ИДЕЛ – яшьләр журналы

@idel_tatar


https://idel.top/

ИДЕЛ – яшьләр журналы

22 Oct, 17:05


Ауу, син мондамы? Яңалыклар дайджесты белән бүлешәбез!

🔘БРИКС программасының эчтәлеге

🔘Рөстәм Миңнеханов Кытай башлыгын чәк-чәк белән каршы алган

🔘Казанда БРИКС саммитына багышланган почта маркасын чыгарганнар

🔘БРИКС саммиты чараларында катнашучылар өчен 5 мең махсус транспорт картасы әзерләнгән

ИДЕЛ ЖУРНАЛЫ

ИДЕЛ – яшьләр журналы

22 Oct, 14:14


Дуслар!
Бүген Һади Такташ урамы буйлап Камал театрының яңа бинасы яныннан уздык. Ул искиткеч! Әлеге фотоларны сезгә дә күрсәтәбез 💙

ИДЕЛ – яшьләр журналы

21 Oct, 12:42


Сине көткән арада, ИДЕЛ журналы «Смена» китап кибетендә фотосессия оештырырга булды! Нуу, ни әйтерсез?

Тизрәк журналны алып, иң кызыклы яңалыкларны укы да, фикерең белән бүлеш!

ИДЕЛне шулай ук вендинг аппаратларында һәм интернет-кибетләрдә табып була:

🟪Wildberries
🟪Ozon
🟪Яндекс Маркет
🟪Магнит Маркет

ИДЕЛ ЖУРНАЛЫ

ИДЕЛ – яшьләр журналы

19 Oct, 17:52


Кичә MOÑ театр мәйданчыгында «TARTAR» спектакленең премьерасы узды

Нурбәк Батулла, Марсел һәм Мария Нуриевлар төрле образлардан, фикерләрдән һәм бию техникаларыннан коллаж кулланып, тамашачыларга чын «Уаау!» күрсәттеләр.

ИДЕЛ ЖУРНАЛЫ

ИДЕЛ – яшьләр журналы

19 Oct, 08:47


Казанның Мәрҗани мәчетендә татар мәдәниятенә һәм Ислам диненә кагылышлы музей ачылачак🖋️

Музейдан эксклюзив видео тәкъдим итәбез!

Мәрҗани мәчете тарихи музее БРИКСтан соң ныклап эшли башлаячак. Әлегә аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кына килеп караган.

ИДЕЛ – яшьләр журналы

18 Oct, 17:08


Бүген Йосыф Бикчәнтәевнең «text» дебют альбомы дөнья күрде

Анда 2020-2024 елларда куелган драматик әсәрләр өчен иҗат ителгән композицияләр кергән. Композитор аеруча «Убийство Гонзаго» спектаклендәге «Organ» җыры өстендә эшен ассызыклый.

Йосыф Бикчәнтәев - Казанның талантлы саунд-дизайнеры, театр композиторы.

Альбомны барлык музыкаль мәйданчыкларда да тыңларга мөмкин.

ИДЕЛ ЖУРНАЛЫ

ИДЕЛ – яшьләр журналы

18 Oct, 15:16


Җыр барлык стримингларда да бар. Үзегезгә өстәп куегыз💙️️️️️️

https://band.link/biebie

ИДЕЛ – яшьләр журналы

18 Oct, 13:02


Бүген — Бөтендөнья гитара көне!

Ә без исә Азат Гыйльметдин һәм Ittifaq төркеме башкарган «Яңгырым» җырының аккордларын сайтта урнаштырдык, сиңа аны музыка коралында бары тик башкарырга гына кала!

ИДЕЛ ЖУРНАЛЫ

ИДЕЛ – яшьләр журналы

18 Oct, 07:56


Бүген «Милли кот»ның икенче чыгарылышын төшерәбез. Бу юлы сезгә Казанның милли архитектурасы турында сөйләячәкбез🏠

ИДЕЛ – яшьләр журналы

17 Oct, 15:30


Йәәәә, ничек сезгә клип?👀️️️️️️

Нейрочелтәрдән җыр яздыру уе спонтан рәвештә ИДЕЛ журналисткасы һәм сонграйтер Зөләйха Камалованың башына килде. Ул күпләргә балачактан ук таныш булган “Бие-бие, Хәйбулла” такмагына икенче сулыш өреп карага алынды. Нейрочелтәр исә трек “трип” һәм “хаус” стилендә яңгырарга тиеш дип, биетә торган композиция язды.

“Бие-бие, Хәйбулла” трегы идеясе ничек туды, клип ясауда кемнәр катнашты – шул турыда сөйлибез:
https://idel.top/news/kultura-tt/idel-tauge-yr-ham-klip-takiedim-ita