Мәктүпләр / مكتوبلر

@mektupler


Моны ник яздың дип кылма мәлямәт,
Ки калсын без фәкыйрьдән бер галәмәт.

Элемтә: @mektupler_bot
Онлайн-курслар: https://lisan.tatar

Мәктүпләр / مكتوبلر

21 Oct, 15:12


КИТАП WB'да САТЫЛА!

Беренчеләрдән булып алыгыз:

🛍 https://www.wildberries.ru/catalog/272610656/detail.aspx?targetUrl=GP

Һәм сайтка кереп күнегүләр эшләгез!

Мәктүпләр / مكتوبلر

20 Oct, 10:15


Татар галиме Әхмәдһади Максудиның «Шәригать хөкемнәре» дигән китабы янәдән дөнья күрде!

Проект XVI Бөтенроссия мөселман яшьләре форумында җиңү яулаган иде. Китапның шушы яңа басмасы – бик күп кешенең хезмәт җимеше.

Ә. Максудиның «Шәригать хөкемнәре» китабы өч телдә – иске татарча, татарча һәм русча басылып чыга. Китапта кешеләрнең төрле гамәлләре Әбү Хәнифә (рәхимәһүллаһ) мәзһәбендәге хөкемнәр буенча саналып китә. Басма төрле шәргый хөкемнәр белән таныштыра, шулай ук иске татар телендәге текстлар белән эшләргә өйрәтә.

Китаптан тыш, иске татар теле буенча күнегүләрне үз эченә алган сайт та булдырылды:

👉🏻 https://lisan.tatar/maqsudi

Китап якын арада кибет һәм маркетплейсларда сатыла башлаячак һәм китапханәләргә җибәреләчәк! @mahmudiya һәм @mektupler каналында яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

Мәктүпләр / مكتوبلر

06 Oct, 07:25


Күп кенә белем күргән, дөнья гизгән, телләр өйрәнгән танышларым кайчак расист яисә милләтчел фикер йөртүләре белән гаҗәпләндерә. Ә аларның шушы расачыл карашларына төртеп күрсәткәндә, үзләренең ямьсез мөнәсәбәтен “культура аермалыклары”на сылтап акларга тырышалар. Ни өчен культура төшенчәсе белән таныш булган кеше үзен шуның кадәр культурасыз тота соң?

Нигә бездә мәдәни аермалыклар белән төрле нәрсәләрне аңлатырга тырышылар, шуның аркасында мигрант, мөселман һәм башка милли һәм дини азчылыкларны сүгәләр? Гомумән, ни сәбәпле бездә “культура” шундый уңайлы расачыл төшенчәгә әверелгән?

Бер аңлатма Саидның ориентализм тәнкыйденең Россиядә кабул ителмәвенә бәйле. Ни кызык, аны элеккеге “рәсми” галимнәр дә, совет фәнни тормышының рәсми булмаган, аңа каршы торган “идән асты” галимнәре дә ишетми, күрми. С. Серебряный моны “марксизмнан прививка” дип аңлата – ягъни боларның күпчелеге ахыр чиктә марксизм-ленинизмнан туеп, ваз кичеп, һәртөрле сәяси йогынты күргән фәнни хезмәтләрдән баш тартырга карар биргән икән. Ә ориентализм тәнкыйде – сәясәткә битараф калмаган, марксизм йогынтысын күргән юнәлеш.

Икенчедән, “культура” төшенчәсе XIX–XX гасыр уртасына кадәр “цивилизация” мәгънәсендә кулланыла. Ягъни культура – ул шундый йомык бер организм. Янәсе, аның эчендә кешеләр үзләрен билгеләнгән шаблоннар буенча тотарга тиеш. Әлбәттә, ул организмнар кайчак бер-берсе белән аралаша, ләкин шуңа да карамастан алар һәрчак бербөтен кала. Кеше бер җәмгыятьтә туып үскән икән, димәк аңа билгеле, үзгәрми торган, һәрчак шундый булып калган сыйфатлар хас була, имеш. Бу — культураның искергән мәгънәсе. Кайчандыр аны антрополог, культуролог, тарихчы, сәясәтчеләр бик актив кулланган (бездә һаман да куллана), ләкин гуманитар фәндә бу күзаллаулар инде искергән дип санала. Гуманитаристикадагы “тарихи борылыш” нәтиҗәсендә галимнәр культураның үзгәрүчән, төрле “культураларның” чикләрен билгеләү мөмкин булмаганын исбатлый, культура төшенчәсе белән төрле-төрле үзгәрүчән локаль практикаларны тасвирлый, культурага “килеп чыгыш” ягыннан түгел, ә процесска, конструктка буларак якын килә.

