ЯЛКЫН @yalkyn Channel on Telegram

ЯЛКЫН

@yalkyn


«Ялкын» журналының телеграм-каналы. Безнең сайт: http://yalkyn.ru

ЯЛКЫН (Russian)

Присоединяйтесь к телеграм-каналу «Ялкын»! Этот канал посвящен журналу с тем же названием. Здесь вы найдете самые свежие статьи, обзоры, интервью и многое другое из мира моды, красоты и стиля. nnЗаходите на наш сайт http://yalkyn.ru, чтобы быть в курсе последних новостей и трендов. «Ялкын» - это не просто журнал, это источник вдохновения и информации для тех, кто следит за модой и хочет быть в курсе самых актуальных событий в индустрии красоты. nnПрисоединяйтесь к нам сегодня и не упустите ни одной интересной статьи или обновления! Будьте в курсе всех модных тенденций вместе с «Ялкын»!

ЯЛКЫН

14 Feb, 17:09


❤️Беренче мәхәббәт ул... Без Г. Камал театры тамашачылары белән нәкъ менә шуның турында сөйләштек.

🤗 Ничек уйлыйсыз: беренче мәхәббәт озак яши аламы икән? (комментарийларда язып калдырыгыз)

ЯЛКЫН

14 Feb, 12:56


Хисләрне белдерү көне килеп җитте! Якыннарыгызга ярату сүзләрен әйтергә онытмагыз 🫂

Муса Җәлилнең үлемсез шигырьләре нәкъ менә шундый очраклар өчен туры киләчәк.

«Ялкын» белән бергә авторның иң дулкынландыргыч әсәрләрен сайладык. Шигырь - үз хисләреңне белдерү өчен идеаль ысул. Сөйгәннәрегезгә җибәрегез 💞


День выражения чувств настал! Не забывайте говорить близким о том, как вы их любите не только по праздникам 🫂

Бессмертная классика от Мусы Джалиля как раз подойдёт для таких случаев.

С @yalkyn выбрали самые трогательные стихотворения автора — идеальный способ признаться в своих чувствах. Пересылайте любимым 💞

ЯЛКЫН

14 Feb, 11:30


❤️ Нәкъ бүген ул кызга/егеткә үзеңнең хисләрең турында әйт. Ничек икәнен хәзер сөйләп китәбез!

👩👨 Казанлылар, ПОВ Казанның АРТ үзәге белән берлектә мәхәббәт почтасы булдырганнар. Почта 16 нчы февральгә кадәр эшли. Хисләреңне җиткерергә ашык!

тулырак монда

ЯЛКЫН

14 Feb, 05:38


🔥🥹 Нәрсә соң ул – ярату? Ул бер-береңне саклау, җылыту... ә калганы рәсемнәрдә!

❤️ Открыткаларны үзеңнең сөйгән ярыңа, кадерле дустыңа юлла әле, алар да сөенсен.

пе.си: рәсемнәрне безгә ясалма фәһем ясарга ярдәм итте

ЯЛКЫН

11 Feb, 13:58


😶 Ничек инде җиңелдем? Мөмкин түгел!

🎲 Дуслар белән җыелганда уйнар өчен өстәл уеннары исемлеге монда

ЯЛКЫН

11 Feb, 12:51


🤗🤭 Сукоярлар, сезнең өчен февраль ял итү вакыты булырга тиеш – йолдызнамәнең икенче өлеше әзер!

👽 Үлчәүләр белән балыклар, сез мондадыр бит әле?

ЯЛКЫН

11 Feb, 11:04


🌟 «Ялкын»лылар, ничек сез? Без монда февральның икенче өлеше өчен йолдызнамә алып килдек.

💡🔥 Тикшереп карагыз – туры килерме икән?

❤️ – сездән 10 йөрәк, һәм без икенче өлешен чыгарабыз.

