Бүгенге булочкиның рецептын куйганым булса да, күп сораулар буенча язып үтәм.
Иң элек 1,5 чәй калагы чупрәне стаканга әз генә җылы су, әз генә песок салып купертэбез,минеке коры чүпрә. Хәзер камыр басасы савытыма салдым бер стакан җылымса сөт, 2 аш калагы песок, күпергән чүпрәне, 6 аш калагы он салып болгатып куйдым. 20 минуттан сон шуңа салдым 2 йомырка, 1 чәй калагы тоз, 4 аш калагы песок, 3 аш калагы көнбагыш мае, он салып камыр бастым. Басып бетергэндэ 50 гр ак май эретеп салып яңадан бастым. Менә шул гына дускайларым. Камырны җылы урынга куеп кабарттым да, бүлемнәргә бүлеп түгәрәкләр ясап табага тездем. Табада да бераз кабарттым, духовкага тыгар алдыннан 1 йомырка тугылап өсләренә сыладым, аннан умач уып сиптем. Умачны 1 аш калагы песок, 1 аш калагы май, 3 аш калагы тирәсе он салып умач уам. Бетте китте.