина

18 Sep, 16:09


Йөкле чакта укый торган догалар🤲🏻

Айназ Габидуллина

10 Sep, 06:34


"Без үзебезне кайсы тыкрыкта җайлы гына таптык икән ул?"😅

Айназ Габидуллина

12 Aug, 04:28


Сезнең дә 1 генә булса да авылда пп тотам дип кайткан бардыр?😜

Айназ Габидуллина

30 Jul, 06:06


Манипулятор әни

Айназ Габидуллина

22 Jul, 06:59


Сакчыл татар халкына багышлана!
Һәрбер мәҗлестән соң кимендә 3-4 чүп чиләгенә сортировать итәсезме сез дә калдыкларны?🤗

Айназ Габидуллина

09 Jul, 16:08


Мөнирәдән җиләкле сәлам сезгә🍓🌸

Айназ Габидуллина

02 Jul, 09:16


Җәйге каникулларда онык караучы әби-бабайларга багышлап🌸

Айназ Габидуллина

24 Jun, 09:38


Мөнирә һәм клиентоориентированность

Айназ Габидуллина

05 Jun, 09:56


Сезнең дә күтегезгә күрә таман булгаладымы?😂

Айназ Габидуллина

29 May, 06:11


Татар телчесе каникул башлангач

Айназ Габидуллина

24 May, 05:27


Мөнирә бәби күрергә килгән😍

Айназ Габидуллина

21 May, 12:41


Сериянең ахыры🫶🏻

Айназ Габидуллина

16 May, 08:08


Мөнирә кызын сүгә 🙈

2,016

subscribers

55

photos

155

videos