ЯЛКЫН

07 Feb, 10:44


🤭🫶 Серләшик: сез кайсы төркемгә керәсез?

🐆 Бүген Татарстан Республикасының дәүләт гербы көне, телефоныңа яңа чехол сатып алыр өчен менә дигән сәбәп.

ЯЛКЫН

04 Feb, 06:48


🤩 Юхху, менә ул февраль обойлары! Алыштырып куегыз әле тиз генә, сыйфатлыларын комментарийларда таба аласыз

ЯЛКЫН

03 Feb, 13:30


🤗😍 Без сезгә үзебезнең яңа проектыбызны тәкъдим итәргә әзер! «Ялкын» журналы командасы Татарстан мәктәпләре буенча сәяхәткә чыга.

📖📚 Бүген сезне 113нче мәктәп белән таныштырабыз! Киттек карарга!

пе.си: комментарийларда кайда укыганыгызны язып калдырыгыз - сезгә дә килеп китәрбез

ЯЛКЫН

30 Jan, 13:54


🥐🤗 Бонжур, круассан ашыйбызмы?

Бүген круассан көне билгеләп үтелә! Бездән сез яраткан асмр.

❤️ - каһвәгә кызыксаң

ЯЛКЫН

29 Jan, 17:16


📱😍 Бүген һәр икенче кеше блогер булып беткәндер дә инде. Ә социаль челтәрләр безнең шәхси көндәлекләребезгә әйләнеп бара.

🪩🔥 Шәп контент булдыру серләре белән бүлештек, тулырак монда.

📥 Ә карточкада сез илһам чыганагы була алырдай, Татарстанда шәп медиа-контент булдыра торган төркемнәр белән таныша аласыз

ЯЛКЫН

28 Jan, 09:27


🌼🔥 Бүген ромашка көне билгеләп үтелә. Шул хөрмәттән сезгә бездән җәйнең кисәге - ромашкалар бәйләме!

❤️💔 Хмм, ярата-яратмый, ярата-яратмый...

ЯЛКЫН

27 Jan, 16:17


📚🔥 Мәктәптә көннәрегез ничек уза?

🌲 Саба якларыннан мондый видео килеп төште, сезгә дә күрсәтәбез!

ЯЛКЫН

27 Jan, 09:54


🪩🌞 Җәй инде ерак түгел. «Ялкын» командасы @kznscratchdjschool диджеинг мәктәбе белән кызу татар дискәтүкләре өчен плейлист төзеде.

🔥🧡 Яңа атнага бии-бии керегез, яме?

ЯЛКЫН

26 Jan, 11:18


🤗❤️ «Ялкын»нан сиңа кечкенә генә киңәшләр, дустыбыз!

🥹 Онытма: син безнең өчен бик кадерле.

ЯЛКЫН

02 Jan, 15:49


💫🪐 Кызлар һәм укчылар, без сезнең турында да онытмадык.

❤️Йолдызлар сезгә ниләр сөйли икән, карточкаларда укыгыз.

пе.си: дизайнны Айзилә Сабитова ясады

ЯЛКЫН

02 Jan, 13:26


☺️🔥 Кучкарлар, көтелмәгән карьера тәкъдименә ризалашыгыз, яме? Йолдызнамә шулай сөйли.

🧡 Калганнар, сезнең гыйнварга күрсәтмәләрегез карточкаларда.

Тиздән икенче өлеше дә булачак.

ЯЛКЫН

01 Jan, 17:37


❄️🔥 Елның беренче аен ничек үткәрергә икән, дип уйлап торган булсагыз, эшегезне җиңеләйтәбез!

📥 «Ялкын» командасы айлык чек-лист төзеде: бер көн - бер пункт.

ЯЛКЫН

01 Jan, 14:13


🔥🙊 Скриншот яса әле, сине 2025 нче елда нәрсәләр көтә икән?

