CЕМИНАР-ПРАКТИКУМ булды.
🌷 Яңа буын дәреслекләре нигезендә дәресләр, мастер-класслар күрсәтелде, Аяз Гыйләҗев исемендәге музейга экскурсия (җитәкчесе - Фәрхетдинова Ания Рәис кызы) оештырылды.
Дәрес һәм мастер-классларны түбәндәге укытучылар күрсәтте:
- Баһавиева Айгөл Рафис кызы;
- Гәрәева Ләйсән Рафис кызы;
- Зәйнетдинова Гөлшат Данил кызы;
- Салихҗанова Алмазия Васил кызы;
- Фәйзрахманова Розалия Рәшит кызы;
- Хәмидуллина Эльвира Илмас кызы;
- Хуҗина Зәринә Рамил кызы;
- Шәвәлиева Нурисә Нургали кызы.
«Түгәрәк өстәл»дә күтәрелгән темалар:
- «Татар теленә өйрәтүдә уен технологияләре»;
- «Үзгәртелгән ФДБС шартларында яңа буын дәреслекләре (әдәби уку): эш төрләре һәм укыту алымнары»;
- «Адымнар-Казан» күптелле мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты методик берләшмәсе эш тәҗрибәсе.
Семинар 5 «Л» сыйныфы тарафыннан (сыйныф җитәкчесе - Ханнанов Рамил Гомәр улы һәм музыка укытучысы - Камаева Тамчыгөл Наил кызы) Актлар залында куелган «Каз өмәсе» музыкаль-театральләштерелгән тәрбия чарасы белән тәмамланды.