Соңгы ун елда торак пунктларыбыз гражданнарның үзләреннән кергән үзара салымга да төзекләндерелә, җирле әһәмияттәге мәсьәләләр хәл ителә. Быел гына да әлеге проект районга 44 миллион сумнан күбрәк акча җәлеп итте. Шуның 12,795 миллионы халыктан җыелганы, калганы республика бюджетыннан бүлеп бирелгәне.
Уртак казнада акча бар икән, аны максатчан тотып була. Әлбәттә, һәр тиене исәптә, хисап органнары контролендә. Соңгы вакытта үзара салымны һәр авылныкын үзенекен үзенә тоту практикасы кертелде. Бу очракта, әлбәттә, кеше саны күбрәк булган авыллар ота. Әйтик, хәзерге вакытта Эзмә авыл җирлегендә иң зур торак пункт саналган Иләбәрдә 570кә якын кеше яши. Зурая бик тә уңайлы урында урнашкан авыл, инде яңа урамнар барлыкка килде. Шулай итеп, 2023 ел азагында 18 яше тулганнардан 500 сум күләмендә үзара салым җыйналгач, барлыгы 189 мең, Хөкүмәт дүртләтә арттыргач, 945 мең сум акча тупланган.
Тулырак 👉🏻👉🏻https://saby-rt.ru/news/rayon/urtak-kaznada-akca-gyna-bulsyn