📰 Балтаси – «Хезмәт» 📰 @xezmet_gazetasi Channel on Telegram

📰 Балтаси – «Хезмәт» 📰

@xezmet_gazetasi


📰 Балтаси – «Хезмәт» 📰 (Tatar)

📰 Балтаси – «Хезмәт» - мәгълүмат, аналитика вә хезмәт каналы. Берничә, тотарстан вә дәниятдән хәбәрләр ва алып тора газета барылмаларыны түбәндә һәм киңәйтерек хәбәрләр, фактлар вә аналитика материалдары бик яуап бире. Бертәрәф аналитика, айырмаш-сәяси вә актуаль материалдар бирә иң күп күрүлсәдә, телеграм каналы одача сайланып туры. Балтаси – «Хезмәт» каналы, тотарстан вә украинанын барлыҡ яңалыктары буенча мәгълүмат бирә.

📰 Балтаси – «Хезмәт» 📰

21 Nov, 18:12


Казан шәһәрендә Балтач якташлар җәмгыятенең чираттагы утырышы узды.

Биредә СВОдагы егетләргә ярдәм итү, райондагы иҗтимагый тормыш мәсьәләләре каралды. Районыбызга киләчәктә ярдәм итү мәсьәләләре дә күтәрелде. Җыелышны Балтач якташлар җәмгыяте җитәкчесе Фаяз Фәнил улы Шакиров алып барды. Биредә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов та катнашты.

📰 Балтаси – «Хезмәт» 📰

21 Nov, 18:00


Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 статьясы нигезендә административ штраф законда каралган срокта түләнмәгән очракта түләнмәгән административ штраф суммасының икеләтелгән күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган штраф салына, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алына яки 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.

Кодексның 20.25 статьясы нигезендә җавапка тарту штрафны бозу турында карар алган вакыттан 70 көн эчендә түләргә кирәк. 2024 елның 10 аенда 86 шундый шоферга карата административ протокол төзелеп судка жибәрелде. Шуларның 42сенә штрафларының суммасын ике тапкырга арттырып түләү каралды, 14 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынды, 25 кешегә мәҗбүри эш билгеләнде, калган материаллар судта.

Мондый күнелсезлеккә дучар булмас өчен штрафларыгызны ГАИдан 2-54-43 телефоны аша белешеп торырга кирәк. Штрафларны банкларда һәм ГАИдагы кассага килеп түләргә була.

Балтач Юл хәрәкәте инспекциясе

📰 Балтаси – «Хезмәт» 📰

21 Nov, 15:45


Хөрмәне ничек дөрес итеп сайларга?

Хөрмәнең «Мандариновая», «Королек», «Шарон», «Китайская» дигән төрләре аеруча популяр.

«Мандариновая» дигән төрен икенче төрле «баллы хөрмә» дип йөртәләр. Исеме юкка гына андый түгел: формасы белән бу төр җимеш мандаринга охшап тора. Аның эчендә төше булмый. Бу төр хөрмә якты ут сары төстә була.

«Королек» исемлесе аеруча да баллы була. Ул авызны бөрештерми. Җимеш коңгырт төстә, түм-түгәрәк була.

Хөрмәнең «Шарон» дигән төре алма һәм хөрмәне кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Аны сатып алсагыз, һич ялгышмассыз: бу хөрмә авызны бөрештерми, бик баллы була.

«Китайская» хөрмәсе бик үк баллы җимеш түгел. Ул авызны да бөрештерә. Хөрмәнең бу төрен тану кыенлык тудырмас — җимешнең ян-якларында сызыклары була. Моңа өстәп аның тышы да каты әле.

📰 Балтаси – «Хезмәт» 📰

21 Nov, 14:31


Раил Фәйзрахманов райондашларыбызга гуманитар ярдәм өчен ихлас рәхмәтләрен ирештерә.

Балтачлылар махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызны ярдәменнән ташламый.

Шушы көннәрдә Помощь СВО#своихнебросаем төркемен әйдәп баручы Айдар Хисмәтуллин махсус операция зонасында булып, чираттагы гуманитар ярдәмне илтеп кайтты.

Волонтер Донецк, Кременной, Херсон якларында, шулай ук Белгород өлкәсендә безнең Балтач егетләре белән очрашып, гуманитар ярдәмне тапшырды.

📰 Балтаси – «Хезмәт» 📰

21 Nov, 11:45


Шәхси ярдәмче хуҗалыклар сыер, кәҗә асрау өчен субсидиягә гариза бирә ала.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнардан савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотуга чыгымнар өлешен каплауга, товар һәм нәселле таналар сатып алуга һәм сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә субсидия алу өчен гариза кабул итә.

Ведомство белешмәсе буенча, өстәмә кабул итү 20 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр була.

Документлар «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.

📰 Балтаси – «Хезмәт» 📰

21 Nov, 11:05


Ясалма фәһем җырлар язды: кайсы җырчы татар сәхнәсенә чыгарга лаек?

https://intertat.tatar/news/yasalma-fahem-yr-yaza-5869621

📰 Балтаси – «Хезмәт» 📰

21 Nov, 10:30


Коймак пешергәндә түбәндәге киңәшләрне куллансагыз, коймак тәмле булыр:

- Камырына аз гына кайнар су өстәгәндә, коймак челтәрләнеп пешә

- Пешерер алдыннан табаны яхшылап кыздырыгыз

- Коймак тәмлерәк һәм матуррак булсын өчен, онны иләгәч, берникадәр тотыгыз. Ул кислородка туена

- Тозны аз салганда, коймак аксыл булып пешә. Шикәр комы күп булса, ката

- савыттагы камырны пешерер алдыннан болгатасы тугел!

Соңыннан коймакларны эретелгән атланмай белән мул итеп майлагыз

📰 Балтаси – «Хезмәт» 📰

21 Nov, 08:31


Нөнәгәр авылының ярдәмчел, кешелекле кызлары солдатларга җибәрергә тагын коры ашлар әзерләгән.

«Хезмәте, өлеше кергән һәркемгә рәхмәтләрне житкерәбез. Һәрвакыт шушындый ярдәмчел, бердәм булып яшәргә язсын. Алсу Шәфигуллина аерым рәхмәт әйтәсе килә. Өендә чын склад, ашау цехы булган, тырышып эшләгән эшләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын», дип хәбәр итә Нөнәгәрдән үз хәбәрчебез Зөлфидә Тләкова.

2,529

subscribers

31,564

photos

3,252

videos