Район прокуроры, эчке эшләр хезмәткәрләре, мәгариф бүлеге, дин әһелләре укучыларга начар гадәтләрнең ахыры аяныч булуын, мондый гамәлләрдән ерак торырга кирәклеге турында эчтәлекле чыгыш ясадылар👏😊
“Өлкән класс укучылары өчен бик тә кирәкле сөйләшү булды дип уйлыйм. Районда һәрбер өлкә кулга-кул тотынышып эшлибез. Балаларыбыз безнең киләчәгебез. Шуңа да алар акыллы, тәртипле булсын өчен тырышабыз. Киләчәкләре бүгенге кебек күңелле, матур булсын иде”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова.