Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мобиль кушымтасына Татарстан халкына беспилотниклар һөҗүме куркынычы турында хәбәр килде. Кешеләрне, мөмкин булганча, өйдә калырга һәм тәрәзә янына килмәскә сорыйлар.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 15.05 сәгатьтә Казан халыкара аэропортында чикләүләр кертелгән. Ул һава судноларын вакытлыча кабул итми һәм җибәрми.
16.30 сәгатьтән Түбән Каманың Бигеш аэропортында да шундый ук чикләүләр кертелде.