Чикләвекләрдән шундый катнашма ясап куйдым: фундук, фисташка, миндаль , әстерхан чикләвеген банкага тутырдым һәм өстенә күмелгәнче эретеп бал салдым. Файдалы да, тәмле дә. Чөнки чикләвекләр⬇️⬇️⬇️
✔️Әстерхан чикләвеге А, В1, В2, Е, РР, С витаминнарына, клетчатка, тимер, кобальт, цинк, калий, магний, кальций, йод, фосфорга бай. Ул йокысызлык, гельминтоз, дерматит, нерв тайпылышлары, йөрәк чирләре, гипертония, авитаминоз, азканлылыктан ярдәм итә.
✔️Урман чикләвеге сахароза, каротин, тимер, цинк, В1, В2, С, Е, РР витаминнарына, аксымга бай. Эчәк авырулары, азканлылык, авитаминоз, рахит, колит, бөердә таш булганда ярдәм итә. Бал белән ашаганда бала имезүче хатынның сөтен арттыра.
✔️Фисташка чикләвеге яшелрәк булган саен сыйфатлырак. Ул А, В1, бай.
✔️Миндаль чикләвегендәге витаминнар һәм минераль матдәләр башка чикләвекләрдәгедән күбрәк. Анда А, D, В1, В2, В6, В12, С, РР витаминнары, клетчатка һәм фруктоза бар.