ЯЛКЫН

01 Jan, 12:57


😍 Яңа ел, яңа ай, яңа обойлар! Кайсысын үзеңә алып куячаксың?

сыйфатлыларын комментарийларда таба аласың

ЯЛКЫН

27 Dec, 12:35


❤️ - бу син булсаң

ЯЛКЫН

27 Dec, 09:41


☃️❄️ Кыш бабайдан нәрсә сорыйсын уйлап куйдыгызмы әле?

🇷🇺🎁 Вместе с Движением Первых составили виш-листы подростков Татарстана. Ничек сезгә?

ЯЛКЫН

25 Dec, 18:56


🔥🤗 Календарьда 25 нче декабрь! Димәк, бәйгенең җиңүчеләрен билгеләр вакыт.

«Яратам» косметикасы белән тулган 3 бокс кемгә эләгә? Менә алар:
@guzel19977
@liabipovs
@za_mimi

❤️ Котлыйбыз сезне, кызлар! Бүләкне алыр өчен - @zakiralina белән элемтәгә чыгыгыз

🔥🥰 Барлык катнашучыларга да рәхмәт, безнең белән калыгыз - алда әле күп бәйгеләр булачак

ЯЛКЫН

25 Dec, 11:17


🎄🔥 Менә-менә яңа елга аяк басабыз. Ялларны планнаштыра башларга вакыт.

Шәп ял урыннарын барладык - тулырак монда.

пе.си: дизайнны Айзилә Сабитова ясады

ЯЛКЫН

25 Dec, 10:15


БҮГЕН НӘТИҖӘЛӘР ЯСЫЙБЫЗ!

Катнашып өлгерегез❤️

ЯЛКЫН

04 Dec, 19:30


🎄☁️ Урамда кар булмаса да, әйдәгез үзебездә яңа ел кәефен булдырыйк.

❄️ Шушы 8 пунктны үтәсәгез, кар да явар, бәлки.

ЯЛКЫН

04 Dec, 12:17


🔥🏠 Тук-тук, «Ялкын» сиңа кунакка килә.

😎 «Ялкын»га яртыеллыкка язылу хәзер нибары 488 сум гына.

📮
🔥 Ай саен сез почта тартмагызда журналның яңа санын табарсыз - бу бит искиткеч хәбәр!


👀🤗 Үзебез дә яздырып бирәбез, @zakiralina сездән сообщенияләр көтә!

ЯЛКЫН

03 Dec, 14:00


✏️📝 Иртәгә 11нче сыйныф укучылары йомгаклау иншасы яза.

❤️🤗 Унберләр, сез булдырасыз! «Ялкын» редакциясе сезгә ышана һәм уңышлар тели.

📥Бу - бездән сезгә киңәшләр.

❤️ - унберләргә уңышлар теләр өчен

ЯЛКЫН

03 Dec, 12:28


#ялкынлыплейлист

🗓🔥Сездә атнаның беренче көне ничек үтте? Комментарийларда бүлешегез әле)

☁️👀 Шундый соры көннәрдә кәеф күтәрү өчен плейлист җыеп килдек.

🎶 Киттек тыңларга!

ЯЛКЫН

03 Dec, 10:56


🔥🔥 Оныткан булсагыз, бүген декабрьнең беренче сишәмбесе. Ә бу - музейларга бушлай кереп була торган көн.

🧠👨‍🏫 Дәресләрдән соң нәрсә эшләргә икәнен беләсез инде хәзер. Ә музейлар турында күбрәк мәгълүматны монда таба аласыз.

ЯЛКЫН

02 Dec, 13:01


❣️ Ә, синеңчә, бүген нәрсәләр эшләр өчен шәп көн?

ЯЛКЫН

01 Dec, 12:27


❄️ Сәлам, декабрь!

🔥 «Ялкын» сиңа яңа декабрь обойларын тәкъдим итә.

🤗 Кайсысы сезгә күбрәк ошады, комментарийларда телефон экраннарыгыз белән бүлешегез!

