Узган ялларда Әлмәт театры директоры Фәридә Бәгыйсовна белән күрештек. Сөйләшкәннәрнең бер өлешен монда да теркәп куйыйк.
Ак калфак
Мин үзем бәләкәйдән Әлмәт театры йогынтысында үскән кеше. Карамалы авылы, Азнакай районыннан мин. Әлмәт театры килә иде. Әти мәктәп директоры, клуб кырыенда гына торабыз. Әгъзам абый Галиуллин безгә фатирга керә иде. Миңа җиде-сигез яшьләр булгандыр. Аның кебек комик артистны, аның кебек талантны мин башка белмим — сирәк була торгандыр ул андый. Кулымнан җитәкли иде дә алып кереп китә клубка. Сәхнә артына алып керә. Анда алиһә кебек бер актриса утыра. Ап-ак күлмәктән, гаҗәп инде, башында — әле мин белми торган калфак. Бизәнеп утыра, спектакльгә әзерләнә. Шул образ гомерлеккә күңелемә кереп калды. Луиза апа Солтанова булган ул. Луиза апалар, Камил абыйларның «Кузы-Көрпеш — Баян-Cылу»ларын, «Галиябану»ларын һәм башка бик күп спектакльләрне мин авылда, Карамалыда карадым. Әлмәт театрына мәхәббәтем шул чактан килә.
90нчы елларда берара яраткан театрыма йөрми башладым. Берзаман укыйм газетада: Фәрит Бикчәнтәев килә, «Ак калфак»ны куя дигәннәр. 99нчы ел иде, ахрысы. Менә шунда мин, «Ак калфак»ны карарга дип, театрга кире кайттым.
Тамашачы
Төгәл характеристика бирә алмыйм, әмма ләкин әлмәт тамашачысы белән килгән кунаклар барыбер аерыла инде ул. Кыяфәте, үз-үзен тотышы белән, күз карашы, ниндидер манералары белән диимме. Менә бер көнне — Алибәкнең премьерасында ул — администраторлар белән сөйләшеп торабыз. Тамашачы килә бит инде, танышлары бар, таныш булмаганы. Хәзер күбесе таныш түгел миңа: тамашачы бик яңарды, бик үзгәрде, яшьләр күп килә, шәһәрский кыяфәтле тамашачылар. Шулай да аерып бер парга игътибар иттем. Ирле-хатынлы икәннәре күренеп тора, өлкән яшьтә, икесе дә таякка таянганнар. Әмма икенче төрлерәк алар. «Кызлар, карагыз әле, — мин әйтәм, — менә бу кешеләр бөтенләй безнең тамашачы түгел бит, болар бит бездә беренче тапкыр, кемнәр икән?»
Спектакль бетте, теге пар килде дә татарчалатып: «Рәхмәт сезгә, шулкадәрле кызыксынып карадык, без бик шат монда килүебезгә», — диләр. Ярославльдан булып чыктылар. Менә шулай күз эләктерә ул андый кешеләрне.
Йолалар
«Җил артыннан» спектаклен 28 тапкыр карадым. Кайсында тәрҗемәдә утырам, кайсында болай гына керәм — cагынып. Тетрәндерә ул мине. Менә бер урыны бар — финалга таба: Айрат чыга да… Караган саен, юк, бу юлы еламыйм, хәзер беләм бит инде, еламыйм дим. Ә шул урынга килеп җитәм дә, күздән яшь ага башлый. Нинди хәлдер ул, белмим.
Менә шул «Җил артыннан» спектаклен куйган вакытта, мин артист йолаларына аерым игътибар иттем. Камил Ирекович Тукаев куйды аны. Ул шулхәтле ритуальный итеп эшли икән. Әле хәзер дә спектакль буласы көнне артистлар белән онлайн элемтәгә чыга. Алар сәхнә артында җыелалар, нидер пышылдашалар, кул бирешәләр. Ул аларга нәрсәдер сөйләп, спектакльгә көйли. Шуннан туп-туры сәхнәгә кереп китәләр. Миңа кызык шуны карап торуы.
Проектны «Татнефть» хәйрия фонды тормышка ашыра