Ләкин бездә түгел. Бездә культура тигезсезлекне аклый торган бер корал тәшкил итә. Милли, конфессиональ аермалыкларны үз-үзләре эчендә йомып, динамиканы күрмәмешкә салышалар. Моны “төшенчәне хәтерләү” үзенчәлеге дип атарга була. Җәмгыятебез культура төшенчәсен шундый примордиаль халәттә хәтерли. Нишлисең инде менә...

Тулырак: О. Бессмертная. Почему примордиальная российская культура? Один из аспектов “памяти понятия”

Мәктүпләр / مكتوبلر

03 Oct, 21:18


Милли интеллигенциядән һаман да «схоластик муллалар» дигән сүзтезмәне ишетергә туры килә. Кемнәр соң алар? Шушы, һичшиксез, пейоратив төшенчәдән баш тартып, Дж. Пикетт ул муллаларны Polymaths of Islam дип атый. Алар бик күп төрле гыйлем ияләре булган – һәм ул гыйлемнәр без күнеккәнчә «дини» белән «дөньяви»га бүленмәгән. XIX–ХХ гасыр башында ислам дөньясында иң зур гыйлем мәркәзләре булып хәлифәлек пайтәхете Истанбул һәм... Бохара-и Шәриф саналган (кайбер хисаплар буенча Бохарада мәдрәсәләр саны Истанбулга караганда да күбрәк булган).

Яңадан-яңа традицияләр ясалып торуы белән миллилекнең чагыштырмача яңа концепт булуында һичбер шөбһә юк. Без мәңге, яисә «традицион» дип уйлаган бик күп нәрсәләр күптән түгел генә – соңгы ике йөз елда гына – шундыйга әверелә. Бүген күп кенә фән тармаклары «секуляр» мәдәниятне диннән аерып күрсәтә. Нәтиҗәдә фарсы/төрки шигъриятен «сәнгать» өлкәсенә кертеп, аңа «схоластик дин»не тәшкил иткән гарәп текстларының өстәмәсенә кебек карыйлар. Тик ул чордагы галимнәр өчен андый каршылык гомумән булмаган. Безнең ул өлкәләрне аерырга тырышу, Бохара мәдрәсәләрендә схоластиканы гына күрү модернистик фикер йөртүгә бәйле. Фикерләребезгә юнәлеш биреп торган шушы модерн категорияләреннән китеп буламы?

Әгәр фарсы (Persianate) мәдәнияте «Иранның милли мәдәнияте»нә тәңгәл килмәсә, нәрсә була соң ул? Ни өчен һәрбер укымышлы кешегә гарәп, фарсы, төрки телләрне белү мөһим булып торган? Бу сорауларга җавап бирер өчен, «бик яхшы мәгълүм» әйберләргә без берни дә белмәгәндәй карарга тиешбез.

Persianate (фарсы) даирәсе – нинди дә булса этнос, милләт, хәтта бер телгә дә тоташып калмый. Ул Иран императорлыгының калдыгы да, «уйдырма җәмгыять» (imagined community) тә булмаган. Фарсыча һәм төркичә язылган хезмәтләрдә ислам, гарәп текстларындагы кебек үк, бик әһәмиятле урынны биләп торган. Моны хатасыз тасвирлар өчен, Бохарада яшәгән галимнәрнең телендә, аларның төшенчәләрен кабул итеп сөйләшергә кирәк. Шулай итеп, Бохара тарихын татар/үзбәк/таҗик/гарәп/фарсының дини мирасына кертеп карар урынга, безгә белем җитештерүнең үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк. Бәлкем, бу китапны укыганнан соң «схоластик муллалар» дип азрак сөйләрбез.

#academia

Мәктүпләр / مكتوبلر

26 Sep, 21:06


Хәерле кичләр, дуслар 🙌

Бүген бер файдалы сылтама белән бүлешәсем килә - татар теле лөгате (лексиконы) турында телеграм канал.

Сүз байлыгыгызны киңәйтергә теләсәгез - язылыгыз:
https://t.me/tatarskiyslovar

Мәктүпләр / مكتوبلر

21 Sep, 15:48


Востоковедларны бүген кем генә сүкми. Академиклар да, «рухани»лар да, ориентализм төшенчәсе белән азмы күпме таныш шәкертләр дә үзләрендә башка очракларда бик сирәк табыла торган дәрт белән явыз востоковедларны бөтен бәлаләрдә гаепли. Өлешчә, алар чыннан да хаклы. Шулай да шушы бәддогалар нәтиҗәсендә востоковедениегә йөкләнгән кайбер үтә мөһим вазифалар бик тиз генә сызып ташлана.

Димәк, сорау – востоковедение бүген кирәкме?

Узган гасырда бу сорау гуманитар өлкәнең төп проблемаларның берсе булган. Востоковедлар очрашкан саен «Безнең фән фәнме?» дигән сорау куя торган булган (шул исәптән 1960 нчы елда Мәскәүдә узган Халыкара востоковедлар когрессында да). Бүген дә бу сорауга җавап юк.

Россия академиясе востоковедениенең фәннилеген исбатлар өчен, «Концепции современного востоковедение» җыентыгын чыгара. Андагы төп фикер – востоковедение, янәсе, «традиционализм – фундамент общества» булган җәмгыятьләрне өйрәнә икән, шуңа күрә дә аны аерым, төрле фәннәрне берләштерә торган өлкә дип атарга була икән. Сафсата. Ялган. Мантыйк хатасы. «Шәрык» бик төрле – аның традицияләре көчле булган урыннары да, традиционализмга кискен каршы булган җирләре дә бар. Иранга күз салыйк. Иран бик традицион ил дип күренергә мөмкин. Шулай да илнең атамасында ук «традицион» булмаган элемент бар – Иран Ислам Республикасы. Иранның сәяси системасында да бернинди «традицион» элемент юк диярлек. Гомумән, традиция – ул бүген ясала торган нәрсә.

Востоковедение кирәклеген башка өлкәдә эзләргә кирәк. Востоковедение, башыннан бирле, гаҗәеп бер хыялга омтылып, мәңге ирешелмәс (ә бәлкем ирешелер?) максат белән гомер кичерә: ул да булса безгә охшамаган җәмгыятьләрне, үзебезнекеләрдән аерылып торган фикерләрне, телләрне, яшәү рәвешләрен аңлау.

Менә сез сәяхәт итәсез ди. Өегездән ерагайган саен сезгә сәер тоелган гадәтләр, күренешләр арта бара. Сезнең зур кызыксыну барлыкка килә, сезнең чит ил/шәһәр кешеләре белән элемтә кору теләге уяна. Элемтә корыр өчен, сез бер телдә сөйләшергә тиешсез. Ә менә элемтәнең максатлары төрле була ала. Кызганыч, востоковедение тарихында көчләп үз мәдәниятеңне тагу, аның өстенлеген алга сөрү максатлары күбрәк булып чыккан.

(Кешелекне икегә бүлеп, «үсеп җитмәгән пычрак варварлар» белән «югары мәдәниятле укымышлы халыклар»ны аера торган кешеләр белән аралашу миңа бик авыр бирелә. Алар академиклар да, шәкертләр дә, востоковедлар, руханилар да була ала.)

Шулай да востоковедениенең нигезендә яткан төп принципны – элемтә коруны – начар дип әйтеп булмый. Үзебезгә охшаш булмаган кешеләрне аңларга тырышу хакы юкмыни бездә? Аларны аңлый алмасак, кешелек сугышларга батачак түгелме соң? Дөрес, без «Восток» кебек зур гомумиләштерүләрдән ерак торырга тиешбез. Шулай да бу «һәр җәмгыять үзен үзе генә өйрәнсен» дигән сүз түгел әле. Урман эчендә калып, без аның никадәр зур, куе икәнен күрә дә, аңлый да алмыйбыз. Тышкы карашсыз бернәрсәне дә өйрәнеп булмый. Ул «тышкы караш»ка ирешер өчен, без, беренче чиратта, тәнкыйди фикерне үстерергә тиешбез. Безгә бик тә таныш, табигый булып тоелган әйберләргә күп-күп сораулар бирү лязем. Һәм, әлбәттә, востоковедлар кебек өйрәнү объектына чумып (объектлаштыруда гаепләмәгез), эчтән дә, шул ук вакытта аннан читләшеп, тыштан да карап карарга кирәк.

Димәк, бер экстремум ноктасы – «востоковедение “артта калганнарга” ярдәм итә» карашы, икенче бер радикаль фикер – «востоковедение булмасын, аның урынына һәр халык үзе турында гына, үз телендә генә сөйләсен, үз сәнгатьләре белән генә шөгыльләнсен». Бу ике очракта да без бер казанда гына кайнап, уртак тел таба алмыйча очы-кырые күренмәгән тартыш-талашларга дучар булачакбыз.

Мәктүпләр / مكتوبلر

18 Sep, 15:16


Ура, новый выпуск подкаста!

8. Подкаст с историком Альфридом Бустановым: говорим об исламской культуре, татарское барокко и куда мы все катимся.