сыйфатлыларын комментарийларда таба аласыз

ЯЛКЫН

28 Nov, 12:55


🤖 Ясалма фәһем, өй эшемне эшләп бирче)

🤌👽 Ә ул эшләп бирә дә! Алсу Касыймова тормышны җиңеләйтә торган нейрочелтәрләр исемлеген җыйды.

ЯЛКЫН

28 Nov, 09:25


🌨❄️ Кар, син кайда?

☃️ - карны көтсәң, синнән кар бабай

ЯЛКЫН

27 Nov, 13:44


«Башка яктан» подкастын карадыгыз/тыңладыгызмы әле?

👀 Юк?! Киттек карарга!

ЯЛКЫН

27 Nov, 08:28


🥰🔥 «Сәләт»леләр, сез мондамы?

👀 Күз алдыгызга китерегез, «Ялкын» журналы тышлыгында яраткан апа-абыйларыгыз.

🤗 «Сәләт»нең кышкы аланнары белән бергә моны чынга ашырырга булдык, киттек карарга!

❤️ - бу елны да «Сәләт»кә барам!

ЯЛКЫН

26 Nov, 13:52


🇷🇺🥯 Әйдәгез телеграмның интерфейсын татар теленә күчерәбез.

😎 Ә бу тәрҗемәнең авторлары - Рөстәм Хәйруллин һәм Рәсим Хөсәенов.

🔗 Алар белән кызыклы әңгәмәне монда укый аласыз.

🔗 Телеграмга татар телен йөкләү өчен сылтама: https://t.me/setlanguage/tatar

ЯЛКЫН

25 Nov, 14:29


⚠️😐 Гафу итегез, мин баг ясадым. Хихик. (Ничек сезгә минем it-сленг?)

💅💪 Кызлар, программист егет табар өчен сүзлек бу, ә егетләргә ул заманнан артта калмас өчен кирәк.

Башка сүзләр белән монда танышып була.

ЯЛКЫН

25 Nov, 08:19


#ялкынлыплейлист

🥳 Юхху, инде икенче атнага кыш!

🍂❄️ Әйдәгез көзне озата башлыйк. Синең өчен моңлы кечкенә генә плейлист җыйдык.

Киттек тыңларга!

ЯЛКЫН

24 Nov, 14:47


🤗💸 Башыңа кидеңме? Акчаң бармы? Һәм көн дә яңгырый торган мең дә бер сорау.

❤️🥰 Алар безнең әниләребездән еш яңгырый. Әниләр көнендә яраткан сүзләрен искә төшереп китик әле.

ЯЛКЫН

24 Nov, 13:59


🥰❤️ Әниләребез, бу җылы сүзләр сезнең өчен!

💕 Ә сез үз Әниләрегезгә ниләр әйтер идегез?)

ЯЛКЫН

23 Nov, 18:16


😟 Әнием, син мине бөтенләй аңламыйсың!

👍🔥 «Ялкын» командасы әниләр белән дөрес аралашу үрнәкләрен җыеп килде.

ЯЛКЫН

23 Nov, 12:23


🥰🤗 Иртәгә ноябрнең иң гүзәл бәйрәме - Әниләр көне!

💐📃 Нәрсә бүләк итәсен уйлап куйдыгызмы әле? Ә без сезгә чәчәк бәйләменә кыстырган открыткага язып куяр өчен матур шигырьләр җыеп куйдык.

алар монда...

ЯЛКЫН

22 Nov, 13:44


❤️😍 Нурминскийга татар теле, әдәбиятыннан дүртле куеп була.

🐆👨 Татар мәкальләрен бер дә белми түгел.

Афәрин!

ЯЛКЫН

21 Nov, 16:21


🔊 Кем син? Каян син? Ничек селкенәсең?

🤯😎 Альберт Нурминский үзенең TATLANTA исемле музыкаль лейблын ача. Анда һәрбер теләгән кеше артист була алачак.

🏒🧊 Шулай ук Нурминский «Молодежка» сериалына эләгү серләре белән дә бүлеште.

тулырак язмада...

ЯЛКЫН

13 Nov, 18:57


🤭 Бу кичне беләсеңме ничек үткәрергә кирәк?
🎙 Әлбәттә, подкаст тыңлап!

🌟🥐 Чәй, тәмнүшкәләр һәм «Башка яктан» подкасты. Татар әдәбиятыннан өй эше дә эшләнә торыр!

👀 Алдагы чыгарылышларда нинди әсәр турында тыңлар идегез, комментарийларда бүлешегез!

ЯЛКЫН

13 Nov, 15:24


🔥 ИҢ ГАДИ ШАРТЛАР БУЛГАН БӘЙГЕДӘ КАТНАШТЫҢМЫ ӘЛЕ?

Иртәгә нәтиҗәләре булачак!

ЯЛКЫН

13 Nov, 15:18


🌊🩵 «Шәп блогер» медиамәктәбе кызыклы лекцияләр циклын тәкъдим итә!

🫵 Cин дә аларга кушыл! Бәлки, киләчәктә блогер да булып куярсың.

👠🧣 Алдагы лекциянең темасы: «ШӘХСИ БРЕНДНЫ ФОРМАЛАШТЫРАБЫЗ: КИЕМНЕҢ РОЛЕ»

📣 Спикер: стилист-имиджмейкер Гөлчәчәк Гәрәева.

15 ноябрь | 12:00 | ТАТМЕДИА бинасы, Декабристов ур., 2, «Кәеф» студиясе (3 этаж)

ЯЛКЫН

13 Nov, 14:34


🪩😍 Менә ул! «Ялкын» журналының иң яшь коллективы!

🤘 Зумерларны тәкъдим итәбез!

🔥 Баш мөхәрриребез - Энҗе Габдуллина;
🔥 Баш мөхәррир урынбасары - Зилә Дәрҗеманова;
🔥 Әдәби мөхәррир - Әдилә Закирова;
🔥 Корреспондентлар - Лалә Кәримова һәм Алсу Касыймова;
🔥 SMM-белгеч һәм верстальщик - Алинә Закир;
🔥 Офис-менеджер - Венера Исламова.

🧡😎 Безнең редакция әле тулы түгел, зумерлар белән эшлисең килсә - яз!

Фотограф - @aliya_mizgel
Визажист - @galzaliya

ЯЛКЫН

11 Nov, 13:56


🥳 Бездә яңа бәйге!

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына билетлар уйнатабыз.

😎 Шартлары бик гади:

1️⃣➡️ «Ялкын» һәм «Кариев театры» каналларына языл;
2️⃣➡️ Комментарийларда яраткан татар телле стикерыңны калдыр!

Җиңүчеләрне 14.11 билгелиячәкбез!

ЯЛКЫН

11 Nov, 13:01


🖥🧑‍💻 Без әле дә «Ялкын»лы айти чараны искә төшереп утырабыз! Эх, кабатлыйсы иде барысын да...

🥹📹 Ул көнне сагынып утырганда, чарабыздан шундый шәп видео килеп төште.

👀 Әйдәгез аны бергәләп карыйк!

пе.си: яңа елга тагын бер тусовочка ясыйбызмы?

😎 Видеоның авторы - @rasimproject

ЯЛКЫН

11 Nov, 09:51


«Ялкын, ачып кара, аның битләрендә...»

🥹🪩 Бу җырны хәтерлисезме? Аның авторы - ice_a11, Салават исемле яшь җырчы.

😎🤭 Күптән түгел ул «Матуркаем» җырын анонслады. Әйдәгез бергәләшеп тыңлыйк!

ЯЛКЫН

11 Nov, 08:43


📸 Сезгә тагын бер кочак фотолар җыеп килдек.

🔥 Алар «Татар-информ»ның рәсми сайтында

ЯЛКЫН

11 Nov, 07:22


#ялкынлыплейлист

🎧🎶 Атнаны шундый җылы һәм рәхәт җырлар белән башлап җибәрик әле!

😎🤘 Укырга барганда тыңлар өчен менә дигән җырлар бу.

«Ялкын»лы плейлистны сагынып өлгергәнсездер бит?)

ЯЛКЫН

10 Nov, 12:11


🔥🪩 Хей! Ноябрьнең иң айтилы чарасыннан фотолар әзер!

📸 Объективка керми калган кеше юк монда!

🧡 Бәйрәмгә килгәнең өчен зур рәхмәт!

Башка фотоларны монда таба аласың.

ЯЛКЫН

10 Nov, 08:44


🎼🎸 Яхшы музыка, кино һәм каһвә эчеп сөйләшеп утырырга яратучылар, бу сезнең өчен!

🪩 10 ноябрь көнне сәгать 18:00 дә барыгызны да Петербург урамында урнашкан Surf’та Welcome Day’га көтеп калабыз!

📀 18:00 – Scratch DJ School командасыннан Виниллы сет!

Сэнсэйлар:
• BubbleGum B. aka Aaron Voodoo
• M.A.D.
• ANTON ABRAMOV

📀 20:00 – Электрон музыка үсеше турында документаль фильм. Электрон сәхнәнең үсеше нинди шәхесләрдән башланган һәм бүгенге көндә бу индустрия кая хәрәкәт итә – шуны белербез!

📀 21:30 – Ачык фикер алышу: тәэсирләребез белән бүлешәчәкбез!

📍Барыгызны да Петербург урамы, 50к28 адресы буенча көтәбез. Керү ирекле!

ЯЛКЫН

08 Nov, 19:11


🤘🤪 Бүген кулыбызга ноябрь санын алдык!

🆕 Ул алдагы саннарга бөтенләй охшамаган.

Яңа редактор.
Яңа команда.
Яңа концепция.
Яңа темалар.
Яңа визуал.

🧡🔥 «Ялкын»ның яңа гасырын бергә башлыйк!

Теркәл һәм премьерага кил!

пе.си: яңа санны сатып алучылар өчен лотерея булачак. Бүләкләр һәм партнерлар - ут!

ЯЛКЫН

08 Nov, 15:47


🔥 Әзерлекнең иң кызу чаклары бара. Иртәгә барыгызны да IT-чарада көтеп калабыз!

📍 Балалар it-паркына маршрутлар видеоларда.

😎 Сез болай да югалып кала торган кешеләр түгел инде. Булсын өчен генә, яме?

АЛДАН ТЕРКӘЛЕРГӘ ОНЫТМАГЫЗ, бәлки, Алисә нәкъ сезнең өегезгә кайтыр!

ЯЛКЫН

08 Nov, 13:42


🪩💯 Йөз! Җыелабыз!

👀 Ә сез безнең иң текә чарада нинди зур бүләкләр уйнатылачагын беләсезме?

🤘🔥 Килегез!

Бүләкләр арасында:

🔸«Алисә - лайт 2» Яндекс станциясе,
🔸«Hoco» наушниклары,
🔸10 000 амперлык повербанк,
🔸«Яратам» косметикасы бокслары,
🔸«Түбәтәй»дән тәмнүшкәләр,
🔸«Шах» пәхләвәсе һәм башка шәп бүләкләр!
🔸«Крафтлы чәй»,
🔸Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрына билет,
🔸«Татарфорум» стикерпаклары,
🔸«Айда Сувениры» күчтәнәчләре,
🔸Безнең мерч!

🥳😍 Партнерлар - ут!

ТЕРКӘЛҮ МОНДА

ЯЛКЫН

07 Nov, 14:04


😍🔥 П-п-п-программа!

