Кәшифә Тумашева тууына 122 ел тулды
Республика күчмә театрында (хәзерге вакытта — Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры) 1955-1962 елларда баш режиссер булып эшләгән, театр юнәлеше буенча югары белем алган беренче хатын-кыз режиссеры, диктор-тәрҗемәче, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашеваның тууына 7 нче гыйнварда 122 ел тулды.
Шул уңайдан, театрыбыз музеенда спектакль алдыннан тамашачылар өчен режиссерның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экскурсия узды. Традиция буенча, музей хезмәткәрләре Кәшифә Тумашеваның кызы – Зөмәррә ханымның өенә барды, 99 яшен тутырып килүче Зөмәррә ханым кунакларны бөкәннәр пешереп каршы алды, истәлекләр яңартылды, чәй янында җылы, матур очрашу узды.
Зөмәррә ханым бүгенге көндә бик актив яшәү рәвеше алып бара, зур күләмле китап чыгару өстендә эшли. Берничә бүлектән торган китап әнисе Кәшифә Тумашева, абыйсы Равил Тумашев, улы Нияз Халитовка багышланачак. Шулай ук Зөмәррә ханым төшергән рәсемнәр, портретлар шәһәребезнең төрле мәдәни үзәкләрдә урын ала, күргәзмәләре уза. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: 8 март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, театрыбызда Зөмәррә Халитованың күргәзмәсе оештыралачак. Әлеге күргәзмә Кәшифә Тумашеваның якты истәлегенә багышланачак.
➖➖➖➖➖
В театре Тинчурина почтили память Кашифы Тумашевой
7 января — 122 года со дня рождения первой женщины-режиссера, диктора-переводчика, заслуженного деятеля искусств ТАССР Кашифы Тумашевой, работавшей в республиканском передвижном театре (ныне — Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина) в 1955-1962 годах главным режиссером, получившей высшее театральное образование.
В связи с этим перед спектаклем в музее театра для зрителей была организована экскурсия, посвященная жизни и творчеству Кашифы Тумашевой. По традиции сотрудники музея посетили дом дочери Кашифы Тумашевой – Зумарры ханум. 99-летняя Зумарра ханум встретила гостей свежеиспеченными пирожками, а за чаем состоялась теплая и приятная встреча.
Сегодня Зумарра ханум ведет активный образ жизни, работает над изданием книги. Книга, состоящая из нескольких глав, будет посвящена матери Зуммары ханум — Кашифе Тумашевой, брату Равилю Тумашеву и сыну Ниязу Халитову. Зумарра ханум также рисует картины и портреты, которые выставляются в различных культурных центрах города.
Стоит отметить, в честь Международного женского праздника 8 марта в театре Тинчурина будет организована выставка Зумарры Халитовой, посвященной памяти Кашифы Тумашевой.
teatrtinchurin