Бу атнада сезгә
Ләйлә Хаҗиеваның «Моңсу көз» шигырен тәкъдим итәбез!
😍Сукмакларга көз патшасы
Алтын келәмен җәйгән,
Юл буендагы каеннар
Сары күлмәген кигән.
Күчмә кошлар, тезелешеп,
Җылы якка юнәлгән.
Саубуллашу җырлары
Сагыш белән үрелгән.
Күк йөзенә соры болыт
Катлам-катлам эленгән,
Кояш та, иренеп кенә,
Сирәк чыга өеннән.
Әллә нинди моңсу көйләр
Ташып чыга күңелдән...
Аерыласы килми әле
Тиз генә җылы җәйдән.📖 Дуслар, сездән дә язмаларыгызны көтеп калабыз. Аларны
[email protected] почтасына юллый аласыз
✍️