👀 Ноябрьның иң дәртле тусовкасында нәрсәләр көтелә?

🪩🥳 Тизрәк карточкаларны кара!

📥🔥 ИҢ МӨҺИМЕ: ТЕРКӘЛГӘН КАТНАШУЧЫЛАР АРАСЫНДА ЯНДЕКС-ЛАЙТ «АЛИСӘ» СТАНЦИЯСЕН УЙНАТАБЫЗ!

МОНДА ТЕРКӘЛЕГЕЗ!

9 нче ноябрь | 14:30 | Балалар IT-паркы (Спартаковская ур. 2 нче бина)

ЯЛКЫН

06 Nov, 09:57


🔥🪩 Менә ул - ял көнен үткәрер өчен шәп чара афишасы!

🤘 Без сезне ноябрь саны презентациясенә чакырабыз!

- Роботлар көрәше;
- «Түбәтәй»дән тәмлүшкәләр;
- DJ'лы дискәтүк;
- VR дөньясы.

🫶 Тизрәк чарага теркәлергә ашык! Катнашучылар арасында «Алисә» станциясе, наушниклар һәм powerbank уйнатачакбыз!

🧡 «Ялкын»ның тарихын бергәләп языйк!

9.11 | 14:30 | Балалар it-паркы (Спартаковская ур., 2)

ЯЛКЫН

06 Nov, 09:18


Иртәнге хыял😍

ЯЛКЫН

05 Nov, 19:38


🥳🥹 АААА! СПОЙЛЕР!

🪩 Сине ноябрьнең иң шәп ТУСОВКАСЫНА чакырабыз!

🔥🫶 «Ялкын»лылар, әйдәгез журналның яңа гасырын бергә башлыйк!

9.11 | 14:30 | Балалар IT-паркы

ЯЛКЫН

05 Nov, 18:33


👩🔥 Җиңүче билгеләнде!

🐆 Казан мэриясе мерчын @sadri_madi ота!

🥳🧡 Котлыйбыз сине! Фотоларың искиткеч!

Тиздән синең белән элемтәгә чыгарбыз.

ЯЛКЫН

05 Nov, 18:01


⚡️ УЕН: Бу комбо нәрсәне аңлата?

пе.си: яллар белән бәйләгез

ЯЛКЫН

05 Nov, 14:05


Бу ялларга бернәрсә дә планлаштырмагыз, аларны бергә үткәрәбез, яме?

ЯЛКЫН

05 Nov, 10:47


Кыскасы… Безнең сезгә әйтер сүзләребез бар...

ЯЛКЫН

03 Nov, 15:04


👀😎 Сәлам, бездә яхшы яңалыклар бар!

🍎 «Оялчан алма» боты әзер, син аңа борчыган сорауларыңны юллый аласың, ә безнең команда һәм психолог сиңа җурнал битләрендә җавап табарга булышыр.

Тизрәк яз: @yalkin_oyalchanalma_bot

🧡🥰 ОЯЛМА, СИН БЕРҮЗЕҢ ТҮГЕЛ!

ЯЛКЫН

02 Nov, 13:15


🔄 «Башка яктан» подкастыннан кечкенә генә өлешләр.

Әйдәгез тулы вариантын бергәләп карыйк!

ЯЛКЫН

02 Nov, 12:11


😎📥 Ниһаять, без сезгә яңа проектыбызны тәкъдим итәргә әзер!

🥸 «Башка яктан» подкастлар сериясе ул - алып баручы Алсу Касыймова белән мәктәп программасында булган әдәби әсәрләрне төрле яктан анализлау.

👀 Беренче чыгарылышта Һади Такташның «Алсу» поэмасын башка яктан ачтык, подкаст бик кызыклы килеп чыкты, сез дә карагыз!

🫶 Белгеч буларак шагыйрә, филология фәннәре кандидаты - Халисә Ширмәнне чакырдык, ә мәктәп укучысы ролендә «Ялкын»ның дусты һәм тугры укучысы - Әмирхан Исхаков.

