Azatlıq Radiosı

@azatliqradiosi


Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!

Azatlıq Radiosı

22 Oct, 16:36


БРИКС һәм Казан: чәкчәк вә буш урамнар галәмәте

Соңгы көннәрне тасвирлаучы кадрларны бер видеода тупладык. 😀

#Татарстан

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı

22 Oct, 14:59


📍Азатлык радиосы Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә Русиягә каршы эштә җиңде

Бу эш Русия хакимиятләренең Азатлык радиосын "ят агент" дип игълан итүенә кагыла.

▪️2017 елда Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) һәм медиакорпорациянең башка проектлары Русия хакимияте тарафыннан "ят агент медиа" дип табылды.

▪️Медиаоешма үзен нинди дә булса чит илнең "агенты" дип санамавын, аның редакция сәясәте тулысынча бәйсез булуын күп тапкырлар әйтеп килде.

▪️2021 елның гыйнвар-май айларында Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосы проектларын "ят агент" канунында каралган тамгалау тәртибен бозуда гаепләп, мәхкәмәгә 520 беркетмә юллады. Русия канунннарын тулысынча үтәгән Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм корпорациянең башка проектлары бу таләпләрне үтәүдән баш тартты, моны редакция сәясәтенә тыкшыну буларак кабул итте.

▪️Мәхкәмәләр корпорациягә якынча 80 миллион сум күләмендә штрафлар билгеләде. Азат Европа/Азатлык Радиосы әлеге штрафларны шикаять итте, мәхкәмә бер шикаятьне дә канәгатьләндермәде.

▪️2021 елның маенда Азат Европа/Азатлык Радиосының Мәскәү бюросына мәхкәмә тәфтишләре килде, оешманың банк хисаплары туңдырылды.

▪️2022 елның мартында, Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Азат Европа/Азатлык Радиосы Мәскәүдә 30 ел эшләгән бюросын ябарга мәҗбүр булды.

▪️Азатлык радиосы һәм аның проектлары, шулай ук аларның социаль челтәрләрдәге аккаунтлары Русиядә томаланды. Шулай да Татар-башкорт хезмәте үз эшчәнлеген дәвам итә, сайтлар томалануга карамастан, көзге сайтлар эшли, Телеграм каналы актив алып барыла. Хакимият аяк чалучы гамәлләр кылса да, Азатлык радиосы популяр булып кала бирә.

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı

22 Oct, 13:59


Төркиянең Искешәһәр казан татарлары музей-йортында музыка дәресләре башланды

Хәзерге вакытта дәресләргә 10-12 кеше йөри, ди Искешәһәр татарлары башлыгы Ведат Догу. Төрле яшьтәге укучылар кыллы, төймәле һәм тынлы уен коралларында уйнарга өйрәнә.

Дәресләрне Искешәһәрдә яшәүче музыкант Невзат Кармыш алып бара. Невзат әфәнде Искешәһәрдәге музыкаль ансамбльләрдә уйный, мәдәни чараларда катнаша, төрек һәм татар туйларында, сабантуйларда музыкант буларак чыгыш ясый, хәзерге вакытта исә пенсиядә.

“Невзат абый балачактан бирле сәхнә тотты. Безнең татар кешесе ул. Төрле уен коралларында чала, музыкага әтисеннән өйрәнде. Хәзер пенсиягә чыкты. Безнең кешеләргә өйрәтим дип тәкъдим итте, өйрәнергә теләгән кешеләр йөри башлады.

Төрекчә ут дигән уен коралы бар, шунда уйнарга өйрәтә. Думбыра, сазны өйрәтә. Безнең аккордеонда уйнарга өйрәтә, төрекләрнең канун дигән уен коралы бар, шунда уйнарга өйрәтә. Әлегә тәгаен җырлар өйрәнмиләр, ноталар өйрәнәләр', диде Ведат Догу.

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı

22 Oct, 12:14


"Азат милләтләр лигасы" Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга видеомөрәҗәгать һәм петиция чыгарды.

Алар аны "төрки дөнья лидеры гына түгел, бөтен мөселман өммәтенең яклаучысы" буларак Русиядәге мөселманнарның "авыр хәленә игътибар итәргә" чакыра.

Русиядәге "20 миллионнан артык мөселманнар арасында мигрантлар гына түгел, Идел буе һәм Кавказның асаба халыклары да бар, алар системлы рәвештә кысрыклана" ди мөрәҗәгать авторлары.

Төрки хатын-кызларны урамда мыскыл итүләре, ир-атларны нигезсез рәвештә экстремизмда гаепләүләре мисал итеп китерелә.

Шулай ук видеомөрәҗәгатьтә Русиядәге мәчетләрне даими тикшерүләре, тентүләре, яңа мәчетләр төзүне томалаулары, ислам әдәбиятының тыелган әдәбиятлар исемлегенә кертелүе, Русия хакимияте кушканнарны үтәүдән баш тартучы дин әһелләренең чит илгә качарга мәҗбүр булуы сөйләнә.

Петициядә исә Эрдоганның 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС җыенына килгәч Владимир Путинга мөрәҗәгать итүе сорала.

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı

22 Oct, 11:27


Ана-Ватан һәйкәленең "оят җирләрен каплауны" сораган Башкортстан активистын бер елга мәҗбүри эшләргә хөкем иткәннәр

Рәсүл Ахияретдинов "нацизмны аклауда" (Җинаять кодексының 354.1 маддәсе) гаепле дип табылган. Бу хакта ОВД-инфо хәбәр итте. Шулай ук аңа ике ел буе интернетта постлар чыгарырга ярамаячак.

