Хәзер Коръән ятлау үзәкләре, хафизлар, Коръәнгә бәйле белемнәрне өйрәнүче шәкертләр күп. Аннан тыш, төрле ярышлар уза, тәҗвид өйрәнү-өйрәтү бик таралган. Әмма элек тә шундый нәрсәләр булган. Ризаэддин Фәхреддин шундый гыйлем үзәкләренең берсе турында яза: "Әбүбәкер хәзрәт указ алганнан соң, шәкерт тәрбиясе белән шөгыльләнде вә күбрәк дәресе үзе белгеч булган Коръән мәшкъ иттерүдән гыйбарәт булыр иде. Тымытык, Бәйрәкә, Тайсуган, Теләнче Тамак, Шәлчеле, Мәчкәрә, Түнтәр, Эстәрлебаш, Бөре, Буби, Өчбүлә, Каран, Биклән, Кышкар, Бикмәт, Сатыш кебек мәшһүр карьяләрдән, Казан вә Оренбург, Буа вә Чистай, Уральский, Орский вә Эстәрлетамак, Касыйм вә Әстерхан кебек шәһәрләрдә булган мәдрәсәләрнең шәкертләре Әбүбәкер хәзрәт хозурына җыелырлар иде. Һәр ел, пароход юлы төшкәннән соң, килүче шәкертләрнең саннары 30дан 80гә кадәр булыр иде. Бу шәкертләр әүвәл тәҗвид хөкемнәрен өйрәнерләр, Җәзәри бәетләрен ятларлар вә соңра да шуңа тәтбикъ кылып, көненә бер-ике тапкыр остазлары алдында укырлар, кайберләре Шатыби әсәрен укып, җиде кыйраәт белән мәшкъ кылырлар вә Коръән кәримне башыннан ахырына кадәр үткәрерләр иде. Җәй көннәрендә мәдрәсә вә мәсҗед эчләре, манара вә мәсҗед түбәләре, ихата эчләре кырмыска оясы мисалында шәкерт белән тулы булып, һәртөрле мәкамнәр (көй) белән укылган Коръән тавышлары күкләргә кадәр чыгар иде".
Монда сүз Иске Шәйморза авылы турында бара. Элек гади авылларда да гыйлем булган, галимнәр шундый нечкә фәннәрне укытканнар.