ЯЛКЫН

02 Nov, 08:00


🎉🤭 Бәйге тәмам! Нәтиҗәләре дүшәмбе билгеле булачак.

ЯЛКЫН

01 Nov, 12:55


🍂❄️ Ноябрь килеп җитте - димәк, тиздән яраткан чаяннарыбызның туган көннәре башланачак.

🔥 «Ялкын» журналының һәр санында билгеле бер йолдызнамәгә күзәтү ясала икәнен белә идегезме?

🦂🧡 Ә монысы бездән кечкенә генә шаяру, чаян дусларыгызга җибәрегез!

ЯЛКЫН

01 Nov, 10:29


🌤❄️ Тук-тук, сәлам, мин - ноябрь ае.

📱Сезгә иң шәп ноярь обойларын туплап килдек!

Сыйфатлыларын комментарийларда таба аласыз.

ЯЛКЫН

31 Oct, 10:48


🙈🤭 Буу! Курыктыгызмы?

👀 БДИ бирүчеләрне моның белән генә куркытмассың шул. Карточкаларны карарга киттек!

🎃 Кабак бәйрәмеме әллә Хэллоуинмы?

ЯЛКЫН

22 Oct, 09:14


🪩🎧 Яңа атнага җырлый-җырлый керәбез!

🧚‍♀️ «Ялкын»лы плейлист сезгә атна җырларын тәкъдим итә!

❤️ - Марат Яруллинга сәламчиклар җибәрер өчен.

ЯЛКЫН

20 Oct, 10:17


🔥🧡 Менә алар! Дөньядагы иң кадерле кешеләр - ӘТИЛӘР!

🥰🍂 Без сезгә иң җылы сүзләр әзерләп куйдык. Күз яшьләрегезне әзерләп куегыз. Бу - безнең рәхмәт сүзләре!

Сезне дә кайгыртып, шаблон әзерләдек, аны комментарийларда таба алсыз.

ЯЛКЫН

20 Oct, 04:30


❤️😊 Әтием, Әти һәм Әткәй!

🎉 Бүген әтиләр көне билгеләп үтелә. Без аларга иң мөһим сүзләрне шундый сирәк әйтәбез.

Мин сине яратам - бетте.

❤️ - Әтиләребезгә рәхмәт әйтер өчен!

ЯЛКЫН

17 Oct, 13:57


📝🤘«Ул бит тулысынча яшел әләмнәрдән тора!», - диябез без хәзер крашларыбыз турында.

🧡 Ә Һади Такташ мәхәббәт һәм дуслык турында менә ничек язган...

ЯЛКЫН

17 Oct, 08:49


🔥👩 Бездә текә бәйге!

🧡 Нәкъ син Казан мэриясе мерчын ота аласың!

Бәйгенең шартлары:
🔸@yalkyn һәм @kzn_official_tat телеграм-каналларына язылырга;
🔸Комментарийларга татар мохитен чагылдырган Казан шәһәре фотоларын җибәрергә.

🗓 Җиңүчене 1 нче ноябрь көнне билгелибез - катнаш!

ЯЛКЫН

15 Oct, 11:05


🪩🎧 «Ялкын»лы плейлист белән яңа атнага керәбез!

🔥 Бездән атна җырлары, киттек тыңларга!

ЯЛКЫН

15 Oct, 08:23


🐡 Үлчәү белән балыклар, без сезнең турында онытмадык, бераз көттердек кенә!

🌝 Октябрьның икенче яртысында балыкларга сак булырга кирәк, ә үлчәүләр өчен бу ай финанс яктан тотрыклы булачак, менә бит нинди яхшы хәбәрләр.

Калганнар, сезгә ничек?

Йолдызлар белән элемтәдә торучы яшь астролог - Эльнара Астро.