Mave
Apple Podcasts

А ещё в Mave вышла обнова и теперь можно слушать подкаст прямо в Телеграме через бота Mave!

В выпуске:
— Национальные и мировые культуры
— "Общая" исламская культура: узнаваемые клише и единый "Канон"
— Локальность объемлет всё
— "Исламское искусство колониальный термин"
— Сложно говорить об искусстве, когда ты физически не в нём
— Об интуиции и получение особого типа культурного знания
— О бессмысленности "колониальных классификаций"
— Ругают за постоянное деление на Запад и Восток
— Да, мы такие и что вы нам сделаете?
— О "татарском барокко"

Приятного прослушивания!

Оставляйте комментарии — мне очень интересна обратная связь :)

#подкаст

Мәктүпләр / مكتوبلر

18 Sep, 12:16


Напоминаем, что уже в это воскресенье пройдут дебаты по теме: «Деколонизация памяти: нужно ли пересматривать российскую историю с точки зрения народов?»

История России в школьной программе и официальном дискурсе отражает позицию победителей. Слово «колонизация» по отношению к коренным народам почти не используется ни в учебниках истории, ни на телевидении. Звучит критика «европоцентричности», но рефлексия над «москвоцентричностью» табуирована почти везде.

В интернете дискуссия выглядит чуть живее: блогеры-представители коренных народов России критикуют подходы к преподаванию истории, которые воспроизводят мифы об отношениях «титульной нации» и других народов. Что это за мифы? И какой может быть альтернатива?

Спикеры:

Тансулпан Буракаева — кинорежиссерка, художница, активистка

Ильнар Гарифуллин — кандидат исторических наук, член Совета ВФТМ

Александр Овчинников — кандидат исторических наук

Сергей Абашин — доктор исторических наук, антрополог

📆 Когда: 22 сентября, 17:00
📍 Где: ул. Дзержинского, 11/2


Регистрация по ссылке: https://pro-politika.timepad.ru/event/3033812/

Мәктүпләр / مكتوبلر

15 Sep, 09:25


Поздравляем с Мавлидом! المولد النبوي الشريف

«Миллиард.Татар» подготовил для вас открытки в честь благословенного месяца Мавлида! На арабском языке в стиле Насх написаны аят Священного Корана, хадис и салават Пророку Мухаммаду ﷺ.

Автором Хатта является профессиональный каллиграф Артур Писаренко, дизайнером выступил Расул Гайнанов.

В Священном Куране Всевышний сказал:

لَقَدْ كَانَ لَكُمْ فِي رَسُولِ الله أُسْوَةٌ حَسَنَةٌ

Означающее: «Воистину для вас в Посланнике Аллаhа – великий пример»(Сура «Аль-
Ахзаб», Аят 21).

Посланник Аллаһа сказал:

شَفَاعَتِي لأَهْلِ الكَبَائِرِ مِنْ أُمَّتِي

Это означает: «Мое Заступничество – для тех людей из моей общины, кто совершил большие грехи». (Передал Аль-Хаким).

Салават Пророку Мухаммаду ﷺ:

اللَّهُمَّ صَلِ عَلَى سَيِّدِنا مُحَمَّد النَّبِي الُامِّيِ و علي آلِهِ و صَحْبِهِ و سَلِّم

О Аллах, благослови нашего господина Мухаммада, Твоего посланника, не умеющего читать и писать, и его род, и его сподвижников, и приветствуй

Мәктүпләр / مكتوبلر

15 Sep, 08:13


@mektupler каналында МЕҢ ДӘ БЕР язылучы уңаеннан ясалаган подборка:

🌺 т а р и х : ф л а г м а н н а р

@dr_bormotucher
тарихи чыганакларны өйрәнү нечкәлекләре, «татар» һәм «мөселман» тарихының үрелешен, бердәйлеген дәлилли торган фактлар һәм аргументлар җыелмасы

@abustanov
кулъязмаларны өйрәнүдә академик метод vs мәнһәҗ киеренкелегендә уза торган мөселман шәхсияте эзләнүләре, постмилли оптика, cultural politics & policies

@tatar_gabdrafikova
история повседневности татарской буржуазии и не только, частные миры прошлого на пересечении «пыли истории» и метанарративов

🌺 м у с у л ь м а н с к и е м и р ы
в р о с с и и


@argadu
новая имперская история (google it) Поволжья, исследования пересеченных идентичностей: чувашские мусульмане / крещеные татары / исламизированные кряшены

@saifveqalam
транснациональная история мусульман и “persianate world” на Балканах, Кавказе, Поволжье и Центральной Азии

@apolo_gist
пересеченная история мусульман Кавказа, веская и аргументированная деконструкция национальных мифов

@haqiqatdin
разбор механизмов колонизации знания и истории в Центральной Азии

@sayahathistory
заметки о казах(стан)ской истории мусульман и обзоры передовых работ в этой области

@fieldworkpain
антропология женского благочестия и скромной моды на стыке постсекулярной и постколониальной истории (с нетерпением ждем выхода в поле!)