▪️ Ахияретдинов быел февральдә Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырды. Ул Волгоградтагы Ана-ватан һәйкәленең "оят җирләрен каплауны" сораган иде.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı

22 Oct, 10:10


Русиядә "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр" патриотик дәресләрен балалар бакчаларында да үткәрә башлаганнар

Дүшәмбе көннәрендә балалар бакчада гимн җырлый, аннары аларны "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр"гә алып кереп китәләр. Дәрестә аларга әйтик "традицион кыйммәтләр" һәм Украинага каршы сугыш турында сөйлиләр, диелә.

Шул ук вакытта журналистлар белешмәләренә күрә, дәресләрнең күбесе сәясәт һәм сугыш белән бәйле булмаган, аларны нигездә Әтиләр көненә һәм Икмәк көненә багышлап үткәргәннәр.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı

22 Oct, 07:51


❗️БРИКС: куркыту, куу, чистарту һәм тыю

БРИКС җыены алдыннан Казанда дистәләгән чикләүләр кертелде. Дәүләт башлыклары һәм кунакларны кемнән саклыйлар?

Чикләүләр, беренче чиратта, җирле халыкка – Казанда яшәүчеләргә каршы корылган булып чыкты. Хакимиятнең максаты – шәһәрдә мөмкин кадәр машина хәрәкәте һәм кеше агымын киметү. Аеруча, Казан халыкара һава аланы, Казан Ратушасы, Казан Кирмәне, "Казан Экспо" күргәзмә залына катгый кизү булачак. Кайбер тыюлар инде узган шимбәдә, 19 октябрьдә үк, гамәлгә керде.

Шул ук вакытта куәт оешмалары әле бер ай алдан ук активистларга, шул исәптән милли хәрәкәткә сәяси басым ясады. Азатлык Радиосы гади халыкка каршы нинди чикләүләр кертүен барлады.

👉 Безнең мәкаләне укыгыз.
👉
VPNсыз сылтама.

#Татарстан
@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı

22 Oct, 06:36


22 октябрь иртәсенә башка хәбәрләр:

🔵Казанда табиб-невролог Айрат Гомәрбаевка куәт оешмалары килгән. Ул "Сивил инициатива" фиркасеннән Татарстан Дәүләт шурасы депутатлыгына намзәт булган. Гомәрбаев тоткарланган, ул элемтәгә чыкмый – ОВД-Инфо.

🔵Бүген Казанда БРИКС җыены башлана. Татарстан хакимиятләре саммитта 24 ил башлыгы катнашачак дип белдерде. Казаннар өчен күптөрле чикләүләр кертелде, үзәктәге урамнар машиналар өчен ябылды.

🔵Тула һәм Тамбов өлкәләрендә өч спиртзаводка дроннар белән һөҗүм булган, анда янгын башланган. Зыян күрүчеләр юк диелә. Төнлә Түбән Новгород һава аланы вакытлыча очышларны туктаткан булган, җирле медиалар дроннар бәрү куркынычы булуын язды.

🔵Судан һавасында очкыч бәреп төшерелгән. Mash язуынча, очкычта Башкортстанның Туймазы районыннан авиаинженер булган. Каза турында әлегә мәгълүмат аз.

🔵Украинаның Сум шәһәрендә дроннар һөҗүменнән 3 кешелек гаилә, шул исәптән 14 яшьлек кыз һәлак булган.

Көн дәвамында башка хәбәрләр белән дә таныштырырбыз, Азатлык белән калыгыз!

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı

22 Oct, 05:36


Язучы, журналист Дания Гайнетдинова вафат

Аның белән хушлашу бүген, 09:30да, Себер тракты 31а бинасы янында була. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

▪️Дания Гайнетдинова озак вакыт дәвамында "Татарстан" радиосында эшләгән, балалар һәм яшүсмерләр өчен тапшырулар әзерләгән. 1997 елдан ул – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул чәчмә әсәрләр, шигырьләр, җырлар иҗат иткән.

#югалту #татарлар
@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı

21 Oct, 16:26


Татарлар — курчак милләтме әллә?

Ник бер кәлимә сүз татарча язылсын — ә бит БРИКС саммиты Татарстан башкаласы Казанда уза...

👉Видеоны карагыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı

21 Oct, 16:02


2024 елда Татарстанда хәләл экспорты 1,5 тапкырга артыр дип көтелә.

Шул ук вакытта Татарстанда җитештерелеп чит илгә сатылган агро-сәнәгать тауарлары арасында хәләл 3,5 процентын гына тәшкил иткән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı

21 Oct, 15:29


☝️Казанда яшәүчеләрне БРИКС җыены узган көннәрдә шикле затлар турында хәбәр итәргә чакыралар.

Иртәгә Казанда БРИКС җыены башлана, ул 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı

21 Oct, 15:01


Җәзаларны үтәү федераль хезмәте Навальныйга аңлы рәвештә түзеп булмастай шартлар тудырган дип яза кайбер медиа чаралары.

Мисал өчен, "Медуза" дигән сайтның чыганагы басмага моны дәлилләүче документлар биргән. Ә журналистлар исә бу документларның чын булуын ачыклаган.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi

Azatlıq Radiosı

21 Oct, 13:59


БРИКС+ дигәннән, кичә Казан Кирмәне диварында утлы тамашаның репетициясе узды.

Кол Шәриф мәчете фонында БРИКС илләре телләрендә "Рәхим итегез!" дигән язулар күрсәтелде. БРИКС төркеменә кергән яисә керергә теләк белдергән илләрнең телләре бар, ә менә саммитны кабул иткән Татарстан башкаласының теле — татар теле — юк.

Ни өчен дип уйлыйсыз? Карап бетермәгәннәрме? Әллә татарча сәламләүне махсус төшереп калдырганнармы?

Фото: Александр Кряжев, brics-russia2024.ru фотоһост-агентлыгы


#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi

2,564

subscribers

8,502

photos

834

videos