@thehistoryofthetatar
модернистская история женских мусульманских организаций и отдельно взятых мусульманок

@tarihikanal
канал, популяризующий исторические изыскания в национальном ключе

🌺 т а р и х к ө н д ә ш л ә р е
( b e y o n d h i s t o r y )


@sehifeleribiz
иске имлядагы китаплар тупланган иң зур электрон китапханә – алар килеп кичмешләрне ничек “үзгәртә” алулары турында уйлап карагыз!

@babayfairytailes
этнография, бросающая вызов классической истории посредством культурных и визуальных исследований

@fikerdeslek
дискуссионная площадка российских мусульман на исламском социолекте русского об исламе и последствиях секуляризации

@dergahu
суфизм и ученая традиция в Высокой Порте под тяжелой поступью Нового времени

@LandyshLife8
әдәбият, тарих, мәдәният арасында миллилек эзләү, югары дәрәҗәле профессиональ әдәби тәнкыйть

🌺 l i f e s t y l e

@byalki
яшь мөселман егетенең дәгъвәте, уйланулары һәм җомга белән котлаулары, исламские финансы и невыдуманные истории, о которых невозможно молчать

@ashaikhin
миллиятнең dark academy'се, көз баласы (a.k.a. көзәк): дин белеме, фәлсәфә, илаһият, әдәбият, суык көннең кайнар каһвәсе, китап йортының Дамблдоры

@aydar_fikerli
productivity, content, goals, ламповость

@salamdustim
канал про “татарлар алга” с проблесками ценных советов по функциональной грамотности (осторожно, флуд в комментариях)

@yusufalqazani
өчпочмак Фреге о своем, о вечном и дуньялском, о непреходящих и суетных “правилах жизни”

🌺 с ә н г а т ь

@dimasovblog
дизайн, эстетика, поэзия и осмысление возвышенного

@underhatt
высокое искусство хатта, рефлексия изнутри хаттатского кружка, гроза и страшный сон неумелых каллиграфов

@bynarat
тазхиб как искусство видеть: альтернатива, наследник или конкурент “национального” орнамента

@ERasart
тазхиб как живая/ожившая традиция: движение форм и стилей

@x_azia
фактуаль һәм контрфактуаль тарих катыш digital art

🌺 н ә ш р и я т л а р

@mahmudiya
независимый книжный проект, публикующий тексты исламских ученых

@nlobooks
независимое гуманитарное издательство (особое упоминание заслуживает серия “Historia Rossica”)

@repdesale
молодое издательство, призванное возродить смыслы в реальности, лишенной идеалов

Мәктүпләр / مكتوبلر

13 Sep, 21:20


Каналга язылучылар саны бер меңгә якынлаша.

Язылучыларга һәм донатлар җибәреп торучыларга ЗУР рәхмәтләремне белдерәм! ❤️

Әлеге каналны мин Фатих Кәриминең “Истанбул мәктүпләре”н өйрәнгән чакта башлап җибәргән идем (анда сурәтләнгән хәрби тормыш ул чакта ниндидер дәһшәтле, бездән бик ерак, безгә кагылышы булмаган нәрсә булып тоела иде әле). Тора бара темалар күбәйде – иске татар теле, мөселманнар тарихы, тәнкыйть теориясе һ.б.

Каналда язылучылар саны мең дә берне тәшкил иткәч, сезгә кызыклы телеграм каналлар җыелмасын тәкъдим итәргә әзермен!

Моңарчы минем үземнең подборкалар ясап караганым булмаган иде әле – моны төзәтергә кирәк, дип, ясарга булдым. “Татар каналлары” дигәннәре гадәттә тел каналларына, инструменталь аланга гына кайтып кала. Ләкин ул каналларда яңа сүзләрдән башка мәгълүмат сирәк куела (алар да кирәк, әлбәттә). Аякның башы бар, башның аягы булмаган кебек, тел каналларында да гыйлем бар, ә гыйлемнең исә үзенең аерым теле юк. Шуңа мин үз подборкамда тел каналлары урынына күбрәк тарихи һәм шәхси каналларга игътибар бирергә, аларны төркемләп карарга кирәк дип таптым.